Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯЛКЫНЛЫ ЕЛЛАРДА


Даһи юлбашчыбыз В И Ленинның тууына ЮО ел. Татарстан АССРга 50 ел тулу көннәренә әзерлек уңае белән. Татарстан китап нәшрияты «Укучының музыкаль альбомы» дигән ноталы фырлар сериясе бастырып чыгарырга әзерли. Шул сериядән беренче китап «Революцион фырлар» исеме белән чыгачак Анда Октябрь социалистик революциясенә кадәр һәм революция елларында, шулай ук гражданнар сугышы чорында чыккан рус һәм татар фырлары үрнәкләре биреләчәк
Без шул беренче китапка керәчәк рус фырларының берничә тәрфвмәсе белән таныштырабыз.
Кара козгын
Kapa козгын, кара козгын. Баш очымда чуалма. Өметләнмә, кара азгын. Сиңа табыш булалмам.
Тырнагымны батырам, дип. Табышым, дип. шушында. Ерткаларга тотынам, дип. Очма башым очында
Бүләк яулык туктатмасмы Авыр ярам каннарын. Элек ярам тынычлансын, Сөйләшербез аннары
Очып кит тә туган якка. Сөйлә, белсен әнкәем, Туган илен яклап сакта Ауды, диген, бәбкәең.
Канлы яулык барып җитсен Минем сөйгән ярыма: Инде башканы яр итсен, Кайта алмыйм янына.
Кәләш тапты миңа кылыч. Өйләндерде үлемгә, Борчылмасын—мина тыныч Кырда, куак төбендә.
Кара козгын, ташлан инде. Дошман угы йөрәктә.
Корбан булдым яклап илне, Соңгы хәтәр көрәштә.
Озату
Газиз әнкәй зур юлга озатканда. Шомландылар кардәшләр минем янда.
«Ашыгасын, егеткәй, кай якларга? Юкка йөрмә, китмә син еракларга!
Кызыл гаскәргә көчләр киләчәкләр. Большевиклар синсез дә җиңәчәкләр.
Үзен теләп саласын башын утка?
Югалырсың, Ванюша, бер дә юкка.
Әнкәң чәче кайгыдан гел агара, Эшләр көтә, син бераз уйлап кара!
Тормыш көйле, эшебез бик яхшырды.
Дәүләт безгә никадәр җир тапшырды.
Яна тормыш гөрли бит һәр тирәндә. Китеп йөрмә, авылда кал өйлән дә!
Килен белән яшәрсез эшләп кенә' > Әниемә баш идем ипләп кенә.
Башны иеп әйттем һәр туганыма «Шыншып-шыншып тимәгез сез җаныма'
Гамьсез булса сезнеңчә һәрбер кеше, Шәп булырмы Россия, Мәскәү эше?
Бетәр иде кояшлы бәхет, шатлык. Китәр иде безнең җир һәм азатлык!»
Яшь бөркет
Яшь бөркет, яшь бөркет, кояштан югары Оч та далага күз ташла,
Корбан булды чибәр егетләрнең бары,
Кем дә юк, бер миннән башка
Яшь бөркет, яшь бөркет, канатыңны җәй дә
Бөтен дөньяны син капла
Үлем турында уйлыйсы килми бер дә, Яшь кенә бер малай чакта.
Яшь бөркет, яшь бөркет, дошманның туплары Кырды яшьләрне бер тауда
Мине яшь бөркет дип йөрттеләр дусларым, Бөркет диде дошман яуда.
Шагыйрь Демьян Бедный шшыре.
Яшь беркет, яшь бөркет, безгә очып бар да
Әниемә әйт, туганым
Үлмәс, диген, яуда төзәп атсалар да,— Күңелкәен юат аның.
Яшь бөркет, яшь бөркет, гадел безнең эшләр.
Утлар күренә далада.
Алмашка килә комсомол — яшь бөркетләр, Тормыш башлана яңадан.
Яшь бөркет, яшь бөркет, яна эшелоннар
Җиңү юлларын кабатлый,
Бөркетләр илендә яшьләр — миллионнар, Яшьләрне бөтен ил мактый.
Атлы гаскәр
Кояш чыгып якты көн килеп житә, Фронт буйлатып кавалерия үтә.
Җитез атлар ут уйната тоякта.
Үткен кылычлар ялтырый кояшта
Командирлар үзебезнең егетләр.
Барысы да батырлар, ут кебекләр.
Алар белән жинү яулап алабыз.
Утлар аша һаман алга барабыз
Атлы гаскәриен жиңү даны гөрләр, Ак генерал да сызганын хәтерләр.
һаман сафта, уяу сакта илдә без.
Ссвет илен һичкемгә дә бирмәбез!
Мехәммәт САДГИ тәрҗемәләре.