Логотип Казан Утлары
Публицистика

Гарәп укымышлылары


Советлар Союзы турында
Россиядә 1917 елның октябренда булган
революция, һичшиксез, моңа надэр билгеле
булган революцияләрнең иң зурысы. Ул
кешелек җәмгыятенең хәятын. фикерен,
юнәлешен тамырыннан үзгәртте. Туктаусыз
усеп, яңарып, үзгәреп торган донья барлыкка
килде. Кешелек җәмгыятенең үсеше, иреге,
күркәмлеге вчен көрәш мәйданы ачылды.
Октябрь социалистик революциясе яңа
нешелек җәмгыятенең нигезен корды. Халык
наданлык, фәкыйрьлек, золым, хорафат
богауларыннан котылды...
Мин Мәскәүгә килеп җитү белән, яңа дөньяны
өйрәнә башладым. Биредә барлык нәрсә яңа.
хәтта кешеләр дә яңа. Аларның бөтен
омтылышлары, теләкләре — уку, фәнне
үзләштерү. Моның өчен аларга бөтен
мөмкинлекләр тудырылган. Советлар
Союзында халык ирекле, тулы хокуклы. Алар
вакытларын бушка үткәрмиләр. Үзләренең көче,
белеме нисбәтендә халыкка хезмәт итәләр.
Гаять дәрәҗәдә тәртипле халык.
Марксизм-ленинизм тәгълиматы хәрәкәтсез
теория түгел, туктаусыз үсеп, яңарып торган
теория ул. Үсешнең чиге юк.
Ниһаять, географик, тарихи үзгәрешләр
нигезендә җәмгыять та үзгәрә, яңара...
Ләкин шунысы ачык: марксизм-ленинизм
кешене кеше эксплуатацияләүгә кискен рәвештә
чик куйды. Империализмның ерткыч йөзен
үзенең кызыл нуры белән мәңгегә фаш итте.
ОСТАЗ МӨХӘММӘД-ЭН-НӘККАШ
«Әл-Әхбар» 5X1, 1967. Бейрут. .-
Көннәр бик тиз үтә. Мин дә яңа дөнья белән
танышуымны дәвам итәм. һичбер тарлык.
тоткарлык, кыенлык күрмим. Хатын- кызлар
белән дә очраштым. Алар сорауларыма ачык
җавап бирәләр, кимчелекләрне дә яшермиләр.
Аларның тавыш тибрәнүләрен ихлас күңел
белән тыңлыйсың...
ӘМИЛ И НАСРУЛЛА.
«Эл- Әхбар», 51Х, 1967, Бейрут.
Октябрь социалистик революциясенең 50
еллык юбилей бәйрәме Советлар Союзы
халкының гына бәйрәме түгел, бәлки бөтен
алдынгы нешелек җәмгыятенең, шул исәптән
Ливан халкының да тантанасы ул. Шул уңай
белән без Совет халнына чын дуслык һәм
соклануыбызны белдерәбез.
Советлар Союзының Ливанга, гомумән,
гарәп илләренә күрсәткән игелекләрен санап
бетерергә мөмкин түгел. Безнең бик күп
яшьләребез СССРның югары уку йортларында
физика, математика, химия, медицина,
агрономия һ. б. фәннәр буенча белем алалар.
Укыган өчен түләү алынмый.
Мин Советлар иле белән кыска вакыт зчендә
генә түгел, ун еллар буена таныштым. Советлар
Союзы — фән-культура алдынгылыгы.
халыкара тынычлык өчен көрәш нәтиҗәсендә
яңа ачылган горизонт. Социалистик тәртип-
система нигезендә яңа кешелекнең барлынна
килүе ул.
Советлар Союзында медицина ике мөһим
бүлентән тора: беренчедән, медицина буенча
ярдәм түләүсез башкарыла: икенчедән, гаять
бай, тирән тәҗрибәгә ия. профилактик әһәмияте
зур.
Хәзерге көндә Советлар Союзында ярты
млн. табиб, ике млн. га якын медицина
хезмәткәрләре бар.
Совет медицина елкәсендәге бу зур ка-
занышлар. һичшиксез, социалистик системаның
уңышыннан. Совет халкының ерактан күрә белү
сәләтеннән ннлә.
СБИРУ ФАХУРИ,
медицина докторы.