Логотип Казан Утлары
Очерк

СУ ХУҖАСЫ

С Радзиевская

к урындыктан горды да ике куллап минем бело» күреште Күзләре яшьләрнекечә очкынланып гора, сакалына да бетен* лей диярлек чал кунмаган, бары тин йозе генә узенә килешле ван җыермыйлар белән капланган. Җыерчыклары куэ тирәсенә килеп тоташканлыктан, хәтта җитди сүз сөйләшкәндә дә аны елмаеп торган шикелле күрсәтә иде.
— Барысын да рәттән сөйләргәме? — диде ул, гаҗәпләнеп һәм елмаеп.— Алайса, әйдә, туныңны сал да чәй янына режим ит1 Сөйлисе сүэ озын. Ник дигәндә, беренче буаны буганда миңа ун яшьтән артык булмагандыр
Тышта суык, ә өйдә җылы, бигрәк тә сөйлисе сүзең, сөйләшер кешен булганда, чәй янында утырудан да рәхәт эш юк инде Юл кыенлыклары хакында сөйләшүдән башланып киткән сүз безнен телне бик гиз чишеп җибәрде. Мин күбрәк Хәйретдин мартның үзен сейләтертә тырыштым, чөнки үз башыннан кичергән тормышны кеше үзе генә тулы итеп исенә төшерә ала Ә Хәйретдин картның истәлекләре иртәнге чәйгә дә, төшке ашка кадәр дә җитәрлек булды. Хәтта кичке ашка да байтак калган иде. Ул сөйләгән хәлләрнең кайберләрен мин дә сезгә сөйлим әле.
Өй, аллам! Нинди юньсез малай икән бу? Бәрәнгә бакчасын тагым су белән »утыр'ан бит ә1 Кая сон таяк? Сания бир әле бер таяк, җанын алыйм әле шуның!
Ә ул арада малайдан җилләр искән: елга аша чыгып, күптән теге як ярдагы таллыкка кереп поскан ул. Мелэйиэтн кәефе бии начар, чөнки балын үрчетер ечеи дип буып куйган буасы киткән аның. Матур гына күтәрелә башлаган су, белмим, ни хикмәттер, тулып җитә дигәндә генә буаны ерган да Хәйретдиннәрнең үз бакчаларына җеелгән. Бар үрчетеп кара инде хәзер балык!
Шулай уйланып утыра торгач, малайнын үлеп ашыйсы киле башлады. Әнисе тешкә пешергән тәмле токмач исе хәтта елга аркылы бу якка чаклы сизелеп тора кебек тоолды. Их, кайтып бер туйганчы ашыйсы иде де бит... бакчага җәелгән су һаман саркып бетмәгән шул әле. Аннары әтисенең дә ачуы басылмагандыр... Аның кулына •лейсең...
— Хәйретдин!
Бу тавышка сискәнеп үк китте малай. Бары тик үз апасы эндәшкәнен һем еиың төге як ярда ук икәнен күргәч кенә тынычлангандай булды. Ләкин барыбер атылып чыгарга ашыкмады.
— Хәйретдин!
Апасы яр читене үк килде дә. кояшта чагылмасын ечеи, кув өстене кулым куеп, иөкь Хәйретдин поскан таллыкка ’обәлде Кагэа син апасының хәйләкәрлегем! Каә- взләр'0 кирәклеген ничек бел ән ул!
— Әни сиңа дип ИЛИ бирел җибәрде, курыкма, чык инде, Хеиретдим! — д*де •пасы.
Малай таллар арасыннан үрелеп карады. Апасы, чыннан да, бер телем икмая тотып тора иде. Нишләргә соң? Алдап кына чакыруы түгелдер бит?_ Әйдә, им бул- са — шул ачка үләр хәл юк монда дип, малай яр читенә йегереп килде. Әмма бирге якка чыгарга шикләнде.
— Ыргыт бу якка, тотып алам мин аны!
Ләкин икмәк аның кулына түгел, яр буендагы суга килеп төште. Хәер, талымлап торыр чагы түгел иде малайның, юеш дип тормады — шундук алып ашарга кереште. Бары телемнең яртысын ялмап йотканнан соң гына:
— Әй, апа, апа, шуны да рәтләп ыргыта алмадың! — дип мыгырданып алды. Әмма моны ул, хәтере калудан бигрәк, апасы белән сүз башлар өчен әйтте.
— Тәмле түгелме әллә? Ошамаса, кире ыргыт! — дип көлә-көлә, апасы ыштан балакларын күтәрде. Аннары тез тиңентен суга керде.— Карале суның җылылыгын! Хәйретдин, әни сиңа кичкә хәтле, әти Нияз абыйларга киткәнче, шушында утырырга кушты. Аннары кайтыр да качып кына ятып йоклар, иртәнгә кадәр атаңның да ачуы басылыр, диде.
— Ә басылмаса? Син аның таягын берәр җиргә яшереп куй әле. апа, яме? — диде Хәйретдин ипинең соңгы кисәген йотып җибәреп — Шул ипине дә күбрәк алып килә алмагансың! Ә үзең токмач ашап, чәй эчеп килгәнсеңдер әле. Җитмәсә, шикәрләптер!
— Кара син аны! — диде Сания, энесенә үпкәләп.— Рәхмәт әйтәсе урында, ачу китереп торган буласың тагын. Бүтән вакытта монысын да алып килмәм ату! Утыр шунда бер үзең каңгырып. Әнә, ачыксаң, бака тотып аша!
Сания кинәт судан чыкты да, балакларын тиз генә төшереп, өйгә кайтып китте.
Хәйретдин сөмсерен коеп карап калды. Апасын ачуландырырга теләмәгән иде бит ул... Хәер, ачу саклап йөри торган кеше түгел ул, менә күрерсең, соңыннан үзе үк берәр әйбер алып килер әле. Атасының да ачуы озакка бармый... Шулай да таягын ераграк яшереп куйганда шәбрәк булыр иде...
Малай текәрәк һәм биегрәк урынга күчте. Яр читенә ятып, суга текәлде. Кесмәс суының бу җирдә төбе күренми — тирән. Бик тирән. Нәкъ балык оясыдыр инде бу. Их, төбенә төшеп, шундагы көмеш гәңкәле зур балыкларны туйганчы карап торсаң иде!
Дөрес, Хәйретдиннәр бакчасы буеннан ага торган чишмә суында да балыклар күп күбен. Тик алар вак шул. Әмма җитез дә соң үзләре' Ук урынына атылып кына йөриләр. Ә менә Кесмәснең бу чоңгылындагы балыклар алай түгелдер Ипләп кенә, ашыкмыйча гына йөзә торганнардыр... Әй. буасыннан да рәт чыкмады ичмаса. Тау буеннан күпме таш ташыды Хәйретдин, күпме балчык өйде... барыбер файдасы булмады — балык үрчетә елмады. Җитмәсә тагын суы бакчага басып керде... Кем уйлаган алай булырын!
Хәйретдин кичке караңгы төшкәч кенә өйләренә кайтты. Атасы кул белән тимәде, әмма:
— Әгәр тагын шулай шаярганыңны күрсәм, таш бәйләп үзеңне суга салырмын! — дип, шактый каты кисәтеп куйды.
Ләкин Хәйретдиннең моңа әллә ни исе китмәде: таяк эләкмәгәч, кисәтүгә түзә инде ул!
Буасы китсә дә, Хәйретдин өметен өзмәде. Ул, бер атна тырышып, чишмә суы буена зур гына чокыр казыды. Аннары шул чокырга чиләк белән су ташырга тотынды. Чокыр тулгач, шунда вак балыклар җибәреп, аларны зур булганчы үстерергә ниятләгән иде ул. •
Әмма бу максатына ирешә алмады: Хәйретдин ташыган су минуты белән чокырга сеңеп, юкка чыга торды. Бәлки, инде монысы сеңмәс, дигән өмет белән рухланып, күз аллары караңгылана башлаганчы ташып та чокырны тутыра алмагач, чиләген ташлады дә. яр буена утырып, уйга калды. «Әнә бит Кесмәс суы ага да ага, бер дә алай җиргә сеңми. Ә чокырда ник бер тамчы су торсын ичмаса! Нилектән болай икән соң бу?»
Шушы соравына үзе җавап таба алмагач, әтисеннән яки абыйсыннан сорарга уйласа да, көләрләр дип шикләнде Хәйретдин. Әнисенә әйтеп карады. Тик әнисе дә өзеп кенә җавап бирмәде:
— Биш агай-эиеңиен бишесе дә акыллы бит Нигә син болай беркатлы икән. Хәйретдин? — диде ул.
һәрвакыт буа, балык үрчетү турында гына хыялланып йорүе ечеи Хәйретдин үзе д» кайчвкте уңайсызланып куя торган иде. Инде менә әнисе дә беркатлы син дигәч, бетенләй читен, оят булып китте аңа. Әмма барыбер буа буып, балык үрчетү уеннан ж сайта алмады.
— Башка малайлар ичмаса балык тоталар да базарга илтеп саталар.— диде ана -j әтисе бервакыт.— Ә сии күзеңне тондырып шул балыкларга карал йерүдән башканы белмисең!
Хейретдин сискәнеп китте: бу уй ничек аның үз башына килмәгән соң?
Ниһаять, бер кенне, тәвәккәлләп, әтисенең иң олы һәм иң усал абыйсы Нияз у картларга китте малай. Ул килеп кергәндә, нидер мыгырдана-мыгырданә, Нияз кар- капка телләрендәге такталарны сарайга ташып йери иде.
Борынын тарткалап бераз карап торганнан соң, Хәйретдин дә кыяр-кыймас кына бер тактаның башыннан күтәреп:
— Нихәл, дәү әти! Мин дә булышыйм әле, яме? — Диде.
Карт күзен әйләндереп бер карап алды да, җавап биреп тормастаи:
— Сиңа ни калган монда? —дип сукранып куйды. Ләкин бу терпәлеге озакка бармады һәм алар икәүләп такталарны урнаштырып та куйдылар. Аннары карт бетенләй ачылып китте һәм Хәйретдинне үзе белән балык-
ха, балык куарга алып барырга да ризалык бирде. ~
Хәйрегдин бик тырышып куды балыкны. Әйбәт кенә барган җиреннән чоңгылль j урыннарга туры килеп, батып-чумып чыкса чыкты, тик кулындагы дәмбесеи һич ычкындырмады. Ә эш беткәч, Нияз абыйсы башта, буең кыска, юньләп куа алмадың дип, орышты аны, аннары, иртәгә дә килергә кушып, бер куш уч вак балык бирел җибәрде.
Хәиретдии, куанычыннан кая басканын да белмичә, йегереп ойләренә кайтты һем ишектән керешли ук:
— Булды, әни! Балык апкайттым! — дип кычкырды.
Хәйретдин күлмәк итегенә гөреп алып кайткан вак балыкларны тәлинкәгә китереп салгач, әнисе хәтәр генә тузынып китте:
— И, аллам! Шушы маймычларны алып кайтыр эчен шулай пычракка батып, юешләнеп йорергә кирәк булдымыни? Чистартып торырлыклары да юк лабаса болерның?
Хәйретдин шаккатып телсез калган иде. Нияз картның ятьмәсенә эләгеп чыкканда кемештәй ялтырап сикергәләгон һәм шактый зур булып күренгән балыклар «әзер чыннан да. кечерәеп, бәрешеп калганнар иде.
— Балыкларын мәчегә ташла да муен тамырына кундыр син аның! — диде Хәйретдиннең атасы.— Кулыннан килерлек булмагач, гомер уздырыл, ыштан туздырып йормвсен икенче!
Хәйрегдин тынсыз калып, җыерылып куйды: суккан чанга иелеп калсаң, ул кадәр авыртмавын белә иде ул. Әмма эш сугуга барып җитмәде — Сания апасы Хәйретдинме якларга кереште
— Кая, балыкны үзем чистартам да ашка салырбыз,—диде ул һәм куркуыннан үэе дә кызарып чыкты. Чәнки агасы бер кызып китсә, кыз бала дип тормый, ана да эләктергәли иде.
Бәхетләренә каршы, эш зурга кигмәде. Әтисе кулын гына селекте до үз эшенә тотынды. Әнисе до артык бәйләнеп тормады Хәтта балыклы ашны ашаганда малайны саран гына мактап та алдылар әле.
Икенче кенне Хәйрегдин тагын балыкка барды Нияз абыйсының кәефе әйбәт чагы туры килдеме, әллә балык күбрәк тотылган булгандырмы, әмма ул кенне Хәйретдин җепкә тезеп зур-зур унлап балык күтәреп кайтты. Әнисе аны ечык йеэ белән каршылады Кыяфәте гадәттәгечә җитди булса да. әтисе дә теш агартып сүз Әйтмәде Ә Сания апасы исә шатлыгыннан сикергәләп, бүлмә җдпсесенә кыстырган пычакны алды да балык чистартырга тотыиды: боларын атасыннан сорап тормыйча да чистартырга була иде.
Тик балык һәрвакыт күп эләкми иде шул, Чонки Кесмәстәго эре балыкларны инде
күптән, әле Нияз карт яшь егет булган елларда ук, тотып бетергәннәр, ә вакларына үсәргә бирмиләр — ятьмә белән дә, мурда белән дә, кармак белән дә тотып бетереп баралар иде. Малайлар яз көннәрендә капчыктан ятьмә ясап та бик күп вак балыкның башына җитәләр. Аннары шул ук кешеләр:
— Бу ни тамаша инде, кая икән бу зур балык! — дип гаҗәпләнәләр иде.
Әгәр ятьмәгә эләккән кечкенә балыкларны кире суга җибәрсәң? Алар үсмәс идемени’ Зурайгач та тотарга була ич аларны? Бу фикерен Хәйретдин бер көнне Нияз абыйсына да әйтеп караган иде, әмма карт тыңларга да теләмәде.
— Ахмак! Эләккән балыкны кире җибәрәләрмени? Без җибәрсәк тә башкалар тотып ашый бит аны! Аңладыңмы? — дип, Хәйретдиннең тап-такыр итеп кырылган башына каты гына чиертеп тә куйды әле.
Картның бу фикере белән һич килешә алмаса да:
— Аңлады-ым! — дигән булды Хәйретдин.
...Бер көнне әниләре кичке аш бүлә башлады. Урыны кырыйгарак туры килгәнлектән, Хәйретдин тәлинкәсенә иң соңыннан салырга туры килде һәм шунда аңа аш башкаларныкыннан азрак калган булып чыкты.
— Зуррак табак юнәтәсе иде бит, Габдулла,—диде өнисе, атасына эндәшеп.— Балалар үсә, ә табак гел шул килеш.
— Табакның зурысын алганга карап кына җиребез артырмы икән соң? — диде әтисе һәм каш астыннан гына Хәйретдингә карап куйды.— Ашаучысы алтау булса да, эшләүчесе юк бит бу балаларның. Әнә, Ибраһимның ике малае Уралга алтын каэый бармакчылар. Акчаны бик шәп эшлиләр икән анда. Көзгә көрәл акча алып кайтмак- чылар. һәм апкайтырлар да. Ибраһим арендага җир алыр. Аның малайлары уңган шул. Безнекеләр кебек балык куып, чалбар туздырып йөрми.
Бу сүзләрне әтисе тагын Хәйретдингә текәп әйтте.
Озак та үтмәде, ирексездән тәгәрәп аккан күз яшьләрен сөртә-сөртә, Хәйретдиннең әнисе биштәр капчыгы текте. Аңа икмәк, тоз һәм суган тутырдылар. Юлга дигән акчаны һәм паспортын Хәйретдин тула оек балтырына кыстырыл бәйләде.
— Өйдә барыбер рәтләп файда китерә торган кеше түгел ул,— диде атасы.— Буйга да кечкенә, көче дә ташка үлчим генә. Әйдә, бераз акча эшләп кайтмасмы.
Шулай итеп, Ибраһим малайларына ияреп, Хәйретдин Урал ягына чыгып кипе. Анда алар карурман эченнән ага торган Тур елгасы буенда вак алтын» — платина чыгару эшенә ялландылар. Күксел төстәге үзле балчыктан платина алу өчен, башта җирнең ике-өч метр калынлыкта өске катламын казып ачасы икән. Аннары үзле бапчыкның үзен казып чыгарырга кирәк. Бу эшләр барысы да көрәк белән эшләнә, бернинди машина да юк. Кич эштән кайткан вакытларда Хәйретдиннең күз аллары әлҗе- мөлҗе килә, аяк атлар хәле дә калмый. Шуның өстене туган авылы да һаман исенә төшеп, үзенә тартып тора. Кыскасы, күңеле нидер тели, каядыр омтыла егетнең. Әмма мондый кыен шартларда кая барасың? Башкалар аракы эчеп күңелен юата. Ибраһим малайлары да бу яңа тормышка бик тиз ияләнеп киттеләр һәм:
— Син шундый тырышасың, малай, әйтерсең, казыган платинаң хуҗага түгел, ө үзеңә эләгәчәк! — дип, яшүсмер Хәйретдиннән көләргә тотындылар.
Әмма Хәйретдин дә аптырап калмады:
— Ә сез шундый күп эчәсез, әйтерсең, ул аракы үз акчагызга түгеп, ә хуҗа акчасына килә!—дип җавап бирде һәм һәр алган акчасын әлеге тула ояк балтырына кыстырып бара бирде: башка куяр җире юк иде аның.
Ак алтынны казу һәм юу ничек кенә авыр булса да, Хәйретдин бу эшне яратыл эшли, чөнки, ни дисәң дә. су буе лабаса! Ә Хәйретдиннең хыялы суны буып балык үрчетү. Уралда да буа буып караган иде ул. Әмма бу юлы да теләгенә ирешә алмады: кура җиләк аланын су бастырасың дип, хатын-кызлар башта пыр тузынышып Хәйретдинне орыштылар, аннары буасын җимерделәр.
...Уралда биш ай эшләп, Хәйретдин көзгә атасына йөз сум акча алып кайпы. Киләсе елны әти акча эшенә мине түгел, энемне җибәрер дип өметләнгән иде Хәйретдин. Ә мине, бәлки, өйләндерер дип уйлаган иде. Чөнки ике абыйсы өйләнгән, хәзер Хәйретдин чираты иде. Очрашып сөйләшкәннәре булмаса да, аның күзе төшеп йөргән кызы да бар иде. Кечкенәдән бергә уйнап үскән һәм шул елларда ук күңеленә кереп калган Гыйлембаянны ярата иде егет. Башка берәрсенә яучылап куйганчы, шул
иызиы эләктереп калырга ниятли иде. Әмма тагын ул теләгәнчә булып чыкмады. Теге йоэ сум в*4®. 3УР семья кулына эләккәч үк, бик тиз таралып бетте дә Хәйретдин тагыи артык кашыкна әйләнеп калды.
Платина чыгаруда гына түгел, йорт эшендә дә бик тырыш иде Хәйретдин. Әмма нигәдер аның бу эшләренә әтисе артык әһәмият бирмәде Кыш үтеп, язга чыгу беләк, йортка акча эшләп кайту өчен Хәйретдинне тагын читкә чыгарып җибәрде. Ул ♦ җәйне дә әйбәт кенә эшләп, шактый акча алып кайтты егет. Тик атасы тагын әйләнү 3 «акында сүз кузгатмады, алдагы елны тагын читкә, акча эшләргә җибәрде.
Биш-алты ел рәттән шулай эшләп кайтканнан соң гына әйләндерергә булдылар £ аны. Әмма кемне алу мәсьәләсен Хәйретдин түгел, бәлки атасы хәл итәргә тиеш иде. * Дерес, Гыйлембаян әле кияүгә чыкмаган. Әмма атасы кемне яучылар бит!
Әнә шулай ут йотып йөри торгач, ниһаять, мәсьәлә ачыкланды. Улының күзе ф тешкән кыз булуын сизенгәндерме, әллә очраклы рәвештә генә аны үз килене итмәк- че булгандырмы — анысын өзеп кенә әйтүе кыен — Хәйретдингә әтисе Гыйлембаянны яучылап алып бирде. Бу хәлгә егет шатланып бетә алмады. Хәтта һәрвакыт ачулы йери торган атасы да бик ягымлы кешегә әйләнеп киткәндәй булды.
Бу яктан дөньясы түгәрәкләнсә дә, кечкенәдән килә торган хыялы тыңгылык бирмәде Хәйретдингә. Авыл картлары Кесмәс елгасындагы чоңгылларда бүрәнә юанлыгы җәен, самавыр кадәрле сазан балыклары эләккән заманнарны искә алып сөйләшеп утырган чакларда Хәйретдиннең күзләре очкынланып китә торган иде.
Аннары революция чыкты. Бу эшнең асылына бик үк төшенә алмыйча, теге якка да, бу якка да катнашмыйча, үэ көенә йөрсә дә, соңыннан Хәйретдин кинәт айнып китте һәм, атасыннан аерылып, совет ягына күчте.
Гыйлембаян да иркен сулыш ала башлады кайнатасы алдында тел яшереп, аның әйткәнен ишетми калган чакларда кабатлап сорый алмыйча борчылып йөрисе юк иде хәзер.
Шулай итеп тормышлары кәйләнеп барганда, 1921 ел килде һәм дөньяны коры* лык, ачлык каплап алды. Хәтта Кесмәс суы да бөтенләй саегып калды. Хәйретдин тагын елганы буып балык үрчетү турында уйлана башлады. Әмма балалары өйдә ач утырганда бу уен тормышка ашыру мөмкин түгел иде шул. Иң элек аларны ашатырга кирәк иде. Ә монда, авылда яшәсәң, аларны ашатып булмаячак. Нишләргә соң!
Уйлады-уйлады да, яшьлек елларын искә алып, өч баласын җитәкләп, Семипалатин ягына чыгып китте Хәйретдин. Ә ике кечкенә баласы белән Гыйлембаян өйдә калды. Тизрәк барып җитеп, бераз эшләргә дә авылда калган хатынына һәм балаларына азык җибәрергә ашыкты ул. Тик анда барып җитү дә шактый кыен булды. Омскига җиткәч, оч баласы да тиф белән авырдылар Алар терелгәнче шунда торып торырга туры килде. Ярый еле, бәхетенә каршы, авыру үзенә эләкмәде Югыйсә...
Омскида карантин беткәч. Хәйретдин әлеге балаларын ияртеп, Павлодарга килеп җитте һәм шундук эшкә кереште — итек баса башлады. Аннары, бераз акча юнәтү белен үк, авылга ярты лот он салды. Шулай ител, ачтан үлеп бара торган хатынын һәм балаларын коткарып калды.
Меңнәрчә кешеләрнең башына җиткән ачлык ел үткәннән соң янә авылына кайтты Хәйретдин. Әмма бала чактагы хыялын тормышка ашырганчы тагын байтак еллар көтәргә кирәк булдв> әле. Башта алар, унтугыз кеше бергәләшеп, үзләренең Казаклар авылында «Мәгариф" исемле колхоз төзеделәр. Аннары колхозга башкалар да керде. Шулай күмәкләшеп колхозны аякка бастырганнан соң гына үзенең максатын председательгә сөйләп бирде. Председатель— Газиз Хәйбуллин исемле бик ипле көше иде—Хәйретдиннең ниятен хуплап каршы алды һәм шул ук көнне буа буар өчен уңайлы урынны да билгеләп кайттылар.
Ә икенче көнне «Мәгариф» колхозы колхозчылары Кесмәсне буарга тотындылар..
Гасырлар буе бушка агып яткан Кесмәсне бууның файдасы Хәйретдин коткеинөн күп мәртәбә артыграк булды Иң элек колхоз сугу машинасын су көче белән эшләтүгә көйләде. Аннары сугылган ашлыкны да шул ук су кече белән җилгәртә башладылар. Аннары, ниһаять, Хәйретдиннең дә күптәнге планы чынга ашты. Питроч балык питомнигыннан альт ка-«ьтп, уя буага карп маймычлары җибәрде. Шул коннән алып, Хәйретдиннең бетен тормышы буа тирәсендә балык карап үтә башладь
РАДЗИ ВВС КА Я
һәм аның тырыш хезмәте бушка китмәде. Алып кайтканда шырпы буе гына булган маймычлар көзгә яртышар килолы симез карплар булып үстеләр һәм, алармы сатып, колхоз шактый зур табыш алды.
— Рәхмәт сиңа, Хәйретдин абзый! — диде аңа председатель, табыш колхоз кассасына килеп кергәч,—Әйдә, тагын Питрәч питомнигына барыл кайт инде. Тик бу юлы маймычлар алма. Үзләре уылдык чәчә торган зур балыклар, нәсел балыклары алып кайт!
Хәйретдин бер ана, ике ата карп алып кайтты һәм аларны буаның аерым бер җиренә кышлыкка урнаштырды. Болар нәкъ теге вакытта Хәйретдин Кесмәс чоңгылында күрергә теләгән алтын тәңкәле чын зур балыклар иде.
Хәйретдин башлаган эш тора-бара һаман киңәя-үсә барды. Симертелә торган балыкларга да, бер яшьлек балыкларга да, маймычларга да, уылдык чәчә торган нәсел балыкларына да көздән аерым урыннар булдырылды.
Яз көне, суның җылылыгы унҗиде градуска җиткәч, уылдык чәчү буасына елгадан су керттеләр һәм, кышлау урыннарыннан алып чыгып, уылдык чәчәргә тиешле теге өч балыкны шунда җибәрделәр. Хәйретдин, бик нык дулкынланып, чиста суга җибәрелгән ул балыкларны күзәтә торды. Буаны ошатырлармы? Уылдык чәчәрләрме! Аны менә шул уйлар борчый иде.
Башта бу яңа урынга сәерсенгәндәй аптырап, барысы бергә җыелып торсалар да, нәсел балыклары бераздан акрынлап йөзә, уйный башладылар. Ә икенче көнне исә суның сай урыннарындагы үләннәр арасына кереп түшләре белән ышкынырга — уылдык чәчәргә керештеләр. Ана балык чәчкән алтын сыман уылдык бөртекләре ата балык сипкән исөт» белән кушылды, һәм дөньяга йөз меңләгән яңа җан иясе ярала башлады.
Үрдәк-каз яки бака-фәлән буаның уылдыклар бүлегенә кереп, уылдыкларга зыян кигермәсен дип, Хәйретдин биш көн буе буа яныннан китмичә саклап торды. Ә алтынчы көнне уылдыклар кечкенә генә тере җан ияләренә әверелде. Дөрес, алар еле йөзеп йөри алмый, үләннәргә ябышып кына торалар иде. Әмма ничек кенә булмасын, болар инде булачак балыклар бит. Дөрес, аларның барысы да исән-сау үсә алмаячак, һәй, алай булса! Бер ана карп җиде йөз мең данә уылдык чәчә. Шул җиде йоз мең уылдыктан яралган маймычлар барысы да исән калса, аларны үстерү өчен генә дә утыз биш гектарлы буа кирәк булыр иде. Инде шуларның барысын да кышлауга калдырам дисең икән — тугыз гектарлы, ә икенче җәйгә симертергә җибәрү өчен йөз илле гектарлы буа кирәк. Әгәр ул маймычларны көзгә кадәр үстерсәң, бер ана уылдыгыннан үскән барлык балыкларның авырлыгы өч йөз алтмыш тонна булыр иде: бер яшьлек карпның уртача авырлыгы ярты кило була.
Әмма чынлыкта алай булмый шул. Хәтта иң алдынгы балыкчылык хуҗалыкларым- да да бер ана уылдыгыннан үскән балыкларның саны егерме меңнән артмый. Башкалары үсү һәм кышлау чорында һәлак булып бетә. Бу — балык хуҗалыкларыида шулай. Ә табигый шартларда бер ана балык уылдыгыннан үскән балыкларның саны бик күп мәртәбә аз була. Чөнки анда уылдыкның да, маймычларның да дошманнары бетәсе түгел: кош-корт та, балыклар да, бакалар да тотып ашый аларны. Әнә шул җидешәр йөз мең уылдык чәчүе аркасында гына нәселен саклап килә икән ул балык. Югыйсә инде күптән кырылып беткән булырлар иде...
Алтынчы көнне җан иясенә әйләнгән уылдыкларга тора-бара бөтенләй балык кыяфәте керде. Үзләре солы буе гына булсалар да, хәйран тиз йөзә башладылар Әмма алар барыбер ярдәмгә мохтаҗ — каэ-үрдәк һәм бака кебек дошманнарыннан качып котыла алырлык түгелләр иде әле. Хәйретдин маймычларны күз карасы кебек саклады. Аннары аңа ярдәмчеләр дә табылды. Рузалин һәм Мостафа исемле балык »җене кагылган» ике малай, һәр көн иртән аның янына килеп, төнлә маймычлар буасына кергән бакаларны тотыша, каз-урдәкләрне куыша башладылар. Ә көзен, җәйләгән маймычларны тоту ансатрак булсын өчен, буа төбендәге үләннәрне чабыштылар. Маймычларны тотып махсус урынга җыярга һәм берәмләп санап, аларны кышлау буасына җибәрергә булыштылар...
Хәйретдин чәй янында мина менә шул турыда сәйлән утырганда өстенә сырма шагән бер яшүсмер егет килеп керде.
— Хәйретдин абзый,— диде ул, артык нык дулкынланганлыктан исәилешерге дә ф онытыл.—
Кышлаудагы балыклар кузгалган бит!
— Җәнлек-мазар куркытмагандыр бит? — диде Хәйретдин карт, аптырабрак калып. һем тиз генә стенадагы чөйгә эленгән тунына үрелде.
— Юк, Хәйретдин абзый. Кар өсте чип-чиста, бернинди эз дә юк анда!
Сәламәтлеге бик үк шәптән булмаса да, Хәйретдин карт җәлт-җәлт атлап балыклары янына китте.
Кышлау буалары янында үзе кәй дә йери торган сукмактан башка бернинди эз да юк. Тирә-юньдә сихри тынлык хөкем сөрә иде. Чип-чиста су арыклар аша бәр буадан икенчесенә үз җае белән генә агып тора һәм, барлык буаларны да үткәч, Хәйретдин малай чакта буа буган җиргә барып чыга. Кышлау буаларының берсендә, а ар буендагы талларга ышыклап кар шалашы ясалган урында, боз катмаган. Шуннан о нәсел балыкларының тыныч кына йоклап ятуы аермачык күренә иде. Ә менә аларның м күршесендәге маймычлар кышлавында тынычсызлык хекем серә: су астында өледән- = әле көмеш сыман сызыклар ялтырап китә — маймычлар нигәдер йокыларыннан уян- ” ганнар иде. <
— Улакны киңрәк ач!—дип боерды Хәйретдин теге егеткә. Аннары миңа -•
мәсьәләне аңлатыл бирде: и
— һава җитми. Сулышлары кысыла балыкларның. Кыш кенә ашамый бит алар. Әгер шушылай йезеп йөри башласалар, язга тикле чыдый алмаслар. Хәлләре бетеп үләрләр. Алар хәзер йокларга тиешләр. Шуңа суны арттырырга кирәк.
Сырма кигән егет улакны ачкач, су шыбырдап һәм күбекләнеп маймычлар буасына агарга тотынды. Буаның суы күзгә күренеп күтәрелә башлагач, Хәйретдин канәгатьлек белдереп башын селкеп куйды дә:
— Яхшы! — диде-— Күрәсеңме, ничек чәчрәтеп ага? Чәчрәве яхшы, суга һаеа күбрәк кере алай. Маймычлар тиздән тынычланырга тиеш. Әгер тынычланмасалар, улактан агып төшә торган суга тәгәрмәч куярга туры килер. Алай суны ныграк чәчрәтә ул.
— Без киттек, Мостафа,— диде ул, улак буенда торган әлеге егеткә эндәшеп.— Кунакны суыкта озак тоту ярамас. Ә сии күзәтеп тор. Тынычлансалар да. тынычланмасалар да, ике сәгатьтән миңа килеп әйтерсең, яме! Саклагыз, ничек тә исән саклагыз маймычларны!
— Ярар, Хәйретдин абзый, әйтермен. Син артык борчылма! Без үзебез дә бер да үтермәскә тырышабыз. Хәтта төнлә дә торып карап керәбез,—диде егет, мелаем елмаеп.
— Бу теге сез сөйләгән балык «җене кагылган» Мостафа түгелдер бит, Хәйретдин абзый? — дидем мин, картның чәй янында сөйләгән сүзләрен искә алып.
— Шул үзе!—диде Хәйретдин абзый.—Картлык менә шушы була торгандыр инде ул: әйтергә дә онытып торам икән. Әйе, шул Мостафа инде бу. Бик акыллы, бик уңган егет булып үсеп килә.
— Әле без караган буада ике мең маймыч бар анда,—диде карт, без кайтырга чыккач.— Уылдык чәчә торган балыгыбыз бер гене безнең. Әгәр Бәдриев эшне бозмаган булса, унау булачак иде алар.
— Нинди Бәдриев соң ул? —дидем мин, картның тел тебен аңлап җитмичә.
— Ә-ә,—диде карт, кеткелдәп келеп җибәреп,—Мин аның турында сөйләдем дип торам. Әй бу карт кешенең хәтере! Бар иде бездә бер бәндә. Әнә анда,—диде ул таягы белен тебәп күрсәтеп,—балык үстерү буасы безнең. Хәзер куоенми, кар астында калган ул. Ә аннан арырак — көтүлек буасы, анысы бер еллык балыклар ечен. Хәзер ул буаларның берсендә да су Юк. Сулары җибәрелгән, а балыклар кышлау урынына күчерелгән, һәр елны шулай эшли идек без. Тик менә сугыш башлангач Эшләр кинәт чуалып китте. Минем малайлар да, балык хуҗалыгында эшләүче бүтән ирләр дә. председателебез дә сугышка киткәч, авылда җыен карт-коры да хатын-кыз тына калды. Председатель итәп әләге Бәдриев диген кешене куйдылар, Мене шуа
СУ ХУҖАСЫ
кеше, ничек кенә итеп әйтсәм дә, мине тыңламады, балыкларны кышка да җвйгв урыннарында калдыртты. Ә язын, су күтәрелгәч, бөтен балыгыбыз Кесмәскә агып китте. Нәсел балыклары да, бер еллыклары да акты. Шулай итеп, бөтен хезмәтебез җилгә очты.
Сөйләшә торгач, тагын шунысы да мәгьлүм булды: ул елгы язгы су колхоз балыкларын гына түгел, Хәйретдин абзыйның сәламәтлеген дә агызып алып киткән икән. Балыкларны саклап алып калырга тырышып йөргәндә, бил тиңентен язгы суга чумып чыккан карт. Ничек итсә иткән( ике нәсел балыгын тотып алып калган. Әмма сәламәтлеге шуннан соң бик нык какшаган аның. Әледән-әле буылып ютәлләве д» шул чакта суык тиюдән калган чир икән...
Хәйретдин абзыйларга кайтып киемнәребезне салырга да өлгермәдек, тагын бар кеше килеп керде. Пәһлевандай зур һәм таза бу кеше — колхоз председателе Габ- драхман Әхәтов булып чыкты. Үзара сөйләшеп киттек. Русча укыганы булмаса да, Габдрахман минем белән чатнатып русча сөйләште: сугышта гел руслар арасында йөргән, шунда өйрәнеп кайткан икән. Берничә тапкыр яраланган. Әмма яшь, нык организмы үлемгә бирешмәгән һәм ул савыгып туган авылына кайткан.
Сөйләшә торгач, колхоз тормышы хакында да сүз булды.
— Ирләр булса, колхозны тизрәк аякка бастырыр идек тә, ирләр азрак шул,— диде Габдрахман.— Шулай да тырышкан булабыз инде, кулдан килгәнчә.
— Габдрахманга үпкә юк,— диде Хәйретдин абзый да, сүзгә кушылып.— Председатель дип тормый, бөтен эшенә үзе башлап йөри. Әле менә узган җәйдә генә атлар кәнүшниен бик әйбәтләп яңарттылар, чәчүлек бәрәңгене саклар өчен яңа лодвап казыдылар. Габдрахман үзе дә шунда җиң сызганып эшләп йөрде. Тик менә җәйнең коры килүе генә эшне бераз бозды. Югыйсә, колхозны тәмам аякка бастырган булыр иде.
— Шулайрак булды шул,— диде Габдрахман.— Нишлисең бит, бер безгә генә килгән каза түгеп инде. Ярый, ничек тә түзәрбез. Әле менә бүген районга барып, чәчүлек орлыкка ссуда алып кайттым. Тик аны нәрсә белән түләрбез инде!
— Борчылма, Габдрахман,—диде Хәйретдин абзый,—акча белән түләрбез. Акча, әнә, буада йоклый. Киләсе көзгә буаның һәр гектарыннан кимендә унбиш центнер балык алырбыз дип уйлыйм. Балык сатарбыз да бурычны түләрбез.
Габдрахман, көрәк кадәр кулы белән чәй тәлинкәсен тоткан килеш, бераз уйланып торды да: «
— Ә үрдәкләр мәсьәләсенә ничек карыйсың син, Хәйретдин абзый? — диде.— Озакка сузмаска иде.
Хәйретдин картның йөзе күзгә күренеп караңгыланып китте.
— Ни дип тә әйтергә белмим, Габдрахман, үрдәк үрчетеп караганым юк! —диде. Председатель чәй тәлинкәсен кире куйды һәм дулкынланып сөйләргә тотынды: — Ә мин менә ул эшнең барып чыгарына ышанам,— диде ул,—Син, Хәйретдин абзый, беләм, үрдәкләр балыкларыңны ашап бетерер дип шикләнәсең инде. Борчылма, бер балыгыңа да тимәсләр, без үрдәкләрне маймычлар буасына кертмибез аны. Симертү буасына, бер яшьлек балыклар янына җибәрербез. Аларны үрдәкләр ашый алмый. Мин сиңа Мәскәү тирәсендәге бер совхоз турында язылган китап алып килермен. Алар балыкларга түп ашатмыйча да буаның һәр гектарыннан ун центнер балык һәм ун центнер үрдәк итә алалар икән. Шул ит янына үрдәкләр салган йо-мыркаларны һәм үрдәк йонын да кушсаң —бик шәп табыш була бит ул! Ә балыкларга ашатырга дигән түпне сыерларга бирербез. Аларның да сөте артыр. Ашатмагач, ничек ул кадәр балык үстерәләр икән соң? диярсең инде син. Үстерәләр икәи шул менә, хикмәте бар икән аның, Хәйретдин абзый. Мәсьәлә шунда, үрдәкләр буадагы балыкларга зыянлы булган үләннәрне ашыйлар, шулай итеп суны бозылудан саклыйлар икән. Аннары шул ук үрдәкләр балыклар ризыгын ашаучы төрло кортларны, бакаларны һәм чукмарбашларны ашал баралар. Ә үрдәкләр үзләре балыкка азык әзерлиләр: үрдәк тизәгеннән балыкка кирәкле азык хасил була икән. Сиздеңме вшнең кая барганын?
Үз сүзләреннән үзе дәртләнеп китеп, председатель сикереп тормакчы булган иде — башы шык итеп матчага бәрелде.
— Интектерде инде шушы буемның озынлыгы! — диде ул, авырткән башын
тотып — Сугышта йөргәндә дә траишеяга сыя алмыйча аптырый идем. Башны яшерер <нан бөкрәеп утырган чакларда билнең сызлавына һич тәкать булмый торган иде. Э хәзер я ишек естенә, я матчага баш бәрелеп аптырата.
Хәйретдин абзый әле һаман үрдәк үрчетү мәсьәләсе хакында уйлана иде булса иирәк. председательнең башы бәрелүгә бетенләй диярлек игътибар итмәде.
— Ярый әле лампаны бәреп тешермәдең,— дип куйды да;— Ярар инде, алай булгач, әйдә, үрдәк дисең икән, алып карыйк үрдәген дә. Мин карышып кына эш чыкмас. Син хуҗа кеше — үзең беләсеңдер. Я. тагы нинди планнарың бар, ниләр эшләмәкче буласың? — диде.
— Планнар бар инде ул, Хәйретдин абзый. Балыкларның кышлау буасы аша ага торган чишмәгә водопровод ясап, фермага һәм атлар кәнүшниенә су кертергә иде бит. Насослар куеп торасы юк. су үз агымы белән киләчәк. Ә аннары —Габдрахман шунда тукталып, бераз уйланып торды.— Аннары Кесмәс елгасына колхоз*а электр станциясе кору турында да уйларга кирәк, минемчә. Синең балыклар быел әйбәт кенә табыш бирсә, тормышка ашырып булмастай эш түгел бу, шулай бит?
— Ниятең әйбәт синең, Габдрахман! — диде карт, ничектер яшьләрчә рухланып китеп.— Быел ук булмаса да, уйларга кирәк бу хакта. Картайган кендә бер рәхәтләнеп электр яктысында утырып калсаң, зыян итмәс иде ул—
Шул чак Хәйретдин абзыйларга Мостафа килеп керде.
— Балыклар йөзеп йөрүдән туктады, Хәйретдин абзый.— диде ул, шатлыгыннан елмаеп.—Тынычландылар. Без тагын су җибәрдек алар буасына.
— Су! — диде Габдрахман. эчке бер күтәренкелек белән.— «Кайда су бар — шунда тереклек’ч Сугышта йөргәндә бер үзбәк шулай дип әйткән иде миңа. Ул хаклы булган бит. әй! Әгәр әле мин әйткән эшләрне тормышка ашырсак, Кесмәс суы бетен Татарстанда иң бай колхоз итәчәк безне! Тик иренмәскә, эшләргә генә кирәк
— Яса әле, карчык, тагын берәрне! — диде Хәйретдин абзый. Гыйлембаян апа а чынаягын сузып,— Чәй дә шул ук су лабаса! Су — зур байлык ул. Юкка гына кече- кечиенәдән су дип, балык дип хыялланып йөрмәгәнмен икән!
Габдрахман рәхәтләнеп иелеп куйды. Аннары урыныннан торып өстене туный киде дә:
— Син суның хуҗасы, Хәйретдин абзый! Ул суда син колхоэга ере акчалар үстерәсең! — дип, саубуллашып чыгып китте.
ВАКЫЙФ НУРУЛЛИН тәрҗемәсе.