Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Тел тибрәтеп бер суз әйтмим, баксаң Беркем аңа йозак элмәгән, Күп уйларым тоткын булып ята Чыгалмыйча бу тән — төрмәдән...
Юк-бар белән мин сүз көрәштермим, Эчтән тынам, эчтән сызланам: Гади сүзләр белән хисләремне Әрәм итәрмен дип кызганам.
Әмма уйлар жырга әйләнсәләр, Анда бетә минем ихтыяр: Ул чагында илһам кесәсенә Уйламагыз хисләр, дип, сыяр!
Дулкынланып шуңа сөйләп киләм Серләремне мин тик җырларда.— Чөнки җырга йозак асып булмый, Бикләп булмый җырны зинданга.
Гамьсезлектән җырлый, диләр мине; Үзем генә беләм хәлемне...— Өзелеп-өзелеп сулкылдый да бәгырем, Җырлыйм: «...Бөркән зәңгәр шәлеңне»...
Бер мин түгел, әлмнсактан бирле Халкым минем моңны ярата Бик күбәеп китсә хәсрәтләрем.— Җырлыйм: «...Җыру кайгы тарата».
Гамьсезлектән җырлый, диләр мине; Гамьсезгә сон жыр-моң ни аңа?! Эчендәге сагышлары кушкач, Җырлый башлый миндәй дивана.
Нурй Арсланов
Дүрт киңәш
һинд хикмэтлзреннан
1
Әгәр берәү берни белмәсә, һәм белмәсә үзенең белмәвен.— Бәхәсләшмә андый бәндә белән, Әрәм булыр вакытың, сөйләвең .
2
Әгәр берәү берни белмәсә, Ләкин белсә үзенең белмәвен, — Агу итеп сибәр җаһиллеген, Белгәнеңне синнән көнләвен.
3
Әгәр берәү белсә бик күпне.
Тик белмәсә белүе турында,— Ул йокыда булыр, уят аны, Юнәлт аны дөрес юлына.
4
Әгәр берәү белсә бик күпне, һәм белүен белсә үзенең,— Ияр аңа — ул чын хәким кеше, От мәгънәсен һәрбер сүзенең.
Рус балалайкасы
Баллллниддд чирттереп Урамда йергенем юн. Балллдйиада руе иебем Уйнаучы нүргенем юк.
Балалайка кыллары өчәү генә. Уйнаулары йөрәккә төшә гейә. Балалайка кыллары нечкә генә, Күз иярә кулларга көчкә генә Балалайка моңнары ла, моңнары, Өздереп ала үзәкне кыллары Бер карасаң Волгада саллар ага. Стенька Разиннар корабларда бара. Бор карасан юлларда тузан туза — Кыңгыраулар чынлый, ямщикләр уза, Я матрешкалар биеп китә кебек Ә кыллар бер сыкранып та, бер көлеп, Рус көйләрен өздерә дә өздерә. Шул чагында түз түзәлсаң, түз генә! Бер сере бар балалайканың аның —
Ул ачыл сала көйләрдә рус җанын' Өч кенә кыл анда тик.— өч йөз аваз! Ә халык җанын ачарга ул да аз! һәр халыкның думбрасы, кубызы бар; Балалайка — рус моңына тугры яр. Балалайка еракта чыңлый-чыңлый. «Выплывают... Стеньки Разина челны ..»
Синең тавышың
Син озаттын мине, бу соңгы кат Синең белән күрешү булган икән... Шуңаргамы моңсу иде Идел, Ерактагы ярлар, ялгыз җилкән...
Акчарлаклар канатында очып. Озатып барды мине тавышың ерак.
Шундый үкенеч, шундый сагыш җанда! — Әрнүләргә хәтта булмый чыдап...
Ватаныңдай чиксез иркен иде һәм зур иде, Әнвәр, хыялларың. Сыялмадың тормыш кыршавына, Азат җаның белән сыялмадың...
Без ярата идек Синең белән Шигъриятле кичәләрдә кат-кат Тостлар күтәрергә, ялкынланып, Мәхәббәтне һәм яшәүне мактап!
Дулкынланып шигырь сөйләгәндә, Шигырең кебек көчле иде тавышың. Юксынырлар Казан урамнары, Алар инде сине кайдан алсын...
Күкрәгеңнән ташып чыкты җырлар .
Син үзеңне хискә иттең корбан;
Тәнен тынды, йөрәгең тынды синең, Ә җырларың әйтте: тынмам, тынмам!
Тынамы соң җырлар! — көр тавышың Элеккедәй, Әнвәр, шаулап тора;
Чын шигърият яңгырый тормыш белән, Тик талантсыз җырлар гына тына.
Парчалар
Акыллыга «башлы» дисәләр дә, Диванага «башсыз» димиләр; Мин «башлы»да һәм «башсыз» да түгел, Ник башыма тынгы бирмиләр?..
Үз фиксренне үткәрергә тырыш, Бәхәскә кер. якла;
Ләкин аны көчләп башкаларга Бөти итеп такма!
Эчемлек тә әйбәт — тәмен белеп Эчә белсәң генә
Бүген таңнан тпрып үкенмәслек Булсаң кичәгеңә.