Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Үлем аша үлемсезлеккә
1936 елның 19 августына каршы тендә Франко палачлары Испаниянең мәшһүр шагыйре Федерико Гарсиа Лорканы Гранада (шагыйрьнең туган каласы) тәрмәсен- нән алып чыгып китәләр һәм таң алдында, шәһәр читендә аталар.
1
Гранада. Гранада.
Күрәсеңме син? —
Төрмә ишеге ачылды...
Беләсеңме син:
Кемнәрне алып чыктылар
Төрткәләп, тукмап?
Берсе яшь ир. икенчесе
Җитен чәчле карт.
Гранада. Гранада.
Яшьрәк дигаме
Таныш түгелме соң сиңа?
Бар бит күргәнең?
Аның җырын урамнарың
Азмы тыңлады?
Белмисеңме, ник богаулы Шагыйрь куллары.
Гранада. Гранада.
Шикләнмисеңме?
Август төне дом караңгы,
Күрмәс, дисеңме.
Гранада. Гранада,
Кара син. кара:
Тоткын шагыйрь күзләрендә
Ялкыннар яна.
Туймастай карый ул нүкне, —
Сагынгандыр шул:
Саф һавасыз баздай төрмә Талдыргандыр шул.
Гранада, күрәсеңме? — Шагыйрь елмая.
Таң җилләре ирек вәгъдә
Итәме аңа?
Коча шагыйрь күңеле белән
Испан җирләрен.
Чәчләрен туздырып исә Август җилләре.
2
Далада туктый машина. Шагыйрь шикләнми.
«Август таңы ал комачтай Алсу икән»,— ди...
Нигә фашист алып китә Нартны бер читкә? — Ал таңны еркетеп. шартлау Яңгырап китә.
Сискәнә шагыйрь... һәм аңлый Нәрсә көткәнен:
Фашистларның нигә таңда Алып киткәнен.
Унтугызы... Шулай ун бу Соңгы таңыммы?
Агызырмы франкистлар Хәзер канымны?
Август таңы, җырларымны Отып кал да син, Тарат илгә. Алар җирдә Ирек дауласын.
3
Офык — алсу, күк — зәп-зәңгәр, Соклан да соклан...
Шагыйрь чалкан ята җирдә, Күкрәгендә кан.
Карый... карый зәңгәр күккә, Алсу офыкка...
Бирешмә... тор, Федерико Гарсиа Лорка.
Елмай, елмай... дошманнарың Дер калтырансын.
Юн. үлмәссең... шагыйрьне кем Үтерә алсын!
4
Курыктылар, җырларыңа Богау салырга
Телааеләр... Ерткычлыкка Шаһит таң гына.
Тик сүндерә алмадылар, Балкыдың гына.
Сөрем таралды да, калды Ялкының гына.
Юк, үлмәдең... Лорка, сине Мәңгелек көтә:
Үлем аша атладың сик Үлемсезлеккә!