Логотип Казан Утлары
Шигърият

Өйләнүдән курыккан ирләргә


— Менә хатын, яна сүзлекләр.
Русчаны бел, өйрән гарәпне!
— Кирәге юк! Синен өстеңнән
Мин сүзлексез язам әләкне.
— Менә әргән. Алтын ачкычлы
Үзе уйный шуны борганда.
— Нәрсәмә ул! Миңа бик житкән
Уйнаулары синең нерваңда
— Менә ваткыч. Аша чикләвек,
Шикәреңне вакла чәйләргә.
— Кирәк түгел! Колак итеңне
Үз тешем дә үтә чәйнәргә.
— Алдым менә яшен үткәргеч.
Кирәк иде безгә күптәннән.
— Кирәк, имеш!.. Кереп түбәңнән
Мин үзем дә чыгам үкчәңнән.
— Менә көзге. Шуның каршында
Чәчләреңне майлап тарарсың.
— Сина булсын! Тырнак эземне
Бит-башыңнан үзен карарсың.
— Токмачка он... ярма — бәлешкә ..
Калганнарын тормыйм тезеп мин.
— Токмач итеп телеп-турармын
Камыр итеп сине изеп мин'
Сез әйтерсез: кара буяуны
Шигырьдә дип. шагыйрь, мул тоттың. Өйләнүдән курыккан
ирләрне Юри генә шулай куркыттым!