Логотип Казан Утлары
Шигърият

Җыр үткәндә

/7/„-гер килеп иртә таңнан Уянды кырлар. Курганнар, үрләр артыннан Ишетелә җырлар.
Киттеләр аклар кичә кич. Атларны алып.
Күңелгә гомер җуелмас Яралар салып.
Шуңамы авыл барына Сагаеп карый...
Болары тагын атларга Тимәсә ярый...
Йортә ул сүзне читләтеп Тарта ул кылны.
Утыртыл колак яфрагын Тыңлый һәр җырны.
Ошаса күңелгә бер җыр. Эри дә китә.
Кешегә андый вакытта Бер сүз дә җитә.
Тәгәрәп килә дә җырлар, Авылга керә.
Бу җырны малай-шалайлар Беләме!
Белә!
Козге ачы җилләрдә лә. Туган-үскән илләргә...»
Куйганнар иде капкага Кичә нык терәү.
Йегерә капка ачарга, Иегерә берәү.
Иярә аңа малайлар. Ялт та йолт үкчә. Шатлыклы хәбәр шул ара Йортларга күчә.
Югала курку йәзләрдән:
— Үз икән болар.
Ишетүе шундый күнелле.
Әй, таныш җырлар!
Шлемда кызыл йолдызлар
— Янамы!
— Яна!
Күзләрдән яшьләр ялтырап, Тамамы! Тама!
Ләкин бу яшьләр, беяәмсез, Кичәге түгел.
Шатлыгын тыя алмыйча Чыга ул бүген.
Малайлар шундый түземнәр Еламадылар.
Аклардан алар берни дә Сорамадылар.
Ә бүген ботенләй башка, Ачылган телләр.
Әйтерсең, алар кичә дә Уйнаган-колгән.
— Бир абый, кызыл йолдыз, — дип Ялына алар.
— Булмаса, атың эчертел Кайтсак та ярар.
Бәйрәме безнең урамның. Һәр кеше коләч.
Тагылган малай-шалайның Тоймә һәм керәч.
Эленке-салынкы йорү Ярамый хәзер.
Алар бит командир кушкан Һәр эшкә әзер.
Малайлар түшендә йолдыз,
— Купшымы!
— Купшы!
Апарга дәнья рәхәте,
— Шушымы!
— Шушы!
Сейләде авыл кичә кич
Ниләр булганны:
— Кан белән буяп киттеләр Аклар урамны.
— Бирмим, — ди Хатмулла атын, — Мәгез, атыгыз!
Крестьян атсыз нишләсен. Бармы оятыгыз).
Ул аннан аклар юлына
Аркылы ятты.
Шомполлар белән суктырып Киттеләр картны...
Тын гына тыңлый командир. Ачулы күзләр.
— Хатмулла бабай мескен, ди. Ул ничек түзгән.
һәм әйтте'
— Хәлен белергә
Барыгыз алып.
Мең рәхмәт укый эченнән
Аңа бар халык,
Хатмулла бабай шатлыктан
Күтәрде башын.
Яшерде командирдан ул Җимерелгән кашын.
Янәсе, минем кыяфәт
Ярыйсы әле.
Китмәсен мондый көннәрдә Дөньяның яме.
— Алсыннар, аты чурт с ним. Мыскылы яман!
Терелим генә, сугышка
Алсалар барам!
Карчыгы тора аптырап:
— Карт инде син, карт!..
Командир әйтә:
— Күрәмсең, әнә сиңа ат!
Кешнәде ярып Тимеркук,
Иснәде җирне.
— Иштәмсең, бабай ул сиңа Сәламен бирде.
Хатмулла бабай моңарга
Әй, каршы торды.
Карчыгы, биргәнне ал, дип. Тамагын кырды.
— Үз атым, ал бабакаем, Тартынма бер дә.
Кирәк ул сиңа, бик кирәк, Сабан сөрергә.
Җыенды иртән походка. Җыенды гаскәр.
Уйныйлар саратскийны, Бииләр яшьләр.
Сискәнеп китте командир,
Тимеркук ярып
Кешнәде, күтәрелешеп
Карады халык.
Иярле атка яшь кенә
Малай атланган.
Иреннәр елмая, йезләр Балкый — шатланган.
— Бу ни эш! — диде командир, —
Марш кирегә!
Ә малай уйлап та бирми. Тели белергә.
— Юлга хәзерме чыгасыз!
Иярәм мин дә.
Ышан син миңа, егылмам Давылда, җилдә.
Мин инде малай түгел лә.
Уналты тулды!
Үземә-узем ярырга Тиеш мин юлны.
Рехсәтсез түгел мин. абый,
Син мине кума!
Бабакай үзе шатланып,
Җыйнады юлга.
Вар, аны хәзер син инде
Ияртми мэр*!
Күңелеңдә, димәк, гомерлек Теене кала.
Уйлана... Хатмулланың да
Хәтере калыр.
Саклар ул ааыр бер тойгы.
Каберенә алыр-
Уйнады комеш быргылар.
Уянды кырлар.
■_ Иегереп китәрдәй булам ла!..е
Киттеләр җырлар—
Иярде җырга күңелләр.
Иярде яшьләр.
Дошманның башы естендә
Яшеннәр яшьнәр!-