Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫР БАШЛАУЧЫ ЮЛ БАШЛАУЧЫ


Казанның үзеннән яки Мәскәү радиосыннан берәр
әсәрен тапшыра башладылармы, күз алдына шунда ук
композиторның җанлы сурәте килеп баса. Еллар әнә аңа
да үз эзләрен салып өлгергән. Чәчләре көмештәй ап-ак,
битен җыерчыклар баскан, адымнарыннан ук арыган-
лык, талчыкканлык сизелә Әмма көлемсерәп торган
күзләре яшьләрчә нурлы һәм сөйкемле. күңеле һич тә
картаймаган, япь-яшь калган Ул һаман да яшьләргә хас
энергия белән иҗат итә, бетмәс-төкәнмәс иҗади
хыяллар, зур планнар белән яши иде. Яңа гына
больницадан чыгуына карамастан, соңгы көннәренә
кадәр эш өстендә булды, «Галиябану» операсын яңадан
сәхнәдә куярга ашкынып йөрде.
Вакытсыз килгән мәрхәмәтсез үлем аның үзен
безнең арадан алып китте. Иҗаты, теләсә нинди
үлемнәргә дә каршы торырлык гүзәл әсәрләре безнең
белән калды, безгә калды Олы йөрәкле художник-
гражданин тарафыннан иҗат ителгән ул әсәрләр әле бик
озак еллар буе тыңлаучыларны дулкынландырыр,
аларга эстетик ләззәт бирер. Чөнки алар чын иҗат
ялкыны һәм сүнмәс дәрт белән сугарылган
Әле Октябрь революциясенә кадәр үк, татар халкының профессиональ музыка сәнгате яңа
шытып-үсеп кенә барган бер заманда, яшь музыкант «Сәйяр» труппасына килә, труппа
каршындагы ансамбльдә эшли башлый. Әмма ярым һәвәскәр, ярым профессиональ башкаручы
булып кына йөрү сәләтле яшь егетне канәгатьләндерми. Әнә шуңа күрә дә. революция булып,
халык арасыннан чыккан яшьләргә киң
СӘНГАТЬ
МАНСУР МОЗАФФАРОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ
ле кайчан гына ул безнең арада иде. Уртача буйлы, базыграк гәүдәле бу
мөлаем кешене консерватория аудиторияләрендә. Композиторлар
союзы уздыра торган һәртөрле уты- рыш-җыелышларда һәм кичәләрдә
еш очрата идек. Гаҗәеп дәрәҗәдә тыйнак, кече күңелле һәм ихтирамлы
иптәш, гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле һәм киң колачлы композитор иде
Мансур ага.
нар. Чөнки Мансур ага Мозаффаров үз гомеренең 40 елдан артыграк өлешен халкына
багышлады, 40 елдан артыгракка сузылган шул иҗат гомеренең һәр минутын, һәр сәгатен үз
халкының музыка сәнгатен үстерүгә багышлады.
мемииилеклвр ачылуга, ул эур дәрт бала- укырга, белемен күтәрергә тотына 1919 елның кезеидэ
Мансур Мозаффаре» Казан музыка училищесына кера. Кларнет классы буенча училищены
тәмамлагач. Мәскәүг» и-г.ә, башкала консеоватср««сеиең композиторлык факультеты иаршында-
ы этнографик бүлегендә укый башлый. Биредә ул А. Н. Александре» С. 8 Василенко кебек атаклы
профессорлар кулында тәрбияләнә, музыкал» әсәрләрне аерым инструментлар ечен эшкәртү
серләрен үзләштерә, иҗат эшенең нечкәлекләрен еирәнә
Югары белем алган аз санлы композиторларның берсе буларак. Мансур Мо- эаффаров
татар халкының мәдәният эшләренә бик иртә, утызынчы елларның башыннан ук, катнашып
китә. Башта ул күпмедер вакытлар Мәскәүдәге татар театрының музыка җитәкчесе булып эшли.
Аннан Казанга кайта һәм байтак еллар буе Татарстан радиосында музыкаль тапшыруларны
алып бара 1945 елдан, ягьии Казанда консерва- тория ачылган беренче кемнәрдән үк диярлек,
Мансур Мозаффаро» укытучылык эшенә күчә. Композиторның егерме елдан артык гомере
консерватория белән бәйләнгән. Ул музыка теориясенә кара аи фәннәрдән дәресләр бирә,
теория Һ>м композиция кафедрасын җитәкли.
Татарстан композиторлар союзы идарәсе члены, СССР музфондыиың Татарстан бүлеге
вәкиле, хезмәт ияләренең Казан шеһәр советы депутаты Мансур ага Мозаффаров үзенә
тапшырган Һәр эшне зур җаваплылык тоеп, тырышлык һәм сабырлык белән, җиренә җиткерел
башкара торган иде Мансур ага югары культуралы, үз эшен яратып башкаручы укытучы һәм
могтабәр җәмәгать эшлсклесе иде Әмма бу елкәләрдәге эшмәилеге никадәр генә эур. никадәр
генә хермәтле булмасын, уя барыннан да бигрәк һәм беренче чиратта талантлы композитор.
Тышкы яктен шактый тыныч һәм сабыр күренгән шушы тыйнак кешедә бетмас-текәнмас
энергия, иҗат энергиясе кайнап торды
һенәре буенча ул фольклорчы түгел иде. Шуңа да карамастан, татар халык җырларының
үзенчәлекләрен тирән белүче иң авторитетлы кешеләрдән исәпләнде.
ләрне халык иҗатына ят авазлардан арындыру, очраклы нәрсәләрдән чистарту — гаять авыр
эш. Башка та ар композиторлары белән бергә, Мансур Мозаффаров та бу олкәдә искиткеч күл
эшләде. Аның татар халык җырларына никадәр сак каравын, халык иҗатын никадәр кечла һәм
тирән яратуын белергә теләсәгез, 1964 елда Мос- кәүнең музыка нәшриятында басылып чыккан
«Татар халык җырлары» исемлә җыен, тыкка күз салыгыз. Ул җыентыкны, 3. Хейруллина һәм Ю
Виноградовлар белей бергә, Мансур Мозаффаров тезеде Нәкь шундый ук саклык белән, халык
җырларының җанын, үзенчәлеген, характерын тирән тешенеп. композитор аларны аерым
башкаручылар, күмәкләп җырлау һәм тәрле уен кораллары ечен эшкәртте.
Утызынчы еллар башында халык җырларын хор яки терпе уен кораллары эчен эшкәртү
гадәтләнмәгән әирәиелмәгәи, хәтта бәхәсле эш санала иде. Уземиән-үзе аңлашылса кирәк, моңа
кырын караучылар да байтак була. Тирән белемле, сәләтле яшь композитор кыю рәвештә еие
шул яңа һәм зур принципиаль әһәмияткә ия булган иҗат эшенә алына. Татар халкының - Kapa
урман», «Тәзкирә», «Зәңгәр шәл» иебе» борынгы коиләре беренче мәртәбә Мозаффаров
тарафыннан эшкәртелә Ул эшкәрткән теләсә кайсы кеине тыңлап карагыз! »Әнисә» яки
«Зиләйлүкьмә ул. я булмас» «Салкын чишмә» яки «Дисәнә»ме, аларның һәрберсе тавыш
тембрларының һәм тәэсир чараларының баи булулары, күп тәрле булулары белән аерылып
торалар. Иң оһемиятлесе шунда, М. Мозаффаров халык кеиләре белән үтә сан эш итә. җырның
табигатен, үзәнчелеген аз гына дә бозмый. Композиторның бу олкәдего эшчән- леге практик яктан
да гаять әһәмиятле иде- Ул эшкәрткән җырларны аерым артистлар башкара, яңа оешкан җыр һәм
бию ансамбле шулар белен үзенең репертуарын баета.
Композиторның үэ иҗаты да халыкчанлык рухы белән сугарылган. Абстракт
экспериментлар белән мавыгу аның ечен чит-ят ид. Татар совет музыка сәнгате- нең үсеш юлын
ул халыкчан, милли трад-ц-яләрдән баш тарту дип тә. аларның ролен кечерәйтү яки аларны
күрмәмешкә салышу дип та аңламады һәм аңлатмады Ул иҗат -теп калдырган һәр эсер, бер октан,
валым җырларына, тетәр халкының
ГИРЦ1МАН ф ҖЫР БАШЛАУЧЫ, ЮЛ I.АШЛАУЧЫ
Бәхәсләр туганда, аңа мәрәҗәгать иттеләр. Ул язып алган җырлар (бу эш белән ул S гомере буе
шегыльләнде) иң тегәллердән саналды. Теләсә ничек языл алынган кәй
музыка сәнгате традицияләренә барып тоташса, икенче яктан, бүгенге сәнгатьнең реалистик
алымнарына нигезләнгән
Мансур Мозаффаров исеме татар совет җырлары тарихы белән аерылгысыз бәйле. Аның
күп еллык иҗат илһамы бу өлкәдә дә якты эз калдырды. Атаклы композитор Салих Сәйдәшев
кебек үк, ул да яңа, совет җырларын беренче башлап иҗат итүче һәм аларны армый-талмый
пропагандалаучы булды. М. Мозаффаров җырның интонациясен, аның мелодиясен һәм агышын
искиткеч тирән сиземләүче компо- зиторларыбызның берсе иде Аның күңеле тулы җыр булды.
Шуңа Да совет кешеләрен куандырган, аларны дулкынландырган һәрнәрсәгә ул җыр белән җавап
бирде. Җыр аның рухи ихтыяҗы иде Утызынчы елларның башында ук, татар композиторлары
арасында беренчеләрдән булып, ул күтәренке рухлы «Октябрь җыры«н яза, ■ Кол хозчылар
маршы», «Ударниклар маршы», ' Пионерлар маршы» кебек тәвәккәл, якты хисләр белән
сугарылган әсәрләр иҗат итә. Утызынчы елларның икенче яртысында аның бу өлкәдәге
эшчәнлеге тагын да киңрәк колач ала. Ул ижат иткән җырларның тематикасы һәм жанрлары
төрлеләнә, эчтәлекләре тирәнәя. «Сайра, сандугач" (Мөхәммәт Садри сүзләре), «Җиләк
җыйганде» (Муса Җәлил сүзләре), «Тын бакчада» һәм «Яшь егетләр, яшь кызлар» (Әхмәт Ерикәй
сүзләре)—композиторның чын мәгънәсендә халыклашып киткән җырларының кайберләре әнә
шулар. Мансур ага иҗат иткән җырлар дәһшәтле Ватан сугышы елларында да һәм аннан соңгы
чорда да өзлексез яңгырап тордылар Сугыш елларында язылган «Туган ил өчен«Поход җыры».
«Фронтка, иптәшләр» кебек җырларчы хәтергә төшерик. С. Ураискии сүзләренә язылган «Син
кайтмадың» исемле җырны кем генә белми
Соңгы елларда язган җырлары белән Мансур ага Мозаффаров тынычлык өчен көрәште,
төрле ил халыкларының үзара дуслыгын ныгытышты, совет кешеләренең тыныч хезмәтен
данлады. «Тынычлык солдатлары, (Сибгат Хәким сүзләре), «Шәһәр кызы» (Әминә Бикчәнтәева
сүзләре), »Тик булса иде ирек» (Муса Җәлил сүзләре). • Тагын язлар килер» (Муса Җәлил сүзләре).
«Менәргә иде Урал тауларына» (Гөлшат Зәйнашева сүзләре)... Хәер, саный китсәң, алар куп инде
Билгеле, композиторның иҗади эзләнүләре бер җыр жанры белән генә чикләнми. Ул үз көчен
вокаль музыканың башка тармакларында да сынап карый. Татар совет музыка сәнгате
тарихындагы иң беренче һәм иң уңышлы романсларның берсен Мансур ага Мозаффаров иҗат
итә. 1937 елда, илебез А. С. Пушкинның үлүенә 100 ел тулуны билгеләп үтәргә җыенган көннәрдә,
яшь композиторны даһи шагыйрьнең «Җырлама син миңа...» исемле мәгълүм шигыре үзенә
җәлеп итә. һәм нәтиҗәдә әлеге романс языла. Композиторның икенче бер иҗат тәҗрибәсе дә
игътибарга һәм һәртөрле хуплауга лаек. Сүз хор һәм симфоник оркестр өчен язылган «Бәхет
юлы» (Хәй Вахит сүзләре) исемле сюита хакында бара.
Мансур Мозаффаров — опера сәнгатен үстерү өлкәсенә дә билгеле бер өлеш керткән
композиторларыбыздан, Ул «Зөлхәбирә» һәм «Галиябану» исемле опералар язарга алынган иде.
Шулардай тик соңгысын гына ахырга кадәр эшләп калдыра алды. Муса Җәлил исемендәге татар
дәүләт опера һәм балет театры Мансур аганың бу әсәре белән кабат кызыксыныр һәм
«Галиябану»ны сәхнәдә күрербез, дип ышанасы килә.
Композиторның иҗат диапазонын тулырак күзаллау өчен, аның симфонияләренә һәм
инструменталь әсәрләренә, шулай ук балалар өчен язылган музыкасына да тукталмый булмый.
М/зыка сәнгатенең бу тармакларында да ул гаять үзенчәлекле бай мирас калдырды Балаларның
әдәби зәвык һәм таләпләренә искиткеч сизгер булу, алар яраткан җырлар репертуарын өзлексез
баетып, тулыландырып торырга омтылу композиторны нәниләр өчен армый-талмый эшләргә
этәрде. Кем белә, бәлки, нәкъ әнә шул нәни музыкантлар белән очрашулардан Мансур ага үзенә
иҗади илһам алгандыр. үэ иҗаты өчен яңа буяулар, яңа бизәкләр тапкандыр. Аның утызынчы
елларда чыккан беренче җыентыгы ук балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүчеләрнең
өстәл китабына әйләнә. «Шаяру», «Кызлар биюе». < Вальс-скерцо» кебек фортепьяно өчен
язылган әсәрләрен яшь музыкантлар әле дә яратып башкаралар.
Симфоник музыка өлкәсендә аның таланты тагын да тулырак ачылды. Мозаффа- ровның
симфоник әсәрләре зур уңыш казандылар. Бу өлкәдәге эшчәнлеген, татар көйләренә увертюра,
лирик сюита кебек әсәрләр язып, ул утызынчы елларның
уртасыннан ук җәелдереп җибәрә. 1944 елда композитор үзенең Беренме симфониясен
тәмамлый. Бу әсәрләрдә бик матур урыннар, истә калырлык образлар к*п. Шулай да иң
әһәмиятле симфонияләр әле язылмаган, алар әле алда иде Аларны язганчы яшь композитор
байтак кыенлыклар аша узарга, бик актуаль һәм меһим иҗат мәсьәләләрен уңай хәл кыларга,
симфоник музыканың классик принципларын үзләштерергә, аларны милли традицияләр белән
бәили белергә әйрәнергә тиеш иде. Эзләнүләр, көн-тен тир түгүләр бушка китми. Мансур
Мозаффаров Тукай һәм Мулланур Вахитовлар истәлегенә багышланган ике зур симфоник поэма
иҗат итә. скрипка һәм оркестр өчен ике концерт тәмамлый. Бәлки, бу әсәрләрнең барысы да бөр
югарылыкта эшләнмәгәндер. Бәлки, аларда ахырга кадәр эшләнеп бетмәгән аерым урыннар да
бардыр. Әмма, сәнгать әсәре буларак, аларның кыйммәтен, әһәмиятен беркем дә шик астына ала
алмас. Ул әсәрләр югары идеяле булулары, сәнгатьчә камил эшләнүләре белән аерылып
торалар. Халык шагыйре Тукай һәм ялкыны революционер Мулланур образларын иҗат иткәндә,
композитор сәнгатьчә искиткеч зур гомумиләштерүләр ясый Әгәр Тукай истәлегенә багышланган
поэманың музыкасы лирик буяулар белән еретелгән һәм татар халык җырларының сафлыгы,
пакьлыгы белән сугарылган булса. Мулланур Вахитов хакындагы поэманың музыкасы тирән ом-
тылышлы һәм героик пафослы булуы белән аерылып тора... Җыеп кына алганда. Тукай премиясе
лауреаты, Татарстанның халык артисты, композитор Мансур Мозаф - фаровның иҗат юлы әнә
шундый. Үзе ул безнең арада юк инде, әмма музыкасы һаман ишетелә, һәрбер чын художник,
халык бәхете өчен керешкән Һәр каһарман үлемсез була, диләр. Мансур Мозаффаров мирасы да
үлемсез Татар совет музыка сәнгате тарихына аның исеме җуелмас хәрефләр боләи язылыр.
Ченкн ул яма җыр башлаучыларның, яңа юл башлаучыларның берсе иде.
Я. ГИРШМАН. :әкгать фәннәре
кандидаты