Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

ЛЭНГСТОН ХЬЮЗ
Негр шагыйре. AKLU
Ленин турында баллада
/Иинем рус иптәшем, Ленин Син бит мәрмәр кабердә. Дәвам ит зур көрәшеңне, Табутың миңа бир дә.
Мин — Иван, иген игәмен, Итекләрем балчыкта.
Өйрәт яңа көрәшләргә, Уянып торып чык та.
Минем рус иптәшем, Ленин, Син исән, син йөрәктә. Табутыңа мин ятыйм да Яңадан чык көрәшкә.
Мин — Чако, Африка улы, Шикәр камышы кисәм.
Син нур сиптең безнең җиргә, Син безнең белән, исән!
Минем рус иптәшем, Ленин, Эшең өчен җан атам.
Син уян да көрәшкә дәш, Ә кабереңә мин ятам.
Мин —Хуан, Куба эшчесе, Көрәштә арып калмам. Революция эшө өчен Җанымны да кызганмам.
Рус иптәшем, Ленин, сүзең Яңгырый һәр якларда: «Эшчеләр белән мин мәңге Яшим алгы сафларда».
Петрос Антеос
Грек шагыйре
Канәфер чәчәкләре
Л*ичке шәфәкъ яна. Әйдә, янсын, УЛ хаклы гел шулай янарга.
Ә кешеләр мавзолейга төшә Тормыш язы тамырын табарга.
Алар белән бергә мин дә төшеп Карыйм синең тыныч йөзеңә.
Әнә яшь кыз каушап, оялып кына Кызыл чәчәк куя үзеңә.
Ә мин сиңа нәрсә калдырыйм соң?
Бакчам көеп беткән бүгенгә.
Җырлар туды — яшь балалар каны Канәфердәй шытты күңелдә.
Борынгыдан бирле гел яшь халкым
Сине җырлый, сиңа очына:
Сагыш белән тулы йөрәк җырын Ул канәфер чәчәкләре итеп Суза синең аяк очыңа.
Кабул ит син, Ильич...
Уилтон Джон Браун
Австралия шагыйре
Ленинча көрәшергә
р - *
* оссиядә шундый урыннар оар. Исең китеп кенә карарлык, Безнең изге җирләребез, диеп, Атап йөри халык аларны.
«Бу урында Ленин басып торган...'»
«Бусы Ленин туган калабыз...»
«Бу — көрәштә утлар кичкән байрак. Аның белән алга барабыз...»
Ленинградта большевиклар туган.
Ә Смольный — Ленин штабы.
Броневикка басып күргән Ленин Көчле ракеталар очканын.
Россиянең башкаласы — Мәскәү, Ә Мәскәүдә, Кремль янында, Ленин йөргән чыршы арасында Кешелекнең яңа таңында.
Россиядә шундый урыннар бар....
Чит-ят җирдән шулар янына Иксез-чиксез тын бер ташкын булып Хөрмәт белән халык агыла.
Беек Ленин турында
Ленин баскан җиргә бас та, туган, Турист булып түгел, бүгеннән Трибунамы, залмы, һәрбер җирне Исеңдә тот бөтен күңелдән.
Ленин баскан изге җиргә басу — Антың булып йөрсен йөрәктә! Син Ленинча яшә, Син Ленинча
Җиңүче бул бөек көрәштә!
Ясумаса Кисида
Япон шагыйре
Асиин китаплары
i-U әһәрләрдә, авыл җирләрендә.
Япониянең бистәләрендә
Ленин иҗат иткән бөек эшләр Балкый китап киштәләрендә. Кара урман, караңгы төн аша Якты таңга юллар салганда Китапларын аның ала халык, Бәла-казалардан арыганда. Гади японнарга зур дөньяны Китаплары ача Ленинның;
Шомлы төннәр аша уттай янып Хәбәр итә таңын илемнең.
Ышанабыз, һаман янып, балкып Торган кояш безгә киләчәк, Аның уты көмеш елга кебек Яшәү көче, дәрте бирәчәк.
Шатлык тавышы,
Җанлы булып гөрләп
Ишетелә ирек җырында.
Кадерлебез Ленин!
Әйтче, бүген
Язасың син ниләр турында?
Әйе, Ильич, синең һәрбер сүзең Җиңелмәс көч безнең көрәштә, Мәңгелек ут кебек алга өндәп, Янып балкый алар йөрәктә.
Туры юлга чыккан яшь көчләргә
Дәрт бирәләр кыю атларга, Алар өмет, тормыш тамчылары Өметләрен җуйган картларга.
Яхшы беләм: хак, ялкынлы сүзләр Язасың син, Ильич, бүген дә.
Дошманнарның җанын тетрәтәсең, Дәрт уятып безнең күңелдә.
Син тынычлык, бәхет, ирек өчен Яндың, Ленин, көчле ялкында. Йөрәкләрдә мәңге яшәрсең син, Яшәрсең син япон халкында!
МӨХӘММӘТ САДРИ т*р>камвлвр«.