Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЛИДИЯ СӘЙФУЛЛИНА АНТ ИТӘ


1942 елның 24 мартында Воровский урамындагы язучылар клубының күптән ягылмаган ашханәсендә халын бәйрәмдәгечә куп иде. Башкаланың әдәбият әһелләре бирегә курененле язучыларыбыздан Лидия Николаевна Сзйфуллинаны тәбрикләү өчен җыелдылар. Авыр сугыш еллары булуга да карамастан, Язучылар союзы пленумының махсус карары буенча, аның егерме еллык әдәби бәйрәме үткәрелде. Бин гыйбрәтле хәл бу. Димәк, сугыш чорының бернинди авырлыклары да безнең тормышның табигый агышын туктата алмаган, өзлексез кабатланып торган һава тревогалары, кышны салкыннар һәм икмәк кытлыгы да совет кешеләрен куркытмаган...
Сугышның әле беренче генә айлары була. Мәскәү урамнарының берсендә Л. Н. Сайфуллина хәрби чор ечен бин тә хас шундый күренешкә юлыга. Менә хәрби комиссариат йортыннан, ирен фронтка озатып. бер хатын килеп чыга. Үз естенә кинәт ябырылган авыр хәсрәттән нишләргә белмичә, ул янындагы зур бинаның таш стенасына килеп сыена һәм ачынып елап җибәрә. Шул чак башкаланың зур бинасына сыенган тирән сагышлы, хәлсез кечкенә гәүдәле хатынны постта торучы милиционер күреп ала. Ул әлеге хатын янына килә, ихлас күңелдән найгысын уртаклаша. Елый-елый шешенеп, хәлсезләнеп беткән хатын, туган абыйсыннан таяныч эзләгән кечкенә кыз шикелле, куллары белән милиционерның муенына сарыла, башын аның күкрәгенә сала. Милиционер 1 Л. Н. Сәйфуллннанын шәхси архивыннан файдалану мвмкинлеге тудырган имен, автор язучымын секелесе Зоя Ннкиласяна Шаннрога чын күкелдәп рәхмәт белдер-. аның йомшак чәчләреннән, тетрәя торган җилкәләреннән сыйпый һәм туганнарча гади генә итеп болай ди:
— Еларга кирәкми, сеңелем. Берни эшләр хәл юк. Безгә фашист һеҗүм итте.
Хатын елап кызарынган йөзен иутәра, кулларын аның җилкәсеннән алып, әкрен генә әйтә:
— Еламыйм... Елый торган вакытмыни? Тормыш, балалар турында кайгыртырга кирәк.
Авыр, рәхимсез сугыш көннәрендә совет кешеләренең бер-берсе турында шулай кайгыртып яшәүләрен Л. Сайфуллина күп мәртәбәләр күрә. Шундый барлык күренешләр бергә туплана да әдип күңелендә дулкынландыргыч хисләр кузгата, тормыш, яшәү тантанасы булып яңгырый башлый. Югалтулар күңелне никадәр генә әрнетмәсен, ирек сөюче горур халык. Октябрь халкы сагышка да. вметсезлекнә дә бирелми. СССР тормышы тулы көч белән яши бирә а.
1942 елның истәлекле март кичендә, совет язучылары һәм клубка килгән кунаклар аны әдәби зшчәилегенең 20 еллыгы белән тәбрикләгәндә, Л. Сайфуллина, бәлки, нәкь әнә шул турыда уйлагандыр. Әйдә, ничә турында хәбәр итүче игъланнар һәм чакыру билетлары кулдан гына язылган яки машинкада басылган булсыннар. Әйдә, клуб артык салкын булганга, кичәгә нилүчелер чишенә дә алмасыннар, ди. Ләкин боларның берсе дә юбилярга кешеләрнең йерәк җылысын сизәргә, ә кичәгә килүчеләргә әдәбият фронтының олы иа- рәшчесенә чиксез ихтирамнарын һәм рәх- • Л. Н. Сәйфуллина. Тантана ктуче тормыш. Очерк «Крестьянки» журналы 1943 ел. 10 сан. 16—17 битләр.
мат хисләрен белдерергә комачаулый алмаган.
Л. Н. Сайфуллина совет әдәбияты әле формалашып кына килгән бер чорда әдәби иҗат мәйданына нилде. Ике халынның, татар һәм рус халыкларының, уртак кызы кече яшьтән үн гади рус игенчесе гаиләсендә тәрбияләнә һәм рус телен үз ана теледәй белеп, өйрәнеп үсә.
Язучының бабасы Сәйфулла балта эшендә йөреп көн итүче Казан татары була. Мамадыш өязенең Яңа Комазан авылыннан чыннан кеше. Мәгәр аның тормышы авыр фаҗига белән тәмамлана. Мамадышта булган бер янгын вакытында хатыны һәм кызы һәлак була. Бәхетсез Сәйфулла бу авыр кайгыны күтәрә алмый: акылдан яза, озак тормый үлеп тә нитә. Аның ятим калган кече улы Мидхәт рус гаиләсендә үсә, шул заман гадәте буенча аны чукындыралар һәм Николай Егорович Сайфул-лин дип йөртә башлыйлар. Казанда укытучылар семинариясен тәмамлагач, ул язучы булырга хыяллана. Авыр тормыш шартлары бу хыялын тормышка ашырырга мөмкинлек бирми, язучылын һөнәрен ул үзенең балаларына васыять итә. Ленин Николай Егорович Сайфуллин олы кызы Лидия күренекле язучы булып танылган көннәргә кадәр яши алмады.
Лидия Сәйфуллинаның «Дүрт бүлек», «Закон бозучылар», «Александр Македонский», «Виринея» кебек егерменче еллар башында чыккан повестьлары укучылар һәм тәнкыйтьчеләрне яңа чынбарлыкны дөрес сурәтли алулары белән үзләренә җәлеп иттеләр. Аның беренче әсәрләрен хуплап, «Известия Тат. ЦИКА» газетасы заманында Л. Сәйфуллинага зур өмет баглаган. «бөек революция давылын кыю кабул иткән хәзерге көн»’не сурәтләгән әсәрлә-ренә югары бәя биргән иде.
Лидия Сайфуллина халык арасыннан күтәрелгән һәм үзенең каләме белән халыкка эчкерсез хезмәт итүче яңа төр художник. гражданин әдипләрнең берсе һәм күренеклесе иде. 1931 елда, әдәбият юлындагы башлангыч адымнарын искә төшереп, ул болай яза: «Без Советлар Россиясе әдәбиятына... ирекле рәвештә килдек. эчке бер ышану белән безнең урыныбыз нәкь менә шунда, дип нилдек... Үзебез сайлаган юл өчен без җаваплы. Совет матур әдәбияты сафларында яшәвебез 1 «Известия Тат. ЦИКА» газетасы. 1922 ел. 1 октябрь саны.
белән үк инде без үз өстебезгә СССРның җаваплы гражданы булу бурычын йөклибез»2. Үз өстенә алган шул җаваплылык- ка. Ватаныбызга хезмәт итәргә дигән антына Лидия Сайфуллина бөтен гомере буе турылыклы калды, һәм илебез
3 0 АРуде- Рус телендә 1931 ел.
1363 фонд. 2 тасвирлама. 3 саклану берәмлеге. 7—10 битләр.
өстенә фашизм яулары килгәч, үзенең олы яшь-тә булуын, сәламәтлеге начарлана башлавын да онытып, ул бөтенхалык сафына, көрәшчеләр фронты сафына басты.
1942 елның февралендә, Кызыл Армиянең 24 еллыгын билгеләп үткән көннәрдә, Лидия Сайфуллина сугышчыларга кайнар котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итә. Ләкин ул бәйрәм вакытларында сөйләнә торган гади котлау сүзләре генә булмый. Язучы революция Ватаны узган юлны искә төшерә, Кызыл Армия бәйрәмен үз биографиясендәге дулкынландыргыч көннәр белән бәйләнештә карый. Ул — художникның авыр сынау елларында туган халкына биргән тантаналы анты. Без аны әдәбият һәм сәнгать архивында сакланучы кулъязмалар арасыннан табып алдык 3.
МИНЕМ АНТЫМ
Төзелүенә егерме дүрт ел тулу көнендә безнең Кызыл Армиябезне миллионнарча кешеләр тәбрикли... Хисапсыз күп тәбрик авазларына минем дә җанлы, шатлыклы тойгым кушыла. Бу көнне мин күп миллионлы совет халкының бер тере бөртеге кебек яшим, мин — СССР гражданы. Бу минем кешелек язмышымдагы чын бәхет.
Яшь вакытымда миңа Советлар иленең КЫЗЫЛ Армиясе ничек туганын күрү насыйп булды. Башкаладан ерак шәһәр, авылларда, иске Россиянең йөреп булмаслык әшәке юлларында беренче Кызыл Гвардия отрядлары оешты. Бергәләп акларга каршы бару нияте белән, 1918 елның кышында алар берләшә башладылар. Кызыл гвардиячеләрнең сафлары әлегә тигез түгел иде. Өсләрендә илтериалистик сугыш чорыннан калган шинельләр, сарык тиресеннән тегелгән кыска туннар; аякларында авыр киез итекләр, ертылып, сүтелеп беткән иске башмаклар; сырган халат һәм бәрән бүрекләр кигән кыргызлар, кулларында сөңге. Сөңгеләр дә, винтовкалар да һәм
мәсенә җитми. Төрле милләттән җыелган, хәерче киемле, начар коралланган гаскәр. Ләкин аларныц һәрберсе йөрәгендә җиңелмәс корал — җиңүгә ышаныч йөртә. Батырлык аларныц калканы иде. Шул отрядның кысрыклавыннан регуляр армияләр тетрәп калды. Менә дигән итеп киендерелгән, өйрәтелгән һәм яхшы коралланган гаскәрләр биреште. Безнең ертык киемле, әмма гаделлек рухы белән коралланган кызыл гаскәр җиңеп чыкты. Күптән узган ул сугыш кырларында безнец күп кеше һәлак булды. Мәңгелек хөрмәт һәм дан аларга!
Көрәшкә нинди кыюлык белән кергән булсалар, аларныц күбесе шундый ук кыюлык белән үлделәр дә. Мин яраланган разведчик-партизанныц күбеккә баткан кечкенә кыргыз атында ничек штабка чабып килүен күрдем. Ул авыр яралы иде, эчэгеләре чыгып, ияргә са-лынган. Җайдак, хәлсезләнгән кулы белән ишарәләп, аларны урынына кертергә кирәклеген аңлатты. Иптәшләре аның эченә кар куйдылар — партизан сөйләшә башлады. Ашыгыч хәбәрне әйтеп өлгерде һәм үлде. Ерак далада аның исемсез каберен табып та булмас хәзер. Ләкин үлемсез батырлыгын ул уз сый-ныфына, үз халкына, үзеннән соң киләчәк буыннарга калдырды. Хәзер, чәчләремә чал кергәч, мин моны яхшы күрәм.
Узган егерме дүрт елда безнең илебез, минем Ватаным, моңарчы тице булмаган бердәм армия төзеде. Кызыл Армиядәге һәр кеше —гаскәр башлыгыннан алып иң кече дәрәҗәдәге сугышчыга кадәр — рухлары беләк бертуганнар
Алар бетмәс-төкәнмәс ихтыяр көченә ия. Гитлер алып килгән караңгылык безнең торакларыбызны кояштан каплады, кешелек җәмгыятенең бөтен язмышын коточкыч бәла караңгылады. Фронт кырларында булсын, тылда булсын, кайгыдан газапланмаган яки бү-тәннәр кичергән газапны уртаклашмаган бер генә минутыбыз да юк безнең.
Әмма Кызыл Армия сугышчылары рух төшенкелегенә бирелмиләр. Фронт сводкасы һәр көн аларныц «гайрәтләре. батырлыклары, даннары» турында сай* ли. Мондый армиянең тылы да зәгыйфь рухлы һәм эшлексез була алмый.
Егерме дүрт ел тулу көнендә Кызыл Армияне тәбрикләвем — ул минем антым. Калган гомеремнең бер генә көнен, бер генә сәгатен дә файдасыз яшәмәм дип йөкләмә алам Кулларым инде винтовка тотарга, станок янында торырга ярамас. Ләкин мин — совет язучысы. Минем коралым бар —ул минем сүзем. Ул бушка яңгырамаска тиеш. Моның өчен мин намусым, тормышым, туган илгә мәхәббәтем белән җавап бирәм. Мин уз халкымның изге нәфрәтен, икенче дөнья сугышында күрсәткән батырлыклардан, дошманны җиңгәннән соңгы якты бәхетен китап битләрендә лаеклы гәүдәләндерү өчен үземнең барлык йөрәк көчемне туплармын. Бу мак-таулы максатка омтылу үзе генә дә инде миңа Кызыл Армия белән дуслашу шатлыгы бирә. Минем вәгъдәм йөрәк түреннән килә. Шуңа да ул изге һәм эчкерсез. Мин язган хитапларны Кызыл Армия сугышчылары теләп һәм ышанып укысыннар өчен көчемнән килгәнчә барысын да эшләрмен.