Логотип Казан Утлары
Повесть

БИР КУЛЫҢНЫ, ДУСТЫМ!..


«Бәладән башаяк...»
ич булды исә Роберт, кинога-мазарга бармаса яисә нефтьче* ләрнең тулай торагындагы телевизордан футбол ярышын күр- сәтмәсәләр. сабакташы Борисларга килә Нефтьчеләр каласына килеп урнашуына әле күп үтмәгән, таныш-белешләре юк диярлек, кая барсын кеше?
Борис та. Светлана да аны һәр чакны, нпи-тоз якты йөз дигәндәй, бик ачык чырай һәм эчкерсез гаделлек белән каршы алалар Бу өч жанга әлегә бары да. югы да уртак Тик теленә чуан чыккан Светлана гына кайчакларны: «Үзенә берәр кыз тапсаң иде. ичмаса. Монда да. Казандагы кебек үк, каңгырып йөрисен бушка. Шул хәтле жебегән димме, туң йөрәк димме, булырсың икән», дип егетнең бәгырен чеметтереп ала. Тегенең жавабы булмый, күзлек пыяласын кулъяулыгы белән сөртергә тотынып, моңсу гына елмаеп куя. Кулына диплом алгач та ул, әллә яшьләр арасындагы бер төрле модага ияреп, әллә үзенең артык малайчыл кыяфәтенә беркадәр олылык ирлек сыйфаты кертергә теләп, борын астыннан тар гына мыек үстереп жнбәрде Сызылып киткән кара мыек иясенә ни рәхәт бирә торгандыр, әмма Светланага ара-тнрә тел кычытуларын басу өчен бнк шәп бер сәбәп кенә иле.
Роберт үзе дә сүзгә-телгә дигәндә, алай күршегә керә торганнардан түгел. Ул Светлананың тел кычытуларын бик тиз баса алыр иде. Әйтик, яшь хатынның «кыз табалмый каңгырып йөрисен» дип бәйләнүләренә каршы: «Бер үткененә эләгеп, менә Борис шикелле, башым култык астында кысылып калыр дип куркам», дисә, тегене чалкан салып ташламас идемени?
Ләкин аның жинүе. хакимлеге бүтән яктан.
Гитарасын муенына асыл, күпләр ишеткән-белгән яисә һичкем бел- мәгән-ншетмәгән, тик аның үз жимеше генә булган жырларны тамак төбе белән генә көйләргә тотынса, билләһи, тегеләрне эретә дә жибәрә. Светлананың күзләрендәге наянлык, үткенлек чаткылары югалып. үл шундук моңсу бер төс ала. Роберт гитара кылларына жнтез һәм шома чирткәләп рус жырларына күчсә. Светлана раскладушкага утыра да башын иренең жил кәсенә тидереп, нәзек, көчсез тавышы белән жырга кушыла, аның соңында жырны Борисның калын күкрәк тавышы күтәреп ала. Алар шулай сызылып киткән кара мыеклы, күзлекле егет ихтыярында калып, ул тудырган дулкыннарда жай гына тирбәләләр һәм мондый хәлат сирәк булмый ..
Гитара Робертныкы, ләкин ул Светлана кулларында бер алып калганнан сон. егеткә бирми, үзенен баш очына элеп тота. «Ә нигә ул сина? Тулай торагында малай-шалай арасында шуны уйнап ятыр
Ахыры. Башы журналыбызның I иче салында.
К
идеңме? Исенә кил, инженер-геолог бит син, житмәсә, мыеклы инженер, дәрәҗәңне төшермә», дигән була. Нигәдер үлеп ярата торган булды әле Светлана гитара моңын Роберт бер-ике көн күренмәсә, ул ире Бориска: «Кая югалды әле безнең мыекбай? Чакыр әле үзен, бер чиертеп китсен әле», дип назланып, тегенең теңкәсен корыта башлый...
Баштарак Борис белән Светлана нефтьчеләр гостиницасында яшәгәннәр иде. Әмма анда гаилә тормышын корып буламыни? Бердән, кеше өсте, тыгыз, үз-үзеңә хуҗа түгел, икенчедән, хакы кыйбат: эшләп- эшләп тә шәрә калуың бик ихтимал...
йөри, үтенә, дулый торгач, ике-өч атнадан ук аларга дүрт катлы йорттан бер бүлмәле квартираны бушатып бирделәр. Әлбәттә, Светлананың үткенлеге, наянлыгы һәм тиешле җирендә усал була алуы аркасында гына эләкте ул фатир. Юкса, Борис ише бозауга ышанып торса, ятырлар иде әле гостиницада болай да буш кесәләрен такырайтып ..
Фатирны алдылар алуын, әмма аны ни беләндер азмы-күпме җиһаз-ландырырга да кирәк бит.
Ирнең Казандагы, хатынның Йошкар-Оладагы туганнары, боларнын хәлен ишетеп, ярдәм кулы сузарга ниятләгәннәр иде дә болар икесе бердән:
— Бик рәхмәт! Ләкин без тормышыбызны үз көчебез белән генә корып җибәрик инде!—дип кырт кистеләр.
Беренче хезмәт хакларын алган көннәрендә үк фатирга бер кухня өстәле, бер раскладушка һәм ике табуретка кереп утырды Аннары олы якка Светланага дәрескә әзерләнү һәм дәфтәрләр тикшерү өчен, ике зур гына ящикны бергә кушып, өстәл әмәлләп куйдылар: рәхәтлән, абыстай! Килгән кеше була-нитә калса, рәхим ит, утыр: күн тышлы йомшак чемодан сиңа...
Хуҗаларга ничек тоелгандыр, әмма Роберт бүлмәдәге күренешкә гаҗәп бер соклану белән күз йөртеп чыкты да.
— Вот. ичмасам, тормыш башлау бу!.. Романтика! — дип бармакларын шартлатты һәм тизрәк тулай торагына гитарасын алмага чапты
Шушы көннән алып гитарасы Светлана кулында торып калды да инде...
Буйдак һәм ялгыз ир-егетнең төрле чагы була. Өстәвенә Робертның хезмәте дә тынгысызрак: бораулау конторасында участок геологы ул Буровойларда аңа көндезләрен дә, төннәрен дә булгаларга туры килә Кайчакларда эт урнына хәлдән таеп, алҗып һәм бүре аппетиты белән кайтып төшә ул. Аның җан атып көтеп торган кешесе юк. димәк, нурлы караш та, җылы ризык та юк. ашханәләр күптән ябылган, кибетләрнең ишегендә чабата хәтле йозак, ә тулай торактагы тумбочкасында кибеп беткән сынык-санык тычкан килгәнне көтеп ята... Мондый чакларда ул дуслары өендә ут күренсә, ничек аларга сугылмыйча үтсен, ди! Ә дуслары аны һәрчакны үз итеп, якын итеп каршылыйлар
Борис та — инженер-геолог, әмма ул нефть промыселлар идарәсенең геология бүлегендә эшли. Берсе заказчик, икенчесе подрядчик дигәндәй. һәм алар арасында еш кына бәхәс тә кубып ала. Гадәттә сүзне заказчик буларак, Борис кузгатып җибәрә:
— Менә, ди, фәлән скважина да суны күбрәк бирә башлады, ди. Эх, бу бораулаучыларны, җыенысын бер капчыкка тутырып, Камага гына батырасы иде, — ди.
— Тагын авыш скважинадыр әле, — дип куя Роберт гамьсез генә.
— Авыш ни, туры ни... Юньләп карамыйсыз, ни пычагыма тоталардыр бораулау конторасында геологларны? йоклап ятыр өченме? __________
дип текәлә Борис.
— Кем күбрәк йоклый торгандыр әле.— дип төрттереп ала Роберт. Шуннан кабынып китәләр инде .
Светлана аларның бәхәсеннән берни аңламый, ана ике геологмын баш орып бәхәсләшүе кызык һәм көлке тоела. Кызарып бүртенгән иренен сары чәчләрен кирегә таба сыпырып:
— Министр булгач, бик ансат хәл итәрсең, яме! Тик анарчы шартлап әрәм була күрмә инде, жаным,— дип кыстыра.
Бу исә тегене бераз суындырып куя:
— Безгә министр булу тагы. .
— Министр да барын белеп җиткермәве ихтимал .. Ныклап, энәсеннән җебенә тикле тикшерәсе, өйрәнәсе, беләсе нәрсәләр байтак әле безнең, — дип беркадәр дәртен баса төшә Роберт та — Ләкин бик ашыгыч белергә кирәк. Юкса, әллә нинди байлыкларны әрәм-шәрәм игеп куюыбыз бар .
Светлананың дәфтәр тикшереп утырган чагы булса, алар гәпне бик әкрен, пышылдап кына диярлек кузгаталар, ләкин тора бара, кулларыннан йөгәннәре ычкынып, тау астына дөбер-шатыр тәгәрәгән арба шикелле, ватыла-жимерелә башлыйлар. Ахырда Светлана, кабынып китеп:
— Колакларым тонып бетте, күземә хәреф күренми инде, сүзегез булса, әнә урам бар сезгә, — дип тегеләрне жәһәт кенә тышка себереп чыгара. Ә инде үзе дә алҗыган булса, аны-моны әйтми, барып стенадан гитараны ала да Робертка китереп тоттыра: булды-җнтге, инде бүтән төрле дөньяга күчик, янәсе... Кызып, куерып, иң югары ноктасына жнтен килгән гәп, кинәт өзелеп, талгын яисә дәртле музыка белән алмашына...
Ә кайсы бер көннәрдә алар тыныч кына элекке дусларын, сабакташларын искә төшереп утыралар. Мондый чакларда Робертның иреннәре күбрәк кысык була, йөзе монсу, боек төскә керә, һәм ул тизрәк кулына гитарасын алырга ашыга...
Светлана икенче сменада укыта Мәктәбе шәһәрнең бөтенләй икенче читенлә урнашкан Ул соңлабрак кайтасы көннәрдә, мәктәбенә кадәр үк бармаса ла, Борис аны автобус тукталышына чыгып каршы ала
Ә бер кичне Борис анык каршысына чыкмады
Роберт белән гәп куертырга җыенып утыралар иде Ләкин гәпләре кызып, куерып китәргә өлгермәде, Светлана кайтып керле
Тышта шайтан җиле исә: суык, ачы, юеш . Светлананың йөзе кызарган, маңгае өстенә төшеп торган бер учма чәче тузгып тора. Гадәттәгечә, ачылып-чәчелеп китмәде, Робертка:
— Нихәл, мыекбай? —днп бик коры гына баш кагып кухняга үтте.
— Әйбәт әле, синең хәер-фагихаңда... Ә үзең ничек соң? Эшләр тәгәриме?
Ишетмәдеме, әллә ишетеп тә ишетмәмешкә салындымы, Робертның соравына Светлана эндәшмәде
Гәпләре шып өзелгән иде, Борис белән Роберт сәерсенеп, бер-бер- сенә карашып куйдылар.
Уңайсыз хәлдән котылып калу нияте белән Роберт
— Яңгыр яумый торгандыр бит, Светлана? — днп сорады.
Кухня ягыннан:
— Юк..—дигән коры пышылдау гына ишетелде.
Борис утырган җиреннән торып, кухняга керде:
— Ни булды әле сиңа, Света? Авырмыйсындыр бит?
— Юк
— Мәктәбеңдә, классыңда берәр хәл булдымы әллә?
— Юк. _
— Ә нигә болай балтасы суга төшкән кеше күк?
Борис соравына җавап ишетмәгәч, акланырга тотынды:
— Миңа үпкәләгәнсең дияр идем, гаебем юк: теге атнаның бу көнендә эшең сигездә беткән иде, ә хәзер, күрәсең, сигезенче ярты гына... Шулай булгач...
— Сезнең халык гомергә гаепсез, — дип бүлде аны Светлана, сүзен теш аралый сыгып һәм әйткәненә тирән бер мәгънә салып.
— һе— п <
Борис киң җилкәләрен тартыштыргалап, кире залга чыкты, ә Роберт күңеленнән: «Буран булыр, ахрысы», дип уйлап куйды.
Ялгышмаган егет: кухняда чәй эчкәндә үк кузгалды.
Светлана ямьсез бер чырай белән җылыткыч батареяларга кулын тидереп алды да бөтен гәүдәсе белән калтырангандай буль. .
— Үлек суыклары бар. Кайчан җан кертерләр инде мона,—дип сукранып куйды.
— Берәр атнадан җылы бирә башларлар дип ишеттем мин, —диде Роберт.
— Аңарчы котельныйларын төзәтеп бетерә алсалар...—дип белдерде Борис.
Светлана боларның сүзенә илтифат итмәстән, тагын бер тапкыр уфылдап алды:
— Ичмасам, кешенеке кебек иркенләп, җылынып ятырдай урының- җирең булса икән...
— Булыр әле...
Иренең бик гамьсез төстә әйтелгән бу сүзенә яшь хатынның яман да ачуы чыкты, ахры, эчәргә дип күтәргән чәйле чынаягын шылт иттереп кире өстәлгә утыртты.
— Менә болай синең шикелле кул кушырып: «Алма —пеш, авызыма төш», дип ятсаң, булыр, булмый ни... Әнә магазинга рижский мебель кайткан, ди.
— Кайтса соң. Аны кредитка бирмиләр бит
— Сөйләшә белсәң, ничек кенә бирәләр әле! Безнең Варвара Степа- новнаның ире ОРС башлыгы белән сөйләшепме-ничекме, менә дигән гарнитурны кредитка алып кайткан, ди. Син дә ир кеше ләбаса, синең дә телең бар лабаса. Кер дә сөйләш.
«Хикмәт әнә нидә икән», дип уйлап алды Роберт, проблеманың бик гади нәрсә турында икәнлегенә эче пошып...
— Шул ОРС башлыгы каршысына бил бөгеп барыйммы? Гомердә дә булмас ул.
Борис та яртылаш кына эчелгән чәйле чынаягын юан бармаклары белән өстәл уртасынарак этәреп кунды.
Хатыны ана бер генә яндырып карап алды да:
— Кирәк булса, билеңне түгел, әллә ннләреңне бөгәрсең әле. Тормыш башлана гына... — дип тотынды яудырырга, тотынды яудырырга. билләһи, әллә нәрсәләрне исенә төшерде гайрәтле һәм ачулы яшь хатын...
Робертка мондый хәлдә өстәл артында утыруы уңайсыз да, күңелсез дә иде. Ул олы якларына чыгып, караңгылыкка күмелде. «Тыштагы буран буранмыни ул, өеңдә буран булмасын дигәннәре шулдыр инде», дип уйлады егет, бу хәлдә үзен кая куярга белмичә.
Борис, таш яңгырына эләккәндәй, көрәк хәтле куллары белән башын кыскан хәлендә бер ара тын гына утыргач, авызын кыйшайтып:
— Терпи, казак, атаманом будешь!—диде, кызарып янган муен артына суккалап. — Ярый әле. рус кешесенең шул сүзе бзр...
— Рус. имеш! Мин дә рус Ә синдә рус кешесенең нинди сыйфаты бар? Череп беткән ялкаулыгыңнан бүтән, ә? Дәрес бит, Роберт?
Олы яктан дөресләгән аваз ишетелмәгәч, Светлана янәдән эндәште, ләкин янәдән тынлык. Шул чак икесе дә айнып киткәндәй булып, олы якка чыгып, ут яндырдылар. Роберттан жилләр искән иде.
Ир белән хатын, гаепле кешеләр сыман телсез калып, ачу катыш үкенүле карашларын бер-берсенә кададылар ..
Җил басылды һәм Светлана, күңелендә авыр юшкын тоеп, бер төрле хәлсезлек белән раскладушкага барып утырды. Әйтергә теләгәне шул идемени? Юк өчен, чүп өчен тавыш куптарып маташты. Роберт ни уйлар? Хәер, Роберт булмаса, бәлкем, болай вакланмыйча, иренә көндез уйлаганнары, көндез кичергәннәре хакында ярып әйтер, ныклап киңәшер иде . Роберт, Роберт дус, кайчакны син лә артык булып куярсың икән Юк, болай ярамый, кызмыйча, бар зиһенне жнгеп, бер-бер чара күрергә кирәк Әйе, дөньяда чүп-чар бетмәс, кадалып китми рижский гарнитурлары, кадалып китми ОРС башлыклары, бүтәннәре Ләкин ире аны аңлармы, булышырга теләрме? Ул аның бердәнбер таянычы ла, ышанычы да,— димәк, тиешле!
Беркадәр вакыт үткәч, Светлана тәмам сүрелгән тавыш белән иренә эндәште:
— Борис дим, кил әле, утыр әле яныма Синең белән сөйләшәсе сүзем бар.
Борис коридорга чыга торган ишек яңагына сөялеп, папирос көйрәтеп торган жиреннән иренеп кенә борылып карады
— Ни тагы? Әле генә сайраган илен бит. Колакта әле һаман чынлап тора.
— Кил инде, кил. Анысына үпкәләмә, узган эшкә салават, диләр Монысы андый чүп турында түгел. Кил инде, акыллым
Борис шикле бер кыяфәттә, каш-маңгайларын жыерып, хатыны янына раскладушкага килеп утырды.
— Ну?
Светлана иркәләнәсе-назланасы килепме, әллә әйтер сүзен ничек башларга белмичә нәүмиз калгангамы, иренең таза иңбашына кызган яңагын куеп, тын калды, әмма бу хәл ат озакка сузылмады, хатын кинәт сискәнеп кузгалды да Борисның сыек зәңгәр күзләренә үткен, сынаулы карашын текәде.
— Борис, мин сораганнарга син дөресен, дөп-дөрессн генә әйтерсең. яме!
Тегесе аптыраган хәлдә күзләрен йомгалады
— Ә минем кайчан алдаганым бар?
— Бар, димим. Сүз синең үзен турында түгел дә Әйт әле. акыллым. син Әхсәнне бик шәп беләсеңме?
— Белмәскә, биш ел буе бергә укыдык ла без Ә нигә ул сиңа?
— Ниндирәк бәндә ул синең Әхсәнен’ Шәп спортсмен, ярыйсы гына әйбәт активист — боларын үзем дә беләм. Кешегә мөгамәләдә ничек дим?
— Әйбәт Андый иптәшне эзләп табасы бар әле!
— Егетләргә шулайдыр Ә кызларга?
— Кызык та кеше син: кыз ни. егет ни — барыбер түгелмени?
— Барыбер булса, син мина өйләнмәс идең Юкны лыгырдама' Берсен башлап, берсен ташлап йөридер идеме’
Борис чиксез гажәпләнүеи белгертү өчен кулларын жәйде.
— Каян белим инде аны?
— Юк, мин синнән сорыйм: студент чагында кемнәрнең башына җитте ул? Яле, исеңә төшер әле! — Светлананың тәкате югала барып, күз кырыйларында зәһәрләнү җыерчыклары калыкты.
— Булмаганны ничек исемә төшерим, ди? Кызлар үзләре аның муенына асылынырга торалар иде. Ну, бит моны сукыр да күргәндер... Теләсә кемгә бәйләнергә ахмак түгел лә ул...
— Мактыйсың? Әүлия дисен? Ә беләсеңме, синең шул әүлияң безнең алтын бәһасе торырдай кызыбызның башына җиткән, ә? — Светлана җәһәт кубарылып, тәрәзә төбендә өелеп яткан дәфтәрләр арасыннан бер хат табып алды да иренә тоттырды: — Мә, укы! Монда ялган булмас!
Хат ерак авылда укытып яткан Гөлсинәдән иде. Светлана аны Борис эштә чагында көндез үк алган һәм күңелендә ярсып бөтерелгән өермә дә шуның сәбәбеннән иде.
Кыз; «Синнән якын сердәшем юк, түзәр әмәлем калмады, безнең хәлләр монда бик мөшкелләнеп китте әле — ӘлбНнәбез Әхсәннән йөкле икән бит», дигән дә, «сиңа барын-барын язам, Әхсән сездән ерак түгел, бәлкем, аңа бер төсле йогынты ясый алырсыз, әле соң түгел», дип үтенгән. Гөлсинә хатында, чыннан да, барын да әйтеп язган иде...
Светлана иренең укып бетерүен башын түбән иеп һәм юка иреннәрен кыскан хәлдә түземсезләнеп көтте. Теге хатны тәрәзә төбенә китереп кую белән үк аңа калтыранган тавыш белән утта кыздырылган хәнҗәрдәй яндырып кадалды:
— Я, ни әйтерсең? Шәпме дустың?
Борис иң әүвәл папиросына ут кабызды, шырпысын сызганда аның бармаклары сизелерлек дерелди иде.
— Ә бәлкем гаеп аңарда да түгелдер. Кыз үзе теләмәсә...
— Ә?! Ни сөйлисең син?
— Дөньяда булмый торган эш түгел дим...
Светлана бәбәкләрен агартып иренә карады.
— Әле һаман яклашасыңмы? Юк инде. Булдыра алган икән, баласының атасы да була белсен! Аның белән шаярмыйлар, бәбекәм!.. Сиңа шул: иртәгә үк барасың, ныклап, миенә, бәгыренә сеңәрлек итеп сөйләшәсең — акылына килә икән, килсен, килмәсә, битлеген ертып, подлец, эт җан икәнлеген фаш итми калмабыз...
Борис, тотлыгып пышылдады:
— Син нәрсә, син нәрсә? Баш кода булып, бил бөгеп барыргамы?
— Ә нигә бөгәргә? Дусың бит, якасыннан эләктереп сөйләш.
— Юк, бармыйм!
— Юк, Борис, барасың. Дусыңа яхшылык теләсәң, бармыйча булдыра алмассың, — диде Светлана һәм иренә якын ук килеп, кулын аның иңбашына салды. Аннары эчке бер пышылдау белән әйтте; — Бәлкем, аңына килер?
Борис беравык иренен чәйнәп, дәшми торды, аннары:
— Ну, ярый, барып сөйләшеп карармын, — дип, сүнгән папиросына ут алды.
Икенче көнне Борис, эшеннән рөхсәт сорапмы, әллә беркемгә ӘЙТМИ- H.итми генәме, төш үтү белән үк Әхсән янына чыгып китте. Ара артык ерак түгел — автобуста сәгать ярымлык юл, кичкә кайтып җитәрмен дип ышандырды. Светлана аның кайтуын түземсезләнеп көтте... Акылына килерме инде теге бәндә кисәге? Борис сөйләшә белсә генә ярар иде...
Бу көндә, бу сәгатьтә тегендә Әлбинә нишли, ниләр кичереп, ниләр уйлап ята микән? Апа буласы кеше... Бала, бала... Туармы, тудырырмы? Әллә үзенә хат язаргамы? «Бернигә карама, тудыр, ана бәхете ике килми ул, аңла», дип? Беренчесе бит... Тукта, сабыр итик, көтик әле, Әхсән ни дияр бит тагы... Бала, бала.. Дөнья яме, дөнья күрке
бала... Светлана үзенекен музыкант булыр дип хыялында тота. Кыз булса да, малай булса да... Борис аны «футболист» булыр, ди, жүләр .. Ә ул тегендә кемне көтә? Дөньяда ин изге бер нәрсәне хурлык, бәла, һәлакәт дип кабул иткән ирсез яшь хатын кемне көтәргә тиешле соң?.. Ох, Әлбинә, күңел кошым, ничек абайламадың, ничек бу хәлгә төшәрлек булдың сон син? Күнелең артык саф, артык пакь һәм артык матур булгангамы, кешеләргә артык ышанучан булуың беләнме?
Борис: «Кичке уңайга әйләнеп кайтырмын», дигән иде. Ләкин вәгъдәсендә тормады Светлананың түземе ахыр чиккә житкәндә, төн урталарында гына шактый ук шәбәреп кайтып керде ул. Светлана өмет белән иренә текәлде:
— Я, ни булды? Ничегрәк ди?
— Ни булсын, футбол карадык. Шунда бераз кәгеп тә алдык. Әлмәтлеләр — молодцы, шәп уйнадылар...
— Күрәм.. Сөйләштеңме дим?
— Эһе, Әлбинә турында димсен.. Сөйләштем.
— Нәрсә ди? Кушылырга исәбе бармы?
— Нишләп кушылсын? «Минекеме, түгелме әле ул — алла белә», ди Әйттем бит мин сиңа бармас ул ана дип...
Светлана янәдән ярсуына буыла башлап, тамак төбеннән тик пышылдау гына сыгып чыгара алды:
— Кабахәт!.. Сволочь!
Борис иреннәрен бөрештереп һә.м кулларын киң жәеп хатынына якынлашты:
— Ә син миңа үпкәләмә, сылуым. Минем бер тамчы да гаебем юк .. Светлана аңа арты белән борылып тәрәзә янына барып басты.. Инде ни кылырга? Шушы хәлендә, көмәне борынына төртелергә торганда, үзе барсынмы? Оят. Оят булса соң... Ну, барса, күрсәтер күрмешен .. Каны кызган, чигә тамырлары авырттырып ук тибә. Юк, дуларга, ярсырга, чыгырдан чыгарга ярамый. Акыл белән, акыл белән! Күз алдына кинәт Роберт килеп бас>ы. Тукта, менә кем бар бит әле Пешмәгән бәлеш булмас. Кемнең кайчан дус, канчан дошман булырга тиешлеген ана төшендереп торасы юк. Аннан күз күрер..
Бораулау конторасында эш көне башланып киткән генә иде әле Робертка коридорда аны ниндидер бер хатын көткәнлеген әйттеләр Егет, бу хәбәргә хәйран калып, күзлеген бер маңгаена менгезде, бер үз урынына борыны өстенә утыртты, аннары, бүлмәдәшләренең мыек астыннан гына елмаешуына игътибар итмәстән, өстәлгә жәеп салган карталарыннан аерылып, коридорга чыкты Чыкса, Светлана
— Ни булды, Света? —дип сорады Роберт, хатынга баштанаяк күз йөртеп һәм яман бер хәл ишетәсең күңеленнән сизеп.
— Бераз сөйләшеп алырга вакытың бармы. Роберт? Булса, бакчага гына чыгыйк әле,—дип үтенде Светлана
Контора янындагы куе агачлы бакчага чыктылар Баш очларында инде шәрәләнеп бетә язган өрәңге ботаклары селкенә, жиргә сары яфраклар түшәлгән Кунган яфракларны сыпырып, эскәмиягә утырдылар.
Светлана бу егеткә сүзне ерактан, дуслык һәм иптәшлек, вөждан һәм намус дигән нәрсәләрдән ук башларга ниятләп килгән иде. янәсе, студент чакларында аз бәхәс куптармаган һәм канга сеңәргә тиешле әйберләрне искә алу зыян итмәс
Ләкин ул, эскәмиягә утырып, Робертның күзлек аша да эчкерсез нур бөркеп караган акыллы һәм уйчан күзләрен күргәч.
— Беләсеңме нәрсә? Ни... — дип беравык тотлыгып торды да, элгә- реге исәбенә кул селтәп, вакыйганын-хәлнеи эченә турыдан-туры алып кереп китте...
Роберт берни сорамады, бүлмәде, иреннәрен кысып, хәрәкәтсез утыра бирде. Башта аның йөзенә кызыллык йөгерде, агарынып катып калды...
— Институттан аерылдык дигәч тә, кешене ташларга ярамый бит. Анда булса, эшне йөртә белер идек... Әхсән, бәлкем, шуңа исәп тоткандыр да... Әлбинәне беләм мин — бик әйбәт кыз ул. Тик бу хәлендә әллә ниләр эшләп ташлавы бар... Бәладән башаяк... Син, Роберт, Әхсән белән ныклап сөйләшеп карасаң иде, бәлкем, сине тыңлар, акылына кайтыр... Бориска үземнең дә өметем юк иде. Ә син бөтенләй бүтән бит... Сөйләшерсеңме, булдырырсыңмы шуны, Роберт, акыллым?
Егет аяк астындагы сары яфракларга текәлгән көенчә, агарынып- каткан йөз белән һаман бер хәлаттә утыра да утыра. Ниһаять, аның сызылып киткән тар кара мыек тирәсенә жан кереп, селкенеп алды:
— Ярый, Светлана...
«Башыңа тай типмәгән булса...»
Нефтьчеләрнең үзәк каласы Робертны караңгы чырай белән каршы алды.
Табигатьнең елак чагы: ачы җилдә дулкын-дулкын булып сибәләгән вак яңгыр, асфальт өстенә менгән ике илле үзле туфрак белән катышып изелгән сансыз яфраклар, шул измәдә сак-сак басып атлаучы адәмнәр... Багана башларына утырган электр фонарьларына хәтле тонык яна бүген...
Ничек ирешкәндер, Әхсән нефтьчеләр гостиницасында бер үзенә аерым номер алып яши. Ләкин ул өйдә юк иде. Дежур апа каршысына баскан күн тужуркалы, күзлекле егеткә бер генә күз атып алды да:
— Юк дим бит, юк... Ышанмасаң, менә ачкычы.—дип тиз генә котылырга ниятләде.
— Ә сез аның кайчан кайтасын әйтә алмыйсызмы? — дип төпченеп карады Роберт.
— Белмим. Аның ялгыз башы...
Хәерсез, килүе бушка булыр микәнни? Нишлисең, «ялгыз башы» кешенең .. Роберт үзе дә шундый бит....
Шәһәр урамнарында юеш һавада, пычрак изеп байтак йөрергә туры килде Робертка. Бер әйләнә дә тагын килә гостиницага, ләкин теге һаман юк та юк... Техника йортында татар спектакле башланды. Халыкның шушындый алама кичне дә агылып килүенә һәм ара-тирә ычкынгалаган сүзләренә караганда, спектакль күңелле булырга тиешле. Робертның татар спектакленә бармаганына байтак инде. «Әхсән качмас әле. аның белән сөйләшергә төн бар», дип, Роберт халык агымына кушылырга ниятләде, әмма аягындагы күн итекләргә күз салгач, кул селтәде. Күрмәгәне түгел...
Гастрономия кибете яныннан узган чагында аны ике адәм туктатты. Берсе, брезент киеме өстеннән җилкә аша күн сумка асканы, күкрәк турысына өч бармагын куйды, ә икенчесе, яньчелгән эшләпәсен кыек салганы, каш сикертеп ым какты... «Кәефнең дә начар чагы, кыюлык өчен дә зыян итмәс иде... Ләкин аек акыл кирәк шул... Юк, ярамый, ярамый...»
Тегеләр күн итекләре белән асфальтка шакы-шокы басып, ашыкмыйча гына китеп барган күзлекле егет артыннан: «Җүләр, өеңә кайткач, мең үкенерсең әле», дип шыңгырдап калдылар.
Урамда бодай каңгырып йөрүдән файда чыкмас. Ичмаса, кинога кереп утырырга кирәк. Әнә сигез дә утызда башлана, дигән. Ул арада Әхсән дә кайтып өлгерер.
Роберт барган җиреннән капылт борылып, кинотеатрга табан юл алды.
Кинотеатрга барып житәр-житмәстә. егет кинәт туктап калды: каршысына тигез, эре басып һәм кулларын кин селкеп, көткән кешесе килә иде. Өстендә болони плащ, әмма башы ялангач. . Теге дә ерактан ук Робертны күреп, танып алды һәм авызын колагына тикле ерды.
— Вот очрашу, ә? Ничек болай? — диде ул. бер кулы белән Робертның кулын кысып, икенчесе белән аның жилкә тамырына дусларча якынлык белән суккалап
— Килдем менә... Мин сине байтактан көтеп йөрим инде.
— Шулаймы? Эш муеннан бит, туган Беләсең, спорт эшләрен тактылар мина Волейболчыларны туплый алдым, инде баскет калды. Тренировкалардан үлсәң дә ычкынып булмый, дип зарланып алды Әхсән һәм иптәшенә шундук шелтә дә белгертеп куйды: — Киләсенне әйтеп, алдан шалтыраткан булсан. болай каңгырып йөрмәс идең. Үзеңә үпкәлә, туган!
— Зыян юк. Төн безнеке, — дип акланырга тиеш тапты Роберт.
— Дөрес, төн безнеке Миндә генә кунып китәрсең Ә хәзер, ә хәзер.. Очрашуны коры уздыру килешмәс, киттек ресторанга! Шәп булды әле бу, үземнең дә кәефсезрәк чак иде
Ләкин Роберт ресторанга барудан баш тартты
— Күзгә күз текәп сөйләшәсе сүзләр бар. үзеңдә генә утырыйк,— диде.
Әхсән, иптәшенә сәерсенеп карап алгач, артык кыстап тормыйча:
— Ярый, ихтыярың. Анда да әмәлли белербез. — дип чигенде тагын.
Әхсәннең бүлмәсе ярыйсы гына шәп хак гүләп яшәүчеләр өчен жайланган, хәтта йомшак диванга тикле бар. Хуҗа кунак егетне әнә шул диванга утыртты да:
— Син чак кына көт, ә мин хәзер әйләнәм Ресторан буфетында дуслык шәп минем. — дип чыгып китте
Роберт бөек художник тарафыннан төшерелеп тә. меңләгән куллар тарафыннан өзлексез күчерелә килгән мәһабәт нарат урманы күренешенең тагын бер шыксыз һәм зәвыксыз ясалган вариантына чак кына карап торды да карашын түбән төшерде. Ялтыравык буяулы кин тахта, аның өстендә чип-чиста ике мендәр... «Тормышын үз жаена корып жнбәргән бу...» Шул күренештәнме, әллә уеның ямьсезлегеннәнме. Робертка кинәт бик күңелсез булып китте Нигә килде ул? Сөйләшүенең файдасы булырмы?
Әхсәннең буфетта дуслыгы чыннан да шәп икән. Кулына акка чорналган зур гына кәрзинкә күтәреп килеп керде дә. күз ачып йомганчы түгәрәк өстәлне тәмле һәм туклыклы ризыклар белән тутырып, уртага шалт иттереп елык-елык нурланган бер « юличнын»иы утыртып куйды Аннары, бары да булганмы дип, бер тын күз йөртеп торды да, бармагын шартлатып, кунагына эндәште;
— Әйдә. Роберт, күченеп утыр!
Роберт өстәл янына күчеп утыргач, гаҗәпсенүен яшереп кала а тмыйча:
— Байларча торасын икән. Әкәмәт! —дип куйды.
— Байларча дип . гел алай түгел инде ул. Кунак хөрмәтенә генә .. Монда килгәч, безнең әйбәтләп утырган ла юк бит әле Борис белән нә булды бер. Күпкә китсә, үзең дә беләсең. Касимскнн Ибрай кебек, штансыз калуың да бик мөмкин
— Юк, мин синең яшәү шартларын турында әйтәм әле...
Әхсән калып көрәй кашлары астыннан иптәшенә сынаулы караш ташлап алды, янәсе, нәрсәгәдер төрттерүе түгелме...
— Ә нәрсәсенә шаккатарга? — диде ул, гамьсезрәк төс сакларга тырышып. — Гостиница үзебезнеке ләбаса. Җайлый-сөйләшә белсән. ул хәтле каерып алмыйлар. Берәр тулай торакка урнашсаң да булыр иде, ләкин, ни генә димә, монда үзеңә-үзең хужа инде. Әлегә сүз кузгатмыйлар. Мин аларга, геолог булуым өстенә, спорт камытын да муенга таккансыз икән, инде бу ягын да кайгырта белегез дип. бик нык терәдем. Тик бу рәхәтләр озакка сузылмастыр кебек: яна йорттан квартира бирергә җыеналар.
— Әллә өйләнеп җибәрергә исәпме?
— Өйләнеп? Башны бу яшьтән элмәккә тыгаргамьР Хе-хе, син Роберт, бигрәк инде... — Әхсән озын муенлы рюмкаларга аракы салып чыкты да иптәшенә ым кагып елмайды: — Әйдә, очрашу хөрмәтенә, синең саулыкка!
— Әйдә, уңышлар өчен!
Бераз капкалап алгач, Әхсән өстәлгә ята төшеп Робертка текәлде:
— Әйләнәм дисәң, монда, парень, отбой юк Менә дигән ике врач кыз бар, бу елны гына бетереп килгәннәр. Аннан тагы төзүчеләр трестында берәү... Ну, күрсәң иде! Бер кашык су белән йотарлык! Таныштырыйммы әллә үзеңне? Шалтыратыйкмы?
— Рәхмәт, кирәкми... Ә теге ни белән. . — Роберт, тамак төбенә кунган төерне йотып җибәргәч, эчке бер калтырану аша сорап куйды: — Әлбинә белән ничек дим?
Тегенең йөзе-кыяфәте үзгәреп, аскы иренен тешләде.
— Әлбинә... Әйбәт кыз, чибәр кыз, акыллы кыз иде... Жәл... Ул анда, мин монда дигәндәй... Ну, ярый, юк белән башны катырмыйк, куеп торыйк аны...
Жепнең кулга эләккән очын ычкындырырга ярамый иде, Роберт, тавышына ничектер ныклык, катылык кертә алып, Әхсәнгә кадалды.
— Түгел, юк эш түгел! Әйт әле син миңа: нишләмәкче буласың аның белән?
— Нишлим, ди? Вот интересно! Ул үз ирегендә, мин үз ирегемдә... Булган — беткән! И нечево монда...
— Бетмәгән! Син аңа әйләнәм дип акыл сатып йөргән көннәреңне исеңә төшер... Әллә без төшерикме?
— Туктале, ни дип бәйләнәсең? Бер көнне Борис, бүген син.. Яучылар, имеш! — Әхсән утырган җиреннән кызуланып торды да бүлмәсен бер-ике әйләнеп килде. — Аңла син, аңла: күңелемдә, йөрәгемдә берни юк минем, бернинди хис, бернинди яну, бернинди теләк, омтылыш. . Элекке романтик, буш, коры мавыгу гына булган, күрәсең. Ул үзе дә моны аңларга тиеш. Мондый хәлдә өйләнешү үзе ахмаклык ул...
— Алайса, Әлбинәне икенче берәүгә алмаштырдың?
— Юк дим, юк! Күкрәктә берни юк дим... Тик авыр җәрәхәт кенә ..
— Нинди җәрәхәт икән ул. әйтсәң иде?.. — Роберт моны авызын кыйшайта төшеп, мәсхәрәле бер тонда сорады.
Әхсән аның тавышына игътибар итмәдеме, бик зур хафага калган кеше кебек, уйчанланып бер ноктага текәлгән хәлдә сыкранып алды:
— Үкенү җәрәхәте. Шул кызыйга кагылмаган булсам икән.
Роберт, Әхсәннең ясалма кыланышына җавап итеп, теш аралый сыгып чыгарды.
— Бигрәк мескен икән син...
— Ярар, мыскылыңны куй. Таптың сөйләшер сүз. Әйдә, күтәрик тә берне, үз эшләребез хакында сөйләшик лучше. Без бит геологлар . Әйе, прежде всего геологлар...
Роберт сузылган рюмканы кире үз урынына утыртып куйды. Аның эчендә янәдән ярсу кузгалып килә һәм ул күңеленнән: «Кызмыйк,
ярамый, ярамыйэ, дип, нервыларын кулга алырга тырыша иде. Шулай да күңелендә айкалган сорауны ярып салды:
— Ә син аның баласының атасы икәнеңне беләсеңме? Беләсең. Ә ул ни хәлдә ятырга тиешле? Укытучы башы белән? Авыл жирендә? Шул хакта уйлаганың бармы?
Авырткан сөяленә бастылармы, Әхсәннең кашы-күзе тагын жиме- релде, хәтта ухылдап ук куйды
— Ана, имеш, ата имеш... Укыта, имеш... һаман бер нәрсәне чәйниләр. Гарык булдым. Әйтерсең, гаеп миндә генә, әйтерсең, ул фәрештә...
— Башыңа тай типмәгән булса, акылыңа кил, Әхсән! Әле соң түгел
— Куркытма, яме! Безнең нәсел үзе дә чәйнәми өзми,— Әхсән үзе дә кызып китүдән файда булмаячагын төшенеп, ахры, кисәк пышылдап гыжлауга күчте. — Ә син беләсеңме соң үзең: бер ялгышып кагылсаң, кызлар гел шулай алар? Муеныңны гына куй, хәзер килеп асылыначаклар.. Ә мин кемнәрнеңдер сүзенә карап, башымны элмәккә тыгыйммы?
Әхсән «ялгышкан-саташкан» кызлар хакында тагын әллә ниләр тезеп алып китте, әмма һәммә әйткәне пычрак, пычрак, пычрак атудан гыйбарәт иде...
— Җитте, Әлбинәгә тимә син! — дип буыла башлады Роберт
— Эһе, яклыйсын ., жәллисең, — диде Әхсән көлемсерәп һәм, зур сер әйтергә җыенган кеше кебек, кунак егет колагына таба иелә төшеп, «зеп-өзеп пышылдады: — Ә мин бик яхшы беләм, парень. Син апа үзең дә муеннан гашыйк идең Ләкин кайгырма, дускай: берни югалтмадың. Миңа кадәр дә кыз түгел иде, значит, миннән соң да... Ә син ата бул, дисен .. Нечево тужить безгә!
«Чеп-чи ялган! .. Юха елан син, елан!> — дип кычкырасы иде, әмма Робертның авызыннан тавыш чыга алмады Ул, эчтә нәрсәнеңдер кайнап шартлавын тойган хәлендә, үз-үзен белешмичә, күз алдында елмаеп жәелгән йөзгә сугып жибәрде. Мондый хәлне Әхсән көтмәгән иде булса кирәк, артка таба чигенеп, бер мизгел күзләрен акайтып катып торды, аннары:
— Мона кадәр мина кул тигезгән кеше юк иде... Ах, көчек’ —дип. яман сүгенеп алга ыргылды да кунак егетне бер селтәнүдә әллә кая почмакка тәгәрәтеп жибәрде. Нидер жимерелде. нидер коелып төште...
Күз ачып йомган арада алар — баһадир гәүдәле бүлмә хужасы һәм тар җилкәле, чандыр кунак егет — авыр сулап, янәдән сугышып китәргә әзерләнгән әтәчләр шикелле, бер-берсенен каршысында басып торалар иде инде. Ләкин эш тагын да »урр»КК8 китмәде.
Әхсән үзен тизрәк кулга алды. Ул Робертнын идәнгә төшеп калган күзлеген алып, иясенә сузды да елмаерга тырышып
— Булды, аклаштык. . Юк кына нәрсә өчен араларны бозмыйк, давай күгәрик әле,— дип өстәл янына килде
Роберт ана күзлек аша яндырып карап торды да моңарчы әйтә алмаганын җан ачуы белән сытып чыгарды
— Кан төкерәсе көннәрен алда әле, белеп тор!
Күп итекләре белән гостиница идәненә шакы-шокы басып атлаган егет артыннан ялыну катыш үкенгән тонда ачы тавыш яңгырады:
— Роберт дим, Роберт! Туктале!..
Ләкин Әхсәндә кунак егетне туктатырлык кич тә, әмәл дә юк иде инде...
Кыеклатып искән әче жнлгә каршы асфальт юл белән шакы-шокы атлады ла атлады ул. Төнге шәһәр, тонык утлары белән балкып, артга калды Атлаган саен, каты асфальтка шак-шок баскан саен, зиһенендә бөтерелгән чуалчык уйлар, күңелен айкаган яман хисләр ничектер
куера, тыгызлана һәм бер тәртипкә килеп, катлам-катлам урнаша бара сыман, гүя җир-ана артык вак, артык чүп нәрсәләрне үзенә суыра- йота да егетне арындырырга, сафландырырга тырыша иде .. Юл туры, юл нык, ышанычлы, әмма ул алда соры караңгылыкка китеп югала. Тик сирәк-мирәк кенә ул караңгылыктан утлы шарлар атылып, тәгәрәп киләләр дә Роберт яныннан выжлатып үтеп китәләр. Егет читкә тайпыла, артларыннан карап кала... Юл уңаена тәгәрәгәннәренә дә кул күтәрми, туктатмый: аның ашыгыр жире юк...
Шактый юл алгач, үр битенә менгәндә, тукталып, артка табан борылып карап торды.
Шәһәр әллә кайларга кадәр сузылып киткән. Меңләгән утлар балкый, меңнәре инде сүнгән. Кешеләр тыныч йокыларына талганнардыр .
Яшәү гомере чирек гасыр да исәпләнмәгән яшь һәм данлы кала, үзләренең батыр йөрәкләре һәм фидакарь эшләре белән шул аз гына арада да ил тарихына иң күркәм, иң калку сызыкларны сала белгән кешеләр... Кала, кала, кешеләр, кешеләр... Беләсезме, сезнең арада берәү бар — ул сезнең изге җирегезгә орлык салып, тамыр җибәрергә килгән. Сез аның килеш-килбәтенә, шома теленә сокланырсыз, спорт мәйданнарында күрсәткән гайрәтенә хәйран калырсыз, бәлкем, хезмәтендә дә сезне шаккатырыр нәрсәләр китереп чыгара алыр ул... Ләкин иң матур теләк-омтылышларыгызны, иң якты һәм иң мөкатдәс хисләрегезне аяусыз таптап йөриячәк, рәхмәт урынына йөзегезгә төкереп үтәчәк... Вакытында күрә алырсызмы, саклана белерсезме, кешеләр?
Вуз, дибез, институт-университет, дибез, баш ярып бәхәсләшәбез, үсәбез-тәрбияләнәбез, чын рухлы кеше булабыз, дибез, ләкин анда еш кына бары да шома һәм ыспай үтә, үткен тырнаклар яшеренгән көе кала бирә, аждаһа күңелләр чуар пәрдәләргә төренеп, посып ятуын белә Шул ышыктан, шул рәхәт түбә астыннан чыгып, олы юлдан тормыш дигәннәренең тар, аулак сукмакларына баскач кына кемнең нигә сәләтлелеге, кемнең асыл кемлеге чын йөзе белән калкып күренә башлый. Аяныч, бик тә аяныч... Әмма Робертның, болай дип, акланырга хакы бармы соң? Ни генә булмасын, ул бәндәнең тамырын, ныгып һәм җәелеп киткәнче, тоз сибеп корытырга кирәк. Монын өчен аның таянычы юк түгел: Светалар, бүтәннәр бар, комсомол бар...
Әлбинә, Әлбинә... Син бу минутларда ни кыласын, ни уйлыйсың икән? Аны уйлыйсындыр, һаман да ана өмет итәсеңдер, аны көтәсеңдер әле . Көтмә, уйлама син аны. Әхсән үлгән, беткән дип исәпләсәң, үзеңә җиңелрәк булыр... Кайчандыр сөйгән, «җаным-бәгырем» дип йөргән кешесенә тагын кемнең шул хәтле пычрак атарга кулыннан килер иде микән? Аны ишетсәң, тетрәнер, юк, шартлап ярылыр иден... Бәхетең, андый бәндә белән тормыш җепләрең үрелеп китмәгән. Хәзерге авыр һәм аяныч хәлең алдагы язмышыңда ихтималы зур булган тагын да аянычрак һәм дәһшәтлерәк афәтләрдән саклап калуыдыр, бәлкем... Куаныч түгел бу сиңа, тик йөрәгеңнең авыр җәрәхәтенә бер тамчы дару гына...
Әлбинә, Әлбинә... Инде ничек ярдәм итәргә, ничек терәк булырга сиңа? Робертның күңелендә сиңа багышлаган шигырь һәм җырларның саны юк... Сине күреп яшәгән чагында да, күренмәс булгач та, озын керфекле, мөлаем елмаючан кызны хыял күгендә, күңел түрендә кадерләп саклап, һаман да шул жыр-шигырьләрне исенә төшереп яшәде ул. Шуларны җибәреп юатыргамы әллә үзеңне? Ләкин ни файда, ни файда?
Асфальт юлдан шакы-шокы, шакы-шокы атлый да атлый егет.
Алда, бер үр аша үтүенә, караңгылык пәрдәсен кысрыклап янган бер факел күренде. Бөтен бер урман итәгенә ут капкан сыман ..
Адымын тизләтте.
Б\тән вакытларда нефть җирләрендә янган бихисап факелларга ничектер исе_ китми, ул аларга инде күнеккән, тик кайчакларда гына; «Никадәр байлыкны харап итәбез, шайтан», дип йөрәге әрнеп куя иде.
Бүген ул әче җилдә котырынган факел ялкыныннан күзен алмады. Тизрәк аның турысына барып җитәсе килде.
Җиткәч, юлдан чак кына тайпылып, каршысында тукталды... Каты яна. шашынып яна Ахры, берничә скважинаның газыдыр. Нефтькә ияреп чыккан газ. Ияреп чыккан ялкын, шашыну, ярсу Дәһшәтле шашу... Роберт кинәт үзен шушы ярсып шаулаган факелга тиңләде. Ул да бит шулай кемнәрнеңдер мәхәббәтенә, кайгы-хәсрәтенә җиңеллек итәм дип, ияреп кенә яна, ияреп кенә көя... Ялкыны көчле, куәтле, әмма анардан кемгә рәхәт, кемгә бәхет?.. Бер тиен файдасыз яну... Ә нигә, ә нигә? Теләсен, күнсен генә, хәзер Роберт аны үз ялкыны җылысына, үз яктысына суырып кына алыр иде... Әлбинә, Әлбинә.. Бәлкем, чыннан да, ә?1
Роберт дәһшәтләнеп дөрләгән зур ялкынга текәлгән хәлендә үзенең эчендә каяндыр бик тирәннән, төптән бик әһәмиятле һәм гайрәтле бер нәрсәнең кузгалып, күтәрелеп килгәнлеген тойды Әлегә, эрегән металлныкы шикелле, аның чикләре дә юк, ныгып та өлгермәгән, тик олы бер теләк-омтылыш кына, әмма ул озакламас, суына төшеп, корычтай ихтыяри көчкә, ныклы, чигенмәс карар рәвешенә килер . Кинәт егет, җанына рәхәт итеп, арган гәүдәсенә канатлар үсеп чыккандай хис итте...
Арттан юл уңаена ике ут шары тәгәрәп килә иде. Егет кул күтәрүгә шарлар, куркыныч шыгырдап, шып туктадылар. Кузовка басып, йөзен каты җилгә каршы куйган егет, бераз юл алгач, борылып артына карады, һәм ихтыярсыздан газ факелына кул болгады Теге дә караңгылык пәрдәсен үрсәләнеп ялаган телләре белән аңа хушлашу сәламен җибәрә иде сыман...
Светлана Робертның әлеге сәфәргә барып кайтканлыгын ире Бористан ишеткән иде инде. Ләкин менә ике-өч көн инде күзлекле егетнең килеп күренгәне юк; буровойлардан көн-төн кайтмыйча ята, ди. Робертның уңышсызлыкка очравы аны гаҗәпләндермәде. Әхсәннән юньле нәрсә көтәрлек түгел, күрәсең... Светлана, күңелендә ачуы соң дәрәҗәдә кабарып. Берләшмәнең үзендә җил-давыллар уйнатырга әзерләнеп тора: «Белсеннәр атаклы спортчыларының ни белән дә данлы икәнен!» ди, тузына, ләкин Роберт белән сөйләшмичә торып, зәһәрле сәфәргә чыгуын кичектереп килә, чөнки Әхсән белән соңгы сөйләшүнең бөтен ваклыкларына хәтле ншетмәс-белмәс борын андый җитди нәрсәне куптарырга ярамас дип исәпли иде.
Ниһаягь, «мыекбай» анын каршысында . Алҗыган, тәмам беткән кыяфәт, төн йокылары да эләкмәгән, ахрысы: күзлек аша да күзләренең шешенеп-кызарып торганлыгы әллә каян беленә
Светлананың сорауларына җавап итеп, ул кул гына селтәде
— Сагынып сөйләрлеге юк... Анардан өметеңне өз!
— Мин аңа өметләнмим дә... Бөтен коллективы алдында яктыга чыгарып, якасыннан селкәм мин аның!.. Болай булгач, иртәгә үк китәм!
— Ярый, китәрсен, якасыннан тотып селкерсең. — дип авызын кый-шайтып елмайды Роберт һәм кинәт җитди төс алып, яшь хатынның беләгеннән тотты,—Тик син минем Әлбинә янына барып кайтканны гына көт инде...
Хатын, егетнен кулын алып, артка чигенде:
—- Әлбинә янына? Ничек алай?
— Шаярта ул.— дип сүзгә кысылды Борис.
— Шаяртмыйм, чынлап әйтәм. Юлларын өйрәндем, барып кайтырга мотоцикл да сөйләштем. Ике йөз чакрым арамыни ул?
— Эшеннән җибәрәләрме сон? — Моны хатыны аңга килгәнче
Борис сорап куйды. *
— Анысын да сөйләштем. Иртәгә буровойның эшен бетергәч, берсе-көнгә юлга чыгам. Ике көн отгулым бар минем... Анда барып кайтырга бик җиткән!
— Роберт, акыллым, сәбәбе ни? Әйт инде, яшермә. — дип. кулларын күкрәгендә кушырып, төпченергә тотынды Светлана.
— Кайткач, Светлана, кайткач Әлегә үзем дә ни буласын белмим Тик нн... сез миңа бер егерме сум биреп торыгыз әле Юлда кирәк булуы ихтимал.
— Менә әкәмәт...
Тагын сораша башлап, серенең төбенә төшәрләр дип курыктымы. Роберт кулына акча керү белән үк саубуллашып чыгып китте. Светлана белән Борис, бу хәлне ничек юрарга белмичә, бер-берсенә карашып, тәмам аптыраган кыяфәттә басып калдылар.
«Мин синеке, ләкин...»
Юл азабы — гүр газабы, диләр. Ләкин Роберт юлда артык җәфа күрмәде. Аның бәхетенә, иртән башланган пыскак яңгыр, ничектер озакка сузылмыйча, туктый белде, төш якынлашканда хәтта күк гөмбәзе беркадәр ачыла төшеп, ара-тирә кояш нурлары күренгәләде Әмма иң кадерлесе ул утырган «Иж»ның шәплеге иде: мотоцикл, иясенең кая һәм нигә ашыкканлыгын белгән җанлы да, аңлы да бер нәрсә шикелле, күкрәгендә ярсу нәфрәт кайнатып, һаман да алга ыргылуында булды. Озын юл тизлек белән кыскара барды, кыскара барды...
Менә, ниһаять, берничә сәгатьләр буе дерелдәп-очынып килгән юлчы таш юл белән киң һәм зур сулы елга ярына җитеп туктады.
Монда гына егетнең бәхете йоклаган булып чыкты: паром әле генә бу ярдан кузгалып киткән иде. Бөтенләй буш диярлек. Арьякта да автомашиналар әллә нн күренми. Хәерсез, бу паром дигән нәрсәкәй тиз генә әйләнеп килмәс, ахрысы...
Каршы якта озын үр бите буйлап җыйнак кына шәһәр җәелеп ята. Урта тирәдәрәк, пристань турысында йортлар икешәр-өчәр катлы күренә. байтагы сарылы-яшелле агачлар арасында күмелгән. Яна йортлар шәһәр читендәрәк бушрак җирләрдә калкып утыралар. Нишләптер барысы да сап-сары төстә.
Шушы шәһәргә килеп йөри инде ул, шушыннан аның кебекләр белән җитәкчелек итәләр. Тагын егерме-утыз чакрымлык юл. Авылы олы юлдан бераз читтәрәк аның. Анда артык изрәтмәдеме икән?.. Әлбинә. Әлбинә. Чак кына сизенәме икән кем киләсең? Телеграмманы алгач. Әхсән дип уйлагандыр әле. «Якын дустың» дигәнне тагын пичек юрарга мөмкин соң аңа?
Елга шаулый. Җил су өстендә куәтлерәк исә. ахры, елганың уртасында чал сыртлы дулкыннар кайнаша.. Робертның киңәшенә колак салырмы, тәкъдименә риза булырмы ул? Ничек тә ипләп, үпкәләтмичә, намусына каты кагылмыйча гына сөйләшергә кирәк. Булдыра алса', ярый инде.
Гәүдәдә шактый ук арганлык сизелә. Күзләр, әллә кызу юлдан соң кинәт туктап калганга, үзләреннән үзләре йомылалар. Паром әйләнеп килгәнче бераз тын алу зыян итмәстер. Сәфәренең бормалы һәм билгесез юллары алда бит әле.
Мотоциклын яр читендә утырган тәбәнәк кенә бер өй янынарак күчереп утыртып куйды да, үзе шул өйнең җилдән ышык ягына, коры нигез почмагына сөялеп утырды Йчмаса, бер-ике машина килеп чыкса, паромдагылар ашыга төшәр иде. Көт менә хәзер ул пошмас җаннарны Хәер, аларга дөнья йөзендә Роберт дигән бәндә үз ялкынында янып йөри нн дә йөрми ни...
Елга шаулый, колак төбендә жил сызгыра, күкрәктә жан сыкрый... Әмма әкренләп һәммәсе дә ниндидер йомшак һәм рәхәт томан эчендә кими, тоныклана, югала бара .
Имеш, поездда баралар Әлбинә аскы сәкегә яткан. Ул кулларын баш астына куйган да Робертка күзләрен тутырып карый, үзе рәхәт бер елмаюда балкый. Тышта яшел агачлар, телеграф баганалары, болын-кырлар артка чабалар. Менә Әлбинә дә торып баса. Аның соргылт чәчләре тәрәзәдән искән жилдә тузгына... Ул да түгел, пароход. имеш... Себеркең киң һәм мул сулы елгасында баралар. Төмән нефтьчеләре ягына кузгалганнар, имеш... Елгада, алтын кояш нурларында, чал сыртлы биек-биек дулкыннар тәгәрәшә... Шундый киңлек, күңелгә шундый рәхәт... Әлбинә кулы белән алга ишарәләп күрсәтә. Анда куе нарат-чыршы урманы эченнән поселок калкып чыга. Менә пароходлары караңгы урман эченнән киң һәм якты дәрья йөзенә карап утырган шул поселок ярына якынлашып та килә һәм калын, күкрәк тавышы белән, һаваны ярып, гудок бирә...
Роберт татлы төшеннән аерылып, әйләнә-тирәсенә күз салды. Яр читенә бер «МАЗ» килеп туктаган икән. Шоферы түзмәс Жаннардан иде булса кирәк, тагын берничә рәт шаулатып, сузып гудок бирде. Роберт янына килеп баскач, ул йөзендә чамасыз ачу чагылдырып.
— Гомергә шул: ярга бер килеп сылансалар, аерылып китә алмыйлар, нәгъләтләр. — дип сүгенде.
— Әнә аерылдылар түгелме инде? — диде Роберт.
— Аермасаң, аерыла беләмени алар? Хатын-кыздан да хуже
«Ахмак» дип уйлады Роберт һәм бу бәндә янында сүз катып торуны мәгьнәсезлеккә санап, бер читкә китте.
Бер читкә китте дә елга битендә шаулаган дулкыннарга текәлгән хәлендә әле генә күргән төшен исенә китерде.
Кызык, аны юратсаң, ни диярләр иде микән? Хәер, нигә юратып торырга. Төмән якларына китүне ул күптәннән инде хыялында тота һәм озакламыйча аның тормышка ашачагына һичбер шиге юк Тик Татарстан җирләрендә алдынгы бораулау конторасында берәр ел эшләп тәҗрибә генә туплап алсын Әлбинә . Сәер дә соң бу төш дигәннәре: билгесез һәм томанлы бер нәрсәне шундый тиз, шундый җиңеллек белән ап-ачык итеп каршына китерә дә куя. Монысы да хыял, дөресе, хыял иде. Аның мәхәббәт чәчкәсе тапталган, изелгән инде. Роберт, Әхсәнне исенә төшереп, шиңмәс нәфрәт аша тешләрен шыгырдатты... Юк, сулмасын, үлмәсен ул чәчкә! Аңа шифалы су сибеп, янәдән тергезергә, яшәртергә кирәк. Нигә генә булмасын!
Әйе, яшәсен, гөрләп чәчәк атсын, орлыклар бирсен ул гөл!.. Олы мәхәббәте хакына...
Асылда кеше язмышы хәл ителә бит, кеше язмышы.
Менә, ниһаять, мул сулы инеш буенда үзәнлектә җәелеп утырган авыл. Менә тыкрык түрендәге өч тәрәзәле, яна капкалы өй
Сораша-нитә торгач, егет сәфәренең азаккы ноктасына килеп терәлде шикелле.
Мотоциклын сүндерүгә, капкадан кулларын алъяпкычына сөртә- сөртә бер апа чыкты.
». .к. У.’ А
— Исәнмесез! Укытучы Әлбинэ Вәлиева шушында торамы?
Рабига жиңги, урам якта мотоцикл гөрелтесен ишетү белән, әллә улы Вильдан кайттымы дип, ашкынып-кабаланып килеп чыккан иде. Каршысында улы урынына күн тужуркалы, күзлекле һәм тездән пычракка баткан ят бер кешене күргәч, апа гажәпсенеп, каушап калды һәм юлчының соравына ашыкмыйча, сузып кына:
— Әлбинәме? Ием, миндә тора, миндә... Тик өйдә юк бит әле ул,— дип җавап кайтарды.
— Кайда?
— Мәктәптә.
Егетнең кашлары җыерылды:
— Нишләп, кичен дә укытамыни?
— Укытмый. Бездә кичен укытмыйлар, — диде Рабига жиңги, бу адәмне кем дип юрарга да белмичә, һаман да аптыраган кыяфәттә. — Октябрь бәйрәменә концерт куялар диме, спектакль диме, шуны әзерлиләр .. Чакырып алдылар. Озакламый кайтып та житәр, бәлки. Үзем дә самоварлар куеп көтеп тора идем әле.
— Бик шәп, бик әйбәт, — дип елмайды егет һәм күн перчаткалы кулларын мотоциклының руле өстенә куйды.
Рабига жиңги кинәт юлчыга усал караш ташлап алды: юньлегә килүеме, юньсезгә килүеме бу ала карганың? Ни булса да, тикмәгә түгел...
— Соң сине үзеңне кем дип белик инде? — дип текәлде ул ана.
— Нефть чыккан жирләрдән мин, апа 'Менә вакыт табып, Әлбинэ белән бер күрешеп кайтыйм әле, дидем... Кая, апакай, капкаңны киңрәк ачып җибәр әле, мотоциклны ишек алдыгызга кертеп куйыйм әле...
— Әйдүк, әйдүк, керт! Урамда тотмассың ич аны, — дип капкасын киң ачып, артка таба чигенде жиңги. Юлчы егет мотоциклын утын сарае ышыгына кертеп урнаштыргач, аның алҗыган кыяфәтен күреп һәм күңелендә кузгалган җенне куып, апа аны өенә дәшергә тотынды.—Туңып та беткәнсең икән, әйдә дим, өйгә керик. Чәйләр эчкәч, җылынып китәрсең... Ай-Һай, ерак юллар үткәнсең икән үзең дә!..
— Булды инде, үттек инде. апа... Ә чәй дигәнеңнән баш тартмам мин. Үзебезнең сый бит ул... Тик менә күн итекләрне юып, өс-башны чистартып, кеше төсенә керим әле...
Өйдә Рабига җиңгинең ак самовары чыннан да гөжләп-жырлап утыра иде. Табын артында Роберт иң әүвәл ападан тормыш хәлләре турында сорашты, аннары гына:
— Ничек соң Әлбинэ, әйбәт укытамы, үзе сау-сәламәтме? — дип сорап куйды.
— Укытуымы? һи, улым... Бик тә инде! Укучылары да ярата, халык та... Шулай була гына күрсен инде алдагысы көнендә дә Юкса монда әллә кемнәр дә килеп китә... Ием, Әлбинәгә сүз әйтерлек түгел Мина да булышырга жаен-вакытын таба, —дип Рабига жиңги квартирант кызыннан бик канәгать булуын сөйләргә кереште.
Мондый сүзләрне ишетүе Робертка рәхәт тә, тансык та иде.
— Шундый булырга тиеш тә ул, апа! Беләм мин аның холкын,— дип кушылды ул апаның сүзләренә.
Әмма Рабига җиңгинең йөзе кисәк караңгырак төс алды:
— Тик менә саулыкка туя алмый шикелле... Соңгы арада ябыгып- агарынып китте. Тамагына да юньләп капмый диярлек, юньле-башлы йокысы да юк...
— Ни булды икән? Болай сау-сәламәт иде лә ул, — диде Роберт, тынып кысып.
— Белмим инде. Әле үткән ялында совхозга иптәш кызы янына барган иде. Аннан да сырхаулап кайтты. Яңгырга эләгеп чыланган икән дуамал баш... Бу суыкта. Тилереп йөри инде шунда. Әйткән идем йөр-
мәсәң иде дип... Икенче көнендә сабак укытырга да бара алмыйча ятты. Юкә чәчәкләре кайнатып, кура җиләге каклары белән чәйләр эчергәч кенә рәткә керде... Яшьлек шул, яшьлек. Саулык турында бер генә дә уйлап карамыйлар...
Рабига җиңги кушучына таянып, ак самоварына текәлгән хәлдә квартирант кызы турында әнә шулай бераз гына зар түгеп алды да. кунак кеше яман нәрсә уйламасын тагы дип бугай, ашыгып әйтеп салды:
— Үзе бик тә унган кыз инде. Ием. Үлсәм дә, мәктәп юлында үләрмен, ди. Сырхавы бетмәс борын ук китте. Менә нинди җан ул безнең .
— Нигәдер озаклады әле. — диде Роберт, апага тәмле чәе өчен рәхмәт әйтеп һәм чынаягын бер кырыйга этәреп. — Әллә барыйм микән? Еракмы мәктәбегез?
— Монда гына, инеш артында гына ул,— дип, бер якка кул изәп күрсәтте җиңги. — Ә син нигә ул хәтле сабырсызланасын’ Кайтыр әле. Менә мина иптәшкә тагын берәрне каплап куйсаң, Әлбинәң яныңда булыр...
Роберт күңеленнән Әлбинәне мәктәптә, һич югында, мәктәптән кайткан чагында очрату уңайрак булыр дип уйлап куйган иде, шунлыктан өстәл артыннан кузгалырга ниятләде.
— Шулай да барыйм әле мин, апа .
— һәм бу тиклем кыбырчык булырсың икән! Анда теге ни репе- титсәсе генә бетсен, минуты тормый кайтып җитәчәк. Аның бит әнә терә өстәл тулы дәфтәре көтә.
— Көтсә дә... •
Рабига жиңги маңгай җыерчыкларын ишәйтә төшеп, кунак егеткә сәер генә күз атып алды да тел эчендә эленеп торган соравын, ниһаять, турырак рәвештә биреп куйды:
— Баягынак әйтеп бетермәдең: кеме буласың инде син безнең Әлбинәнең?
— Минме? Аныңмы?.. Ни . — Роберт кузгала башлаган җирендә киредән урындыгына сеңде. Аннары, битенә кайнар кан йөгерүен тойган хәлдә, бер кулы белән күзлек кысасына ябышты һәм тәвәккәлләп ярып салды: — Мин аның иң якын кешесе, апа ..
— Кеме, туганымы әллә?
— Түгел... Иптәше..
— Ничек иптәше дип? — күзләрен мелт-мелт йомгалады җиңги — Әллә тормыш иптәше димәкче буласыңмы?
— Әйе, шулайрак. апа Үлемнең иптәше булмый бит. Без җәй көне үк инде, — дип көлемсерәде Роберт, колакларының утта янганлыгын тоеп. Әмма ул сер бирмәс өчен шундук җитди, хәтта кырыс төс алды
Бу хәбәргә тәмам хәйран калган Рабига җиңги, өнемме-төшемме дигәндәй, чигәләренә ябышты һәм миңгерәүләнгән бер караш белән кунакка текәлде:
— Менә тамаша!.. Ә мин аны... ә мин аны кыз баладыр дип йөрн идем ләбаса... Әнә ннчек икән әле... Менә бит ишетәсең булса ходаның бер көнендә!..
Аннары ул капылт кына урыныннан купты:
— Олы да кунак икәнсең үзең, әйтмичә азапладың! Юк, үзем барыйм әле. сөенечен алыйм әле!
Кунак анга-миңгә килгәнче, апа, җәһәт кенә өстенә элеп, чыгып та китте Дөресен әйткәндә. Рабига җиңгинең сөенче алудан бигрәк үзе өчен бик күңелсез яңалыкны ничектер зиһенендә тизрәк кайнатып уздырасы килә иде.
Роберт су савытын табып, ярты чүмеч салкын су эчте дә ишек алдына чыкты Хәерсез, уйламаганчарак булды әле бу Ул иң әүвәл Әлби-
нонен үзен күреп сөйләшергә тиеш иде бит югыйсә. Тик шуннан соң гына... Үпкәләмәсә ярый инде... Ә бәлкем ул кадәр үк ачуланмас?
Озак көтәргә туры килмәде, Рабига җиңги тыр-тыр кайтып та керде. Болдыр баскычыннан менгән чагында әллә кунак егет өчен, әлле үзе өчен:
— Әнә бит нинди хәлләр Тукта, тизрәк плитәмә ягып җибәрим әле, ит-ашлар куймый булмас, — дип сөйләнеп алды.
Ул арада ачык калдырылган капкадан Әлбинә үзе дә атылып килеп керде. Кичке эңгердә йөзе-төсе аермачык беленми, тик яулыгы артка шуып төшкән дә, чәчләре тузгыган сыман... Керде дә егет каршысында шып туктады, сулышына буылып эндәште:
— Роберт, син!.. Ничек болай, нигә болан? Ниләр айттердең син апага? Нигә әйттердең?
— Иң башта күрешик, Әлбинә, — диде Роберт, аңа якынаеп.
Кыз күрешкән чагында тәрәзә яктысында Әлбинәнен күз төпләрендә яшь бөртекләре чагылып китте. Тавышы да үксегән сыманрак чыкты:
— Соң бит апа килеп керде дә: «Анда киявен көтә, тизрәк кайт!» дип сөенче алмакчы булды Пышылдабрак әйтсә дә, аны бүтәннәр дә ишетмичә калмагандыр... Нишләп син алай, Роберт?
— Шулай кирәк, Әлбинә!.. Мин барын да беләм, барын да...— диде Роберт, тавышында ныклык чагылдырырга тырышып, әмма калтыранган пышылдаудан уздыра алмыйча. — Хәлеңне белгәнгә күрә килдем дә менә... Уйламасыннар. Ире бар икән, һич югы, булган икән дисеннәр. Синең бит укытасың да бар әле... Әйе, мин синеке, Әлбинә, ләкин... ләкин тагыла дип уйлама...
— Соң... соң... син үзең турында да уйладыңмы, Роберт? — дип сорады Әлбинә, ачынып. — Мин ярый инде... беткән баш беткән...
— Миңа нәрсә? Мин әлегә һавадагы кош кебек... Синен дә баш бетмәгән. Бир кулыңны, Әлбинә, бир, дустым!.. Барысы да алда әле. Башны югары тотыйк, дим...
Әлбинә кисәк ике кулы белән битен каплап, иңрәп төште:
— Мондый хурлыкларга калырмын дип кем уйлаган, Роберт! Белсәң иде хәлләремне!
— Ярый, Әлбинә, җебемик. Ичмаса хуҗа апаң каршында сынатмыйк инде. — диде Роберт, Әлбинәнең дерелдәгән иңбашларын кочагына алып.
*
» *
Төнгә Рабига җиңги аларны икәүдән икәү калдырып, үзе күршегә кунмага кереп китте.
Икәүдән икәү аулак өйдә...
Роберт, Рабига җиңгинең ятагына яткан җирендә, изелгән-ватылган гәүдәсенә, төтенсез янган җанына хәл җыярга ирек биреп, шундук йокыга чумды. Әлбинә исә үз койкасында байтак боргаланды Аның күңел дулкыннары тына алмый, ул һаман өзгәләнеп уйлана иде...
Әле узган якшәмбедә генә ул, башына төшкән хурлыктан котылу юлын эзләп, дусты Гөлсинә белән бергә совхоздагы врач хатын янына барып кергән иде. Әмма ул хатын аның теләген йомшак кына итеп кире какты. «Үзеңнең тәнең кызган, температураң күтәренке, үзен шундый эш артыннан йөрисең,— диде. — Аннан соң, мин беренче балага узганнарга кагылмыйм... Алдагы тормышын турында уйла, сәламәтлек белән шаярмыйлар, синең ана булу бәхетеннән бөтенләйгә мәхрүм калуын бар, сеңелем»,—диде... Йомшак сыйпап, каты екты...
Ә бүген менә язмыш ана бөтенләй уйламаган яктан шәфкатьле кулын сузды. Ичмаса, язылышмаган булса да, ире бар икән, диярләр...
Шулай итеп, анык трагедиясе көтмәгәндә комедия төсен алды Ләкин бик кызганыч комедия . Бәлке.м. драмадыр? Язмышында тагын ни булыр? Белми, белә дә алмый...
Әхсәнне исенә төшерде. Аның янына Роберт килеп басты. Зәһәр мәкерлек, хыянәт һәм киң күңелле яхшылык Этлек һәм кешелек...
Кисәк яшь хатын эчтә, нәкъ йөрәге астында, нәрсәнеңдер кискен кузгалып, авырттырып тибүен тойды һәм куанычтанмы, әллә каушау* ’ аптырауданмы, кычкырып җибәрүдән чак кына тыелып калды...
...Рабига җиңги. үзе турында күрше-күлән арасында яман сүз чыга күрмәсен тагы дип. тан тишегеннән торды да мунча ягарга кереште. Үзенчә, кияү мунчасы...
һава аязып, чак кына чираткан иде
Таң атып, кояш чыгарга торганда, апа ишек алдында мотоцикл гөрелтесен ишетте һәм бакчада мунча юлында чиләк-көянтәләрен калдырып. ашыгып ишек алдына кайтты Кайтса, капка ачык, капка төбендә иңенә пальтосын элгән Әлбинә басып тора, ә тыкрык буйлап мотоциклында, арттан җиргә сыек төтен сеңдереп, кияү егет китеп бара иде.
Рабига җиңги сулышына буылып:
— Нәрсә, әллә китте дәме? — дип сорады.
— Китте, апа.
— Бәлеш! Соң мин сезгә мунча ягыл йөрим ләбаса. — дип бот чапты жинги.
— Рәхмәт инде, апа... Нишлисен, ашыкты бит, эшкә чыгасы бар, ди...
— Эшкә? Менә бит замана, кешегә иркенләп кияүләп ятырга да ирек бирмиләр.
— Октябрь бәйрәменә кайтырга тырышырмын, диде. Бәлкем чыннан да кайта алыр, көтеп карыйк, апа. — диде Әлбинә, ничә көннәргә беренче тапкыр тулы һәм ачык елмаеп.
Кинәт ул үзенең җиңел гәүдәсенә янәдән канатлар үсеп чыккандай хис итте һәм тирән бер зарыгу белән борылып, мәктәп ягына күз салды. Анда, шәрә калган агачлар артында, зур яшел түбәдәге акшарланган матур морҗалардан һавага куе зәңгәр төтен күтәрелә иде. Күрәсең, укырга-укытырга җылы булсын дип, бу елны беренче тапкыр мәктәп мичләренә ягып чыкканнар иде.
1967 вл. Алабуга