Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Эмблема

мблема... Эмблема... Беркеткәнме — беркеткән. Куна кайчак күкрәгенә Әтәчләр һәм бөркетләр. Илләр, шәһәрләр... Аларның Белдем илле йоласын... Берлинда тактылар миңа Берлин эмблемасын. Аңлата: Берлин — аю, ди. Шунда миңа бер немец. Аю, ди.. Аю түгелен, Әйтерсең, без белмибез. Кешегә тими янәсе, Әйбәт, тыныч холыклы... Ышандырмакчы... Әйтерсең, Без узмаган фронтны. Аю гөнаһсыз, тост тотам Аю исәнлегенә.
Берлинның ләкин ышанмыйм Аю икәнлегенә, Аю, ди... юри ул немец Үзен мескен итә күк. Тарих та кайчак шаярта, Үрти, мыскыл итә күк. Белгәннәр тик тора
г
*-*слгәннәр тик тора, белмәгәннәр Сөйли күбрәк: Муса баһадир, Ул Геркулес... Сөйләсеннәр әйдә, Син үзеңчә җырла, бәһа бир. Көн үтсенгә язган җырлар белән Шаккатырып булмый бу илне- Буе аның Пушкин, Лермонтовлар, Тукайлардан килгән буй инде. Йөрәге дә шуларныкы кебек, Шагыйрьләрнең юлын кан кискән, Эше беткәч, алып пистолетын Безнең чорга чөйгән Дантеслар. Тоткан фашист җиргә төшкәнче үк, Ташламаган аны ул читкә, Испаниянең йөрәгенә аткан, Лоркаларга аткан, Фучикка.
Тормаган ул сөртеп, чистартып та, Азатлыкка аны төбәгән. Яңа буын шагыйрьләрен көтә Җәлилләрдән бушап, төрмәләр.
* • •
1967