Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тик йөз адым...
Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган А. Уткин истәлеген»
ин дә инде
Шактый юллар үттем, Синең юлың булган бик кыска.
Йөрәгеңне тыңлап, Унсигездә
Атлагансың канлы сугышка.
Юлың кыска булган.
Окобыңнан чыгып, Дусларыңа аваз салгансың. Тик йез адым...
Дошман узалмаган, Син мәңгегә ятып калгансың.
Тик йөз адым Синең үткен юлың. Илем солдатының һәр адымы данга күмелгән
Йөз адым җир азат иткәнсең син, Йөз сабыйны саклап үлемнән.
Тик йез адым, Солдат йез адымда Нинди дәһшәтләргә юлыкмый... Еллар аша Орденың да кайтты.
Батыр улын Ватан онытмый.
Бишек сиртмәсе...
Чал анага
Колхоз йорт салдырды, Тузган өйдә гомер итмәсен... Барыннан да злек. Бүлмәгә ул
Элеп куйды бишек сиртмәсен.
Булышырга япь-яшь кызлар килгән Телченәләр,
Кызык аларга. «...Бердәнберемнеке .
Ул тирбәлеп үсте,
Куйдым тесе итеп карарга...
Туфрак булды ярман якларында...»
Эх, бу сугыш.
Чирек гасыр инде аналар
Сиртмәләргә карап,
Төштә күреп,
Һаман көтә,
һаман яналар
Юк, син даһи түгел...
Алабуга районы Фрунзе исемендәге колхоз механизаторы Шакировка
/0 к, син даһи түгел, Шагыйрь халкы Даһиларны тиңли кояшка, Ә мин сине тиңлим, Арттырмыймын, — Монда мәгънә башка, Эш башка.
Юк, син даһи түгел, Асылның бер
Тынгы белмәс гади малае. Кышың үтә ферма тирәсендә, Җәен, билгеле инде, комбайн.
Ярты җәең үтә иген урып, Аннан салам җыеп кибәнгә.
Кайда булма, сиңа елышалар, һәрчак кеше була тирәңдә.
Кем килсә дә китми синең яннан Бозлы күңел, моңлы йөз белән.
Кояш та бит күләгәсез, җылы, Ә син
Җылытасың шаян сүз белән.
Романтикам
Уормышның мин тигез, такыр юлын Бүгенгәчә әле күрмәдем.
Текә булса, кайнар тиргә батып, Тешем кысып, өскә үрләдем.
Җиңел бәхет, маҗаралар эзләп Туздырмадым юллар тузанын.» Кыр тутырып игеннәрем шаулый, Башакларын сыйпап узамын.
Җир читендә түгел, монда туа Тургай моңы тулы ал таңнар. Романтикам: илдә икмәк белән Ярылырга торсын амбарлар.
С ин Җир кебек.
Без сизмибез
Аның бертуктаусыз
Хәрәкәтен, юлын.
Җирдә югалту күп, Синең күңелеңдә дә Шундый хисләр тулы.
Төнге яшен
Яшен яшьни, Яшен күзне камаштыра. Кинәт кенә яктырта да Юл күрсетә.
Сүнә, күз яуларын алып, Адаштыра.
Тагын күкне Ярып үте, Юл күрсәтә. Юлны изеп, Ява яңгыр, Коя яңгыр...
Чит карашлар Әллә күзне камаштырды, Сиңа илткән сукмагымнан Адаштым бер. Адаштым да Бүгенгәчә Таба алмыйм.
Синсез — һавасыз Бушлыкта яшим кебек. Ул сукмакны Табар идем.
Әгәр хисләр Кабатлана алса, Тәнгә яшен кебек.
/караңгы тән.
Яңгыр коя.
Чатнап, янып
Печән өсте...
У7ечән өсте — бәйрәм төсле, Яшьләр көтә бу чакны...
Өч якның болыны монда, Әйтерсең, бу юл чаты.
Өч як болыны тоташкан — Чаллы, Бондюг, Минзәлә.
Болыннарның межасы бар, Яшьлекнең юк. Эзләмә.
Көндез һәркем үз җирендә,
Тирдә коена.
Кичен бар да тын урынга — Күл буена җыела.
Юынырга, Киенергә Өлгерәләр кай ара.
Тал-куаклар ышыгында Вәгъдәләре яңара.
Өч якта да талантлар бар: Җырчылары, Шуклары.
һич югында булмый калмый, Берәр сугыш чукмары.
Печән өсте — бәйрәм төсле, Димәгән юкка картлар.
«...Көннәр, һай, сизелми үтә...* Авылга атлый атлар.
Кайтканда бер як сафында
Бер килен арткан була.
«Югалту» я теге яктан, Яки бу яктан була.
Өч як болыны тоташкан — Чаллы, Бондюг, Минзәлә.
Болыннарның межасы бар, Яшьлекнең юк, эзләмә.