Логотип Казан Утлары
Публицистика

ФИРДӘҮСИ ҺӘМ КОЛГАЛИ


Габдрахман Таһирҗанов Ленинград университет, доценты. Ул университетның көнчыгышны өйрәнү факультетында чили. Татарстанда туып үсеп. үз туган телен практик яктан да. фәнни яктан да бик тирән белгән шикелле, ул рус теленең дә шундый ук остасы бу телдә лекцияләр укый, җитди фәнни хезмәтләр яза һәм бастыра. Шушылар өстенә ул күп төрки телләрне, шулай ук гарәп Һәм фарсы телләрен дә практик яктан да. фәнни яктан да калил белә. Ул университетта нәкъ менә аргп һәм фарсы телләрен. Фарсы әдәбияты тарихын укытучы галим дә. Габдрахман аганың шушы телләр, шушы әдәбиятлар хакында басылып чыккан күп санлы фәнни хезмәтләре бар. Ул борынгының фарсы телендә иҗат иткән бөек шагыйрьләр иҗаты белән Идел буеның борынгы төрки, борынгы татар шагыйрь лире арасындагы тыгыз һәм тирән багланышларны да Фәнни яктан җитди өйрәнә. Габдрахман ага 1946 елда ук Низами Ганҗәви белән Котбинең еХосрәү вә Ширине исемле поэмаларына чагыштырмалы анализ ясаган һәм шул хезмәтен кандидатлык диссертациясе дә итеп яклаган иде. Соңгы елларда исә ул бөек фар- сы-таҗик шагыйрьләре турында зур тикшеренү язды. Бу хезмәт хәзер басылып ята һәм аның докторлык диссертациясе итеп яклануы көтелә.
Хәзерге көндә Габдрахман ага *Шаһнамәя әсәрен иҗат иткән бөек Фирдәүси турында яңа монографик хезмәт тәмамлап килә. Түбәндә аның бу хезмәтеннән безнең татар әдәбияты тарихына мөнәсәбәте булган бер өзек басыла.
<Кыйссаи Йосыф» әсәре XIII гасыр башында язьГлган. Елын-накытын поэманын бетем өлешендә шагыйрь Колгали үзе үк теркәп калдырган. Дөрес, күчерүче.тәрнсн ялгыштыруы аркасында, хәзерге көнгә кадәр сакланган кулъязмаларда язылу елы төрлечәрәк күрсәтелә: берсендә һижрнчә 600 (1212) ел. икенчесендә 630 (1233) ел диелсә. өченчеләрендә 635 (1238) сл күрсәтелә. Калганнарындагы даталар шушы еллар арасында күчеп йөри.
Шагыйрь тарафыннан, кызганычка каршы, әсәрнен язылу урыны күрсәтелмәгән. Шуна карап, аны татарга түгел, көньяктагы терки халыкларга нисбәт итәргә омтылу да бар. Ләкин без мондый омтылыш нигезле түгел дип карыйбыз. Безмен поэма Болгар шәһәрендә язылган, ул болгар халкы әдәби традицияләренең борынгы бер үрнәге дияргә тулы хакыбыз бар. Бердән, бу әсәр үзбәк, төрекмән һәм әзербәйжан халыклары арасында билгеле түгел. Үз заманында Төркиягә барып житкән булса да, анда
Г абдрахман
Т аһирҗанов
ga ул тик шагыйрьләргә генә билгеле булып кзлган, халык арасында таралмаган- ха* аамка аилаешлы булсын
йен, аны төрекчәгә тәрҗемә игәргә мәҗбүр булганнар
Әсәр Харәзсмдә язылмады микән, дип гөман кылучылар да очрый. Бусы да нигезле түгел. Әгәр анда
язылса, шул замандагы башка әсәрләр кебек ук, ул да Урта Азиядә билгеле булыр иде. Хәлбуки, анын анда
билгеле булуын раслаган бер генә тарнхн дәлил дә юк. Яки менә Төркия әдәбиятчысы Күприяе-задә фикерен
алыйк ♦ Ул «Кыйссаи йосыф»ны. Харәземгә басып кергән монголлардан качып китеп. Идел буена кнлсп
тыккан шагыйрь язгандыр, ди. Әгәр бу гөман дөрес булса, сонрак. Харт - зем Алтын Урла дәүләтенә кереп,
анда тынычлык урнашкач, шагыйрь үз әсәрен ватанына алып кайткан һәм анда тараткан булыр иде. Эшнең
болай булуына шулай ук һичнинди дәлил юк.
Башка җирләрдә билгеле булмавы, борын-борыннан ук тик татар халкы арасындз гына киң таралган
булуы — шушы хәл үзе — «Кыйссаи йосыф*нын Болгарда язылган булуына һәм татар халкының үз әдәби
мирасы икәненә иң яхшы дәлил. Бу поэманы шәһәрләрнең укымышлы кешеләре генә түгел, авылларның
аз белемле кешеләре дә гасырлар буенча укыган, яки укучылардан тыңлаган һәм шуна охшатып бәетләр
дә чыгарган.
Йосыф белән Зөләйха турындагы хикәяләр, бик борынгы заманда ук туып, куп гасырлар буегга
телдән-телгә сөйләнә килгәннәр, ә язучылар бу хикәяләр нигезендә күп санлы проза әсәрләре, шулай ук
поэмалар язганнар. Шуна күрә төрле заманнарның төрле авторлары әсәрләрендә кабатлана торган
нәрсәләр дә куп. Ләкин шунын белән бергә аларнын һәрберсендә ана гына хас оригиналь як ир да бентак.
Бу яктан алганда, Колгалинең «Кыйссаи Иосыф»ыиа нинди бәя бирергә? Моны ачыклар өчен,
беренчедән. Йосыф һәм Зөләйха сюжетына Колгалигә кадәр кайда нинди әсәрләр язылганын
билгеләргә, икенчедән. Колгали алардан ни дәрәҗәдә файдаланган да һәм нн дәрәҗәдә үзеннән яналык
өстәгән, өченчедән. Колгалидән сон булган шагыйрьләргә анын әсәре ни дәрәҗәдә йогынты ясаган —
әнә шуларны барлап чыгарга кирәк.
Йосыф һәм Зөләйха хакында Сирия шагыйрьләре IV—VI гасырларда ук зур-зур поэмалар язганнар.
Бу унайлап, мәсәлән. Балан (430 сл). Нарсаи (410—505). Яков Серуги (450—521), Романос (560) кебек
шагыйрьләрне искә төшереп үтәргә мөмкин. Соңрак мәйданга чыккан авторлар. «Кыйссассл әнбня»
(Пәйгамбәрләр турындагы хикәя) китапларын язганда, шушы авторларның әсәрләреннән куп кенә
легендаларны күчергәннәр. Һәр автор, влгәреләреннән күчерү белән генә чикләнмичә, үзеннән дә 2
эпизодлар өстәгәнгә заманнар үтү белән Йосыф һәм Зөләйха кыйссасы кызыклы вакыйгаларга бик
баеган. Ниһаять, IX—X гасырларда яшәгән бөек иран шагыйре Фирдәүси дә «Йосыф һәм Зөләйха»
исемле зур поэма язган. Ул да элек язылган әсәрләрдән нык файдаланган һәм кыйссага үзеннән дә күп
нәрсәләр өстәгән.
Без болгар шагыйре Колгалинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасын югарыда күрсәтел гән авторларның
әсәрләре белән дә, Фирдәүси поэмасы белән дә сузгә-сүз чагыштырып. тикшереп карадык. Нәтиҗәдә
бнк әһәмиятле хакыйкать ачылды: безнең шагыйрь уз әсәрен язганда Фирдәүсинең «Йосыф һәм
Зөләйха» поэмасыннан бнк нык файдаланган икән.
Фирдәүси үз поэмасынын баштагы ундүрт бүлегендә, башка кайбер «Кыйссасел анбналлардагы кебек,
Якубнын тууыннан башлап, Йосыфның төш күргәненәчә булган хәлләрне дә язган. Колгали исә бу өлешне
төшереп калдырган. Ул Йосыфның таш күрүеннән башлый Аида да гел Фирдәүсидән күчереп кенә бармый.
Ул элек язылган әсәрләрдәге һәм Фнрдәуси поэмасындагы анизолларны бер бөтенгә җыя, үзеннән өсти һам
вакыйгаларга баетылган рәвеш кертә. Әлбәттә, сюжетның төп элементлары, легендаларның күпчелеге
«Кыйссасел әггбия»ларда да. Фирдәүсидә дә булганга. Колгалине* аларны уз поэмасына кайсы чыганактан
алуын әйтүе кыен. Мәгәр тегеләрнсн берсендә дә булмыйча, тик Фнрдәуси белән Колгалидә генә булган
эпизодлар да бар. Мәсәлән:
Йосыф әтисе итәгендә Йоклаганда төш күрә. Уянгач, әтисеннән төшен юрауны сорый. Әтисе, патша
булырсың, ди. Бу суз Йосыфның туганнарына ишетелә..
Уд патша булса, безгә гарьлек- Үтерик үзен, яисә еракка олактырыйк, диләр туганнары.
Якуптан сорап. Йосыфны хәйлә белән кырга алып китәләр. Аталары, Йкыфны жаяу йөртмәгез,
нәүбәгләшеп күтәрегез, Йосыфны яхшы сакдагыа, дия кала.
ВДРАХМАН ТАЬИРҖАНОВ ф ФИРДӘҮСИ ЬӘМ КОЛГАЛИ
Шәмгун пычак күтәреп Йосыфны үтерергә кнлэ, аны Яһуда коткара...
Йосыфны коега ташлау... Кәрван белән узып баручы сәүдәгәр Малик бине Дагир үзенең Бәшир һәм
Бәшрә исемле колларына, чиләк төшереп, коедан су алырга куша. Йосыф чиләккә ябышып коедан чыга...
Йосыфның туганнары, качкан җирләреннән чыгып, энеләрен Маликка сат ып җибәрәләр... *
Бу эпизодлар Фирдәүсинең үзендә ничек тасвир ителгән дә. Колгали ничек аны ирекле рәвештә
тәрҗемә итеп алган — шуны күзәтү, бәлки, кызыйлырак булыр.
Фирдәүсидә:
JI
Юлга юл тәрҗемәсе болай: «Тагын бер әйтте: и кадерле улым, саклан, бу төш еңне сөйләүдән
саклан!»
Колгалидә:
Вәләкин әманәттер, җаным угыл:
Бу дөшеңне һнч кемсәя сән әйтмәгел ’.
Кардәшләре Йосыфны сахрага алып китәргә сорагач, Якупның эчке кичерешләрен Фирдәүси мондый
юлларда тасвирлый:
-у~ LL__lj
Юлга юл тәрҗемәсе: «Балаларыннан моны ишеткәч, бу сүзләрне кабул итәргә атаның күңеле тартмады.
Әйтерсең, кайчандыр бәла киләчәген сизенде, өстәвенә шуны төшендә дә күргән, ул төшеннән дә бик
курыккан иде».
Колгалидә:
Ягъкуб, аны ишедүб, сакыйнч санды, Госса берлә кайгырды бәгъре янды,
1 Бу турыда әсәрнең үзеннән укырга мөмкин: «Борынгы татар әдәбияты». Каза.1- 1963. 97—101
битләр.
’ Колгали поэмасы татар халкында төрле күчермәләрдә таралган, ә инде 1839 ел - дзн башлап
Казанда күп тапкырлар басылып чыккан Аларда аермалар да очрый. Биредә өзекләр 1839 елгы Казан
басмасыннан китерелә. Беренче эзек — 5 биттән.
Itt
Кәндү бер деш күрмеш иде, аны айлы.
Иосифа дзстур вкрмәэ, кумаз имди
Уллары, Йосыфны алып, кырга чыгып китәр алдыннан Якуп адарга кинәшләр бирә. Мәсәлән, Фирдәүсидән
бер строфа:
oLG IjJ
Юлга юл тәрҗемәсе: «Уныгыз да аны саклагыз, юлда аны җәяү йяретмәгез. нәүбәт белән берәм-берәм
икбашы!ызга күтәрегез; авыр йок түгел, каты нәрсә түгел ул».
Колгалидә:
«Әманәтдер: Иосифны саилаясыз,
Нәүбәтләшү икегезгә күтәрәсез, Жемләнез игү, тнмар сез кыйласыэ» — Бу сүз илә
Иосифны күндерер нмди».
Кырга, caxpaia чыккач, абыйлары Йосыфны үтермәкче булалар. Фирдәүсидә бу хәл түбәндәгечә
тасвир ителгән:
u-( j Iji IJJ
моны күреп, сикереп торды, ачулы арыслан «о- белән
Йосыф янына flarepen килде, ялтыраган аерыр: а, җанын
тәненнән чыгарырга теләде»,
' Шул ук басма.
* Шул ук басма.
ГАВДРАХМАВ ТАЬИРҖАНОВ ф ФИРДӘҮСИ ҺӘМ КОЛГАЛИ
CrA- A-:
Юлга юл тәржемәсе: «Шәмгуи, тырган
фил кебек булды Шул ачу хәнҗәрен
чыгарды, башын тәненнән
7 бнт.
10 бит.
Колгалидә:
Моны ншедеп, Шәмгун яулык ачигланды, Пычак
тартып, йосиф үзрә хәзер кәлде, Пычак илә ултермәгә
хәмлә кыйлды-1
Посыфны коега ташлар алдыннан туганнары күлмәген салдырып алалар. Йосыфның ялваруы
Фирдәүсидә болай бирелгән:
Юлга юл тәрҗемәсе: «Әйтте: зинһар, күлмәкне үземә калдырыгыз, тәнемне ялан гач итмәгез. Берәү
үлсә, анарга кәфен ясыйлар, бу күлмәкне мина кәфен итегез».
Колгалидә:
Иосиф ой дер: карендәшләр боны кыйлман-
Бәкем тәнем горъян кыйлып, туным суй ман— Бу көн үлсәм,
кани бәңа кәфен кирәк, Инди бәна кәфен улсун ушбу
күңләк3.
Фирдәүси белән Колгали поэмаларындагы сүзгә сүз диярлек туры кялгән мондый строфа.гарны
тагын байтак кигерергә мөмкин булыр иде. Безненчә. Колгалинең Фирдәүси поэмасыннан файдаланган
булуын дәлилләр өчен, китерелгән кадәресе дә җитсә кирәк. Кабат искәртик: югарыда китерелгән, шулай
ук монда китерелмәгән, ләкин эчтәлекләре белән югарыдагыларга турыдан-туры бәйләнгән
строфаларда тасвир ителгән вакыйгалар тнк Фирдәүси белән Колгалндә генә бар. Аларга кадәр язылган
<Кыйссалар»да бу эпизодлар юк.
Һәр ике шагыйрь үз әсәрләренең төп сюжетларын, андагы легендаларны Фирдәү сигә кадәр үк.
тагын да борынгырак заманнарда чыккан «Кынссасел әнбия»лардан алып төзегәннәр. Аерма шунда:
Фирдәүси аларны бик тәфсилле язган. Колгали исә кыскартып алган. Шулай да Фирдәүсидә булган
легендаларның байтагысы Колгалидә юк, һәм, киресенчә, Колгалидә булганнарның байтагысы
Фирдәүсидә юк. Бу факт үзе Колгали нигездә Фирдәүси әсәренә таянса д а, гел анар гына ияреп
бармаганын раслый, Фирдәүсигә кадәр язылган «Кынссасел әнбия»лардан да анын мөстәкыйль, үзенчә
файдаланган булуын күрсәтә.
Кайбер легендаларны Колгали, бүтән чыганаклардан алса да, үз тасвирының максатларына карата
киңәйтеп тә җибәрә. Мәсәлән, Йосыфның Нн.т елгасына кереп юынуы турындагы легенданы ул нәкъ
шулай эшләгән: Иосиф суга керү белән андагы тереклекләр, балыклар аңа хезмәт күрсәтергә
керешәләр. Балыклар патшасы Йосыфка аеруча кече күңеллелек белән булыша. Фирдәүси балыклар
патшасын сыйфатлаганда, ул Юныс пәйгамбәрне йоткан, дию белән чикләнә. Колгали вакыйгага
җанлылык кертергә тырыша: анын тасвирында Иосыф балыклар патшасының аркасында басып юына,
Йосыфтан патша: «Балам юк. Дога кыйл!» — дип үтенә. Иосыф дога кыла, сонрак балыклар патшасының
ике баласы була һ. б. 42 43
42 Шунда ук. 12 бит.
43 Шунда ук. 16 бит.
Колгали «Кыйссан йосыф»ынла «Кыйссасел әнбиякларның берсендә »т булмаган Мгеидалар да бар.
.Мәсәлән, шундый легендалар:
Йосыфны күрер өчен коега тешен угырган габи.
Малик бине Даг ирнең теш күрүе, Мисырга барышлый герле шәһәрләргә кереп, андагы халыкларны
мөселман диненә күчерүе, бер пәри шәһәренә керүе
Йосыфны сатып алырга теләгән Бннг Табиюн исемле кызның иман китереп, иа ф лын дәрвишләргә
өләшеп, калган гомерен саумагада (монастырь) кичерүе. х
Зөләйханың яшь вакыты Төшендә еч тапкыр Йосыфны күреп. .Мисыр газизенә < иргә чыгуы. £
Йосыфның гөнаһсыз икәненә гуаһлык биргән бишектәге баланы соныннаи. үсеп § житкәч, Йосыфның
йортсыз-җирсез гарип хәлендә очратуы һәм аның үзенең министры д итүе. ’
<?
Бу легендалар «Кыйссасел әнбня»ларда да. «Тәфсиркләрдә дә, Табарн тарихын- s да да юк.
Уникенче гасырның икенче яртысында Мөхәммәт Жәүәйри дигән кеше фарсыча § проза белән
<Кыйссасел әнбия вә Сперемелүк» исемле әсәр язган. Бу китап безгә з кадәр кил ен җиткән. Фирдәүсидә һәм
Колгалидә булган кайбер легендаларның кыска- ча яки башка төрлерәк язылганы бу әсәрдә бар. Ләкин
монда да Зеләйханын яшь ♦ чагы турында бернәрсә дә язылмаган. Димәк, Колгали үз әсәренең ул өлешен
чыганагы я хәзергә безгә мәгълүм булмаган легендалардан алып язган дияргә туры килә.
Гарәпчә, фарсыча һәм төркичә язылган «Кыйссасел әнбия>ларда Йосыфны пәйгам < бәр итеп
күрсәтүгә зур әһәмият бирелгән, шуңа күрә аларда һәртөрле могҗизаларны х тасвирлау күп урын ала.
Фирдәүси белән Колгали поэмаларында да байтак кына могҗизалар күрсәтелә. Шулай да бу ике шагыйрь
искитмәле күренешләрдән хорафат- л чыл (мистик) идея чыгарудан бигрәк, гыйбрәтле сурәт күрсәтергә
омтылалар, укучы- < ның хисен, фикерен кузгатырлык үзенчәлекләргә басым ясыйлар Әмма бу өлкәдә *“ ике
шагыйрь арасында һәрберсенең үзенә генә хас үзенчәлекләре дә күренеп тора “ Мәсәлән, Фирдәүси үз
поэмасында төрле мөнәсәбәтләр белән гаскәри парадларны. - анда катнашкан гаскәри бүлекләрне
тасвирлауга әһәмият бирә. «Шаһнамәвдагы кебек, х арага хикмәтле сүзләр кыстыра. Колгали исә «Кыйссан
Йосыфкына күп кенә нәрсә * Лэрне фольклордан, халык иҗатыннан алып кергә Ул түбән катлау, базар
әһелләренең q рухи халәтен гәүдәләндергән эпизодларга да урын бирә. Мхәләи, Малик Йосыфны. Мисырга
алып кайткач, халык арасында Йосыфның искиткеч матур кеше булуы __ турында суз тарала. Аны күрергә
телиләр. Малик монардан файда игеп калырга уйлый, ул Йосыфны акча түләгән кешеләргә генә күрсәтә.
Хәлвәчеләр, икмәк пешерүчеләр арасыннан Йосыфны сатып ук алырга теләүчеләр дә чыга. Хәтта
карчыкларда Йосыфны сатып ук алырга теләүчеләр дә чыга. Хәтта карчыкларда да өмет туа;
Бер карчык бер киләп йнп алып кнлде, Иосифны алмаклыкка касд кылды,—
ди шагыйрь, карчыкның Йосыфны бер киләп җепкә алмашып алырга хыяллануын тас вирлап, комик элемент
та кертә.
Бу күренешләрне Колгали халык тормышыннан, халыкның үз теленнән сөйләнгән вакыйгалардан алып
керткән. Болар тик анын әсәрендә генә бар. башка авторларның берсендә дә юк.
Йосыф тугач, Якуп, үз улына сөт күп булсын дип, кол хатынның Йосыф белән бер аакыттарак туган
баласын ятлар кулына сатып җибәрә дә, Йосыфка баласыз калган кол хатынның сөтен имездертә. Якупның
бу кешелекссмегс җәзасыз калмый; тиздән анын үз баласы кол итеп сатыла, теге хатын үз баласы белән күп
еллар күрешмәгән кебек. Якупка да үз Йосыфын күрү насыйп булмый. Бу мотивны да без тик Колгали
әсәрендә генә күрәбез, ул борынгы «Кыйссасел әнбиа»лардк да. Фирдәү сидә дә юк. Колгали аны да халык
иҗаты мотивларыннан алган булырга тиеш
Тик Колгалидә генә булган эпизодларның кайберләре тормышта шагыйрьнең фәкать үзе күргән, үзе
күзәткән хәлләрдән генә алынган булсалар кирәк. Алар бик әһәмиятлеләр. Сәнгать ягыннан да, тарихи яктан
да бик җитди игътибарга лаеклы өзекләр Алармы да аерым билгеләп үтик Әсәрнең «Жиденчс фкылэыид а
Йосыфка
гашыйк булган Зөләйха үз серен Даясенә (сөт анасына) сөйли Дая Зөләйхага бнк матур сарай салдырырга,
анда искиткеч зиннәтле тәхет залы төзетергә, соныннан залга, тәхеттә утырып, Йосыфны чакыртырга кинәш
бирә. Мондый зал эшләтү турында «Кыйссасел әнбия»ларда да, Фирдәүсидә дә язылган. Ләкин алар
тасвиры белән бер-берләреннән бик нык аерыла. Тегеләр сарайны түшәме дә. идәне дә, стеналары да —
көзгедән; Йосыф, Зөләйхага туры карамыйча, йөзен-күзен кая гына борса да, һәр җирдә Зөләйха шәүләсен
күреп торырга мәҗбүр, диләр. Колгали исә залныц архитектура сәнгатен җентекләп тасвирлауга зур
игътибар биргән: залда колонналар, һәртөрле сәнгать сыннары; ул боларны безиен Идел-Чулман яклары,
Болгар иле табигатеннән, тормышыннан алган күренешләр белән баетып җибәргән. Бу урында баштанаяк
аның үз оригиналь иҗаты булган кайбер строфаларны китереп үтик. Кол гали «Колонна» дигән сүзне дә
биредә, әлбәттә, хәзер без куллана торган итальянча «колонна» дип алмаган, чын төркичә «терәк» дип
алган. Залның;
Бернәчә терәкләре бәллүр улсун,
Бернәчәсе (аның) дөрре-.чәрҗән улсун, Ул терәк
төбендә үкүз уясын. Ул үкүзләр көмештән улсун
имди; Саф кызыл алтыннан аг әйдәсен.-44
Колонналар төбендә алтыннан һәм көмештән коелган үгез, ат сыннары, фонда — стеналарда урман,
агач, киек кош сурәтләре — болар барысы да тик Колгалидә генә бар, тик аның гына оригиналь иҗаты.
Шагыйрь зиннәтле залны да, бәлки, болгар ханнарының сарайларыннан күчергеч алып тасвирлагандыр, ат,
үгез, киек кошлар, урман, куаклар дөньясын да безнең бу як табигатеннән әсәрләнеп иҗат иткәндер, дип
фараз кылырга нигез бар.
«Кыйсса»да Колгалинең сәнгатькә мөнәсәбәтен анлатырдай оригиналь эпизодлар да бар. Мәсәлән,
«Унөченче фасыл»да Йосыф туганнарының ачлык елны Мисырга азык алырга килүләре тасвир ителә.
Йосыфны туганнары танымыйлар, ул исәндер дип бөтенләй уйламыйлар да. Йосыф туганнарын сый
мәҗлесенә чакырырга була. Махсус сарай салдырта, кунак залының стеналарын рәсемнәр белән бизәтә.
Рәсемнәрдә Йосыфны туганнары тарафыннан коллыкка сатылу күренешләре гәүдәләндерелгән була.
Йосыфның кунак итеп чакырылган абыйлары, аш өстәле янына утыргач та, әлеге рәсемнәрне күреп, чиксез
куркуга төшәләр, ашка куллары бармый, елый башлыйлар. Колгалинең бу тасвирында сәнгать гаделлеге
кеше күңелендәге иң тирән серләрне дә ача ала дигән идея гәүдәләнә булырга тиеш. Бу тасвир да Колгалигә
кадәр чыккан «Кыйссасел әнбия»ларда да, шулай ук Фирдәүсидә дә юк. Бу да Колгалинең асыл уз сәнгате.
Колгалинең «Кыйссан Йосыф» әсәре үзеннән соңгы заманнарда үсеп киткән татар әдәбиятына бик
тирән тәэсир ясаган. Әсәр халык арасында кнн таралган булганга һәм аны олысы-кечесе бердәй яратып
укыганга, аның шигъри үзенчәлекләрен һәр буын кечкенәдән үк үз иткән, күңел хәзинәсендә саклаган, шуңа
күрә аның традицияләре һәр яна буын мәйданга чыгарган шагыйрьләр иҗатында үзенчә үстерелгән.
Колгали әсәре шулай ук башка төрки халыклар әдәбиятына да җитди тәэсир иткән. Мәсәлән,
Колгалидән соңрак, XIII гасырның нкенче яртысында яшәгән төрек шагыйре Шәяд Хәмзә «Кыйссан
Йосыф»ны «Йосыф вә Зөләйха» исеме белән төрекчәгә тәрҗемә иткән. Без Фирдәүси. Колгали һәм Хәмзә
әсәрләрен шулай ук бергә китереп чагыштырып чыктык. Колгали әсәрен тәрҗемә иткәндә Хәмзә Фирдәүси
әсәрен дә күз алдында тоткан. Колгали ташлап калдырган кайбер кисәкләрне Хәмзә. Фирдәүсидән алып, үз
тәрҗемәсенә керткән, өстәгән. Шул ук XIII гасырда Мәхмүд исемле Кырым шагыйре Колгали әсәренең
кыпчакча вариантын язган булган, аны Хәлил оглы Гали төрекчәгә тәрҗемә иткән.
Тагы да соңрак, XIII гасырның ахырында, икенче төрек шагыйре Сулн Факых, Колгали һәм Хәмзә
әсәрләреннән файдаланып, шулай ук «йосыф-Зө.тәйха» поэмасын- язган. 1491 елда өченче төрек шагыйре
Хәмди Чәләба да шул ук исемдә яна әсәр иҗат иткән. Гомумән, Колгалидән соң бу тема күпл әр тарафыннан
яктыртылган.
44 Шунда ук. 60 бит,
* Шунда ук 115 бит.
Мхэлән. XV гасыр фарсы-тажик шагыйре Жами. XV гасыр үзбәк шагыйре Дүрбек, XVI гасыр әзербәйҗан
шагыйре Физули шул ук бер исемдә зур-зур поэмалар иҗат тәннәр.
Татар әдәбиятында Колгали поэзиясенен телдән тишкән чагын әйтүе кыен. Сонгы 2—3 гасыр эчендә дә
анын исеме татар поэзиясе тарнхынын үзәгендә булып килде. XVIII гасыр ахырында һәм XIX гасыр башында
яшәгән татар шагыйре Г. Утыз-Имәни «Кыйссан Йосыф» кулъязмаларының җыйнама критик текстын төзеде.
XIX гасырның беренче яртысында ижат иткән Г. Кандалый лирик әсәрләремдә Йосыф белән Звләй- ханы
үзенең яраткан геройларыннан итте, XX гасырда Колгали әсәре Г. Тукай телендә булды, совет заманында
шушы поэма нигезендә К. Әмири «йосыф-Звтәйха» исемле трагедия язды. Боек Ватан сугышы елларында
Колгали традицияләре Моабнт твр- мәсеннән яңгырадылар Борынгы шагыйрь әсәрендә баласын югалту
хәсрәтеннән елый- елый сукырайган Якуп тасвир ителә. Менә Бәшир Йосыфтан хәбәр китерә, сүзенен
дөреслегенә дәлил итеп, Йосыфтан салдырып алган күлмәк алып кайта. Сукырайган Якупка —
Сәлам вирде Бәшир, күнләкне сону вирде, йөзенә сөрде, ике
күзе ачылыр имдн, Күзен ачты Исраил...1
Муса Жәлилнен «Ана бәйрәме» шигырендә Ватан ечен сугышларда вч улыннан беренчесе һәм икенчесе
һәлак булгач, ананын хәсрәттән сукыраюы, ләкин «чемче улы илгә җиңү алып кайткач, мондый хәл булуы
тасвир нтелә:
Калдырсам да күмеп еракта Абыйларның
батыр гәүдәсен, Алып кайттым данлы
байракта Каннарының алсу шәүләсен Ана
алды алсу байракны, Күзен сөртте, күзе
ачылды..
Шагыйрь сүзе, гасырлар кичеп, яна заман җырчылары телендә яна мәгънә ала. Анын үлемсезлегенә
шушы үзе тагын бер дәлил.