Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘГӘ ГАШЫЙК

Аны күрәсең килә икән — бер дә әллә кәйләрдәй азлап йермә. тот тә кичен театрга бар. Татар
дәүләт академия театры — аның икенче йорты. Әнә ул алтынчы рәтнең кырыйдагы
урындыкларыннан берсенә тыйнак кына кунаклаган да. меңәрләгән тамашачыларның берсе булып,
вакыйгалар агышына коенеп һәм сәеиел спектакль карал утыра; я залга кушылып дәррәү иелеп
җибәрә. я ярсып кул чаба Ләкин шулай да ул битараф күзәтче, гади тамашачы гына түгел. Ул — аш
остендә: тамашачысын аның ихтыяҗларын ойрәнә. аның норәк тибешен тыңлый- драматургның
күңелендә яңа әсәр олгерә, яңа образлар җитлегә..
Кайбер язучы турында, ничектер, ул инде доньяга килгәндә үк атаклы булгандыр, дип
уйлыйсың. Хәй Вахит хакында алай әйтеп булмый. Дәрес, аның да әдәби иҗатка омтылышы яшьтән
үк иочле була, иртә беленә Бәен Ватан сугышына кадәр үк инде үл балалар ечеи әсәрләр яза. үзенең
беренче китапларын чыгару бәхетен татын. Ләкин иҗатта үэеи табу һәм раслау ечеи X. Вахитка
шактый куп вакыт кирәк булып чыга. Өне. аның шигырь җыентыклары, әкиятләре, сәхнә әсәрләре
нигездә уңай бәя алалар. Әмма алар әдәбиятыбызда сизелерлек күренеш булып калмыйлар. «Талант
тырыш хезмәт нәтиҗәсендә генә чын мәгънәсендә чәчәк ата ала», диләр. Бу сүзләрнең дәреслеген
раслау ачен мисал кирәк булса, X. Вахит иҗатына мерәҗәгать итәргә момкин. Яшь язучының егерме
елга сузылган оирәнүләра һәм тәҗрибәләре бушка китмәде Ул уз сәләтенә лаеклы иҗат мәйданын
драматургиядә тапты, аның таланты шушы елкәдә чәчәк атты.
X. Вахитның тынгысыз, эзләнүчән кеше булуы аның әдәбиятта үз сукмагын табуын дә гына
түгел, бу сукмакның үзенчәлекле булуы ечеи кондәлек кайгыртуында да чагыла. Аның «Беренче
мәхәббәт». «Рәхим итегез». «Кайда соң син1«. «Карлыгач канат кага». «Соңгы хат». «Күк капусы
ачылса» кебек пьесалары нәкъ менә шул хзләнүләрнең җимешләре тәсеидә барлыкка килде Беренче
карашка, боларның кайберләре ниндидер яклары белән бер-берсенә охшый, алар кабатланалар
кебек Аерым моментларда, ваклыкларда бәлкем, чыннан да. кабатланулар, охшашлыклар бардыр
Ләкин бу әсәрләрнең кечен һич тә болар билгеләми. Җентекләбрәк караганда. заманыбызның
алдынгы тенденцияләрен художестволы гәүдәләндерүдә X. Вахитның һаман ззләнүеи. кыю
тәҗрибәләр уздыруын һәм ничек тә кабатламаска тырышуын ачык күрергә момкин. Бу — жанр
үзенчәлекләрен үзләштерә баруда дә. яңадан яңа тормыш материалына мерәҗәгать итүдә дә.
композицион терлелекие омтылуда да. яңа фикерләр байлыгына ирешергә тырышуда да чагыл а.
Һар язучы аерым бер жанрда узен иркен сизә, аның яраткан темасы, уз сурәтләү алымнары
була. X. Вахитның яраткан елкәсе — бүгенге тормыш, бүгенге кешеләр, бүгенге конфликтлар Әйе,
аерата кыюлык, күзәтүчәнлек. куп эзләнуләр һәм тормышны тирән белүне таләп итә торган өлкәдә
эшли ул. Коммунизм тезү кебек гүзәл эшкә алынган халкыбызга лаек әсәрләр иҗат иту. бүгенге
геройларның бай образларын сәхнәгә чыгару — иҗатта моннан да югарырак, мактаулырак
вазифаның булуы мөм- кинме!! X. Вахитның яраткан жанры — комедия, аның да «лирик комедия»
дил аталган тармагы. Нәкь менә шушы жанрда драматург җитди уңышларга иреште.
Монда юбиляр турында тагын да бер мактау сүзен әйтми үтеп булмый: X. Вахит комедия
жанрының бетен мөмкинлекләреннән тулы файдаланырга омтыла. Ул. мәсәлән, һәр комедиясендә
үзәккә уңай геройны куеп сурәтли; ә бу жанрда искене, торгынлыкны тәнкыйтьләү белән яңаны
раслауны, яңаны яклауны сәнгатьчә берләштерү гаять авыр һәм катлаулы бурыч булуы яхшы
мәгълүм. X. Вахит күпчелек әсәрләрендә моны уңышлы эшли. Тәлгат, Рәхилә, Нурсәнә. Әпсәләм
(«Беренче мәхәббәт»), Марс, Зәйтүнә һәм Нургата («Рәхим итегез»), Ильяс Айтуганов, Дилера, Сарьян
(«Карлыгач канат кага»), Сәрия һәм Шәүкәт («Кайда соң син!»), Газиз һәм Рәмзия («Күк капусы
ачылса») кебек сөеп, йөрәк җылысы белән сугарып иҗат ителгән образлар бирде ул. X. Вахит
комедияләрендәге һәм аның «Соңгы хат» әсәрендәге уңай геройларның кешелеклегенә. олы
йөрәкле, югары идеаллар белән коралланган булуларына, ниятләренең изгелегенә сокланмыйча
мөмкин түгел. Аларда бүгенге хезмәт кешеләренең күп кенә матур сыйфатлары гәүдәләнә. Сәхнә
әсәрләрендә X. Вахит үзенә генә хас лиризм белән, дулкынланып совет яшьләренең рухи
ныгуларын, характерлары үсүен сөйли.
X. Вахит чын чынлап театрга гашыйк. Илленче елларның урталарыннан алып безнең көннәргә
кадәр аның исеме театр афишаларыннан төшми. Аның рухи омтылышлары һәм сәләтләр даирәсе
музыкаль драматургия кебек тагын да бер үзенчәлекле һәм катлаулы сәнгать төрен үз эченә ала.
Юбиляр музыка белән драматургияне үзара бәйләп торучы аз санлы авторлардан берсе һәм иң
күренеклесе дияргә мөмкин. «Самат» һәм «Дим буенда» операларын композитор Хоснул Валиуллин
аның либреттоларына нигезләп язды. Мансур Мозаффаровның гаҗәп бай интонацияле, үзенчәлек ле
һәм җыйнак эшләнгән «Бәхет юлы» сюитасы X. Вахит сүзләренә иҗат ителгән. Күп кенә җырлар
авторы буларак та X. Вахит исеме концерт залларында һәм радно-теле- видение тапшыруларында
да еш яңгырый.
Шунысы куанычлы, Тукай премиясе лауреаты X. Вахит үзенең юбилей көннәрен иҗаты чәчәк
аткан чорда каршы алды. Әле аның «Илһамия» исемле соңгы комедиясе буенча эшләнгән
спектакльнең премьерасы кайчан гына булган иде. ә инде драматург яңа әсәрен өлгертте. Яшь
замандашларыбызның гүзәл образларын рухланып җырлаучы Хәй ага Вахит — җитлеккән художник.
Халкыбызның яратып һәм олылап әйтә торган «ага» сүзен без бу очракта һич тә юбилярның яшенә
ишарә ясау өчен түгел, ә олы иҗатына, мактаулы хезмәтенә хөрмәт йөзеннән кулланабыз. Бу иҗат,
бу хезмәт тамашачыларга куаныч китерә һәм, ышанабыз, ул әле сәхнә сөючеләрне озак вакытлар
к уандырыр.