Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘҢГЕ ШИҢМӘС ЧӘЧӘКЛӘР


атвиянең Лудза шәһәре паркында тәбәнәк кенә ак таш
койма бепән әйләндереп алынган туганнар каберлеге
бар. Аның өстенә тимер-бетоннан һәм мәрмәрдән
эшләнгән зур, мәһабәт һәйкәл куелган.
Бөек Ватан сугышы үткән юлларда андый һәйкәлләрне күп очратырга була. Шулай да карт
агачлар күләгәсендәге бу һәйкәл башкалардан аерылып тора. Аның алгы ягындагы мәрмәр
тактага алтын хәрефләр белән: аГеройларга мәңгелек дан» һәм «Советлар Союзы
Геройларына» дигән сүзләр язылган. Ике ягында да батырларча һәлак булган ун герой
сугышчының исамнәре чокылган. Менә ул исемнәр: Хәким Әхмәтгалин, Петр Сыроежкин, Яков
Шакуров, Федор Ашмаров, Чутак Уразов, Тукумбай Тайгараев, Тишибай Карабаев, Урун
Абдуллаев. Матве>- Чернов, Михаил Шкураков.
Бу һәйкәлне беренче тапкыр күргән һәр кешедә ■ Монда төрле җирдә һәлак булган Советлар
Союзы Геройлары күмелгән икән».— дигән уй туа.
Чынлыкта ул алай түгел. Анда күмелгән ун баһадир, барысы да бер үк сугыш операциясе
вакытында соңгы сулышларына кадәр батырларча сугышканнар. Алар йөрәкләренең соңгы
тибешенә кадәр күп санлы фашист илбасарларына каршы торып, туган илгә, хәрби антка турылыклы
булып, геройларча һәлак булганнар. СССР Верховный Советы Президиумы 1945 елның 24 мартында
алар.-а Советлар Союзы герое дигән мактаулы исем бирү турында Указ чыгарган..
Халкыбыз безнең хәзерге бәхетле тормышыбыз өчен үзләрен корбан иткән батыр улларын
һәм кызларын бервакытта да онытмый.
Лудза паркындагы геройлар кабереннән дә кеше өзелеп тормый һәйкәл янында һәрвакыт
чәчәк бәйләмнәре күрәсең. Аның яныннан үткән бар кеше аз»а гына булса да тукталып кала.
Пионерлар салют белән, хәрбиләр честь биреп, ә өлкән яшьтәгелэр баш киемнәрен кулларына тотып
үтәләр.
■тиыбыгамн .мтлигы Ь»м 6,Sc.M5r. тормышли»». АЛ «МЛ-А..ЛГЛ» 6, геройлар кемнәр соң алар?
Легендар Брест крепосте оборонасын оештыручыларның берсе Советлар Союзы Герое Петр
Михайлович Гаврилов Казанның 74 нче мәктәп укучылары белән очрашуда ул каһарманнарның
берсе — Яков Савельевич Шәкуровның татар кешесе булуы турында әйткән иде. ф
Шулай булгач, ни өчен аның исеме бүгенгә кадәр бездә билгеле түгел» Бу ман- з. таулы исем
кайда һәм нинди батырлык күрсәткән өчен бирелгән»
Әнә шул сорауларга җавап табу һәм аның батырлыгы турында халкыбызга сөй- ? лоү теләге
мине СССР Оборона министрлыгы архивына алып килде.
Менә аның бүләкләү кәгазе.
Әйе, архивтагы бетен документларда да аның татар милләтеннән булуы әйтел- и гән. Нй өчен
Яков Савельевич булуын, кайдан икәнлеген соңрак, Казанга кайткач 5 ачыкларга калдырыл,
батырлык эпизодларын, гомумән ул үткән сугыш юлын өйрә- § нергә керештем. Кулда 219 нчы укчы
дивизиянең 375 нче укчы полкы тарихы, сугыш . юлы турында сөйләүче, инде шактый саргаеп
өлгергән калын-калын томнар. Аларны актара башлагач, үзеңне яңадан шул утлы елларга, алгы
сызыктагы окопларга кире ~ кайткандай итеп сизәсең Чөнки анда саклана торган кайбер кәгазьләр
әле дә ут х чәчеп торалар шикелле.
Барыннан да элек, кызыл ледерин тышлы калын альбом күзгә 'ашлана. Ул Бер- линда
эшләнгән. Бәлки аны немец солдаты Россиядә үзләре эшләгән ерткычлык- лар — җимерелгән
шәһәрләр, яндырылган авыллар, совет кешеләре асылган дар агач- ~ лары рәсемнәрен җыйнар
очен алып килгәндер. Ә безнең сугышчылар ул альбомга әнә * шул явызлыкларны эшләгән
фашистларны юк итүдә аеруча зур батырлыклар күрсәткән _ иптәшләренең геройлык эпизодларын
язып, исемнәрен мәңгеләштергәннәр. Кайсыдыр : һәвәскәр солдат, сугышлар тынып торган арада
булса кирәк, бронзадан кисеп «Книга ® Героев» дигән сүзләрне һәм Алтын йолдыз сурәтен беркетеп
куйган Өске уң як читенә «Мәңге сакларга» дип язылган
Альбомның тышын ачу белән, гаҗәеп әйбер күрәсең. Тышлыкның эчке ягына алсу лента белән
ун сабак кыр чәчәге беркетелгән.
Хәзер инде табигый төсләрен дә югалткан, орынгач ук уалырга торучан бу чәчәкләр 1944 елның
июль аенда шул ун герой һәлак булган үлемсез калкулыктан өзелгән. Мәңге шиңмәс чәчәкләр алар!
Бу чәчәкле альбом тулысы белән Лудза паркында күмелгән геройларга багышланган. «Алар
кебек үк геройлар булыйк» дигән баш астында геройлар взводының бары ике тәүлек эчендә
күрсәткән батырлыклары һәм тапкырлыклары турында сөйләнелә. һәр сугышчыга багышланган
аерым язмалар да бар Бу язмаларда аларның Советлар Союзы Герое исеменә чыннан да лаеклы
булуларын тасвирлый торган эпи
8 «К У » М 12
зодлар саналган.
...1944 елның эссе июль көннәре Чигенүче дошманны эзәрлекләп шактый тал чыккан 375 нче
укчы полк сугышчылары берничә көнгә ялга туктадылар һәр солдат уз эшенә кереште. Кайсы
тозлы тир белән каткан киемен юа. кайсы полк мастерскоенда-аяк киемнәрен төзәтә. Кайберләре
корал чистарта. Кыскасы, һәр солдат, һәр офицер яңа һөҗүмгә әзерләнә.
Иртәгесен Шакуров, гадәттәгедән иртәрәк уянып, озак кына уйланып ятты. Ерак Себсрдә
калган нәни кызлары — алты яшьлек Фәүзия белән өч яшьлех Сания бу юлы да аның күз алдында
уйнап иярделәр Дөрес, әле сагынырга иртәрәк го кебек. Чөнки семьясыннан аерылганга әло кичә
генә ике ай тулды. Әйе. ул Днепр кичкәндә алган авыр ярадан соң, алты ай буена өендә б угды
Азрак савыга башлагач, хәрби предприятиедә эшләде Ләкин солдат йөрәге монда үз урынын таба
алмады. Яралары төзәлгәч үк ул. үзе теләп, яңадан фронтка, көрәшнең алгы сызыгына юл тотты.,
һәм менә өзлексез һөҗүм сугышларында ике аи үтеп тә китте.
Шокуров тын гына киенеп землянкадан чыкты. Ерактагы урман артыннан әле яртылаш кына
күтәрелгән алсу кояш нурлары астында чык бөртекләре ялтырый. Ул,
129
гомерендә беренче тапкыр җәйге таң атканым күргәндәй, бетен тирә-якка сокланып карады. Аннан
соң, гимнастерка кесәсеннән алып, хатыны һәм кызлары белән төшкән рәсемгә карап торды да
берничә көн элек алган өчпочмаклы хатны яңадан укырга кереште. Ләкин укып бетерә алмады, арттан:
«Нәрсә, якташ, таң каршылыйбызмы?»— дигән тавыш ишетелде.
Соңгы сугь ш вакытында һәлак булган взвод командиры лейтенант Бобровскийны
алыштыр'ан Уфа егете өлкән сержант Хәким Әхмәтгалии тавышы иде бу.
— Әйе, якташ.— диде Шакуров, кояшка таба күрсәтеп,— сугыш вакытында да нинди матур
таңнар ата икән, моңарчы ничек күрелмәгәндер.
— Күрмәссең дә шул. Таң бит ул көнчыгышта, кояш чыгышында туа. Ә без һаман көнбатышка,
Берлин я<ына карыйбыз.
Туган якларны искә тешереп, бик озак сөйләшеп утырдылар алар бу иртәдә.
* *
10 июньдә полк яңадан һөҗүмгә күчте. Офицер Буримов батальонына немецларның алдан ук
яхшы ныгытылган оборонасын өзү бурычы куелды. Һәрвачыттагыча, беренче булып
артиллеристлар «эшкөп кереште, һәр минутта атакага күтәрелергә езер торучы автоматчылар
окоплары өстеннән, иртәнге тынлыкны ярып, дошман оборонасы сызыгына снарядлар оча
башлады. Фашистларның алгы позициясе төтен һәм тузан белән капланды. Немецлар «кара үлем»
дип йөрткән кызыл йолдызлы «Илюшиннар» да алар өстенә бомба коеп киттеләр.
Артиллерия атышы кинәт башланган кебек үк кинәт туктап та калды. Шуны гына көткәндәй,
позиция өстенә яшел ракета күтәрелде. Ул сүнәргә дә өлгермәде, автомат тоткан уң кулын өскә
күтәреп, окоптан рота командиры өлкәм лейтенант Павел Новайдарский сикереп чыкты.
— Ватан өчен, алга!
Бу команданы күптән көтел торган сугышчылар, окоплардан чыгып, командирлары артыннан
йөгерделәр.
Өлкән сержант Хәким Әхмәтгалим автоматчылары беренче булып миналы нейтраль зонаны
үттеләр. Пулялар сызгыруы астында үрмәләп, Бруно спирале һәм күп катлы чәнечкеле тимер
чыбыклар белән уралган окопларга якын ук килеп җиттеләр.
Автоматчылар немецлар траншеясына бәрел керде, батальонның уң фламгысын җиргә
ятарга мәҗбүр иткән ике пулемет оясы, шуннан аткан фашистлар белән бергә, юк ителде. Шәкүров
бу бәрелештә өч немец солдатын дөмектерде Батальон яңадан атакага күтәрелде.
Полк дошман оборонасын өзеп, чигенүче дошманны эзәрлекләп, туктаусыз алга барды.
Безнең гаскәрләрнең алга баруын туктату өчен немецлар ашыгыч чаралар күрә башладылар.
Полк разведчиклары аларньң Даугавпилс — Рига участогында яңа оборона сызыгы әзерләүләре,
чигенүче танклар һәм артиллериянең дә шунда туплануы турында хәбәр итеп тордылзр. Бу
вкүченү»не каплап тору өчен, үзйөрешле орудиелар белән көчәйтелгән яңа частьлар килүе дә
билгеле булыр.
Ләкин немецларның зур өметләр баглаган бу оборонасы да озакка чыдамады. Совет
Армиясенең көчле ударь, гитлерчыларны бу окоплардан да куып чыгарды. Алар тагын да артка,
Литва, Латвия җиренә чигенә башладылар.
Латвиянең көнчыгыш өлешендәге күп санда күлләр, вак урманнар һәм сазлыклар һөҗүм
сугышлары алып баруны кыенлаш'ырды. Ләкин сугышның теләсә нинди авырлыкларына
күнеккән, аның окопларында чыныккан совет солдаты өчен болар гына киртә була алмадылар.
375 нче укчы полк акрынлап Рундене дигән латыш шәһәрче- 1еио якынлашты. Шул шәһәрчек аша
үтә торган шоссе юлы белән генә Лудза, Зилупе шәһәрләренә, аннан соң Даугавпилс һәм Ригага
үгәргә мөмкин иде. Рундене а 25 чакрымнар ара калгач, укчылар, немецларның каты
каршылыгына очрап, оборонага туктарга мәҗбүр булдылар. Немецлар командоааниесе бу
участокны ныгытуга бик зур игътибар бирә. Чөнки фронт бөгөн тылны бәйләүче бу бердәнбер
юлны кулдан ычкындыру елар өчен һәлакәт белән бер иде. Шуңа күрә алар чигенүче бетен сугыш
техникасын танкларны, орудиелорне, башка кирәк-яракларны туп юл аша үткәреп, яңа оборонага
урнаштырырга ашыктылар. Җәяүлә разведка һәм һавадан ясалган күзәтүләр юлның танклар,
машиналар, обоз белән һәрвакыт тулып торуын күрсәтте. Ләкин һава шартларының начар булуы
авиация кулланырга мөмкинлек бирми иде. Җәяүле гаскәрләрнең алга таба тиз хәрәкәт итүе һәм
юлларның начар булуы аркасында артта калган артиллерия белән дә 15—20 чакрымнан әллә ни зыян
ките- ♦ pen булмый. Нишләргә? х
Полк кене буена бары берничә йөз метр алга үтте. Сугышчыларны тагын да 5 атакага күтәреп
караргамы? Юк. Болай эшләү артык югалтулардан башка берни дә 2 бирмәячәк... 2
Үзенең күзәтү пунктында әнә шул турыда уйланып әрле-бирле йөргәндә полк командиры
подполковник Бочаров янына кара-зәңгәр комбинезон кигән генерал ки- 2 леп керде.
— Барысы да аңлашыла, иптәш Хәрби Совет члены, безгә беренче чиратта бу =
юлны капларга кирәк.— диде полк командиры, монда килеп чыккан хәл турында м сөйләшеп алгач.

— Бик дәрес уйлыйсыз, иптәш подполковник, ул юллар аша хәрәкәтне туктатмый п
торып, һөҗүмне дәвам итү, алга бару момкин түгел. Ә ничек аны туктатырга/ Менә шуны тизрәк хәл
итәргә иде. ♦
— Минемчә, иптәш генерал, бердәнбер дерес юл — бер группа сугышчыларны = рация белән
дошманның тылына җибәрү,— дип, полк командиры снаряд гильзасын- 2 нан ямьшәйтеп ясалган
сукыр лампадан яртылаш коелган папиросын кабызды,— алар < мәгълүматлар алып кайткач,
колонналарны артиллерия утына тотарга.
Йөзләрчә кешеләрнең язмышына җаваплы бу ике сугышчан командир, авыр ” хәлдән чыгуның
башка мөмкинлекләрен ээлеп, бик озак баш ваттылар. Ләкин таба д алмадылар. *
— Әйе, подполковник, башка юл юк,— дип. генерал урыныннан торды.
...Озак та үтмәде, полк командиры землянкасына елкай лейтенант Новайдарский “ белән бергә
кыска итеп кыркылган кап-кара чачле, киң күкрәкле өлкән сержант Әхмотгалин килеп керде. Менә
шунда Әхмотгалин взводына: «Дошман тылына үтеп п керергә, юлдан дошманның һичнинди
транспортын үткәрмәскә!* диген сугышчан бурыч куелды.
— Яшсрен-батырын түгел, иптәш Әхмәтгалим, бу бурыч чиктән тыш авыр һәм катлаулы,
үзегез белән шуны аңлаган кешеләрне генә алырга кирәк булыр,—дип, генерал сынаулы караш белән
өлкән сержантка борылды,
— Аңлыйм, иптәш генерал, бөтенесе дә ачык, безнең әйләнеп кайтмавыбыз да бик мөмкин,—
диде Әхмотгалин,— Шикләнмәгез, тормышыбыз хакына булса да приказны үтәрбез.
. .Караңгы төшү белән, дошман тылына китәсе группа аерым блиндажга җыелды Взвод
командиры группа алдына куелган бурычның әһәмияте, походның планы турында җентекләп
сөйләде. Юл өстендәге күлләр һәм миналар куелган сазлык аша үтүнең аеруча авыр булачагы гына
азрак борчыды аларны. Күп тә үтмәде, сигез милләт вәкилләреннән торган унбер сугышчы, мемкин
кадәр күбрәк патрон һәм гранаталар алып, юн караңгылыгына кереп югалдылар.
Группа, немецларның алгы сызыктагы траншеялары алдында сузылган төрле- терле буш
консерв банкалары, снаряд гильзалары һем калай кисәкләре злен-ан чәнечкеле чыбыкларны, аннан
соң оборона сызыгын тавышсыз-тынсыэ гына үтел. Севино авылы ягына юл тотты. Таңны алар
урманда каршыладылар. Яктыра башлагач, урман кырыена чыгып, чабылмаган үлән һәм куакларга
яшеренеп, еракта күренеп торучы Рундено шәһәрчегенең чиркәү гембоэләренә таба юнәлделәр
Озакламый, чигенүче колонналар белән тулган юл — Руиденега бара торган юл күренде. Бу юл гүлеп
торган умарта оясына охшаган иде Гитлерчылар, һава шартларының начар булуы аркасында безнең
авиациянең киле алмавыннан файдаланыл, мөмкин кадәр гаскәрләрен техникасын чыгарып калырга
тырышалар. Сугыш кирәк-яраклары төягән төрле марка
лы машиналар, орудиелар таккан тракторлар һәм танкларның мотор тавышы тәүлек ләр буенча
туктамый. Алар тирәсендә баштанаяк пычранып беткән, чигенүдән тал чыккан солдатлар мәш килә.
Тирә-якта аларның карлыккан тавышлары, офицерларның сүгенүләре ишетелеп тора.
Эфир дулкыннары разведчиклар мәгълүматын безнең командованиега җиткергәч озак та
үтмәде, авыр снарядлар колонналар тыгылган юлның уртасында ук шартлый башлады. Эреле-ваклы
җир кисәкләре белән бергә, төрле зурлыктагы металл ватыклары күккә күтәрелде. Тирә-якта ут калкан
машиналардан чыккан төтен җәелде. Дары һәм бензин исе таралды.
— Бу биеклектән беркая да китмибез, егетләр,— диде Әхмәтгалин беренче уңыштан шатланып
киткән иптәшләренә.— Ике якка ике пулемет куярга, түгәрәк оборона ясап урнашырга кирәк.
Ул арада немецлар янган, җимерелгән машиналардан юлны чистартып, снаряд лар ярылудан
хасил булган чокырларны күмеп өлгерделәр. Ләкин колонналар кузгалу белән, тагын снарядлар ява
башлады.
Немецлар, көтелмәгән бу залпларның корректировка буенча атылуына төшенделәр, билгеле.
Шартлаулар сирәгәю белән, бер взвод автоматчылар, аяк өстендә ата- ата, тирә-яктагы куаклыкларга
атладылар. Биеклек итәгендәге һәр метр җирне тикшереп берни дә таба алмагач, егерме кешедән
торган бер төркем фашистлар, башкалардан аерылып, разведчиклар урнашкан калкулыкка менә
башлады Үзләренең туктаусыз атуына каршы бернинди дә җавап ишетмәгәч, гитлерчылар, барысы
да бергә җыелып, нидер сөйләшеп алдылар Аннан соң, бөтен автоматларыннан көчле ут ачып,
тауның сыртына йөгерделәр. Бары йөз метрлар ара калгач, алар өстенә разведчиклар бердәм ут
яудырдылар Бу көтелмәгән хәлдән югалып калган фашистларның берсе дә кире кайтмады.
Тынлык озакка бармады. Калкулык өстендә мина һәм снарядлар шартларга кереште. Шуңа
ышыкланып, бер батальон солдат, калкулыкны ике яктан ярымбоҗрага алып, тагын өскә үрмәләде.
Тиздән дәһшәтле, тигезсез сугыш башланды. Безнең батыр разведчиклар урнашкан калкулык өсте
дары төтене һәм тузанга төренде.
Сугышчыларның хәле минут саен кискенләшә барды. Немецлар, бернинди югалтулар белән дә
исәпләшмичә, разведчикларның окопларына таба шуышуларын дәвам
Үзләре биеклеккә урнашканнан бирле шосседан бер машина да үтә алмавын күргәч, безнең
батырларга көч өстәлгәндәй булган иде. ләкин күп санлы гитлерчыларның төрле юнәлештән ясап
торган атакаларына рух күтәренкелеге белән генә каршы тору мөмкин түгел иде. Патрон һәм
гранаталарның минут саен кими баруы да хәлне катлауландырды. Алар дошманны мөмкин кадәр
үзләренә якын җибәреп, пуляның бушка китмәвенә ышанып кына ата башладылар.
Тиз генә ярдәм килүгә ышаныч булмаган кебек, моннан чигенү мөмкинлеге дә бөтенләйгә
киселде. Биеклек фашистлар боҗрасы эчендә калды.
Бары унбер кешедән торган кыюлар взводы кичкә кадәр немецларның бик күп атакаларын кире
какты. Йөзләрчә солдатларын кырды. Ләкин күп югалтулардан ярсыган гитлерчылар һаман да өскә
үрмәләүләрен дәвам иттеләр.
... Шакуров үз окобы каршына шуышучы өч фашист белән «исәпмне өзде дә Михаил Шкураков
яшеренгән агач төбенә күз салды. Алар икесе, биеклекнең Сунуп- лява авылы ягындагы итәген саклап,
атышлар тынган араларда бер-берсенең хәлен сорашып торалар иде.
— Миша.— дип кычкырды ул бар көченә, аның окобына дүрт яктан дүрт немец үрмәләвен
күргәч,— тирә-ягыңа кара!
Аларның берсез, үз ягындагысын, Шәкүров үзе дөмектерде Калган өчесе Шкурак ов
пуляларыннан хәрәкәтсез калды. Шул ук минутта Михаил Шкураков үзе дә агач төбендәге окопка
бөгелеп төште. Шакуров аңа ярдәмгә ашыкты. Ләкин соң иде ийде.
...Немецларның тагын бер агачасы тончыкты. Шакуров окоптан башын күтәреп тирә-якка карады.
Беренче булып аның күзенә озын агач саплы гранатасын Әхмәтгалим естенә ташларга әзерләнгән
немец күренде. Ул яшен тизлеге белән аңа төзәп автоматыннан очередь бирде. Немец шунда ук
киселгән агачтай җиргә ауды. Ләкич Хәким дә ул ташлаган граната төтененә к үмелеп калды. Шакуров
берчичә сикерүдә командир окобына барып җитте. ♦
Сержант Петр Сыроежкин белән бергәләп алар Хәкимнең яраларын бәйләп, өсте- 2 нә плащ-
палатка ябып куйдылар. Сыроежкин, алдан сейләшкәнчә, командирны алыш- § тырды һәм
Әхмәтгалим окобына кереп урнашты. Шәиүров, йокысызлыктан ялкынсын- 2 ган күзләренә
ирексездән килгән яшь тамчыларын җиңе белән сөртеп алды да, тагын 2 Хәким өстенә иелде.
Флягасын ачып, аның иреннәренә китерде, Ләкин флягадан rj бары бер генә йотым җылынып беткән
су чыкты. Шулай да Хәким берничә секундка 2 күзләрен ачты.
— Якташ,— диде ул, караңгы төшеп килә торган күккә карап алгач.— төн тагын 2
да авыррак булачак. Трофей кораллар җыегыз, бирелмәгез. Тагын шуны онытма: ы Өчиле районы,
Сәфәр авылы. Рәхим минем әти. Яз, онытма. Әнием Фәхерниса. Хәким zf боерыгын Сыроежкинга
әйтел килгәч, Шакуров бер мәлгә баскан урынында катып i калды. Өлкән сержантның күзләре баягыча
күкнең бер ноктасына төбәлеп хәрәкәтсез « калганнар. Агарып киткән йөзен салкын тир тамчылары
каплап алган... Хәким Әхмет- галинга бу вакытта 21 яшь иде. о
Сержант Сыроежкин. тын калган һәр минуттан файдаланып, трофей коралларын — җыярга
боерык бирде. Беренче булып Тишибай Карабаев белән Василий Андропов бәхет сынап карарга
булдылар. Берничә мәетнең автоматларын, патрон сумкаларын _ алу белән, алар өстендә пулялар
сызгыра башлады.
— Күрделәр кабахәтләр,— диде Андронов, немецлар ягына күз төшереп алгач х һәм үлеләрдән
алган автоматларны өстерәп, кирегә, уз окобына борылды.
Аларның тирә-ягында мәетләр арасында миналар төшеп ярыла, җир кисәкләре. “ металл
ярчыклары оча иде.
Пычрак җирдән шуыша-шуыша инде үз окопларына килеп җиткәндә, Андропов белән
Карабаевтан аз гына алдарак тагын бер снаряд төшеп ярылды. Кайнар тимер кисәге Андроповның
сул як иңбашына батып керде Тишибайның аягы яраланды. Ләкин алар авырту сизмәделәр.
„.Бу вакытта егерме дурт яшьлек, гадәттән тыш таза гәүдәле үзбәк егете Чутак Уразов, бөтен
дөньясын онытып, калкулык читендәге кечкенә генә печән сараеның ••орма тәрәзәсеннән каршы
яктагы куаклыкны күзәтә иде. Калкулык естенә менәргә тырышып караган күп кенә фрицларны аның
пулеметы каршылады.
Фашистларны калкулыктагы иптәшләре ягына үткәрмәү белән Чутак шулкадәр мавыккан иде,
секунд саен үзенә якынлашып килгән фаҗигане күрә дә, сизә дә алмады, Күзләренә ачы төтен керә
башлагач кына, үз хәленең котылгысыз икәнен аңлап, артка борылды да, шуышып кирегә китеп
баручы ике немецның естенә граната ташлады. Үч алынды, Ләкин аларны үтерү ген» Уразовның хәлен
җиңеләйтмәде Сарайны төрле яктан ялкын телләре ялый башлады. Туктаусьз ата-ата, немецлар да
шунда ашыктылар Әмма аларның күбесе Чутайның пулемет утына очрап егылдылар. Икенче яктан
Сыроежкин белән Шакуров аңа ярдсмгә ташланды. Ләкин соң иде инде Сарайны камап алган
гитлерчыларга автоматтан берничә озын очередь бирделәр дә. алар яңадан калкулык сыртына
үрмәләделәр.
Шул минутта ук, тирә-яккә очкын көлтәләре чәчеп, сарай җиргә гөрселдәде. Таҗикстанда туып
үскән, Шахрннау колхозының мамык чырларында яшьтән эшләп чыныккан комсомолец Чутак Уразов
әнә шулай көрәште һәм җиңел һәлак булды.
Кичке эңтер-меңгор җиткәч, урман артыннан кинәг килеп чыккан болыт калкулык өстен» яңгыр
сибәләп китте. Бу көзге салкын яңгыр хәлдән тайган сугышчыларга яңа коч өстәгәндәй булды.
һернвйсы снаряд чокырларыннан каскасы белен алып болганчык су эчте.
Немецлар яңа атака башладылар. Калкулык өстен raram yr өврмөсе чолгап алды.
Сыроежиин җиргә сеңәрдәй булып алга үрмәләүче немец автоматчыларыча пулеметыннан
кыска очередьлар белән ата иде. Сул флангны саклаучы Шакуров аның янына ашыкты.
— Иптәш сержант, Петро, ни булды сиңа?
Үзе дә сизмәстән бу сорауны биргәч, Шакуров уңайсызланып куйды. Ни булганы болай да
ачык иде. Аның окобы янында ук снаряд шартлаган. Үзен яртылаш җир күмгән. Окоп янында ук
теткәләнгән пулемет ята.
— Болай зыян юк кебек, азрак аякны тырнады, ахры.— Дил. Сыроежиин кузен ачты.
Авыртудан булса кирәк, чыраен сытып туфрак астыннан бер аягын тартып чыгарды.
Шакуров, кулы белән Ашмаровка безне каплап тор дигән ишарә ясады да эчке күлмәген
умырып алып, сержантның аягын бәйләде.
Разведчиклар гитлерчыларны тагын чигенергә мәҗбүр иттеләр. Калкулык ечен һәлак булган
гитлерчыларның саны тагын берничә дистәгә артты Гадәттәгечә, караңгы тәшү белән, немецлар
атудан туктадылар ...
Караңгылыктан һәм атышлар тынудан файдаланып. Урун Абдуллаев. Яков Шакуров, Федор
Ашмаров, Токымбай Тайгәрәев Һәм Матвей Чернов сержант Петр Сыроежиин окобы янына
җыелдылар.
— Караңгы төннән файдаланып калырга кирәк, егетләр,—дип башлады сүзен Сыроежкин,—
мөмкин кадәр күбрәк патрон, гранаталар җыегыз. Боҗрадан чыгу мем- »ин түгеллеген барыгыз
да аңлыйсыз. Ярдәмнең дә кайчан киләчәген белмибез. Безнең бары бер генә юл бар. Ахыргача
сугышырга, әйе, үлгәнче сугышырга, әмма бирелмәскә. Сугышу ечен безнең кораллар да, запас
та юк. Димәк, дошманның үз коралы белән кыйнарга кала. Гранаталарны саклап тотыгыз,
чира’лал кына ташла- 'ыз,—Сержант тагын нидер әйтергә теләгән иде, ләкин ачың сүзен
Андронов окобыннан ишетелгән ату тавышы бүлдерде.
— Киттек, егетләр,—диде Тайгәрәев,—тагын башлана.
Сугышчылар, яннарындагы бөтен гранаталарны Сыроенгкинга калдырып, үз окопларына
ашыктылар.
Яков Шәкүров берничә дискасы белән автоматын да Сыроежкинга калдырды Үзе окобына
түгел, соңгы атака вакытында үтерелгән немец солдатлары янына корал җыярга китте. Менә ул
мәетләрнең берсеннән-берсенә йөреп, противогаз сумкасын патрон белән тутырды. Муенына ике
автомат элде Күтәрә алган кадәр озын агач саплы гранаталар алып, уз окобына таба атлады. Төн
караңгы иде. Барысы да аягүрә басып йөрделәр, үле немецлардан корал җыйдылар. Ара-тирә генә
төшкән снарядларга, автомат пулялары сызгыруга игътибар итүче дә булмады.
Ниһаять, дошманны каршыларга барысы да әзер. Автоматлар корылган Граната- гар кул
астында. Шәкүров окобын тагын да тирәнәйтебрәк казыды. Аны түгәрәк оборонага җайлаштырды.
Шул вакыт көтелмәгән гаҗәеп бер хәл килеп чыкты. Немецлар ягыннан күтәрел ән ракета
яктысында Шәкүров, җиргә сеңәрдәй булып, үз окобына шуышучы хатын-кызны күреп алды.
— Бу ни булыр икән тагын,— диде ул үз-узенә һәм автоматын тотып көтә башлады. Икенче
ракета яктыртканда аның шактый якынайганын һәм кулындагы немец бвтоматын күргәч түзмәде,
өскә таба кыска очередь бирде дә
— Тукта, селкенмә,—дип кычкырды.
— Тукта, солдат, атма, мин үзебезнеке. Кил, булыш әзрәк,— дигән хатын-кыз тавышы
ишетелде.
— Ташла коралыңны, югыйсә атам,—дип кычкырды Шәкүров — Урыныңнан кузгалма!
Үзе, бармагын азгсмат курогына куеп, ике кулын күтәреп торган хатын янына килде.
— Син к«м, ник килдең, нәрсә кирәк, тизрәк өйт, күаа-вр-ә килдеңме, немецлар җибәрдеме!
— Ю*. солдат, мии менә шушы Сунупляаадам. Иртәдән бирле сезнең сугышуыгызмы
күзотобез. Бабай йорт саен йөреп ризык җыйды. Мии сезгә шуны китердем,— дип, яшь кенә кыз
шактый зур капчыкка күрсәтте.
Шакуров, бер ягы бозау тиресе белән тышланган немец капчыгын алды да, кызны ияртеп,
Сыроежкин окобына китте.
— Немецларның кече бик күп, һаман яңалары килеп тора.— дип сүзен дәвам итте кыз.—
Әйдәгез, мин сезне бу боҗрадан алып чыгам. Бабай шулай кушты. Курык - х магыз, мин юлны беләм.
Кипкән ерганак төбеннән авылга ук барып чыгабыз. Файда- § сызга һәлак булмасыннар, чыксыннар,
диде бабай.
— Барысы эчен дә рәхмәт, кызый, һәлак булсак та без моннан китә алмыйбыз. S* Приказ
шундый. Юлдан бер машина да үтәргә гиеш түгел.— диде Сыроежкин, сынау- u лы караш белән
кызның күзләренә карап торгач.
— Син үзең тизрәк китү ягын кара,—дип естәде Шокүров —Югыйсә, немецлар х кыймылдый
башлады, һәр минутта һөҗүм башлануы мөмкин.
Аның сүзен раслагандай, төн тынлыгын ярып калкулык түбәсенә берничә мина Н тешеп ярылды.
Күккә бер-бер артлы ракеталар очты. Шакуров алар яктысында үзен- х йен шактый ераклашкан
кызның чокырга таба үрмәләвек генә күреп калды.
Ләкин бу юлы һөҗүм булмады. Атышлар тыну белән, янган сарай ягындагы ф куаклыклар
арасыннан көчле репродуктор сөйли башлады.
— Солдатлар, каршылык күрсәтүнең файдасыз икәнен үзегез дә яашы аңлый-
сыз,— диде репродуктор рус телендә — Нигә кан түгәсез, нәрсә өчен күрә торып < үлемгә барасыз.
Коралларыгызны ташлагыз, бирелегез. Без сезнең тормышыгызны X сакларга вәгъдә бирәбез,
яралыларыгызга һич кичекмәстән ярдәм күрсәтәчәкбез. ~ Соңгы тапкыр кисәтәбез, бирелегез! Ун
минут срок бирәбез уйлагыз Шул срок ут- J көндә ак флаг күтәрелмәсе, шәфкать көтмәгез... җ
Тавыш тынгач, төрле яктан сирәк кенә вткәлап торган автомат тавышлары да туктап калды. Күк
гөмбәзенең йончыгыш ягында таң нурлары сызылды. Биеклекне ‘ шомлы тынлык басты. Шакуров
окоптан окопка тиз генә иорел латыш кызы китергән п кукуруз ипиен һәм кабыклы бәрәңгене таратыл
чыкты. Иптәшләрен бирелергә өндәп '■ йөри дип булса кирәк, немецлар аның һәр хәрәкәтен күреп
торсалар дә атмадылар Ул әйләнеп кайтканда, Сыроежкин янында комсорг Таигәрәев утыра иде.
— Немецларга җавап шул. Токымбай бер адым да чигенмәскә тере килеш бирелмәскә!
Кыскасы, калкулыкны соңгы сулышкача кулда тотарга! Бәлки озакламас ярдәм дә килеп җитәр.
— Ярдәм киләме, юкмы, ә сугышырга кирәк, егетләр,—дип. Шакуров та сүзгә кушылды.—
Ләкин минем бер тәкъдимем бар
— Нинди тәкъдим, әйтеп кара
— Менә бу кызыл яулыкмы калкулыкның »н түбәсенә кадарга кирәк — Ул әлеге кыз бәрәңге
төреп китергән яулык турында әйтте
— Менә бу идея,—диде Сыроежкин — Тагын биш минут вакыт калды Бар, әйткәнеңне эшлә.
Немецлар биргән ун минут тулды дигәндә, биеклек өстендә кызыл флаг җилфердәде.
Әйтерсең, шуны гына көтеп ятканнар немецлар, шул минутта ук кул астындагы бетен төрле
кораллардан — автоматлардай, пулеметлардай, минометлардан шашынып ут ачтылар. Калкулык
өстендә тагын җир һәм төтен баганалары күтәрелде
Бернинди яңа боерык алынмаса да. үз частьларыннан аерылып, инде тәүлек буена боҗра зчендә
сугыш алып баручы бу кечкенә гарнизон солдатлары һәркайсы ине-еч тапкыр яралануга да
карамастан, кулыннан коралын төшермәде, сафта калды үз окобына илле-кырык, хәтта егерме метрга
кадәр якын жнбәреп, фашистларны кыруын дәвам итте.
Окобы башкаларныкыниаи алдарак урнашкач Урун Абдуллаев атыш тыйган арада үз позициясе
каршында үлеп калган немецлар янына шуышты. Сыроежкин белән Шокуров аның һәр хәрәкәтен
күзәтеп тордылар Менә ул берсеннән-берсенә үрмәләп берничә немецның патрон сумкаларын үзенең
противогаз сумкасына бушатты Гранаталарын алып каешына кыстырды, ватык куп пулеметының
патрон төзәлгән
лентасын иңенә /иде, аның затворын алып читкә ыргытты. Аннан сон бөтен гәүдәсе белән салкын,
юеш җиргә сыенып, кирегә, үз ягына борылды.
Нәкъ шул чакта аның янында, берсен-бере куып килгәндәй, миналар шартлый башлады. Баш
өстеннән үк пулялар сызгырып үтте. Урун өстенә эреле-ваклы балчык кисәкләре яуды Шинеле аша
тәненә мина ярчыклары батып керде... Ул аңын югалтты...
Шуннан соң үзе белән һәм гомумән бу калкулыкта ниләр булганын Абдулл аев күп еллар узгач
кына белә алды. Бу турыда А Бакалов һәм Д. Тимофеев иптәшләрнең «Үлемсезләр калкулыгы , 1
китабында болай язылган; «Ул моннан еракта, тузанлы юлда грузовик кузовы идәнендә һушына
килде. Күзен ачкач та үз өстендә мамык сыман ак. сирәк б олытлар йөзгән зәңгәр күкне күрде. Бөтен
тәне сызлый иде. Машинаның аз гына селкенүе дә авыртуны көчәйтә Иреннәренә дә, сакал-мыек
баскан битенә дә ябышып кан каткан. Урун, үзе дә сизмәстән, башын күтәрде. Бу нәрсә! Машина
бортына сөялеп, җилкәләренә автоматлар аскан немецлар басып тора. Баш күтәргәнен күргәч, арадан
берсе, мыеклысы. Урунга: «Тик ят. селкенмә».— дип тибеп тә куйды.
Абдуллаев шул вакытта гына кайчан да булса үз тормышында кичерү мөмкин бу шаннарның иң
куркынычлысы белән күзгә-күз очрашуын аңлады».
Авыр контузия агып һушсыз егылгач, аның тормышы һәм язмышы өчен иптәшләренең ничек
сугышуын Урун бөтенләй белми иде әле. Алай гына да түгел, геройларның берсе аны коткару өчен,
үз тормышын бирде.
Абдуллаевның хәрәкәтсез ятып калганын күргәч, ике немец, пленга алу нияте белән, аның янына
шуышты. Сыроежкин автоматы аларның юлын тиз кисте. Ләкин үлгәннәр урынына төрле яктан
башкалар үрмәләде. Аңсыз һәм ярдәмсез хәлдә үзе генә калган сугышчыга әсиргә төшү куркынычы
минут саен якынлаша иде.
Сугышның күп маҗараларын бергә күргән дустының бу хәлгә калуы белән Шакуров килешә
алмады. Башта ул, Сыроежкин белән бергә, яралы иптәше янына килүче гитлерчыларны чигенергә
мәҗбүр итте.
— Әгәр мин шул ук хәлдә калсам, Урун мине коткару өчен бөтенесен эшләр иде. Немецл арны
үтерү генә аз мондый вакытта. Ничек кенә булмасын, дусны коткарырга кирәк.— дип уйлады ул
эченнән.— Мин артык чыдый алмыйм, сержант, ярдәмгә барам,— диде аннары. Сыроежкинга
борылып.
— Үзем дә шул турыда уйлыйм. Яша, аяк җибәрми, хәерле юл сиңа, дус, бар!
Тулы обойма белән корылган немец автоматын уң кулына кысып. Шәкүров ярдәмгә ашыкты.
Ара якыная бара. Менә аның алдында әле бер сәгать кенә элек җиңү турында сөйләшкән, сугыштан
соңгы тормыш турында хыялланган дусты — Кара-Калпак республикасының «Кызыл Байрак •
колхозы члены 32 яшьлек Урун Абдуллаев. Аларны бары өч метр ара аерып тора. Шәкүров инде аның
авыр ыңгырашуын һәм саташып сөйләнүен дә ишетә.
— Ульбинә, Ульбинә, су бир, су,— дип кабатлый ул.
Әйе, Ульбинә. Ульбинә. Ул — Урунның хатыны. Буш вакытларда Урун хатыны Ульбинәнең тезгә
кадәр җиткән шомырт чара чәч толымнарын, эшкә уңганлыгын, аның җырын тыңларга ярты кышлак
җыелуын сөйли иде.
Шәкүров, бөтен рух көчен туплап. Урун янына барып җитте. Аны җилкәсенә салырга дип,
терсәгенә таянды. Шул вакыт, җир астыннан ярып чыккан кебек, Шәкүров каршысында өч автомат
көпшәсе күренде.
— Рус, сдавайся,— дип кычкырды немецларның берсе, җирдән аз гына башын калкытып.
— Мәгез. кабахәтләр! Шәкүров шулай автоматта патроны беткәнче очередь бирде. Аннан соң
Урун янына чалкан әйләнеп төште. Аның күкрәген дистәләгән немец пулясы челтәрләгән иде...
һаман да һушына килмичә кан эчендә ятучы Урун Абдуллаев янына төрле яктан немецлар
ташланды. Сыроежкин гитлерчыларның ашыга-ашыга Урунны өстерәп авыл кырыендагы куаклар
арасына кереп киткәннәрен генә күреп капды„.
А. Бакалов. Д. Тимофеев «Үлемсезләр калкулыгы». Башкни; оиэдат. Уфа. 1959 ел. 86—87
битләр.
Шакуровның үлеме турында СССР Оборона министрлыгы архивының 33 фонд документлары
арасында махсус язылган бер кәгазь саклана. Анда болан дне--ә-:
<.0ч тапкыр яралануына, яраларыннан туктаусыз кан саркып торуга дә карамастан, Яков
Шакуров, иптәшләре белән бергә, соңгы сулышынача сугышырга, фашистларны рәхимсез кырырга
ант итте Бу сугышта үзен чын герой итеп танытты. Ул безне ■ социалистик Ватаныбызның азатлыгы
һәм бәйсезлеге вчен тигезсез көрәштә һәла булды. Ләкин аның исеме безнең йөрәкләрдә мәңге
сакланыр. Шакуровның батыр- t- лыгы безне тагын да тизрәк алга, квнба'ышка, барырга, фашист
ерткычларын үз “ оясында кыйнарга рухландыра
• * * о
о
Калкулык итәген тетен сыман ак томан белән каплап, икенче таң ат»ы Ләкин 6, с таңны
геройлар взводының бары дүрт кенә сугышчысы каршылады.
Таң атарга бер сәгать чамасы вакыт калганда, Ульяновск өлкәсенең Малая- 3 Якушка авылы
егеге Матвей Черновның да йөрәге тибүдән туктады Хәзер Федор Ашмәров белән Василии Андронов
кына, еч-дүрт тапкыр яралануларына карамастан азрак хәрәкәтләнә алалар иде. 3
...Рунденедан көнчыгышта ату һәм шартлау тавышлары һаман сеен көчәя, янына ф бара
Андронов җиргә колагы белән ятып озак кына тыңлап торды дә. яр» м > релеп, бар көченә:
— Безнекеләр килә, иптәшләр, безнекеләр.— дип кычкырды
Ләкин немецлар биредән китәргә ашыкмыйлар иде әле. Күп булса 10—15 минут- тан
фашистларның психик атакасы башланды. Калкулык итәгендә йөзләрчә солдатларын югалткан
немецлар, һич нәрсә белән исәпләшмичә, бәген тор кораллардан ут сип- " тереп, кыюлар позициясенә
ташландылар. Ләкин мондагы дүрт багыр, соңгы кочлә- х рен җыеп, бу юлы да алармы гранаталар
белән каршылады. Ә Андроповның тез ~ атуы аларны тагын кире борылырга мәҗбүр итте.
Бу штурм вакытында чуваш халкының батыр улы граҗда---»р сугышында у< — үлемнең күзенә
туры караган. Будённый белән данлы юл үткән 47 ашьлек колхозчы -j Федор Иванович Ашмароа һәлак
булды. Петр Сыроежки» тормышының да соңгы минутлары Василии Андронов күз алдыннан үтте.
Комсорг Токымбай Таигәрәее белән коммунист Василии Антонович А-ЛрОнОВ немецларның бу
дәһшәтле һөҗүменнән соң да биеклекме бор сәгать буо-о үз кулларында тоттылар...
Кинәт барьсы да берьюлы тынып калды Дүртенче тапкыр кәгы яраланган Андронов, аңын
югалтып, салкын җиргә егылды Шул хәлендә күпмедер яткач, ул аңына килеп, акрын гына күзен ачты,
башын күтәрел тирә-яккә карады Калкулык еегәнә иәгерүче кызыл йолдызлы каска кигән солдәг
<ар>.» -,р<л. .-и. ,.р- ■ дә бел мичә, бетен җирне берьюлы комардан булып, нхс кулын җ ien җиргә
ябышты Кыч кырып-кычкырыл елыйсы килә иде ачың Ләкин күзләрдән яшь чык.лады. Полкташ лары
аны өнә шул хәлендә табып алдылар.
Әйе, бу калкулыктагы кыюларга ярдәмгә, соң булса да, Новаидарскин ротасы килеп җитте.
Бер сәгатьтән соң карт имән күләгәсендә тугыз героины җир-ана мәңгегә у» кочагына алды,
аларны данлап оч тапкыр залп яңгырады
Ни ечен тугывГ Лудзада'ы һәйкәлгә ун исем языл-ан ич? Әйе шул Ләкин ул ел тышлык булган,
һом бу хәзер тозәтелде Һәлак булган дип исәпләнгән Урун Абдуллаев хәзер до исән Ул
фашистларның үлем лагерьларын һәм америкалыларның «күчерелгән кешеләр» лагерьларының
коточкыч фаҗигаләрен кичереп, 1946 елда туган илоно кайтты. Хәзер Кара-Каллак АССРда яши һом
колхозда зшли. Исән калган икенче батыр Советлар Союзы Герое Василин Антонович Андронов те
сугыш1 с- соң гы елларда үзенең туган ягына канга, ләкин әнә шул сугышта алган берсежон-берсе
авыр дүрт яра аңа чынлап савыгырга мөмкинлек бирми Ул 1951 елда Mjp« АССР- иың Покровское
авылында озак һәм каты авырудан соң вафат була.
СССР Оборона министрлыгы архивының 375 иче укчы полк фондында сакланучы бер
документта болан диелгән «Бу геройларның исеме безнең йөрәкләрдә мәңге яшер. Алар эшлеген
геройлык безне яңа батырлыкларга, фашист басып алучылардан рәхимсез үч алырга чакыра. Без
тагын да ашкыныбрак алга барырбыз Совет Балтик буе халыклары түземсезлек белен безне, азат
итүчеләрне, кетәләр.
Советлар Латвиясен азат итү ечен үзләренең тормышларын биргән геройларга мәңгелек дан!
Герой полкташларыбыз кабере янында армый-талмый алга барырга, явыз дошманны тәмам
юк иткәнче кыйнарга ант итәбез"
2 нче Балтик буе фронтының 3 нче удар армия газетасы үзенең бер битен махсус бу
батырларга багышлап чыгарды Фронт командующие Советлар Союзы Маршалы Андрей Иванович
Еременко да «Алга, Ригага" дигән мәкаләсен шул унбер каһарманга багышлаган иде. Менә аннан бер
өзек:
«Өлкән лейтенант Павел Новайдарсиии ротасыннан унбер герой эшләгән батырлыкны бары
тик коммунистлар партиясе тарафыннан тәрбияләнгән совет кешеләре генә күрсәтә алалар.
Унбер тарой, дошманның хисапсыз атакаларын кире кайтарып, ике йездәи артык солдат һәм
офицерын юк итте. Бу участокта немецларның чигенү планнарын җимерде» ...
СССР Оборона министрлыгы архивында 375 нче укчы полкның еугыш юлы языл, гам
кәгазьләрдән бу батырлар турында мин әнә шулерны белдем Ләкин кем соң ул Яков Савельевич
Шәкүров?
Мин, Казанга кайту белән, Шәкүровны эзләргә тотындым. Гадәттәгечә, беренче чиратта
геройның архивтагы бүләкләү кәгазендә күрсәтелгән адрес белән Омск шәһәренә. Яковның хатыны
Зеләйхә Шакурова исеменә хат салдым. Озак та үтмәде, ул хат. естенә бер кәгазь кисәге явыштырып,
кире кайтты. Анда: «Омск шәһәрендә Татарская урамы юк, хәзер ул урам Батумская урамы дип атала
Ләкин анда сез күрсәткән номерлы йорт юк», дип язылган иде.
Архивта язылган, ләкин өстеннән сызылган икенче бер адрес бар иде. «Омск шәһәре. 5 армия
урамы. 74 нче йорт» дигән бу адрес белән тиз генә икенче хат җибәрдем. Бу хат тә. шундый ук «анда
тормый» дип язылган кәгазь кисәге ияртеп, кире кайтты.
Өченче хатны Омск шәһәренең хәрби комиссариатына яздым. Аннан бөтенләй җавап
килмәде. Дүртенче хат естенә Элемтә министрлыгының бланкасы беркетелгән. Анда Омск өлкәсе
адреслар бюросының «Омск шәһәрендә һәм өлкәнен районнарында пропискада тормый» дигән
штамп басылган иде.
Шулай итеп Омск өлкәсендә эзләнүләр кирәкле нәтиҗә бирмәде.
Узган елның апрель аенда мин Татарстан язучылар союзы командировкасы белән, Төмән
өлкәсенә бардым. Анда моңа кадәр исеме бездә билгеле булмагач Советлар Союзы Герое Тамерлан
Ишмөхәметов белән берничә көн үткәрдем дә Новосибирск шәһәренә, татар халкының икенче бер
батыры — Советлар Союзы Герое Хәмзә Ма- хәмәдиев янына, юл тоттым. Мин аларда биш көн
тордым. Искиткеч кунакчыл бу семьяда күбрәк мине сөйләтергә тырыштылар. Аларны Татарстан,
Казан һәм Татарстан кешеләре, аларның тормыш-көнкүрешләре бик кызыксындыра иде.
Шундый әңгәмәләрнең берсендә мин аларга билгесез татар геройларын эзләүнең кыенлыгы
турында сөйләдем. Яков Савельевич Шәкүровны эзләү белән бер ел шөгыльләнеп тә семьясын таба
алмавымны искә алдым.
— Тукта, тукта. Зәки туган,— диде Хәмзә абый, бу фамилияне ишеткәч.—Ул Якуб Салихович
Шакиров түгелме икән?
Тамерлан Ишмөхәметов турында -Октябрь яшьтәше» дигән очерк •Казан утлары»
журналының 1967 елгы унберенче санында басылган иде
— Юк, Хэмза абый,—мин ойтэм.— тв-лоларда аидый герой гомумен юи.
— Ничек булмасын,— диде Хәмзә абый,— минем белән 6ер*ә үсхан езе» Якуб
Шакиров—Советлар Союзы Герое бит. Ул мина туган тия, яшьтән үк бер әби тор- - биясендә үстек.
Анжеро-Судженскида шахтада бергә эшләдек, соңыннан алтын лриискаларында бергә булдык. Үзе
кайтмады ул, һәлак булды Ана Герой исеме үлгәнмен соң бирелде. ♦
— Әйе, Шакиров дигән герой бар, без Омскида бергә яшәдек, күрше генә х идек,— дип Хәмзә
абыйның хатыны Сафаут апа да сүзгә кушылды.
— Нәрсә монда сейләшеп утырабыз бу турыда,— диде Хәмзә абый,— Әйдәгез. 2 баҗа янына
барабыз. Ул барын да белә.
Бер сәгатьтән соң без Новосибирскиның икенче башында, Һади абын Әсә-*ов квартирасында
идек.
Якуб Шакиров турында Һади абыйга караганда аның хатыны Әһликамал а-а =■ күбрәк сеиләде
— Якубның хатыны Зеләйха белән без бик якын дуслар идек,— дидо ул— . Томскида бергә
яшәдек Якубның Советлар Союзы Герое булуы турындагы хәбәр Z, аңа 1945 елда килде.
— Адресын табарга кыен түгел,— дип, Һади абый да сүзгә кушылды — Уфадагы
җырчы Габдрахман Хәбибуллинны ишеткәнең бардыр бәлки “
— Бик яхшы беләм,— дидем мин.
— Белсәң шул,— диде Һади абый,— аның хатыны Мәрьям Якуб хатынының аласы = була.
Алар, һәрхәлдә, элемтә тоталардыр Ә Габдрахман адресын Уфадан. Фенил < Әсәновтан сора. Ул
минем улым була.
Казанга кайтып җитү белән, әтиләреннән дә күл сәламнәр әйтел, башкорт язучы- Сы Фәнил
Әсәнрвка хат җибәрдем Бер атна дигәндә. Фәнилдән Хәбибуллиннар х адресы язылган хат килде Шул
ук кенне мим да Мәрьям исеменә хат язып салдым м
РСФСРның халык артисты Габдрахман are Хәбибуллин җавапны тиз язды. Мана аның хатыннан
бер взск:
«Хөрмәтле Зәки туган! п
Хатыгызны укыгач ук җавап язарга булдым Сугыш елларында халкыбыз күрсәткән
батырлыкларның әлеге кадәр билгесез булган яңа битләрен ачу. билгесез герой, ларыбызның
исемнәрен халыкка җиткерү кебек авыр һәм мактаулы хезмәтегездә чын күңелдән уңышлар телим.
Мин сезгә бу мәсьәләдә булдыра алгаиым кадер булышырга әзер торам, Әис. Якуб Шакиров минем
баҗам була. 1931 елга кадәр без Томскида бергә яшәдек. Шул елдан бирле күрешкәнебез юк, Хатлар
белен 'Әма сейләшәбсз. Семьясы-балолары белән хатыны Зелейха хәзер Омск шәһәрендә яшиләр».
Кыскасы шул: Габдрахман ага җибәргән адрес буенча Омскига язган хатыма героиның
семьясыннан җавап килеп җитте. Аны Якуб Шаиировның олы кызы Фәүзия язган иде «Безнең әти,—
диген ул хатында,— Казан ягыннан бәхет ззлеп Ниҗимй- Новгород шәһәренә күчеп килгән семьяда
туган. Үзе Якуб Салихович Шакиров булса да, нигәдер аның бетен домумеитпары Яков Савельевич
Шакуров дип тутырылган Ул һәрвакыт шул исем-фамилия белән «эрде.
Хәзер Омск шәһәрендә Совет районының яңа тезелгән кварталларының берсе ети исеме белән
йөртелә
Әио, Ватаныбыз, халкыбыз батырлыкны Һәм 6атырларик. бервакытта да онытмы** Хәзер бер
Омск шәһәрендә -енә түгел, күл кенә районнарда һәм авылларда урамнар, колхозлар, пионер
дружиналары батыр якташыбыз исемен иертә.