Логотип Казан Утлары
Драма

ЯШЬ ЙӨРӘКЛӘР


3 ПӘРДӘДӘ. 4 КҮРЕНЕШТӘ. ОПЕРА ЛИБРЕТТОДАН ӨЗЕК
Хәйри )
Сәйфулла > Авыл яшьләре
Г ы н л ь м е т д и и I С ә р б н 1 .
Мәфтуха) л,“л ““3-’3₽“ Маһирә — бикәч Галимҗан — бай улы Галим ә — Сәрбинен анасы Г ы й м а д и — Сәрбинен, агасы Сираҗи- Хәйринең агасы Сафа — Галимҗанның иярчене Староста Мулла
Картлар, яшьләр, кызлар һ. б.
I ПӘРДӘ
I КҮРЕНЕШ
Галимәнең ишек аллы. Ун кулда кыйшайган ике тәрәзәле өй. өй алды күренә. Артта читән, җил капка, Сулда тузган каралты, салам өеме. Арткы планда ямьшәйгән ярлы өйләр тезелеп китә. Еракта, мәчет тирәсендә, берничә яхшы йорт күренә. Кич. Тәрәзәдә ут. Пәрдә ачылганда өй эчендә салмак, моңсу кызлар хоры ишетелә.
Кызлар хоры: һаваларда йолдыз ничәдер, Пичә генә баксаң күчәдер. Бер карасаң йолдыз, бер уйласаң. Яшь гомеркәй шулай үтәдер. Алсуланып матур таң ата, Асыл кошлар сайрап уята, Газиз гомер зарыгып үтә ласа, Бәхетле кон безгә кем ача.
Моңаймагыз, бадиян чәчкән җиргә Очкай кошлар тавышын ишеткәч. Кайтыр алар безгә язлар җиткәч, Кайталмаслар кызлар бер киткәч.
Хәйри керә.
X ә й р и ж ы р ы: һавалардан очкан кошлар кебек, Ярсый-ярсый канат кагынып. Туган илгә кайттым мин талпынып, Күз нурларым, сезне сагынып.
Ай, сылу кызларым, Ишетегез сагыну җырларым.
Өермәдәй чиксез далаларда. Үрелдем мин ерак ягада, Алтын кырлар, матур кызларыбыз, Юксынмадым сезне капларда!!!
Ай, жәүһәр ташларым.
Сездән матурларын тапмадым.
Гулкынлардай ярсу диңгездә. Давылланды ярым, йөрәгем.
Сине сагынып кич тә, көндезен дә. Сызлады лай минем йөрәгем. Ай. Сәрбижамалым.
Кабул күрсә кайнар сәламем!
(Карана. Чатанга барып сөялә. Тәмәке төрә. Сызгыра Артта бер кара~ гай күренә. Кызлар хоры тонык ишетелә)
Кызлар хоры:
һаваларда йолдыз ничәдер. Ничә генә баксаң күчәдер. Бер карасаң йолдыз, бер уйласаң. Яшь гомеркәй шулай үтәдер.
Сәйфулла, әче сызгырып. Хәйринең артыннан килеп тота. Хәйри ярсынып кача Кәлә- пүше төшеп кала. Сәйфулла кәләпүшен кесәсенә сала. Карана.
Сәйфулла ж ы р ы:
Илнең шомырт күзләре.
Мысыр күгәрченнәре.
Сезнең өчен бу башым Ниләр генә күрмәде.
Ах. шаян кызлар сез— Вафасызлар сез!
Күпме сезне күзләдем — Дәрткә дәрман эзләдем, Эргәгездә күп төнләдем, Төн йокысы күрмәдем.
Ах. кызлар, кемләр сез. Хәйләкәрләр сез!
Күп уйнады сүзегез.
Гел елмайды күзегез.
Кочакка алып сөйдегез дә.
Жаным, бәгырем, дидегез. Иртән вәгъдә бирдегез дә. Кичен алдап көлдегез.
Ах. чая кызлар сез, Вафасызлар сез!
Гыймадн керә.
Г ы й м а д и. Кайчан бетәр бу Дөнья нужасы, Әле урасы, Әле жыясы... С ә й ф у л л а. Гыймадн килә. Тизрәк сызасы... (Салам апасына керә) Ишек алдый да Гыймад и. Иртәгә йортка Килен төшәсе. Бер хәзерлек юк, 1 In хәл итәсе! Яшьләр бу чакта Бик уңмаганнар, Жыялмаганнар. Тулганы чүп-чар. Салам көлтәсе. Бераз, булмаса. Рәткә кертәсе. Болан тормасын
(Сәнәк белән саламны җыя.)
Сәйф у л л а. Монда ник качтым...
Гыймад и. Салам тузмасын...
Сәйфулла. Хур иттең башым...
Г ы й м а д и. Кипсен, жил каксын...
Сәйфулла. Җеннәр сине алсын...
(Качып китә.)
Г ы й м а д и. Кем йөри монда?
Нинди бу качкын?
Башыңа житәр.
Алла сакласын!
Сәнәген күтәреп куып китә. Еракта егетләр җырлаган тавыш килә. Мәфтуха чыга. Карана... Бераздан икенче яктан әйләнеп Сәйфулла керә.
Мәфтуха. Көттем, жаным, үзеңне. Кул болгадым, күрдеңме. Сәйфулла! Мин сагынганны белдеңме. Үзен сагынып килдеңме?
(Күрешәләр.)
Сәйфулла. Бәгырем, кыйгач кашкаем.
Әйләндердең башкаем.
Мәфтуха!
Ахыры мине ташладың да Читкә карый башладың...
(Әйләнеп китә.)
Мәфтуха. Әрнетмәче күңелемне,
Җилләр алсын сүзеңне...
Сәйфулла!
Җанын сиңа фида иткән Шул Мәфтуха түгелме!
(Янына бара.)
Сәйфулла. Калсын, жаным. шул көйгә.
Җан ярылмасын икегә,
Мәфтуха!
Сүзем чыкмас һич кешегә Суырып үптер бер генә!
(Кочаклый.)
Дуэт.
Л1әфтуха Җырлар бетмәс бер көйләп, Сүзләр бетмәс бер сөйләп.
Сәйфулла!
Күрешербез сирәк-сирәк, Сабыр итәргә кирәк. Сәйфулла. Хәйләкәр бик кодача. Бер өметле сүз ача.
Мәфтуха!
Бер уйласаң ялындыра, Гел алдаша лабаса!
Читән буенда сөйләшәләр, егетләр җырлап киләләр.
Егетләр Кызарып кояш чыгадыр. Белмим кайда бата икән. Ак беләген ястык итеп Җаным кайда ята икән.
Ж ы р ы:
Безнең урам такыры.
Җиз казанның бакыры.
Шул урамда бер матур бар Алмын калмам ахыры.
Байның кызы бай кебек, Өйрәнмәгән тай кебек, Ярлы кызы, җан кисәгем, йомарлаган май кебек. Егетләр килеп җиткәндә, Мәфтуха керә. Сәйфулла китә һәм егетләр белән бергә әйлә
Тавышлар. Әйдәгез, бетерәбез,
Үзебезнең урамны гына бетерәбез. Кызларның йөрәкләренә тиябез.
X ә й р и. Әнә Сәйфулла язсын!
Сәйфулла. Әйдә булмаса. үзегезне шайтан алсын!
Жә, Хөсни кызы нәрсә?
(Гармун өстенә кәгазь куеп утыра)
Тавыш. Хөсни кызы —йөзек кашы.
С ә й ф у л л а. Ә Миңли кызы?
Тавыш. Миңли кызы — мунча ташы.
Ха-ха-ха!
Сәйфулла. Аннан — читекче кызы.
Тавыш. Читекче кызы — кура җиләге.
Кибетче кызы — апара чиләге...
Ха-ха-ха!
Сәйфулла. Ә мөгаллимә? Ана кушабызмы?
Тавы ш. Кушабыз Бездән сагынмалык булсын.
Сәйфулла Мөгаллимә нәрсә?
Т авыш. Мөгаллимә — тел бистәсе.
Нәкъ үзе... тә-тә-тә! Тә-тә-тә! Ха-ха-ха!
С ә й ф у л л а. Ә помошнигы?
Тавы ш. Ә помошнигы — карабодай көлтәсе.
Сәйфулла. Ә менә, менә . Мулла кызы нәрсә?
Сафа Мулла кызы — мәчет ае.
Хәйри. У. бик югары менде тагын. Менә нәрсә.
Мулла кызы — урам себеркесе.
Тавышлар. Ха-ха-ха!
Укы, Сәйфулла, укы!
Сәйфулла. Ярын. Бис.миллаһн дип әйтим.
Хәйри. Әгүзесен мин әйтим .
Сәйфулла. Әйтсәң, әйтерсең. Мин башлыйм.. (Укый)
Тарих мен дә тугыз йөз дә ундүртенче елында, җәй көнендә, бишенче июльдә, Сембер илендә, Бола буенда, картлар кунакта, яшьләр бурлакта, киленнәр чарлакта, кызлар аулакта чакта, бабайлар түр башында, әбиләр мич башында ятканда, абыстайлар киләп сапканда, агайлар трубка тартканда, малайлар чапканда, егегләр «капканда», Бикшик кызларына кушылган кушаматлар; Тавышлар. Шәп-шәп...
С ә й ф у л л а. Хөсни кызы — йөзек кашы,
Миңли кызы — мунча ташы. Читекче кызы — кура җиләге, Кибетче кызы — апара чиләге. Мөгаллимә — тел бистәсе, Помошнигы — карабодай көлтәсе, Зифа кызы — бәхет сөенчесе, Мулла кызы — урам себеркесе Гыйрфан кызы — китап киштәсе. Куштан кызы — керосин мичкәсе.
Урамыңны узаем. Яшел ефәк сузаем. Яшел ефәк җитмәс җиргә Бер җыр җырлап узаем
неп керә, Хәйрине үчекли, бераздан кәләпүшен бирә Егегләрнен бер төрпече көлешә- көлешә киләләр.
Сәлим кызы — бодай ярмасы. Мәзин кызы — шайтан арбасы...
Тавышлар. Ха-ха-ха!
Менә кызларны кыздырабыз,
Арчи кызлары алдында биетәбез...
Көертәбез...
Хәйри. Үзләре дә буш куймаслар, аны карагыз.. Тукта, тссс... Тәрәзә чиртәләр...
Сәйфулла. Китсәнә!
(Тәрәзәгә бара.)
Кызлар, кызлар!
Ачыгыз әле пәрдәгезне! Үлчим әле гәүдәгезне.
Кыз. Әллә кеше бар. шуның төсе бар?!
Сәйфулла. Алла ярдәм бирсен
Кыз. Синең кебек матурларны монда бирсен!
Сәйфулла. Синең кебекләрне сөрсен, башкаларны бирсен, дисең булыр.
К ы з Башкалар кибәк, синең кебек асыллар сирәк.
Сәйфулла. Син инде бигрәк... Пәрдәңне сирә төш, Мондарак килә төш.
Кыз. Җибәрермен ачып, китәрсең качып...
(Ача. Сәйфулла бәрелә.)
Тавышлар Ха-ха-ха!
Сәйфулла. Әй билләһи үзегез, йөрәкне өзә сүзегез.
Карар идем, күрмим йөзегез, нәрсә дидегез?
Кыз. Ишетелми сүзегез, якынрак килегез.
Сәйфулла. Ишетсәң, ишетмәгәнгә салынасың...
Кыз. Ишетсәм йөрәгемә саламын да, ишетмәгәнгә аптырап каламын
С ә й ф у л л а. Ялганлыйсың лабаса!
Кыз. Әгәр булса сүзем хата!
Сәйфулла. Сүзләрең йөрәгемә ята да. ишетеп бетерә алмыйм пәрдә аша. (Пауза.) Мәфтуха, Сәрби Хәсби. Камилә, Гадилә, торасыз агач кебек катып, тәкәббер бакчасына батып, нигә йөрим кызлар исемен сатып, ичмасам йокларга иде ятып Кем йөри шунда идән пычратып?
К ы з. Кем кирәк?
Сәйфулла. Синең кебек асыл кош кирәк.
К ы з. Канатым юк шул очарга!
Сәйфулла. Кирәкми очарга, үзен кирәк кочарга!
Кыз. Аллам сакласын. Мин табармын башкасын...
Сәйфулла. Әй көзге бәрән, сиңа сүзем әрәм!
Кызлар, кызлар! (Пауза.) Хәдичә, Сәрби, Камилә, Гадилә, кара әле дим күземә, булмассыңмы үземә...
Кыз. Үзенә буласы иде. Куеныңа туласы иде...
Сәйфулла. Качма әле, монда карасана.
К ы з. Тәрәзәбез пыяла, карасам йөзем ояла.
Сәйфулла. Курыкмагыз, тимәс күзебез, тисә күзебез, Исме Әгъзәм укып өшкерербез үзебез.
К ы з. Сөйләсәнә гадәтчә, без белмибез гарәпчә, Әйтерсеңлә, байбәтчә...
Сәйфулла. Ай кабарган күркә. Адәм качар синнән бер күрсә... Кара әле, кодача, кодача!
Кыз Китегез булмаса, әнә хәзер ай калка... йөрисез төнката Аякларыгызда чабата, кайсыгызда киез ката, кайтыгыз, ичмаса... Кызлар ялгыз да ята...
Сәйфулла. Әй кйрыкмыш тай . Бирсен ходай...
Сөйләшә, тәрәзәдән керә.
Егетләр. Әй, кертәләр, кертәләр!
Барысы да керәләр. Хәйри ялгыз кала, Сәрби чыга.
Хәйри. Сине күреп ничек. Сәрбикәем, шатлык белән тулды йөрәгем. Ал, канатым минем, ал, санатым, сагынычлы шушы бүләгем.
(Төргәк чыгара )
Сәрби (карап).
Ничек кенә рәхмәт әйтим инде, бүләкләрең кызлар күрерләр, һич беркемне түгел, бары сине Хәйри егет сөя диярләр. .
(Бүләкләрне актаралар.)
Хәйри. Сине генә, Сәрби, сине генә, сине генә сөям, чибәрем... Тик син генә, иркәм, күрәләсең йөрәгемнән сызган эзләрен. Мин йөргәндә ерак Алтайларда. Алтыи-көмеш чыккан зур тауларда... Тыныч сәгать жанга тапмадым Тик бер генә теләк мин ятладым — Күз алдымда сине сакладым.
Эчтә акрын жыр ишетелә. Башта акрын, моңсу, аннан качая, жанлана бара.
Сәрби. Сине сагынып үтте кыш айларым, Буй-буй киндерләрне мин чиктем. Озын юллар чигеп һаман көттем. Бер чиктем дә, бәгырем, бер сүттем. Сүтелмәсләр инде чигешләрем. Морадыма хәзер ирештем Синең белән тагын мин күрештем. Алтын сүзләреңне ишеттем
Музыка бию көенә күчә. Хәйри Сорбине кочаклап иркәли.
Дуэт.
Аерылмабыз пиле, Сәрбикәем (Хәйрикәем). Туй итәрбез көзләр җиткәндә Ничек рәхәт булыр, җан дускаем. Гөрелдәшеп гомер итәргә..
Кышын тагын эшкә мин китәрмен (син китәрсең), Алтын тауның серен ачармын (ачарсың) Алсу кырлар жәен бөдрәләнгәч, Туган илгә тагын кайтырмын (кайтырсың).
Тормыш кырын бергә гизәрбез, Өмет юлын бергә чигәрбез .
Фәтхи дускай!
Синен кечкенә генә хатынны күптән алган булсам да. жавап яза алмадым. Чөнки нәкъ шул араларда Арканов үзе Казанга барды һәм ул анда сине күреп озаклап сөйләшергә, либретто белән танышырга һәм аны эшкә кертү юлларын конкрет киңәшергә булган иде. Ләкин ул сине ничектер күрми кайткан. Ә аннан соң Мансур һәм Ж. Фәйзи сине «шушы көннәрдә Мәскәугә килә* дип әйттеләр. Менә шулай итеп сиңа жавап язылмады.
Хәзер эшләр болан тора: (...) !/Х1!-дән студия үзенең эшен төгәлли. 5/XII белән 20/XII арасында студиянең бөтен төп көчләре Казанга кайтып бетә. Шулай итеп хәзер безнең нәкъ күчүгә бәйләнгән оештыру эшләре (...) Шунлыктан синең хәзер Мәскәугә килеп, либреттоны тикшерергә куюын урынлы булып бетмәс, студия җитәкчелеге ана вакыт таба алмас. Шуның белән бергә житәкчеләребез l/XII-дә үк Казанга китәләр.
Шул яктан килгәндә, синең либреттоны Казанга баргач уку — иң дөрес юл булыр. Управлениедә укылган һәм ижабн кабул чыгарылган икән, анысы бик яхшы. Казанга баргач та (15/XII ләрдә) үзебезнең художество җитәкчеләре һәм композиторлар белән бергә җыйналып укырбыз да. алда эшләү юлларын конкретлаштырырбыз.
Казанга баргач, яна план һәм яна масштабта эшли башлаячакбыз инде. Анда якынаербыз. Хәзер киңәеп эшләргә мөмкин булыр. Мин тематик план төзеп ятам. Баргач, аны бергәләп тикшерербез, тутырырбыз. Мин тематик планга синен «Яшь йөрәкләр*не керттем. Тагын нинди тема һәм сюжетларың бар? Уйлый тор. Хат яз.
25/XI—1938. Сәлам белән: Муса Жәлнд.
Муса!
Әминә ханымга һәм кечкенәгә күп сәлам! Сонлап булса да дөньядалыгыңны белдергән өчен, әлбәттә — үзенә дә!
Мин кичә тагын маләри белән егылдым. Гомумән бу 1938 ел җәйдән бирле 3 ай авырдым, бусы 4 иче кат китте. Һич авырмый идем болай, шайтан белсен, нәрсә булды — һавалар шулай булды, ахры, бу ел.
Һәр хәлдә, авырудан бик эч пошып, нервланып ятканда синен хатынны алу миңа бнк күңелле булды. (° 39° белән үк жавап язарга таяндым.
Кайтуыгызны белеп, синен кайтуына бик шатландым. Бөтенләй кайтырга иде сиңа. Мин сина алмашка бер квартира да уйлап куйган идем инде, һәр хәлдә, кайтуын бик, бик һәйбәт. Синен белән сөйләшәсе сүзләр бнк күп — операдан башкалар.
Ә бу мәсьәләдә шулай:
Авыру сәбәпле, үзем дә һаман келәнеп кенә барырга жыена идем, ә соңгы тапкыр Ж. Фәйзи белән сөйләшкәч, сезне монда көтәргә карар биргән идем инде.
«Таһир-3өһрә»не бик тырышып, озак һәм күп эшләремә, авыру-саулыгыма зарар итеп булса да, бирелеп эшләдем, укыган кешеләр бик яраттылар. Үзем бик тыныч — чөнки, беләсең, анын кирәклеге, вакытлылыгы һаман да. һәр вакыт, бертигез — анын белән теләсәң кайчан шөгыльләнергә мөмкин. Ярый, кайткач укырбыз, киңәшербез.
«Яшь йөрәкләр» турында да сөйләшербез.
Аннан: мин шнгырь белән 4 пәрдәлек балалар пьесасы яздым. Управление алды, басарга алдылар, Ж- Фәйзи һәйбәт музыка язган. Мнн һәм Жәүдәт, бу эшне тнз дәвам иттереп, опера театры өчен аны балалар операсы итәргә кирәк, диеп уйлыйбыз Бик кызыксындыра ropiaH эш, дөрес бит?
Планда моны күздә тоту безнен өчен дә. сезнең өчен дә. яна эш буларак җәмгыять өчен дә. күңелле бер эш булыр иде. Жәүдәт аның белән тулы таныш — сөйләшерсең.
«Аталар һәм балалар»ның яңадан тәрҗемәсен бетердем.
5—10X11 ларда «Онегин»ны рсдакиияләштерергә керешәбез. Редакторлары — Подьячев һәм Әхмәт Исхак. Апрель башына бетермәкчебез.
1 нче майга бөтенләй бушап, бөтен җәйне сезнен эшкә багышларга уйлап торам.
Менә шул.
Тагын сәлам, тагын рәхмәт белән — Ф. Бурнаш 28/XI —38.
Р. S. Хатыңа кадәр үзегез кайтып җитегез. Ф.