Логотип Казан Утлары
Хикәя

КЕШЕНЕҢ ЭЗЕ

Н Богдане е,
рус яәучысы

ервакыт Володя белән абый, ы Саша урманда адашалар Гөмбәгә алданалар болар. Була бит шулай: бер гөмбәне өзеп саласын, икенчесе ерактан ук синең кәрзингә керәм дип тора. Менә шулай, каен гөмбәсеннән усакныкына, нарат гөмбәсеннән татлы гөмбәгә йөгерә-йөгерә. болар абыйлы-знеле урман эченә үк кереп китәләр.
Кәрзнннәрен тутыралар, кайтыр вакыт та җигә, ләкин кая таба кайтасын белмиләр.
кушалар.
Менә барысы да чәй эчәргә җыелалар, ә ике гөмбәче юк.
Саша урман каравылчысы йортына тизрәк алып чыга торган турырак сукмакны эзли башлый. Урманда сукмак күп, тик кирәге генә табылмый.
Берсеннән китеп карыйлар: анысы аю сукмагы булып чыга; әнә кура чыбыкларын аю ничек сындырып бетергән.
Икенчесеннән китәләр — бусы пошиныкы: әнә бит ул агач кайрыларын куптарып, ботакларын сындырып ташлаган.
Җәнлек-кнек эзеннән барсаң, эчкәре үк кереп китүең бар.
Саша кайгыга төшә
Шунда Володя:
— Саша. Саша, менә кеше эзе! —дип, кинәт кычкырып җибәрә.
Кычкырып та карыйлар — җавап бирүче юк.
Шундый хәл чыга калса, кайсысы адашса да урман каравылчысы өе янына килсен дип. алдан сүз куешкан булалар. Бөтен семьялары белән гөмбә җыярга килгән Ульяновлар ятларын туарып үләнгә утларга җибәргәннәр, ә арбаларын шунда. урман аланында калдырган булалар. Урман каравылчысының хатынына самовар куеп торырга
Чыннан да, абыйлы-энеле икәү килеп карасалар — сазламыкка әйләнә башлаган чишмә аша колгалар салынган Бу эз фәкать кеше эзе генә булуы мөмкин, башка бер җан иясенекенә дә охшамаган.
Чишмә суы аша аякларын да чылатмыйча чыгалар да беленер-беленмәс яткан сукмактан алга атлыйлар болар.
Бу сукмактан күптән кемдер үткән. Эзләренә үлән үскән, ылыс коелган. Кеше калдырган билгеләр булмаса. алар күренмәс тә иде
Әнә бер ботакта каен тузыннан ясалган тустаган эленеп тора, аста тар гына булып чишмә чылтырап ага. яхшы күңелле берәү аны әйбәтләп чистарткан Арыган юлаучы шуннан салкын су эчсен дә юлын дәвам итсен, дигән.
Әнә бер кырыйда очлы башлы имән ботагы ята. Давыл вакытында сынып, ул сукмак өстендә эленеп калган булган. Кемдер аны кисеп алып читкә ыргыткан: юл өстендәге хәвефне алып ташлаган.
Саша әнә шул тамгаларга карана-карана атлый, үзе кашларын җыера Әтисе-әнисе аларнын юклыгын белеп хафага төшсәләр, әйбәт булмас бит. Хәер, нигә куркырга, тиздән алар каравылчы йортына килеп чыгарлар инде.— тик менә Володя гына кызганыч, кечкенә бит әле. арыр.
Саша артка борылып карый, урман эчендәге бөркүлектән кызарынган. әлсерәгән Володя елмаеп атлый бирә.
Саша гаҗәпләнеп
— Нигә шатланасың? Нигә шул хәтле күңелен, күтәрелеп китте? — ди.
— Ә сина шундый эздән баруы күңелле түгелмени? — дип сорый Володя.— Кара әле. бездән алда нинди яхшы кеше үткән. Үз юлында нихәтле изгелек калдырып киткән!
Саша як-ягына карана: әйе шул. барлык билгеләр сукмак салучының әйбәт кеше булуын әйтеп тора.
Алар кинәт туктап калалар, башларына бер уртак фикер килеп, йөзләре яктырып китә.
— Менә тормышыңны да шулай итеп яшәргә кирәк — изге эшләреңнең эзе кала барсын! — ди Саша
Володя соңыннан бу сүзләрне, абыйсының васыяте итеп, күңел дәфтәренә язып куя.