Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Мыштым
Минем белән бергә туган да ул. Минем белән
бергә көн итә.
Батырларны хәтта куркытырлык Картлык дигән
исем йөретә.
Арысланны аучы куган кебек, Мине дә ул
туктамый куа. Кая гына барсам—шунда килеп,
Юлларыма читлеген куя.
Ә мин качам, төрле хәйлә корам, Сорасалар
яшьне яшерәм.
Физкультура ясыйм, ванна керәм, Мвн бит әле
һаман яшәрәм.
Курортларга барам, сулар эчәм. Комга ятып
арка кыздырам. Өндә генә түгел, төшемдә дә
Кызларга мин һаман кызыгам.
Арысланны аучы бәлки тотар. Читлегенә ябар
бервакыт. Ә мин әле йөрим бу дөньяда Шигырь
белән күнел юатып.
Кычкырмыйча, бер дә сиздермичә Картлык
йөри һаман эземнән. Мин сакалны кырып
утырганда Карап тора мина көзгедән.
һәм без икәү менә шул сәгатьтә Очрашабыз
йөзгә-йөз килеп.
Мин сөйләнәм —Әле пртә,— диеп, Ә ул
әйтә:— Инде кич,— диеп.
Куркытырга аны мөмкинме сон Тамак ярып
әйткән сүз белән? Җыерчыклар төшкән биткә
карый Үземдәге ике күз белән.
Я килә дә керә минем өйгә.
Валидолын куя өстәлгә,
— Мин доктор,—ди,—енна кинәш итәм. Бу
«запасны* сакла кесәңдә.
Бик ягымлы сүзләр әйткән була.
Янәсе ул мине кадерли
— Пенсияңне кимер тыныч кына, Син почетлы
кеше хәзер.— ди
Мин дә ана —рәхмәт, рәхмәт, диям, Эчтән генә
үзем ярсынам Шушы баллы, татлы таблеткада
Минем өчен агу бар сыман.
Картлык оста андый уеннарга.
Кирәк булса хәтта алдарга. Баштан сыйпап кайчак
юатырга . Мең мен төрле мәкер аңарда
Я килә дә үз хатыным булып.
— Бәгырем минем, матур картым,—ди—
Ревматиздаи сине дәваларга
Жылы ката алып кайттым, ди.
Кайвакытта очрый дустым булып, Кызганычлы
итеп күз ата Күрешүдән элек башын чайкый, Кар-
тай-ган-сын. диеп сүз ата.
Я оныгым булып килә дә ул. Тезләремә менеп
утыра.
Әкиятләр миннән сейләттерә, Я китаплар куша
укырга.
Бабай, дими мина, дәү әти, ди.
Шул сүзенә күңел юана.
Арабызда дуслык саклар өчен Дипломатия телен
куллана.
һай. күңелле миңа бу сәгатьтә. Бу шатлыкка гагын
пи «итә?
Нәни малай шулай мыштым гына Алып керә мине
читлеккә.
Таш кыз янында
Бер вакытны шулай, яшь чагымда, Ияри идем
музей залында Туктап калдым кинәт исем китеп,
Яп-ялангач бер кыз янында.
Оныттым мин шунда үз-үземне, Каралым да
шушы таш сынга Наполеон да башын игән диләр
Шушы гранит гүзәл каршында.
Әйтерсең лә ул кыз кинәт кенә
Te.it.» килеп миңа эндәшер
— Торма, егет, монда авы-» ачып. Сөйик ярың
күрсә көнләшер .
Белмим, шулай күпме торганмындыр. Кинәт кемдер какты
жилкәмә.
Карасам — ул сакчы хатын икән һәм охшаган иде әнкәмә.
— Җитәр,— диде,—озак карап тордын, Исен китеп һуштан
язарсын.
Бәхетеңне син дә бер табарсың, Тере кызга шулай карарсың...
Бүген дә мин йөрим шул музейда. Шул ук таш кыз тора каршымда.
Ул карый да мина, көлә кебек, Ак чәчләрне күреп башымда.
Инде мине беркем кумый моннан, Беләгеннән кызның тотсам да.
Беркемнең дә исе китми хәзер. Кочагына кереп торсам да.
Карт диләрме, әллә йөрәгендә Инде утлар сүнгән диләрме?
Таш кызларга түгел, тере кызга Мәхәббәте үлгән диләрме?
Хуш инде, хуш, таш кыз, кабат килмәм, Сонгы тапкыр сиңа
тукталдым. Йөрәгемдә яну беткән булса,— Димәк,—
Кемдер алган аның утларын.
Онытмаска матур истәлеген
Шул йөрәккә язып калдырган.
Димәк.—
Кемдер янган минем мәхәббәттә һәм үзе дә мине яндырган.
Тост
— Ин яхшы ат нинди ат?
— Без атланып йөрмәгән ат.
— Иң төз мылтык нинди мылтык?
— Без атмаган мылтык.
— Иң матур кыз нинди кыз?
— Без сөя алмаган кыз.
— Иң татлы шәраб нинди шәраб?
— Без эчмәгән шәраб
— Ип акыллы сүз нинди сүз?
— Без әйтмәгән сүз.
Күтәрик тостны —
Без атланып йөргән ат өчен.
Без аткан мылтык өчен.
Без сөйгән кыз өчен.
Без эчкән шәраб өчен. Без әйткән сүз өчен, Күтәрик тостны.