Логотип Казан Утлары
Повесть

МИҢА УНТУГЫЗ ЯШЬ ИДЕ

Комсомолның илле еллыгына багышлыйм. АВТОР
Укучыларга берничә сүз
Бу әсәрне язу турында бик озак еллар буе уйлап йөрдем Башта аны документаль повесть итәрмен дигән идем, әсәрнең баш герое — разведчик-минер — чынлыкта булган кеше Аның турында беренче тапкыр «Советская Татария» газетасында ба сы.гган В. Санников мәкаләсеннән белдем (23 февраль. 1954 ел). Аннары Санников ның үзен дә күреп сөйләштем. Ул батыр комсомолецның Казан егете булуын, фамилиясе Мулюков икәнлеген әйтте, исеме хәтереннән чыккан Мулюковның фронттагы якын оусты—Терентьев фамилияле булган, исеме шулай ук хәтереноә калмаган Санников аның Мәскәү егете икәнлеген генә хәтерли В Санников үзе — Мулюковлар хезмәт иткән аерым сапер батальонының комиссары. Батальон нигездә Казан кеше- тәреннән оешкан булган.
Эзли торгач. Мулюковның исеме Галим икәнен. Казанның Арча кыры дигән ура мында — совет-партия мәктәбе подвалында торганын, унсигезенче татар мәктәбендә укыганлыгын белдем Галим Мулюков Мәскәү янында сугышларда зур батырлык күрсәткән, үлгәннән соң аны Советлар Союзы Герое дигән мактаулы исемгә куялар Санников әлеге мәкаләсендә аңа Ленин ордены бирделәр дип яза. чынында исә ул КЫЗЫЛ Байрак ордены белән бүләкләнгән
Тора бара Галим Мулюков минем күңелемдә Мәскәү каласын саклашкан йөз меңнәрчә совет яшьләренең җыелма бер художество образы булып гәүдәләнә баш лады. Ләкин әсәрне тиз генә яза алмадым, аның нәрсәседер «өлгереп» җитмәгән иде Ниһаять менә ул әзер Күп нәрсә үзгәрде. Иң члек аны хәзер «документаль no весть» дип атап булмый Байтак нәрсәләрне файдалансам да Галим Мулюков гэи дә бары тик прообраз булып кына ка тды. Әсәрнең героена .Малик Газыймсв дип яңа ш.ем бирелде Уйлана торгач, әсәрнең формасы да алмашынды Мин аны. тради ңия буенча «повесть» дип атасам да, асылда ул героик-драматик хроникага тартым булды Тәнкыйть бу турыда да үзенең фикерен әйтер дип ышанып калан
' Әсәр тии-туа гомумән күп үзгәрә. Шуңа күрә бу турыда язып тору да кирәк мәгендер. Ләкин үземнең хәтсез күп чыгышларымда укучыларга Галим Милюков турында да сөйләгән идем. Шуңа күрә искәртеп китәргә үземне бурычлы дип сана <>ым Аннары әдәби эшемдә булышкан өчен укучыларга чын күңелемнән рәхмәт әй- леем кил1 Шулай ук. рәхмәтемне ейтеп. Галимнең туганнары якын дуслары Һәм хәрби иптәшләре алдында да баш иям.
1^— нне 1941 елмын декабрь азакларында Мәскәү /^В янындагы сугышларда үтерделәр
|^Ж/^В Үлгәннәрдән хат КИЛМИ. алар белән инде ’ свйләшеп булмый, диләр Ни үкенеч, исән чакта мин ватандашларым белән күзгә күз карашып сейләшә алмадым Бәлки бик яшь булганмын, бәлки тормышмын әле .мәгънәсен анлап житкермәгәнмендер. бәлки артык
оялчан булганмындыр Хәзер, сон булса да. әйтәсе сүзләремне әйтмә- сәм, исәннәр алдында бурычлы булып калырмын шикелле.
Мәскәүгә без сентябрь ахырларында, ягъни гитлерчыларның яңа һөҗүмнәре башланыр алдыннан, килеп төштек. Анарчы минем башкалада булганым юк иде. Бик күрәсем килгән иде Мәскәүне. Кызыл Мәйдан аркылы үтен. Ленин мавзолеена, чал Кремльгә баш ияргә уйлаган идем. Төн иде. безне ниндидер караңгы урамнардан алып бардылар, ике якта да биек таш биналар ш әйләнә, бер ут юк, күктә ай да күренми, бары аэростатлар гына. Ә таң атканда инде еракта — урманда идек. Соңгы өмет белән артыма борылып карадым: Мәскәү күренмәде. Төнлә шәйләнгән биек таш пулатлар да төштә генә түгел идеме икән? Юк. монысы булмаска тиеш. Кичә янымдагы сугышчан дустым Панкратовтан да: «Бу кай төшләрJ-— дип сораган идем. Панкратов җавап бирергә өлгермәде, яныбызга командир килеп җигеп: 'Сөйләшмәскә!» — диде.
Иртә белән мине сакка куйдылар «Менә шул тарафны яхшылап күзәт , диде разводящий. Әнә урман юлы. Ул каядыр еракка кереп югала, буп-буш. тып-тын. Тирә-як яшел, тик ялгызак каеннар гына саргайган, гүя хәсрәт шәле бөркәнгәннәр, ә җирдә — коры, җансыз яфраклар. Сугышчылар шул яфраклар өстенә ятып ял итәләр,— төн буе килгәч, иртән ял биргәннәр иде. Тик постлар гына уяу.
Көн бу ген дә аяз. җылы булачак, әнә кояш урман өстеннән ашыкмый гына күтәрелә. Тыныч, хәтта агачлар арасында ап-ак тоҗым җепләре күренә. Сугышның якында гына булуына, кинәт урманның мең тавыш белән үкерә башлавына ышанасым килми Аннары без. унтугыз яшьлек малайлар, дөньяда ни күргән? Дөрес, үзебезнең бердәнбер илебез— Советлар иле икәнен, аны капиталистлар күрә алмазларын, уттан бигрәк куркуларын яхшы беләбез. Мәктәптә, комсомол җыелышларында безгә бу турыда күп сөйләделәр, хәтта фин сугышы вакытында шәһәребез урамнары буйлап вокзалга төшүче солдатларны — ил сакчыларын үзебез дә күргән идек. Әмма озакламыйча безгә үзебезгә дә шинель кияргә туры киләсен, винтовканы кысып, фронт янындагы урманда постта торасыларны кем уйлаган? Солдат булгач, торасың икән. Хәер, солдат дигән сүз дә безгә артык ябышып бетми әле. өстебездә шинель, башыбызда пилотка, кулыбызда корал булса да. хәтта хәрби һөнәргә аз-маз өйрәнсәк тә. башыбыз тыныч тормыштан, дөресрәге, ютәр балалыктан чыгып бетмәгән әле. Шуңа күрә дөньяны бик аз беләбез, безгә бөтенесе кызык, яна. Башкасын ни әйтәсең, без Мәскәүне дә кинода гына күргән бит, менә бу көз сулышы йоккан урман да безгә искиткеч кебек, анда тәгэрәп-тэгәрәп уйныйсы, ике кулынмы ирен почмакларына китереп куеп, урманны яңгыратканчы: «A-у!» дип кычкырасы килә Еллар үтәсен атналарда, айларда үтәргә тиеш булуыбызны уйлап та карамыйбыз.
Мин. ике күземне дүрт итеп, урман арасыннан сузылып киткән юлга карыйм. Юл һаман буп-буш. машина да. атлы да. җәяүле дә күренми анда Пөренәм. тагын карыйм, һаман шул күренеш. Башта үземне бик һәйбәт сизгән идем, гомердә күзгә йокы килмәс күк тоелган иде. әмма тора-бара керфекләр авырая башлады, әйтерсең, аларга тимер такканнар. күзләр ихтыярсыз йомылалар. «Солдат ., аягүрә төш күрә», дип җырлыйлар иде картлар. Дөрес икән, күрәсең икән, ләкин йокы тәэсиренә биреләсе килми, суны ике якка ерып йөзеп чыккан кебек, йокы елгасыннан чыгасың, башыңны селкеп тирә-ягына каранасың, агач төбендә тантанасын Каһәр суккыры. бераздан тагы йокы баса, менә- менә егылып китәрсен дә бер упкынга очарсың кебек. Ләкин ярамый, син постта, дошман якын. Шул йокы батыр Чапаевны да харап иткән бит. Борынга дары исе кергәч, үзгәрәсең, диләр, мөгаен, шулайдыр, әмма безнең чынлап торып дары иснәгәнебез юк. өйрәнүләрдәге дары исләрен исәпкә алмыйсың, анысы аның болай гына, уен гына иде.
Ниһаять, мине постымнан алыштырдылар, ял итәргә куштылар. Түшәк әзер, агач төбенә бөгәрләнеп ятты- да йокыга да киттем Иптәш* ләр миңа кайнар аш алып кайтканнар, уятыл караганнар. Кая ул. күземне дә ачмаганмын. Тик поход колонналарына тезелергә команда ф булгач кына сикереп тордым.
Мин — озын буйлы, кип җилкәле. Мине тылда ук Абрек дип йөртә- 1->р иде. Хәтерлисездер, ул заманнарда малай халкының төшләрен- керә торган «Абрек Заур» дигән кинофильм бар иде Күрәсең, бу картинаны мин бик тә яратканмын, шуннан үземә кушамат та тагылып калган. Тышкы кыяфәтем дә. холкым да Хбрекка бераз туры килгән Чагын, яшереп торасы юк. бу кушамат минем үземә дә ошый Дөрес. Кавказ дигән җирләрне белмим, шәһәр малае булгач, атка да атланып йөрмәдем, минем өчен таулы урыннар бары тик шул Казанка буйлары гына, ләкин буйсынмас Абрек буласым килә Казанка буйлары әле дә мине сагына торгандыр, мин аларны Абрек булып күп айкадым.
Армиягә алгач, безне стройда җырлаталар да иде Минем тавышым калын, ярыйсы матур, һәрхәлдә, солдат җырларын кычкырып җырлап җибәрсәм, урман яңгырый Моңы никадәр булгандыр тагы, анысын әйтә алмыйм. Фронт янындагы урманнарда ис.» кычкырып җырлатмыйлар. сүзсез гент барабыз Бары тик бик күп аяк тавышлары гына дөпелди Эссе, каскалар астыннан тир ага. урманда җил юк. һава оеган кебек.
Күкне күзәтергә команда булды, кайдадыр дошман самолетлары оча. .Мәскәүгә баралармы. >ллл гаскәрне эзлиләрме? Баштагы барлык бүтән уйлар очты Безнең әле авиация һөҗүмен дә күргән юк. әллә нинди куркыныч нәрсә көтәбез. Ул арада ют ун якка таба борыла. Колоннаның башы күренми, артыма карыйм—очы да юк. Без кайдадыр урта бер җирдә Колонна туктамый, бара да бара.
Көне буе юлда булдык, арылды, гамак кипте. Бу вакытта урман инде күптән беткән, юл әле игеннәре дә яхшылап җыеп алынмаган кыр буйлап бара. әле ниндидер кешесез авылларны үтәбез. Ашыктыралар. Дошман әлегә безне һавадан борчымаса да. анын турында берсеин н- берег яманрак Хәбәрләр йөри. имеш, ул бернигә карамый һаман алга килә, бөтен җирне бомбага тота. Без. чын сугышны күрмәгән яшь солдатлар, моңа артык ышанмыйбыз да. гаҗәпләнәбез 1». нәрсәнедер айлап та бетермибез Бар теләгебез тизрәк дошман белән очрашу. Очрашкач, борчулы уйлар ia бетәр төсле, чөнки синең алдында фашист, ә фашистны нишләтергә кирәк икәнен син беләсең.
Сугышның үз законнары бар. ул мәсьәләне күп билгесезләр бетли хәл итә Сугышка кергәндә бу ла торган табигый курку тойгысы безне читләтеп үтмәстер, пуля. мина, снаряд астында яту күнекмәгән яшь солдатка җиңел булмастыр. Ләкин ул турыда аздан уйлап баш ватасы гына юк, чөнки барыбер очына чыга алмассың «Солдатка хәрәкәт кирәк, хәрәкәттә ул нишләргә кирәк икәнен белә*, ди иде безнең командир хәрби эшкә өйрәткән чагында Ләкин әлеге дә баягы шул тәҗрибәсезлек хәрәкәтне дә без үзебезчә генә аңлыйбыз. ягыш туры мәгънәсенДә кил күз алдына китерәбез. Баштан үтмәгәч, кыен шу т
Кпчрәк кыска ялга туктадык, тамак ялгап алдык Тирә-ягыбыз ниндидер бер әрәмәлек, инеш буе Минем яныма бергә уйнап үскән дус- ц.1 I. \ »зер шу-i.fii \к минем кебек солдат — Мөнир Сәфәров килеп утырды, тәмәке тнрә башлады.
— Тартасыңмы?
— Тартасым килми
Мөнир мч ia күз кырыйлары белән астан гына карады Аның күзләре кошырг Берсе көлемсери шикелле, икенчесе бер дә шаярмый кебек Or»[» Мөнир белән күптән таныш булмаган. анын б ләп ннчек сөйләшергә дә белмәс идең. Әнә кояшта янган йөзе нинди җитди сыман.
ӘПСӘЛӘМОВ ф МИҢА УНТУГЫЗ яшь иди
ә пилоткасын кыңгыр салган. Монысында инде егетлек тә, көязлек тә бар. Мөнир — ярыйсы мут егет, кызлар янында аның югалып калганын һич хәтерләмим. Тик хәзер кызлар янына бармыйбыз.
— Бу обмоткалар, малай, старшина шикелле, гел теңкәгә тия. атлаган саен чишелә дә чишелә. Син менә хәйләсен беләсең, ахрысы, синеке бер дә чишелми.
Ул сүтелгән обмоткасын якадан урый. Мин аңа старшина өйрәткәннәрне игътибарсыз гына кабатлап барам. Егетлек горурлыгы бар бит, әллә нинди шайтан чүпрәкләре турында житди итеп сөйләмәссең инде. Үзем эчемнән әзрәк горурлана да төшәм, син әле ул солдат фәнен белмисең, ә мин инде аны үткән!
Кинәт Мөнир кычкырып көлеп җибәрде.
— Я. Абрек,—диде ул мина кушаматым белән. Мөнир булмаса, минем кушаматымны армиядә кем белер иде. минем үз исемем дә бар лабаса,— кайчан сугышка керәбез инде3 Мин, малай, берәр фриины теге дөньяга озатмыйча үземне солдат дип исәпли алмыйм.
Мөнирнең кычкырып көлүе аның беренче сугыш турында шактый күп уйлавын, борчылуын күрсәтә иде. Үзе юри шаян тон белән шуны капларга тырыша. Мин моны шунда ук сизеп алып, аз гына көлемсерәп куйдым.
— Алдан белеп булмый бит: әллә син аны озатасын, әллә ул сине.
— Минеме? Теге дөньягамы? — дип сорады Мөнир — Озатмый торсын!
— Ник? Ул да пуля жибәрә, син дә Ә пуляга барыбер.
— Абрек, син уйлабрак сөйлә.
— Ә син дустың алдында мактанма. Мин сине бик яхшы беләм.
— Син мине безнең взводтагы теге хәчтерүш солдат дип исәплисенме3— дип кызды Мөнир.
— Ярар, барып җиткәч күрербез, алдан тел талдырасы килми.— дидем мин, сабыр гына.
— Дөрес, хак сүзгә жавап юк. бәрәңгедә сөяк юк. Абрек. Илгә хатлар язасыңмы? — Мөнир, җеп очын яшерергә теләп, сүзне икенчегә борды.
— Башта бераз сугышыйк.
— Ә «сандугач»ка?
— Ана да рапорт бирергә иртәрәк әле.
— Юк. малай, ут миңа тиеш иде дә. ярый, син игелеген күр. борын кызганыч! — диде Мөнир, тагын кычкырып көлеп.
— Сөйлә, бик теләсәң, борыныңны тагы кулыңа тоттырырмын.
— Рәхмәт, мин аннан тәүбә иттем инде. Син аю ич!
Мин. гадәтемчә. Мөнир белән артык шаяртмыйча сөйләштем Хәер, ул минем холкымны яхшы белә. «Сандугач» турында сөйләгәндә тавышым әзрәк йомшаграк яңгыравын да. күз карашым бераз үзгәрүен дә ул. һичшиксез, сизгәндер. Мөнирдән бер нәрсәне дә яшереп булмый, мин яшермим дә. Тылда чакта ул минем күп кенә хикмәтләргә туры- дан-туры катнашып, миңа булышып йөрде Унсигез, унтугызда сөю дә. юләрлек тә муеннан бит Ул чакта мин Мөслимәне («Сандугачымжның исеме шулай иде) чынлап ярату-яратмавымны да яхшылап белми идем. Ә хәзер аны һич тә оныта алмыйм, берәүгә дә бирергә теләмим. Ул гүя күзгә күренмичә минем һәр адымымны күзәтеп тора БУ миңа яшертен ләззәт бирә, сүз белән булмаса да. минем эшләгән барлык эшләремә кем алдындадыр хисап бирәсем бар кебек. Мөслимә алдында миңа алдашырга да. хәйләләргә дә. мактанырга да ярамый.\л барыбер һәммәсен дә белә. Бәлки безнең кебек унтугыз яшьлек солдатлар гына мәхәббәтне шулай югары күтәрә торгандыр Ничек кенә булмасын, ул минем авыр солдат тормышымны нурландырып тора
Безнен янга Панкратов килеп утырды Балтырында алюмин кашыгы ялтырын. Чәче жирән, йөзе сипкелле, холкы сабыр, яшькә бездән өлкәнрәк Лнын дәрәжәсен күтәрә торган як тагын шунда. ул сугышта булырга, /кнтмәсә яраланырга да өлгергән. Безгә ул Казан госпиталеннән килеп кушылды Икәүдән икәү сөйләшергә яратса да. лыгырдык түгел, эреләнми, мин инде күпне күргән, дип мактанмый, ничектер сине тиң күреп, сиңа ышанып сөйли. Әйтүенә караганда, ул Мәскәү егете, каксадыр заводта токарь булып эшләгән. Монысы инде армиягә кадәр Заводтан ул армиягә киткән Июнь ахырларында сугышка кергән, тпч берничә көннән яраланган Ярасы турында да. сугыш хәлләре турында да сөйләми, тик кайчак кына ачылып китә «Немец. билгеле. кө«- ул,—ди Панкратов, ком өстснә нәрсәләрдер сызгалап,—танклары, авиациясе күп. хәтта безнен бер сугышчы артыннан самолет белән куга I чаклары була. Пехотасы да акны-караны карамый, бик эре. кәпрәеп килә. Шулай да фрицларны кыйнарга мөмкин Безнен егетләр алар . кайбер урыннарга үкертеп-үкертеп кистеләр. Мин үзем күрдем.»
Политрук бер тапкыр Панкратовны политзанятиедә дә сөйләтмәкче булган иде. ләкин Панкратов, гомердә халык алдына чыкканым юк. дип көч-хәл белән котылып калды Шуннан сон ана хәтта кайберәүтәр кырын карый башладылар, немец алдында шөр жибәргән. ахрысы, үзе житмәсә коммунист әле. дип сөйләнгәләделәр. Мина калса. Панкраюв алдашмый иде. Сугыш башында яралан да мактан, имеш Шундый хәлгә эләксәм, мин үзем дә тешемне кысар идем Әнә ул Мөнирләр B'uo дындагы хәчтерүш солдат кына борчак сибәргә ярата Панкратов күп сөйләшмичә дөрес эшли ул. сүздән ботка пешми, ди торган иде минем әткәй. Сугыш эшен, коралны Панкратов яхшы белә, б\ яктан ул мина да күп булышты. Солдатка коралын белергә кирәк. Пластунча шуышуның да. граната ташлауның да рәте бар Мнн күбрәк көч белән алдырам. осталык житешмн. Панкратовның көче минекеннән кимрәк, ләкин гранатны ул нәкъ сызык турысына ташлый, пластунча шуышканда да жиргә сыеныбрак бара
Мәктәптә мин яхшы ата идем, хәтта бүләкләр дә алгаладым Әмма анысы аның кечкенә калибрлы винтовкадан Солдат винтовкасыннан атканда пулялар, командир әйтмешли, «сөт эзләргә» киткәлиләр Аннары мишеньнарга ату—төбендә уен гына бит ул Син үзенә бер кемнең дә янамавын беләсең, шу на күрә аз гына да кабаланмыйсын, каушамыйсын, яхшылап төзисең Ә сугыш кырынла хәл бөтенләй башкача бит Дошман шыр тиле түгел, син атканны көтеп тормас Син чакмага басканчы, ул алданрак басса —эшең бетте дигән сүз
Панкратов бер дә иренми, ун тапкыр сорасаң да жавап бирә, а плата, сугыш үзе өйрәтер әле. дими.
Панкратовның башкалабыз Мәскәү турында сөйләүләре дә мина ошый Әлбәттә, үзем анда булган булсам, күрсәм, урамнарында йөрсәм, авызымны ачып тыңламас идем Казан турында күпме сөйләсәләр дз, үтә кызык булса да. артык исем китми бит. чөнки барысын да бсләм Дөресен дөрес дим. ә менә бу урында авызыңнан тере саескан очырасын. дим Ә Мәскәү турында пи генә сөйләсәләр дә ышанам, ялган булмаска тиеш дип карыйм, чөнки Мәскәү белән ялган минем башымда икесе бергә сыешмый. мнн аларны берничек тә янәшә куя алмыйм
Солдат тормышында, бигрәк тә тылда, тын минутлар була Туйганчы пластунча шуышканнан якн ура кычкыра кычкыра «атакага» барганнан сон, канда булса чокыр төбендә якн күләгәдә ятабыз Шунда Панкратов башкала турында сөйли башлый, кычкырып, мактанып якн рәсми рәвештә түгел, бәлки бераз хыяллана төшеп, якын итеп, әкрен генә гәп кыла Ышанасыңмы, юкмы анда аның эше юк, ул сине көчләп ышан-дырырга тырышмый да Якн менә снн караңгы землянкада ятасың. Син дә, иптәшен дә яна гына посттан кергәнсез, тышта шыбырдап яңгыр
rmixinx VYHIW ♦ flowoireoue
ява. киемнәрең чыланган, аларпы мич янына кибәргә элгәнсең, Панкратов. кулларын баш астына куеп, тагын Мәскәү хәлләрен сөйли Ахрысы шунардыр, мин. ниһаять, Мәскәү туфрагына аяк баскач та. анын таш урамнарына исем китеп карап бардым «Бу кай төшләр5* дип Панкратовтан сорадым. Тик ул чакта сөйләшеп булмады, хәзер безгә беркем дә комачауламый. Мин тагын Панкратовтан башкала турында сораштырам.
— Кай төштән узганыбызны мин үзем дә абайламадым.— диде ул — Бөтенләй ят шәһәрдән үттек шикелле. Карангы иде шул. Ә мин Мәскәүле бер вакытта да караңгы итеп күрергә күнекмәгәнмен.—Бераздан әрнегән кебек өстәде: — Яктырак булса, кайдан баруыбызны, билгеле, таныган булыр идем.
— Миңа бер тапкыр башнялар күренгән шикелле булды. Кызыл мәйдан тирәсе түгел идеме икән?
— Юк. Кызыл мәйдан Мәскәү елгасы буенда. Без елга кичмәдек.
— Кызыл мәйданны күрәсе иде! — дидем мин.
Панкратов минем ни өчен өзелеп әйтүемне аңлады булса кирәк, үзе дә көрсенеп.
— Минем үземнең дә сугышка керер алдыннан Кызыл мәйданны тагын бер күрәсе. Ленинга баш иясе килгән иде.— диде.
Сафка тезелергә команда булды. Барыбыз да у рыннарыбыздан сикереп тордык. Мөнир үз взводына китте. Без. Панкратов белән бер взводта булгач, шунда ук сафка бастык.
Политинформацияләрнең берсендә политрук безгә шаталак Гнтлер- ның коточкыч мактануы турында сөйләде. Ул әйткән икән герман армиясе көнчыгыш фронтта «генераль» һөҗүмгә күчәргә әзер Кыш килеп җиткәнче үк Россияне тар-мар итәр өчен бөтен чараларны күрдек, дигән.
Чыннан да, гитлерчыларның Мәскәүгә -генераль» һөҗүме 30 пчы сентябрьдә башланды. Үзәк» дип аталган армия группасы берләшмәләренең уң канаты безнең Брянск фронты гаскәрләренә китереп сукты. 2 иче Октябрьда, таң белән. «Үзәк»кә кергән армиянең яна төркеме Көнбатыш һәм Резерв фронтлары гаскәрләренә каршы һөҗүмгә күчте. Нәкъ сугыш башындагы кебек үк. иң алдан дошманның танк берләш-мәләре кузгалды, һавада авиациясе үкерде...
2
Казанда Арча кыры дигән борынгы урамны беләсезме5 Шул у рамла, культура һәм ял паркы турысында бер мәһабәт бина бар Патша заманында анда духовная академия булга.i. безнең заманда — совет-партия мәктәбе Ул таш койма белән уратып алынган борынгы бакча эчендә утыра. Бинаның өске канатларында кеше тормый, ул уку-укыту эшләренә көйләнгән, анда исәпсез-хисапсыз аудиторияләр, клуб’ китапханә, спорт залы. Түбәндә, подвалда, дворниклар, җыештыручылар, буфетчылар, истопниклар. шоферлар, тагын әллә кемнәр тора. Подвал коридоры бик озын, керсәң, бер башыннан икенче башы чак күренә Анда балалар өч тәгәрмәчле велосипедларда йөриләр.
Мин менә шул подвалда үскәнмен. Әткәй — истопник, әнкәй — идәннәр себерүче Безнең семьяда тагын миннән бер-ике яшь кече сеңелем бар Ул бала чактан ук укытучы булам дип хыяллана нде Безнең нибары бер бүлмә, күп булса унбиш-уналты квадрат метр. Ләкин, әнкәй чисталыкны бик яратканга, бүлмә һәрвакыт җыештырылган б\ ла. Сеңелем белән мин дә тәртипне бозмаска өйрәнгәнбез; кышын коридорда, җәен ишек алдындагы бакчада уйныйбыз Монда инде ирек, безнең йөгәнсез башларны беркем дә тыймый.
Безнең подвалда аксөякләр юк, бар да эшли, әти белән әни — мәктәптә, буйга үсеп җиткән яшь-җилкенчәк исә читтә, төрлесе төрле хезмәттә Бездә, балаларда, кечкенәдән үк хезмәткә тирән хөрмәт тәрбияләнә \к эш, кара эш дип сөйләнүләрне белмибез, гомумән без ф эшнең зурысы-кечкенәсе, яхшысы-яманы. авыры-җинсле турындагы сүзләрне ишетмәдек Әнкәй чиләге-чүпрәге турында кайгыртса, әткәй мичен, көрәген, күмерен белде. Мин кече яшьтән үк зур дәрәҗәле кешеләрнең әткәй белән ягулык турында ипләп сөйләшүләрен, еш кына киңәш сорауларын күреп үстем Әтинен язу-сызу эшендә белеме юк. газетаны да иҗекләп кенә укый, хатны гарәп хәрефләре белән генә яза иде, хәрефләр алмашынгач, чак надан калмады
— Ну, үз эшемдә мин ни тукмышты зур, безнең школага килеп йөри торган профессор белән бер,—ди торган иде ул. кара мыегын бөтереп — IIpiiMcp. уг. Башта аны бала да өреп сүндерә ала. Өф итте, бетте-китте — Ул бик мәзәк иттереп утка өргәндәй итә. анын мыек очлары селкенеп куя. без, балалар, кычкырып көлеп җибәрәбез - Көләсез, ачык авызлар Ә соңыннан? Син ана ни тукмышты болан, сулышын беткәнче өрсәң, төкерсәң дә ул гөрли генә. Гөрли, чорт возьми, дулый’ Әнә нинди дәү йортны җылы га ич ул! Профессор үзе әйткәне бар мина: рәхмәт. Шәйхулла, син барда бүлмәләр май кебек, ди Май, белдегезме, май' Ну, йонлы колак булма, йонлы колак булсаң, эшләгәндә авызыңны ачсаң, казанны да шартлатуы, таш бинаның астын өскә китерүе дә мөмкин, ут белән шаярырга ярамый! Ну, без анын режимын беләбез, безгә ул страшно түгел. Эшчегә, балалар, бөтен нәрсә буйсына Ни тукмышты аерым кеше, дөнья да аның кодрәтенә баш ия. Алла-талә бардырмы, юктырмы, белмим, безнең казан янына килгәне юк, ну. эшче уз урынында алла ул. бардыр, бердер!
Әтинең шуңа охшашлырак сүзләрен күп тапкырлар ишеткәнем бар Билгеле, болармы ул әзрәк тамагын чылаткач сөйли торган нде N.i әзрәк мактана да. горурлана да. Якасын ычкындырып, (акыр башына түбәтәен канлан, ишек алдындагы карт агачлар астында утыра, үзен сырып алган балаларның әле берсен, әле икенчесен коча, башларыннан сыйпый яки, кара мыегын күпертеп, җинелчә кытыклап та куя. Балалар аны яраталар. «Шәйхулла абзый, Шәйхулла абзый!» —днп у леп торалар Мондый чакта әткәй гражданнар сугышында катнашуы турында сөйләргә ярата иде. Ул разведчик булган, ннләр-ниләрне генә башыш ан кичерм.»!әп Кайчагында \л мыегын бөтереп
- Ышанмыйсыз. Шәйхулла абзый тавыкка да тими дни уйлыйсыз, .»■ Рас анысы, тавыкка тимим, ну. мине ачуландырма, сөялемә басма' — ди нде ул. - Бер вакытны шулай, әле патша армиясендә хезмәт иткәндә, бер генерал зрә геңкәгә тиде, солдатлар прямо нишләргә дә белмиләр 1Һ. мин әйтәм. бик җилләнәсең, генерал, без җилләнә башласак, нишләрсең икән? Бер заман революция булды, солдат арасында буталыш кипе. Генерал безнең алга Kii.ir.ni. нн тукмышты солдатка җылы сүз әйтергә, элеккедән дә бигрәк бугазын ера Минем винтовка кулда нде Кун уйлан тормыйча, строп алдында шалт генералны Ә сез гавык дисез . Беләсегез килсә, без Совет властен алып кайттык Менә кем ул Шәйхулла абзагыз!
Айнык чагында әти куп сөйләми, башын ия төшеп йөри, эшләгәндә тәмам корымга бата, кепкасы козырегы белән артка борыла
Мнп әтигә яшьтән ук булыша идем, үсә төшкәч мичкә күмер дә ташлаштыргалый башладым
BIT ТӘК, физкультура!—ДИ иде әткәй белән эшләүчеләрдән берсе Югыйсә мускуллары нык, таза булсын өчен әнә анда. өстә, тимер алкаларда атыналар. Менә кайда мускуллар уйный ул Я әле. Малик, беләгеңне күрсәт О-о, таш кебек!—ди ул, минем беләгемне капшап.
Минем дә моңа кәеф килә, миннән бигрәк әти шатлана.
11/11 ЧИШ ГНТ41НЛ V1IIIW ♦ BOWCireoue
— Өйрәнсен'—ди ул, эчке бер горурлык белән — һөнәр ул кешенең кесәсендә бетми торган мал Акча ул бүген бар. иртәгә юк. һвнәр ни тукмышты гомер буена житә, кала да Үскәч, укыгач, кем булыр — анысы башка, — ну, яшьтән эшнен тәмен белсә, әпәйнен дә кадагы күпме торганын чамалый Ә анысы безгә, рабочий халыкка, бик кирәк
Әтинен бераз эреләнә төшеп әйткән сүзләре вакыт-вакыг мина бик үк аңлашылып та бетми, ләкин мич ялкынының кызыл шәүләсе уйнаган йөзе миңа бик-бнк якын, хәтта илһамланган төсле тоела Мин. егетлегемне күрсәтеп, каерылып-каерылып мичкә күмер ташлыйм.
Безнең бүлмәнең тәрәзәләре ишек алдына каравын әйтмәдем бугай. Ишек алды артында да таш койма белән тотылган зур бакча бар Көндез анда совет-партия мәктәбендә укучылар имтиханнарга хәзерләнәләр, кичләрен бакча малай-шалай иркенә кала.
— Бу дәү агачларны яшь изгеләр — буласы поплар утырткан дип әйтәләр,—ди ишек алдына чыккан әти. Бәйрәм хөрмәтенә ул, үзе әйтмешли, тагын әзрәк гамак чылаткан, шуңа күрә теле чишелгән — Хәере белән булгач, түбәләре, әнәү, күккә тигән. Карасаң, ни тукмышты башка нәрсә, кәпәч төшәрлек. Менә төште дә, чорт возьми. Әй, ыланнар, кая минем кәпәч? — Әткәй жирне кармалый, без кычкырып көләбез, аннары сиздерми генә кәпәчне әткәйнең башына каплыйбыз.—Эттә генәсе, түбәдә икән, ни тукмышты төшәргә.. һәй, ыбыр-чыбыр, ник көләсез, сезгә карга ояларын гына туздырырга булсын Малик,— ди ул миңа,— әнәү теге агач башындагы карга оясына менә аласынмы? — Ул бакчаның аргы башындагы иң биек агачка күрсәтә — Юк, анда менә алмассың Баскыч кирәк, әйеме?
Агач башларындагы карга ояларын туздырырга безгә генә куш инде. Минем тирәмә уз йортыбыздан гына түгел, күрше йортлардан да малайлар җыела Мин аларның үзенә күрә бер башлыклары, атаманнары Абрек дигән кушаматны да миңа шунда тактылар инде Тик анысы бераз үсә төшкәч, йөземдә, килбәтемдә, үз-үземне тотышымда шул Абрек чалымнары күренә башлагач булды буган Хәтерлим, көч көниән-көн арта бара, аны кая куярга белмисең, шуннан инде төрле шаярулар китә, җен көтүе кебек бөтереләбез Әле генә ишек алдындагы бакчада идек, инде кур, парк буйлап чабабыз, биек агач башларына менәбез, баш әйләндергеч тизлек белән даган атынабыз.
Мин үзебездән ерак түгел Толстой бакчасы чагындагы унсигезенче татар мәктәбендә укыдым, шунда комсомолга да кердем Укуым болан ару гына булса да. дисциплина ягы аксады Әледән-әле үземнең Абреклыгымны күрсәтә идем Тәнәфес вакытындагы шаярулар еш кына киртәдән чыга. Менмәгән койма башлары да, класста парта өсләреннән чабулар да калмый. Аннары иптәшләрне Казанка буена алып китәм, су керәбез, көймәдә йөрибез, ип хәтәр чоңгылларга чумабыз, чокыр- чакырлардан үтеп. Казанка ягыннан паркка керәбез. Монда текә таулар, тирән ерганаклар, куе чытырманлыклар бихисап. Безгә, көчләрен кая куярга белмәгән Абрекларга, шундый җирләр кирәк тә инде. Шаярабыз, шуышабыз, дөмбәсләшәбез. Кеше йөрми торган чытырманлыклардан ыргылып чыгып, кемнең дә булса өстенә искәрмәстән, юлбарыс кебек сикерәбез. II ул Казанка буендагы уеннар' Сөйләсәң, кеше ышанмаслык нәрсә. Бит-баш та күгәреп чыга, күлмәкләр дә ертыла. Ә икенче көннекемдер әләкләгән була — укытучылар чакыра, оялталар, әрлиләр, мондый шаярулар мәктәп балаларына, пионерларга бер дә килешми, диләр, әтине, әнине дә мәктәпкә китертәләр Минем әни — йомшак күңелле кеше, миңа бер вакытта да сукмый, бары елый гына, кеше алдында йөземне кызартасын, ди. Мин аны кызганам, хәтта берике көн әйбәт кенә йөрим Аннары барысы яңабаштан башлана Әти исә күп сөйләшеп тормый.
— Сии. эт тырнагы, башкисәрлеккә язылдыкмы әллә? Молокосос Абрек' Мин снна бирермен. Марш' — дип, шундый иттереп салып жибә- Рә янак тебе берничә көн ялкыт кебек кызарып йөри, кешегә күренерлек түгел Сыер дуласа, аттан яман була дигәндәй, болай бик юаш ф эткәйнең, кызып киткәч, шулай бер җилләнеп алуы мина
кечкенәдән билгеле, шуна курә .мин анардан шактый шүрлим Давыл үткәнче басынкы гына йөрисен, аннары зилзиләләр онытыла, тагын дөньямын астын өскә китереп шаярасын Ниһаять, тагын директор бүлмәсе, тагын әти-әни шунда утыралар Бу юлы инде дәрестән сон өнгә кайтырга да куркасын, әтинең өй^әме-юк.мы икәнен белергә Мөнирне җибәрәсең. Сон булса да өйгә кайтмый булмый бит. Әткәй караңгы чырай белән өстәл янында утыра...
Урта мәктәпнең соңгы классларында укыганда мин буйга бик нык үсеп киттем, җилкәләрем дә кинәнде Күп кенә сабакташларымны узып киттем
— Әттагенәсе, нишләтә бу подвал һавасы,— ди иде әткәй, кәефе яхшы булса —Ни тукмышты болай. әниең чүпрә белән сыйласа гына
Әллә ничек кенә булды, мин шаярулардан туктала төштем, укуга комсомол эшенә бирелдем Билгеле инде, бу хәл әллә ничек кенә булмагандыр. укытучыларның да. комсомолның да ярдәме күп тигәндер Тик без мона хисап кына бирмибез, бу шулай булырга тиеш дип уйлыйбыз.
Әйткәнемчә, әни мәктәптә җыеш»ыручы булып эшли иде Кеше булмаганда, кичләрен, әнигә ияреп мин дә спорт залына керәм Мина Мөнир тагыла. Әнкәй безне бнк нык кисәтә, ипләп кенә уйнагыз, ватмагыз, сындырмагыз, ди Баштарак без үзебез генә уйны»» торган идек Сонга таба, кыяфәтебез совет-партия мәктәбе укучыларыныкыннан әллә ни аерылмый башлагач, алар белән дә уйнаштыргаладык Волейболга да. баскетболга да. гимнастикага да минем сәләт бар Турникта атынганда башкалардан уздыргалап та ж н бәргәлим Элек, билгеле, спорт залына да киенми-нпт.ми йөри идем Аннары әнкәйдән үтенеп- үтенеп спорт костюмы сатып алдырдым \якка ак тапочкалар да бхлды
Бер заман шушы спорт залында нечкә генә гәүдәле, иңнәренә төшкән куе сары чәчле, зәнгәр күзле бер кыз күренә башлады. Бу мәктәпнеке түгел, моны без бик тиз белеп алдык Лнын монда апасымы, жизнәсеме эшли Кыз физкультурага ярыйсы оста, җитез Турникта хәтта миннән уздыра Минем базар шактый төште Канчама ул .хәтта .мина агай
— Алан түгел, Малик Менә карагыз, болай,—дип. алкалар да шундый жиңел атынырга готына, минем исем китә. Әлбәттә, малай чакта жиңелүеңне тану бнк авыр, бу хурлыктан котылу өчен әллә ниләр miләр идеи, ләкин мин кызга чынлап ' торып ачулана да алмыйм, ул гүя мине сихерләгән Моны хәтта Мөнир дә сизеп алган иде Кызның аргык игътибар итмәвен курен, ул жае туры килсә дә. килмәсә дә. мине үр»и башлады
— Я. \брек, эшен бетте, әлхам-төлхәм аллаһы әкбәр. ботарлады да салды үзеңне кыз бала,—ди
Минем моңа ачу килә, ләкин түзәм. Әмма йөземнең үзгәрүе, хисләремнең (ашты шул хәтле көчле булган, ахрысы, бер көнне Мөнир шулай шаяртып торган чагында кыз, чак кына кызарып
— Нинди Абрек булсын ул, аның үз исеме бар Шулай бит, Малик? —диде.
Ул чак ы мина ипчек дәшсәләр дә барыбер иде Абрек дигәндә мин башкалардан нәрсә беләкдер аерылам кебек, айда хәтта ниндидер сер. канатлы романтика бар сыман. Әмма Мөслимә әйткәч, минем yj исемем дә нурланып киткәндәй булды Ләкин кызык хәл мии кызга әйе дип тә. юк дип тә әнтә алмадым Алан гына да түгел, минем аптырауны кыз
:iVn ППП< т. 1ч IX ни VVIHW ♦ aowoi/eoue
ачык сизде, ахрысы, йөзен чытып, читкә борылды. Минем югалып кала з >рган гадәт булмаса да. б\ юлы әллә нишләдем. Шул көннән башлап безнең арадан, әйтерсең, кара мәче ^зды Берничә көн ялгыз-ярым паркта, чокырларда сызгырып йөрдем, хәтта Арча кыры зиратына барып чыккаладым Шуннан бүтән рәтле нәрсә уйлап таба алмагач (дөресрәге, уйладыммы икән? Башымны иеп сызгырып кына инрдем- ме?), яңадан спорт залына кайттым Мөнирнен авызы колакларына житкән. миннән ачыктан-ачык көлә.
— Я. Абрек, парктагы тирән чокырлардан нәрсә таптың5 Зираттагы өрәкләр яшь егеткә берәр киңәш бирмәделәрме5
Ачу бик ташыса да. уч бик кызып торса да. Мөниргә жавап бирмәдем, анын сүзләрен ишетмәмешкә салыштым Ә Мөслимәнең адым саен тенкәсенә тия башладым Аның холкы сабыр, минем тилерүләремә каршы ул кычкырып көлә генә.
— Син. Малик, үчекли дә белмисен, сиңа теләсәң дә ачуланып булмый. Син зур бала шикелле. Ахрысы, мине бик ачуландырасың килә, әйеме? Я нәрсәгә шулай турсаясың, тиле, нигә ачык әйтмисең5
— Әйтер иде дә телен өрәкләр кисеп алган'—дип. утка май салды Мөнир «Тукта, шайтан сыбызгысы, мин сиңа күрсәтермен әле, ник көлгәнеңне онытырсың!» — дим эчемнән, тешләремне кысып.
— Син зиратта йөрисеңме. Малик5 Анда күңелсездер, башка әллә нинди уйлар килә торгандыр? Мин бакчада, халык арасында булыр идем.
. — Ә Абрек тирән чокырларда Лермонтовның демоны кебек караңгы чырай белән йөри.
— Лермонтовның демоны чокырларда йөрмәгән инде, Мөнир, юкны сөйләмә.
— Якла. якла, әнә Абрек ничек елмая!
Мөнир юри чәнчеп әйтә, мин елмаймыйм, елмаерга уйламыйм да. Ачу белән тупны идәнгә бәрәм яки аяк белән тибеп очырам. Хәзер инде спорт залындагы башка иптәшләр дә мина кычкыра:
— Аю. тилермә!
— Абрек, шашынма* — диләр.
Минем чыраем тагын да караңгылана төшә, уеным да усалрак төс ала. Ә Мөслимә, моны күреп, чаялана гына бара кебек Ул миңа хаким булуын, үзенең өстенлеген аңлый булса кирәк, әйтерсең, ул нечкә генә бер кызчык түгел, ә ниндидер бер мәгърур хан кызы!
Шулай берничә атна вакыт үтеп китте Мәктәптә чыгарыш имтиханнары якынлашып килә иде Мин рәтләп хәзерләнә дә алмыйм Көндез дә шул Мөслимә, күзгә күренмичә, һаман чебен кебек бәйләнә. Дәрес барганда да мин аның көлүен ишетәм кебек Тәмам уйга бирелеп киттем, ябыктым да. Бер көнне яраткан укытучым дәрестән соң минем, бер үземне калдырып
— Малик, сиңа нәрсә булды, авырмый торгансыңдыр бит5 — диде. Хөрмәтле укытучыма мин нәрсә әйтә ала идем5 Кызарып, оялып, әллә нәрсә генә мыгырдандым шунда Ә мәктәптән чыгып, урам буйлап өйгә кайтканда Мөслимәне очраттым Ак алъяпкычтан, кулында кечкенә генә портфеле бар.
— Малик, син кайда югалдың- Нигә спорт залында бер дә күренмисен5 Әллә Мөнирнең көлүеннән куркасыңмы- Ул шаярып кына ич, диде.
Юк. Мөнирдән куркып түгел, шул Мөслимәне күрмәс өчен соңгы көннәрдә спорт залына бармый башлаган идем. Ничек шуның турысын әйтәсең? Кыз минем ык-мык килүемне аңлады, ахрысы, көлеп жнбәрде:
— Шул буең белән миннәнме, жор Мөнирдәнме куркасың. Абрек5 Әллә нәрсә генә әйтәсем килде бу чәнечкеле шөпшәгә Малай башым белән ниндидер бер кызчыктан куркам, имеш. Минем урам малайлары
белән сугышканым юкмы’ Өч-дүрт кешегә каршы бер үзем артыма тарамыйча барам, берсен уңга, берсен сулга салып егам Безен тирә* якта алар үзләре миннән калтырап тора Кайда булса караңгыда таш
бәр< . ip генә Монда шул тәячә барми (м *
кыздан курык, имеш. Оятыңнан әллә нишләрсең, я парктагы парашют ь вышкасы башыннан күзләренме йомып сикерерсең, яки Кабан куленең s нң тирән җиренә чумарсың. Шулай да мин. Мөслимәдән курка идем. л яшертен рәвештә, бер кемгә дә сиздермичә курка идем Бу минем мин- « минлегемә дә тия. ачуымны да кабарта Хәер, ул чакта мин үз-үзсмә » җавап бирергә, уз уйларымны, үз хәрәкәтләремне тикшерергә күнекмә- 3 гәп идем шул тле Моны мина берәү дә өйрәтмәде, үзем белмәгәнмен. 2 Хәзер мин Мөслимәнең минем кебек бер укучы икәнен, тик рус мәк- £ тәбендә укуын белә идем. Мәктәпне тәмамлагач, университетның физмат факультетына керергә хыяллануы да миңа сер түгел Мин үзем дә = физика-математиканы яратам, ләкин минем төзүче буласым килә. Яңа ' йортлар, яна заводлар, яна культура сарайлары салырга хыялланам ♦ Эшеңнең нәтиҗәсе бнк тиз күзгә күренә, әллә ни көтәргә дә кирәкми а
Чин кызарганнан кызара барам Үзем шу тындагы тәбәнәк чиркәү ° манарасына карыйм Ә-ә-ә! Бетеп алдым Мөслимә минем бхемны ' яратмый икән' Моңарчы аңың миңа Абрек дип дәшкәне юк иде ич. -. Хорек — чиркәү Димәк, ул миннән көлә Тукта, алан булгач, мин енна ’ Абрекнең кем икәнен күрсәтим әле Минем зур кара күзләрем ялтырый. = сулышым ешая. Ләкин шул чакта Мөслимә минем кулыма кагылып. ■» бик йомшак тавыш белән (әллә миңа гына шулай тоелдымы икән?)
Бүген кичкә спорт залына кил Килми калма, берг.» волейбол уйнарбыз, диде дә. бик нәфис елмаеп, китеп барды
Мин дә үз юлыма киттем. Артыма борылып карыйсым килсә дә. тыелдым Мөслимә борылып карагандырмы, юктырмы белмим Ул көйне мин кичне бик түземсезләнеп көттем, ләкин кич җиткәч спорт залына кермәдем. Бакчага чыгып, куе агач башына мендем дә шуннан якты зал тәрәзәсенә карап юра башладым Спорт костюмыннан гына булган Мөслимә (моңарчы кимәгән өр-яңа костюм иде ул) б\ юлы миңа бик матур, бик күркәм булып күренде Ә Мөнир аның янында ипчек бөтерелә' Ахлак ана, беркем дә комачауламый Мин бар чакта теле белән генә батыр кылана иде, хәзер, күр. кулына да ирек бирә. Тукта, ерык авыз, кызларга ничек кагылырга кирәк икәнен мин сиңа күрсәтермен әле Исемеңне дә онытырлык итәрмен
Мөслимә сәгатенә карый карый уйнады Хшыга илеме, кемнедер көтә идеме- (мине кәгүен башыма да китермәдем) Әгәр берәр егет булса, анысы да бүген ник килгәненә үкенер Мин шулай дип торганда .Мөслимә сәгатенә тагын бер карап алды да залдан чыгып кигте. Мөнир бер үзе алкаларда бөтерелде, аннары утны сүндерде Димәк, кайталар! Миңа агач башыннан төшәр, бакча утын сүндерер өчен бер минут вакыт бик җиткән,— пык.ночательнен кайда икәнен белом тәбаса Хннары у рамга чыга торган бакча юлы буендагы куе куаклар арасына постым. ’ — һай. бүген бакча нинди карлигы Мөнир, спи мине бераз озатасынмы’'—диде Мөслимә Мөннр бнк теләп риза бх.тды Ләкин кызны култыкларга тотынганда мин аны куаклар эченә сүзсез генә тартып алдым да борынына шундый кундырдым, нәрсәдер чырк итте Мөнир шунда ук җиргә бөгелде
Мөслимә, куркып
__ Мөнир — дип кычкырды Мөнир җавап бирмәде
Мин. әзрәк артка кала төшеп Мөслимә артыннан бардым Hi.ятем бер: әгәр ..ны икенче бер егет каршы ала торган булса, анысының да әттәхиятен укыту. Ләкин, мин күпме көтсәм дә. Мөслимәне бер кем дә каршы алмады Ул өен.* кадәр, тнрә-ягына кярана-карана. ялгыз ка* - ты Ишек алларына нөтерә-йөгерә керде. Курыкты, ахрысы.
Мин урамнын икёнчё ягыннан, күләгәдән, карап тордым Башта тәрәзәләрендә ут юк иде. Аннары ут кабынды, бүлмә эчендә Мөслимәнең ялгыз шәүләсе күренде Бер минуттан ул зу р тәрәзәне ачып җибәрде, урамга карап тора башлады Мин әзрәк артка чиктем.
3
Минем юләрләнгән сыман йөрүләрем, тилерүләрем — зур мәхәббәтнең тууы, башы булгандыр, күрәсең. Ничек әйтәләр әле ул минем җиремне, күгемне каплады диләрме? /Мин Мөслимә турында көн-төн уйлый башладым. Ул бер генә минутка да хыялымнан чыкмый Дәфтәр почмакларына да. китап битләре арасына да. ком өстенә дә аның исемен сызгалыйм, аннары, кеше танымаслык итеп бозам, ә үзем барысын да күрәм, имеш. Билгеле, минем уйларымның да. хыялларымның да ата- анасы юк, алар йөгәнсезләр, буталчыклар Мин бу көннәрдә ни сөйләгәнемне, ни кыланганымны анык кына белмим Ләкин минем бөтен малайлыкларым, юләрлекләрем артында, уйнап, сикергәләп торган кояш нуры кебек, ниндидер яктылык күләткәсе бар иде шикелле
— Ну, Абрек, сиңа борын түләргә туры килер, ахрысы, мин милициягә барып әйттем,— диде бер көнне Мөнир, көлеп.— Кара, бөтенләй кәкрәйткәнсең бит Ә нинди матур, нинди кукрайган борын иде. Тукай язган борыннан бер дә ким түгел иде... Ике көн кеше күзенә күренми, өйдән чыкмый яттым,
— Шәп булган, тик тагын да берне өстисе калган. Аннары кеше кызлары тирәсендә артык иснәнмәс идең, чибәр егет,— дидем мин, коры гына.
— Әттәкәй генә! — диде Мөнир, каш сикертеп.— Белмидер идем, Мөслимә синең кызыңмыни2 Сон, шулай булгач, алдан ук әйтеп куялар аны. яхшы дус.
— Менә әйттем ич
— Әйе, борын хәзрәтләренә. Ул бичара озак хәтерләр, онытмас! — Мөнир мине иңбашымнан кочып алды.— Син кызлар мәсьәләсендә гел шулай сөйләшәсеңмени? Шәп!
Бер ун көннән соң Мөслимә белән дә татулаштык: тагын шул ук Мөнир ярдәмгә килде. Ул ничектер үтә җиңел, үтә ваемсыз сөйләшә иде Мин, аңа карап, хәтта бераз ышанмынчарак та тордым.
— Менә күрәсеңме, Мөслимә, минем борын агайны? Элек ул барлык адәмнәрнеке төсле туры иде. Менә бу Абрек,—ул бармагы белән миңа төртеп күрсәтте,— кеше кызларына караган өчен аны шулай матурлап куйды Хәзер чибәр кызлар күрсәм, борылмас җирдән читкә борылам. Ә син бу малай әллә кем булган дип уйлагансыңдыр инде?
Бу тупасрак шаяртуга Мөслимә бик каты ачуланыр дип уйлаган идем Ә ул, зәңгәр күзләрен зур ачып, бер ваемсыз басып торган Мөниргә, бер кызарып, башын аска иеп торган мин фәкыйрьгә карап алды ла кинәт тыелгысыз рәвештә көлә башлады
— Әйе. син көләсең, сиңа кызык, ә минем бердәнбер күлмәгем харап булды, җитмәсә, әнкәйдән дә эләкте,— диде Мөнир, хәтере калган булып. Үзе мина күз кысып алды Шунда мин аның чын дус икәненә тагын бер кат ышандым. Ул бакчадагы тилелегем өчен мине бер дә әрләмәде, кимсетмәде, әлбәттә, милициягә дә бармаган, гомумән бету рыда, Мөслимәдән башка, беркемгә дә сөйләмәгән Ә хәзер бераз көлә төшеп такылдаулары үзенең егетлек дәрәҗәсен кызлар алдында бөтенләй үк төшермәс өчен кирәк булгандыр, ахры Мөслимәгә ул узенең мөнәсәбәтен соңыннан да әйтмәде. Бу турыда сүз чыкса, уен көлкегә салышты, һәрхәлдә, дуслыкка бер генә дә хыянәт итмәде ул Монысын ачык әйтә алам.
Ул көнне без спорт залыннан иртәрәк чыктык Чәчәк исе белән тулы бик җылы июнь киче иде Ьезнен тыныч тормышта, исерткеч яшьлек гамьсезлегендә соңгы кичләребез булганлыгын кем белгән ул чакта’ һәрвакыттагы кебек, храмнарда трамвайлар күңелле шылтырап үтәләр ф кешеләр көлешә* көлешә каядыр ашыгалар Тимер рәшәткә буенда баш- м лары тигез итен кыркылган сәрви куаклары чәчәк агып утыра Кызыл S флаглар җилфердәп юрган парк капкасы башындагы радио күңелле “ музыка уйный Бөтен жирдә рәхәт талгынлык. Эштән әзрәк арып кайт- = кан. хәзер капка төпләренә, ишек алларына, бакчаларга хәл җыярга * чыгып утырган өлкән кешеләр моны тагын да тирәнрәк хис нтә торган- 3 нардыр Безнең ише бөтен дөньялары түгәрәк, ару-талуның нәрс« Z. икәнен дә белмәгән, бөтен яшәү матурлыгын шул тиңдәшсез матурлык Е көенчә генә кабул иткән яшьләргә нн! Җитмәсә, беренче әйтелмәгән ~ мәхәббәттән әзрәк исерә төшкән, хәтта чак кына юләрләнә дә төшкән - уиенгез-унтугыз яшьлек егет-кызларга күктән йолдызлар чүпләп алырга | мөмкнндер кебек тоела Башкасын без уйлап та карамыйбыз. Элек мин * әкиятләрдә яшь егетнен күкрәгендә йөгәнле чаптар бар дигәнне ишетсәм дә. аңламый торган идем Хәзер беләм коштай җитез атмы, башка о бер нәрсәме, ләкин нәрсәдер бар егет йөрәгендә' £
— Әйдәгез паркка' - дидем мин
Мөнир борынын капшап карады
— Барыгыз!- тиле ул. көлеп.-- Белеп булмый, я тагын берәр бәла У гә тарырмын шунда
— Я инде. .Мөнир, әллә нәрсәләр сөйләмә.—диде Мөслимә, чак кына _ кызарып Без бераз гына пәрибез дә кайтабыз Шулай бит. Малик’ “
Мин Мөнирнең көлеп торган коңгырт күзләрен күрдем. Алар монда өченче кеше аргык дин әйтәләр иде шикелле Дөрес сизенгән шул. Шельма! Каян ана шундый тәжрнбө килгәндер, белмим Безнең яшьп> кыз алдында үзеннен егетлегеңне аклар өчен генә дә әллә нәрсәләр эшләргә эзсрсеи бит.
Мин дә көлен;
— Әнисеннән ку рка ул,— дидем
— Дөрес, өстенә бастың. Абрек Ярый, сез паркны әйләнә торыгыз, йра-тнрә зәнгәр йолдызларга карап алыгыз, файдасы була анын Ә мни өйгә кайтам Хуфвидерзейн!
Мөнир, кулын болгап, китеп барды Ьез. Мөслимә белән, урам аша чыгып, паркка юнәлдек. Парк юлында Мөслимәне бик култыклыйсым килгән иде дә. кая андый батырлыкка җөрьәт итәргә! .Мөслимәгә болаи чак кына орынып китсәм дә. тәнемнән электр тогы үткәндәй була Мөслимә дә. бераз уңайсызланган шикелле, ялтырап юрган зәңгәр күзләрен юри миннән сраккарак яшерә. Башта, шул үзара уңайсыз лануны ба.-ар өче.т булса кирәк, җыен юк-бар нәр.ә турында сөйләшеп, сәбәпсез-ниссэ көлен бардык Күбрәк икебезгә дә якын мәктәп тормышы турында сөйләштек Аларда да. бездә дә кайнар көннәр — имтиханнар башлана Мин. кыз алдында әзрәк мактанасым килеп, имтиханнардан бор дә нхрыкмынм. дидем Мөслимә аска каран, әкрен генә:
— .Мин куркам,—диде — Болай барысын да беләм шикелле, шулай да куркам Кызлар гомумән куркак була торганнардыр нндс. шулай бит, Мнлнк?
Мина калса. Мөслимә дөресен сөйләми, ул юри үзен көчсез итеп күрсәт » Минем карашымча. Мөслимә —бер нәрсәдән дә курыкмый тор тан кыз Ьх нндс минем апа азмы-күпме табына башлавым б.лгандыр. \ндый чакта бит син кешене җирдән аерасың, аны үзенчә бер фәрешт» а.тлн итәсең, ул енна кешеләргә хас барлык йомшаклыклардан бу и җитмәс кадәр өстен юра кебек тоета Мөслим.» буе-сыны, кашы күз. кнсме-салымы ислән башкалардан бердә аерылмаса ла. мнна анын сары чәче дә. зәңгәр күзтәре дә (бх вакытта зәңгәр кү и »р тупыйдагы
жыр бик модада, гүя аны Мөслимә турында чыгарганнар), озын муены да. нечкә билен буган киң путасы да. ак тапочкалары да, гомумән, барысы да. барысы да килешле, мондый камиллек, мондый килешле кием бүтән бер кызда да юк кебек тоела. Сөйгән күзгә бар да асыл күренә дип әйтәләрме? Шул инде бу. Мөслимә — һәр яфракчыгы килгән илаһи бер чәчәк.
Паркта кеше бик күп. Ләкин ямь-яшел куе агачлар арасында тын алулары ничектер жинел, кеше күплеге күзгә дә күренми. Аннары бераздан без кешеләрдән читкәрәк тә киттек, безнең табигать кочагында икәүдән икәү каласыбыз килә иде. Менә инде без биек нарат төбендә, текә ярда, Казанка елгасына карап утырабыз. Аста Подлужная урамы, йортлар бер-ике катлы, күбесе агачтан, һәр жирдә бакчалар. Бакчалар артында — елга. Ул батып барган кояш яктысында ялт-йолт итеп тора.
— Малик,— ди Мөслимә уйчан гына һәм елга өстеннән йөзеп барган ак жнлкәнле көймәгә карап ала,— теге көнне син чыннан да Мөниргә суктыңмы? Син шундый. Отелло шикелле, көнчеме? Әгәр ул сиңа үпкәләсә? Ул синең дустың ич! Минемчә, дуслыкның кадерен белергә кирәк.
Җавап бирүдән элек минем башымнан нинди генә уйлар үтмәде. Ләкин Мөслимә үзе үк минем барлык шикле уйларымны алып ташлый, юкка чыгара. Мин Мөслимәгә шикләремне бөтенләй әйтмәдем. Көлеп, күңелемдә аз гына да кер сакламыйча, бер нәрсә дә яшермичә;
— Мөнир миңа үпкәләми,— дидем.
— Ник, ул шундый яхшымы?
— Әһә.
— Нәрсә ул «әһә»? Ә ни өчен син аңа суктың? Тагын башка кешегә дә сугарсыңмы?
Әйе. мин Мөниргә генә түгел, әгәр Мөслимәгә кагыла калсалар, башкаларга да үземнең Абрек икәнемне күрсәтергә теге вакытта агач башында ант иткәнемне, Мөслимә артыннан аның өенә хәтле яшеренеп күзәтә барганымны уйлап алып, астыртын гына елмаеп куйдым. «Мин сине берәүгә дә бирмим!» дип әйтәсем килде Мөслимәгә. Ләкин ничек әйтәсең?! Сугышырга булса, мнп әзер, уйлап та тормыйм, мине бер нәрсә дә туктата алмаячак, әмма сер ачарга... Юк, монысы булмый.
— Тимәсеннәр! — дидем мин, үзсүзлеләнеп. «Нигә бишәү, унау түгел, барыбер мин аларга сине бирмим», дип әйтүем булгандыр инде. Шул томан эчендә дә Мөслимә мине аңлады, үтә йомшак көлеп, шул ук вакытта бераз горурланып та:
— Тиле син. Абрек син,— диде.
Мин эчтән бик тә, бик тә сөендем. Соң шулай булмыйча! Мине ярты сүздән аңлыйлар! Мин үз каршымда үзем үсеп киткәндәй булдым, әллә кая биеккә күтәрелдем шикелле.
Инде караңгы да төште. Мөслимә минем янымда гына утыра. Мин аның сулышын, тән жылысын тоям. Күкрәккә кысыл, шашып-шашып үбәсе иде үзен, әллә нинди вәгъдәләр пышылдыйсы иде үзенә! Ләкин мин аңа кагылырга да кыймыйм. Без шулай ярым сәер телдә бик озак сөйләшәбез. Безгә инде кузгалырга да вакыт. Күптән инде ай калыкты, йолдызлар жемелдн. Мин, егет кеше, беренче булып җәһәт кенә урынымнан торам.
— Оп. мин тора алмыйм, аякларым оеган. — диде Мөслимә, көлә- көлә.— Бир кулыңны.
Мин кулымны суздым Мөслимә минем кулга тотынды да урыныннан сикереп торды. Ләкин шуннан соң ул кулымны ычкындырмады Без култыклашып түгел, бер-беребезнең бармак очларыннан тоткан килеш кайттык. Бу вакытта паркта халык тагын да күбәйгән, җанлылык арткан. ләкин без үз сүзебез белән генә мәшгуль, бүтән бер тавышны да ишетмәдек. Мин кич буе каян гына сүз чыгарамдыр, төрле мәзәкләрне чәчәм генә. Өч тиен биреп сөйләтеп, биш тиен биреп туктатып булмый
орган юләргә әверелдем. Ә Мөслимә минем тузга язмаган сүзләремне чын ихластан кабул итә, эче катып көлә Өенә кайтып «.иткәнче көлде -л. капкадан да көлә-көлә кереп китте. Мин дә үземне асыл кош тотка кебек хис иттем.
Атлары бар, тәрәзәләре ачык, Мөслимә дә тәрәзәдән күренер дип көттем. Дөрес, сүз куешмадык. Ләкин сөйгән күңел кайчан алдана? Мөслимә, ишектән керүенә, ачык тәрәзә янына килде дә. пәрдәне рәт ләргә булгандыр инде, ләкин үзе сиздерми генә мина КУЛ болгап аллы Мина тагын ни кирәк? д>чке шатлыктан исерә торган шундый көннәр бик озак дәвам итсен дип теләгән идем мин. Ләкин булмады, озакламыйча Бөек Ватан сугы шы башланды. Ул безнең, яшьләрнең, мөнәсәбәтләренә дә үзенең коточкыч кара күләгәсен төшерде Сугышның беренче атнасында ук әти фронтка китте Без бөтен семьябыз белән аны җыелу пунктына кадәр озата бардык Шунда ул безне, без аны соңгы тапкыр күргәнбез. Ләкин ул чакта, аерылышу бик авыр булса да, әтине соңгы тапкыр күрүебезне, ♦ бер айдан сон ук анын Ватан өчен гомерен бирүе турында авыр хәбәр а алачагыбызны кем башына китергән-' Әнкәй сабыр гына елады, сеңел- о K.JUI таслады, мин, малай кеше, андый йомшаклыкны күрсәтмәдем күр- сәтүен, ләкин мина да җиңел түгел иде. Миңа калса, тыныч чакга ” утның серен белгән, аны үз ихтыярына буйсындыра алган әткәй сугыш © кырында да уттан курыкмас, аны үзенә баш идерер кебек тоелган иде. i Бу турыда аның сугышчан иптәшләре безгә җибәргән хатларында да a яздылар, әткәй беренче булып сугыш утына керә торган булган, көн-төн ут эчендә йөрегән, һич курыкмаган, ут һәм тимер аны читләтеп угктн, гүя аңа якын килергә батырчылык итмәгән, ә бер көнне .
Мин әткәй турында күп уйладым Иптәшләре анын хакында- ;ыи батыр иде, дип язганнар Ничек була торгандыр инде ул? Әткәй биг гади бер истопник иде. бар белгәне кешеләргә җылы өләшү. Ул берәүгә дә, хәтта наян балаларга да кычкырмады, сукмады, кешене хаксызга рәнҗетүне иң зур хаксызлык дин саный иде Әзрәк тамак чылатып алгач мактангаласа да, мин аны сугыш эшендә обозга гына ярый торгандыр дип уйлый идем. Аннары анын гше дә шактый олы иде бит. Шундый кешенең искитәрлек батырлык күрсәтүе . Әллә туган җирне яклаучы кеше туган җирдән җиңелмәс көч аламы? Әллә нәфрәт тойгысы кешене шулай үзгәртәме?
Мин әткәйне күз алдына кнтерәм. Ул чакта, җыелу пунктында, ул бик сабыр иде Әле дә аның сүзләрен онытасьм юк. ул, уйланып кына, бик төпле итеп әйггс
— Мин кайчандыр армиядә хезмәт иткән кеше, бераз корал тота белом. Линары безнен рабочий кешегә канда да эш — >ш инде ул Сугыш ул бик авыр эш. Минем өчен ут йотмагыз. Башлар исән булса, дошманны җннгәч, илгә әйләнеп кайтырбыз Шатлык белән күрешер!ә насыйп булсын. Син, анасы, базалармы яхшы кара, алар киләчәктә яшисе кешеләр Азмасыннар, тузмасыннар Сугыш авырлыкларыннан кайсыбер кешеләр җебеп төшә, ярамаган эшләр эшлиләр. Сугыш бит мәңге булмас. Жирд.» эш-хезмәт кенә мәңгелек
IIXIIIM.I I. күп яшәгән, күп күргән булсам, бу сүзләрмен мәгънәсен тирәнрәк анлаган булыр идем Шулай да мин әткәй сүзләрен онытмадым. тылда чакта да. соңыннан солдат булгач та шул турыда күп уйландым Моның өчен күн вакыг кирәкми бит. Секундның бер өлеше дә синен бөтеи эчке дөньянны aKiapwpia җитә клла
Әткәйне озаткан көнне мин әле тыныч тормыштан аерылып җитмәгән идем Бер вакыт халык арасында Мөслимәнең кемнедер култыклап җыелу пунктына килүен күргәч, бер секунд эчендә кара тиргә баттым Күз ачып йомганчы юан бер агач apiuiia постым да Мөслимәләрне күзәтә башладым Мөслимә елаган, ахрысы, күзләре кызарган .Хәзер
i ,һ- У.* * IU-
я£и ЧП1И tHJXJ.HX Villi!'
бераз көлгән була, ләкин баш өстендә кайдадыр кайгы йөзә кебек. Мөслимә утызлар тирәсендәге бер ирне култыклаган Шул ук кешенең икенче кулына чәче агара башлаган олы яшьләрдәге бер хатын ябышкан Ул әледән-әле кулъяулыгы белән күз яшен сөртә. Бу— китүченең анасы булса кирәк. Бер унлап кеше аларны озатып килә, арада өч-дүрт ир дә бар. Башка төркемнәрдә гармун уйный тар. ара-тнрә җырлаштыр- галыйлар да, исерекләр дә күренгәли. Ә боларның берсе дә исерек түгел. Ләкин минем эчтә мәчеләр тырмаша башлаган иде. Башка чак булса, берни белән дә исәпләшмичә, хәтта монын яхшымы-түгелме икәнен уйлап га карамастан, .Мөслимәне ул егеттән тартып алган, аңлатуын сораган булыр идем. Бу олы кайгы көнендә ничектер тыелып калдым Аннары китүчеләргә ишек алдына керергә куштылар. Мин әткәй янына йөгердем.
Клуб капкасы төбендә халык галәмәт күп. Әткәй, безнең белән саубуллашып. көч-хәл белән генә эчкә кереп китте. Без капка төбендә калдык. Мин тирә-ягыма каранып алдым. Мөслимәләр беркайда да күренмәде. Хәер, бу кадәр халык диңгезе эчендә берәүне дә тиз генә абайлый алмассың.
Сеңелем әкрен генә елап торган әнкәйне култыклаган Мин аларны капка төбеннән бераз читкәрәк алып киттем. Олы кеше булып, бик сабыр гына:
— Хәзер кайтсагыз да ярый, әткәйне барыбер артык күрә алмыйсыз. Аларны инде яңадан монда чыгармыйлар, безне анда кертмиләр,— дидем.
— Бераз торыйк әле. улым,— диде әнкәй, нәрсәдер өмет итеп Мнн бәхәсләшмәдем, алайса шунда торып торыгыз, мнн койма башына менеп карыйм, әткәй күренмәсме, дидем.
— һай, улым, койма башына менәргә ярамый торгандыр, күрсәләр — әрләрләр үзеңне,— диде әнкәй.
Мин аны кочтым да. борчылма дип. койма буена киттем Үзем Мөслимә күренмәсме дип як-ягыма каранам Юк. күренми. Халык бик күп шу т. бар да әсәрләнгән, нәрсәдер кычкырып-кычкырып сөйлиләр. Яшьләр койма башына менәргә маташалар, ләкин булдыра алмыйлар, койма биек, каерылган такталар юк. әйтерсең, юри шулай нык итеп ясаганнар. Ә койма ярыгыннан карап нәрсә күрә аласын Мин. җанлы урын эзләп, койманың буеннан буена үттем. Бер урында бер егет ниндидер могҗиза белән койма башына менгән иде Мин анардан
— Күренәме? — дип сорадым
— Юк, алар әнә анда булса кирәк. Моннан берән-сәрән кешеләр гёнә үтеп китә,— диде ул.
Мин ул күрсәткән тирәгәрәк бардым, ләкин йөреп-йөреп тә бер нәрсә чыгара алмагач, үзем кебек бер таза егет белән сөйләшеп
— Әйдә минем җилкәгә бас та коймага үрмәлә, аннары — мин.— дидем.
— Давай.— диде егет.
Күз ачып йомганчы ул минем җилкәгә басты, аннары ялг итеп койма башына үрмәләде. Егетнең эзләгән кешесе койма тирәсендә йөренә икән. Бик тиз сөйләшеп алдылар. Шуннан соң \.т койма башыннан сикереп төште дә:
— Давай тизрәк, ату мин ашыгам.— диде.
Миңа егетнең җилкәсенә басарга, аннары койма башына атланырга күп вакыт кирәкмени. Клуб ишек алдында халык бихисап. Байтак караштыргач кына эткәйне күрдем. Сөйләшеп алдык. Ул арада әнкәйләр дә минем янга килделәр. Әткәй белән әнкәй койманың ике ягында б\л- салар да, минем аша. бик әйбәт сөйләштеләр. Сенслкәш тә үз сүзләрен кыстыргалады. Шул \к вакытта мнн. ихтыярсыз рәвешгә, бая Мөслимә озаткан кешене халык арасыннан эзләдем Карый торгач, 'л минем
күземә чалынды Әллә инде йөзенә яктылык башкача тешкәйгәме, әллә үземнең күзләрем киңрәк ачылгангамы, бу кешене таныдым бу — совет- партия мәктәбе укытучысы. Мөслимәнең жизиәсе ләбаса' Аның чәче куе <ары бөдрә чәч иде Киемен алмаштырып, чәчен алдырганга гына ба* * танымаганмын! »
Мин койма башыннан төшкәч, әнкәй: =
— Кайтыйк, улым,— диде,— бәлки кичрәк тагын бер кагылырсың. £
әтиеңә кайнар аш китерерсең. 5
— Ярый, әнкәй, сез кайта торыгыз, мин хәзер сезне куып житәм,— я дидем, үзем Мөслимәне эзләргә йөгердем с
Алар капканың икенче ягында басып торалар иде. Мөслимә ак чәч- £ ле карчыкны култыклаган, башка озатучылары яннарында күренми, > кайтып киткәннәр булса кирәк. <
— Жизнәгезне күрдем,—дидем мин Мөслимәгә. =
— Кайда^ — дип тиз генә сорады карчык. =
— Ул ишек алдында, мин койма башына менгән идем >
Карчык ишек алдында ниләр барын, анда нишләүләрен төпченеп а
төпченеп сорашты. Әйтерсең, ишек алды әллә кайда, ә мин шуннан о кайтканмын Аннары Мөслим», мина күз кысып: s
— Ә син монда нишләп йөрисен, Малик? — дип сорады. Мин аның ®
мине бая ук күрүен, пошынуын, ләкин боларны карчыкка сиздерергә о теләмәвен акладым °
— Әткәйне озата килгән идек,— дидем мин, башымны түбән иеп “
— Әтиегезне алдылармыни5 — диде карчык — Аерылуы бик авыр u булгандыр инде апа Безнең килен менә киявен озата да алмады, роддомда ята Бәбине әтисенә тәрәзәдән генә күрсәткәннәр Нишлисең бит. ходай бәндәләренә сабырлык бирсен инде
Мөслимә мина күзләрен тутырып карап торды Күзләре яшь белән мөлдерәмә тулы Ләкин ул, үзенең ут йотканын сиздермәс өчен, миннән артык сорашмады Ә карчык
— Ә син. улым, безнең Мөслимә белән укыйсыңмыни? — дип сорагач, Мөслимә тагын мниа күз кысып алды
— Әйе, апа, бергә укыйбыз.— дидем
— Муены астына кил гере Гнтлер явызның, никадәр сабый яшьләрне сөекле әтиләреннән аера, никадәр газиз балаларны бичара әниләреннән тартып ала. Дөнья-ахирәттә. ходаем, игелек бирмә шул бәдбәхеткә! — диде карчык, яшькә тыгылып.
Менә мин үзем дә фронтта инде Әллә ничек кенә булды б\. өйрәнергә, күнегергә вакыт та юк иде. моның кирәген дә артык сизмәдек, гүя мин пилотка, шинель киеп тугаймын, армия теле, командирлар теле минем үз ана телем шикелле. Сапер минер эшенә дә бик тиз күнектем — без минерлар идек Ихтимал, чынлыкта бераз бишкачарак та булгандыр, тик мин ген.1 сизмәгәнмендер Яшьлекнең шунтый бер ягы бар икән син чын тормышны башка бер яктылыкта күрәсең, барысына да хисап бирмисен, чын сугыш тормышында үзеңне кайчандыр үткәрелгән комсомол осоавна.хим уеннарындагы кебек тоясын Хәлбуки мин инде ике-өч атна буена Мәскәү янындагы сугышларда көн-төн катнашам Вакыт исәбен дә югалттык, кайчан ашаганбыздыр, кайчан ял иткәнбездер — белмим, һаман атыш, һаман ура кычкырабыз, алга барабыз, чигенәбез, урман яна. агачлар чәрдәкләнә, төпләре белән суырытып жнргә ава, һавага тхфрак. балчык актарылып оча
Бигрәк тә шәһәрләрне, авыллармы калдырырга тхры килгәндә авыр Шәһәрләр, авыллар күа алдында яна. ишелә, гитлерчыларның танк
тараннары, гүя үткен хәнҗәр кебек, безнен оборонаны вак-вак кисәк* ләргә турыйлар. Без үзебез чигенә торган барлык юлларга миналар куябыз. Кайчак анда танклар, автомашиналар шартлый, кайчак алар әллә кайдан гына әйләнеп үтәләр. Сугыш көннән көн кыза, катырак төс ала.
Газета укырга вакыт юк. Ләкин 12 иче, 13 нче октябрьда «Правда»- ның баш мәкаләләре турыдан туры безгә, сугышчыларга, мөрәҗәгать ителгән булган Политруклар, агитаторлар, вакыт табып, аларны укыдылар. Бездән изге антыбызны ахыргача үтәү сорала. Кычкырып әйтү юк. ә эчемнән изге антымны үтәрмен, дип кабатлыйм. Бер генә көнгә, бер генә сәгатькә булса да дошманны баскан җиребездә тоткарлап торсак та илгә файда икән.
Октябрь урталарында Калинин фронты төзелде. Бу безнен Көнбатыш фро.тның хәлен беркадәр җиңеләйтте, төп көчләребезне ин куркыныч урыннарга — Волоколамск. Можайск. Малоярославец һәм Калуга юнәлешләрендә тупларга мөмкинлек алдык. Күп тә үтмәде, монда искиткеч каты сугышлар башланып китте.
16 нчы армия Волоколамск юнәлешен саклый иде. Фашистлар безне килү уңаена гына сытып китәргә тырышсалар да. уңышка ирешә алмадылар. Җиде көн эчендә безнең частьлар дошманның сиксәнгә якын танкысын, бик күп пехотасын юк итте Бары тик дошман бик зур өстәмә көчләр китереп сугышка керткәч кенә Волоколамскпдан чигендек. Аннары тагын, караңгыда, гамьсез йолдызларга карап ала-ала. алгы кырыйга миналар кундык, траншеялар казыдык. Тамак бик кипкән иде. старшина китергән ашны ашамыйча, башта су сорадык. Нинди тәмле икән салкын су! Ул чакта салкын су түгел, гүя котелок кырыеннан тамчылар тамыза-тамыза зәмзәм эчеп сусауны бастык!
Шуннан соңгы көннәрдә сугыш киеренкелеге кимемәде, киресенчә, бермә-бер артты гына, ләкин без үзебез үзгәрдек Сугышка күнектек дип әйтә алмыйм, сугышка, мөгаен, күнегеп булмый торгандыр, әле генә бергә атакага барган, дошманны пыран-заран китерешеп йөргән турылыклы иптәшең, сугышчан дусларын инде җансыз килеш җирне кочып ята. әнә сызгырып килә торган мина тагын кемнедер мәңгегә алып китәргә тиеш. Яки алгы кырыйда без куйган миналарда дошман танклары, дошман солдатлары шартлый яки күперләр һавага оча.— без үзебезнең эшне күреп эчтән канәгатьләнәбез, ләкин шул ук вакытта безгә куркыныч та. Минер эшенең шундый дәһшәтле икәнен кем уйлаган Еш кына әтинең зур мичендә дөрләгән ялкын күз алдыма килеп баса. Әнә ул иреккә чыккач ничек котыра икән.
Мин ниндидер күләмдә үземне сугыш утыннан өстен куярга өйрәнә башладым. Хәтта кайчак үз алдыма елмаям, политрук та. командир да мине мактап телгә алалар, карагыз, безнең сугышчылар ничек тиз үсә, әле кайчан гына Газыймов «яшел» солдат иде. инде бер нәрсәдән дә курыкмый торган сугышчыга әверелде, диләр Бигрәк тә яна килгән солдатларга мине үрнәк итәләр Мин үзем моңа бик үк ышанмаган да булыр идем, ләкин куп тә үтмәде, мине. Панкратовны. Мөнирне һәм тагын берничә кешене аерым сапер батальонының разведкасына күчерделәр. Разведка инде ул. нинди частьта гына булмасын, бөтенләй башка эш. анда тикмәгә генә алмыйлар, бигрәк тә сугышлар барышында.
Вакыт-вакыт. каты сугышлардан сон. берничә йөз метрга яки берике километрга артка чигенәбез, дошман бик көчле басым ясый. Ләкин никадәр авыр, никадәр кан коешлы булса да. шуннан артык чигенергә безнең хакыбыз юк безнең артта — Мәскәү! Дошман аны үзенең ике колагын күрә алмаган кебек күрмәскә тиеш Бу — безнең, совет сугышчыларының. ил алдындагы изге антыбыз. Мәскәү безнең һәрберебезнен күңеленә җуелмаслык итеп язып, уеп куелган. Әгәр бер көн. бик каты сугыштан соң, бераз чигенсәк, икенче көнне, яисә төнлә үк дошман тап-
таган жирне кайтарып ату өчен тешебез тырнагыбыз бетән тырышабыз, ^'"мкин бу тмастайны да эшлибез Ьер ук урыннар ку лдаи-кулга дүртәр- •1Ш.»р талкыр, хәтта артыграк та ку i л »р Кечкенә бер ур. җимерелеп умырылып беткәй авыл ул көннәрдә гүя дөньяның кендеге, аны алу бөтен нәрсәне хәл итә кебек тоела иде.
Әле су гышка беренче кергән көннәрдә үк мин шул исәпсез контратакалармын берсендә табан ялтыратуы фрицны үз кузем белән күрдем Дошман кача' Анкелунс белм oi. гел алга ыргылучы тәкәббер фашист кача! \л танклар артында гына батыр икән, танклардан аерылгач Ьәлки бу минем качып баручы гитлерчыны беренче күрүем булганга шулай истә калгандыр
— Аланмы, табан ялгыратмакчы буласыңмы? Юк. ялтыратмый тор. башта менә таптап йөргән туфракны яхшы гына убеп гаф\ үтен' — дидем һәм аягүрә килеш атып җибәрдем Фриц кинәт туктады, кулындагы автоматы төшен китте, аннары киерелгән шикелле бер итте д. жиргә йөз гүбән капланды. Ә мин үземдә канатлар тоеп алга йөгердем
Сугышлар кызганнан кыза, рәхимсезләнгәннән рәхимсезләнә барды Разведчикларга төнлә дә тынгылык юк Хәер, безгә генә ту гел. безнең подразделениелар дә төнге атакаларга торган саен кыюрак рәвеше- күчә башладылар Күп вакытта гнтлерчытар ул яреллы төнге атакаларга чыдый алмыйлар. Көндез әле алар киләләр, каты сугышалар.
тамчы каныбызга кадәр якалашабыт.
Бүген безгә «тел» алырга куштылар Бурыч куйганда дошманның оборонасын ачыкларга кирәк, диделәр Бу участокта без инде берничә көн торабыз, башта гитлерчылар бик каты атака ясап карадылар, чигендерә алмагач, оборонага күчтеләр, хәзер траншеяләр казыйлар. Кем бу турыда тулы мәгълүмат бирә ала’ Әлбәттә, неменларнын саперы Без инде аларнын кая урнашканлыкларын да белә идек.
Дүртәү барырга булдык: мин. Панкратов. Мөнир һәм тагын бер иптәш. Сиздерми генә дошман тылына у ген. саперлар урнашкан өйләр каршына — чокырга яттык. Алда, минем янымда. Панкратов Егерме- утыз адымда немец часовое йөренә, ун адымнар читкә китә дә, борылып. елгя буена карый Анда, бер урында. кхаклар бәр. гитлерчыны шул борчып, ахрысы Ләкин ай яктысында куаклар гына түгел уймал- ланып киткән елга өсте дә ап-ачык күренә. Без исә айны каһәрлибез. Ай — гашыйкларның юлдашы, диләр Мөслимә белән ай яктысында йөрс-мәлек, иелмим. Мөмкин булса бүген ул айны мушкага гына утыртыр идем Штабта, төн караңгы булыр, хәтта бераз янгыр да яштр, дигәннәр ндс. • монда син теләгәннең нәкъ киресе Болай булгач, кире дә кайгв алмассын әле. елга буена төшеп җиткәнче ук гитлерчы, күрен алын, автоматыннан тырылдатып кисеп салыр Юк. алай булганчы башта гитлерчының үзен бетерәбез, аннары ии б\л<а шул булыр Мнн автоматымны җайлый башлаган илем, Панкратов минем ниятне сизеп алып булса кирәк, кулын автоматым өстенә куйды: юл <рл шмә. янәсе'.
Миңа уз чәлсмнсн өметсез булуыннан бигрәк, яныз д. шманнын туган туфрагыбызны бер дә тартынмыйча таптавы авыр ндс. Әнә ни .т
МИҢА УНТУГЫЗ яшь ндг
артиллерия.ире. танклары бик куп чакыт вакыт безнең ч иебез чамасы< ҺЫ.1 м tfii.i > i-.i 11.1H.idi1 б\ ыбыт I ГМЛӘ 6вЗ - ■ ' ' И
М.тскәү янында без күп нәрсәгә өйрәндек, бигрәк тә сугышырга. Танк лардан курыкмый башладык
Октябрь бәйрәме якынлашуга, СУГЫШ ярсуы тагын да арта төште Дошман суык кыш башланганчы Мәскәүне алырга алга ыргыла, югал- т- лар белән һич санашмый Аның каравы без дә бик нык \ тәнлек Юләрләнеп йөргән малайларны хәзер бер кем дә танымас Киләчәк буыннар д.. а тарга бу кадәр ныклык каян килгән дин I.IAHII ер Ирен п чмакларына гнр ■ сызыклар атты • кырыс*
л иды. бер секчид зченда .наката кут.фел тбез. дошман белән актык
тәкәббер басып йөри бит ул килмешәк, әйтерсең монда мәңгегә килгән, бер нәрсәдән дә курыкмый. имеш. Менә бер төчкертсәм, кан жылап. ник килгәнеңә үкенерсең әле. Шулай да Панкратовның кисәтүе минем ярсуымны баса төште анда «тел» алып кайтканны түземсезлек белая көтәләр. ?Без сезгә ышанабыз», дигән иде штаб начальнигы. Мин те-шемне кысып түзәм.
Гитлерчы һаман йөренә. «Ярый, кабахәт, иртә белән яки бернич» көннән эшең барыбер бетәр, гадел пулядан кача алмассың'» — дим эчемнән.
Менә постларын алмаштырып йөриләр. Сәгатемә карый алмадым, ләкин бу вакытта төнге өчләр-дүртләр булгандыр Аннары күктә каяндыр болытлар чыкты Менә монысы ярый, монысы безнең өчен кулай.
Бу сакчы сул аягына бераз аксый төшә, күрәсең, яраланган булган. Әнә яндырылып бетә язган авылга ничек өстән карый Кара, кара, кабахәт, хисап бирер көнең алда. И-и. баскан урынында йокымсырый лабаса! Менә куркып уянды, башын күтәреп. тирә-ятына карана Ул-бу оулмагач, тагын йөренә, бераздан тагын йокымсырый башлады, ахрысы, баскан җирендә чайкала.
Панкратов белән күзгә күз карашып алабыз Вакыт! Ай да болыт аегына яшеренгән, фриц та безгә арты белән баскан Бик яхшы, ләкин йөрәк котырып тибә, аның тавышын фриц ишетер кебек.
Шуышабыз, аннары мин сикереп торам, икенче секундта немецның авызын учым белән каплап, аяктан егам Панкратов автоматын тартып ала Фриц тыпырчына, кычкырмакчы, кулымны тешләмәкче була, ләкин бугазына хәнжәр терәгәч, эшнең нәрсәдә нкәиен сизеп, тынып кала Без аның авызына чүпрәк тыгабыз, кулларын артка бәйлибез. Болар бар да яшен тизлеге белән эшләнә, аннары, немецның коралын эләктереп, күздән югалабыз. Хәзер, безне каплап, арттан Мөнирләр бара. Ул-бу булса, алар дошманны тоткарларга тиеш.
Инеш буена житәрәк. бераз тыңлап тордык.—куаклар янында дошман яшеренгән булуы мөмкин. Дөрес, бая анда бер кем дә юк иде. ләкин аннан соң ничә сәгать үтте. Арырак автоматтан аталар, ракета чөяләр, ләкин бу гадәттәге сугыш төне. Без сак кына инешне кичәбез, көймә- фәлән кирәкми, иң тирән җире - тездән. Үзебезнең якка чыккач, эчкә жылы йөгерә.
Дошман ягында да тынлык, димәк, ни булганын алар әле белмиләр. Траншеяларыбызга ашыгабыз. Әнә ай болытлар астыннан чыгып килә. Айны оныткан идек, тизрәк яшеренергә кирәк
Әсирмен тыны капты булса кирәк, ике тапкыр егылды Күп уйлап торырга вакыт юк. ике яктан эләктерәбез дә йөгерәбез. Бераздан траншеяга сикердек. Анда разведка лейтенанты белән шгаб начальнигы. Мин апа заданненең үтәлүе турында рапорт бирәм. ул арада Мөнирләр дә килеп жигә Шул чакта дошман ягында, әле күптән түгел генә без булган урында, атыш куба, күрәсең, часовойның юкка чыгуын сизделәр. Ярый, хәзер атыгыз, эзләгез!
Шгаб начальнигы андагы хәлләр турында әзрәк сораштыра да, лейтенантка фрицны алып китәргә куша Тегенең коты очкан, калтырана. Аңа каравы да жирәнгеч
Без үз өйләребезгә кайгабыз, сәкегә сузылып ятабыз. Бик арылган, күзне йому белән йоклан та китәрбез кебек, ләкин нервы тар әле тынычланмаган Ничектер күз алдында үзеннәк-үзе Мөслимә калка. Мин -чың турыида рәхәтләнеп уйлый башлыйм. Шундый авыр көннәрдә Мөслимәнең дөньяда булуы минем өчен нинди бәхет, моннан. \г эченнән, ана каран торулары нинди сөенеч. Әгәр т бхлмаса, мин үземне дөньяда рухи бик фәкыйрь итеп сизәр идем Еш кына ул минем хыялымда Ватан образы белән тоташа. мин. туган нл белән сөйләшкән кебек, Мөслимә белән күңелемнән сөйләшәм, дошманны аяусыз кырырга аның
алдында ант итәм. анын исеме белән сугышка керәм анын исеме белән сугыштан чыгам. Әгәр бәрелешебез уңышлы бхлса. Мөслимәнен зәнгәг күзләренә карап елмаям, әгәр уңышсыз булса — сугышта андый х-ллә; ДӘ еш була Мөслимәнең күңелдәге сурәтенә карамаска тырышам ♦ Ләкин икенче бәрелештә ачулырак, аяусызрак сугышам, явыз дошманга м бер дә шәфкать күрсәтмим. Мактанып әйтмим, ләкин алар мине һәрхәл = дә хәтерләргә тиешләр, «тел» алырга кирәк булмаса. мин аларнын л берсен дә кызганып тормыйм әле әткәй өчен ди.м. әле туганнар, әле = сугышчан дуслар өчен дим Өзәм дә салам, изге нәфрәт'
Мин йоклап киткәнмен һәм шунда ук төш күр.» дә башлаганмын 3 Барысы да ачык, барысы да нәкъ өндәге шикелле Имеш, мин Казанда * әле. Бүгенме. нртәгәме фронтка кнтә.м. шатланган да, борчылган да - чак. йөгереп барып. Мөслимәнең тәрәзәсе каршына басам, Мөслимә < шуны гына көтеп торган диярсең, тәрәзәне каерып ача Мин ана урамга ~ чык. әйтәсе сүзем бар, дип кулым белән ишарә ясыйм Мөслимә шунда г \к урамга чыга, мин аңа каршы йөгереп барам, имеш, һәм сулыш та ф алмыйча
— Мөслимә, мин армиягә китәм! — дим э
Ул сискәнә, күзләрен зур ачып мина карый Мин гүя барысын да i тизрәк әйтеп калырга ашыгам °
— Син курыкма, Мөнир дә минем белән Безгә бернн дә булмас. - ә фашистларның кирәкләрен бирербез, чын менә
— Зинһар, юкны сөйләмә. Малик Сугыш бит Әнә нихәтле яралы- “ лар безнең шәһәр госпитальләренә килә Аларга карасам, йөрәгем _ өзелгәндәй була, мин аларны бик кызганам,—ди (Мөслимә.
Мин үземнекен уйлыйм Мөслимә минем сүзләремә ышанмый, болар ны мин юри шапырыныр өчен генә сөйлим дип исәпли, ахрысы Ни әйтергә, ничек ышандырырга*
— Юк. мин чыннан да кнтә.м, синен белән саубуллашырга килдем,- дим әкрен генә.
Ниһаять, ул аңлады, ахрысы
— Кайчан* - дип сорады калтыранган тавыш белән.
Шунда Мөслимә мине беренче мәртәбә култыклап ала, без якындагы бакчага барып утырабыз Казанда урам утлары яна әле. якты, халык байтак Мөслимә күз яшьләрен сөртеп ала
- Кирәкми. Мөслимә. Аылама,—дим мин—Дошман кан-яшь түксен
Мөслимә яшьле күзләрен тутырып миңа карый, гүя явыз дошманны жиңәргә миннән вәгъдә ала Мин ул зур. изге вәгъдәне бнрәм Ә бат моңарчы мин зур сүзләрнең, изге вәгъдәләрнең нәрсә икәнен яхшы гына белми идем, гомумән сүзне үлчәп, мәгънәсен тикшереп сөйләми идем Б\ 1ын бакчада, күләгә >чснд • Мөслимә белән утырганда, мин ниндидер з\р. монарчы һич гә билгеле булмаган нәрсәләрне төшеш башладым шикелле Дөресрәге, мин боларны сизә, тоя башлаганмындыр, чөнки боларны төшенер өчен сугыш утларына керергә кирәк булган
1>\ кичтә мин Мөслимәнең мина тирәнтен ышануын, миннән бөртек тә курыкмапыи, шикләнмәвен аңладым —бусы инде төштә түгел, өндә иде Мин әле аның кулына кагылырга да куркам, шын кулы миңа тотарга ярамын торган ниндидер үтә пакь бер нәрсә кебек тое .« Ихтимал, тыштан бераз тупасрак күренгән шундый дәү егетмен дчндын нечкәлеге бераз көлкедер, кызны аю кебек кочып алмаса. егет егетмени ул дип уйлый торганнардыр кайберәү ләр Мин аларга жир ■ ч•' к.з рыйм. алар чын сөюне белмиләр булса кирәк, ә Мөслимә — минем өчен изге бер фәрештә.
Ул кичне без Мөслимә белән озак хтырдык, күп нәрсә турында сн.< дәшкәнбездер. яшьлек хыяллары да калмагандыр Ул чакта мин үчнең иртәгә счгышка кнтәсемне тәмам оныттым, бөтен нәрсә мина әүвал-
гечә алсу гөсгә күренә иде. Ә иң рәхәте — Мөслимә минем янымда утыра, йомшак кулларын минем кулларыма куйган — үзе куйган, тартып алмый, ә мин ул кулларны катырак кысарга да батырчылык итмим, бары тик аларның җылысына гына исерәм...
5
Минерлар тормышында бу көндәлек вакыйга иде. без дошман гылы- на үтеп кереп, гитлерчыларның ягулык складларын шартлаттык. Кара төндә күккә бик зур ялкын ургылды, тирә-як яп-якты булып китте. Шул чакта безгә дошман пулеметы атгы. Күреп аттылармы, әллә куркудан гына идеме — озакламыйча ату тынды, ләкин безнең командирыбыз яраланган иде. Мин аның ыңгырашып жиргә авуын күреп, тиз генә аның янына килдем. Лейтенант гырылдый иде. Мин плащ-палаткамны салдым, яныма килеп җиткән минерларга:
— Тотыгыз дүрт читеннән* — дип кычкырдым Лейтенантны плащпалаткага салып күтәрдек ю якындагы куаклыкка йөгердек. Шунда мин командирның ярасын бәйләдем. Аның күкрәге яраланган иде. Үз ягыбызга кайтып җиткәнче тузәрме-юкмы? Нәрсәдер әйтә, ләкин сүзен аңлап булмый. Хәзер мин өлкән командир булып калдым, иптәшләр миңа карый. Безгә урман буйлап бер ун чакрым юл үтәргә кирәк. Күккә үрелгән ялкынны башка гитлерчылар да. һичшиксез, курәләр- дер. Бөтен юлларга аларның эзәрлекләү группалары чыгар, безгә бер минутны да югалтырга ярамый
— Панкратов, алга! — дим. Дүрт минер плащ палатканың ду рт почмагыннан тотып, аның артыннан юнәләбез. Минем белән янәшә Мөнир атлый, урман эче булса да ерактагы ялкын яктысында мин аның йөзен күрәм Мөнирнең күзләре ялтырый, үзе тирә-ягына карана. Юлдан бармыйбыз, алдагы кешене күздән югалту бик җиңел. Аннары, яралыны күтәреп, дүрт кеше теләсә кайдан үтә дә алмый. Минем бөтен ышаныч Панкратовта, бу җирләрне ул беләм дигән иде. Хәзер сугышлар Мәскәү- дән урыны-урыны белән сиксән-йөз километрда гына бара. Мәскәүлеләр өчен бу урыннар — дача җирләре инде.
Хәлдән таеп беттек, яралыны күтәреп баручы иптәшләр әледән-әле алмашынып торды, мин генә алмашынмадым. Урмандагы һәр тавышка колак салабыз, ул-бу булса, коралга тотынырга әзербез. Ярый әНе, эзәрлекләмиләр, күрәсең, башка юнәлешкә киттеләр Ә лейтенант тәмам тынды. Үлдеме әллә? Без аны барыбер калдырмыйбыз. Яхшы, батыр кеше иде. Мин. күзләремне зур ачып, алга карыйм, күктә һаман янгын шәүләсе. Ансы күңелне сөендерә, ялкын гүя безнең үч тойгысы булып бии.
Ниһаять, уз батальоныбызга исән-сау кайтып җиттек Лейтенантны санитарларга тапшырдык Мин, штабка кереп, заданненең уңышлы үтәлүен әйттем.
Шуннан соң без берничә көн бер кая да бармадык. Яраланган лейтенант урынына икенче командир килде. Ул үзебезнең бататьоннан ук иде, угыз биш яшьләр булыр, аз сүзле, аксыл чәчле, кешеләргә ничектер бераз өстәнрәк карый сыман. Бу миңа бик үк ошамады, ләкин сугыш га кешене заданиегә бармыйча белеп булмый.
Тын минутларның берсе иде. Алгы кырыйда траншеяда утырабыз. Мөнирнең сырмасын иңбашыннан «тешләп» алганнар, мамыклары чыгып тора. Мин кулым белән капшап карыйм.
— Син нәрсә, Абрек,—ди Мөнир көлеп,—шөрепләрең бушый башладымы әллә? Бу мин үзем булам,— капша, капшама.
— Башыңа эләксә, ә? — дим.
— Үлгәнче шайтаным да булмый, чөнки корыч каскам бар1
Мөнир миннән яшь ярымнар чамасы олырак, әмма бу аерма хәзер wp ДӘ калмаган кебек, иптәшләр хәтта мине үземне олырак дип әйтә- •1«»р Мөнир, уң күзен кысып, күрденме. абый кеше, дип куя
— Син. өлкән сержант. Мөнирне түгел, әнә фрицны.— Панкратов ♦
эәшы белән дошман ягына нзәп ала.— чеметеп кара. Безнен шөрепләр * нык. ә менә фрицныкы ничегрәк икән? — Панкратов аягүрә басып дош- = ман ягына карый — Баядан бирле бер хәчтрушенең башы траншея- ларыннан һаман-һаман калкып күренә Ниндидер кызык нәрсә бар. = ахрысы. п
Автоматтан алай еракка тидереп булмый Мин траншея гәбендә з 'гыргал бер солдатның винтовкасын алам да. ашыкмыйча гына төзәп. £ шул килмешәккә атын жнбәрәм. Моны гүя игътибарсыз гына эшлим = Фриц башы шунда ук күздән югала, яңадан күтәрелми, күрәсен. эше < вәссәлам. ’ 5
— Менә бу яраган! —ди Панкратов, минем иңбашыма кулын куеп х Икенче көнне коеп яуган янгыр астында төне буе дошман тылын
айкап йөрсдек. Бу юлы безнен задание махсус барысын да карарга. _ күрерг > Н. авылында бер укытучы бар. шунын белән сөйләшми кант- “ маска куштылар. ... _
П авылы фронт сызыгыннан унбнш-егерме километрларда Авиа- » разведка һәм партизаннарның хәбәрләренә караганда, дошман фронтка , яна өсгә.мә көчләр китерә икән Безгә уз участогыбызда менә шуны -> ачыкларга кирәк. Эшнең артык ашыгыч булуы — безгә бүген үк кай- “ тырга кушылган иде — командованненен ана никадәр әһәмият бирүе.. _ күрсәтә. Үзебезне мөмкин кадәр сиздермәскә, бәрелешләргә катна маска кирәген кисәтеп әйттеләр
Бу юлы яна лейтенант га бар. Ләкин бездәй башка аны беркем д« белми, барыбыз да сырма, плащпалаткалардан, бер төрле дә хәрби тамгаларыбыз юк. Корал — автомат та гранаталар гына
Төн бик караңгы иде. Командир башта ук мине үз янына дәшеп алды да:
— Син төнлә мәче кебек күрәсен. Әйдә алдан бар. тик сак бул. яигырга да. караңгыга да артык ышанма,—диде, аннары юнәлешне ачыклады.
Карангы төн — разведчикларның юлдашы, моны яхшы беләбез. ' • кин үзеңә дә икс күзенне дүрт итәргә кирәк. Лейтенантның кисәтүе әнә шул турыда иде
'Разведкада аеруча алгы кырыйны үтүе кыен, дошман бертуктаучыз ракеталар чөя. автомат, пулеметлардан ата. яктырткыч пулялар куллана. Кара күктә аларның яшелле-кызыллы эзләре ап ачык күрен-- Безгә да моның яхшы ягы бар син алгы кырыйны уңга да. сулга дә бик яхшы абайлыйсын Ләкин үлем утларының нәкъ синең каршында да кабынуы мөмкин Шуңа күрә без бик сак шуышырга тырышабт - Уйлап та куясын безгә үз жи ребездә дә куркыныч, ә дошман ниипн икән? Мөгаен, аның кара жаны табаннарына шуа торгандыр
Ниһаять, алгы кырый артта кала, без аякка басабыз, тәпиләп кит>- без Әлбәттә, юлдан бармыйбыз, азмы-күпме таныш булган авыл тарга ла кермибез Юллардан немец автомашиналары \зып тора, бар да алгы кырыйга ашыгалар. Ләкин нәрсә төягәннәр азык-төлекме, сугыш прн- пасларымы яки солдатлар у гыртканнармьР
Бер уйсулыкта чак кына танкларга барып төртелмәдек Менә кайда икән аларнын оясы! Артиллерия яки авиация һөҗүме өчен бнк шәп урын. Без аны күңелебездән билгеләп үтәбез
' Юлыбызны дәвам итеп, чама белән тагын алты-жиле километр м тек Юлла инде автомашиналар күренми, тавышлары да ишетелми
Ниһаять, ике сәгатьләр вакыт хзгач. авыл күренә башлады, караңгыда ана тәмам якын килгәнбез перкадәр чнткәрәк китеп, каткурак
урынга ягтык. Бераз күзәтеп тордык Безгә кирәкле укытучы шул авылда, мәктәптән бик ерак тормый дигәннәр иде. Ләкин бу карангыдв табып кара син ул мәктәпне! Лейтенант — мәктәпне дә. укытучы йортын да. укытучының үзен дә белгән кеше Бөтен өмет шунда Тик лейтенант— яңа кеше, шунысы бераз эчне тырный.
Лейтенант, мине ияртеп, авылга алып китте, башкаларга безне шунда көтәргә кушты Ул-бу була калса, нишләргә кирәклеге турында сүз куештык.
Менә без икәү генә инде. Авылда дошман булырга тиеш Бер тавыш чыгармаска тырышып сак кына атлыйбыз. Этләр генә өрә күрмәсен. Ләкин, бәхеткә каршы, анда бер тавыш та ишетелми.
Хәзер лейтенант алдан бара. Укытучының өе бераз читтәрәк икән. Авылның бу башы бик үк зарарланмаган, күрәсең, артиллерия уты .монда уйнамаган Элекке мәгълүмат буенча, авылда ир-ат калмаган, хатын-кызлар да бала-чагалар гына. Кызлар да юк. я безнең якка чигенгәннәр, я партизаннарга киткәннәр.
Лейтенант бер өйгә бармагы белән төртеп күрсәтте, мин аңладым: укытучы өе шушы икән. Бераз тынлап тордык. Шылт иткән тавыш та юк. Аннары иелеп кенә алга үтеп, стена буена сыенабыз, тирә-ягыбызга каранабыз. Шикле нәрсә булмагач, лейтенант тәрәзәгә якын килә, пыялага өч тапкыр әкрен генә чиертә. Бераз торгач, тагын өч тапкыр кага, гагын җавап юк. Бер минуттан яңадан өч тапкыр чиертә Бу юлы тәрәзәгә корган юрганның бер чите чак кына күтәрелә. Мин өй почмагыннан урамны күзәтәм. Лейтенант, ниндидер билгеләр күрсәтеп, ишеккә юнәлә. Хәзер тышта мин бер үзем, уңга да. сулга да каранам Кайчагында янган өйләр турында торып калган морҗалар минем янга йөгереп килүче гитлерчылар булып күренә. Карый-карый хәтта күзләрем авырта башлый.
Алгы кырыйны үтеп киткәч тә яңгыр туктаган иде, баш турысыннан, айны, йолдызларны каплап, салкын болытлар гына ага иде. Хәзер тагын шыбырдап яңгыр ява Юлда тәмам тирләгән идем, стенага сөялеп тора- тора эчкә суык та үтте. Әмма кинәт күз алдыма Мөслимә килеп баскач. бер секундта җылынып киткәндәй булдым Гүя. хәлемә кереп, бик кыенмы? — дип сорый. Мин разведчик гадәтен беләм. теләсә нинди очракта да тавыш чыгарырга ярамый, елмаям гына. Шуннан Мөслимә кул болгый-болгый юкка чыга. Ләкин миңа инде җиңелрәк, шыбырдап я\ган яңгыр аша авылга таба кыюрак карыйм. Җил дә кузгала төшкән икән. Әллә өй ышыгында булганга мин элек сизмәгәнмен, әллә ул. чыннан да. яңарак кына кузгалган инде Чү. кайдадыр автомашиналармы. танклармы гүли. Аларны авыл кырыена калган иптәшләр яхшырак ишетә, хәтта күрә дә торганнардыр бәлки, аннан юл якынрак бит Бераздан мин дә ачыграк белә төштем бу танклар гүләве түгел, бу — автомашиналар Нәрсә алып баралар икән'4 Хәер, Панкратов белешми калмас.
Автомашиналар тавышы бөтенләй тынды. Ул арада лейтенант та өйдән чыкты. Мин аңа юлда машина зар тавышы ишетелүен әйттем. Лейтенант башын иеп алды Шуннан иптәшләр янына киттек Җил шактый шәбәйгән икән, яңгыр басыла төшкән Мин чокыр-чакырларны, өем үрләрне, агач-ку акларны хәтеремә яхшы сендергән идем, шу на күрә иптәшләр янына туп-туры килеп чыктык.
— Утызга якын автомашина үтте Солдатлар,— диде Панкратов командирга
Яхшы,—диде лейтенант, өстәмә сораулар бирмичә —Хәзер тизрәк өйгә Малик, алга1
Күрәсең, укытучы командирга бик мөһим мәгълүматлар биргән, юлдагы машиналар тавышы аның әйткәннәрен раслаган Мин шул турыда уйлый-уйлый ин алдан барам. Янгыр тагын көчәеп китте, аяк-
•чар Лычкылдый. итекләргә балчык ябыша, аяк атлавы кыен Кием дә чыланып беткән, әмма без суыкны тоймадык, киресенчә, бара торгач тирләп чыкты Берничә минут утырып ял итү ни рәхәт булыр иде
‘ I 1 I ямыйбыз Тнк дошман танклары
урнашкан уйсулык янында гына лейтенант, безне бераз туктатып, үз- Панкратов белән алгарак китте. Алар куп булса унбнш-егерме чин-, югалып тордылар. Аннары, уйсулыкны храп, юлыбызны тагын дэвах- иттердек.
Кайтканда юл хыскарак була. ди. Чын. ахрысы, барганда бик озак тоелган иле. кайтканда очып кайттык шикелле. Әнә фронт сызыгы өстендә ракеталар, яктырткыч пулялар еере күренә инде. Ракеталар яңгыр эчендә атлан май кисәге кебек эрегәндәй юк булалар, пуляларның эзе бик азга булса да ачык сызыла.
Алгы кырыйга житәрәк. жнргә ятып тынлап тордык, хәвеф-хәтәр сизелмәгәч, шуыша башладык. Яктырткыч пулялар ара-тнрә безнең өстән дә сызгырын үтте. Ләкин болар адашкан пулялар гына иде Ниһаять, без үзебезнең якка чыктык, без инде үз траншеяларыбызда Өстән, әйтерсең, тау төште.
— Панкратов, минем белән, калганнарга, кайтып, яхшылап ял итәргә,— диде лейтенант.
Мин лейтенантка карадым. «Сезгә хәзер ышанам!» дип әйтергәме’ Юк. суз кирәкми, ләкин күкелдә ышаныч булчы зур нәрсә.
Разведчиклар өендә сукыр лампа яна иде Заданнегә бармаган иптәшләр изрәп йоклыйлар. Без шаулашып, күтәренке күңел белән кайтып кердек. Көн саен хат көтә торган бер иптәшебез, өстәл янына узып, анда яткан конвертны алып карарга да өлгерде
— Әй. Абрек, сика хат бар,—диде — Кешегә бәхет өелеп торса тора икән. Мина күпме көтеп тә бер хат юк
Мин, хатка исем китмәгән кебек, башта өстемне чишендем, плащпалаткамны. гнмнастерка-чалбарымны мич буена кибәргә элдем Чолгаулар да тәмам чыланган иде. аларны да кибәргә куйдым Шуннан артыкка көчем житмәде. ялан тәпи белән идәнгә баса-баса, өстәл янына килдем. Хат. мөгаен. Мөслимәдәндер дип уйладым. Анардан хат a iy мина бер рәхәт була торган иде Ашыкмый гына анык хатын укү. аннары ятып хыяллану үзе ни тора' Җитмәсә, бүген заданпене уңышлы үтәп кайттык Мин. шул яшерен шатлыкны бери сузарга теләп, бер минут чамасы хатка кагылмадым. Ләкин бу хлг Мөслимәдән түгел, хат пикәйләрдән иде. Мнн конвертны кулыма алу белән үк сеңелкәймен эре. ачык язуын таныдым. Башта ул гвдәг бхенча әнкәйдән, үзен •». аннары ыр-.-кардәшләрдән сәлам язган, барысынын да шән-сах- ларын белдергән .Мөниргә дә күп итеп сәлам куйган. Шуннан сон әткәйнең үлүе турында рәсми язу килгәнлеген әйткән
Без инде әткәйнең үлгән хәбәрен тылда ук ишеткән, иптәшләреннән хат та алган идек Ләкин рәсми язу юк иде әле. Кеше бит авыр хәбәргә берьюлы \к ышанмаска тырыша, юк өметне бар игә Ьез дә. рәсми ЯЗУ бх тмагач. шхлай өметләнгән идек Инде өмет тә калмады. Мнн әнкәйнең сабыр гына жылнвын. сенелкәшиен үксүен ишстәм кеб, t Тылда чакта, әллә үлеммен нәрсә икәнен яхшылап белм >гәнгә. әллә гамы з.тек аркасында бу хәбәрне ничектер жинслрок кичергән нд- • X -э э •• зыма нәрсәдер килеп ябышты сыман. Күз ал.^«« генә бхлган карангы авыл килеп басгы. Менә шыксыз, кайгы-хәсрәтле жил минем жанымпы бары тнк шхны гына китерә бит. Шулай да. кө, да, свх-твэв ирләрнен сәгать саен җансыз гәүдәләрен кү-рс.*м т нен үлүенә ышанасым килмәде Юк. б\ алай 6 v-а.кз т ниндидер хата бардыр Ләкин күңел шомлана, иптәшләре дә я бит рәсми хат х,л фажнгане дөресли генә .Мин күзләремне ч
тып йомам. Шунда ук әткәйнең ялкын улаган дәү мичен күрәм. Бумичта | бөтен дошманнарның кара оясын яндырырлык ялкын бар кебек Әнә ул ничек дөрли, әнә ул ничек үкерә, сикерә, айкала.
Панкратов кайтып керде. Иптәшләр йоклый иде инде, ә мин һаман өстәл янында утырып торам Иптәшләр минем яныма килгәндер, нәрсәләрдер әйткәннәрдер бәлки. Бездә бит кайгыны күрмәмешкә салынмыйлар, аннары без аны алай тирән яшерә дә белмибез. Ләкин мин үзем аларга җавап бирмәгәнмендер. Панкратов, плаш-палаткасын салып, минем яныма килеп утырды, кулын иңемә салды. Шулай берничә минут сүзсез генә утырдык. Ул, күзләре белән өстәлдәге конвертка ымлап: ;
— Күңелсез хәбәрме? — диде.
— Әйе, әткәйнең сугышта үлгәнлеген раслаганнар. Инде бер өмет тә калмады.
Панкратов: сугыш заманы бит, хәзер бөтен илгә шундый хәбәрләр бара, сабыр итәргә кирәк дигән гади юату сүзләрен әйтмәде, чөнки бу сүзләр минем кайгымны җиңеләйтмәвен белә иде. Солдат үзенең бөтен нәфрәтен автоматка корып, дошманга атмыйча торып бушана алмый. Солдат ярсуы дошман башына пуля булып яуса гына ничектер җиңелрәк була кебек.
Панкратов белән янәшә яттык, ләкин ул да, мин дә тиз генә йокыга китә алмадык. Мин һаман әткәйнең тыйнак йөзен, мичендә айкалган ялкынын күрдем. Йөзләрчә кешеләр, көн саен ман кебек җылыга кергәндә, әткәй турында, гади истопник турында уйлаганнардырмы? Ул күзгә күренмичә, уз эшен зурга куймыйча, кешеләргә җылы өләшеп торды. моның өчен үзенә бер нәрсә дә сорамады
Ничектер йоклап киткәнмен, коточкыч арганлык, ахырысы, үзенекен иткән Ләкин мин күземне йомарга да өлгермәдем шикелле, кемнеңдер дулкынланган тавышы ишетелде:
— Тревога!
Бер ротага якын гитлерчылар безнең тылга үтеп кергәннәр, батальон штабын чолгап алганнар. Бөтен писарьлар. штаб кешеләре, каравылда торучылар һәм шул тирәдәге сугышчылар дошманга каршы сугыша башлаган. Разведчикларны да шунда алып бардылар. Ләкин батальон штабына үтәргә мөмкин түгел иде.
— Минем арттан' — дип кычкырдым мин иптәшләргә. Берничә минутта без гитлерчыларның тылына төштек. Бу вакытта алгы кырында да атыш кузгалган иде. Күрәсең, дошман үзенең тылга үтеп кергән солдатларына ярдәмгә килергә маташа, танклары да үкерә. Берничәсен безнең пехотачылар яндырып та өлгергәннәр, аларның кара төтеннәре иртәнге тонык яктылыкта ап-ачык күренә.
Мин хәлнең чиктән тыш авыр, катлаулы икәнен аңладым. Ләкин тәвәккәл таш яра. Без дошман өстепә давыл булып ябырылдык. Дошманның моңарчы ниндидер тәртип булган тылында буталыш китте. Ә без, алар арасына бәреп кереп, уңга да, сулга да кисә башладык, плен алып тормадык. Ул арада штаб ягыннан да безнең иптәшләр атакага күтәрелде. Белмим, бәрелеш күпме дәвам иткәндер, ниһаять, тылга үтеп кергән гитлерчылар каршылык күрсәтүдән туктадылар. Дөресрәге, яраланган берничә немецтан башкасы барысы да дө.мекте- релгән иде. Соңыннан яраланып исән калган бер немец капралы:
— Сезнең арада ниндидер бер пәһлеван солдат бар иде \ ч сугыш кырында кара яшен кебек айкалды. Бер үзе безнең дистәләгән солдатны! кырды,— дигән.
Иптәшләр миңа шул турыда әйткәч:
— Кызганыч, минем күзгә чалынмады, мин аңа кара яшенне күрсәтер идем,—дидем. Тик бер нәрсәне белмәгәнмен: мин гитлерчылар өстенә ташланган чагында, Панкратов мине һәрвакыт саклап торган, мина янаган һәр куркынычны вакытында юк итәргә тырышкан Ләкин
узе бу турыда соңыннан да берни әйтмәде. Ә башкаларның 6v г.рыдп сөйләүләрен иикткәч:
Без үз кешеләр, исәпләшербез әле.— диде. Мин бары тик аны:, елмаеп торган күзләрен генә күрдем.
6
Мәскәү янындагы сугышларның бераз йомшара төшүе вакытлы гына бер күренеш булды. Гитлер командованиесе үзенең көчләрен якадан укмаштыра, резервларын якынрак китерә башлады Димәк, яңадан һөҗүм. «Җиңелмәс» дигән даннарын кайтару өчен гитлерчылар теләсә ничек булса да Мәскәүне алырга ниятләгәннәр. Бс аларнын актыккь көчәнүләре. Алар картага бөтен нәрсәләрен куярга әзер
Без бу ударга да каршы торырга тиеш идек. 7 иче ноябрьда Мәскәү- дә Кызыл мәйданда бик зур парад булган Шул ук көнне бу турыда безгә политруклар сөйләделәр. Дошман безне актык сулышыбызны алабыз дип уйлый, имеш Кызыл мәйдандагы парад турында ишеткәч нишләр, шартларга җитешердер
Немец-фашист гаскәрләренең Мәскәүгл икенче генераль- һөҗүме ноябрь уртасында башланды. 16 ноябрьда гитлерчылар Волоколамск юнәлешендә торган 16 нчы армия частьларына да һөҗүм иттеләр Совет сугышчылары бик каты каршылык күрсәтте Шул ук көйне без- ней армиянең уң канаты гитлерчыларга каршы контрһөҗүмгә күчте
Шушы өзлексез сугышлар беразга гынган арада, разведкадан кайтканда. урман читендә бер карчыкны очраттык N т кай ягы беләкдер минем әнкәйгә охшаган иде. Үзе дә гел мина карап сөйләде
— Төпчегем нәкъ менә синен шикелле эре сөякле иде Кырыгынчы &ШЫ Кызыл Армиягә алдылар Хатлары гел килеп топа иде. сугыш башлангач өзелде. Хәзер нсәплерме-юктырмы, белмим Монда ничек газап чигүебезне белми торгандыр инде, белсә түзмәс иде. Бик акыллы егет иде. бер дә курыкмас җан иде.— диде.
Менә шул кара шәлле карчыкның җыерчыклы битләре буйлап аккан күз яшьләре минем күз алдымнан һич китмәде. Мин ямансулый башладым Хәзер менә бер үзем өйдә утырам, иптәшләрнең кайсы чыккан, кайсы ят игә. Money гына унлап та. җырлап та алам Сугышка чакты гармун уйнарга бик дәртем бар иде. Уйнарга өнр >н< | г > д. йөрдем, булмады Әнкәй әйтә торган иде: Күие.т бирмисен, форсун син. Көзге алдында бу хәтле басын торганчы, гармун уннясан. өйрәнмәс иленме’ Аю энә биергә дә өйрәнә ич'» — ли иде. Әйе, аю биергә дә өйрәнә, а мни менә гармун уйнарга да өйрәнә алмадым. Кайтсам, өйрәнер идем . Кайтсам Бу мөмкинме?
Үз алдыма әкрен генә җырлап жнбәрәм:
Әик мнне тапкачтыи
МИҢА УНТУГЫЗ ЯШЬ ИДЕ
Ул бетте дип санаган Кызыл Армия парад үткәрә, фашист урдаларын ® кырып бетерергә ант итә!
«Үзәккә» караган армияләр группасының штабында Гитлер — калай г әтәч — болай дигән икән: янәсе, Мәскәүне шулай урап алырга кирәк ки. £ аннан бер совет солдаты да. бер совет кешесе дә —ирме ул. хатын- и кызмы яки бала-чагамы — чыгып китә алмасын Аннары, бик .зур корыл- “ малар ясап. Мәскәүне һәм аның әйләнә-тирәсен суга батырырга. Хәзер . Мәскәү тора торган урында бик зур диңгез булырга, ул рус халкының u башкаласын цивилизацияле дөнья күзеннән мәңгегә яшерергә тиеш икән.
Бу кадәр явыз, кара уйларның бары тик ата фашист башында гына тууы мөмкин Бу саташкан, котырган кешенең уйлары. Бп тешләребезне кыстык.
Ак бәГ и!.-н.
Ак бәй.ыүләргә байлагән, Бахете бухыи днмаган.
Ак бидерә. чын бидер», Сулары тамып тора Бергә чакта берни түгел, Аерылгач сагындыра.
Мөнир дә ара-тирә жырлаштыргалый, башка татар солдатлары да моңланган чакларында туган жырны сузалар. Әллә нәрсәләр искә төшә, әллә нәрсәләр сагындыра.
Кинәт самолет тавышлары ишетелә, ул да булмый — дошман безнен тирәне бомбага тота башлый. Каһәр суккыры, нәкъ безнен өскә яудыра бит. Күз ачып йомганчы өйдән чыгып, якындагы «ярыкларга> сикерәбез. Әйтерсең, жир тетри — бомбалар сызгырып ярыла, өскә туфрак коела. Авызны зур ачып, жиргә төртелеп торасың. Аннары тына, без әле көтәбез, башны күтәрмибез. Ниһаять, җир астыннан башны калкытабыз. Күр инде! Әле генә без ял итеп торган өй юк инде, тетелеп яна. Минем биштәрем дә юкка чыккан. Биштәр төбендә Мөслимәнең хатлары ята иде, мин аларнын барысын жыя барган идем бит. Менә шулар бик кызганыч булды.
Бер көнне, каты сугышлардан сон, безнең подразделениелар Истра елгасы аръягына чигенде, алда фәкать заслоннар гына калды.
— Точка! Моннан ары безгә артка таба бер адым да юл юк. Кузгалсак, алга таба гына кузгалырбыз. Ә хәзер, күп сөйләп тормыйча, эшкә керешик, егетләр Вакытның кадерен үзегез дә беләсез,— диде пехота командиры үзенең солдатларына.
Караңгы төшеп килә. Тирә-як ачык диярлек, тик су буенда гына куаклар һәм ялгыз-ярым агачлар бар. Алда — күпер. Заслоннар кайткач, аны шартлатырлар. Сугышчылар ял да итмичә эшкә керештеләр, кайсылары траншея, окоп, ячейка казый, кайсылары пулеметлары, минометлары өчен ут позицияләре булдыра. Безнең саперлар берничә көн инде монда эшлиләр Тик разведчиклар гына пехотачыларга урын күрсәтергә билгеләнгән. Менә тагын бер тәмәке тартып алгач, алга, заслоннар янына китәбез.
Күперне чыктык. Күпер нык. таштан. Ләкин озакламый аны шартлатырга туры киләчәк. Мин көрсенеп алам, гомеремдә бер күпер дә салганым юк. гел жимерәбез генә Әгәр сугыштан исән кайтсам, төзүче булыр идем.
Минем белән янәшә Панкратов, Мөнир һәм тагын берничә кеше атлый Монда болай беркадәр тыныч — тиле снарядлар гына ара-тирә килеп төшеп ярыла яки күзгә күренмәгән пулялар выж итеп үтеп китә. Алда атыш һич туктамый, ракеталар өзлексез чөелә. Анда эшләр бңк кызу икәнен беләбез. Төп көчләр китте бит. Дошман әгәр бу хәлйе белеп алса, тынгылык күрсәтмәячәк. Без ашыгабыз. Әлбәттә, биш-алты кеше мәсьәләне бер якка да хәл итә алмаячак, ләкин кыен чакта анысы да ярап куя Бер-ике фашистны тончыктырсаң да файда. Кайда булса окоп төбендә яки урман аланында бик кыска итеп үткәрелгән комсомол жыелышларында да, тәмәке тарткан арада алып барылган агитатор әңгәмәсендә дә гел шул нәрсә әйтелә Башта да шул гына.
Батальон комиссары заслоннар белән калган иде. Аны эзләп табып, үзебезнең килгәнлекне әйтәбез. Комиссар частьнең билгеләнгән урынга ничек барып җитүе, нишләп калуы турында сораша Ләкин яхшылап жавап бирергә дә өлгермибез, кызу атышлар башланып китә, барыбыз да коралга тотынабыз.
Ул төнне заслоннарны алырга мөмкинлек булмады Немецлар бездәге үзгәрешләрне белепме, әллә болай гына тынычсызланганнармы, төне буе тынгылык бирмәделәр Яктыргач, безнең траншеялар өстендә аларнын самолетлары үкерә башлады Сәгать уннарда һәм унберләрдә ике тапкыр рәттән безнең позицияләргә һөжү.м ясап карадылар Беренче бәрелеш бик каты булды, алгы кырый каршында аларнын берничә
алкысын безнең сугышчылар яндырып та өлгерде Заслонда жинел туплар гына Авыр туплар безгә Истра аръягыннан ярдәм итеп тордылар Iитлерчылар. бик күп солдатларын югалткач, чигенергә мәжбүр оулдылар. Вер сәгатьтән соң тагын һөжүм итеп карадылар, ләкин бу ♦ юлы аларның басымы артык кемле булмады. Аның каравы, без дә а актык көчебез белән тора идек. Шуның өстенә авыр яралылар да ку- = бәйле .Алармы кич җитмичә эвакуацияләп тә б\ тмый £
Караңгы төшкәч, башта яралыларны озаттык, аннары берәу-берәз; ~ заслоннар кузгала башлады Комиссар белән без. разведчиклар, окоп- - ларда актык чиккәчә калдык, траншеялар буйлап йөреп, әле автомат- d лардан, әле кул пулеметыннан аттык, әле ракеталар чөйдек. Кыек :сы. Z оборонамын бар икамм курсәтери тырыштык Ярты төи уткәч. ниһаять. £ без дә кузгалдык. Комиссар янында нибары биш кеше калган идек < Башка разведчиклар алдан юл күрсәтә киттеләр
Куп тә үтмәде, артта танклар гүләвен. каты шартлау тавышлары ж ишеттек, ә күпергә жнтәрәк безгә автомат һәм пулеметлардан көчле ут ♦ ачтылар Болар немецлар идеме. үзебезиекеләр идеме, караңгыда белеп ■ булмады Күперне шартлаткан тавыш та ишетелмәде Без. сулгарак о китеп, купердәи байтак читтәрәк. су буена төштек Тынлап тордык * Атышлар — күпер тирәсендә, монда тавыш-фәлән ишетстмн Истра - елгасының бу тирәдәге суын элек үк тикшергән идек, урыны урыны » белән аны көймәсез дә кичеп була. Ләкин хәзер су бик тирән сыман. - үзе кара, аргы як яр тонык кына шәйләнә Анда үзебезиекеләр булырга » тиеш. Ләкин яр буенда миналар бар. Нишләргә’-1 Танга кадәр көтәргә ы ярамый. Көндезен бу тирәләргә дошман тулар Ни 6y.ua да х тәвәккәлләргә кирәк Үзара киңәштек тә суга керлек Иң алдан мин киттем. Башта су бик үк тирән түгел иде. аннары тездән, билдән, хәтта муеннан була башлады. Шул вакытта, бер дә көтмәгәндә, ике яктан да ут ачтылар Безнең эш бик мөшкелләнде Артка китсәк тә вай. алга китсәк тә Bin Алга бардык, тик. үзенә әйтмичә генә, комиссарны уртага алдык. Ярый әле. пхлялар кайдадыр читтәрәк сызгыралар
Миндә, автоматтан тыш. кул пулеметы да бар. Аларны чылатмас өчен, баш өстенә куеп барам Үзем УЙЛЫЙМ шулай ■н. vi-p е -з буена килеп җиттеләрме икән3 Күперне д> алдылармы3 Шартла, тавышы ишетелмәде бит. Әгәр гитлерчылар, с-лганы кичеп, плацдарм алсалар, безнең гаскәрләрнең хәле бик кискенләш» Ә су "IU-V м\еи- ңан. Мөнир белон комиссар минем буе. Панкратов һәм тагын б<-р иптәш миннән тәбәнәгрәк. Аларга инде йөзәргә туры килә торгандыр Пулялар бөтенләй нкында ук оча башлады пәр минут саен ракета кабынуын көтәбез. Аннары эшләр харап дигән суз.
ШУ I вакыт минем куз алдыма Мөслимә килде. Мина берьюлы жинел булып китте. Су Да аз гына саега төште Артка борылып карадым комиссар минем янымда ук. Мөнир белән Панкратов уңнан һэ.м сулдан киләләр, дүртенче иптәш арттай Берәү дә калышмаган.
Елганың уртасын үттек бугай. Бер минут чамасы тын алдык та тагын алга юнәлдек Ул арада атышлар да экреи-әкрен басылды. Ләкин туйдыра баш галы, безнең бит ка<ка астындагы баш киемнәребез генә коры калган.
Яр буйларына үзебез миналар куйган идек Мин аларның кайда икәнен белам кебек Карангыда ялгышсак3 Бик зур саклык белән генә ярга чыктык. Хәзер барыбыз диярлек бер эзгә басып барабыз Чак кына читкә китсән дә —төзәлмәс укенеч булуы мөмкин
Кинәт безне туктаттылар Болар үзебезнең часть «чтдатлары ни. Бик тиз аңлаштык. Комиссар безне рота командиры янына илтергә кушты.
— Сез . елга төбеннәнме әллә' —дип сорады рота командиры
безнен су тамып торган киемнәргә карап.— Ничек... миналарга эләк* мәлегез?
— Ә болар кемнәр? —дип көлемсерәде комиссар, безгә таба күрсәтеп — Минер үзе куйган минада үзе шартламый
Комиссар өлкән командирлар белән телефон аша сөйләшеп алды. Заслоннар барысы да үз ягыбызга чыккан, тик комиссар группасы гына булмаган, безне үлгәнгә санаганнар. Гитлерчыларның алгы группасы күпер алдына ук килеп җиткән. Күрәсең, алар безнең киткәнне сизеп алганнар...
Берничә көн үткәч, безнең төнге «сәяхәт» турында дивизия газетасында да язганнар икән. Мин үзем укый алмадым, заданиеда булып калдым. Минем турыда аерым әйткәннәр, ди Нәрсә әйттеләр икән? Мөнирдән сораган идем, ул да газетаны күрми калган Рәтле язганнар булса. Мөслимәгә җибәрергә исәп бар.
Шул көннәрдә мин аңардан хат та алдым. Нинди җылы, нинди мәхәббәтле хат иде ул! Мин аны бер дә укыдым, ике дә укыдым. Заданиедан кайткач, тагып рәхәтләнеп кулыма алдым. Иптәшләр хәтйй шаярталар:
— Ну бу кызый! Гвардия өлкән сержантын ничек бөтереп алган, әйләнә дә хат укый, әйләнә дә хат укый! — диләр.
Әйе. укыган саен Мөслимәнең хатында яңа бер мәгънә ачам Кәгазе дә гади генә — шакмаклы дәфтәр бите, сүзләре дә гади генә, ә мәгънәләре нинди тирән! Мин гомумән болай язарга — бигрәк тә хатта — һич мөмкин түгелдер дип уйлый идем.
«.. Мин синең өчен бик тә. бик тә борчылам. Малик. Син үзен турында. ничек сугышуың турында бер дә язмыйсың, әйтерсең, ял йортында ятасын. Без газеталардан укып та Мәскәү янында нинди каты сугышлар барганын беләбез. Син бит әллә кая читтә түгел Нигә язмыйсың? Бер көнне сеңелең Әминәне урамда очраттым. Абыйны «Батырлык өчен» медале белән бүләкләгәннәр, диде. Белсәң иде ничек шатланганымны, сөенгәнемне? Медальнең исеме үк ни өчен биргәннәрен әйтеп тора. Сиие башкача күз алдыма да китерми идем Мин үз сөюем белән горурланам. сиңа тиң булырга тырышам, Малик. Кайчагында бергә булган урыннарга барам, сине уйлыйм, исемеңне кабатлыйм Үпкәм дә бар. Малик. Шундый зур шатлыгың турында миңа нигәдер язмыйсын. .Моны ничек аңларга? Тыйнаклыкмы, әллә... игътибарсызлыкмы' Мине андый хәбәргә шатланмас дип уйлыйсыңмы? Синең турыңдагы кечкенә генә хәбәр дә кадерле бит миңа. Малик бәгырем...»
Мөслимә минем күңелемдә көннән көн күбрәк, тулырак урый ала бара Тәмәке тартканда, окоп төбендә берничә минут утырганда, бөгәрләнеп йокыга ятканда яки разведкага барганда яки миналар, шартлаткычлар куйганда сөйгәнен кинәт исеңә төшсә, сиңа пичектер җиңелрәк булып китә, караңгылык та. куркыныч та артка чигә кебек, гүя син җинел.мәс бер көчкә әвереләсең. Күпме татыдым мин моны сугыш уты эчендә!
Бу көннәрдә безнең юнәлештә дошман берничә тапкыр Истра елгасын кичәргә маташып карады. Уңышка аңа юл да ачык кебек күперне нигәдер шартлатгырмадылар. Дөрес, күпер миналанган, аны теләсә кайсы минутта һавага очыртып була. Гитлерчылар күпергә таба якынлаша башласа, безнекеләр пулеметлардан давыллы ут ача, без кхзгал- сак. алар юл бирми.
Бер көнне гитлерчыларның басымы аерата көчәйде, аларпың күпер аша чыгу куркынычы туды Безнең командование куперне шартлатырга хәзерләнергә боерык биргән. Син ашыкканда ул кабалана дигәндәй, дошман миналары күпер астындагы шартлаткычка тоташтырылган шнурны өзгән. Ялгарга дип шуышып киткән сугышчыларның берсе дә әйләнеп кайтмады. Ә командование күперне шартлатырга минут
саен әзер булуны таләп итә. Шуннан яна минерлар линиягә китә, ләкин алар да боерыкны үти алмый
Батальон командирына бик каты приказ булган Безнең янга кил- * гәндә аның йөзендә кан әсәре калмаган иде
— Иптәш комбат, мина рөхсәт итегез, мин барам,— дидем мин. Командир башта рөхсәт итмәде, аннары миңа туры карап алгач, бары- = гыз, диде Үзенең киңәшләрен әйтте. Мнн, Панкратовның авызындагы тәмәкесен алып, берничә суырдым да. автоматымны асып, траншеядән в сикереп чыктым Безнең артиллерия һәм минометлар, мине каплап, » дошман өстенә көчле ут ачтылар Башта мин ярыйсы җиңел шуыштым. - мина турыдан туры атмадылар. Аннары мине ку pen алдылар бугай. £ дошман пулялары нәкъ минем тирәдә чыелдый башлады. Миннән алда 5 киткән иптәшләрнең үле гәүдәләре дә нәкъ шул турыда ята иде. Мин < тәмам тиргә баттым, һәлак булган иптәшнең аркасыннан телефонны = көч-хәл белән алып, юл буендагы канауга таба шуыштым Менә беренче я өзек урын. Шнурның бер башын ти» таптым, ә икенче башы бөтенләй ф күренми дә. Канаудан чыксаң да. канау буйлап кузгалсаң да — аталар в Шулай да кузгалырга кирәк. Минер кеше —салкын канлы булырга о күнеккәнмен. Әмма аркадан тир чыга. Тешемне кысып шуышам, пуля- я лар баш өстемдә генә чик-чнк итә. Ә шнур башы әллә кая очкан Чак 2 таптым. Кулыма тотып кире шуышсам, китми, ялгап булмый Ярый о әле: кесәмдә шнур кисәге бар. Ялгый башлаган идем, ике тапкыр тузан _ туздырып янымда гына җиргә пуля кадалды. Күзләремә ком тулды о Аннары каскама нәрсәдер бәрелде, башым чан итеп китте, күзләремнән u утлар чәчрәде. Шулай да шнурның икс башын ялгадым Хәзер тагын алга шуышырга кирәк, бәлки алда да өзелгән урыннар бардыр Канауга сикерүем булды, атудан туктадылар 11 <рсә бу? Моннан күренмиме, әллә үтердек дип торалармы5 Канау буйлап аз гына шуышкан идем, баш өстемдә пуля баягыдан да көчлерәк сызгыра башлады Нәкъ шунда безнең тагын бер минерны үтергәннәр Күрәсең, бу жир аларга бик яхшы күренә. Ярый әле: безнең минометлар дошман пулеметын тынарга мәҗбүр иттеләр Шуннан файдаланып, мин куркыныч араны уттем.
Пичә җирдән ялгаганмындыр — белмим Ниһаять, күпер янына ук барып җиттем Биредә атмыйлар, өзек урыннар да күренми Җиңел сулап, аркамдагы телефонымны алдым да бер минут кичекмичә күперне шартлатуларын үтендем.
Трубкада комбат тавышы ишетелде:
— Газимов, рәхмәт. Хәзер кайт, ишетәсемме, кайт!
— Шартлатыгыз!
— Газимов, кайт, приказ!
— Шартлатыгыз! Вакытны әрәм итмәгез. Мин барысын да уйладым1 Комбат риза булмады, тагын приказын кабатлады. Шуннан сон мнн кайтырга булдым Кайту —бару түгел, диләр Чыннан да мина ул күп тапкырлар җиңелрәк булып тоелды.
Траншеяда мине комбат каршы алды. Кулымны чигәгә күтәреп рапорт биргәч, ул мине кочаклап үпте дә.
— Рәхмәт, туган, рәхмәт,—диде
Шуннан комбат телефонга ябышты, заданиенең үтәлүен, минерның исән килеш кайтуын әйтте Куперне шартлатырга рөхсәт сорады Ләкин анда, сабыр итәргә куштылар
Приказны тикшереп тормыйлар Сугыш кырында бөтен нәрсәнең бик тиз үзгәрүе мөмкин. Әле геиә үлем куркынычы белән исәпләшмичә эшләнгән линең хәзер нәкъ киресен үтәргә туры килә икән, бер дә гаҗәп түгел' Ләкин ана карап, сугышчан эшнең асылы үзгәрми, батырлык батырлык булып кала бирә Приказның вакытында үтәлүе мөһим Батырлыкның микъдары шул.
& ,К. у.- ш
33
Ниһаять! Ниһаять, без һөжүм итәбез. Бер сәгать түгел, бер көн түгел, бер атна, ике атна, хәтта артыграк та! Юл буенда без кадаклаган фанер кисәкләре кала: «Юлның ике ягы да миналардан әрчелде.» Уннарча авылларны, Истра, Волоколамск шәһәрләрен алдык. Мин, билгеле, үз юнәлешебезне генә күздә тотам. Ә Мәскәү янында, гаять зур фронтта, бөтен гаскәрләр һөжүмгә күчкән. Макталган, күкка чөелгән Гитлер армияләре кача! Яралыларын, коралларын, сугыш припасларын, складларын ташлап кача. Әйе, бу, хәрби максаттан чыгып, планлы рәвештә чигенү түгел, бу чын мәгънәсендә качу. Каткан, туңган, өтәләнгән сугыш чукмарлары ничек табан ялтыраталар! Юл буйлары ватылган, җимерелгән, ташлап калдырылган танклар, автомашиналар, туплар белән тулган. Җылы өйләрдән декабрь салкыннарына куып чыгарылгач, фашистлар кая посарга белмиләр. Әледән-әле безнең солдатлар йөзләгән, меңләгән әсирләрне тылга озаталар. Совет кешеләренең барлык җәфалары, кайгы-хәсрәтләре өчен автоматның дискысы бушаганчы үч аласы иде ул бәдбәхетләрдән. Ләкин без, тешләребезне кысып булса да, аларга тимибез. Коралын ташлаган, кулын күтәргән, җиңүче мәрхәмәтенә бирелгән дошман — ул инде каршы якның гаскәре булудан туктый. Җае туры килгәндә гитлерчылар бик каты сугышалар, актык чиккәчә каршылык күрсәтәләр, күрәсең, эшләгән явызлыклары өчен җавап бирергә туры килүдән куркалар. Андый- лар белән корал сөйләшә, ә аның теле бер: берәүгә дә шәфкать юк.
Бик нык арыла, көненә уннарча километр китәбез. Ләкин бу ару башка, солдатны һөҗүм, ул никадәр авыр булса да, канатландыра гына, туган җирне азат итү көннәрен тизрәк күрәсе килә. Берничәшәр көн ял итмичә, йокламыйча дошманны куабыз.
Кичә шундый бер хәл булды. Гитлерчылар бер авылда алдан хәзерләнгән позицияләрдә бик нык каршылык күрсәттеләр. Без авылга ике тапкыр һөҗүм итеп карадык, булмады, бары тик әллә ничә сугышчыбызны гына югалттык. Караңгы төшкәч, командирдан мине авылга җибәрүен үтендем. Отделение үтә алмаячак, ә бер кеше ничек тә булса юлын табар. Әлбәттә, тәвәккәллек бик зур, күреп алсалар — бер пуля белән эшеңне бетерәчәкләр. Ләкин боларны мин соңыннан гына уйла-дым. Ә ул чакта бөтен уй — дошманның оборонасын таркату турында гына иде. Командир да кыю кеше булып чыкты, бер дә икеләнеп тормыйча:
— Әйдә, уңыш телим,— диде.— Дзотны шартлатсаң, без хәзер атакага күтәреләбез.
Ничек шуышуымны, авылга ничек керүемне, дзотка тылдан ничек якынлашуымны бәйнә-бәйнә сөйләп тормыйм. Билгеле, җиңел булмады, тирләргә туры килде. Аның каравы, дзотка якынлаштым, танкка каршы куллана торган гранаталар белән аны актарып ташладым. Ул арада безнең пехота атакага күтәрелде, мин автоматым белән гитлерчыларның тылыннан һөжүм иттем. Караңгыда ничә автомат атканын, кайдан атканын тиз генә чамалап кара менә. Ә безнең бөтен һөжүм тизлеккә, көтелмәгәнлеккә корылган иде. Авылга бәреп кергәч, сугышчылар бик күп гитлерчыларны күренгән бер җирдә егып салдылар, бары тик кулларын күтәргәннәре генә исән калды.
Минер-разведчикның сугышта үз бурычлары бар. Бер өндә ике немец офицерын плен алгач һәм өстәлдә авылның ут схемасын күргәч, бик шатландым. Хәзер үк кайда миналар куелганын белештем, аннары әсирләрне пехотачыларга тапшырып, үзебезнең разведка лейтенантын эзләп киттем. Авылда инде безнең солдатлар тулган, әле аннан, әле моннан яшеренгән фашистларны эзләп табып чыгаралар. Аерым атышлар ишетелә иде.
Лейтенантны авыл кырыенда очраттым Ана немецлардан алган ут схемасын бирдем, мина кырларының кайда икәнен кулым белән хрында күрсәттем
— Монысы яхшы булган, безнең бер отделение монда калыр, ә безг; ♦ хәзер үк юлга чыгарга кирәк Пехота разведкасы дошманны эзәрлекләп м китте инде,— диде лейтенант. =
Безнең взводтан ике кеше яраланган, бер кеше үлгән, башкалар л барысы да монда. Лейтенант беразга авылда калды, ә без, чангылар = киеп, кырга чыгып киттек. Кышкы айлы төн. һава бнк салкын түгел, чаңгы һәйбәт шуа. күнел дә күтәренке, тагын бер авыл азат .
Берничә көннән сон безнең подразделеннеләрне ялга туктаттылар * үз-үзебезне тәртипкә китерәсе, сугыш припаслары аласы бар иде. Бер = карчыкның өенә урнаштык, йокларга ятканчы мин әнкәйләргә хат язарга булдым Мөслимәгә хат язган идем инде, ә менә әнкәйләргә — = юк. Әнкәйне дә, сенелкәшне дә бнк сагындым Нишлиләр икән хәзер ? алар, ничек торалар? Зарланып язмыйлар, ләкин тормышлары кыен ф булса кирәк. Сенелкәш укытырга кергән. Ир укытучыларның бик күбе- _ се фронтка киткән, ди. алар урынына бөтенләй тәҗрибәсе булмаган о япь-яшь кызлар калган. Сорамасан да. аларга никадәр кыен икәне 7 билгеле. Әнкәй һаман шунда мәктәптә җыештыручы булып эшли. Тик ° анда хәзер мәктәпме, әллә госпитальмы? Нигәдер бер дә язмыйлар ®
Мин кесәмнән концентрат төрә торган кәгазь алам, биредә башка с кәгазь юк. Ләкин тиз генә язып китеп булмый, хыялланам Спорт залы “ күз алдыма килә. Мөслимә дә шунда Алкаларда мәтәлчек атынабыз u Берәребез булдыра алмаса. көләбез Мөслимәнең тавышы аеруча чын лый. Кызык, мин күп вакытта күн итек киеп йөри идем, хәтта спорт залына да күн итектән менәм Монысы, әнкәй әйтмешли, форсун өчендер инде. Итек кунычында еш кына дәфтәрем була Сәлперәеп беткән, кешегә, бигрәк тә Мөслимәгә күрсәтерлек түгел Язган чакта тагын әшәке гадәтем бар карандаш башын чәйнн-чәйни язам Әнкәйләр дә, укытучылар да мине бу гадәтемнән биздерергә тырыштылар, әмма начар гадәт бер ябышса, ябыша икән ул. соңыннан һич ташлый алмыйсын. Тагын көзге алдында бик бөтерелергә ярата идем Бигрәк тә Мөслимә янына барасым булса. Яна чыга башлаган мыегымны сыпырам, юләр Минем, билгеле, рәтле костюмым юк. шуңа күрә җәй көннәрендә күбрәк күлмәкчән йөрим Билгә каеш буам, өстә — ачык якалы күлмәк Кепка- фәлән кимим, чәч куе, һәйбәт, подполька төзәттергән. Акча булса, одеколон да бөркетәм әле. Әнкәй белән сеңелкәш көләләр, әткәй дә мыек астыннан гына елмая.
— Малай фасонны тота! —ди ул. мәгънәле итеп — Ничү марканы төшерергә, кем малае дисәләр, Шәйхулла малае булыр
— Галәмәт инде,— ди әнкәй, авызын яулык чите белән каплап,— өстенә бер бидерә хушбуй яудырткан да, Арча кыры юләре кебек, койма башына менеп кнкерику кычкыра
Әткәй белән әнкәйнең тавышларын да. көлүләрен дә ншетәм кебек Хәлбуки, әти юк инде, ул күңелдә генә Көрсенәм. Хыял дөньясыннан чын тормышка кайтам,’ өй эченә күзләремне йөртәм. Шәп-шәрә. Әле күптән түгел генә монда гитлерчылар торган, мич кырыенда берсенең пычрак чолгаулары да калган, кадакта керле күлмәге эленеп тора Мин аларны алып мич астына ташлыйм. Аннары тагын өстәл янына утырам. Иске гадәтем буенча карандаш башын чәйнәргә тотынам. Бераздан хат яза башлыйм.
«Кадерле әнкәй, кадерле сеңелем Әминә'
Сезгә чуктан чук, күптән күп сәламнәремне күндерәм, исән-сау булуыгызны телим.
’ Кадерле әнкәй, иң элек шуны әйтергә телим бу хатны язганда исәнмен, сау-сәламәтмен Мине үлгән инде бу дип санамагыз Дошман
тончыксын! Безнен хәзер шатлыгыбыз бик зур. кызу һөжүм итеп барабыз Гитлерчыларны рәхимсез кырабыз, исән калганнары тилереп чаба.
Кадерле әнкәем, безнең полк беренче булып Истра шәһәрен алды, аннары гитлерчыларны Волоколамск шәһәреннән бәреп чыгардык. Хәзер һәр җирдә урап алып, бәдбәхетләрнең җаннарын җәһәннәмгә җибәрәбез. Әгәр Н-че гвардия дивизиясе турында газеталардан укысагыз. без шунда булырбыз. Улыгыз Малик шунда сугыша.
Хәзер мин гитлерчылардан сугышып алган бер өйдә утырам. Әнкәй, фашистларның монда нинди кабахәтлекләр эшләүләрен язсам, ышанмассыз. Бөтен авылны диярлек яндырып, талап бетергәннәр, бу як тылда калган совет кешеләрен ачлыктан интектергәннәр, күбесен атканнар. яшьрәкләрне куып алып киткәннәр. Истра шәһәрендә бөтен кыйммәтле тарихи һәйкәлләрне җимергәннәр. Яндырылган, таланган Волоколамск шәһәре читендә сигез партизанны асканнар. Без кергәндә да алар дарга асылган килеш торалар иде...
Әнкәй, нигә озак хат язмыйсыз? Мин бик көтәм, сездән хат алсам, миңа бәйрәм кебек була. Әнкәй, дошман кача. Тиздән без ул әшәкеләрне җир йөзеннән себереп түгеп, җиңүчеләр булып өйгә кайтырбыз.
Сәламәт булыгыз. Барыгызны да каты итеп үбәм.
Улыгыз Мали к.
Хәрәкәттәге армия. Декабрь. 1941 ел.»
Хатны өч почмак итеп бөкләдем дә өстәлгә куйдым Аннары йокларга яттым. Немецлар өйдә ике катлы сәкеләр эшләгән булганнар Иптәшләр миңа өске катта урын калдырган. Башымны биштәремә куюым булды. йоклап та киттем. Ләкин йокы тыныч булмады, разведчик йокысы бик сак бит ул. Кемдер кыштырдый башлагач, сикереп тордым. Панкратов икән.
— Нишләп ятмыйсың, җен? — дидем мин ана.
— Яман ис килә, фриц исе. Бая шунда чолгаулары тора иде. — диде Панкратов.
— Пычагыма кирәк икән шул фриц чолгаулары, йокларга бирмисең. Әнә мич астыннан кара.
Өй эчендә сукыр лампа гына яна. Панкратовның стенада шыксыз озын күләгәсе күренә. Ул, иелеп, мич астыннан фрицның чолгаулары белән күлмәген тартып чыгара да, ишекне ачып, аларны тышка бәрә. Аннары сәкегә менеп ята.
...Икенче көнне тагын алга киттек. Безнең өстә җылы тун, ак комбинезон. башта малахай бүрек, каска, аякта киез итекләр. Иң шатландырганы — яңа чаңгылар. Мин ирексездән үзебезнең Казанка буйларын хәтерлим. Төрле төстәге кәгазь тасмалардан башка таҗ киеп, биек таудан чаңгыда очулар малайларга рәхәт. Булдыра алган кадәрле егетлегеңне күрсәт, трамплиннардан сикер, ә башыңдагы төрле төстәге тасмалар сиңа кинофильмнарда гына була торган романтик төс бирә, син гомердә күрмәгән булсаң да, үзеңне легендар герой итеп хисаплыйсың. Менә кайчан ярап куйды ул безнең чаңгылар!
Зур бер авыл кырыена килеп чыккач, безгә пулеметтан ата башладылар. Авыл юл өстендә тора, аны алмыйча ярамый, ләкин уңга да, сулга да китеп карадык — барыбер көчле ут яудыралар.
Ул арада пехота да килеп җитеп, авыл читендәге уйсулыкка урнаша барды. Озакламыйча танклар да килделәр. Күрәсең, дошман безнең хәзерлекне сизде, артиллериясе үзәнлеккә төбәп, давыллы ут ачты.
— Нервылары уйный,—диде Панкратов, шул якка ымлап —Күрдеңме кая салалар.
Снарядлар үзәнлекнең теге ягында ярыла иде. Берничә минуттан аларның мондарак та ярылулары мөмкин. Димәк, ашыгырга кирәк. Әмма пехота командиры пошынмый, гомуми атака ун сәгать ун минутка билгеләнгән. Хәзер әле ун да юк.
Кар эченә ятып, авылны күзәтәбез Яныбызга лейтенант килә. Безяея саперлар инде алгы кырыйны миналардан әрчи башлаганнар Безгә, разведчикларга, уң Һәм сул фланглар буйлап барырга приказ бирелгән Атака башлану белән, мөмкин кадәр тизрәк, авылның икенче башына * барып чыгарга, пехота отделеннеләре белән бергә дошманның чигенү £ юлларын кисәргә кирәк. =
Мин бер төркем разведчиклар белән бергә ун флангка киттем, лейтенант үзе сулга китте Пехота командиры приказны белә икән. Миңа =• аның подразделениесен дә. фамилиясен дә әйтте лейтенант
Үзәнлектә төтен айкала. Кояш та күренми. Без. иелеп, уң флангка 5 күчендек Подразделениелар дошманның артиллерия утыннан әллә ни £ зыян күрмиләр икән. Мин взвод командирын эзләп таптым, ул безгә z ярдәмгә отделениеләр билгеләде, сержант белән таныштырды Алар < батыр, куркусыз егетләр шикелле күренәләр.
Үзәнлек төтен эчендә I нтлерчылар русларның һөҗүмнәрен өздек ? дин уйлый торганнардыр. Тукта, без чынлап һөҗүм нтә башлагач, ни > әйтерсез икән?! Мин сәгатькә карыйм, тагын биш минут калып бара а Хәзер безнең артиллерия «сайрый» башлар. Минутлар үткән саен э киеренкелек арта бара. Сугышта гел шулай инде, көтү, тик яту авыр, я хәрәкәт итә башлагач, барысы да бүтән төс ала
Ниһаять, жир тетрәтеп, безнең артиллерия залп бирде Беренчесенә п икенчесе, өченчесе кушылды Артиллерия давылы төгәл унөч минут £ дәвам итте. Ул арада безнең саперлар алгы кырында эшләрен бегерде- ләр. Аннары кызу барышлый ата ата. танкларыбыз узып китте. Көчле ц ташкын булып пехота кузгалды. Без дә күтәрелдек
Башта безгә атмадылар, әллә күрмиләр иде, әллә безнең артиллерия ут нокталарын җимергән. Зур каршылыкка очрамыйча һаман алга ыргылдык. Хәзер тоткарланмаска гына кирәк.
Без ашыгабыз Авылга турыдан һөжүм итүчеләр нигәдер артка калды, анда хәзер бик кызу атышлар гына ишетелә, танклар да нигәдер күренми Мине безгә атмаулары борчый башлады, берәр капкынга очра- масак ярын Әнә авылны икегә бүлгән тирән чокыр Кинәт көчле шартлау яңгырады Алдан баручы разведчик карга егылды. Шуның артыннан ук безгә пулеметтан көчле уг ачтылар Мин, ятарга команда биреп, үзем дә карга аудым Димәк, без мина кырында' Инде нишләргә-* Мин башымны чак кына күтәрәм Карыйм Пулемет тынды Уңда чокыррак жир. Яралыны шунда сөйрәргә ниятлим Иптәшләргә кузгалмаска к\- шып, үзем яралы янына шуышам Үлгән. Мин: «Монда миналар бар», дигән билге куям да артка шуышам, аннары иптәшләрне уйсурак жир- дән алып китам. Хәзер аяк атлаган саен шартлау көтәсең. Мпн бер нәрсә ишетмим, бәген игътибарым җирдә Авылны шактый ■ ран, шрән чокырның икенче ягына чыгабыз Бераз суына төшәм. Мнна кыры читтә калды булса кирәк Безгә атмыйлар, ә авылның аргы башында бик көчле агыш. Әнә чиркәү, манарасында пулеметчы булса кирәк Бая. безгә шуннан атмадылармы икән’ Вакыт-вакыт анда машиналар гүли Әллә авылны калдырырга җыеналармы' Хәзер юлны тизрәк иярләргә кирәк. Бу юлы без миналар куячакбыз
Тизрәк юлга чыгарга ашыгабыз Менә актыккы өйләр Шул чакта авыл уртасында ялкын күтәрелде. Күрәсең, гитлерчылар авылга ут төрттеләр Ә безнең танклар һаман күренми. Аларны авыл башында ук сафтан чыгардылармы? Шулай уйлавыбыз да булды, кар тузаны туздырып килгән бер танкны да күрдек Без. ура кычкырып, танкка каршы йөгердек Танк, безнең турыга җиткәч, тумады Аннары, кире борылып, без күрсәткән урынга -- чиркәү янына китте.
Гитлерчыларның язмышы чәл ителгән иде инде Без соңгы штурмга күтәрелдек Ике уг арасында калган дошман озак каршылык күрсәтә алмады.
Дошман артиллериясе утыннан гарипләнеп беткән урман аланында сакланып калган берничә йортка минер-разведчиклар урнашкан иде. Мин, үзебезнең тора торган өйдән чыгып, өзлексез һөжүм сугышларыннан сон бераз сәер тоелган тынлыкка колак салдым. Сугыш шау-шуына күнеккән күңел нәрсәдер көтә. Ләкин бер минут үтте, ике минут —тынлыкны бозучы юк. Мин елмаеп куйдым. Дошманның хәзер һөжүм итәрлек жегәре юк, аңа позицияләрен саклап калу турында кайгыртырга кирәк, ә безнекеләр, Мәскәү янында фашист урдаларын тар-мар иткәч, барлык гаскәри частьларны китерел житкерү. тылларны тарту, аралашу юлларын рәтләр өчен алгы частьларның һөҗүмнәрен берничә көйгәгенә туктаттылар. Разведчикларга исә анда да ял юк, бу көннәр алдагы кайнар бәрелешләргә хәзерләнү белән үтте. Тик бүген генә өйрәнүләргә чыкмадык. Әмма бер кая да китмәскә куштылар.
Соңгы атнада көннәр болай да шактый салкын торды, төннәрен тагын да суытты. Кар шактый, хәтта ачык урыннарда да жил карны очырып бетерерлек түгел.
Артта ниләр барлыгын яхшы белмибез, чөнки артка атлаган юк. безгә алга гына юл ачык. Тылдан килүче сугышчылар күңелне күтәрә торган хәбәрләр әйтә: янәсе, арттан болыт кебек гаскәр килә, барлык урманнар, авыллар гаскәр белән тулы, барысы да тизрәк фронтка, дошман белән якалашырга ашкыналар. Юллардагы ватылган, җимерелгән, яндырылган дошман техникасын күргәч, күпләр баш кына селки. Шул ук вакытта яна килүчеләрнең күзләрендә борчулы бер сорау бар: сугышта бик хәтәрме? Билгеле, моны ачыктан ачык сорарга батырчылык итмиләр, берәүнең дә куркак дигән хурлыклы исем аласы килми, ләкин сөйли башласаң, авызыңа ук керергә торалар. Без, күпне күргән сугышчылар, көлемсерибез генә Беренче сугышлардан соң ук яшел йоннарыгыз очар әле, дибез.
Мин тәмәкемне тартып бетердем дә күршедә Мөнирләр урнашкан өйгә киттем. Кинәт шып туктыйм: Мөнирләр өеннән... матур, моңлы музыка ишетелә! Их, күптән инде музыка тыңлаганым юк минем. Шуңа күрә, исем китеп, бәс сарган агачларга карыйм. Бу музыка өй эченнән килми, әлеге шул бәс сарган ап-ак каеннардан чыга сыман. Мондый нечкә моңны моңарчы тыңлаганым да юк иде. Сугышка бит нечкә моңнар түгел, аңлашылмас какофония хас. Синең алдында бөтен нәрсә үкерә, ыңгыраша, бөтен нәрсәнең асты өскә килә, ишелә, убыла. Ә бу юлы каеннардан нечкә моң сибелә. Аннары тагын бер яңа нәрсә ачылды мина: мин үземне күптән инде чын музыканы аңламас дәрәжәдә чукракланганмын дип йөри идем. Баксаң, бик нык ялгышканмын икән музыканы тыңлый да, тоя да алам әле. Тагын да гажәбрәге: мондый моңнар дөньяда яши икән. Минем өчен бу илаһи бер могжиза иде. Күпме тырышып та. яндырып, җимереп тә гитлерчылар ул моңнарны юкка чыгара алмаганнар. Күр, ул ничек тантана итә, тынып калган урманга ничек җәелә, кояшка таба ничек сирпелә, яшәү дәртен ничек чала.
Мөнир соңгы көннәрдә бераз авырыбрак торды, ләкин медсанбатка барырга теләмәде. Хәзер дә әле тәмам терелеп беткәне юк. шуңа күрә аны заданиега дә билгеләмәгәннәр. Хәзер мин аның хәлен белә килдем. Ни әйтсәң дә, без аның белән бала чактай дуслар бит, фронтта бу дуслык тагын да ныгыды, үсте.
Мин ишекне ачтым, Мөнир ике катлы сәкенең аскы катында кырын яткан да патефон уйната, йөзе уйчан, агарган, суырылган. Өйдә артык беркем дә юк, өйрәнүләрдә булсалар кирәк. Мине күргәч, Мөнирнең йөзе яктырып китте.
Алгы кырыйда шулай кәеф-сафа чигәрсең дип уйламаган идем. Ничек соң, терелеп буламы, дус кеше? — дип сорадым мин, тавышы ла юри шаян төс биреп.
Әйдүк, Абрек. Мин сине баядаи бирле көтәм Менә сез юлга ♦ хәзерләнәсез дип ишеттем, ә мин, ялкау Сарбай шикелле, йомшак тү- - шәктә ятып калам,— диде ул елмаеп һәм әрнеп. =
— Терел, аннары сиңа да эш житәрлек булыр Каян бу музыканы £ таптың? — дидем, Мөнирне күңелсез уйлардан аерырга тырышып. Мин = аны бик яхшы аңлыйм, үзем шундый хәлдә булсам, белмим, нишләр идем икән.— Моңы, малай, прямо йөрәкне чеметә.
— Белмим, синең йөрәгеңне уйнатырмы икән музыка, Абрек. Син *
таш күңелле ич.—Мөнир көлемсерәде —Мин авыргач, иптәшләр каян- = дыр хозвзводтан табып китерделәр. <
— Ә татарча пластинкалары юкмы? Нигәдер татарча бер жыр тың-
лыйсы килеп китте. s
— Эттә генәем!—диде Мөнир, уң кашын сикертеп.—«Сандугач» искә төштеме әллә? Ә минем әле дә кайчак борын авыртып куя. Тәмам борып ташлый яздың бит ул чакны Күрәсең, үзеңнең дә йөрәгенә ® шырпы нык кадалган булган. Югыйсә мин мескенне бераз гына жәллә- s гән булыр идеи.
— Гафу ит,—дидем мин, елмаеп — Кечтекн генә капшап алган идем „ югыйсә.
— Менә мин сине дә граната белән шулай кечтекн генә итеп капшап ° алыйм әле, аннары әйтерсең — Мөнир уң кашын сикертеп, тагын ачусыз и- гына көлеп алды. Ул минем керүемә шат иде. Томанлы уйлары тарала төште.
— Соң ничек, сәлам хатлары килеп торамы узеннән3 Безгә б;т хәзер шуннан артыгы эләкми инде
— Килгәли,— дидем мин, канәгать икәнемне бер дә яшермичә -Хәер, моны яшерергә мөмкин дә түгелдер шикелле. Кычкырып тора
— Син бәхетле шул, Малик. Ни әйтсәң дә. кызның асылын эләктердең. Ә мин менә, юләр, вакытында тапмадым — Мөнирнең йөзенә тагын сагыш күләгәсе йөгерде.— Болай, син беләсең, кызлар белән дус идем, ләкин йөрәкне кулъяулыкка төреп алып калганы булмады. Тагын син гаепле, мәкерле Абрек! һаман шул мескен борын турында уйладым Бер чибәр кызны «Швейцария»дә култыклап йөри башласам, караңгыда куаклар арасына тартып алып кереп, борын төпкә утыртырлар шикелле тоела иде. Шуннан гел як-якка карыйсын
— Сакланганны ходай саклармын дигән Ләкин бу турыда күп сөйләмә, югыйсә минер-разведчик икәненә ышанмый башларлар
— Анысына кайгырмыйм, тик «сандугач» кына юк менә
— Кайгырма, сиңа дигәне беркая да китмәс. Без сугышта йөргән арада менә дигәннәре үсәр әле.
— Үсүен үсәр дә, хәзергесе авыр, малай. Менә синнән Мөслимәне тартып ал әле, аннары сиңа нәрсә калыр? Күп нәрсә калмас бит Минемчә, мондый сугышта кешене чын мәхәббәт кенә кеше итеп саклап алып кала ала. Күрдекме, нинди фәлсәфүн булды абзан3 Сина гына фәлсәфәгә бирелергә димәгән шул. Ул фәнне без дә беләбез Бигрәк тә авырып ятканда.
— Әйе, тирән сукалыйсың. Ләкин минем сорауга жавап бнрмәдөн бит. Татарча пластинкаң бармы, юкмы3
— Эченне тырныймы? Менә тыңла,—дип, Мөнир патефонны борды да яка пластинка куйды Бераздан атаклы «Сагыну» көенең нәфис моңнары агыла башлады. Сагыну! Сагынмыйбызмы соң! Бу көй бит йөрәк- тәрие актара, күңелләрне талый, бигрәк тә якыннардан аерылгач
Бу пластинканы өч-дүрт тапкыр әйләндердек Әйләндергән саен ниндидер яна бер ягы ачыла кебек Бу кадәр тирән ләззәтләнү белән
моңарчы бер җырны да тыңлаганым юк иде шикелле Әллә каян, күкләрдән төшкән бәхет булды бу. Каядыр биеккә күтәрде кебек үземне!..
Шул чакта өйгә бер сугышчы ашыгып керде дә, миңа мөрәҗәгать итеп, карлыга төшкән тавыш белән:
— Гвардия өлкән сержанты, сезне хәзер үк командир чакыра! — диде.
Мин урынымнан тордым, Мөнир белән кочаклашып саубуллаштык, аннары, мине чакыра килгән сугышчы белән бергә өйдән чыгып, командир янына киттек. Ялгышмадым, задание бирергә чакырган иде.
Караңгы төшкәч, юлга чыгып киттек. Уналты кеше. Барыбыз да ак комбинезоннардан. Чаңгыда барабыз. Аркаларыбызда авыр капчыклар; танкларга һәм пехотага каршы кулланыла торган миналар, шартлаткычлар тутырылган, йомшак кар өстеннән, куаклар арасыннан бер-бер артлы тезелеп дошман оборонасы ягына таба юл алабыз. Бурыч ачык: дошманның чигенү юлларын миналарга, күперләрен шарт-латырга кирәк. Иртәнгә кадәр барысы да эшләнел беткән булырга тиеш, чөнки нәкъ жидедә безнең һөжүм башлана.
Алгы кырыйда траншеядә тынлап тордык. Немецлар сирәк-сирәк автоматлардан аталар, ракеталар чөяләр. Болар барысы да бездәй уңдарак, ә сул якта — тыл-тын. һава шактый салкынайткан, күктә йолдызлар чекерәеп күренә, аяк астында кар шыгырдый. Безгә ярый, безнең кием җылы, ә фриц туңгандыр, аякларына чүпрәк, башларына иске шәл урап йөриләр бит алар. Бәлки, тәмам катмаганлыкларын белдерер өчен генә шулай ата торганнардыр. Әйдә, атсыннар. Без тран- шеялардан чыгабыз, чаңгыларга басабыз һәм кара төнгә кереп китәбез.
Бу жирләр азмы-күпме таныш диярлек, безнең инде монда разведка ясаганыбыз бар. Ун минут, егерме минут, утыз минут вакыт үтә. Дошман ягыннан ату тавышлары ишетелми. Тагын ярты сәгать үткәч кенә эчкә җылы керә. Димәк, дошманның алгы кырыен хәвеф-хәтәрсез үттек.
Кар сибәли башлады. Моңа бик шатландык, буран безнең эзләрне каплый. Аннары инде тап син разведчикларны!
Кайда пехотага каршы, кайда танкларга каршы миналар куеласы алдан чама белән билгеләнгән, шартлатасы күперләрнең кайда икәне дә безгә мәгълүм. Юл да тыныч, һичбер хәрәкәт юк Кабаланмыйча гына пехотага каршы миналар куйдык, аннары, бераз китеп, бер таррак җирдә танкларга каршы миналар куя башладык. Анысы да тыныч кына үтте. Хәзер безгә өч күперне шартлатырга кирәк. Икесе янәшә диярлек, берсенә шактый барасы бар. Якынрак күперләргә Панкратов җитәкчелегендә бер төркем минерны калдырдым, үзем ерагына киттем. Эшне бетергәч, урман авызында очрашырга булдык
Яна яуган кар өстеннән чаңгылар бик җиңел шуа. Әлбәттә, төн әле озын, ләкин вакытны әрәм итәсе килми. Алда ни бузасын белеп булмый. Бүген болай барысы да уңай бара шикелле. Бер сәгать чамасы киткәч, ниһаять, күпер янына җиттек. Бу күпернең алдагы ике күпердән зуррак икәне, аны саклаулары безгә билгеле. Ләкин күзәтү монда сакчы фәлән булуын тапмады. Күпер өсте буп-буш. Нәрсә бу. сакчы-ларның салкыннан җылыга посуымы, әллә бер бер хәйләме? Тагын бераз күзәткәч, берничә иптәшне яшерен сакка куеп, үзебез күпер астына төшеп киттек. Тын, андый-мондый шикле тавыш бер дә ишетелми кебек. Менә б«-з күпер астында инде. Ипләп кенә шартлаткычларны куябыз, запалларны тоташтырабыз. Күпер ярты сәгатьтән соң шартларга тиеш. Күпер астыннан чыккач, иркен сулыш алабыз Ләкин бер нәрсә борчып: гитлерчылар кая киткәннәр? Дошман ул хәтле үк юләр сулмаска тиеш, күпер хәтле күперне саксыз калдырмас.
Без урман кырыена туктыйбыз. Бик күп вакыт үтте шикелле, ә күпер шартламый. Бу ни хәл бу? Әллә ашыгу сәбәпле караңгыда берәр нәр
сәне буташтырдыкмы? Мин төнлә дә яктырта торган сәгатемә карыйм Әле биш минут вакыт бар икән.
Моннан күпер чак-чак кына шәйләнә. Анда һаман тыныч.
1 вардия өлкән сержанты, кара'—дип пышылдый бер разведчик ♦ ШУЛ чакта — Сакчы бугай. ы
Хәзер мин дә ачык шәйлим. Әнә ул күпергә ашыкмый гына якын- = лаша. Ьезнен эзләрне генә күрмәсен.’Житмәсә. буран да туктады л һәм кинәт, тирә-якны янгыратып, күпер шартлады. Без күккә сикер- = гән ялкынга бераз карап тордык та бер-беребезне кочарга, үбәргә, тәб- п рикләргә тотындык. Аннары кузгалдык. Хәзер капчыклар юк инде, кош g кебек очабыз Күнел күтәренке, кычкырып җырлыйсы килә Урман үзе * дә җырлый кебек. Жыры бик таныш сыман. Чү. бу «Сагыну» ич! = Елмаеп күз алдына Мөслимә килә Мина тагын да рәхәт булып китә. < Шулай рәхәт кичереп, иптәшләр янына да килеп җитәбез. Алар шарт- = лау тавышын ишеткәннәр, безне тәбрикләргә тотыналар, ә мин
— Ә сездә эшләр ничек? — дип сорыйм Жавап урынына бер-бер ф артлы ике шартлау ишетелә. Барысы да ачык. Мин иптәшләрнең кул- _ ларын кысам.
Тагын кар сибәли башлады һава да бераз җылынып китте кебек 7 Әллә кызу килгәнгә шулай тоеламы икән7
Күнел тынычлана барды. Ләкин разведкага кайдан, ничек куркыныч « янавын берәү дә алдан белми шул Үзәнлек буйлап барганда безгә о кинәт ут ачтылар Үзәнлекнең көнбагыш битендә ниндидер бер кечкенә = авыл күренә. Анда да гитлерчылар тревога күтәрделәр, тәртипсез атыш- u лар башланды Безне урап алдылар. Башка чара булмагач, түгәрәк оборона корып, без дә дошманга ут ачтык Мни көчләрнең тигез түгеллеген күрдем. Ләкин иртә белән безнең частьлар һөҗүмгә күчәргә тиеш. Берничә сәгать тора алсак, шул җитә
Ак кар өстендә гитлерчылар ап-ачык күренә Алар берничә йөз кеше, без уналты! Калтырап төштекме? Юк' Ярты сәгать эчендә егермс утыз дошманны кырып салдык. Ләкин гитлерчылар, үзләренен өстенлекләрен сизеп, безне тереләй алмакчылар бугай Юк. алмый торыгыз а-зс' Панкратов аларның шактый якынлашып килгән төркеменә гранаталар томыра башлады, мин автоматтан чүплим. Башка иптәшләр дә тик ятмыйлар.
Булмады, мине яраладылар. Актык минутта мин Панкратовның тезмә буенча команда бирүен ишеттем ул минем яраланганымны әйтте, булдыра алган яралыларга үзәнлек буенча түбән таба шуышырга кушты. Шуннан сон ни булганын, сугыш күпме дәвам иткәнен белмим
Аңыма килгәндә мин ниндидер авыл өендә идәндә ята идем Күрәсең, инде таң атып килә, тәрәзә пыялалары зәңгәрләнгән. Янымда — Панкратов Башта кем икәнен белмәдем, бары тнк соңыннан, тавышын ишеткәч кенә таныдым Өсгәлдә керосин лампасы Ләкин без үзебез кайда — анысын рәтләп төшенмим. Әле аңым ачыклана, әле тагын караңгы упкынга очып, онытылам
— Гут. гут.— диде немец офицеры, минем өегемә нелеп — Без сезнең нәрсә эшләп йөрүегезне беләбез.. Совет гаскәрләре кайчан һөҗүм итә башлый? Безнең алга тагын нинди частьлар килде?
Мнн дәшмәдем. Өстәлдә әллә нинди шешәләр тора. Күрәсең, мине аңга китерер өчен күп тырышканнар Панкратовны да бик куп газаплаган булсалар кирәк, ыңгырашуы авыр
— Иптәшегез барысын да сөйләде,—диде гитлерчы йомшак тавыш белән —Сез аның әйткәннәрен расларга телисезме? Уйлагыз, исән калырга теләсәгез, барысын да сөйләгез.
__ Без итебезне сатмыйбыз,—диде кинәт Панкратов
__ Нәрсә, нәрсә әйттегез?—гитлерчы идәндә яткан Панкратовка иелде.
Панкратов артык дәшмәде, ул тагын аңын югалткан иде бугай. Ләкин мин шул кадәресенә дә шатландым. Панкратов дошманга бер нәрсә дә әйтмәгән! Мин аңардан башканы көтмәгән дә идем.
— Без илебезгә турылыклы! — дидем мин дә.
Мин уйлыйм, Панкратов моны чиксез авыр хәлендә дә ишеткәндер, аңлагандыр дип. Ул кыймылдап куйгандай булды.
— Руслар кайчан һөжүм итә башлыйлар, сәгате? Я, тиз бул?
Гитлерчының бу соравын мин кайдандыр, кара томан эченнән генә ишеттем. Мин ана жавап бирмәдем. Мине кызган шомпол белән жәза- лый башладылар. Үзләре һаман җикеренәләр, кычкырыналар, сүгенәләр. Аңым жуяр минутта минем колагыма «Сагыну» моны ишетелде, к\з алдыма Мөслимә килеп басты. Анын йөзе хәсрәтле. Мин аны юатыр өчен нидер әйтә башлаган идем, күз алларым караңгыланып китте, тәнемне тагын кызган шомпол белән көйдереп алдылар.
Гитлерчы үзенең соравын кабатлады, алар ашыгалар иде булса кирәк, һаман-һаман сәгатьләренә карыйлар. Карагыз, кара, кабахәтләр, актык сәгатьләрегез житә.
Панкратов тәмам тынды.
— Әйтәсезме, юкмы? Югыйсә утка ташлыйбыз! — дип чыелдады фашист.
Җәзалап та. кыйнап та сөйләтә алмагач, безне тышка сөйрәп чыгардылар. Монда зур учак яна иде.
— Я, соңгы мәртәбә сорыйбыз.
Мин эндәшмәдем. Мин тагын Мөслимә белән идем. «Бәгырем Малик, мин сиңа ышанам»! диде ул. Әйе, әйе, ышан, Мөслимә! Мин алдамам, мин илемә турылыклы булып калырмын!
Мин шыпырт кына гитлерчыны дәшеп алдым.
— Миңа сөйләве авыр, иелә төшегез, әйтәм,— дидем.
Фашист тиз генә минем өстемә иелде. Мин аның кабахәт йөзенә лачт итеп төкердем дә:
— Эт! — дидем.
Гитлерчы ачуыннан шартларга житте. пистолетын суырып алды да миңа таба атып жибәрде. Ләкин мин һаман үлмәгән идем әле. Еракта безнең артиллерия үкерә башлавын ишеттем. Аның гөрелтесе тоташ бер тантанага әверелде. Гитлерчылар барысын да аңладылар булса кирәк, ашыгыч команда булды. Безне, ике совет кешесен, ялкыны күккә сикереп торган зур учакка ташладылар. .
Без инде Мәскәү янындагы тиңдәшсез һөжүмнен калган өлешен дә, миналанган жирләрдә гитлерчыларның солдатлары, танклары, автомашиналары шартлавын да, безнең бер яралы разведчикны күрше часть солдатлары очратуын да, без сугышкан жирдә дошманның иллеләп үле гәүдәсе ятып калуын да, безнең янган гәүдәләр янында комиссарның башын иеп басып торуын да, ниһаять, безнең батыр гаскәрләрнең фашизмның оясы Берлинны штурмлавын да күрмәдек. Без инде үлемсезлеккә атлаган идек.
Үтәр еллар, бик күп еллар үтәрләр, жирдә бөтен халыкларның тантанасы— коммунизм яшәр, ә без һаман унтугызда булырбыз Без азат халыкларның яңа яшьлеген, таганлыгын, дуслыгын котларбыз. Бик күп буыннар безнең мәңгелек һәйкәлләргә карап:
— Алар фашизмга каршы көрәштә гомерләрен кызганмаганнар, алар халыкларны коллыктан коткарганнар,—диярләр.
Безгә башка дан кирәкми.
1968 ел, июнь.