Логотип Казан Утлары
Публицистика

Политрук Нияз Әбдрәшитов

Ә. Хәмидуллаң,
В. Скоробогатов

1941 елнын ахырлары.
ырык беренче елнын 22 июнь иртәсен Нияз типографиядә каршы алды. Газета бик соң басыла башлады, сәгать бишләрдән соң гына. «Ленинское знамя» исемле елкә газетасының партия тормышы бүлеге мөдире Нияз Әбдрәшитов ул көнне «саф баш» иде.
Газетаның бу саны бер яктан аңа ошады, икенче яктан ошап та бетмәде: якшәмбе көн өчен аны күңеллерәк тә итәргә мөмкин иде... Беренче биттән И. В. Сталинның ярым профиль рәвешендә төшкән зур рәсеме карап тора. Астарак баш мәкалә — «Промышленностьның яңа уңышлары өчен». Ә уңда дүрт баганага партия елкә комитетының язгы чәчү йомгаклары һәм урып-җыюга әзерлек бурычлары турында Карары урнаштырылган. Икенче, өченче битләр дә хуҗалык мәсьәләләренә багышланган. Нияз газетаны бик җентекләп укып чыкты, белдерүләрне дә игътибарсыз калдырмады: кинотеатрларда «Фронтташ дус кызлар» һәм «Маннергейм линиясе» фильмнары бара.
— Кичен «Линиялне карап кайтырга кирәк булыр, — дип уйлады Нияз, урамга чыккач. Типографиянең кургаш тузаннары катыш бәркү һавасыннан соң, акация чәчәкләренең саф сулышы Ниязның күкрәген киңәйтел җибәрде. Иртәнге сафлыкка сокланып, ул типография капкасы төбендә озак басып торды. Аның яныннан шау-rep килеп кичәге укучылар узып китте: мөгаен, чыгарылыш кичәсе ир-әчгә кадәр дәвам иткәндер. Нияз акрынлап кына атлап өенә юнәлде. Үз урамнарына борылгач, борынгы су башнясы янында тукталып торды. Аның кирпечләре әлегә кадәр гражданнар сугышы эзләрен саклый: икенче катындагы стенаны снарядлар шартлап умырган. Колчак бандалары, мөгаен, туплардан атып, Петропавел шәһәрен сусыз калдырырга уйлаганнардыр. Әйе, биредә сугышлар каты булган, аны хәтерләүче кешеләр хәзер дә исән әле...
Әбдрәшитов, журналист һәм коммунист буларак, тагын да көчлерәк, тагын да күбрәк кан койгыч сугышның әле алда булачагын күңеле белән тоя иде, ләкин ул көнне
К
КОММУНА
УЛЫ
бу турыдагы хәбәрне бүген үк ишетәсем башыма да китермәде. Өенә кайтты да йок- гарга ятты. Исәбе: яп итеп алырга да балалар белән Ишим елгасында коенып кайтырга. Ә дүшәмбе көн — районнарга китәргә...
— Нияз, тор! Тор, Нияз, сугыш..
Аны хатыны уятты, күзләре стенадагы репродукторга текәлгән иде ..
Редакциядә уп иң элек редактор урынбасары Андрей Петровичны очратты. Күптәнге дуслар бер-берсен ярты сүздән үк аңлыйлар иде. Андрей Петрович Киянмца комсомол газетасы редакторы булып эшләгәндә. Нияз ВЛКСМ өлкә комитетында бүлек модире иде. Менә инде бишенче ел алар өлкә партия газетасында бергә эшлиләр. Хасан күле вакыйгалары вакытында бергәләп. Ерак Көнчыгышка җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка бардылар. «'Хәзергә анда кирәкмисез әле», — дип борып кайтардылар аларны.
Андрей Ниязга соргылт-зәңгәр күзләрен тутырып карады. Әбдрәшитов бу карашны аңлады.
— Әйе, Андрей, безгә нәрсәдер уйларга кирәк — диде Нияз.
— Безнең куллорда хәзергә пулемет та, винтовка да түгел, каләм генә, — диде Кияиица. —- Шуның белән эш итәргә кирәк. Әлбәттә, хәрби комиссариат ишеген дә шакырбыз. Ләкин бит синең арка сөяге._
— Әй, мин ул турыда күптән оныттым инде, — дип кул селтәде Нияз.
Чынлыкта ,исә бу авыру Ниязны күптәннән борчый иде. Бала чагында Имән-Тау станицасында, иптәшләренә егетлеген күрсәтергә теләп, ул биек амбар түбәсеннән кар естенә сикерде. Барлык уеннарда башлап йөрүче, шук Нияз бу «очыш»ны элок тә берничә тапкыр ясаганы бар иде. Ләкин бу юлы уңайсыз төшеп арка сөяген имгәтте һәм озак вакыт больницада ятып чыкты. Кырымнан да дәваланып кайтты. -Саклан- масаң, умыртка сөяге туберкулезына әйләнер», — дип кисәттеләр врачлар. Шуңа күрә Ниязны Кызыл Армиягә действительный хезмәткә дә алмадылар...
— Күптән таза инде мин, — дип кабатлады Нияз.—Син беләсең бит инде, беркайчан да, бернидән дә зарланганым юк. Командировкаларда кайда туры килсә, шунда ятып йоклыйм, берничә тәүлек йокламаган чаклар да була, пычагым да юк. Хәрби хезмәттән дә бөтенләй үк азат түгел. Димәк, мин сафта!
Нияз хаклы иде: чыннан да ул редакция кабинетында утырырга яратмый. Районнардан рухланып, дулкынланып кайта. Материалларын секретариатка тапшыра да тагын берничә көнгә чыгып китә. Яңа тормыш өчен көрәш белән бәйле, иң мөһим мәсьәләләрне яктырткан материалларны гына алып кайта ул газетага. Аның язганнары кыскалыклары белән, дәртле омтылыш, тормышны, хезмәт ияләренең уйларын, хисләрен тулы яктыртуы белән аерылып тора..
Нияз хәзер дә хәтерли: ул бала гына иде әле Мәскәүдә чыга торган газеталарның берсендә Имән-Тау коммунасы турында мәкалә басылып чыкты. Бу мәкаләне аның әтисе Усман ага язган иде. Газетада әтисенең естенә кожан киеп төшкән рәсемен до басып чыгарганнар. Коммуна турындагы мәкалә газетаның бетен битен алып тора. Бу мәкалә чыкканнан соң, авылдашлары — комсомолец Сергей Щелкунов станицага беренче -Фордзон» тракторы алып кайтты.
Шуннан соң Ниязда матбугатка карата мәхәббәт уянды, ул үзе дә газета редакцияләренә кечкенә хәбәрләр җибәрә башлады. Ә Идрис Зәетов — аның туганнан туган абыйсы—хәтта шигырьләр дә ята иде. Бер шигыре Мәскәүдә — редакторы Муса Җәлил булган -Кечкенә иптәшләр- журналында да басылып чыкты
Редакциядән килгән җавап хатларын түземсезлек белән көтеп ала торган идо Нияз. Дәрес, аларда уңай җавап булмый, кимчелекләрне күрсәтеп яза торганнар идо. Шулай дә Нияз бу хатларга бик соенә. үзен гаять җитди эш белән шөгыльләнүче кеше итеп сизә иде. һәм ул авыл кешеләренең тормышы, коммуна хәлләре хәбәрләрен бер-бер артлы газетага җибәрә торды.
Ә коммуна тормышы җанлы, кызыклы иде. Ул 1921 елда оешты, аңа «Прогрессе дип исем куштылар.
Ниязның әтисе — беренче рус революциясенә һәм гражданнар сугышына катнашкан. 1920 елдан партия члены Усман Әбдрәшитов—гомеренең соңгы көннәренә кадәр Төньяк Каэагыстандә оешкан бу беренче коммунаның документларын үзендә саклады Бу документлардан күренгәнчә, башта коммунада еч ат, ун үгез, унбиш са
вым сыер, ике дуңгыз, ике төрәнле ике сабан, бер төрәнле өч сабан, бер чәчкеч, җиде көрәк, җиде балта, дүрт сәнәк булган.
Имән-Tay станицасы ярлыларының байлыгы зур булмаган ул вакытта, әмма аларда Ленин идеяләренә какшамас ышаныч һәм яңа тормышка дәртле омтылыш булгач. Бергәләп җир сөргәннәр, бергәләп уңышны җыеп алганнар. Коммунистлар — коммунада алар алты кеше булган — мәктәп ачуны кайгыртканнар. Тиздән Усман абзыйның сеңелесе укытучы Зөһрә Әбдрәшитова инициативасы белән коммунистик балалар оешмасы барлыкка килгән. Анда член булып торган балаларга укучыларның үзләре тарафыннан әзерләнгән таныклыклар бирелгән.
Соңрак кулактан тартып алынган зур кибет бинасын клубка әверелдергәннәр. Революцион бәйрәмнәр вакытында яшьләр анда спектакльләр куйганнар, концертлар күрсәткәннәр. Укырга омтылган сәләтле яшьләрне коммуна, юлларына акча юнәтеп, ашарларына биреп Күкчәтауга, Петропавелга, хәтта Казанга һәм Мәскәүгә җибәргән. Имән-Tay кешеләре үзләренең авылдашлары: техника фәннәре докторы Галим Әбдрәшитов, Совет Армиясе полковнигы Җамали Гобәйдуллин, Казан унивео- ситетының кафедра мөдире, күренекле юрист Рахман Яхин, партия хезмәткәре Идрис Зәетов белән хәзер дә горурланалар.
Гади һәм гадәттән тыш шаян Нияз Әбдрәшитовның да укып кеше булуына алар бик сөенделәр...
Нияз, Петропавелда совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, комсомол ячейкасы секретаре булып туган станицасына кайтты. Бер елдан аны комсомолның Арык-Балык район комитетына секретарь итеп сайладылар.
Авыр чор. Коллективлашу заманы. Ул елларда колхоз тезелешендә һәм кулакларның Совет властена каршы оештырган планнарын фаш итүдә комсомолның роле гаять зур булды. Район бик зур иде, шулай да Нияз һәр авылда, һәр станицада булырга тырышты. Аның өлгерлегенә, оештыру сәләтенә якын дуслары да гаҗәпләнәләр иде.
1931 ел — Нияз тормышында зур борылыш елы булды: аны коммунистлар партиясе члены итеп кабул иттеләр һәм ВЛКСМның IX съездына делегат итеп сайладылар.
* * «
«. .Безнең кулларда калем генә». Нидән эшне башларга соң? Гитлерчылар белән сугыш күп булса бер елга сузылыр, — ул вакытта Нияз шулай уйлады, — Ватанга, халыкка мондый көннәрдә мөмкин кадер файдалырак булырга кирәк...
Киңәшмәгә җыелып, өлкә газетасы журналистлары Хасан күле, Халхин-Гол һәм фин сугышы геройларын киң итеп сурәтләү карарына килделәр. Әбдрәшитов орден һәм медальләр белән бүләкләнгән командирларны, кызылармеецларны эзләп тапты. 24 июньдә инде алар газета битләреннән укучыларны немец басып алучыларына каршы көрәшкә бөтен көчне бирергә чакыралар иде.
Фронттан алынган хәбәрләр күңелле түгел Безнең гаскәрләр шәһәр артыннан шәһәр калдырып чигенәләр. Газета һәр көнне халыкка дөресен әйтергә, хезмәт ияләрен оешканлыкка, түземлелеккә, батырлыкка чакырырга тиеш. Фронт хәбәрләре белән рәттән газета битләрендә фабрика һәм заводлардан, колхоз һәм совхоз кы|> ларыннан да мәкаләләр чыга тора, сабанны, станокны винтовкага алыштырып, дошманга каршы сугышка киткәннәрнең дә, алар урынына баскан һәм ике, өч кеше өчен эшләгән хатын-кыз, яшүсмерләрнең дә омтылышлары, фикерләре анда чагылыш таба.
Соңгы биш көн эчендә Нияз өлкә үзәгеннән йөз чакрымнар ераклыктагы Ильин- ское авылында да, партиянең өлкә комитеты заданиесе буенча МТСларда да булырга өлгерде. Авыллардан колхозчыларның урып-җыюны елдагыга караганда иртәрәк бетерергә вәгъдә бирүләре, Кызыл Армиягә күбрәк икмәк, ит, май һәм башка продукция тапшырачаклары турында материаллар туплап алып кайтты...
Кайтып озак та тормады, көннәрнең берендә ул редакциядән хатынына шалтыратты:
— Иртән армиягә китәм, — диде ул. — Барлык кирәк-яракларны әзерләп куй. Үзем соңарып кайтам, язып бетерәсе әйберем бар...
Хатыны шаярта дип уйлады: иренең тавышы тыныч, гадәти иде—әйтерсең, ул командировкага гына китәргә җыена. Әмма бу чын булып чыкты;
— Повестка кесәдә инде, — дип естеп куйды Нияз
Җыену озакка сузылмады, балалардан аерылу кыен булды. Алар өчәү иде: олысына, Розага, биш яшь, Вивага — өч, а улына, Вилгә, ике яшь тэ тулмаган иде әле.
22 июльдә эшелон Ерак Көнчыгыш ягына таба кузгалып китте. «Үзем теләгәндә җибәрмәделәр, — дигән иде Нияз, юлдан язган хатларының берсендә. — Ә хәзер менә фронтка китәсе урынга шунда җибәрделәр. Хәер, анда да фронт булуы мөмкин: юкка гына җибәрмәсләр иде. Һәр нәрсәгә әзер булып тору кирәк...»
Әбдрәшитов әллә кайчан юлда, ә ул язган материаллар Н. Имәнтевский псевдонимы белән газетада һәр көн чыга торды. Редакциядә буш урыннар күбәйде. Александр Доброзраков, Михаил Костырез, Федор Богатырев, Борис Монастырский, Федор Супрунюк, Иван Горбуновлар да фронтта инде. Көзгә таба Ниязның дусты Андрей Петрович Кияницаны да батальон комиссары итеп җибәрделәр.
Армиядә хезмәт итүнең беренче айлары киеренке хәрби күнегү белән узды. Куе куак белән капланган солкаларны «штурмлаганнан» соң, рядовой кызылармеец Ниязның авыру биле түзеп булмаслык рәвештә сызлый, аяклары кургаштай ааырая иде. Ләкин шулай булса да ул ротаның стена газетасын чыгарырга дә. Ерак Көнчыгыш фронты газетасы «Тревога»га материаллар язып җибәрергә дә вакыт таба иде.
Әбдрәшитов хезмәт иткән часть японнарның миллионлы Квантуй армиясе бәреп керсә, отпор бирергә әзер тора иде. Шулай да Нияз үзен тыл кешесе итеп тойды: татынына җибәргән хатларында ул фашист башкисәрләре Мәскәү янына килеп җиткән вакытта ерак тылда булуына уңайсызлануын белдерә иде.
1941 елның ахырында Ниязга политрук званиесе бирелде. Шулай Ерак Көнчыгышта бер ел узып та китте. Ниһаягь, 1942 елның июлендә Ниязлар төялгән эшелон Көнбатышка таба юл алды. Юлда хатлар язарга да. телеграмма сугарга да рөхсәт ителмәде. Нияз туган шәһәре аша узды, әмма семьясын да, дусларын да күрә алмады, тик таныш тимер юлчы аша хатынына бер кечкенә хат кисәге җибәрергә генә елгерде: «Сине һәм балаларны күрергә бик теләгән идем, Сталинградны сакларга барабыз. Борчылма фашистларны җиңәрбез дә әйләнеп кайтырмын. Балаларны сакла. Нияз».
Фронттан да хатлар сирәк килде, «һәр урам, һәр йорт ечеи генә түгел, хәтта һәр баскыч өчен сугышабыз, — дип язды Нияз. Бөлсәң иде, безнең сугышчыларның нинди батырлыклар күрсәткәнен! Алар турында үзебезнең «Ленинское знамя» газетасына язарга җыенам әле. Бу турыда Ф. И. Самаринга (җаваплы редактор) әйт. Миндә яңалык: Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләделәр. Тәбрикли аласың».
Ниязныи фронттан язган бер хаты «Курт знепчә. бу открытка канга һәм пычракка буялып беткән,- дип яза Нияз үэенси кызы Розага — Бу немец бандитлары яралаган нптзшемнен каны. Сөолочьлар безнең окоплардан берничә метрда торалар. Вакыт килер, а.тарнын ззе вә булмас»
Н. У. Әбдрәшитовнын улы Вил, Совет Ар- миясе сафында хезмәт иткән вакыгы.
зур торак пунктын азат иттек. Озакламый фашист ерткычларын юк итәрбез, һәм мин өйгә кайтармый. Син мәктәпкә йерерсең. Әниеңне, Виваны, Вилне үп һөм мине көт».
1943 елның язы шатлык алып килде, җиңүгә ышанычны арттырды. Ләкин Нияз Әбдрәшитов бу язны күрә алмады...
Нияз хезмәт иткән батальонның штаб начальнигы, Ростов шәһәрендә яшәүче, запастагы майор В. Г. Маноцков бу көннәрне хәтерләп, түбәндәгеләрне сөйләде:
«Мин Нияз Әбдрәшитовны Манычтагы сугышлар вакытында күрдем. Хәлиткеч сугышлар алдыннан безнең частьны тулыландырдылар. Яңа килгән сугышчылар безгә
...Ләкин Нияз Әбдрәшитов редакциягә кайта алмады. Хатынына килгән хәбәрдә өлкән лейтенант Н. У. Әбдрәшитовнын 19-3 елның 2—3 февралендә Ростов өлкәсе Самодуровка станциясе янында:ы сугыш вакытында хәбәрсез югалуы турында әйтелгән иде.
Бер айдан сон тагын бер хат килде. Ниязның сугышчан дусты офицер Мошков язган иде аны:
«Сезнең ирегез кыю һәм батыр кеше иде. Без аны һәрвакыт сугышның иң кызган
Соңыннан сугышка аның белән бергә киткән Петропавел кешеләреннән бу орденның нәрсә эчен бирелгәнлеге дә билгеле булды.
Нияз Әбдрәшитов 33 нче гвардия укчы дивизиясендә хезмәт иткән. Орден аңа Котельниково шәһәрендәге урам сугышларында күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән.
Нияз Әбдрәшитов ротасы өч көн эчендә сигез талкыр атакага күтәрелә. Ниязлар батальоны немецларның полктан артык гаскәрләренә каршы сугыша. Нияз, ике сугышчы белән бергә, урам чатындагы таш йортны сугышып ала һәм безнең рота немецларның контратакасы басымы астында позицияне калдырырга мәҗбүр булуына карамастан, караңгы төшкәнче дошманнарны тоткарлап тора. Бәлки, олы кызы Розага җибәргән открыткасын ул нәкъ менә шушы Котельниково станциясеннән язгандыр. «Сөекле кызым! — диелгән анда. — Без немецлардан
төрле сораулар яудырырга керештеләр. Аларны частьның кайда оешуы да, аның сугышчан юлы да — барысы да кызыксындыра иде. Җанлы әңгәмә башланып китте.
— Безнең сугышчылар кыю, — дип сөйләп китте Нияз.—Фашист өстенә суворов- ча кинәт ябырылырга яраталар. Ә бу бик әһәмиятле. Шуңа күрә командование дә моңа зур бәя бирә. Әйтик, шулай кинәт һөҗүм итеп, фашист офицерын плен аласың икән — сиңа орден. Унтерны алып кайтсаң — «Батырлык өчен» медале...
Бу сугышчылар белән Әбдрәшитов соңгы сугышка керде...
Мин аның яшь сугышчылар белән әңгәмә үткәрүен тыңлап тордым да сорадым:
— Сез журналист бит, — дидем, — редакциягә кайтырга уйламыйсызмы соң, •— Әлбәттә, уйлыйм, — дип җавап бирде ул, — сугыш беткәч.
урыннарында күрә идек. Самодуровка янындагы сугышларда да ул шундый кыю булды. Әбдрәшитов дошман пулялары астында барлык сугышчылар алдыннан беренче булыл һөҗүмгә ташланды. Аннан инде без аны күздән югалттык. Мегаен, ул минага туры килеп шартлагандыр. Дивизия сугышчылары һәлак булганнарны, шулар исәбеннән тануы мемкин булмаган гәүдәләрне дә, зур хөрмәт белән күмделәр».«
Сугыш беткәннән соң биш ел узгач. «Ленинское знамя» газетасының утыз еллык юбилеен билгеләп үттеләр. Юбилейга газетаның махсус саны багышланды. Редакциягә сугыш кырларыннан әйләнеп кайта алмаучылар турында да анда бер мәкалә бар иде. «Әбдрәшитовны бер вакытта да безнең эшсез күргәнебез булмады.—дип язылган иде анда. — Ул һәрвакыт каядыр ашыга, һәрвакыт хәрәкәттә иде. Таракка буйсынмас соргылт чәчле, очкынланып тортан акыллы күзле, төз гәүдәле, өлгер, җитез хәрәкәтле каләмдәшебез, тере кебек, һәрчак минем күз алдымда тора.
А. Кияница>
...Вилне әтисенә охшаган, диләр. Өч ел элек ул лейтенант званиесендә Совет Армиясендә действительный хезмәтен бетереп кайтты. Вил армиядә дивизия политбүлегенең инструкторы булган, полк комсомол комитеты секретаре булып сайланган. Хәзер Вил Петропавел шәһәрендәге зур заводларның беосендә цех начальнигы булып эшли. Ниязның олы кызы Роза Алма-Атада инглиз геле укыта, е Вивасы — врач, Петропавел медицина училищесында анатомия буенча дәрес бирә. Революционер, коммунар Усман ага улының — журналист, сугышчы, коммунист Ниязның хәзер инде үз оныклары бар.
Өбдрәшиговларның туган станицасында—хәзер зур совхоз. Ул «Правда» исемен йөртә.