Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗАЛАР ТУГАНЛЫГЫ


III. Кино һәм татар әдәбияты
Геренче карашка, татар әдәбиятын *-*кино сәнгате белән янәшә кую, •лар арасында ниндидер бәйләнешләр эзләү сәер һәм ясалма шикелле тоела. Мин каиберәүләрдә, мәкаләнең исемен уку белән, ышанмаучан бер караш, хәтта скептик елмаю тууын сизеп торам.
— Милли кино сәнгатьләре үскән илләрнең әдәбиятлары өчен бу табигый һәм актуаль мәсьәлә. Эмма татар әдәбиятының кинога нинди менәсәбәте булсын! — дия- чәкләр алар.
Караны ак дип булмый. Ихтимал, минем оппонентларым күпмедер дәрәҗәдә хаклыдыр. Ләкин татар кино сәнгатенең, аякка баса алмыйча, сабый чакта ук егылып калуы әдәбиятыбызны кинога нисбәтән тикшерү мөмкинлеген юкка чыгара алмый әле. Сәнгать төрләренең үзара тәэсир итешү законы кино һәм татар әдәбияты мөнәсәбәтенә күчкәч кенә хәрәкәт итүдән туктап калмый. Тик шунысы бар, татар әдәбиятында бу мөнәсәбәтләр, кино сәнгатьләре үсешкә ирешкән башка милли әдәбиятларга караганда, үзгәрәк төстә чагыла, башка әдәбиятларда бәхәс күбесенчә сце-нарийларның үзенчәлеге һәм аларның әдәби кыйммәтләре яки әдәби әсәрләрне экранда ни рәвешле җанландыру тирәсен- дәрәк куерса, бездә сүзнең милли кино тудыру кирәклегеннән уза алганы юк әле.
Шулай да кино сәнгате татар әдәбиятына төрле юллар белән, төрле юнәлештә тәэсир итә тора. Шундый катлаулы юлларның берсе—тамашачы аша килгән йогынты. Кино сәнгате үскән саен, аның тамашачыга һәм әдәбиятка йогынтысы да үзгәрә, төрлеләнә бара.
Кино —сәнгать төрләре асасында иң яшьләреннән берсе. Әдәбият һәм музыка кебек сәнгать төрләренең тарихы гасырлар белән исәпләнсә, кинематографиянекен исә дистә еллар белән генә санарга туры кил». XIX йөз ахырларында гына дөньяга килгән кино, үзенә кадәрге сәнгать үсешен һәм техника казанышларын да оста файдаланып, чагыштырмача тиз арада халыкчан сонгать төрләренең берсенә әверелә.
Патша Россиясендә баштарак чит ип-ләрдән. аеруча Франциядән, сатып апынган фильмнар күрсәтелә. XX йөзнең башларында инде, төгәлрәк әйтсәк. 1907 елдан башлап, Россиянең үзендә Дранков һәм Ханжонков кинофирмалары тарафыннан нәфис һәм документаль фильмнар эшләнә башлый. Яңа сәнгатьтән Идел һәм Кама буе халыклары да читтә калмый. Мәсәлән. Казан губернасында Октябрь революциясенә кадәр 9 киноустановка эшләве мәгълүм. Шундый ук кнноустановкалар татарлар яши торган башка губерналарда да булган. Мәсәлән, бертуган Кәримовлар Уфаның иң күркәм урыннарының берсендә — шәһәр бакчасында кинематограф ачалар, аңа "Йолдыз» дип шигъри исем кушалар. Уфадагы татар халкын беренче буларак яңа тамаша белән таныштыралар.
Нинди генә субъектив максатлардан чыгып эшләнмәсен. Кәримовларның бу яңа төр сәнгатьне татар халкына җиткерергә омтылулары тарих өчен ифрат та уңай, прогрессив күренеш иде. Шушы дәверләрдән башпап татар халкын рус һәм бетен дөнья сәнгате белән таныштыручы тагы бер юл ачыла, ике арада тагы бер әһәмиятле күпер салына.
Әлбәттә, кинематограф халыкка җиңел генә, каршылыксыз гына кермәде. Татар халкы өчен аның өстәмә авырлыклары да булды. Хәрәкәтләнүче җанлы сурәтләрне күрсәтүче кино үзенең асылы белән үк ислам кануннары белән сыеша алмый иде. Шуңа күрә дә ислам тарафдарлары аңа каршы аеруча кискен көрәштеләр. Бу көрәшнең бер чаткысы Г. Тукайның пМәкаләи махсуса- исемле әсәрендә дә теркәлеп калган. Шагыйрь Уфа халкының кинематографны ничек кабул итүенә тукталып, болан сөйли:
«...Кеннарде беркөн Кәримовлар, әлбәттә, үзләре сизмичә булырга кирәк, ки-нематографларында -Мөхәммәт оҗмахы» диген нәрсәне күреәтмәкче булып игълан таратканнар- Бу хәлне сизгеч, Уфага яңарак килгән бер «зыялы» мәчеттәге картларга Кәримовларның шундый начар эш эшләячәген сөйләгән. Картлардан хәбәр халыкка да таралган. Халык кыэып. витринадагы афишаларны артып, Кәоимоа «е-
шеләрен кыйнарга да уйлаганнар. Ләкин Кэримовлар ни дип җавап биргәннәр?
Наданлык сәбәпле көфергә төшү җиңел инде:
Алар, без белмәдек дип, зари кылды, Гөһәрләр күзләреннән җари кылды...
Әлкыйсса, мәзкүр нәрсәне күрсәтмәгән-нәр». (Г. Тукай. Әсәрләр. 4 томда. IV том. 1956 ел. 150—151 битләр.)
Мәчет картлары, дин әһелләре «Мөхәммәт оҗмахынн күрсәтүне тыюга ирешсәләр дә, гомумән киноның шөһрәтле адымын туктатырга аларның көчләреннән килми.
Әлбәттә, кино — катлаулы сәнгать. Аны бөтен тирәнлеге белән аңлау өчен билгеле бер хәзерлек тә, кинематографик культурага ия булу да кирәк. Ләкин бу сәер тамашаны татар халкы башта ук яратып һәм аңлап кабул итте. Моны ничек аңлатырга соң! Бу күренеш, безнеңчә, татар халкының сурәтле фикерләве кинематографик фикерләүгә бик якын булуы турында сөйли. Чыннан да, халык җырларына гына мөрәҗәгать итеп карыйк. Апарда табигать күренешләре белән лирик геройның рухи халәтен янәшә кую, символлар, метафоралар белән эш итү, яки сөйгәненең портретын «эре планда» сурәтләү аз очрыйлчыни!
Бакча артларында салкын чишмә, Тирә-ягын тал алган ла, Яфраклары саргайган.
Син җанкисәгем хәсрәтендин Ике күземне кан алган ла, Йөз генәем саргайган.
Су янына баралмадым, Басма өстенә басалмадым; Теләсәм дә, соралсам да. Сөйгәнемә баралмадым.
(Сөйгәнемә баралмадым.)
Шушындый поэтик принципка корылган җырлар татар кешесе өчен һич тә чыгарма яки гадәттән тыш күренеш түгел.
С. Вепьтман «Көнчыгыш киносының бурычлары» (М. 1927) исемле китабында Н. Наримановның түбәндәге сүзләрен китерә: «Логик фикерләүләргә караганда образларга күнеккән көнчыгыш халыкларында кино тамашачыны алдан дәвамлы төстә хәзерләүне сорамый торган пропаганда чарасы булып тора. Көнчыгыш крестьяны экранда сурәтләнгән күренешләрне реаль чынлык итеп кабул итә». (5 бит.)
Хәзерге заманда кино, җыр-әкият, ши- гырь-роман шикелле үк, татар халкының көнкүрешенә якын үтеп кергән сәнгать төре булып әверелде. Социологлар шундый кызыклы саннар китерәләр: Татарстанда җан башына кино карау хәзер алдынгы капиталистик илләргә караганда да югары тора икән. Мәсәлән, Америкада җан башына кинофильм карау елына 11,8. Англиядә 7, Франциядә 6,4 чамасы туры килсә, Татарстанда бу сан 1966 елда авылда 14 кә, шәһәрдә 23 кә җиткән '.
1 Ә. Таҗетдинов. Татарстанда культура революциясе. «Казан утлары» журналы. 1967 ел. 9 сан.
Киноны башка сәнгать төрләре белән чагыштырып караганда да кызыклы гына күренешләр ачыла. 1966 елда, мәсәлән, республикабызның һәр кешесе 19 китап укыган. Ә кино карау елга якынча 20 туры килә. Бу — халыкны эстетик тәрбияләүдә киноның искиткеч зур көчкә әверелүе турында сөйли.
Иҗат процессында язучыга хәзер бу хәлне искә алмыйча ярамый. Халыкның әдәби зәвыклары кино тарафыннан да тәрбияләнүе, оптик күрү культурасының нык үсүе язучылар алдына да искергән традицияләрдән тизрәк котылуны, укучыга тәэсир итәрдәи поэтик алымнарны кыюрак эзләүне сорый. Кино сәнгатенең үсеше, шул рәвешчә, татар әдәбияты һәм язучылары алдына яңа бурычлар, яңа эстетик таләпләр куя.
Кино сәнгате халыкны гына түгел, язучыны да эстетик тәрбияләүдә актив катнаша. Хәлбуки, мәсьәләнең бу ягын без онытып җибәрәбез. Теге яки бу язучының әдәби остазлары турында язабыз икән, иң әүвәл аның халык авыз иҗатыннан — әкият, җырлардан ойрәнүен билгеләп үтәбез, аннары иҗатыннан үзенә кадәр яшәгән шагыйрьләрнең, прозаикларның тәэсирен эзлибез. Әлбәттә, болар барысы да дөрес. Әдәби укытучыларны табарга, өйрәнергә кирәк. Ләкин чынбарлыкта мәсьәлә күп катлаулырак бит. Язучының матурлык тойгыларын тәрбияләүдә, халык авыз иҗаты һәм әдәбият әсәрләреннән тыш, кино кебек сәнгать төрләре дә якыннан катнаша. Муса Җәлил, мәсәлән, 20 елларда кинога аеруча бер үҗәтлек белән көри торган була. «Муса киноны бигрәк тә ярата иде. Ул «кино минем иҗатыма зур ярдәм итә» дия иде», — дип яза истәлекләрендә шагыйрьнең дусты Фатих Исхаков («Татарстан яшьләре». 1966. 8 январь]. Хәзерге язучылардан кемнән генә сорама, яшь вакытта аларның киноны бер дә әкияттән ким яратмаганын, хәзер дә әйбәт фильмнарга яратып йөрүләрен ишетерсез. Димәк, хәзерге заман язучыларының матурлык тойгыларының тәрбияләнүе турында сөйләгән-дә, без киноны һәм атаклы кино эшлекле- ләрен һич тә читтә калдыра алмыйбыз.
Тамашачыны яки язучыны эстетик тәр-бияләү аша килә торган тәэсиреннән тыш. кино сәнгатенең әдәбиятның үзенә туры- дан-туры булган йогынтысы турында да сөйләргә мөмкин. Бу юлы без сүзие киносценарийлар турында алып барабыз.
Кино әдәби чыганакка — сценарийга ни-гезләнеп туа. Кинематографиянең үсүе: аның базар аттракционыннан сәнгатьнең бер төренә әверелүе, баштарак тавышсыз һәм сүзсез булып, 30 елларның башыкда «телгә» килүе әдәбият белән киноны тагын да ныграк туганлаштыра. Әдәбият һәм киноның арадашлыгы нәтиҗәсендә яңа жанрлар — киносценарийлар, сценарийларның либреттолары туа. Без. әлбәттә, татар киносценарийлары тарихы турында авыз тутырып сөйли алмыйбыз. Әмма татар әдә-биятында да сценарийлар иҗат итү буенча аерым омтылышлар булган, һәм бу елкәдә
20—30 елларда ук беренче буразналар салынган.
Республикабыз җәмәгатьчелеге Октябрь революциясенең ун еллыгын, әдәбият, театр, музыка өлкәсендәге уңышлар белән рәттән, татар тормышыннан алып иҗат ителгән беренче кинофильм белән дә каршыларга омтыла. Мәскәудәге Совкино оешмасы 1927 елда «Булат батыр» исемле фильмны төшерү буенча кызу эш башлый. (Фильмның режиссеры — Ю. Тарич, операторы—Г. Гибир.) Кинога төшерү өчен тарихи тема — татарларның Пугачев хәрәкәтендә катнашулары алына. СССРда кино тарихы буенча эшләнгән фильмографии белешмәдә картинаның сценариен Н. Зархи язган дип күрсәтелә. Бу — дөрес факт, әмма тулы ук түгел. «Яңалиф» журналының 1927 елгы 7 санында режиссер Ю. Та- ричның «Булат батыр» фильмын кую турында сөйләгән докладының кыскача эчтәлеге бирелгән. Ю. Тарич фильмның «мәүзугы казанлы Шакиров иптәш тарафыннан бирелүе, ул мәүзугны атаклы сценарист Н. Зархиның сюжетлаштыруы» турында әйтеп уза. Димәк, Н. Зархи «Булат батыр» сценариен Шакиров әсәреннән файдаланып язган икән . Шакировның Пуганее хәрәкәте турындагы язмалары Н. Зархины, күрәсең, текасының җитдилеге белән дә, кино өчен материалның киң мемкиилекләр ачуы белән дә үзенә тарт-кан. Шушы материалга таянып, тарихны да өйрәнеп, үзенең кино эшендәге тәҗрибәсен дә кушып, ул үзенчәлекле генә сценарий иҗат итә.
Режиссер Ю. Тарич Татарстан партия һәм совет оешмаларының фильмны тоше- РУДЭ зур булышлык күрсәтүләре турында сейли. Массовый күренешләрдә төшерү •чен Казан гарнизонының кызылармеецлары җәлеп ителә. Пугачевның Казанга килү юллары — Мамадыш юлы, Арча кырындагы кирпеч сарайлары; шәһәрнең тарихи урыннары — Казан Кремле һ. б.. Яңа бистә һәм башка күренешләр — бары да Казанда төшереп алыналар. Губернатор сараендагы, постоялый двордагы. Беренче гимназиядәге күренешләр генә Мәскәү павиль-оннарында төшерелә.
«Булат батыр»ның экранга күчүен газе-талар даими яктыртыл бара, фильмны җәмәгатьчелек хуплап каршы ала (мәсәлән, «Кызыл Татарстан»да 1928 елны Сәгыйт Фәйзуллинныц «Булат кайтты» исемле ре-цензиясе басыла].
«Булат батыр» фильмы кино тарихына караган хезмәтләрдә хәзер дә телгә алына. Мәсәлән, профессор Н. А. Лебедевның «Очерк истории кино СССР» китабында |М. 1965 ел.) 20 елларда куелган һәм уңышлы дип табылган совет фильмнпры арасында «Булат батыр» картинасы да бар: «Татар крестьяннарының Пугачев хәрәкәтендә катнашулары турындагы бу фильм,— Дип яза автор. — тамашачылар тарафыннан начар кабул ителмәде» (455 бит].
1 Хәзерге Шакировның кем икәнлеген ачыкларга мөмкин булмады.
Татар халкы тормышыннан куелган икенче фильм — «Койрыклы йолдыз» («Комета»]. Аны «Көнчыгыш киносыпның режиссер В. Инкижинов җитәкчелегендәге төркеме 1929 елда Казанда төшерә. Фильм шул ук елның көзендә җәмәгатьчелеккә күрсәтелә һәм бераз төзәтүләр белән 1930 елның җәй айларында экранга чыга.
«Койрыклы йолдызпны тәнкыйть салкынрак каршы ала. «Кызыл Татарстан» газетасы, мәсәлән, картинаны «идеология ягыннан да, шулай ук художество ягыннан да яраксыз» әсәр дип бәяли, «Зәки Бая- зитский хәлфә ролен ифрат начар уйный, татар байларының эксплуататор икәнлекләре бөтенләй күрсәтелми», дип яза. («Кызыл Татарстан». 1929 ел, 3 ноябрь һәм 1930 ел, 22 июнь.)
Бүгенге кино сәнгате югарылыгыннан караганда, «Койрыклы йолдыз», әлбәттә, шактый йомшак эшләнгән. Әмма фильмга газета биргән бәя белән (мәкалә имзасыз басылган) һич тә килешәсе килми. Мондый фикерләрне шул еллар тәнкыйтендәге вульгар-социологик тайпылышның бер ачык чагылышы итеп кенә карарга кирәк. «Койрыклы йолдыз» үзенең идея-сәнгать- чә эшләнеше белән шул заман таләпләренә җавап биргән әсәрләрнең берсе булды. Шуңа да «Яңалиф», «Безнең юл» кебек журналлар бу фильмга киң урын биргәннәр. аны татарның иске тормыш гадәтләреннән көлгән уңышлы әсәрләрнең берсө дип санаганнар. Фильмның уңышлы чыгуына аның танылган киноартист һәм режис-сер В. Инкижинов тарафыннан куелуы да (Инкижинов «Чыңгыз хан токымы» фильмында баш рольне уйнаган артист), аның ярдәмчесе татар кинорежиссеры Каюм Поздняков булуы да. рольләрне Галина Кравченко, Зәки Баязитский кебек танылган артистларның башкаруы да ярдәм иткән.
«Булат батыр» тарихи-социаль драма булса, «Койрыклы йолдыз» көнкүреш ко-медиясе планында куелган фильм. Фильмда татар драматургиясенең Г. Камап, К. Тинчуриннардан килә торган традицияләре ярылып яга. Сценарийның драматик яктан шактый ук оста оештырыпуы. көлкеле һәм гыйбрәтле коллизияләргә бай булуы, сюжетның мавыктыргыч корылуы күзгә ташлана.
...Вакыйга 1900 елларда Казанда бара. Баштагы күренешләрдә шәһәрнең көндәлек гадәтн тормышы күз алдына баса. Мәшһүр Печән базары... Кабан күле буендагы. Яңа бистәдәге. Болак аръягындагы мәдрәсәләрдә сакаллары билләренә җиткән пишкадәмнәр шәкертләр укытыл ята. Тормыш шулай үзгәрешсез, бер көе генә ага бирә.
Көннәрдән бер көнне шәһәр өстеннән ялтырап үткән койрыклы йолдыз — коме.» бөтен шәһәр халкын тәшвишкә төшерә. Иртән мәчетләргә җыйналган мәхәллә халкы алдында дамелла киләчәк афәтләр турында, тиздән ахырзамаи буласы турында сөйли... Куркынган кешеләр дамелла алдындагы зур ак яулыкка акчалар яудыралар. Мәдрәсә шәкертләре дә йолдыз
атылу вакыйгасыннан файдаланып кала. Ачлы-туклы яшәгән шәкертләрнең, ниһаять, сәдака белән тамаклары туя.
Базарларда, кибетләрдә, чәйханәләрдә дә суз — әлеге дә баягы шул койрыклы йолдыз һәм ахырзаман җитүе турында гына.
Либреттист безне шәһәрнең «могтәбәр» картлары белән дә таныштыра. Шундый-ларның берсе — Галләмдар хаҗи. Койрыклы йолдыз Галләмдар хаҗины да тәшвишкә сала. «Беткән баш беткән» дип, хаҗи рус сәүдәгәрләре белән сыраханә, фә-хешханәләрдә типтерә, исерек баштан яшь, матур хатынын аерып җибәрә. Аталары тарафыннан хаҗига сатылган бу кыз бик шатланып хаҗи өен ташлап китә. Галләмдар хаҗи һәм Хәят арасында яңа- дан-яңа кызык маҗаралар туа... Ахыры шул: Хәят һәм байның управляющие, байның үзен алдап, уз өеннән куып чыгаралар, үзләре байлыкка хуҗа булып калалар.
«Койрыклы йолдыз»ның сценариен кем язган соң! Фильмографии белешмәләрдә сценарийның авторы В. Туркин дип күрсә-телгән. Фильмның эчтәлегеннән исә сце-наристның татар халкының элекке тормышын шактый ук нечкәләп белүе, татар драматургиясе традицияләре белән якын нан таныш булуы күренә. Ирексездән күңелдә шик туа: «В. Туркин татар тор/лышын шундый нечкәлекләре белән ничек белер икән!» дип уйлый башлыйсың.
Бу сорауга җавапны профессор Н. А. Ле-бедевның югарыда искә алынган китабыннан табарга була. Ул, «Көнчыгыш киносы» чыгарган фильмнар турында сөйләгәндә, В. Инкижиновның «Койрыклы йолдыз»ын да тикшереп үтә һәм ачыктан- ачык: «Сценарий нигезенә татар язучысы Рахманкуловның «Упкын» пьесасы салынган»,— дип яза |Н. А. Лебедев. Очерк истории кино СССР. 530 бит].
Кем соң ул Рахманкулов! Рус дөньясына мәгълүм булган бу татар язучысының исеме ни өчен татар әдәбияты тарихына караган хезмәтләрдә, мәкаләләрдә телгә алынмый! Яшь буынга бу исем язучы буларак хәзер берни дә сөйләми бит. Хәлбуки, олы буын язучылар һәм тамашачылар Рахмаикуловны һәм аның «Упкын» пьесасын яхшы беләләр. Нәкый ага Исәнбәт, Әмирхан ага Еникиләр 20 елларда Рахманколыйның пьесалары Академия театрында зур триумф белән баруы турында сөйлиләр.
— Әхмәт Таҗетдин Рахманколыйның «Боз астында дулкын», «Упкын», «Үлмәс ханым» исемендәге өч серияле пьесалары куелганда, театрны саклар өчен, атлы милиционерлар чакыра торган иделәр. Аның пьесалары театр өчен гаҗәеп бер вакыйгага әверелә иде, — дип искә алалар алар.
Сәрвәр ханым Әдһәмова Әхмәт Таҗетдин Рахманколыйны шактый ук яхшы белүче булып чыкты. Ул Әхмәт Таҗетдинның Троицкида яшәве, Истамбулда укып кайтуы, әдәби иҗатының һәм журналистлык зшчәнлегенең Октябрь революциясенә кадәр ук башлануы, аның катлаулы, каршылыклы, бормалы юл үтүе турында сөйләде. Сәрвәр ханым Рахманколыйның кино өчен сценарийлар язуын да раслады. Рахманколыйның кино белән бәйләнеше «Койрыклы йолдыз» белән генә чикләнмәгән икән.
— Мин Әхмәт Таҗетдинның берничә сценарий язуын әйтә алам, тик нинди исемдә иде алар, — хәтеремдә калмаган. Соңрак елларда ул Үзбәкстанга барыл, «Көнчыгыш киносы» заказы буенча Бохара әмиренең соңгы көннәре турында киносценарий өстендә эшләгән иде. Бохара әмирен белгән кешеләрне эзләп табып, алардан әсәре өчен материаллар җыйнаганын ишетеп беләм, — дип сөйли Сәрвәр ханым.
Әхмәт Таҗетдин Рахманколыйның шәхси тормышы да, әдәби язмышы да күңелсез очлана. Пьесалары сәхнәдә уңыш белән барса да, вакытында алар, ни сәбәптәндер, басылмыйча калалар. Ә 37 елларда алар язучының архивы белән бергә юкка чыкканнар. Пьесалары шикелле ук, киносценарийларының да «Койрыклы ыолдыз»дан башкалары эзсез югалган. Ә бәлки югалып ук та бетмәгәннәрдер әле! (Әхмәт Таҗетдин Рахманколый абынулар-сөртенуләр аша хакыйкатькә юл алган. Әмма аның иҗат юлындагы каршылыклары бу үзенчәлекле әдипнең мирасын әдәбият тарихыннан бөтенләй сызып ташларга нигез бирми әле. Әдәбиятчыларга аның иҗатын өйрәнеп, әдәбият тарихындагы урынын билге-ләргә вакыттыр инде.)
Татарстан Мәгариф Халык Комиссариаты янында оештырылган Гыйльми үзәк кино сәнгатен пропагандалауны һәм милли кино сәнгатен булдыруны әһәмиятле эшләрнең берсе дип санаган. 1922 елда ук Гыйльми үзәкнең сәнгать секциясендә, әдәбият, музыка, театр, рәсем сәнгате бүлекләре белән бергә, кино бүлеге дә кирәк дип табыла һәм Гыйльми үзәк янында шундый бүлек оештырыла да. Әмма ул бүлек күзгә күренерлек эшләр башкара алмый. Шуңа да Гыйльми үзәк тарафыннан үткәрелгән киңәшмәләрдә (мәсәлән, 1928 елдагы киңәшмәдә] татар тормышын һәм көнкүрешен чагылдырган кинокартиналарның юклыгын татар совет культурасының җитди бер кимчелеге буларак билгеләп үтәләр.
Гыйльми үзәк милли кино сәнгатен аякка бастыруны күздә тотып, төрле чаралар үткәреп карый. Татар фильмнары иҗат итү буенча ярыш игълан итүне шундый чараларның берсе итеп санарга кирәк. Әмма бу ярыш та көтелгән нәтиҗәләрне бирми. Шулай да бу өлкәгә беркадәр игътибар көчәя. Мәсәлән, кинорежиссер А. Л. Генри Гыйльми үзәккә җибәргән хатында (1929. 4 январь) «Фатыйма» исемле киносценарий язуын хәбәр итә:
«Мөселман (татар) халкының аз санлы булмавын, бу халыкларның гадәти тормы-шында да көчле психологик, тирән драмалы процесслар баруын, самодержавие белән революцион көрәштә аларның әз катнашмауларын ИСОПУЭ алып, «Фатыйма»
кинокартинасы ечен сценарий яздым. Мин бу картинада татарларның көнкүрешен, алармың артталыгын һәм культура өчен көрәшләоеи күрсәтергә омтылдым». (ТАССР У ДА- 3682 фонд. 178 эш. 121—122 битләр.)
Генрииең «Фатыйма» сценарие Гыйльми узок коллегиясенә тикшерүгә куела. «Сце-нарийда бирелгән мөндәриҗә белән тулы рәвештә танышмый торып, фабулага карал кына бу авторның хезмәтенә кыйммәт кую хата булыр иде. — ди Ф Бурнаш. — Ә инде сценарий либреттосына таянып хоием йөрткәндә, авторның татар халкы тормышын, кеинурешен тирән белмәве ачык күренә» Шуннан чыгып, Ф. Бурнаш әсәрнен әдәби кыйммәте аз булуын билгеләп үтә. Фикер алышуда катнашучылар Фәтхи Бурнаш фикеренә кушылалар.
Кино сәнгате белән Һ. Такташ та нык кызыксына. Мәсәлән, ул үзенең «Камил» драмасын нигезгә алып, рус кино эшлек лесе Е М. Дубровский белән бергә 1930 елда «Камил» киносценариен яза (бу сценарии шагыйрьнең архивында саклана).
Беренче карашка, шагыйрьнең поэзиядән читтә үк торган сәнгать төренә мөрәҗәгать итүе сәеррәк тә тоела. Эмма Такташның киноны уз итүе бик тә табигый күренеш иде. Такташ тормыштагы яңа хисләргә шигырь аша «исем бирү» белән генә чикләнмәде. Ул сәнгатьнең үзендә туган яңалыкларга да гаять сизгер булды, сәнгатьтәге яңалыкларны. шул исәптән киноны да. татар культурасына алып керү өчен тырышты. Киноның халыкны коммунистик рухта тәрбияләүдә искиткеч көчле корал һәм гадәттән тыш популяр сәнгать тере икәнлеген ул яхшы аңлап эш итте.
Аннары мәсьәләнең парадокерак күренгән икенче ягы да бер. Белгечләрнең язуына караганда, поэзия, башка жанрларга караганда, кино сәнгатенә якынрак тора ином В Маяковский үзенең бер чыгышымда болан ди: «Мин үземнең шигъри сәләтемне кинематографта файдаланырга телим. Чончи сценарист һөнәре белән шагыйрь һөнәре асыллары белән нигездә бер үк нәрсә » Бу — кинематографта тәҗрибә алган шагыйрь сүзләре. Ш/ндыи ук фикерне кино эшлеклеләреннән дә ишетергә мөмкин. В. Шклооскии тавышсыз кино чорында ук үзенең бер мәкаләсендә: «Миңа в«но эшлеклеләреннән прозага караганда шигырь фильмга якынрак тора дигән сәер фикерне еш ишетергә туры килә иде«. дип язган.
һ. Такташның, соңрак Ә. Фәйзи кебек шагыйрьләрнең үз сәләтләрен кино өлкәсендә сынап карауларын шигъри фикер- лоү белән кинематографик фикерләүнең якынлыгына нигезләнгән иҗат дуслыгы итеп тә карарга мөмкин.
һ. Такташның «Камил» әсәре белән «Көн-чыгыш киносы» да (Востоккино) кызыксына. «Көнчыгыш киносы» сценарии цехларының методбюросы чыгарган бюллетеньдә (Маскәү, 1932 ел. Апрель. 2 сан) Такташ 1 Бюллетень журналист Исмәгыйль ага Усмановта саклама. сцеиариесенең язмышын ачыклый торган кайбер фактлар китерелә. Кино эшенә төрле милләт язучыларын тарту максаты белән, 1930—31 елларда «Көнчыгыш киносы» Мәскәүдә һәм милли республикаларда сценарии цехлары оештыра. Шул цехларга сценарий язарга заказ бирелә. Бюллетеньнән шунысы мәгълүм: җыелган 23 сценарийдан сигезе кабул ителгән, дүртесе яңадан эшләргә кайтарылган, калганнары, бөтенләй яраксыз буларак, кире кагылган. Яхшы дип кабул ителгән сигез сценарий арасында һ. Такташның «Камил е дә бар. Бу факт Такташ әсәренең шул чордагы кино таләпләре югарылыгында торуын раслым. Әмма «Камил» экранда җанлана алмый, кино арх.твлары киштәсендә генә урын ала. Мактаулы сцеиаримиың уңышсыз финалына нәрсә сәбәп була — авторның вакытсыз үлемеме, әллә башка бер сәбәпме — хәзергә әйтүе кыен. Так-ташның үлеме комачаулады дип фараз кылсак — әсәр тәмамланган һәм кабул ителгәи. төзәтергә кирәк урыннары бар икән — соавторы исән. Күрәсең, сәбәпләре бүтәндер...
Кабул ителгән сценарийлар исемлегендә тагын бер әсәр игътибарны җәлеп итә: ул «Ачкыч табылды» дип атала. И. Усманоә һәм А. Фаиер тарафыннан язылган әлеге сценарий либреттосы «Көнчыгыш киносы» сценарий цехларының методбюросы чыгарган бюллетеньдә басылып та чыккан. Әсәрдә 30 еллардагы вакыйгалар — күмәк хуҗалык тезү ечен булган көрәш җанлана. Методбюро исеменнән язылган мәкаләдә Ачкыч табылды» тормышчан һәм схематизмнан котылган әсәрләрнең берсе буларак билгеләп үтелә. Әмма бүгенге күзлектән караганда, сценарийда схематизмның шактый көчле булуы үзен нык кына сиздерә. Әсәрнең әдәби эшләнеше шактый зәгыйфь. Бәлки, шуңадыр да. ул экранга күчә алмый кала.
И. Усманов исә «Социалистик Татарстан» газетасында эшләгән журналист Исмәгыйль Усманов булып чыкты. Ул 1930 елларда Казанда оештырылган сценар цехлар турында әле дә яхшы хәтерли, андз язучыларның да кызыксынып керүләрен (Г. Минский, М. Әмир) искә ала.
Мии Габдрахман ага Минский белән дә очрашып сөйләштем.
— Кино белән мавыккан бер төркем яшьләр Казанда ачылган иниомастерскойдә укып кердек. Безне күренекле совет режиссеры Николаи Васильевич Грачев укытты. Мин үзем шунда «Яңавыл кызы» исемле кииолнбретто яздым. Либреттоны охшатканнар иде. хәтта минем белән договор да төзеделәр, — дил сөйләде Габдрахман ага.
Кино сәнгате белән шушы мастерскойда башланган дуслыкны Г. Мииое-й соңыннан дә дәвам итә. Ул 1934—з8 елларда киноииститутта сценарийлар язу буенча махсус белем ала. Астрахань татарларының «Кара Айдар һәм кызыл гөл» исемле дастанына нигезләп, «Кара Айдар» исемле киносценарий яза. аны диплом зше итеп тәкъдим итә һем уңышлы яклый.
(«Кара Айдар» хәзер дә авторның архивында саклана.) Баку киностудиясендә Г. Минскийның сценарийлары буенча нефтьчеләр турында берничә документаль киноочерк, ә 1941 елның көзендә Ватан сугышының беренче көннәре турында «Ватан улы» исемле нәфис фильм куела.
Азын аз инде. Шулай да бөтенләй юк та тугел икән әле узе. Беренче буразналар кайчандыр сызыла башлаган икән. Эмма татар киносценарийлары тарихы югарыдагы исемнәр һәм әсәрләр белән генә чикләнми.
Мәрхүм Әхмәт Фәйзинең архивында саклана торган материаллар белән танышып утырганда, мин атаклы әдәбиятчы һәм күренекле кино эшлеклесе Виктор Шклов- скийиың бер хатын очраттым. Ул 1941 елның 11 июнь көне белән билгеләнгән. Хат турыдан-туры кино мәсьәләсенә кагыла. Озын да түгел. Шуңа да тулысы белән күчереп үтүне кирәк санадым:
«Хөрмәтле Михаил Ильич!
Иптәш Фәйзинең «Тукай» либреттосы яхшы сценарийның нигезе була ала. Бездә «Булат батыр»дан соң татар ленталары очраганы юк. Бу әйбердә рус Һәм татар культураларының бәйләнешен ныграк күрсәтергә кирәк. Казанда Ленин укыгач. Горький. Киров. Лобачевский һ. 6. булган.
Сценарий өстендә хәзер уге эшли баш-лаячакбызмы — шуны хәбәр итүегезне сорыйм.
Виктор Шкловский».
Михаил Ильич кем булгандыр, ул нәрсә дип җавап биргәндер, анысы әлегә ачык түгел. Әмма бу кечкенә генә язмадан шактый кызыклы һәм гыйбрәтле фактлар ачыла. Боек Ватан сугышыннан алдагы елларда ук Габдулла Тукай турыкда нәфис фильм куелырга уйланылган икән. Бу фикерне шагыйрь архивындагы икенче бер документ та раслый. СССР Халык Комиссарлары Советы янындагы кинематография комитетына Татарстан хөкүмәте исеменнән җибәрелгән эш кәгазендә (1940. 1S август. 4129 сан) «Тукай» кинофильмын чыгару мәсьәләләре буенча Әхмәт Фәйзинең консультант итеп билгеләнүе язылган. Документлардан аңлашылганча, 1940—41 елларда «Тукай»ны чыгару буенча конкрет эш тә башланган. Тик В. Шкловскийиың әлеге хатыннан соң унбер көн үтү белән баш-ланып киткән Ватан сугышы гына бөек шагыйрьнең образын кинода гәүдәләндерергә комачаулый.
Бу хатлардан икенче әһәмиятле факт та — шагыйрь Әхмәт Фәйзинең без белеп бетермәгән яңа яклары — кино сәнгате, кино эшлеклеләре белән дә якыннан танышлыгы, аның хәтта «Тукай» фильмы очен сценарий либреттосы язуы, бөтенләй яңа өлкәдә каләм тибрәтүе дә ачыла.
Шагыйрьнең сеңелесе Зәйнәп ападан мин Ә. Фәйзинең «Тукай» либреттосын архив материаллары арасыннан эзләп каравын үтендем. Берничә көннән соң «Тукай» минем кулда иде инде.
Либретто кечкенә Апушның яңа чыпталар төялгән арба остенә утырып Казанга килүен, атлы абзыйның базар мәйданында «Асрамага бала бирәм, кем ала!» дигән сүзләрне кычкырып торуын сурәтләгән күренешләр белән башланып китә. Тукайның сабый чагы — әсәрнең прологы гына. Язучы Г. Тукайның биографиясен хронологик рәвештә ачу белән мавыкмый, бетеи- ләй башка юл сайлый. Төп вакыйгалар Габдулла Тукайның 1907 елның көзендә Казанга килүе белән генә башлана һәм шагыйрьнең үлеме белән тәмамлана. Сцена-рийга нигез итеп Ә. Фәйзи үзенең «Тукайп драмасын — шундагы коллизияләрне, об-разларны алган. Дөресрәге, Ә. Фәйзи «Тукай» драмасын һәм «Тукай» кинолибрет- тосын бер ук вакыттарак иҗат иткән.
«Тукай» драмасының куелу тарихына күз салыйк.
«Тукай» драмасын Ә. Фәйзи беренче мәртәбә 1938 елның 15 августында Түбән Осланда дачага җыелган дусларына — язучыларга, артистларга укый. Шунда ук пьеса турында фикер алышу да үткәрелә. Татар дәүләт академия театры пьесаны шушы ук елны үзенең репертуарына кертә һәм репетицияләр башлый. 1939 елны театр сезоны «Тукай» постановкасы белән ачыла.
Ә. Фәйзи, тәнкыйть фикерен искә алып, драма естендә эшләвен дәвам итә Һәм пьесаның драматик яктан җыйнаграк яңа вариантын эшләп театрга тәкъдим итә. Казанлылар 1942 елның апрелендә «Тукай» спектакленең яңа вариантын карыйлар. Шушы ук елларда ул «Тукай» киносценариен дә яза.
«Тукай» пьесасы һәм кинолибреттосы өстендә бер ук вакытта эшләве пьесага да. киносценарийга да тирән эз салган. Бер яктан, ул пьесаның кинематографик фикерләүгә бик якын итеп -корылуына этәргән. Күренеш-эпизодларның күп булуы, алар- ның тиз алышынып торулары — композициядәге һәм сюжет корудагы бу үзенчәлек, шиксез, Ә. Фәйзинең кнно сәнгате белән мавыгуыннан, кино үзенчәлекләрен өйрәнүеннән, кино тәэсиреннән килә. Ә. Фәизи бу елларда җитди рәвештә кино сәнгатен, аның теориясен өйрәнә, яңа чыккан фильмнарны карап бара. Моны Ә. Фәйзинең шул еллардагы хат-ларыннан да күрергә була. «1укай» пьесасын сәхнәләштерүче режиссер Ш. Са- рымсаковка язган хатларының берсендә, мәсәлән, шундый юллар бар:
« .Ә пьесаны сәхнәләштерү ничек бара, Сарымсак? Кайбер күренешләрне әдәби яктан эшкәртүгә, үзгәртүгә мохтаҗ тү- \ селсеңме? Бүген «Ленин 1918 елда»ны карадым (менә әле яңа гына шуны карап кайтуым). Картина мин көткәнгә караганда да әйбәтрәк булып чыкты. Мин ела-1 дым да. көлдем дә. Чын сәнгать. Картина гаҗәеп тормышчан. Бу — Ленин турындагы иң яхшы фильм.
Безнең спектакль дә дөреслекне шундый тирән ачсын иде. туйганчы еларлык һәм көләрлек булсын иде!»'
Кинематографик фикерләү белән мавыгу пьесада драматик хәрәкәтнең үзенчәлекле корылуына этәрсә, шул ук вакытта ул пьесаның үз вакытында тәнкыйть ителгән композицион таркаулыгын да китереп чыгарган сәбәпләрнең берсе булган. Димәк. Ә. Фәйзинең кино белән мавыгуы аның иҗат зшчәнлегенә ике юнәлештә |уңай һәм кире) тәэсир иткән.
Икенче яктан, «Тукай» либреттосын яз-ганда ул «Тукай» драмасын язу тәҗрибәсеннән дә нык файдалана. Мосфильмның сценарий бүлегенә җибәргән хатларының берсендә Ә. Фәйзи «Тукан» драмасының Казан һәм Уфа тамашачылары тарафыннан җылы кабул ителүе, хәзерге вакытта пьесаның ер-яңа варианты встендә эшләве турында язуы һич тә очраклы түгел. Драманың уңышлы һәм кочле яклары кинолиб- реттоның да квчле яклары булып әверелгән. Драматик конфликтның кискенлеге. Тукайны коеп куйган шагыйрь итеп кенә түгел, ә ихтыяр коченә ия булган керәшче. җәмәгать эшлеклесе ител сурәтләү, ша-гыйрьнең үзен икеләнүләре, эчке каршы-лыклары аша ачу, социаль фонның әйбәт сурәтләнүе — кинолибреттоның да кочле яклары. Әмма автор, драмадагы кочле яклар белән бергә, андагы йомшаклыкларны да файдалана. Бу нәрсә аеруча С. Рәмиев образын гәүдәләндерүдә күренә. С. Рамиса драмада да, либреттода да шундый ук ихтыярсыз, иочсеэ, ахырда охранкага сатылган шәхес ител бирелгән. Э драманың җнтешсеэлеге булып күренгән күп эпизод лылык, вакыйганың торле урыннарда баруы һәм тиз алышынып торуы либреттоның табигый хасияте һәм отышлы яклары булып киткән.
Әмма «Тукай» нинолибреттосы драманың кино очен прозага күчереп чыккан үзгәрешсез варианты гына түгел. Ул «Тукан» драмасыннан нык кына аерыла да. Кайбер образларда аерымлыклар бар. Кайбер образлар остәлгән. Драмада без Тукайның дуслары арасында Фатих Әмирханны күрми идек. Ә либреттода уп. Г. Камап. X. Ямашее. эшче-революционер Михайлов. Гафурлар белән бергә, шагыйрьнең якын дусларыннан берсе һәм революцион рухлысы итеп сурәтләнгән. Мәсәлән, либреттода реакционен һоҗуме- нә каршы татар интеллигенциясе исеменнән ондәмә язган кеше — Фатих Әмирхан.
Ни очен соң Ә. Фәйзи Әмирханны пьесада күрсәтми! Тәнкыйть драманың беренче варианты куелу белән — 1939 елны ук — Әмирханның пьесага кертелмәвен әсәрнең бер кимчелеге итеп күтәреп чыга бит.
Әгәр «Тукай» драмасының кульвзма вариантларына игътибар итсәк, анда без Ф. Әмирханны очрата алабыз. IX күренеш түбәндәгечә башланып китә.
■Тукай бүлмәсе. Тукай. Камал. Солтан, коляскада Фатих һәм тагын ике кеше. Коләхметоа тәрәзәдән карап тора. Яма- шеаның үлүенә бер ел тулу уңае белән, дуслары аны нско алу коненә җыелганнар. Тукай Ямашны сагынып, аңв багышланган шигырен унын. Скрипкада «Ямашны сагыну» дигән кой уйнала». Пьесаның кулъязма караламасында Фатих тагын берничә урында телгә алына, ул Тукайның иң яхшы дусларыннан берсе буларак гәүдәләнә. Пьесаның сәхнәгә куелышында һәм басма-сында болар тошерелгәи.
Ә сценарийда, әйткәнебезчә. Әмирхан әһәмиятле образларның берсе булып урын алган. Моны нәрсә белән аңлатырга! Шушы рухтагы сорауларга Ә. Фәйзи пьесаны тикшерүгә багышланган киңәшмәдә (пьесаны тикшерү 1942 елның 16 апрелендә үткәрелә] болай дип җааап биргән:
«Биредә чыгыш ясаучылар ни очен Кариев юк, ни очен Әмирхан юк диләр. Аларның пьесага кертелмәвен шуның белән аңлатырга кирәк: әгәр алариы да ос- тәсәк. Камал образы тоссезләнер һәм аны кабатлау булып чыгар иде. Мин натуралистик юнәлештән китәргә теләмәдем».
һәм. икенчедән, Ф. Әмирхан 1907 елда авырый башлый: «Ничек итеп аны коляскада. ааыру килеш сәхнәгә кертәсең. Сәхнәдә уен шартлы куела, аның үз законнары бар», — дип сойли Ә. Фәйзи артистларга Әмирхан турында сүз чыккач. (Тукай образын башкарган артист И. Гафуров сойләгәи истәлекләрдән.)
«Тукай» драмасының вариантларын һәм ■Тукай» либреттосын тикшер'эч, шул нәрсә ачыла: Ә. Фәизн һич тә Фатих Әмиэ- ханның татар иҗтимагыи фикер үсешендәге ролен кечерәйтергә теләмәгән. Шунысына игътибар итик: автор Ф. Әмирханны пьесага кергү-кертмәүне сәхнә законнарына бәйләп, пьесаның характеры белән аңлаткан.
Тукайны һәм аның корәштәшләрен кинода гәүдәләндергәндә инде Ә. Фәйзи кинематографик фикерләүгә таяна. Кине-матографның театрга, сәхнәгә караганда момкннлеклэре күбрәк тә. үзгәрәк тә. Шуңа да драмага сыя алмаган образ ки- нолмбрсттода үзенең коляскалары белән дә бик табигый рәвештә урын алган.
Пьесада драматик хәрәкәт диалог аша гына тормышка аша. Киноэкранда сүздән башка да драматик хәрәкәт бирелергә момкин (киноның башлангыч дәаерен — тавышсыз вакытын хәтерләгез). Диалогны киномонтаж тулыландыра, аппаратның кеше йозендәме, күзендәме кечкенә генә үзгәрешләрне до тотып ала алуы һәм әһәмиятле нәрсәләргә топ игътибарны юнәлтеп, шул әһәмиятле нәрсәне торле алымнар ярдәмендә я ерагайтып, я якынайтып күрсәтүләре сурәтләүдә киң момкмнлеиләр ача Ә. Фәизи дә либреттосын язганда кинематографик хәрәкәтне яхшы тоел, аның үзенчәлекле табигатен аңлап эш иткән. (Дерес. аатор биредә әле драма азудан тулысынча котылып бетми, ваиыт- аакыт Ә. Фәйзи пьеса азу юлына да тошеп киткәли. Шулай да сценарийда кино очен отышлы күренешләр дә аз түгел.) менә бер мисал:
•Тукай Ямашоа квартирасына бара, ләкин ул гадәттәгечә онда юк _
Ту «ай үэонон бүлмәсендә» Аны күңелсез. тешемне уйлар биләп алгак Ул үзән
шагыйрь буларак халыкка кирәкми икән дигән фикергә килгән. Ә ул халыкка хезмәт итүдән башка тормышны күз алдына да китерә алмый. Димәк...
Тукайның күзләре кем тарафыннандыр өстәлдә калдырылган кәгазьгә төшә:
«Бүген 11 дә китәм. Әгәр пристаньга төшәргә кирәк дип санамасагыз, хушыгыз! Әминә».
Тукай вакытның соң булуына һәм юлның ераклыгына карамастан, караңгыда абына- сөртенә пристаньга йөгерә.
Тукай пристаньга килеп җиткәндә генә пароход кузгалып китә.
Идел яры. Таң ату күренеше. Биек кыя тауда хәрәкәтсез басып торган кешенең си-луэты. Шәүлә яктырганнан-яктыра бара. Ул — пароход китеп югалган якка күзләрен текәгән Тукай булып чыга. Аннан соң ул күз карашын кыя астындагы шаулы йөгерек дулкыннарга күчерә.
Шул урыннан ерак та түгел, большевиклар оешмасының яшерен җыелышы бара... Михайлов Лена приискасындагы канлы ва-кыйгаларга бәйле рәвештә Россия буенча күтәрелгән стачка һәм забастовка дулкыннары турында сөйли...
Тукайның күз алдыннан (дулкыннар фо-нында) үткән тормышына бәйле истәлекләр уза: Казанга беренче аяк басуы һәм шунда туган шатлыклы минутлары, яшьләр белән беренче танышуы. Әминә белән очрашу күренешләре...»
Биредә, күрүегезчә, диалог юк. Шуңа карамастан, драматик хәрәкәт бар һәм ул кинематография мөмкинлекләреннән фай-даланып, оптик күрүгә нигезләнеп, шактый киеренке итеп төзелгән. Вакыйга, күренешләр биредә тиз агышлы һәм үтә хәрәкәтчән. Без Тукайның бүгенге рухи халәтен дә күрәбез, уйлары аша үткән көннәренә дә сәяхәт кылабыз. Драмада, әлбәттә, бо- ларны — шагыйрьнең үткәннәрен яки аның шәһәр буенча йөрүләрен сәхнәдә кинодагы шикелле күрсәтеп булмас иде. Пьесада сүз яки ремарка белән әйтелеп кенә үтелгән детальләр кинолибреттода кинематографик образга, драматик хәрәкәткә әверелгәннәр. Драматизмны Тукайның үзе турындагы газаплы уйлары да, хакыйкать эзләп Ямашев янына баруы да, аны таба алмыйча кире өенә кайтуы да, төнлә үзенең бәхете-мәхәббәте артыннан пристаньга чабуы да. хәтта төн дә, кыя тау да, дулкыннар да тудыра.
Идел дулкыннары бер контекстта безгә шагыйрь күңелендәге ярсулы «дулкыннарга» ишарә ясыйлар. Гадәти табигать көченнән ул тирән эмоциональ көчкә ия булган образга әйләнә. Икенче бер контекстта дулкыннарның мәгънәсе тагы да узгәрэ. Ул бетен ил буенча күтәрелгән халык хәрәкәтенә ишарә ясый, революционер Михайловның политик стачкалар турында сөйләгән сүзләренә образлы бәйләнештә китерелә.
Ә. Фәйзинең архив материаллары ара-сында тагын берничә киносценарий либрет-тосы табылды. Берсе аның «Тарих рычагы» дип исемләнгән. Җәя эченә «Яшел манара» дигән икенче исем дә куелган. Ә. Фәйзи үзе әсәрнең жанрын «алты кисәктән торган киноповесть» дип билгеләгән. Либретто саран детальләрдә, әмма шактый киеренке вакыйгаларда илдәге олы социаль үзгәрешләрне, тарихны тудыручы көчләрне ачып сала.
...1919 ел. Кызыл гаскәр, мең газаплар күреп, акларга каршы һөҗүм сугышлары алып бара. Көзге пычрак. Снаряд шартлаулары. Үлгән атлар. Үтерелгән кешеләр. Күренеш кабат алышына. Һәм без солдат котелогын, котелокка тыгылган 3—4 кашык һәм сыек балык шулпасы күрәбез. Зур планда — шуышучы тиф бете. Әсәрнең конкрет геройлары белән дә очрашабыз. Берсе аның — аклар армиясенең офицеры Ильяс. Ул офицер погоннарын ертып ташлап, крестьян киемнәре киенеп, фронттан кача. Вакыйгалар ерак тылга — Ильясның әтиләре авылына күчә. Зариф карт продразверсткадан үзенең ашлыгын яшерә. Аның улы Гариф — комсомолец. Ата белән бала арасындагы конфликт Гарифның яше- релгән ашлык турында ячейкага барып әйтүе белән кискен төс ала. Ләкин әле бу — конфликтның башы гына. Абыйсы Ильясның авылга кайтуы, аның кулаклар кубызына биюе белән вакыйгалар, социаль көрәш тагы да куера. Ике бертуган көрәшнең ике ягына баса._
Киноповесть комсомолец Гарифларның җиңүе, әтисенең һәм авылдагы башка күп-ләрнең дә иске индивидуалистик һәм дини карашларыннан арынып, авылдагы коллектив хуҗалыкка аяк басулары, культуралы тормышка омтылуларын сурәтләү белән тәмамлана.
«Тарих рычагымның язылу елы күрсәтелмәгән. Үзенең конфликты, стиле һәм образларының сурәтләнүе буенча ул егерменче елларның икенче яртысында язылган әсәрләргә охшаш. Автор үзенең төп игътибарын аерым геройларның индивидуаль психологиясенә түгел, ә социаль төркем һәм сыйныфларның көрәшенә, алар арасындагы каршылыкны ачуга юнәлтә. Шуңа күрә дә. образлар индивидуаль үзенчәлекләре белән ачылуга караганда, социаль-политик көрәштә тоткан урыннары яки шул көрәштәге нинди дә булса киеренке бер вакыйгага катнашулары белән генә аерылалар. Болар барысы да кинолибреттоның язылу елын егерменче елларның ахыры яки 1930—31 еллар дип билгеләргә мөмкинлек бирә.
Ә. Фәйзи 30 елларның ахырында нәфис кино өчен тагын бер әсәр — «Пәйгамбәр Әюп һәм итекче Сафа» исемле киносценарий либреттосы иҗат иткән. «Тарих рычагы» белән чагыштырганда, шагыйрьнең әдәби осталыгы үсүе күзгә ташлана. Ә. Фәйзи социаль көрәш күренешләрен сурәтләү белән генә чикләнми, геройның социаль психологиясен ачуга да нык әһәмият бирә. Шәхесне тирәнрәк тикшерүгә омтылу хәтта әсәрнең проблемасында, сюжет корылышында да күренә: автор төп герой итеп итекче Сафаны ала, аның революцион вакыйгалар барышында дини иллюзияләрдән арынуын, сыйнфый аңы үсүен җентекләп сурәтли.
Башка либреттолары шикелле ук, «Пәй-гамбәр Әюп һәм итенче Сафап да беркайда да басылмаган. Шулай да «Сафап драматик поэмасы белән таныш укучылар әсәрнең тол эчтәлеге белән нигездә танышлар дип уйлыйм. Чәнки «Пәйгамбәр Әюп һәм итекче Сафа» кинолибреттосы «Сафап драматик поэмасына нигезләнеп, драматик поэма белән бер ук вакыттарак язылган. Биредә дә нигездә шул ук вакыйгалар. шул ук образлар, әмма инде алар киноэкран мөмкинлекләреннән чыгып бае-тылганнар.
Кино «күзеп безгә артиллерия канонадасын да, фронт барган шәһәр күренешен дә. большевикларның өндәмәләре ябыштырылган урамнарны да күрсәтә, эшчеләрнең шәһәр төрмәсен һәм комендатураны камап, штурм белән алуларын да ачып сала.
Кинематографик фикерләү, күрүебезчә, язучының алган проблемасын чишү буенча иҗат мөмкинлекләрен беркадәр баетыбрак җибәргән.
Сценарий һәм поэманың бер ук вакыттарак язылуларына һәм поэмада кино өчен хас алымнарның очрауларына таянып, ки-нематографик фикерләүнең «Сафа» драматик поэмасына да тәэсире турында сөйләргә мөмкин булыр иде.
Ә. Фәйзи гомеренең соңгы елларына кадәр татар халкының ике боек улы — Тукай һәм Җәлилгә багышланган фильм булдыру турында хыялланды. Җәлил турында кино чыгару буенча аның Мәскәү- дәге кино оешмалары белән сөйләшүләр алып баруы да мәгълүм. Зәйнәп апа Фәй- зиеоа Әхмәт Фәйзинең Муса Җәлилгә багышланган иинолибреттосы да булырга тиеш дип саный, тик әлегә андый либреттоның архивлардан табылганы юк.
Ә. Фәйзи үзе исән вакытта хыялларының тормышка ашуын күрә алмады. Нәфис фильм чыгару буенча барлык омтылышлары аерым әдипнең эшчәнлеге — көрәше генә булып калды, синтезлы сәнгать — кино әсәре булып гәүдәләнә алмады.
Әмма Ә. Фәиэинең барлык киносцена-рийлары да әнә шундый уңышсыз финал белән тәмамланды дип әйтү дә дөрес үк булмас иде.
В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының 150 еллык юбилеена багышлап Ә Фәйзигә документаль киноочерк язарга заказ бирәләр. Ул Булат Гыйззәтуллин белән берлектә киноочерк либреттосын яза һәм шул сценарий буенча 1954 елны документаль фильм куела. (Бу фильмның сценарие да шагыйрьнең архивында саклана.)
20 елларда кабынган «Койрыклы йол- дыз»лар озын гомерле булмады. Алар кабынды да. тиз арада сүнде Ләкин кино сәнгате кабызган иҗат ялкыннары апай тиз генә сүнәрлек булмаган. Сәнгатьнең яңа һәм иң яшь тере булган кино һәрвакыт татарның культура эшпеклеләрен. әдипләрен үзенә тартып торган. Архивлар шуны раслый.
Бәлки. 20—30 елларда татар тормышын-нан алып язылган киносценарийлар югарыда иснә алынган исемнәр белән генә дә чикләнми торгандыр. Әмма болары да татар әдипләренең чор адымыннан артка калмас өчен яңа дәвер цивилизациясенең бөек казанышын файдалану юлында зур гына эш алып барулары турында сөйли. Алар кино өчен сценарий язуны актуаль социаль заказ итеп кабул иткәннәр, кинолибретто язуны язучының гражданлык бурычы белән бәйләп караганнар.
Архивлар тагын әдәбиятта кино тәэси-рендә туып килә торган олы һәм әһәмиятле яңалыклар турында да сөйлиләр. Ки о татар әдәбиятында да яңа жанрлар туу а сәбәпче булган. Бу — нәфис һәм документаль фильмнарның либреттолары. Дөрес, бу жанрның үсеше аның базасы — нәфис фильмнар чыгару студиясе булмау белән нык тоткарлана. Татар нәфис фильмнарын чыгару мәсьәләсе исә озак еллар дәвамында чишелә алмый торган бер төен булып килде. Бу мәсьәләне тизләтү турында Мирсәй Әмирнең РСФСР Верховный Советының 1966 ел, декабрь сессиясендә сүз күтәрүе һич тә очраклы түгел. Төенне чишәргә, ниһаять, вакыт җиткәндер инде. Якын киләчәктә исә. үз җирлеге тугач, әдәбиятның бу тәре дә күрелмәгәнчә үсеп китәр дип өмет итәбез.
Сценарий — фильмның нигезе. Безнең илдә һәр картинаның титрын сценарист исем-фамилиясе белән башлап җибәрү гадәте юкка гына түгел. Ул фильмның әдәбиятка нигезләнеп тууы турында да сөйли. Сценарий режиссер өчен материал гына түгел, ул. барыннан да элек, тулы кыйммәткә ия булган әдәби әсәр. Совет кинематографиясе атаклы режиссерлары белән генә түгел. Натан Зархи, Довженко, Е. Габрилович кебек атаклы кинодраматурглары белән дә горурлана.
Кннолибреттоларга үги итеп карау гомумән кино сәнгатенең баштарак чорлары өчен хас иде. Хәзер исә бу караш тамырыннан үзгәрде. Киносценарийлар рус совет сәнгатендә әдәбиятның роман, поэма шикелле үк тигез хокуклы бер жанры итеп карала. Алар «Кино сәнгате* журналында гына түгел, әдәби журналларда да басыла, аерым китап итеп тә чыгарыла. Хәтта моннан берничә ел элен Л. Леоновның «Мистер Мак-Кннлиның качуы* исемле ки- иоповестена «Правда* газетасы да урын бирде.
Бездә исә, татар әдәбият белемендә дә. әдәбият тарихында да. киносценарийлар турында гадәттә язылмый. Кинолибретто- лар да архив материаллары гына булып кала: алар журналларда да басылмый («Азат хатын* журналында Ш. Хесәенов сценариеннан әзен басылуны шуңа да хуплап каршыларга кирәк), язучыларның әсәрләре тупланган томнарда да аларга урын бирелми.
Әгәр безнең матбугатта да кинолибрет- топарга яшел семафор ачылса һәм язучы-ларның киноны күздә тотып язылган әсәрләре _ киноловестъ, иииолоэмалары, сценарийлары басылып торса, язучылар кино сәнгатенә ныграк игътибарлы булырлар ии- нолнбреттолар иҗат итүчеләр, шаять, бер-кадәр ишәер иде.