Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЛЬЯНОВЛАР СЕМЬЯСЫНДА


ич белән Ульяновларның өй эче шау-гөр килеп К тора иде. Балалар гимназиядән күптән кайтканнар инде, дәресләрен дә әзерләп бетергәннәр Хәзер инде ял итәргә, берәр партия шахмат уйнап алырга да була.
I■ Шахмат уенын алар барысы да яраталар Бигрәк
’ % ж тә Володя белән Саша һәм әтиләре Илья Николае
вич бик яратып, бирелеп уйныйлар. Кайчак алар беренчелеккә ярыш та оештыралар Илья Николаевичка шахмат уйнаганда авыргарак туры килә: һәр фигураны уйлап йөрергә кирәк, чөнки Володя көчле уенчы.
Шимбә көннәрне өй эче аеруча җанлы була. Бу көнне балалар үзләренең атналык журналларын чыгаралар.
Журнал шимбә көннәрендә чыга, шуңа күрә аның исеме дә «Субботник» дип атала.
Журналның баш редакторы — Саша. Ул тышлыкка буяу карандашлары белән рәсем төшергән, зур-зур матур хәрефләр белән журналның исемен язып куйган.
Журналга балаларның барысы да катнаша, һәр шимбә көн алар баш редакторга үзләренең хикәяләрен, табышмакларын, ребусларын бирәләр. Саша аларны алып, бер жирен дә үзгәртмичә, тышлык эченә салып куя.
Шулай итеп журнал әзер була.
Әле беренче класста гына укыса да, Володяның олылардан калышасы килми. Ул да гимназия турында, иптәшләре турында хикәяләр яза.
Менә алар бөтенесе дә эш бүлмәсенә җыелалар. Журналны беренче битеннән ахырына кадәр тантаналы бер төс белән укып чыгалар. Аннары ул кулдан-кулга күчә башлый Саша энеләрен, сеңелләрен мәзәк итеп рәсемгә төшергән, шулармы көлә-көлә карыйлар.
Кичләрен әниләре рояль уйнарга утыра. Ульяновлар семьясында бөтен кеше музыка ярата иде. Мария Александровна балаларына яшьтән үк музыка өйрәтте.
Күңел кузгаткыч кайгылы көйләрне Володя яратмый, аның каравы, батырлык турында күтәренке рухлы, киң колачлы җырларны ул рәхәтләнеп җырлый иде.
Бигрәк тә ул «Безнең диңгез — аулак диңгез»не әйбәт җырлый иде.
Дулкыннар батыра алмый Тнк кечле кешеләрне— Әйдә, кыю ишик, дуслар' Дустым, давылда нык тор! Безнең җилкәннәр ныктыр!
Җәй көннәрендә Ульяновлар семьясы Кокушкино авылына бара. Бу авыл текә ярлы елга буена утырган. Тирә-ягында борылмалы-борыл- малы тирән-тирән чокырлар. Чокыр битләрендә куе кычыткан, крыжовник, карлыган куаклары, кура җиләге үсә. Чокырлар бетү белән урман башлана. Ульяновлар анда җиләк, гөмбә и.ыярга йөриләр.
Нинди күңелле урманда' Балалар шаяралар, куышып уйныйлар, кычкырып шигырь укыйлар. Алай уртасына учак ягып, бәрәңге, урман алмасы пешерәләр. Алмалары авызга алгысыз әче. Ашал карарга берсенең дә кыюлыгы җитми.
Кокушкинода Володя йокысыннан бик иргә уяна. Ул. тиз генә торып, ашык-пошык ашый да урамга йөгерә. Анда аны иптәшләре көтеп юра. Пөгерү-уйнау башлана. Лапта, әбәк-әбэк уеннарын да. юлбасар һәм атлы казак булып та уйныйлар. Атаман итеа гел Володяны куялар.
Бервакыт Володялар кәгазьдән зур очыргыч ясарга булалар. Аны бик тырышып, озаклап ябыштыралар. Очыргыч чыннан да зур. матур килеп чыга. Бу әкәмәтне карар өчен бөтен авыл баласы җыела. Барысы да болынга китәләр. Җил очыргычны күгәреп ала да биеккә-баеккә очырып менеп китә. Балалар «ура» кычкыра.:ар. һәркемнең җеп очын тотып карыйсы килә. Балалар ана барысы берьюлы килеп ябышалар, һәм каты тартуга, очыргыч ватылып та китә.
Кич җиткәч, өйдә табын янында Володя үзенең башыннан кичкән кызыклы хәлләрне әнисе белән әтисенә сөйли. Көн буена шул чаклы күп хәлләр булган! Әгәр очыргыч ватыл маса, болытларга кадәр очып менгән булыр иде' Сүз кич буе сөйләшергә җитә.