Логотип Казан Утлары
Этюдлар

ИРТӘНГЕ ОЧРАШУЛАР


Этюдлар дәфтәреннән
адәттәгечә. ул көнне дә мин иртә уяндым Палата' дагы иптәшләрем рәхәтләнеп йоклыйлар иде әле. MLMA Акрын гына киендем дә. идән такталарын шыгыр-
SSSET датмаска тырышып, сак кына атлап верандага
<07 ОЧВ чыктым.
Дымсу, салкынча һава битемне юып алгандай булды Жиңеләеп. җегәрләнеп киттем йокы бөтенләй качты. Шулай да әйләнә-тирәне ачык күреп булмый әле. Эңгер-меңгер Веранда алдын*- дагы мәйданда, тыгызланып, калын, кара карагайлар басып тора. Алар башларын бер-берсенең җилкәсенә салып, аяк өстеннән генә калгыйлар сыман, һавада әчкелтем карагай сагызы исе . Ана кайдандыр килгән! тәмле алма исе кушылып китә Борын рәхәт кытыклана. Хуш ис! Эссе далада озак йөреп сусагач, кинәт чылтырап аккан салкын чишмәгә килеп чыгып, шул чишмә суын эчкән кебек йотлыгып эчәм — авызымны зур ачып, бөтен күкрәгем белән сулыйм мин. Нинди татлы һәм шифалы бу иртәнге нарат урманындагы һава!
Тпрә-якта шылт иткән тавыш та юк. Гаҗәп бер самими тынлык. Әйтерсең, бөтен табигать тирән бер йокыга талган да шуннан у янын китә алмый. Күрәсең, артык ләззәтле ул иртәнге, язгы таң алдындагы йокы' Нигә әле мин бодай вакытсыз торып, гомуми тынлыкны бозып йөрим? Әллә киредән палатага кайтып, рәхәтләнеп йоклап алыйм микән югыйсә? Чү! Кинәт минем уйларымны бүлдереп, кемдер сузып сызгырды Имәнеп киттем. Аннан соң тагын элекке кебек үк тирән тынлык урнашты. Күз кабакларым авыраеп, тагын йокы баскандай булды. Мин инде чынлап палатага кайтырга ниятләп борылган гына идем — карагайлар башында гаҗәп бер чыр-чу. талпыну, тынгысызлык башланды. Ирексездән тукталып калдым. Бер акрын-сузып сызгыру, бер нечкә тавыш белән өзеп-өзеп алу. шап-шап итеп томшык шартлату, яки, тальян телләрен югарыдан түбән басып төшкән кебек, әле нечкә, әле калын тавышлар авазы һәм искиткеч музыкаль аһәң. Никадәр сөенеч, никадәр ашкыну һәм илаһи моң бу иртәнге хорда. Сихерләде, үзенә буйсындырды һәм каядыр еракка-еракка алып китте ул мине. .
Ниһаять, мин уяндым. Тынлык, әле генә чыр-чу килеп ярсып сайраган кошчыклар каядыр очып юк булганнар. Инде яктыра башлаган. Карагайларның биек-биектәге чуклары кызарган. Алардан тирә-якка алсу шәүлә түгелә. Менә иртәнге талгын җил исеп китте — карагайлар чак кына чайкалып башларын иделәр. Урман эченнән тонык бер яңгырау. үтте, әйтерсең, диңгез дулкыннары ишелеп ярга сугылдылар.
Мин үземнең таныш сукмагыма төшеп, көн дә иртән бара торган аланыма таба атладым. Авыру калса да. гадәт калмый, ди казакъ халкы. Бик дөрес икән. Менә мин. бу иртәнге сәяхәткә гадәтләндем дә. хәзер инде аланга барып бер йөреп кайтмасам— ашым аш түгел. Кайбер иртәләр салкын, жилле була Кайберләрендә яңгыр ява. Ә мин барыбер менә шушы тар сукмактан аланга таба атлыйм Гадәт * һәр елны ял вакытым якынлашуга мин менә шушы «Воробьевка j ял йортына путевка алу хәсрәтенә сабышам. Бары шунда гына омты- g лам. Башка жирләр, хәтта Бурабай да мине үзен.» ул хәтле тарта = алмый. Билгеле инде. Бурабайның «Зәңгәр күл» ял йортында бер генә ? тапкыр булган кеше дә миннән көләр ь
— Юләр, тапкан ял итә торган урын Менә ичмасам Бурабай' Анда j күзнең явын алып, сокландырып торган мәһабәт Күкчәтау. Секте бу - = лып очланып күккә ыргылган кызыл гранит кыя «Ук житмәс». Менә 2 шул кыяның итәгендә жәйрәп яткан күгелжем күл... Яр буенда рәт-рәт = булып тезелеп утырган гранит сфинксләр, катлау-катлау булып кү- ф терелгән сандык ташлар.. Күз яше кебек саф. эчеп туймаслык тәмле су һәм ял итүчеләрне үчекләп, бер таштан икенче таш астына качып- ® сикереп уйнаклаган кызыл канатлы көмеш балыклар... Бурзбайдан да и гүзәлрәк һәм шифалырак ял урынын табарга мөмкннме соң? «Воробь < евка» исә туздырылып ташланган чыпчык оясы гына бит ул. <
■ Бәхәсләшмим. Бурабай турындагы сүзләр — дөрес сүз Әмма мине u һаман да «Воробьевка» үзенә тарта. Ни өчен? Мөгаен, монда мине - үзенә бәйләүче беренче сәбәп — тынлык, табигыйлек. Монда бер нәрсә = дә башкалардан аерылып, күтәрелеп, үзен күрсәтеп масаймый. Мои- ® дагы өйләр дә. өй тирәсендәге каралтылар да. аларны үзенә яшереп £ жнл-яңгырдап саклап торган карагай урманы да — барысы да бер- берсенә ятышып, бер-берсен тулыландырып торалар Әйтерсең, алар = тумыштан бер гаилә, бер авыл. Монда табигать үзе йокымсырап ял итә. Шуның өчен монда килеп төшүгә дөньяның шау-шуы, мәшәкате үзеннән-үзе онытыла. Син, самими табигать кочагына кереп, ару-талуларыңны, кайгы-хәсрәтеңне онытасың һәм онытыласың.
Тимер юл станциясе белән «Воробьевка» ял йорты арасы утыз километрлар чамасында. Бу юл гел карагайлы каен урманы арасыннан килә. Кышын да. жәен дэ бу юл сокландыргыч матур Бөдрә чәчләрен тузгытып жнбәреп. башларын биек күтәргән егет карагайлар, аларга ияреп югары үрелгән нечкә билле каеннар сине бөтен юл буенча озатып баралар һәм алар ниндидер серле әкият сөйлиләр кебек Жәен монда салкынча — күләгә. Кышын буран юк — тын Ял йортына жнтә- рак юл икегә аерыла, берсе — якындагы авылга, икенчесе — ял йортына алып китә. Ял йортына бара торган юлның сул ягында—урман читләп Сарысу исемле кечкенә бер елга ага Ул үзе тар. үзе сай Аның агуы да сизелми кебек. Ә суы шундый саф. төбендәге ком бөртекләре мәржән кебек чекерәеп яталар Яр кырыена сузылып ятып — чөмереп яки учың белән генә алып Сарысу суын татып кара >ле. эчкән саен эчәсең генә килеп торыр һич арттырмыйм, лимонадың бер якта торсын. Кояш чыккан вакытта бу елга буена кызык өчен генә килсәгез иде. Исегез китәр! Сарысу ыгы-зыгы килә. Балыклар сабый балаларча гамьсезлек белән «башларын югалтып» уйныйлар Бер-берсен куалар, качалар кинәт капа-каршы килеп чыгалар да сикереп китеп елга өсте- нә күтәреләләр һәм көмештәй ялтырап киредән суга чумалар чалт- чолт чатт-чоп Елга өстеиә исәпсез күп шундый көмеш айлар ява
Мин сукмактан акрын гына атлыйм Ул башта ял йорты биналарын алкалап уран чыга, шуннан соң гына аланга бара торган юлга борыла Биналар дигәннән, монда алар әллә ни күп түгел Ял итүчеләр тор.1 горган ач ай. ашханә һәм контора. Алар барысы да ш>шы >рчан- дагы карагайлардан бурап салынган, такта түбәле бер катлы өйләр.
Тәрәзәләре дә, хәзерге заманча, зур түгел, әйтергә кирәк, уртача зурлыкта — йортның биеклегенә карата таман гына. Ә менә тәрәзә яңаклары тамбурлап чиккән сөлге башы кебек өлге-өлге. Иренмәгән җаннар бар бит дөньяда... Такта, останың тырышлыгы белән, ЧӘЧӘЕ-I ләр тезмәсенә әверелгән... Алар ерактан ук игътибарны үзенә тарталар һәм күңелгә ниндидер бер сөенеч өстиләр. Бүрәнәләр, әле бүген гена бурага менеп яткан кебек, тазалар, күзәнәкләреннән гәрәбә-гәрәбэ сагыз саркып чыккан.
Ял итүчеләр тора торган йортлар уртада мәйдан калдырып «П> хәрефе рәвешендә утырганнар. Верандалар, ишекләр шул мәйданга чыгалар. Мәйданның уртасында — буйдан-буйга сузылган клумба. У: хәзер ямь-яшел — хәтфә келәм кебек. Нәни кыяклар әле шытып кына чыкканнар. Чәчәкләр үзләренең аллы-гөлле кыңгыраучыкларын ачып җибәрергә өлгермәгән Ә менә клумбадан ары - ак йорт буена тезелеп баскан ранеткалар шау чәчәктә — ак күбек булып күтәрелгән фонтан диярсез! Әбәү, күз тимәсен, бигрәк тә матур булганнар. Мия әле үзем дә аларны менә хәзер генә күреп туктадым Мөгаен, әле бүген төнлә генә чәчәк атканнар алар. Әйтәм, баягынак верандага чыгуга борынга алма исе килеп бәрелгән иде. Менә кайдан килгән икән ул тәнне рәхәтләндерә, күңелне рухландыра торган хуш ис...
Тәрәзәләрдә әле ак пәрдәләр. Ишекләр ябык. Мәйдандагы һәм ал- леядәге урындыклар, кызып-кызыи домино, шашка уйный торган өстәлләр буш. Ял йорты йоклый. Бары урман кырыендагы ашханә ягыннан гына кычкырып сөйләшкән һәм так-ток итеп утын ярган тавышлар ишетелә.
Мин. ял йорты әйләнәсен гадәтемчә бер урап чыккач, сәфәрнең төп юлына, аланга таба борылдым. Ял йорты территориясе авылдан рәшәткә койма белән бүленгән. Кереп-чыгып йөрер өчен уртада кечкенә җил капка. Капкадан чыгуга — юл башлана Ул каршыдагы урманга керә дә, алан аркылы үтеп, каядыр еракка китә. Мин шул олы юлга чыктым.
Урман кырыендагы каралтыларның берсе артында ниндидер әтәч кычкыра башлады да, карлыгып, сузып җиткерә алмыйча, туктады. Әмма аның тырышлыгы бушка китмәде. Ул көрсенеп туктауга, берничә әтәч бер юлы гайрәтле тавыш белән бөтен тирә-якны яңгыраттылар- Юл урман зченә керде. Нәкъ баш өстемдә генә тукран тукылдый. Шуны курим дип башымны күтәреп карагайларга карап барганда аях астыннан гына бер җәнлек атылып чыгып котымны алды. Чак кына абынып егылмадым. Туктадым. Нәрсә булыр соң бу елгыр җан? Тирә?! якка карана башладым . Тукта, әнә теге карагай ботагында тирбәлә түгелме? Якынрак барыйм әле. Әй хәерсез, менә нәрсә котымны алган икән. Әле үзе күренми, ямь-яшел карагай чуклары арасыннан зур. мамык койрык кына салынып төшкән. Карагайның икенче ягына чыктым... һәй наян да сон бу тиен дигәнен — алгы тәпиләре белән карагай бөресен тоткан, исе дә китмичә, шуны кетер-кетер кимереп утыра. Иртәнге ашын ашый. Миннән уздырган.
Ул арада ерактан бер ялгыз күкенең зарлы тавышы ишетелде. |
— Күк-күк, күк-кук.
Сарысу елгасына җитәрәк. юл кырт кына сулга борылды. Бу ни бу’ Каен яфрагы исе сыман. Кайдан килә соң? Бу тирәдә бер генә каен да күренми ләбаса? Барган саен, көчәеп, шул ис борынны кытыклый башлады. Мин еш-еш сулап, тпрә-якка карана-карана тизрәк атлый башладым. Беләсе килә бит Озакламый каен яфрагы исенең «сере» ачылды. Сарысуга төшә торган сукмакта озын, чандыр гәүдәле кеше күренде. Башына чалма итеп сөлге ураган. Төсе-бите чөгендер кебек кызыл. Култык астында —каен себеркесе. Ул әле килеп җитәр-житмәс үк, башын ня-ия, калын тавышы белән гөрелдәде.
Н КРАҺИМ САЛАХОВ ф ИРТЭНГК ОЧРАШУЛАР ф
бер вакытта да аерылмый Аерыла икән, бәлки, бары тик йоклаганда яки аш ашаган арада гына аерыладыр.
Менә хәзер дә анын алдында — ике тәгәрмәчле арба Арба өстендә гадәттәге эш кораллары — киң агач көрәк, кызгылт кабыклы, кабарып> торган тубылгы себерке.
Бу кешене очратуга мин һәрвакыт Иван Сергеевич Тургеневның «Муму» хикәясендәге дворник Герасимны хәтерлим, Ул да тумыштан телсез, чукрак була бит. Дөрес, Герасим ике метрга якын буйлы, киң* таза гәүдәле, гаҗәп көчле, баһадир сынлы кеше. Аның яше дә утыз* кырык тирәсендә, сакалы да чем-кара була. Ә минем танышка инде жиденче дистә киткән. Буе — урта, гәүдәсе — чандыр. Сакал —арбасындагы көрәге кебек кин, ап-ак, күкрәгенә төшеп тора. Башында елтыр козыреклы, биек, күксел бәрхет кырпулы фуражка. Ул аны, нигәдер, күзенә хәтле төшереп басып кия. Өстендә озын жинле кара сатин күлмәк. Аның өстеннән күкрәкчәле киндер алъяпкыч бәйли. Чегәннәрнеке кебек киң. кара сатин чалбар. Аякларда һәрвакыт дегет белән «туйганчы» майланган керза итек.
Шул яшьтә булуга карамастан, ул үзе бик тере, эшчән, тырыш. Без инде дүрт ел танышбыз. Әмма бер генә тапкыр да минем аның эшсез, тик утырганын күргәнем булмады. Аңа гел эш табылып тора. Ул да Герасим кебек дворник, ял йорты территориясен җыештыра һәм. нәкъ Герасим кебек үк, үз хуҗалыгында тәртип, пөхтәлек булуны ярата.
Ял йортының территориясе зур. Парк. Урман. Футбол, волейбол һәм башка уеннар мәйданы, аллеялар, сукмаклар, чәчәкләр клумбасы.: Палата тирәләре. Кыскасы, эш тулып ята. Ял итүче халыкның да төрлесе бар. Кайсысы тәртипле, ә менә кайберәүләре янындагы утыргычка утырып тәмәке тарта да төпчеген клумба өстенә ташлый. Ә кайберәү*! ләре арлы-бирле йөреп көнбагыш чиргә...
Минем дус андыйларны тиз күрә. Ул, кинәт жир астыннан калыккандай, нәкъ теге тәртип бозучының артыннан килеп чыга да башын, чайкый һәм, ташланган төпчеккә кулы белән төртеп күрсәтә-күрсәтә,>[ тамак төбеннән гырылдаулы тавыш чыгара.
— Го-го... Го-го...
Аннан бик жәһәт кенә барып төпчекне ала, арбасындагы кәрзинга салып китеп бара. Ул бер жирдә туктап тормый, гел йөреп, бер урынны көненә әллә ничә тапкыр җыештырып, себереп үтә Менә Ш' н- дый тынгысыз җан ул минем дус бабай. Исеме ничек соң? Кызганычк» каршы, белмим. Мөгаен, аны белүче дә юктыр, чөнки аның белән бары ишарә-ым белән генә аңлашасың бит.
Ул үзе эшкә һәр көнне бер вакытта, менә бүгенге кебек, кояш күтәрелә башлаганда килә. Ә өенә кояш баеганда гына кузгала. Бөтен көне ял йортында үтә — көри, себерә, арбасына чүп-чар тутыра. Аны каядыр алып барып түгә дә тагын кайта.
Мин аның туктап кем белән булса да сөйләшүен (билгеле инде, ишарә-ым белән)яки кемгә булса, да кызыксынып карап торуын күрмәдем Аның бар игътибары — җирдә, янәсе, анда берәр төпчек аунап ятмыймы...
Миңа ул беренче очрашудан ук пяләшеп-үзләшеп китте. Бу хәл моннан дүрт ел элек булды. Бу ял йортына минем беренче тапкыр килүем иде әле. Әле дә хәтеремдә, ул көнне дә бүгенге кебек үк иртә уянып верандага чыктым. Бу карт безнең корпус тирәсен җыештырып йөри. Ә ул көннең иртәсе бүгенгегә һич охшамаган, болытлы, күңелсез иде. Өстәвенә төньяктан каты, салкын җил исә. Ара-тирә «шайтан туе» килеп чыгып, әйләнә-тирәдәге кәгазь кисәк трен бөтереп алып күтәрә дә, кинәт тукталып, чәчеп җибәрә башлый. Әле яңа гына карт себереп үткән җиргә тагын газета битләре, папирос пачкалары һәм башка чүп-чар чәчелә. Карт тагын себерергә, чүп-чарны бер җиргә җы-
ярга тотына Инде өемне көрәк белән атып арбадагы кәрзингә салам дигәндә генә, әллә кайдан килеп чыккан жил аны туздырып кача Карт тагын себеркесен күтәреп кәгазьләр артыннан китә. Алары да чарт килеп житкэнче тыныч кына яталар, ләкин инде себерке белән кагылырга өлгермисен, янадан күтәреләләр дә икенче жиргә куналар Пөге- рә-йөгерә тирләп бетте, мескенем Мин түзмәдем, верандадан төшеп. ф үчекләп, очып кунып йөргән кәгазьләрне карт белән бергә ауларга , керештем. Икәүләп тотынгач, кәгазьләр элекке кебек «шаяра» алмады- < лар, кәрзингә бик тиз керергә туры килде. Шуннан сон карт көрәген, 5 себеркесен арбага сузып салды да минем янга килде. Ул элек фуражка- | сын салып уң кулына тотты, аннан пеләш башын ялтыратып берничә = тапкыр иелде һәм тамак кырган төсле тавыш чыгарды. Бу, мөгаен, Ь янып рәхмәт әйтүе иде. Мин дә ана чын хөрмәт белән баш идем.
Шуннан бирле бу карт мине кайда гына очратса да, арбасын тук- з тата, фуражкасын сала, берничә тапкыр башын ия һәм нәкъ теге, £ беренче очрашудагы кебек тавыш чыгара
Менә бүген дә ул мина үзенең иртәнге сәламен бирер өчен ют ♦ уртасында туктап калган. Гадәттәгечә, алда — арба. Арбада көрәк бе- а лән себерке. Картның кәефе бүген көндәгегә караганда шактый күтә- о рейке сизелә. Бу юлы ул фуражкасын башыннан алуга дәррәү иелмә- * де, авызын ачып, елмаеп озак кына карап торды, аннан сон гына с; иелде. Башка вакытта ул башын ике генә тапкыр ия иде. бу юлы дүрт < тапкыр һәм бик түбән итеп иелде һәм урманны яңгыратып
«Го-го, го-о»,— диде.
Фуражкасын гадәттәгечә башына кимичә, алан ягына сузды һәм = тагын: «Го-го»,—дип кабатлады — «Аланга барасызмы?» диде буган. < Мин дә башымны иеп. елмаеп анын сүзен-ишарәсен расладым. Чыннан с. да, миңа инде аланга чыгарга вакыт бит, онытып жибәргәнмен.
Бу чатта — юл бормасы Аланга барыр өчен хәзер шул юл уртасында тукталган карт яныннан узарга кирәк. Ул һаман авы тын ачып, елмаеп мина карап тора иде. Эх, сөйли белсә, менә хәзер рәхәтләнеп бер гәп сугып алган булыр идек тә бит. Шулай уйланып карт янына жн- туе.мне сизми дә калдым Ул арада карт алъяпкычының күкрәкчәсеннән ниндидер бер төргәк алды да жәһәт кенә минем костюм кесәсенә тыкты Аптырап киттем. Нишләве бу? Нәрсә салды ул кесәмә? Аны туктатыйммы, әллә кесәдәге төргәкне ачып карыйммы' Мнн шу пай аптырап, кабаланып бер фикергә килгәнче, арба чаттан борылып әллә кайда тәгәрәп бара иде инде Карт күздән югалды Мин кесәмдәге төргәкне алып, газетаны жәеп жибәрүгә хәйран калдым. Анда сабаклары белән өзелгән бер үч кып-кызыл каен жиләге ндс
Мнн аланга таба кузгалдым Агачлар арасыннан кызарып гранит ташлары күренеп кала Кайсылары судан башын чыгарган дельфин сыман басын торалар Кайсылары бик зур әкәм-төкәм кабыгы төсле куышланып, уралып ята Ә менә юл чатындагы ике таш аеруча мәһабәт һәм тантаналы — гаять зур диңгез кораблары яр б\ена килеп жнткән- нәр дә кара-каршы туктаганнар тесле Шулар өстендәге мачта кебек булып, озын, төз карагайлар басып тора Кайбер иртәләр томанлы булалар. Менә ШУНДЫЙ нртәлэрдә мин бу ашлар янына жигкәч. тукталып бик озак карап торам Әйләнә-тирәдә аксыл томан Ә бу ике мәһабәт гранит таш, әйтерсең, диңгез кораблары булып, дулкыннар естендә йөзәләр...
Бүген томан юк. Болытсыз, кояшлы иртә Юл чатындагы гранит кыялар әйләнә-тирәгә салкын күләгә ташлап тантаналы тынлык саклыйлар.
Г»\ кыялар үзенә күрә бер чик капкасы Моннан чыгуга урман нке якка аерылып кипә дә берничә километр эра үткәч кенә кнлеп кушыла. Уртада аланлык барлыкка килә. Монда болында! ы кебек бай пс-
чэнлек. Яңгырлы елларда бу аланнарда үлән күкрәктән булып үсә Бик күп гөрле исле чәчәкләр атканда бу аланга килсәгез иде сез! Шундый тәмле хуш ис! .Монда жан да, тән дә ял итә. Шуның өчен дә мня | һәр иртәне бирегә ашыгам. Менә бүген дә.
Гранит капканы үтеп аланга чыктым. Тукта, бу ни гажәп? Күзләрем чагыла. Каршымдагы күренешкә хәйран калып тукталдым. Әйе, гажәп күренеш иде бу.
Алан энжс һәм сапфир бөртекләреннән тукылган искиткеч матур бөркәнчек ябынган. Алан читендәге калын, төптән үк ботакланып кү-, тәрелгән карагайларның һәрбер ботагыннан, һәрбер чугыннан бриллиант муенсалар асылынып төшкән. Күтәрелеп килгән иртәнге кояш нурларында алар, салават күперенең барлык төсләрен чагылдырып, кызгылт, яшькелт, саргылт чаткылар булып балкыйлар. Чыннан да. бу нинди тылсымлы күренеш соң? Бәлкем, бу бары мираж — күз алдануы гынадыр?!
Мин аланның нәкъ уртасыннан узган юл буенча алгарак атладым. Юк. күз алдануы түгел иде бу. Кояш Күкчәтау үркәчләреннән өскәрәк күтәрелгән саен алан ялкынлаша бара һәм күзне катырак чагылдыра. Бу нинди могҗиза? Аптырап тагын тукталдым. Бары бик озак карап торгач кына төшендем.
Беләсезме, бу могҗизаны кем иҗат нткән булган? Үрмәкүчләр.» Алар бу төнне йокламаганнар — бөтен алан өстенә, карагай ботакларына пәрәвез сузып чыкканнар. Таң алдыннан чык төшкән. Пәрәвез өстендә миллионлаган чык тамчылары. Кояшның беренче нурлары әнә шул тамчыларда чагыла һәм искиткеч бер матурлык белән балкый.
Мин бу күренештән күзләремне ала алмыйча бик озак сокланып карап, онытылып тордым. Кинәт нәрсәдер кыштырдагандай булды. Борылдым. Минем янымда гына кызгылт бер бозау басып тора. Аяклары — нечкә, озын. Колаклары зур, салынып төшкән. Ул йөгереп арыган. ахры, еш-еш мышный, зур, соргылт күзләре белән миңа аптырап карый. Мескенем, адаштыңмы әллә? Әниең кайда соң? Син әле бик еракка йөри дә алмыйсындыр, бигрәк яшь күренәсең. Әллә яңа гына аякландыкмы? Яратып сыйпыйм әле үзеңне. . Сискәнеп киттем Чак кына кузгалуым булды, янымда дерелдәп, мышнап торган бозау кинәт, башын күтәрде дә сикереп чапты... Мин абайлабрак караганда ул әллә канда, алан уртасында бриллиант тамчылар чәчрәтеп йөгерә иде инде.
Минем бүгенге иртәдә очраткан юлдашларымның соңгысы — далад ның иң йөгерек җанварларының берсе — архар баласы булып