Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАДЕЛЛЕК ҖЫРЧЫСЫ МӨХӘММӘДЬЯР


I жфыкта янгын — кызарып кояш байый. Шәфәкъ нурларыннан чал сакаллар, җыерчыклы
йөзләр алсуланып кабына. Ләкин күзләр моңлы, төпсез. Күзләр түгел, әйтерсең лә, хәсрәт чоңгылы
алар...
Кан төсле кызарып баеган кояшка карап, шагыйрь уйга талган. Аның да гомер кояшы баеп бара.
Ләкин үз язмышы турында түгел аның уйлары. Мәдрәсәләр, таш- пулат-сарайлардан китүе, галим-
голәмә, шагыйрь-шогара мәҗлесләреннән аерылуы өчен пошынмый ул. Каберстан тынлыгына
килеп, мөҗавир, ягъни зират күзәтчесе, булып калуы өчен дә көенми шагыйрь. Аның хәсрәте башка:
төбенә җитмәслек тирән, күтәрә алмаслык авыр. Бер гомер йолдызы сүнү белән бетә торган шәхси
хәсрәт түгел, ә ил-улус өетенә төшкән зур. олы кайгы.
Илнең мазасы киткән. Яу артыннан яу. Туган җирдә әле кылычлар чыңлый, әле сөңгеләр сына.
Сугышта кулга төшерелгән маллар, әсир иткән яшь ирләр, куып китергән кәнизәк кызлар да улус-
мәмләкәт тәнендәге җәрәхәтне каплый алмый. Тәхет тирәсендә гел ызгышлар: аннары
җыйнаулашып баскынга чабулар. Үзләре яуга китәләр китүен, ләкин сугыш, вәйранчылык ияртеп
кайталар. Раббем, болариың чиге булырмы, ниһаять!..
Ләкин шагыйрь үзен борчуга, йорәген утка салган әйберләр турында, фикер ия се хәким кебек,
читтәнрәк торып уйлана. Югарыда утырган казый сыман, хөкемен дә өстән торып чыгара. Халык, ил,
дәүләт язмышын ул үзе яшәгән конкрет шартлардай гына чыгып түгел, бәлки ерак узган тарихлар
фонында — олы тәҗрибә манарасыннан карап күңелдән кичерә. Шуңа да бер хакыйкатькә көннән-
кен якынрак килә бара: әйе, халык, улус-мәмләкәт өетенә төшкән җәфалар өчен дәүләт башында
торган ил агалары, хөкүмәт башлыклары гаепле! Әгәр тәхет тирәсендәге низагларга сарыф иткән
көч-гайрәтләренең бер өлешен генә булса да ил кайгысына биреп гаделлек белән хөкем йөртсәләр,
бу вәйраннарга, бу һәлакәтләргә зәмин калыр идемени!.
Шагыйрьнең күзләре ерак офыкка текәлгән. Бары шунда гына күкнең чите якты, зәңгәр сыман.
Моңлы күзләр дә үз идеалларын баеп баручы кояш артыннан — ерак тарихның зәңгәр
томаннарыннан эзли. Күз алдына ерактан хәбәрләр илтүче китаплар килеп баса. Колаклардә исә
риваять сөйләүче равиләрнең тавышы яңгырый. Шул хәбәрләргә караганда, кешеләр гел җәбер-
золымда гына яшәмәгәннәр икән. Мәсәлән, Һарун әр-Рәшид яки анда Нушнрван Гадил
заманнарында.
Бер мәлик бар ирде, аңла, и җәван',
Аты ирде үзенең Ну шин рәван22 23.
Кем җиһанда гадиле мәшһүр ирер,
Мәдхе24 аның барча телләрдә йөрер.
22 Җәва н —егег.
23 Нушнрван (яисә Нушинрәван, Ануширван) — борынгы Иран падишасы. идеал-
лаштырылган образ.
24 М ә д е х — мактау, яхшылыгын сөйләү.
Шулай, гаделлек белән идарә итүчеләр дэ булган икән. Үзе генә гадел булып калмаган,
Нуширван әнә хәтта вәзирләреннән дә мәшвәрәт кылу — киңәш белән эш итүне, гадел хекем йертүне
таләп иткән. Ә безнең Болгар-Казан иленең кояшы баеп бара—
...Тәбәнәк еетәл янында тезләрен бегел утырган шагыйрьнең моңсу күзләре кинәт серле нурлар
белән балкып, кабынып киткәндәй була. Кулындагы каурый каләм дә, очарга җыенган кош кебек, бер
талпынып ала. Аннары ак кәгазь буйлап гизә башлый. Берара туктап кала, шунда ук, җиппенеп-
җилпенеп, тагын кузгала.
Очар ирде нагяһан бер анча каз... Пала салды карчыгасын ул заман. Казны
типте карчыгасы, и җәваи'_
Лачыннан котылырга теләп киек каз кача. Фикерләр дә шулай. Шагыйрь кулындагы каурый
каләм күптәннән әйтелә алмый йергән ул фикерләрне, сүзләрне ^тотып» кәгазьгә тошерә.
Гадел берлә ил камуг булыр әман .
«алмаз илдә фетнә аә золым һаман—
Бер сәгать гадел кыйлмак яхшырак.
Кем гыйбадәт алтмыш елдан озаграк.
Гадел берлә бу җиһан мәгьмүр ирер-, Гадел берлә уш җиһан пор нур ирер\
Әйе, ил остеннән найгы-хәсрәт китсен, сугыш-низаглар бетеп, халык тыныч яшәсен очан,
гаделлек кирәк. Бер сәгатьлек гаделлек тә алтмыш ел аллага табынудан саваплырак. Гыйбадәтең
үзең очен булса, гаделлегең бетен ил эчен кирәк:
Гадел кыйлса падишаһ бер дәм, ишет...
Барчага тигәр элеш андии тәмам, Кыйлыр аның илә рәхәт хасс-у-гамм *.
Гомер-гомергә ил җилкәсен кимергән золым астында сыкраган, җәбер-җәфа чүлендә сусаган
шагыйрь, тамчы гаделлеккә зар булган гражданин әнә шулай бер минутлык гаделлек турында хыял
итә... Әмма бәтен деньяда. шул исәптән Болгар-Казан илендә дә, җәбер-золым, фетнә, низаглар
хекем сорә. Табигатьнең генә түгел, кешенең дә кояшы баеп бара. Улус-мәмләкәт күгенең дә офыгы
кызарган.
Ил естенэ тошкән бәла-җәфалардан ничек котылырга! Шагыйрь фикеренчә. бер генә юл бар:
үгет-нәсихәт һәм вәгазь юлы белән ил агаларын туры юлга, гаделлеккә, гадс-ллоккә һәм тагын
гаделлеккә ендәргә. Әгәр барлык акыл ияләре, җәмләдән шагыйрьләр дә шул юлга басып, тәрбия
эшенә тотынсалар, ихтимал, гаделлек җиңәр иде. Кызганычка каршы, алар шан-шәрәфкә кызыгалар,
майлы калҗаларга сатылалар, тәхет тирәсендә тәлинкә ялап, җәнҗаллар оештырып, гомер
туздыралар. Ханнары да шулар сүзен сойли. шулар коткысына иярә. Туры сүзгә исә юл бирмиләр,
хак сүз- леләрно тотып җәзалыйлар, хәтта:
Нәчәләр сүзләмәен сүз гәлене кистеләр. Сүзләгәнне күрә белмой тән тишеп кан
эчтеләр!
Нишләргә! Бәлки, аңарга да дәшмәскәдер, бәла-казалардан аулаграк булыргадыр! Шагыйрь
икеләнә. Сүзне воҗдан ала:
Диде: «И ахмак, нәсихәт кыл кабул,
Бу табигать хакына кылма фозул *.»
‘Әман булу — нмнн булу.
I Мәгъмүр— твзек
’Пор нур — нур белм тулы.
’ X а сс-у га м м— байлар һәм ярлылар, ягъни халыкның барлык катламнары.
‘Фозул к ы.ту —кысылу, тыю.
Сүзләгөл сөн бернәчө шәкәр сачып, Бу табигать милкенең агзын ачып.
Бу эшидә йөрәкеңи даглагыл
Мәрданәләрдик? билеңне бдглагыл.
Күрәсез, вөҗдан туры сөйләргә, хакыйкать өчен кереш юлына басарга боера. Гражданин
шагыйрь ечен исә вөҗдан сүзе —закон. Һем хан-солтаинарга нәсихәт әйтү, анарны туры юлга,
гаделлеккә ендәү кебек хәтәр, авыр эш ечен кл билен баглый, шул эштә ярдәм сорап, ходасына
ялвара:
Сүзләмәктә сән йеземи ак кыйл, —
Сүзләреми ил күңлигә йомшак кыйл!
Ил күңеле... Илгә исә иминлек кирәк. Татары белән ары ечен дә, чирмеше һәм урысы өчен дә
сугыш, җәбер-золым түгел — тыныч тормыш кирәк. Шулай икән, нәрсәгә дип, берең тәкбирләр әйтеп,
икенчең тәреләр күтәреп, бер-береңә ташланырга! Днн-иманның ни катнашы бар соң! Ни өчен
мөселманнар «кяфирлар» естенә ыргылырга, христианнар исә «басурманнар» бугазына ябышырга
тиеш! Бәла-каза, бәхетсез- лекләр дини үзгәлектән килми бит:
Кефер берлә мәмләкәт булмас хараб.
Бәлки:
Золым берлә булыр ил хәле яман.
Менә шулай әкрен-әкрен капшанып һәм кармаланып шагыйрь олы хакыйкатькә таба килә. Килә
генә, барып ук җитми әле. Шулай да, патшалар политикасын поплар яклаган, ханнарныкына исә
мефти-каэыйлар фатиха биргән бер чорда, дини түземсезлекне дәуләт политикасы югарылыгына
күтәреп, шуны «илаһи калкан» иткән бер заманда «дин бары ееҗдан иреге, кешенең шәхси эше» дип
ачык итеп, кистереп әйтү гаҗәеп зур батырлык иде. һәм мондый батырлыкны бары гражданин
шагыйрь генә эшли ала иде. (Патшаларның эшчәнлеген түгел, бәлки аларның дөньяда булуларын
гына да «гаделлек тантанасы» дип дәгъва иткән шагыйрьләр әз идемени!!) Улус- мәмләкәтнең
иминлеген, барлык халыкның рәхәт тормышын кайгырта белер өчен дә олы йөрәкле патриот,
ялкынлы гуманист булырга кирәк. Ә безнең алдагы шагыйрь исә кайгыртып кына капмый,
гаделлеккә дан җырлый, шул идеяне кыю һәм эзлекле рәвештә пропагандалый. Изге эшләре ечен
кяфир Нуширванны ул мөселман татар патшаларына үрнәк итеп куя. Я, бу кыюлык түгелме!
Китерелгәч шушы фактларга гына таянып та, шагыйрьнең иҗтимагый-мораль йөзен билгеләргә
мөмкин булыр иде. Ләкин, моннан чыгып, аны «кызартырга» кирәкми, билгеле.
Ярлы илгә рәхим-шәфкать кыйлгайсыз —
кебек аерым шигырь юлларына таянып, авторны сыйнфый аңы чарланган демократ ясап кую
ашыгычлык булыр. Әсәрләрендә даими рәвештә ханнарны телгә алганы, поэмаларының берсен хан
исеменә багышлаганы өчен, аны «сарай җырчысы» дип игълан итү дә мәгънәсезлек булыр иде.
Безнең алда — иң элек гомумән ип, дәүләт, барлык җәмгыять ихтыяҗлары турында кайгыртучы
шагыйрь. Ул «хасс-у-гамм» (өстен һәм түбән катламнар] турында абстракт кына сөйләми, бәлки:
Барча тынсын дөньяда юксыл вә бай, —
дип, үзенең төп программасын да ачык әйтә. Фикерләрен тагы да үстерә төшеп, үзе хыял иткән гадел
җәмгыятьне менә болайрак сурәтли:
... Көчлек кечсезгә тигермәс зыян.
Бүре берлә куй бергә су эчәр,
Үрдәк белән карчыга бергә очар.
йөрәкне д а гл а у —йөрәкне яндыру (ягъни янып иҗат итү).
2 Мәрданәләрдик — батырларча, егетләр кебек.
Күрәсез, ул —гамәлдәге тормыштан ризасыз шагыйрь, утопист шагыйрь, барлык катламнар
дус яши торган бәхетле, гадел җәмгыять турында кайгырган гуманист шагыйрь.
Аның исеме — Мехәммәдъяр. Ул XVI йезнең беренче яртысында Казан шәһәрендә иҗат иткән.
Билгеле тарихи эволюцияләр, кочле иҗтимагый регресслар кичереп, су- гыш-ызгыш, җәбер-җәфа
чүленә әверелгән Казан улусында гаделлеккә зар-интизар булып аһ иткән беек гуманист. Үз иле ечен
генә түгел, бәлки барлык кешеләр ечен дә иминлеккә сусаган ул. Үзе гомер кичерг ән конкрет
мохитның гаделсезлегеннән сыкранса да, яхшы үрнәк ечен Мехәммәдъяр гомум кешелек тарихына
мерәҗәгать иткән.
Дерес, болай эшләүнең башка сәбәпләре дә бар иде. Беренчедәй, идеалларын узган
тарихларның зәңгәр томаннарыннан эзләү — барлык утопистлар ечен дә хас күренеш. Икенчедән,
хыялый тәкъдимнәрне хыялый «фактлар» (легсндар «гадел» патшалар үрнәге) белән раслау реаль
тормышка карата объектив скептиклыкның да бер галәмәте иде. Башкачарвк итеп әйткәндә, гаделсез
реаль тормышны кире кагулары һәм аның урынына борынгының «сәгадәтле» дәверләрен тәкъдим
кылулары белән утопистлар үзләренең бәеклекләрен дә, кочсеэлекләрен дә бер фокуска җыялар.
Кечлелек — инкарь, кәйсезлек — икърар. Нәрсәне теләмәгәннәрен ачык беләләр, ләкин ни
теләгәннәрен тәгаен әйтә алмыйлар. Бу — утопистларның барсы ечен дә хас. уртак сыйфат. Социаль
утопиянең иң югары ноктасы саналган Роберт Оуэн, Сен-Си- мон кебек шәхесләрнең
эшчәнлекләрендә дә реальлекне кире кагу, гаделсез тормышны фаш итү кечле. Яңаны тезү
мәсьәләсенә килгәндә исә алар дә хыялый утраулар, «гадел» патшалардан бик үк ерак китә
алмадылар. Ләкин туачак һәм туып формалашкан, изелгән халыклар кулында кодрәтле керәш
коралына әверелгән марксизм тәгълиматының нигез чыганакларының берсе шул социаль утопия
идеяләре булуын игътибарга алсак, без XVII —XVIII гасырлардагы утопистлар истәлеге алдында
ихтирам белән тез чүгәргә тиешбез. Мехәммәдъяр исә алардан да элегрәк яшәгән һәм Казан ханлыгы
дип аталган, исеме дә сүгенү сүзе дәрәҗәсенә тешерелгән бер олкәдә ялкынланып, нәф рәтләнеп,
татлы хыялларга бирелеп иҗат иткән.
Гел кире яктан телгә алынып килгән Казан ханлыгында шундый олы идеяләрнең дәрләп
кабынуы кайберәүләр ечен, бәлкем, ят тоелыр. Әмма кешелек тарихындагы социаль утопия
идеяләре үсеше күгендә якты йолдыз булып янган Мехәммәдъяр исә очраклы рәвештә ялгыш
кабынган, ялгыз кабынган факел булмаган. Гуманизм идеяләренең орлыкларын ул бай шәрык
әдәбияты традицияләреннән алган һәм аларны үзе яшәгән мохитка яраклаштырып, үстереп биргән.
Димәк, мәсьәләнең әһәмияте XVI гасырда Мехәммәдъяр исемле бер олы гуманистның яшәве белән
генә чикләнми. Кешелек культурасының гүзәл бер чәчәге булган шәрык әдәбиятының алдынгы
идеяләре Казан ханлыгы туфрагында да дерләп үсәр ечен бәрәкәтле җирлек тапкай икән. Бу —
хикмәтнең бер ягы. Икенче ягы исә социаль утопия идеяләренең Казан ханлыгы шартларында
гадәттән тыш актуальләшеп китүендә, үзенең җырчы корәшче- сен до доньяга тудыруында.
Мехәммәдъяр нәкъ менә шундый социаль тигезлек, гомум гаделлек турында янып җырлаган трибун
шагыйрь, гражданин һәм фикер иясе.
-Аның ялкынлы шигъри юлларын кат-кат укыйм. Уйланам, тагын укыйм. Сокланам, шул ук
вакытта гаҗәпләнеп тә куям: гомум кешелек, социаль тигезлек кайгысы белән янып яшәгән бу гаҗәеп
авторның әсәрләре ни ечен шушы елларга хәтле он- рәнелмичә, киң катлау укучыларга тәкъдим
ителмичә ятты икән! Җавап эзләмим. Ченки минем эчен хәзер Мехәммәдъяр поэмаларының
басылып чыккан булуы әһә- мнятлерок. Әйе «Техфән мәрдән» һәм «Нуры Содур» поэмалары, бик
соң булса да. аерым китап рәвешендә басылып чыктылар Һәм аларны укып чыгу белән мин кү-
ңелдән югарыда сойләгәинәрне кичердем. Кичердем генә түгел, шулай аңладым. Хәтта халык, ил
белән бергә шагыйрь кичергән фаҗигане күз алдына китереп, аны үз җилкәмдә тойган кебек булдым.
Гаделсезлек сахрасында бер тамчы суга зар булып.
1 Мехәммәдъяр. Те.хфән мәрдән Нуры содур Поэмалар, зерләгән, редакторы преф. X. Госман
Казан 1966 ел.
кулын күккә сузган хәсрәтле карт шагыйрьне дә, баеп барган кояшны да күзләрем белән кичергәндәй
б улдым.
Биредә, әлбәттә, мин үземнең шәхси тойгыларымны, яңа китапны укып чыгу белән туган
хисләремне сөйлим. Фикерләремнең кайберләре белән килешмәучеләр дә табылыр. Бу бик ихтимал.
Ченки без Мөхәммәдьяр мирасын әле җитәрлек дәрәҗәдә яхшылап өйрәнмәдек. Ләкин Мөхәммәдьяр
иҗатының төп сыйфатын билгеләгәндә, икеләнмичә бер нәрсәне әйтә алам: безнең алда кешеләр
бәхете өчен көенеп, гомум гаделлеккә дан җырлаган бөек гуманист, чын патриот. Бу сүзләремдә
арттыру күрмим. Чөнки мин Мөхәммәдьяр эшчәнлеген бүгенге бизмәннәр белән үлчәмим, бәлки ул
яшәгән караңгы XVI гасыр фонында карыйм. Һәм аның олы йөрәгенең ялкынын тоеп, бөеклегенең
мәһабәтлеген күрәм. Шул ук вакытта бу ялкынның көчен, бөеклекнең күләмен бер татар дөньясы
белән генә дә чикләргә теләмим. Юк, чөнки Мөхәммәдьяр—гомумкешелек әдәбияты күгендә дә үз
урынын алырлык олуг шагыйрь. Ә ни өчен соң без моңарчы аның турында начар белеп яшәдек! Бу
инде бөтенләй икенче мәсьәлә. Монда шагыйрьнең бернинди катнашы юк. Шулай ук өйрәнелми ятуга
карап, Мөхәммәдьяр йолдызы да сүнмәгән. Киресенчә, безнең белемебез күгендә бер ут кабынмый
яткан...
Мөхәммәдьярның гуманизм җырчысы булуы шагыйрьнең безгә килеп җиткән әсәрләрендә
ярылып ята. Аның вак-вак хикәя-иллюстрацияләрдән, лирик чигенешләр һәм уйланулардан
оештырылган поэмаларындагы һәрнәрсә бер максатка — актив рәвештә гаделлекне яклауга
буйсындырылган. Хушнавә белән башка сарай шагыйрьләре арасында булган диспутта да, шартлы
рәвештә «Заһид хикәясе» дип аталган мәсәлдә дә, игелекле кыз һәм явыз ата хикәясендә дә, сәхавәт-
юмартлык, хәя, вафа турында җырлаганда да шагыйрь шул бер төп фикерне уздыра? Болай әйтүдән
шагыйрь иҗатын тарайтып карау дип уйланмасын. Чөнки, игътибар итсәң, юмартлык белән турылык
та, рәхимлелек беләк оятлылык та нигездә олы гаделлеккә кайтып кала. Мәсәлән, гадел булмаган
кешедә оят буламы соң!
Тагын бер характерлы деталь. Мөхәммәдьяр, шул замандагы шәрык поэзиясе традициясенә
буйсынып, изге сугыш — газават турында бер бүлекчә яза. Мәгәр безнең өчен «изге сугышны»
шагыйрьнең ничек аңлавы әһәмиятлерәк. Безнең җырчы, башк а мөселман шагыйрьләре кебек, гел
«кяфир» һәм «мөэмин» сугышлары турында лаф ормый. Бәлки, традицион теманы да үзенең олы
максатына буйсындыра: саф дини дошманлык мәсьәләләреннән югары күтәрелеп, газаватка
социаль-этик мәгънә бирә, «халыкка зийан кыйлган» явыз елан-чаяннарны үтерергә өнди. Бу инде
— соңгы дәвер шәрык-мөселман поэзиясендә дә сирәк очрый торган яңа сыйфат.
Мөхәммәдьярны вәгазьче, дидактик шагыйрь генә дип уйлау тирән ялгышу булыр иде, әлбәттә.
Аның гражданлык бурычы, гуманизмы шагыйрьнең төп игътибарын рациональ һәм этик мотивларга
юнәлтергә мәҗбүр итсә дә, әсәрләрен ул гаҗәп матур тел, тулы канлы поэтик образлар белән яза
алган. Шулай ук халык телендәге хикмәтле мәкальләрдән, образлы әйтемнәрдән дә бик оста
файдаланган. Вакыты-ва- кыты белән безнең алда чын-чынлап ялкынланып, тилереп җырлый
торган илһам иясе. Бу сыйфат лирик чигенешләрдә, шагыйрьнең эчке монологларында калку булып
чагыла, һәм шул юлларны укыгач, аның интим әсәрләре нинди кодрәтле лирик хис белән яңгырады
икән! — дигән сорау туа. Киләчәктә, ихтимал, без андый шигырьләрне табу һәм укып ләззәтләнү
бәхетенә ирешербез. Ә хәзергә Мөхәммәдьярның бары ике поэмасы гына чагыштырмача тулы
килеш басылып чыкты. Бу да зур казаныш.
Ләкин поэмаларның кайбер урыннарында акланмаган кыскартулар үзләрен нык сиздерделәр.
Мәсәлән, шагыйрьнең Сафа-Гәрәйгә мөрәҗәгать иткән сүзләрен өтекләп бирүнең хаклыгын мин
берничек тә аңламадым. Бәлки, киресенчә, шагыйрь фәлсәфәсенең ярлылануын сиздем. Ханга
мөрәҗәгать итү, аңар үз әсәрен багышлау бу әле ханчылык идеясен уздыру дигән сүз түгеп ләбаса!
Чынлыкта исә бу яшерен полемиканың бер тәре.
Кызганычка каршы, поэмадагы иң мәгънәле, матур шигъри юллар төшеп калган, авторның ил -
дәүләт турындагы олы кайгысы, тирән фәлсәфәсе дә бик нык зәгыйфь- ләндерелгән. Әйтерсең лә,
безнең заман укучылары ханнар, аллалар исемен укып юлдан язарлык, зәгыйфь, ышанычсыз, гуяни
шулай эшләп, әдәби мирасның «кимчелеген бетерәбез»... Чынлыкта исә мондый примитив алымнар
белән без [галимнәр һәм
редакторлар) үз дәрәҗәбезне генә тошерәбсз; катлаулырак мәсьәләләрне аңлаудан, киң катлам
укучыларга аңлатудан качабыз. Бары шул гына.
Әлбәттә, мондый кимчелекләрдә китапны тезүче, текстларны матбугатка әзерләүче Ш.
Абиловны гына гаепләү хаксызлык булыр иде. Биредә редакция белән ред коллегия дә. зчке
рецензентлар да елешсез кала алмыйлар. Профессиональ сер булса да, бер нәрсәне ачык әйтик:
бездә матбугатка чыгасы берәр китапны тикшергән вакытта: "бу мәсьәләне ачыкларга»; «монысын
нигезләп аңлатырга»; «тегесенә дерес бәя бирергә» диясе урында, күбрәк очракта «бу җирен
кыскартырга», «монысын то- uiepen калдырырга» кебек «җиңел» тәкъдимнәрне ешрак ишетергә
туры килә. Шулай йолкынган, таланган китаплар доньяга чыга.
Шакир Абиловның конкрет хезмәтенә килсәк, ул нигездә уңай тәэсир калдыра. Дерес,
матбугатка беренче мәртәбә буларак әзерләнгән бу китапта да тәгәлсеэлек - ләр, техник һәм гыйльми
җитешсезлекләр байтак (транскрипциядәге кытыршылыклар, сүзләрне ялгыш аңлату һ. б.|. Кереш
мәкалә дә сүлпәнрәк язылган. Ләкин мин аларга бу юлы игътибар итмәскә булдым. Чеики гыйльми
тогәллек дигән нәрсәгә зур тәҗрибә нәтиҗәсендә генә ирешелә. Безнең текстология әнкәсендәге
тәҗрибәбез иса әлегә бик сай. Бәлки. Мохәммәдъяр әсәрләренең верым китап булып чыгуы бу юлда
белемебезне арттырыр, безгә киләчәктә ничегрәк эшләргә кирәклеген ачыграк күрсәтер. Бер
Мохәммәдъяр иҗатын оирәнүгә генә кайтып калмый бу. әлбәттә. Ә аның әсәрләре исә тагы да
яхшырак сыйфат белән, янә дә тулырак хәлендә киң катлам укучылар эчен басылырга тиеш.
Китапның берничә аи эчендә бетенлән сатылып бетүе моңа яхшы дәлил. Әмма шагыйрьнең барлык
мәгълүм әсәрләреннән югары сыйфатлы академик басма әзерләү мәсьәләсенә килсәк, бу инде кән
кадагында торган антуаль бурычларның берсе.