Логотип Казан Утлары
Шигърият

ТӨРЛЕ ИЛЛӘРДӘН, ТӨРЛЕ ТЕЛЛӘРДӘН


Назыйм Хикмәт,
торам шагыЯра
Владимир Ильич белән сөйләшү
Владимир Ильич!
Әгәр дә Л е н и и дисәм мин —
Үземә,
Кешеләргә
һәм жпргә
Тирәнрәк ышана төшәм .мин.
Куанычларым йолдызы калка минем. Тынычлыкларым арта минем.
Владимир Ильич'
Исемеңне синең әйткән чагымда.
Кызыл роза булып,
Байраклар балкый тирә-ягы.мда.
Кызарып пешкән алмалар коелалар кебек. Ак, кара һәм сары тәнле балалар Алма чүпләргә җыелалар кебек.
Ленин дип әйтәм мин!
һәм менә кырык елдан артык Кесәмдә партбилет йөртәм. Йөрәгемнең барлык хисләрен Ленинга илтәм.
Аның белән киңәшләшергә киләм мин.
Ләкин алларында аның һич тә тез чүгәргә теләмим.
Ул — чиксез-чамасыз бөек зат, Ләкин ул бөеклек мине дә зур итә. Ул мина кул суза, Ул мине күтәрә, йөрисе юлымда иц алдан ул үтә.
Владимир Ильич!
Мин беләм: мактауга каршы син. Мәдхия шигырен син санламыйсын, һичкайчан, һичкайда үзенне Санам дип санамыйсың.
Ләкин үзеңнең Советлар Союзын, Үз Польшаларыңны күргәндә, Бөтен кешелек сине тыңларга килгәндә, Үзеңнең туган көнеңдә, Куанганым кебек минем дә. Сокланганым кебек минем дә. Син дә куаныр идең шулкадәр. Син дә сокланыр идең шулкадәр. Үзең, Владимир Ильич, Ленин булмасаң әгәр!
Степан Щипачов,
рус шагыйре
һәйкәл
Матур бакча. Бронза гәүдәле Ленин тора бакча түрендә.
Гитлерчылар шушы һәйкәлне Аудардылар көннең берендә.
Полковник шат. Бу эш янәсе Күтәрәчәк данын аның да. Кат-кат төшә фашист сурәткә Җирдә яткан Ленин янында.
Гөне буе шашып эчте ул һәм мактанды шуның турында... Ә таң аткач күреп каушады Ленин баскан шул ук урынга!
Гитлерчылар әле белмиләр: Миналанды бакча юллары. Партизаннар уза һөҗүмгә,— Юл күрсәтә Ленин куллары.
Антон Белевич,
белорус шагыйре
Ленинга хат
Мин хәтерлим, бөек Ленин, сезгә Хат яздылар безнең авылдан. Чакырдылар безнең туган якка. Ул, дип, кинәт каты авырган.
Хат яздылар: — Шифа булыр сезгә Безнең Неман, безнең җилебез. Саулык теләп сезне һәркем кочар, Кадерлебез. безгә килегез!
Сезнең-өчен яшел наратлыкта Сагыз исе, ылыс исе бар Күңелләрнең сезне якын итеп Кочар өчен якты хисе бар
Умартачы әйтә: — Быел бал күп, Кортлар быел шундый эреләр! Шушы балны ашап бездә торса. Юлбашчыбыз тизрәк терелер
Ә итекче әйтә: — Шундый шәп күп Табармын мин аңа итеккә. Аяклары аның чыланмаслар Бөтен сазлар аша үтеп тә!
Ә тегүче әйтә: — Бер тун тегеп Бирер идем авыл халкыннан Ильичыбыз шуны киеп алса. Курыкмас иде кышкы салкыннан.
Бер кыз әйтә: — Минем сүз дә керсен. Башлап китим әле шуннан мин Бәйлим апа җылы бияләйләр. Менә дигән яхшы йоннан мин..
Тезелделәр сүзләр, тезелделәр, Ак кәгазьгә күчеп йнрәктән Әйткән һәр сүз юлбашчыга китте. Бөтенесе, димәк, кирәккән.
Хат язылды- — Үзең хәл алып кит. Без ien хәлне кил дә белергә» . Юлбашчыга шундый хат киткәнен Онытасым юк гомер-гомергә.
Вәкм НУРИ т»р«өм»ләр«.