Логотип Казан Утлары
Публицистика

Су шигърияте

Су шигърияте
Яна гына тәпи йөри башлаган баланы . Иһндый ук нйкемле, шундый ук гөнаһсыз, саф. Ж.ан иясе шикелле, койма кырыена ялг кына сикерә дә яр битендәге эреп бетмәгән кар астына кереп күздән юга та. Әлег • ул бик көчсез, бик зәгыйфь. Елгага барып төшкәч, ул инде күпердәй бозларны мәтәлдереп агызыр •) тины мә барып җиткәннән сон. биш катлы шәһәр йортларына охшашлы корабларны уз сыртында чөеп-чөсн йөртер.
. Бер карыйсын — сабый әле анасынын күлмәк итәгенә ябышып йөри, икенче карыйсын —ул инде ярты дөньяны үз җнлкәөенә алган
1958
Тирәкләр
Уч төбе хәтле генә жирдә дүрт тирәк агачы үсеп чтырл Алар, ахрысы. бер тамырдандыр: агай-энеләр кебек, бер-беренә сыенышып, кочаклашып басып торалар. Барсы да буйга җиткән, барысының да башы күктә. Тик арада берсе инде картайган. Бусы агалары булса кирәк Корган ботаклары куп. очы кипкән. Бүтән агай- .иел..ре. каты жилдә рәхәтләнеп сыгылышып. ужлн-баргаи кешеләре* башларын иеп калганда. агалары сыгылмый, чайкалмый К түсәсс каткан, ә корган ботаклары кап-кара булып каралган Жил килеп бәрел гаид >. бөтен гәүдәсе белән калтырана башлый, ыңгырашып, сәер тавышлар чыгарып, купкан каерыларын селкергә готына Мондый чакта ана карап торчы да куркыныч.
Яшьләр агаларының хәлен аңлап бетермиләр, ахрысы \тар, баш- тарын салмак кына селкеп, көяз генә боргаланалар Ал арга б дөньяда бик күңелле.
.. Бер вакыт мина, янгыр туктаганны көтеп, пиши тнрәклзр янын . басып торырга туры килде Яшен вакытында биек агачларга сые ?
згы матур көн Катанка буендагы Ф>.кс бакчасына барып чыктым Яр астында әйләндереп капланган көймәләр, үлгән кит ба пдкларын хәтерләтеп, сузы- лып-сузылып яталар. Елга инде кабыгын салып ташлаган, болганчык сары су өстендә пычрак бозлар айкала Бакчада кар эрн. Бер жнрдә чылтыр-чылтыр кар суы. киндерә генә юанлыгы булып, снкеренгәләп ага. мина ул нн өчендер сабый баланы хәтерләтте.
ярамый дигәнне ишеткәнем булганлыктан, мин. тирәкләргә ышыкланмыйча, плащыма төренеп, күрше куакларның яшел ябалдашлары астына кереп бастым.
Яшь тирәкләр каты җилдән жиргә тикле сыгылдылар Агалары, сыгыла алмыйча, ыңгырашып, бөтен барлыгы белән тетрәнеп, яңгыр астында басып калды Җил дуамал атлыгып килгән чакта, ул менә- менә шартлап сынар да энеләренең аяк асларына ларк итеп килеп төшәр кебек тоела иде.
Янгыр болыты жилнең бик көчлесен алып килгән, ахры. Тирәк башлары айкалды, бөтерелде. Плащ астында утыра-утыра, мин бәреп яуган яңгырда ләчмә су булып чыландым. Инде тынамы дип торганда гына, жил тагын да ярсыбрак дуларга тотынды — жилнең иң атаманы болыт койрыгына ябышып килгән икән. Тирәкләрне арыш саламы хрынына болгарга, бөтерергә кереште, яшь ботакларны, пычак белән кискән кебек, кисеп-кисеп жиргә атты.
Бу инде жилнең соңгы котырынуы иде. ахры, бераздан ул бер дә булмаган кебек тынды. Янгыр да туктады, тик яфраклардан гына тач-тач итеп тамчы тама иде әле. Мин яшеренгән урынымнан чыктым да, плащымны беләгемә салып, тирәкләрне тагын бер тапкыр күздән кичердем. Яфраклары таланган, башлары тузгыган хәлдә, алар тын гына басып торалар иде. Ә агалары, сынганнан калган кара ботакларын тырпайтып, баһадирларча туп-туры баскан.
Мин әкрен генә үз юлым белән китеп бардым. Күпме жир киткәнмен. бер заман шарт! һәм чатырт! иткән тавышка әйләнеп карасам, яшь тирәкләр баягыча сабыр гына басып торалар, ә агалары калтыранып җирдә аунап ята Каты давылга чыдады, давылдан соңгы тынлыкка чыдый алмады бичаракай... ‘
Икенче килүемдә, үлгән тирәк ятып калган урында пычкы ярмасы гына сап-сары булып җирдә чәчелеп ята иде.
1961
Яңгыр астындагы мәхәббәт
Көзге көннең көлүе, көлүе дә елавы... Әле генә ялтырап кояш килеп чыга, ул да булмый, тагын болыт, тагын янгыр Шәһәр бакчасында умырылып-у мырылып яфрак коела. Сары яфрак. Бакча юлы яфрактан чуп-чуар...
Бакчачы хатын, себерке белән себереп, яфракларны күч-күч өеп бара. Ул себереп киткән жиргә шундук тагын умырылып-у мырылып кызыл яфрак төшә...
Аулак бер эскәмиядә егет белән кыз бер-беренә сыенып утырганнар. Кызның иңбашларында, чүмәлә итеп өелгән чәчләрендә юеш яфрак. Егетнең аркасына каз тәпие сыман өрәңге яфрагы кунган, шундый ук яфрак тезләрендә дә... Яңгыр бер ява. бер т\ктый. Кояш бер күренә, бер кача. Әллә кайда, бик еракта, пароход тавышы Гүя «Туңам! Бик туңам!» дип зарлана.
Бакчачы хатын, себерке сабына таянып, яфрак бураны астындагы кыз белән егет ягына елмаеп карап тора. Тегеләр бер-беренә сыенышып утырганнар, кыймылдап та бакмыйлар. Аларның кешедә эшләре юк. Аларга яңгыр ни дә яфрак коелу ни... Хатын карап-карап тора да аннары тагын юеш кызыл яфракларны себерергә, өем-өем өяргә тотына . Үзе һаман елмая...
Ә бакчада умырылып-у мырылып сары яфрак коела...
.1958
Мунчада
Киенеп утырам. Кулына ләгән белән юеш каен себеркесе тоткан, ча- бына-чабына бурлаттай кызарган яшь кенә бер кеше юына торган яктан килеп чыкты да:
— Әй. банщик! —дип кычкырды.
«Банщик» дигәннәре сөяк белән сенгердән генә торган ап-ак чырайлы бер татар карты икән. Чыбыркй! белән сыдыргач, ат ничек сискәнеп чабарга тотынса, бу да кычкырган тавышка шулай сискәнеп китеп, теге кешенең кием шкафын ачарга йөгерде. Шул вакыт минем башыма шундый уй килде: «банщик» булганчы бу карт әүвәле бишектәге бала булган бит инде. Барлык әниләр кебек, аның да әнисе үзенең улын чалт * чалт сөйгәндер. Идәндә мүкәләп йөри башлагач, бүтәннәр кебек үк. ул S да мәче белән бер табактан ашаган, әлбәттә. Үсеп буйга җиткәннән 5 сон, кызлар артыннан да йөргән булырга тиеш. Битенә, гәүдә төзе- = лешенә караганда, ул матур, таза егет булган булырга кирәк. Димәк, г кызлар да аны сөйгәннәр инде. Заманында ул җир җимертеп эшләп ф йөргән. Картайган көнендә ни өчендер ул шәһәргә киләсе иткән, мунча га «банщик» булып кергән. Саргаеп беткән халат киеп алып, мунчада “ шкаф ачып, шкаф ябып, каен себеркесе сатып утыра Юынып чыгучы < кызарынган кешеләр ләгәннәрен шалт иттереп шкаф башына куялар да u кычкыралар. s
— Әй. банщик, ач!
— Әй, банщик, тиз бул! <
Әйтерсең ут капкан. -
Ә ул сискәнеп сикереп баса да, кылтый-мылтый килеп, тизрәк кием f
шкафы яиына йөгерә Ачкан өчен әллә ни рәхмәт тә ишетми, чөнки бит ул «банщик» кына.
Анын күңелендә яшь чагы, егет чагы, сабан туйлары, гармун сыздырып урамда җырлап йөргән заманнары, типсә тимер өзәрдәй таза чаклары, солдатка алынган булса, мылтык күгәреп «ярманга» каршы сугышып йөрүләре — барсы да. кичә генә булып үткән кебек, бик газиз, бик кадерле булып саклана бит инде. Ә бүген ана ’Әй. банщик'» дип кенә кычкыралар, тизрәк кыймылдамаса - ачулана башлыйлар Ни өчен, бүтән кешеләргә эндәшкән кебек, ана «иптәш!» дип кенә эндәшмәскә? Ни өчен «Әй. бантик!» дип кычкырыргаJ Идәндә мүкәләп йөри- йөри, мәче белән бер табактан ашый-ашый. ул шушы тупас .банщик» сүзен ишетү өчен үскәнмени! Әнкәсе аны шушы күңелсез, ямьсез сүзне ишетсен өчен тач-тач кыйнап иркәләгәнмени1
1959
Профессорда кунакта
Без, татар язучылары, күрше тугандаш республикаларның берсендә булган идек. Мәктәп балалары янына барырга дип. гостиница каршында машина көтеп торганда, чуенның бертуган абзыйсыдан кап кара, өстәвенә яп-ябык бер олы яшьләрдәге агай безнең яныбызга килеп туктады да
— Татар туганнарга сәлам'— диде — Мин фәлән атлы кеше булам, әйдәгез мина. Хатын, бала чага өйдә юк. бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырырбыз,—дип, үзенең квартиры «менә бу борылышта гына» икәнен әйтте.
Кунакка йөреп бик арган чак иде Аның янына керсәң, ул эч дип кыегаячак Эчми юрган начар гадәтем бар дисәк, ышанмаячак Кыс- тап-кыстип га эчмәсен, үпкәләргә тотыначак Аннары мәктәп балалары янына барыр вакыт та җигеп килә.
Бу агай үзен галим дип. фән докторы дип тәкъдим иткән иде. Андый кешеиен яныннан тиктомалга гына китеп бару уңайсыз. Нишләргә инде? Ничек котылырга? Җитмәсә ул инде безнең жиңнәребездән эләктереп тә өлгерде, суларга да ирек бирми — әйдәгез дә әйдәгез!
Шунда минем башыма кызык уй килде. Доктор һәм профессор булгач, бу иптәшнең китаплары күп булырга тиеш, ә китап дигәндә мин профессорга гына түгел, пәриләр башлыгының үз янына керергә дә риза.
Җиңне өздергәнче баруны кулайрак күрдем. Без киттек. Кузгалыр алдыннан ул үзе төсле үк бер «чуен кыйпылчыгына» нидер пышылдады да. тегесе чатыр-чотыр чабып каядыр китеп барды.
Тагы да кызыграгы шул: мин сөйләшеп торган арада иптәшләрем шылып беткәннәр, мин бер үзем торып калганмын, шуны сизми дә барам.
Чынлап та. профессор агай якын гына тора икән. Дүрт катлы яна йортның баскычыннан күтәрелеп, бу агайның квартирына, дөресрәге, кием-салым өчен элгечләр куелган коридор кебек жиренә килеп кердек. Эшләпәләребезне салып элдек.
— Рәхим ит, туган, рәхим ит. Менә бу минем квартирым була инде, дүрт бүлмәле,—дин, ул, кисәү башыдай кара кулы белән алга таба күрсәтеп, мине эчкә уздырды һәм бер зур бүлмәгә алып керде.
Түрдә гөберле бака шикелле җәенке рояль, стена буйларында пыяла битле китап шкафлары. Эчтәрәк тагын бер бүлмә.
— Менә монда бичәм белән минем йокы бүлмәм,— дип, янәшә куелган, өсләренә ак җәймәләр ябылган, бик затлы агачтан эшләнгән ике агач караватка күрсәтте — Балаларны алып, бичәм әниләренә авылга кайтып китте, миндә хәзер аулак өй, бер дә тартынма!
Әле урамда чакта ук, мин, сездә хатын-кыз заты бардыр, мин хатын- кыздан тартынам дип, киреләнеп маташкан идем, бу шуна җавап булды инде.
йокы бүлмәсеннән кире зур бүлмәгә чыкканнан сон. ул әлеге гөберле бакага ишарәләде:
— .Уйнап жибәр.
— Рөхсәт итсәгез, мин китапларыгызны карар идем.
— Китаплар качмас. Башта уйнап жибәр. Тукта, бу рояль расстроенный, балалар дынгыр-дыңгыр гел шуның янында. Әйдәле күрше бүлмәгә, анда янасы бар.
Бу мине өченче бүлмәгә ияртеп китте. Бусында балалар караваты, кызыллы-яшелле уенчыклар һәм пианино бар иде.
-- Уйна, туган, тартынма, уйна-уйна.
Кулымнан тотып, ул мине пианино янына алып килде.
— Бусы яна, расстроенный түгел, уйна, тартынма, миндә аулак өй.
Мин, сыңар бармагым белән төртеп, «Галиябанужны уйнадым да пианино яныннан чигендем.
— Юк. син тагын уйна, әйбәт уйныйсың.
— Мин уйный белмим.
— Белмәсәң дә уйна, тартынма. Бәлки, син аккордеонда уйный торгансың? Аккордеонны китеримме?
Мин үземнең патефоннан башка бүтән бер нәрсәдә дә уйный белмәвемне әйтергә мәҗбүр булдым.
— Нишли генә беләсең соң син болай булгач? Әйдә булмаса эчәбез! Эчә беләсеңме?
Балалар янына барасымны сылтау итеп, эчу’дэн дә баш тарттым.
— Юк. син эч. Эчмәгәч тә нинди кунак инде УЛ?
— Миңа китапларыгызны күрсәтегез.
Без китап шкафлары торган бүлмәгә чыктык. Ул бер шкафны ачты да тезелеп торган китапларга күрсәтте;
— Болар минем дусларым. Хатын минем яшь. Китаплар минем дусларым да. сердәшләрем дә — Аннары ниндидер кызыл папкалар алып, аларны .мина сузды
— Менә укып бак әле шуларны. укы, укы...
Мин папкаларны ачып-ачып карый башладым .Алтын путалар белән язылган мактау кәгазьләре иде болар — берсе минисгерстводан. икенчесе кафедрадан, өченчесе хөкүмәттән . Юбилеи көнне бирелгән булганнар.
— Син укый тор. Мин тиз генә әбигә әйтеп керим, чәй әзерләсен.
Папкалардан күренә, бу агай алдамый ул чынлап та фәннәр докторы, профессор, байтак еллар министр урынбасары булып эшләгән. Хәзер пенсиядә. Мин папкаларны карап бетердем дә шкафтагы китапларга сузылдым. Арада бик кызыктыра торганнары бар иде. Мин берсен алып битләрен актарырга тотындым.
Агай борылып керде дә конссрва тартмасы ачарга кереште.
— Куй китапларны Хәзер ашыйбыз, эчәбез.
Өстәлгә капланган «Медицинский работник» газетасын алып ташлады. Газета аегында төрле ашамлыклар булган икән, аларны төзәт- кәләгәннән соң, әлеге яна ачылган консерва тартмасы белән ике шешә кызыл аракыны да шунда китереп куйды. Күрәм, бу кеше мине эчерт- мәкче була. Ничек чыгып китәргә? Мин, мәктәпкә ашыгуымны унынчы кат әйтеп, китәргә рөхсәт сорадым.
— Юк. рөхсәт бирмим, - диде бу. мөлдерәмә тутырган рюмканы минем каршыма китереп куйды—Рөхсәт юк сиңа Ишекне бикләдем, ачкычны тәрәзәдән аттым. Кунак — хуҗаның ишәге. Син министрда кунакта утырасың, белденме шуны? Пенсиягә чыккан министрда Мин зур балык идем, тирән суларда йөздем. Пөрәк чыдамады,—ул күкрәгенең сул ягына күрсәтте— Пөрәк. . .Хәзер менә балык комда
Агайның кызмача икәнен урамда чакта ук сизгән идем. Ул. күрәсең, үзенә эчәргә компании» эзләп йөргәндер, шул вакыт аның күзен.• мин чалынганмын. Бәлки, алай да түгелдер, ул чынлап га мине сыйллмак- чыдыр, аның аңлавынча сыйлау эчертү булганлыктан, ул мине <ч< рт- мәкчедер. Хәзер мина бердәнбер котылу чарасы булып тәрәзәдән сикерү генә калып бара иде.
Ишектә звонок шалтырады да мине бу четерек хәлдән коткарды. Бая чатыр-чотыр чабып киткән кеше, ниндидер төргәкләр тотып, минем бәхеткә, кайтып керде Агайга компаннон бар, мине кыстап аптыратмас.
— Кайттынмы? диде агай, тегенең кулындагы төргәкләрне алып, өстәлгә кигереп кунды -.Минем кунак бөтенләй һөнәрсез кеше булып чыкты эчә дә белми, уйный да белми. Ярый әле, син кайтып җиттең. Даваегыз, өстәл янына рәхим итегез.
Мин тагын мәктәп хакында сүз кузгаткач, хуҗа бер дә борчылмаска КУШТЫ.
— Мин симе үземнең машина белән мәктәпнең капка төбен.» үк илтеп куярмын,—диде,—Закир, минем «Волга»ның ачкычы енндә бит әле?
__ Гыйлемхан абый, нишләп сезнең машинаның ачкычы миндә булсын!
__ Белә.м-бсләм. бодай гына әйттем. Әйдәгез табын янына, әби тәмле нәрсә пешерен кигергән
Без әйдәдек. Рюмкаларны тогын,—мине дә күндерделәр..,—өстәл янында аягост кенә басып торабыз.
— Закирҗан туган,—диде хуҗа,— бу кешедән чыкмады, булмаса син уйнап җибәр 'Музыкасыз тамактан үтми. Теге яктагысына чыгыл уйна, бусы, беләсең, расстроенный Туктале, рояльдә уйнама Акко; - деонның кайда икәнен беләсең.
11 ЬГДҺ И М I AJII ф ПРОФЕССОРДА К> ПАКТА ф
Закир сандык хәтле аккордеонны күтәреп килде дә каерылып торып уйнап җибәрде.
Без рюмкаларыбызны авызга китердек.
— Иех, Закирҗан. Өзәсен үзәкләрне! Җырлап та жибәрсәнә, апаем! —дип Гыйлемхан агай идәнгә жинелчә типте дә карт кеше өчен матур гына тавыш белән Закирдан алда ук җырлый башлады. Ана без дә кушылып киттек.
Кара урманны чыккан чакта Калды камчым каерылып...
Шулай беркадәр юаиганнан сон, мин китәргә жыена башладым. Хужа, җибәрмим дип, каршы килеп караса да, Закир, минем яктан төшеп, балалар көтәләрдер ди башлагач, Гыйлемхан агай рюмкасын тиз генә авызына каплады.
— Әйдәгез алайса озатып куям. Закир, минем машинаның ачкычы синдә бугай? Беләм-беләм, юри генә... Ачкыч кесәдә...— Ул ян кесәсенә сугып куйды.
Хужа шактый күңелле күренә, үзе болай күп тә эчмәде шикелле.
— Мин сезне үземнең «Волгаяда очыртып илтеп куям. Закир, машинаның ачкычын бир...
Хужа борылган арада мин Закирга пышылдап өлгердем.
— Ул безне юл чатында бәреп калдырмасмы сон?
— Машинага утыргач айный ул,— диде Закир.
Без урамга чыктык та Гыйлемхан аганың «Волгаясын көтеп тора башладык. Менә бер вакыт зәңгәр «Волга» безнең катка лихачларча выж итеп килеп туктады. Утырдык. Закир, баягы сүзен кабатлап — рульгә утыргач айный ул, бер дә борчылмагыз,— дип, мине тагын бер тапкыр юатуны кирәк тапты.
Машина сикереп торып кузгалды да юл чокырларына чума-чума яман кызу чаба башлады. Закир, Гыйлемхан аганы бераз суытмакчы булып, ахрысы:
— Мин үз кеше, кунакны исән-сау илтеп җиткерергә кирәк бит,— дип куйды.
— Бер бөртек чәчегез дә төшмәс! — диде хужа, газны өстәп, машинаны тагып да «чыбыркылыйрак» төште. Борылышларда без янтаеп- янтаеп китәбез, Закир минем өскә ава, мин — Закир өстенә.
— Инспектор тотмасын үзегезне,— дип әйтеп тә өлгермәде Закир, тагын минем өскә ауды.
Гыйлемхан агай елмая гына:
— Тотканы бар. Алар мине белеп бетергәннәр инде. Туктатып честь бирәләр дә, так нельзя, Гилемхан Ямангулович, надо тише, убьетесь,— дип, шундук яңадан җибәрәләр. Мине бөтен шәһәр белә бит Минем әти авыл көтүчесе иде, аны авылда белмәгән кеше юк иде. мине шәһәрдә белмәгән кеше юк... Көтүче малае, доктор, профессор Син кайчан профессор буласың инде, Закир?
Мәктәп каршында мин машинадан төшеп калдым
Гыйлемхан агадан мин көләргә уйламыйм Мактану барлык кешега хас нәрсә. Кайсы берәүләр доктор да түгел, машинасы да юк, ә шулай да мактаныпмы мактана янәсе, ул бер зур кеше белән мәҗлестәш булган да зур кеше аңа таба карап елмайган. Бәлки, аңа карап та елмаймагандыр, мәгәр бу кешегә елмайды булып тоелган, шул хакта ул менә ничә ел инде мактанып сөйли. Икенче берәүләр үзләренең чит илгә барып кайтулары белән мактаналар, өченчеләре курортта булулары белән, дүртенчеләре алма бакчалары белән, аның бакчасында нинди генә алма юк, кара миләшкә хәтле бар. Гыйлемхан ага мактана икән, аның ичмаса мактанырлык урыны бар. Көтүче малае, доктор, профессор. Әйдә, мактана бир, Гыйлемхан агай.