Логотип Казан Утлары
Шигърият

Сүзләр эзлим


Сүзләр эзлим.
Сүзләр эзлим,
Тиздән күкрәр болыт төсле.
Тынып торам шуңа.
Ә каршымда чиксез байлык:
Таулар, урман, сулар:
Күлме иген,
Күпме җимеш тирбәтә басулар — Җир халкын бишкә тапкырла, Җитәрлек ич болар...
Соң ни өчен негр сабый газаплана ачтан?
Сүзләр эзлим.
Сүзләр эзлим.
Тәмам тынгым качкан.
Теге ана ник яшь белән бусагалар юа?
Аның авыр кайгысы
Минем тынны буа.
Ник тегендә
йортлар яна?
Ялкын уйный күктә —
Очкыннары миңа чәчрәп
тәннәремне өтә...
. Дөнья эчен
һаман ныграк
капшый минем күзләр..
Сүзләр кирәк иде миңа, Явызлыкны
җиргә кысып
үтерерлек сүзләр.
Раузага
Түбәсенә...
Син кар чөймә Ту рыбызга, Иркәм, юрап: Кемгә төшсә Шуның рәхәт Күрәсенә. Мондый юрау — Мине борчый. Сине — белмим
Күрәсене Аерым-аерым Күрмик бары.
Нинди яхшы* Икебезнең өскә ява. Эре, йомшак Ак кар ява — Казан кары.
Без бер дөнья
Әллә ничек кенә очраштык та Икәүкитгек. һаман барабыз. Арабызга салкын керер иде. Калмады шул инде арабыз Безне аерым аерым танып булмас. Бер-беребезгә шундый охшаштык. Теләкләребез дә, киемнәр дә Тиеннәр дә безнең тоташты. Без бер дөнья, бер якадан тоткан Ун бармаклы мифик кул төсле Без бер дөнья һәм шыр-ачык дөнья. Яңгыр астындагы кыр төсле Җайлашсыннар кырга, яшәсеннәр Шау-гөр килеп анда кешеләр Берәү «яхшы!» дисен дөньябызны, Берәүләре «начар'» дисеннәр — Мондый сүзләр ул бихисап була. Сүзгә абынып тормыш чайкала, Порглар уалалар, кеше егыла; Дөнья басып кала, сау кала.
Шулай кирәк..
Син яшәгән шәһәр — ваза түгел, мин —вазага куяр гөл түгел. Сиңа яхшы булса монда калу, мина яхшы булыр китүем. Курыккансың икән минем белән мин теләгән якка китәргә,
Ак кар ява. Ак кар ява. Эре, йомшак Ак кар ява — Казан кары...
Урам тулы Казандылар — Китүләре, Кайтулары. Өсләренә Ак кар ява — Казан кары...
Бер шат бала Кар төягән Чана тарга Берсе куйган Кар кисәген
ташла инде, узганнарны сөйләп, «сөю», диеп, вакыт үткәрмә Үзсүзлеген. катылыгын бар. дип, Холкымны да мина анлатма. Дөрес юнәлешне юллар бирә, каршылыклар дөресен аңлата .. Синдә булган китап миндә дә бар, яшә әйдә анда әйткәнчә.
Китап улы түгел, ир улы мин, мин юлдашны сайлыйм әткәмчә: Юлдаш булса, ил таянган иргә таянырга курыкмасын ул. кирәк чакта тотар көчем булып, янәшәмә басып барсын ул. Үзсүзләнеп. хәтта усалланып тормыш сөйгәнемне төшенсен. Киңәш бирсен мина йомшарырга, катылыгым өчен кичерсен Мин сөенәм икән, миннән артык сөенә торган булсын юлдашым. Мин бәреләм икән, еламамын, Минем өчен юлдаш еласын Аны юатырга, елмайтырга көч табылыр минем йөрәктә. Агач өйдә мине үстергән семья миңа тимер гадәт өйрәтте. Шуңа сөя беләм, курка белмим, телисеңме, юлдаш итәмен? Теләмәсәң, мин сөйсәм дә сине, бик сөйсәм дә, ташлап китәмен. Шулай кирәк... Шулай сиңа яхшы; шулай яхшы булыр миңа да; кешеләргә шулай яхшы булыр, шулай яхшы булыр дөньяга. Дөнья якты ич ул, юллары таш, шуннан узалмабыз бит инде, уңын сулга, сулын уңга кигән икебез ике туфли шикелле.
Хәтерләү
Син ак каен идең — Ләкин яшенме мин? Хәзер белдем. Начарлыгым тигән сиңа. Яшермимен, Ләкин яшенме мин?
Болыт булып кабардым, Күкрәдем.
Язгы яңгыр булып Койдым.
Тойдың.
Яшәрдең...
Яшермимен Ләкин...
Сине суккан яшенме мин?!
Сорама, Камышлы
Сорама, Камышлы, Сөйли алмыйм әле.
Гажәбрәк әле —
Әнвәребез хәле.
Кыска гына әйтсәм: Таза гына иде.
Яза гына иде. Яза гына иде...
Матбугат йортына Сыялмыйча тавышы Җиргә җәелә иде. Тәрәзәләрдән ташып.
Бу дөньяны уйлап. Кем генә авырмый. Әнвәрдән шагыйрьгә Авыру — авырмы?! Җиңел генә атлап, 3\ р фәлсәфә белән Кешеләргә таба һаман килә, килә — Кинәт гаҗәп булды: (Тордым карап, күреп) Ул яшеренде яшьләр йөрәгенә кереп.
Шигырьләрем белән сөйләшү
Ни дисез!
Бездә горурлык.
бездә көч бар, дисезме?
Без сине кеше
иттек, дип,
әйтергә телисезме?
Киендердек, туендырдык
дияргәме уегыз?
Сон үзегез сез нн киеп.
ни белән туендыгыз’
Йөрәгемнән өлеш өлеш
сезгә бирмәдемме мин?
Ярсу җаным җылысына
сезне төрмәдемме мин’
Кабатланмас язларымны,
кояшлы көннәремне.
Айлы төнем, сөйгәнемне
мин сезгә бирмәдемме?
Ни калды минем үземә.
ни калды, беләсезме’!
Алыштык, дэрәжә бирдек
һәм гомер диярсезме’
Күрәмен галәм алдында
дәрәҗәм күплелеген.
Беләм ачы дөреслекне
исем гомер түгелен.
Булса миндә биргәнегез.
күпсенсәгез..
алыгыз...
Ә җиргә мин сезсез тудым, сез .мписез тумадыгыз.