Логотип Казан Утлары
Публицистика

ДАНЛЫ ЮЛ


Дәһшәтле еллар... Тарихи көннәр... «Аврора» залплары гомер-гомергә изелеп килгән хезмәт халкынын азат булуын белдереп сигнал бирде. Ул азатлык мен төрле дошманга каршы барган кискен көрәштә яулап алынды.
Идеология, мәгариф фронтында да көрәш җиңелдән түгел иде. Әнә шул тарихи көннәрдә. Бөек Октябрь социалистик революциясенең җиңүенә бер ел тулган чакта. Казанда татар телендә фәнни-педагогик журнал «Мәгариф» чыга башлый.
Совет дәүләте үзенен беренче елларында ук халык мәгарифенә, караңгылыкта җәфа чиккән халыкны агартуга зур көч куя. РСФСР Халык Комиссарлары Советының
1917 нче елның 9 нчы ноябренда һәм
1918 иче елның 26 нчы июнендә В. И. Ленин имзасы белән чыккан декретлары мәктәпләр һәм халык мәгарифе эшенең төп юнәлешен күрсәтте. «Мәгариф» журналы да үзенең төп кыйбласын әнә шул декретлар яктылыгыннан чыгып билгели. Журналның беренче санында ук бу турыда ачык әйтелә:
«7 нче ноябрьдән башлап Казанда Мәркәз Мөселман Комиссариаты янындагы «Гыйльми һәйәт»нен органы булган «Мәгариф» исемле журнал чыга башлады. «Мәгариф» журналы рәсми, тәрбияви, әдәби, фәнни бүлекләрдән гыйбарәт буЛып, айга ике тапкыр чыгачак.
Мәктәпләребезне эш мәктәбе нигезенә кору, аларны тормышка якынайту, тормышның гыйльми якларын төзү, татар пролетариатына киң рәвештә аң-белем тарату өчен бөтен көчен сарыф итәчәк.
«Гыйльми һәйәт»нең эшләгән эшләре, ясаган план һәм докладлары белән укучыларны таныштыра торачак.
Мәктәпкә чаклы тәрбия, мәктәптән соң тәгълим мәсьәләләренә, яңа рухта! ы тәгъ- лим. тәрбиягә мотагаллыйк1 китапларны. гыйльми, фәнни әсәрләрне жентекләгән мәкаләләргә, гомумән, уку, укыту, мәгариф эшләренә баглы мәсьәләләргә киң урын бирәчәк.
Мәктәп, көтепханә, музейханә. укучы, укытучы һәм мәктәпкә баглы башка эшләр хакындагы декрет, ланхә һәм планнарның мөһимнәрен яза барачак».—диелә журнал тышлыгының өченче битендә.
Югарыла күренгәнчә, журнал үз алдына әнә шундый зур планнар куя. Халык мәгарифе өлкәсендәге нн актуаль мәсьәләләргә: бердәм эш мәктәбе төзү, балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, өлкән яшьтәгеләрне укыту, педагогика тарихын өйрәнүгә караган, үз чоры өчен бик муафыйк проблемаларга алга таба журнал битләрендә зур урын бирелә.
Бу журналны кемнәр оештырып җибәргән, кемнәр аның рухын билгеләгән дисезме? «Мәгариф»нен беренче редакторы революционер һәм галим, педагог һәм күренекле җәмәгать эшлеклесе. татар совет әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһнмов була. Ана бу эштә актив җәмәгать эшлеклесе, күренекле педагог, журналист Шәһит Әхмә- диев турыдан-туры ярдәм итә.
Журналның беренче санында ук Галим*" җан Ибраһнмовның «Бөек Бәйрәм (1917— 25 нче октябрь—1918—25 нче октябрь, янача 7 нче ноябрь)» дигән үз мәкаләсе бар. Ул гаять әһәмиятле, тирән эчтәлекле мәкалә. «Бу бәйрәм — большевиклар яки эшчеләр бәйрәме генә түгел, бу — бөтен дөнья мазлумнары - бәйрәме, туачак нәти-җәсе буенча бөтен инсаният бәйрәмедер.
Без өмет итәбез һәм ышанабыз — Россиядә милли, икътисади азатлык байрагын хаким иткән Октябрь революциясе үзенең бишегендә генә калмаячак, ел үсәсен ай үсә. ай үсәсен көн үсә торган тарихн каһарманнар рәвешендә тизлек белән үсеп...
1 Мота га алыйк — бәйләнешле.
114
Мазлумнары — изелүчеләре-
золымның. капитализмның актык нигез ташларын җимереп. юк итеп. иске, буржуаз мәдәниятне ватып, инсаниятне яна. якты, матур, тигез вә иркен хаяткә чыгарачактыр».— дн автор. Һәм шуна кура дә ул, редактор буларак, мәгариф эшенә, халыкны агартуга, яшь буынны тәрбияләүгә багышланган һәм укытучыларның эшләрендә практик ярдәм күрсәтерлек материаллар урнаштыруга, аларны әдәби эшкәртүгә зур әһәмият бирә. Гомумән, журналның беренче адымнарында, ягъни ин мәшәкатьле, катлаулы коннәрендә, аңа юнәлеш бирүдә Галимҗан Ибраһимовның роле зур була. Ул «Мәгариф» битләрендә үзенең гыйльми, методик мәкаләләре белән сш чыгыш ясый, гомеренең соңгы көннәренә кадәр аның эшенә актив катнашып килә.
Галимҗан Ибраһимов белән бергә Шәһит Әхмәдиен тә бик актив эшли. Журналның. беренче санында ук аның <Совст хөкүмәтендә мәгариф» дигән мәкаләсе басыла. Шушы ук санда «Әхмәд» псевдонимы белән урнаштырылган «Зилзилә көткәндә...» дигән мәкалә дә аныкы булса кирәк.
«Мәгариф» журналы үзенең башлангыч чорында ук татар теленең орфографиясе, аны камилләштерү мәсьәләләре белән кызыксына башлый. Журналның икенче санында Галимҗан Шәрәф һәм Мөхетдин Корбан: алиевләрнең «Татар имласы вә язуы турында» дигән мәкаләсе әнә шул турыда сөйлң.
1Й18 нче ел... Бу чордагы укытучылар составын күз алдына китерик. Бик чуар ул. Әлбәттә, ул елларда күп кенә укытучыларны идея-политик яктан тәрбияләүгә, укытуны тормышка якынайтуга зур көч куярга кирәк була. «Мәгариф» журналы бу хакый-катьне бер генә минутка да истән чыгармый. Журналның икенче санында ук укытучыларга юнәлтелгән махсус морәҗәгагь чыга.
«Тарихыбыз укытучылар өстенә зур вазифа йөкли. Халыкның ачы тормышы өчен көенүчеләрдән булган шагыйрь Некрасов сезгә: «Мөмкин кадәр халык арасына күбрәк яхшылык орлыгы чәчегез!» дигән иде. Хәзер без дә сезгә шул ук сүзләр белән мөрәҗәгать игәбез һәм сезнең, бөтенегез бергә оешкан хәлдә, халык арасына барып мәхәббәт орлыгы чачәсегезгә, халык белән кулга-кул тотынышып, әлегә кадәр белнея уебызга да кереп чыкмаган, гали, якты матур тормышның нигезен салу юлында хезмәт итәчәгегезгә ышанабыз
Әгәр сез чынлыкта киң пролетариатны капиталның матди вә мәгъяәвя коллыгыннан коткарасыгыз килсә, әгәр сезнең хаяти юлыгыз инкыйлаби (революцион) идеалның нуры белән яктыртылсын дисәгез — пролетариат вә бөтен эшче галәм белән табанга-табан басып барырга тырышыгыз. Халыктан тыш хаят юк. Халыктан тыш нжат-төзү дә юк. һәрвакыт халык белән бергә булырга тырышу укытучыларның ин гали, иң мөкатдәс бурычлары булырга тиеш»,— диелә ул мөрәҗәгатьтә.
Мәгълүм ки. «Мәгариф» журналы беренче саннарында ук күтәрелгән мәсьәләләргә ленинчыл күзлектән чыгып бәя бирә, халыклар дуслыгы, интернационализм идеяләрен алга сөрә. Беренче санда, мәсәлән. Мәскәү- дә чыга торган «Народное просвещение» журналыннан Вольбергнын «Мәктәпләрне яңарту хакында мәгариф комиссариатының эшләгән эшләре» дигән мәкаләсен тәрҗемә итеп урнаштыра. «Эш мәктәпләрен гамәлгә кую юлында» дигән мәкаләдә журнал Казан губернасындагы мәгариф эшләре белен таныштыра. Бу номерда шулай ук РСФСР Халык Мәгарифе Комиссариатының «Коммуналь мәктәптә эшле тәрбиянең әсаслары» дигән положениесен күрергә мөмкин.
«Мәгариф» журналында ул чор өчен иң актуаль темаларның берсе — эш мәктәбе төзү, мәктәпләрдә эшнең куелышы мәсьәләсе. Мәсәлән, журналның 1918 иче елда чыккан 3 нче санына күз салыйк Анда «Эш мәктәбе» (Насих Мөхетдииов тарафыннан язылган булса кирәк). «Мәктәп янында балалар клубы». «Өлкәннәр арасында укый-яэа белмәүчелекне бетерү юлында» кебек чыгышлар, туган илне өйрәнү программасы, шулай ук «РСФСРда эш мәктәбе турында положение» бар
Гражданнар сугышы еллары Бу чорда «Мәгариф» вакытлыча чыкмый тора Моның сәбәбен көнчы: ыштан Колчак бандалары якынлашып килүдән һәм илдәге кытлыктан, күп кенә экономик кыенлыклардан «эләргә кирәк.
Ләкнн озак та үтми. ТАССР тезелгәч, Татарстан Халык Мәгарифе Комиссариаты органы буларак. 1921 нче елнын апреленнән журнал яңадан чыга башлый. Бу елны ачың редакторы булып Вәли Шәфнтуллин эшли, ә Мөхәммәтхан Фазлуллаң җаваплы секретарь була.
Бик кыен чор була бу Идел буенда коточкыч ачлык хөкем сөрә. Мәктәпләр ябыла Укытучылар төрле якка тарала башлыйлар. Шундый коннарда журнал мәгариф работникларын кыенлыкларны
җиңеп чыгарга өнди. эшкә рухландыра Бу чорларда
редакция коллективы белән берлектә. Насих
Мөхетдинов. Мөхетдин Кор- бангалнсв. Хуҗа
Бәднгый. Галимҗан Ибра- һимов, Фазылжан
Хәмидуллин. Габбас Сәйфи һәм башка күп кенә
иптәшләр журнал эшендә зур активлык күрсәтәләр.
Журнал педагогларны төрле документлар белән
таныштыра, үрнәк программалар, методик
мәкаләләр бирә, укытучыларнын квалификациясен
күтәрү мәсьәләләрен яктырта.
1922 нче елда журналнык I генә яка саны чыгып
кала.
1923—1924 нче елларда Гаяз Максуд һәм
Фатих Сәйфн-Казанлы журналнын җаваплы
редакторлары булалар. 1924 нче елнын
декабреннән 1925 нче елнын Октябрена кадәр
журнал «редактор-редколлегия» имзасы белән
чыга, һәм шушы чор азагында редколлегиянең яна
составы раслана. Ре дактор итеп халык мәгарифе
комиссары Мөхәммәт Таһнров билгеләнә. Ә
Мөхетдин Корбангалиев. Галимҗан Ибраһнмов.
Насих Мөхетдинов, Хөснетдин Кәримов (Хөсни
Кәрим) — редколлегия членнары. Мирсәет Сафин
җаваплы секретарь булып эшлиләр.
Еллар уза. Журналнын 1927 нче елгы 8 нче
саныннан — редактор вазифасын Насих
Мөхетдинов. ә сонга таба А Бикта- һиров. М.
Вәлнтова. Хәсән Хәйри. Фатих Махиянов иптәшләр
үти.
«Мәгариф» үзенен яшәү дәверендә һәр- чакны
иң актуаль мәсьәләрне күтәрергә, укытучыларны
шул проблемаларны чишүгә тупларга омтыла.
Журнал битләренә күз салу аның бу бурычны
шактый уңышлы хәл итүен күрсәтә.
Егерменче елларда өлкәннәр арасында
грамотасызлыкмы бетерүгә, авылда мәгариф эшен
оештыруга, яна укыту методларын аңлатуга зур
урын бирелә. Үз чорында журнал битләрендә В. И.
Ленин. Я. М. Свердлов. М. И Калинин. А В Лу -
начарский. М. Н. Покровский имзалары белән
чыккан күп кенә документлар урын ала. Журналда,
бигрәк тә беренче унъеллыкта. күренекле дәүләт
эшлеклеләрснен күп кенә мәкаләләре басыла.
Мәсәлән. В И Ленинның «Көндәлектәй битләр»
дигән мәкаләсе татарча беренче мәртәбә
«Мәгариф» битләрендә чыга 1924 — 1925 нче
елларда чыккан журнал битләрендә Н К.
Крупскаянын да дүрт-биш мәкаләсе белән
танышырга була. 1925 нче елның апрелендә Н К.
Крупская үзенен «Чишелергә тиешле мәсьәләләр»
дигән мәкаләсен турыдан-туры «Мәгариф»
редакциясенә җибәрә. Ул биредә ана һәм рус
телләрем укытуны яхшырту, дәреслекләрнең
сыйфатын күтәрү турында сөйли. Гомумән, аның
барысы егермедән артык мәкаләсе татарчага
тәрҗемә итеп бирелә. Күренекле совет педагогы A
С. Макаренконын да күп кенә хезмәтләре шушы
журнал аша татар укытучыларына үз вакытында
җиткерелә.
«Мәгариф»нең (1936 нчы елда ул «Башлангыч
мәктәп». 1937 нче елнын дүртенче саныннан
башлап «Совет мәктәбе» исемендә чыга) авторлар
составы бик кин була. Күренекле язучылар,
галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре. мәсәлән,
әйткәнебезчә, Галимҗан Ибраһимов. Шәһит
Әхмәдиев. Мөхетдин Корбангалиев, Мөхәммәтхан
Фазлуя- лнн, Насих Мөхетдинов. Фатих Сәйфи-
Казанлы. Шамил Усманов. Кәрим Тинчу- рин. Хуҗа
Бәднгый. Гыйбад Алпаров һәм башка бик күп
иптәшләр журнал битләрендә еш кына чыгыш
ясыйлар.
Бу традицияне хәзер «Совет мәктәбе» журналы
уңышлы дәвам иттерә. Журнал укучылар язучы һәм
галимнәрдән Гомәр Бәширов, Ибраһим Гази.
Хатыйп Госман. Гази Кашшаф. Мөхәммәт
Гайнуллин, Мирфатих Зәкнев һәм башка күп кенә
иптәшләрнең мәкаләләрен бик җылы каршы
алалар.
РСФСР Мәгариф министрлыгының җаваплы
работниклары. Мәскәү галимнәре дә (министр А. И.
Данилов, аның урынбасары М. П. Кашин. СССР
Педагогия фәннәре академиясе президиумы члены
Ф Ф Королев. А. Яннов. И. Огородников һ. б.) «Совет
мәктәбе»ндә еш кына чыгыш ясыйлар.
Укыту-тәрбня эше —бик җаваплы һәм шуның
белән бергә бик катлаулы эш ул. Укытучыларга,
мәгариф работникларына туктаусыз укырга, үз
белемнәрен күтәрү өстендә эшләргә туры килә.
Ярларыннан ташып аккан Идел дә. әгәр ул
меңнәрчә вак елгалардан көч алып тормаса, бик тиз
саегып бетәр иде. Укытучылар да шулай. Фән һәм
техника, педагогика, психология өлкәсендәге
яңалыклар белән эзлекле рәвештә танышып
баралар алар. Ә яңалыклар исә бик күп. Хәзер һәр
сигез ел саен фәнни информацияләр күләме икс
мәртәбә арту факты да моны бик ачык раслый. Ул
яңалыкларны укыту-тәрбня процессында ничек
кулланырга? Яна шартларда эшне ничек
оештырырга?
Укыту процессын камилләштерү, укучыларның
танып белү активлыгын һәм
мвстәкыйльлсгеп үстерү, проблемалы укыту буенча
Татарстан мәктәпләрендә башланган хәрәкәт
илебезнең күп мәктәпләрендә куллану тапты.
Алдынгы педагогик тәҗрибәне барлык
укытучыларга җнткерүдт, әлбәттә, «Совет мәктәбе»
журналы зур роль уйнады.
Яңалыкка омтылу, иҗади эшләү кин колач
алды. Хәзер, шәһәрдә һәм район мәктәпләрендә
күп кенә укытучыларның дәресләренә кергәч,
шатланып туя алмыйсын. укучыларның фикерләү
сәләтен, танып белү активлыгын һәм
мөстәкыйльлеген үстерү буенча ничек матур
эшлиләр безнең алдынгы укытучылар! Җыр кебек
бара, поэма кебек тыңлана торган мондый дәрес ләр
үткәрүгә ирешү өчен, укытучыга күпме түземлелек,
күпме белем, күпме осталык кирәк! Энҗе
бөртекләрен җыйган кебек, алар алдынгы педагогик
тәҗрибәне туплый, аны иҗади үзләштерә баралар.
Ә бу эштә укытучыларга педагогнк-методик журнал-
лар ярдәмгә килә. Соңгы елларда «Совет мәктәбе»
журналында укыгу-тәрбия эшендә зур әһәмияте
булган. Татарстан укыту- чыларынын алдынгы
тәҗрибәсен яктырткан йөзләрчә мәкаләләр чыкты.
Журналның авторитеты барлык татар мәктәпләре
укытучылары алдында бик нык үсте. Хәзер «Совет
мәктәбе» журналын Татарстаннан читтәге 6
автономияле республикада. 23 өлкәдә, I крайда, 1>
союздаш республикада алдырып укыйлар.
«Совет мәктәбе» журналының алдынгы
педагогик тәҗрибә таратудагы ролен үзәк матбугат,
мәсәлән, «Народное образование», «Русский язык
в национальной школе» журналлары бик уңай
бәяләде.
Журналыбызны укучылар да укыту- тәрбия
процессын оештыруда «Совет мәк- тәбс»нец
әһәмиятен күрсәтеп, проблемалы укыту,
укучыларның танып белү активлыгын һәм
мөстәкыйльлеген үстерү, программалаш тырылган
укыту, техник чаралардан файдалануга
багышланган фәнни һәм практик мәкаләләрдән
ничек файдалануларын күрсәтеп, редакциягә
рәхмәт хатлары җибәреп, эшлекле киңәшләр әйтеп
торалар. Менә әле яңа тына килеп төшкән хат белән
танышын үтик Аны Пермь өлкәсенең Барда
районыннан Хәлимә Мансурова ипгәш яза: «Совет
мәктәбе» - яраткан журналым. Балалар!а тирән
белем бирүдә һәм алдрны югары коммунистик
аңлылык рухында тәрбияләүдә, көндәлек эшемдә
ярдәмчем һәм таянычым. «Совет мәктәбе»
журналы — яшь буынга белем бирүгә ачкыч, укыту
серләренә төшенүгә чыганак»,—ди ул.
Билгеле, бу — укытучыныи ихлас күңелдән
әйткән сүзләре редакция коллективын тагын да
тырышыбрак, иҗат ялкынын салып эшләргә
рухландыра Шуның белән бергә, ул зур гына
бурычлар да йөкли. Яшь буынны тәрбияләүчеләр
журналга шундый тирән ышаныч белән карыйлар
икән — атты акларга, заман таләбе югарылыгында
атларга кирәк. Журналны укучылар белән төрле
очрашулар, конференцияләр әнә шул максаттан
чыгып эшләнә. Соңгы елларда редакция
хезмәткәрләре Татарстан. Башкортстан
мәктәпләрендә, гөрле өлкәләрдән Татарстан
укытучылар белемен күтәрү институтына килгән
педагоглар белән дистәләрчә очрашулар үткәр-
деләр. Әлбәттә, аларнын берсе дә эзсез югалмый.
Журнал укытучыларга якынай- ганнан-якыная бара
1961 — I96R нче елларда «Совет мәктәбонен
тиражы 3 мәртәбә артуы һәм хәзер 19 мең данәгә
якын тираж белән чыгуы үзе дә күп нәрсә турында
сөйли. Бу елларда аның эчтәлеге дә, техник
оформленнесе дә тамырдан үзгәрде.
Шулай да кайбер иптәшләр бераз канә-
гатьсезлек белдерәләр: журнал бик вак хәрефләр
белән языла, диләр. Дөрес сүз. Ләкин янын сәбәбе
бар Укытучыларга мәкаләләрне күбрәк бирү өчен
шулай эшләнә ул. Чөнки Татарстанда чын-чынлап
алдынгы, нжадн эшләүче укытучылар бик куп. Алар
тәҗрибәсен редакциянең журнал укучыларга тизрәк
һәм күбрәк күләмдә җиткерәсе килә Икенчедән, бу
соңгы елларда күп кенә фәннәр яна программалар
нигезендә укытыла башлады, факультатив
занягнеләр кертелде, тәрбия мәсьәләләренә зур
урын бирелә. Һәммә яна гыкны да укытучыларга үз
вакытында җиткерергә, татар м.жгәплэренен
үзенчәлекләрен нскә алган, эштә практик ярдәм
итәрлек материаллар бирергә кирәк. Ә журналның
күләме дүрт кенә табак. Мәкаләләрне вак хәрефләр
белән бастыру исәбенә, релакцив материи г- цы ике
мәртәбә диярлек артыграк урнаштыра.
«Совет мәктәбе» журиа гынын һәр саныңда
башлангыч, сигезьеллык һәм урта мәктәй
укытучылары, класс һәм мәктәп җитәкчеләре,
гомумән, барлык мәгариф работниклары өчен
көндәлек эшләрендә ярдәм булырлык материи тавр
күп урнаштырыла Алдынгыларның уңай тәҗрибәсе
киң яктыртыла, Журналда шулай ук «Мәктәп һәм
семьи», «Врач киңәшләре», «Фән һәм тек-
ника яңалыклары». «Планета буйлап» һәм башка
булекләр бар. «Консультация» бүлегендәге
материалларда укытучыларның куп санлы
сорауларына җаваплар бирелә.
Соңгы еч-дүрт ел эчендә журнал укытучыларга
язучыларыбызны һәм сәнгать эшчеләрен
пропагандалау буенча зур эш алып бара, һәр
номерда диярлек тышлыкның икенче битендә татар
совет язучыларынын, композиторларының,
художникларының портретлары, сәнгать
эшлеклеләренә багышланган материаллар
урнаштырылу әнә шул чараның бер формасы. Ул
портретлардан мәктәпләрдә стендлар оештырыла,
альбомнар төзелә. Дәрестә һәм класстан тыш эш-
ләрдә аларның нинди зур ярдәм итүен укытучылар
бик яхшы беләләр.
Гомумән, «Совет мәктәбе» татар әдәбиятын,
тагар телен укытуга, (ҮЬлар буенча класстан тыш
эшләргә зур әһәмият бирә. Габдулла Тукай.
Галимҗан Ибраһимои, Муса Җәлил юбилейларына
багышлап, мәсәлән, махсус номерлар чыгарылды.
1967 нче елда Галимҗан Ибраһимовның тууына 80
ел тулу көннәрен билгеләп үткәндә, аның киң кырлы
эшчәнлегенә багышланган утызга якын мәкалә
урнаштырылды. Татар теле һәм әдәбияты укыту-
чыларының Әлмәт конференциясендә ясаган
чыгышлары да журналда зур урын алды. Журнал
системалы рәвештә төрле техник чаралардан һәм
программалаштырылган укыту элементларыннан
файдаланып үткәрелгән дәрес үрнәкләре бирә.
«Безнең календарь» битендә һәр язучының туган
көне билгеләп үтелә.
Сүз ахырында шуны әйтәсе килә. «Совет
мәктәбе» журналы 50 ел эчендә зур һәм мактаулы
юл үтте. Ул — халык мәгарифе өлкәсендә партия
программасы куйган бурычларны үтәү өчен татар
мәктәпләре укытучыларын туплауда, оештыруда
КПСС- нын Татарстан өлкә комитетының Һәм
ТАССР Мә1ариф министрлыгының якын
ярдәмчесе. Күп меңләгән укытучылар шуна күрә дә
аны үзләренең якын юлдашлары итеп саныйлар.
КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР
Министрлар Советының «Гомуми урта белем
мәктәпләренең эшен тагын да яхшырту чаралары
турында»гы карары яктылыгында (1966 нчы ел, 10
нчы ноябрь) халык мәгарифе өлкәсендә зур һәм
җаваплы эшләр алып барыла. Бөек юлбашчыбыз В
И. Ленинмын тууына 100 ел. Татарстан АССР
оештырылуга 50 ел тулу уңае белән укытучыларга
дәрестә һәм класстан тыш эшләрдә
файдаланырлык материаллар бирә бару да
редакциянең игътибар үзәгендә тора. Бөтенсоюз
укытучыларының II, Татарстан укытучыларының IV
съездлары күрсәтмәләрен тормышка ашыру эшенә
мәгариф эшчеләрен туплау, яна программалар
белән укытуга күчү у нае белән укытучы алдында
торган кыен бурычларны үтәүдә ярдәм итәрдәй
методик киңәшләр урнаштыру бик әһәмиятле
көндәлек ихтыяҗга әйләнде. Юбилей көннәрендә
«Совет мәктәбе» редакциясе коллективы үз
алдында торган бурычларның зурлыгын аңлый һәм
эштә яңадан-яна биеклекләр билгели.
Ф ИБРАҺИМОВ.
журналның баш редакторы, Татар-
станның атказанган культура работнигы.
Ф ШӘРИФУЛЛИН. ' журналның әдәбн
сотруднигы.
Н
О