Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘРҖАНИ ТУРЫНДА БЕРНИЧӘ СҮЗ


ушы елның 16 январенда заманының күренекле тарихчысы, педагог һәм җәмәгать эшлеклесе Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәржаниның тууыңа 150 ел тулды.
Беренче карауга, галимнең тормыш юлы әллә ни катлаулы да түгел сыман: башлангыч белемне авылда үз атасыннан ала. аннары, башка рухани балалары кебек үк, «Бохараи-шәрнфжтә ун елга якын гомер уздыра. Казанга кайткач, руханилык дәрәҗәсен кабул итә һәм шунда 1889 елның маенда вафат була.
Әйе. тыштан караганда, шулай шома гына узган, төссез генә бер гомер сыман. Ләкин мәсьәләгә якынрак килеп, фактларның асылына керә башласаң, бөтенләй икенче картина ачыла. Безнең алда — феодализм туңлыкларын җимерә җимерә туып килүче капиталистик мөнәсәбәтләрнең, милли һәм иҗтимагый аңы формалаша башлаган яшь татар буржуазиясенең эшлекле вәкиле, бунтарь идеологы, шул ук вакытта гаҗәеп каршылыклы фикер иясе. Бер яктан, гасырлар буена яшәп килгән рухи богауларны өзеп, кеше аңына хөрлек, азатлык таләп иткән акыл иясе, гуманист. Икенче яктан, ислам динен нечкәртеп, аны сыгылмалырак итүдә шактый хезмәтләр күрсәткән философ-идеалист. Бер яктан, фактлар нигезендә фәнни тарих язучы галим, ә икенче яктан исә никах укып, җеназалар чыгучы мулла...
Әйе. Мәрҗани эшчәнлеге катлаулы да. каршылыклы да. Анык иҗатында прогрессив идеяләр күп. чикләнгәнлек тә җитәрлек.
Тарихи шәхесләрнең урынын ачыклаганда, алар эшчәнлегенең гел тискәре моментларын күпертү нинди күңелсез нәтиҗәләргә китерсә, аларның бары уңай яклары турында гына сөйләү дә безне хакыйкатьтән ераклаштырыр иде Мәрҗани мирасы моңар хәтле, кызганычка каршы, шул пландарак тикшерелеп килде. Мәсәлән, 1915 елда галимнең тууына 100 ел тулу мөнәсәбәте белән чыгарылган, фактларга бай «Мәрҗани мәҗмугасы» исемле китапта, галимнең эшчәнлеге гел ислам дине күзлегеннән генә каралып, аның иҗатының дөньяви, социаль-ижтимагый әһәмияте танылмаслык дәрәҗәдә бозылган иде. Шуның тәэсиредер, күрәсең, соңрак вакытларда кайберәүләр баш турында сөйлисе урында, баш өстендәге чалмага күбрәк игътибар иттеләр, һәм, нәтиҗәдә, катлаулы иҗат объектив бәһасын ’ала алмыйча ятты.
Шуннан файдаланып булса кирәк, чит илләрдәге кайберәүләр. Мәрҗани авторитеты белән уйнап, тагарлар арасындагы иҗтимагый фикер тарихын бозып күрсәтүче фальсификацион әйберләр чыгара башладылар. Бер генә мисал китерик. Үзенә «Таймас» дип псевдоним алган ак эмигрант Абдулла Баттал Көнбатыш Германиядә бастырган соңгы мәкаләләренең берсендә Мәрҗани канаты астына Зәки Вәлида кебек авантюристларны да кертеп маташа 1 Максат бик ачык- янәсе. Вәлндн дә иҗтимагый фикер уяну дәверенең, мәгьрифәт-мәгарифчелек идеяләренең җимеше. Ш. Мәрҗани «тудырган тарих мзктәбе»нен бер кешесе . Чынлыкта исә алар нке чорның, ике платформаның вәкилләре, кырык мәртәбә кайнатсаң да «шулпалары» бергә кушылмый торган ике автор, ике идеологии юнәлеш кешесе.
Биредә бу мәсьәләгә очраклы рәвештә тукталмыйбыз. Чөнки .Мәрҗани мирасы, ул яшәгән катлаулы дәвер кебек үк. төрле ил. төрле идеология галимнәренең игътибар үзәгендә торган мөһим мәсьәләләрнең берсе. Һәм аның тарихтагы урынын дөрес билгеләү өчен буржуаз фальсификаторлар белән совет тарихчылары арасында кискен бәрелешләр булачак Бу мәсьәләдә буржуаз галимнәргә иркен мәйдан калдырып китәргә безнең бернинди хакыбыз юк7 8.
7 .Handbuch der Orientalislik. V. Band. Altaistik, 1. Abschnitt, Turkologie*. немец телендә. Лейден-Кёльн. 1963, 431 бит.
8 Совет галимнәре тарафыннан киңрәк тикшерелгән К. Насыйри эшчәнлеге турында чит ил тарихчыларының нигездә безнең галимнәр фикере белән исәпләшергә мәҗбүр булулары, әлбәттә, күп нәрсә турында сөйли. Мәсәлән, француз тарихчысы Ш. Келькежейның К Насыйри иҗатына багышланган мәкаләсе нигездә совет галимнәре хезмәтләренә таянып язылган Кара .Cahiers du Monde Russe et soxieiyue*1 1—2. v. IV, француз телендә. Париж. 1963, 117—142 бб.
Ш
— Мәржанн.
Бөтен мөселман дөньясы: «Ижтиһад монкарыйз», янәсе, актив фикер йөртү дәвере узган инде, шулай булгач, соцналь-рухн изүләргә түзәргә, фикерсез, юаш мөэмни сулып яшәргә кирәк дип, бер тавыштан гөр килеп, туктаусыз тукынып ятканда, «юк. ижтиһад дәвере үлмәде, үлмәячәк, кеше фикердә дә, гамәлдә дә хөр булырга тиеш», — дип, бөтен шэрыкта хөкем сөргән догмага кем каршы чыкты?
— Маржа н н.
Җыр-музыка — хәрам, алар шайтан эше дип, халык талантларын буган, жыр- музыка сәнгатен мәйханә белән фәхешханәләргә куып керткән гомуми фанатизмга каршы Россия мөселманнарыннан беренче буларак кем тавыш күтәрде?
— Мәржанн.
Ниһаять, тарихның караңгы дәверләрендә, һәркемгә «мөселманлык»ны тәкъдим итеп, мөстәкыйль халык булуыңны оныттырырга тырышкан заманда конкрет Болгар- Казан тарихын кем язды? Үзеңнең гарәп һәм тажик га, нугай һәм үзбәк тә булмыйча. «татар» дигән аерым халык икәнлегеңне кем исбат итте? «Тәварнхы Болгария» кебек сафсаталарның мулла-монтагай мистификациясе булуын фаш итеп, тәнкыйть белән сыналган фактларга нигезләп, беренче дөньяви тарихыңны кем язды?
— Мәржанн.
Әйтергә кирәк, Мәржанн эшчәнлегенен гыйльми әһәмиятен иң элек рус орнснта- листлары бәяләделәр. Аның беренче тарихи хезмәте турында югары фикерне 1877 елда VK күренекле тюрколог В. В Радлов әйтте. «Мостафад әл-әхбар фи әхвале Казан эә Болгар» исемле капиталь әсәре турында исә Н. Ф. Квтанов болан язган иде. «Этнографик һәм тарихи фактларның байлыгы җәһәтеннән, бу хезмәт бер рус теленә генә түгел, бәлки башка Европа телләренә дә тәржемә ителергә лаек».
Шулай, Мәржанн ижатының төи әһәмияте — анын дөньяви, гыйльми хезмәтләрендә; Тагын бер характерлы деталь. Әгәр Мәржаниның геологик темаларга багышланган әсәрләре күләм ягыннан 15—20 проценттан артмаса. дөньяви, бигрәк тә гарнхи, темаларга багышланган хезмәтләре 75—80 процентны тәшкил итә. Нәтижә үзеннән- үзе чыга. Вафагыннан ике көн элек, үлем түшәгендә яткан килеш язган соңгы әйбере «Мостафад ,»л-әхбәр»та өстәмә булуын һәм соңгы васыятьләренең тарихи хезмәтләре турында әйтелүен игътибарга алсак, картина тагы да ачыклана төшә.
Ләкин галим мирасының шушы уңай һәм прогрессив якларын өйрәнгәндә дә, мәсьәләгә гыйльми тәнкыйть, нисбилек принциплары белән якын килергә кирәк. Киресенчә булганда, реаль шәхес урынына идеаль әһел менеп басачак. Мәсәлән, Бохлраи- шәрнфнец тетмәсен теткән, уку-укыту эшләренә радикаль реформалар мәсьәләсен күтәреп чыккан Мәржанн үз мәдрәсәсен әллә нн яңарта алмаган.
Рус телен уку важнб дип, үзе шул карашны актив пропагандалау белән бергә, ул фамилиягә «ов» кушымчасын өстәүдән һәм тарихи даталарны милади ел исәбе белән
Инде Мәржанн эннэнлегснен төп әһәмиятенә килсәк, ул-иң этек дөньявитык һәм гыйльмилекне беренче планга куйган күренекле галим* Хөр фике^тәЛ өчен аны карагруһ татар руханилары эзәрлекләде, прогрессив хезмэтләре^чен надан та тап жә“ магатьчелеге «знндикъ». «мөртәт», «чукынчык» дип атады ₽
Чыннан да, татар укымышлыларыннан «шәрех» чәйнәүләрне ташлап мәктәп-мәд- реформа «ерту. а.иьявн фә„|м, >кшу идеясен'баш lan uL китәреп чыкты? һәм «Бохараи-шәриф»нең битлеген кем ертты’
— Мәржанн.
Кайбер адәмнәр «рус теле —хәрам», «русча уку —диннән язу» дип лаф орып, халыкны котыртып яткан бер заманда, «безнең өчен рус телен белү — важнб (һичшиксез мөһим)» дигән кыю фикерне кем беренче булып әйтте?
— Маржа ни.
Фанатик Казан татарларының тискәрелеген жиңеп ачылган Русско-татарская Ш1солада? авторитетлы татар укымышлыларыннан беренче укытучы булып эшләүче
язудан качкан.
Кеше фикере хөр булырга тиеш дип, шул мәсьәләдә барлык иске авторитетларны тибеп жимерсә дә, фикер азатлыгы принципларын Мәржанн корьәнне «дөрес» аңлауга кайтарып калдырудан уза алмаган.
Музыканың хәрам түгеллеген дә ул аять-хәднсләр һәм «нәкыль»ләр (борынгылар сүзе) нигезендә исбат игәргә тырышкан.
Үзенең яңа рухтагы, реалистик тарихи әсәрләрен иске формага төреп биргән; гомуми нэтнжәләр чыгара башлаганда исә. үткен күзле, айнык акыллы тәнкыйтьче Маржа ни да тәмам аптырап калган Һ. б. ...
Әмма, болардан чыгып. Мәржанн эшчәнлегенә тәкәбберлек белән, бүгенге көн бизмәннәре белән нкыи килү, һәм аның члдыиа реаль булмаган таләпләр куеп, аны хаксызга гаепләү дә дөрес булмас нде. Чөнки, В. И Ленин өйрәткәнчә «гарнхи хезмәтләр тхрыпдо тарихи эшлек.имэрией хәзерге таләпләр белән чагыштырганда нәрсәне бирмәүләренә карап түгел, бәлки аларның үз элгәрләре белән чагыштырганда нинди яна нәрсә бирүләренә карап хөкем нтелә» (В. И. Ленин. Әсәрләр. Тагар телендә.
иче том. 172 бит).
Бу принципны нигез НТСП алсак, Мәржанн нжатыида без күп яңалыклар табарбыз.
Мәржани мирасына бәя биргәндә, анын Париж яисә Петербургта түгел, бәлки Бохарада укып, Казандагы Иске бистәдә яшәгән булуын онытмаска кирәк, һәм ул яшәгән дәвернең феодализм жимерелү чоры булуын да истән чыгармыйк. Менә шунда гына без Мәржани эшчәнлегендәге уңай якларны да, тискәре, «момент ларны да дөрес аялаячакбыз Аның чикләнгәнлекләре иске татар тормышыннан, «шәүкәтле» Бохара мәдрәсәләреннән калган реликт булса, аның радикаль чыгышлары, прогрессив фикерләре яңару юлына баскан Россия җәмгыятенең революцион идеяләре тәэсире иде. Чөнки татар буржуазиясенең язмышы — гомуми Россия күләмендә жиңеп китә торган капиталистик мөнәсәбәтләрнең бер өлеше иде. Димәк, Мәржани аңындагы чикләнгәнлекләр буржуазия сыйныфының табигате белән дә багланган иде.
Кайберәү тәрне Мәрҗаниның һаман мулла булып кала бирүе гаҗәпләндерә шикелле. Ләкин мондый шелтәләр бөтенләй урынсыз: академиясе, университет-институты түгел, хәтта дөньяви бер мәктәбе дә булмаган татар .халкының укымышлы.тары мәчет- мәдрәсәдән башка кая бара алсын1 Әмма Хөсәен Фәезхановның татарлар өчен дөньяви гимназия ачу һәм Казан университетында татар бүлеге булдыру турында хыялланып, утопик проектлар язуын һәм ул проектка Мэржаниның югары бәя бирүен искә төшерсәк, мачет-мәдрәсәләргә мәҗбүри куып кертелгән татар укымышлыларының фаҗигасен тагы да ачыграк анлый алырбыз.
Шул ук вакытта Петербург университетында укыткан гади авыл егете X Фәезха- нов Мәржани шәкерте иде. Шул шәкерте аша Мәржани прогрессив рус ориенталист- лары белән якын мөнәсәбәттә тора. Фәезханов үзе исә В. Д. Стасов кебек демократлар белән таныш-утырдаш, Чокан Вәлиханов, Ибраһим Алтынсариниар шикелле атаклы мәгърифәтчеләр белән дус-фнкердәш була. Шуларның барысын да игътибарга алсак Мәржани һәм аның даирәсе турындагы берьяклы карашларның бик субъектив булуын да чамаларбыз.
Кыскасы. Мәржани эшчәнлегеиен төп әһәмияте анын дөньяви, гыйльми якларында. Культурабыз тарихында да Мәржани. беренче чиратта, талантлы тарихчы, мәгърифәтче педагог һәм гуманистик карашлы җәмәгать эшлеклесе буларак үз урынын били. Прогрессив татар җәмәгатьчелеге дә аны менә шул якларыннан чыгып тәкъдир итте. Бөтен ижаты мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылган мәшһүр Акмулла аны «мәгърифәт кояшы» дип мактап җырлады. Бөек Тукан да Мәрҗаниның тарихи урынын дөрес бәяләде:
Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган7
Мнлләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.
Ул итсә дә хәдис, аятьне күп нәкыль9 10 11, Булып бетми аның гаклы нәкыльгә кол: Инсан дигән шәрәфле бер мәхлукта ул Бар дип белә хаким гакыл вә хөр гакыл.
Киң колачлы фикер иясе Г. Ибраһимов аны «бөек остаз» дип атады. «Анын бөтен әсәрләре фикердә хөррият белән, киләчәккә якты карау белән, адәм гаклына ихтирам белән сугарылган булуын» ассызымлап әйтте, һәм Мәржани иҗатының әһәмиятен анлар өчен, ул яшәгән караңгы дәверне истән чыгармаска кирәклеген махсус күрсәтте («Аң» журналы 1915 ел. 1—2 саннар). Әйе, Мәржани эшчәнлегенә бәя биргәндә. тун тормышның барлык ачысын җилкәләрендә татыган Акмулла, Тукай, Ибраһимов кебек көрәшчеләрнең фикерләрен дә игътибарга алып хөкем чыгарырга тиешбез.
Галимнен мирасына гыйльми тәнкыйть белән килеп, ана әтрафлы бәя бирү, әлбәттә. киләчәктәге бурычларның берсе. Бу кечкенә мәкаләдә исә без төп мәсьәләләрнең берничәсенә генә кагылдык. Мәрҗаниның тормыш юлы турында тәфсыйллап сөйләмәгән кебек, ул ижат иткән тарихи әсәрләрне санап, тасвирлап чыгуны да бурыч итеп куймадык. Мәрҗанидан калган кулъязма мирас турында сөйли башласаң да. яңа мәкалә килеп чыгар иде. Аңар хәтле тагар иҗтимагый фикере үсешендә туган беренче яралгыларны (Курсави мирасын) тикшереп бәяләү, ул орлыкларның Мәрҗанн иҗатында ничек үстерелүен күзәтү, ниһаять, яңа җирлектә җитлеккән Фәезханов Һәм Насынриларны киң планда яктырту, һичшиксез, зур монографияләр таләп итәр иде. Болар, әлбәттә, чираттагы бурычлар.
Түбәндә галимнең ике хатынын текстын хәзерге әдәби телгә күчереп бирәбез12. Бу хатлардан Мәрҗаниның һәм көчле, һәм көчсез сыйфатларын күрергә була. Бер яктан, бөтен искелек символы булган Бохарага нәфрәт тоткан айнык акыллы фикер иясе Икенче яктан, адым саен аллага сыенып мескенләнгән «хак мөселман». Өченче яктан, безнең алда төпченә белүче чын тарихчы, һәр фактны тәнкыйть күзлегеннән кичерүче таләпчән галим.
М. ГОСМАНОВ. 10 Фәезхановнын соңгы вакытларда без тапкан хатлары галимнең биографиясенә
тагын яна мәгълүматлар өсти. Ул хатлар киләчәктә махсус басылыр. 12 Н ә к ы л ь— борынгылар сүзенә таяну, борынгылар сүзе. 3 Р Фәхретдиновның 1966 елда безнең тарафтан Уфада табылган архивында Мәржанннын тагы 10 хатының тексты саклана Аларнын эчтәлекләре турында сүз башка урында булыр.
МӘРҖАНИ — КӘЛИМУЛЛАГА1
Кадерле дустым, алланын сөеклесе милла Кәлимуллага, барлык өй-эчегез таныш- белешләрегез белән бергә, сансыз-хисапсыз догаларыбыз күндерслә! Ислам йоласы оуенча сәламнән соң, без фәкыйрьләрне барлык таяныч-якыннарыбыз белән элеккечә сау-сәламәт днп белерсез.
Сезнең тарафтан безгә күндерелгән нәзакәтле хатыгыз, бер тәнкә сәдакагыз белән бергә тапшырылып, сезнең хакка хәер-догалар кылынды. Кабул итмәк алладандыр. Һап мескенем, милла Хөсәен мәрхүм вафат булган икән ләбаса! Ни кылмак кирәк, тәкъдиргә буйсынмыйча ни чарабыз бар? Аллаһе тәгалә чиксез рәхмәтләр кылып, урынын жәннәт эчендә итсен иде. Күп-күп хезмәтләр кылып, ниһаятьсез файдалар китергән иде. [Аның хезмәтләренә] мул әҗер һәм мактаулы алкыш белдерү белән бергә, изге бүләкләр бирүне бары бөек тәнрегә тапшырудан башка кулыбыздан пн килсен! «Ә кайгыбызны аллага белдерү белән чикләнәбез»1.
Безгә бик зур хәсрәт булды. «Дөреслектә кадерле кешеләр кыска гомерле була» Гыйльми гамәл, үткен акыл, хәкимлек һәм динлелек жәһәтләреннән аның тиңен хәзер кайдан табарга? Табылса да. бик сирәк кенә табылыр. Шулай ук гаҗәеп һәйбәт кеше дә иде ул. Гавәмнен юк-бар сүзләренә, шау-шуларына исе китми торган олы жанлы кеше иде. Аллаһе тәгалә әхирәген җайлы итеп, бала-чагаларына хәерле тормышлар бүләк итсен. Бичаракайларым, бик хафа булганнардыр Дөнья көтеп, көн күрерлек матди хәлләре бар микән? Аллаһе тәгалә үзенең рәхмәте белән иркен тормыш мөмкинлекләре бүләк кылсын, амин! Ул бичараларның хәлләреннән белгәнегез кадәре безгә хатыгызда тәфсыйллап язып җибәрүегез көтеләдер.
«Шәрхе гакаид»ны4 [Хөсәеннең] үзенә бүләк кылган идек, ул безнең милек түгел. Ләкин лаексыз [кешеләр] кулына төшеп кадерсез булмаса икән. Тиешле бәһасен биреп үзең алсаң ничек булыр икән?
Пәнә аның һәртөрле җыентыклары һәм китаплары булса кирәк иде. Безгә кул (булырлык] китаплары булган хәлдә, әгәр сатарга ихтыяр кылсалар, без. бәлки, алыр идек. Хосусән, кешеләр тормышына, тарихлар һәм дөнья хәлләренә мөнәсәбәтле җыентыклары булса, безгә зарур иде.
һәм тагын да аның мәдрәсә хакында язган бер каралама китабы бар иде*, аны акка чыгарып бастыру ниятендә иде. Бичара, акка чыгарырга форсаты булмагандыр. Шул китап югалмаса икән; мин үзем аны акка чыгарып бастыру чарасына керешер идем. Һич булмаганда, нөсхәләре күбәйсен өчен, биш-ллты нөсхә яздырыр илем Бичараның тырышлыгы һәм иҗтиһады әрәм булмаса икән. Ул бии яхшы һәм бик файдалы нәрсә иде. Гавәм халык шау-шулар, ялалар [чыгарып. теләсәләр ни сөйләсеннәр. Наданлык, күралмаучанлык һәм көнчелек сәбәпле, юк нәрсәләр яла кылып хәбәр тараттылар. Ул могтәбәр түгел, чөнки көнчелектән туган әйберләр ят нәрсәләр түгел. Минем үз каршымда исә егерме ел Бохарада дәрес укыл йөреп, монда кайтып [йәнә] егерме ел дарес укыткан кешеләр шуны игътибар белән тикшерсәләр, ата-бабаларына дә ирешмәгән гыйлемлекләр хасил итәрләр иде. Ни кылмак кирәк! Надан, көнче (кешеләр], дөреслеккә колак салмыйча, явыз ният белән ялган яла ягалар Дөреслекне дош-ман саныйлар. «Ярдәм итүчеләрнең иң хәерлссе — ал.танын үзе генә»' Озын сүзнең кыскасы: момкин булса, тизлек белән мәрхүмнән калган китапларның исемнәрен язып, тәфсыйллы исемлек ясан, мөмкин булса, баягы китапны һәм шуңа мөнәсәбәтле аерым кәгазьләрдә булган язмаларны да безгә җибәрерсез. Элегрәк (Хөсәеннең үзе туплаган бер җыентыгы булырга тиеш иде. Иәнә татар телендә тәртип кылган нәхү һәм сарфы булса кирәк иде. Болгар Һәм Казан хакында мәкаләләре булса кирәк иде
Бетнең хатыбызның эчтәлеген хат белән җәмәгатенә аңлатырсыз Вәссәлам.
Нәҗип мәхдүм сәламәт кайтып җитте, хәерле турылыклар булсын иде.
Элми кисәге' саумы? Бездән үзенә сәлам.
1283 ел җөмәдне-л-ахнрнеи соңгы биш көненең якшәмбесе". Язучы Габдулла» Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани
1 Кәлимулла —Хөсәен Фәезхановның шәкерте. Бу хатның фоторәсеме «Мәр- жани мәҗмугасында» бирелгән Текстның бер өлеше Р Фәхрстдниовнын кулъязм > «Аслр»ендә бар Мәгәр аның гулы килеш бер җирдә лә басылганы юк Шуна күрә д< моңарчы «Марҗани Фәезханов проектына каршы булган» дигән ягыш фикер яшәп килде.
1 Остазларына хат язганда, элекке шәкертләр, фатиха сорап, акча җибәрә торган булганнар.
• Гарәпчә әйтемнәр
• Мәрҗани әсәренең исеме.
• Сүз Фәезханоаның татарлар өчен дөньяви гямшадия ачу буенчә төзегән мәшһүр проекты турында бара («Казан утлары» журналының 196b елгы 9 санындагы безнең мәкаләгә карагыз)
• Гарәпчә әйтем.
' Бу кешенең кем булуын ачыклый атмадым М.рҗаниның якын итеп шаяртуыңа караган тя. янын шәкертләреннән булырга охшый
• 1866 ел. 9 декаЛрь
• «Габдулла»ның мәгън-се — алла колы Бу исемне Млржани шул мәгънә ягыннан чыгып файдалана.
МӘРҖАНИ—РОССИЯ ФӘННӘР АКАДЕМИЯСЕНӘ
Безнең мәсҗетебездә булган ташның озынлыгы бер вершоксыз ике аршын, киңлеге өч чирек [аршын], калынлыгы бер вершок; түбәсе очланып тора, алты юл текст өстендәге өчпочмакта язулар юк. [Текстның] язулары ачык, мәгәр сул яктагысы бераз кубып төшкән, мәсәлән, бу рәвештә13 14:
«Калә аллаһе тәбарәнә вә тәгалә:
Көлле мән галәйһа фанин вә йәбкый вәҗһ, Раббикә зу-л-җәлали вә-л-икрам15 16.
Тарих тукыз йөз утыз алтыда Шөһмөхәммәд-бик углы Мөхәммәдгали-бик 15 зөлькагдасында ♦ кяфир кулындин шәһид».
[Ташның уң як кырыенда]:
«Калә-н-нәби галәйһессәлам: әд-дөнья сәгатен фәҗгальһа тагатән»17 18.
Ташның аркасында язылган:
«Бу ләүхне углы ТәңреколыЙ-бик бина кылды»в.
Бу сул тарафыннан кубып төшкән. Мәгәр «калә» сүзе калган янә «әлиф» һәм «лям» бар; «Әл-жәлал» яисә «ән-иәби» сүзләренең [башлары]мы19?
«Зу-л-жәлал» дигән, гадәти укылышча «зи-л-жәлал» димәгән. «Шаһ» сүзендәге «һ» бу сурәттә куелган20- «Кяфтларны «бик» һәм башка сүзләрдә бу сурәттә куйган, мәсәлән...21 22 Кәләч юлы кешеләре арасында дәвам иткән гадәтчә ата исемен бала исеменә тәкъдим кылган '°. «Кяфер кулындин» дигән, «кулындан» димәгән. Янә «шәһид» дигән, «булды»сын әйтмәгән. «Фәжгальһа»ны бу сурәттә язган; «ф»ны кушмаган, ләкин, гайн» (гъ) вә «һа» (һ) бөтенләй жуелып беткән. Икенче яктагы (арт яктагы — М. Г.) «бу ләүхне» дигән сүздәге «х» астына, Мавәрәннәһер гадәтенчә йомшак «х» астына, һәмзә галәмәте куелган.
Кыскасы, бу язу куелган кабернең иясе Мөхәммәдгали-бик Шаһмөхәммәд-бик углы дигән кеше икән. 936 ел 14 нче зөлькагдада «кяфер кулындин шәһид» икән. Бары алла үзе генә дөреслекне белә! Казанны руслар алудан элгәре сугышларның берсендә үлгән булуы ихтимал. Иә сугыш кырында үлгән, яки көч белән үтерелгән .
Әмма бу ләүхне исеме аталган Мөхәммәдгали-бнкнең углы Тәңреколый-бик бина кылган, ягъни яздырып куйган икән.
Мәсҗетебез жәмәгатьчелегеннән алтмыш-җитмеш яшьләрдә булган кешеләрдән соралды. Алар: «Без белгәннән бирле бу таш шушында; бирегә кайчан китерелгәнлеген белмибез», — диделәр. Хосусән Сәгыйт мөәзин, — яше алтмышка җиткән, ата-бабасы шушы мәсҗеттә мөәзин булып торган, — үзен белгәннән бирле шул мәежеткә беркетелгән кеше. Боларның кайберләре Печән базарыннан чыккан дип әйтәләр, кайберләре Гостинныйдан чыккан диләр. Болар фараз һәм нигезсез сүзләр генә. Ләкин яше тук-санга житкән Әхмәт Исмәгыйл углы дигән бер карт бар; сәламәт гакыллы һәм үз гомерендә булган вакыйгаларны яхшы хәтерли торган кеше. Ул элек шушы мәежет әһеленнән булган икән, [шул] әйтә: «Бу таш югары Гостинныйда Чәй рәтенең Черек күлгә таба булган почмагын казыганда милади белән 1798 елда безнең күз алдыбызда чыкты. [Ул вакытны] без анда читек-башмак сәүдәсе белән утыра идек», — дидер.
13 Мәкалә формасында төзелгән бу хат Россия фәннәр академиясенең гыйльми секретаре академик В. В. Вельяминов-Зерновның X. Фәезханов аша ясаган махсус үтенеченә жавап рәвешендә язылган («Казан утлары» журналының 1966 елгы 9 санында басылган безнең мәкаләгә карагыз). Мөрәҗәгать кеше аша булгач, Мәржана да үз җавабын Фәезханов аша җибәргән. Хаттан бер-ике өзек Вельяминов-Зернов- ның «Исследование о касимовских царях и царевичах» исемле китабында басылган. Документның тулы текстын без СССР Фәннәр академиясе архивының Ленинград бүлегендә таптык (778 фонд. I оп. 16 сан).
14 Мәрҗани ташның рәсем-схемасын да ясаган, без бары текстны гына бирәбез.
15 Кабер ташларында языла торган трафарет сүзләр. Мәгънәсе: «Мактаулы һәм бөек алла әйтте; [жирдәгенең] бөтенесе фани, [бары] синең мөхтәрәм кодрәтле тәңрең генә калачак».
16 1530 елның 10 августына туры килә. Һ Юсупов китабында «14» төшеп калган, ә «10 август» урынына «10 июль» бирелгән (Г. В. Юсупов. Введение в булгаро-татар- скую эпиграфику. М. 1960. Рус телендә. 68 таблица).
17 Мәгънәсе «Пәйгамбәр галәйһессәлам әйтте; дөнья сәгать [кенә], аны гыйбадәт [юлында] файдалан».
18 Бу сүзләр ромб рәвешендәге сызыклар эченә алынган; ләүхә — язу.
19 Эпитафия тексты шунда бетә.
20 йөрәк яки гарәпчә «5» саны кебек язылган.
21 Гади «кяф»ның өстенә һәмзә галәмәте куелган. 22 Ягъни «Мөхәммәдгалн-бәк Шаһмөхәм.мәд-бәк углы» диясе урынга . «Бик» кушма исем өлеше түгел, бәлки «бәк» — титул.
Җөмләнең икенче өлеше белән Мәрҗани Казан ханлыгында барган эчке низагларга ишарә ясый булса кирәк.
Соира «әфәнде» дип мәшһүр булган Ибраһим Хужаш утлы шушы мәсжеткә китереп куйдырды, ди. Ибраһим әфәнде мәсжет салынгач булган имамнарның нченчсседер. Нурмихәммәт-мәхдүм мөхтәсибнең атасы Иәнә әлеге карт «Бу кабер иясе Шаһгали |хан|нын якын кешеләреннән шикелле», — дип әйтә. Бу якынча' фикер һәм арттыру. Бәлки, Шаһмехәммәднен] туганының углы Шаһгали хан] булгандыр, ченки һәр икесенең исеменнән дә «шаһ» сүзе чыгарылган < Бу ташның хәле ачык, ул монда тәмам булсын.
Әмма Архиерей 'дачасы, алдындагы ташны үзегез дә ничә мәртәбәләр күргәнсез. Бнк зур таш: биеклеге биш аршын, киңлеге биш чирек (аршын], калынлыгы якынча ун вершок. Без фәкыйрь [моннан] элек аны ике мәртәбә барып карадык — һич тә укылмады. Ләкин элегрәк булган «һүә-л-хәйе әлләзи ля йәмутв» янә «һәза кабер әс-солтан әл-әкбар вә-л-мәлик әл-мозаффар» сүзләре, алардан [берничә] юл түбәндә «әл-мәлик зәлл-аллаһе» дигән сүзләре беленә Болардан башкаларын ан.тый алмадык. Фәкыйрегезнең фикеренчә, бу бнк борынгы әйбер булса кирәк. [Текстның] осте алтын йә кимеш белән бизәлгән булырга тиеш, аларнын] урыннары бар .
Бу кабер иясе] Туктамыш яки Тукайтимер һәм башкаларның нәселеннән булган Үзбәк-ханнпр гына булмаса кирәк. Ченки Үзбәк вә анын аталары нигездә бабаларының асыл ватаны булган Кытай мәмләкәтендәге борынгы гадәтләрен һәммә эшләрендә дә ригая кылалар. Шу на күрә сейләм тел белән язма һәм башкаларда да. шулай ук кабер ләүхәләре белән исемлекләрендә дә ул гадәткә нык тотынып, үзбәкчә тарифны " һәм торкилекне алга еврәләр. Ә бу таш исә гарәпчә язылган «Солтан» һәм «мәлик» исемнәре бар Үзбәкиләр. ягъни Жужи я Чыгтай нәселендә исә «хан» һәм «бәк» сүзе күн кулланыла Бу кабер иясе исә] Болгарның мекке Мәликләреннән берсе булырга охшый. Чинки аларнын ин элек меселман булганнары. Алмас-хан Сәлки-хан углы. Габбаснлардан 23 Моктаднр Биллаһга буйсынуны бурыч итеп алып. Габбаснлар- иы баш белеп, акчаларны алар исеменә ’сугалар], хитбәләрне аларга кылалар иде. һәм бар эштә дә аларга охшауны үзләренә һеиәр игеп алганнар иде. Хәтта электәге гадн «хан» титулын «әмир»гә. ә үз нсемен «Алмас»тан Җәгъфәргә алыштырып, «эл- әмир Җәгъфәр» дип исемләнде, ә углына «әмир Әхмәт» дип куйды. Шулай ук [Алмаснын] нәселләреннән әл-әмир Мвэмин, әл-әмир Талиб һәм башкаларның Нәср- лнддияи-ллаһ Габбасига " кадәр нигездә шул тәртипне тотулары мәгълүм бит Минем фикеремчә, аның Алмасның] нәселе Тимур һожүменә кадәр ’ исән иле. Ләкин Үзбәкләргә. ягъни Чыңгыз нәселләренә буйсынуда иделәр Болгар әмирләреннән Тнмхр тарафыннан үтерелгән әмир Габдулла гнуларның соңгысы дип уйлыйм • Бу динасгимдән Чыигыз нәселләренә беренче булып| буйсынучы кешенсн исеме нә Мвслнм. йә Ислам иде Бу минем фаразым гына, әлбәттә.
Иәнә Казанга руслар һежүм кылганда казый Шәрифкол. Икъбал-бик һәм Мир- кәш-бик дигән кешеләр бар иле дип кайбер җыентыкларда күргәнем бар иде Шулай ук Клтан ханнарының башы Туктамыш Нәселеннән] дип фикер кылам.
Язды Габдулла 10 Шиһабетдин Баһаветдин углы әл-Мәржанн, җомга кнне 25 жа- ма.тне-л-үла. 1277 ел һиҗри]’1.
Наср-лидднни-ллаһ әл-Габбаси исеменнән Болгарда сугылган дирһәмнәрне ■ күргәнем бар. Шулай ук Талиб һәм Меэмнн дирһәмнәрен дә күргәнем бар .
•• Суз Мечәммәдгалн һәм Тәңреколый.тар исеме турында бара зларда, чыннан ла, «шаһ» сүзе ЮК
” Соңрак Мәржанн таштагы текстны тагы ла тулырак итеп укып, аны «Мостафа,! ал-әхбар» китабында китерә (I иче кисәк, 30. 93 битләр), һ Юсупов шул укылышны үзгәртмичә кабул итә (күрсәтелгән әсәр. 2 таблица).
•• Суз Алтын Урда дәверендә кнн таралган Идел буе һәм Урга Азия әдәби тнрки телләре турында бара. Ләкин ул вакыттагы әдәби телләрне «үзбәкчә» дип әйтү, әлбәттә, левее түгел.
** Г а бб а с и л а р —гарәп халнфәл.греисн бер династиясе (750—1258) Боггар .тәүлеге 921—922 елны ислам динен официаль рәвештә кабул иткәч, шул Габбасн- •тарны башлыклары дип игълан кылалар
** «X я т б ә» ■—биредә: мәчетләрдә дәүләт башлыкларына багышланган дога
•’ 1225 елда үлгән гарәп хәлифе.
" Тимур. XIV гасырмын 90 нчы елларынтэ Идел буен я» тят алып. Сарай Һәм башка шәһәрләрне жимер> Кайбер чыганаклар аның Ботгар һәм Ьнләр ш •)..•;• тәрең җимерүе турында да хәбәр игәләр («Дәфтәре Чыигыз-намә» китабындагы «Елъязма» исеме белән йнртелп торган соңгы бүлек)
*• М-'ржанн «Дәфтәре Чынгыз намә»гә таянып сейли.
w Беренче хатка бирелгән сонгы аңлатмага карагыз.
” I860 ел, 29 апрель (яна стиль белән).
” Урга гасыр шәрык илләрендә акча берәмлеге. Болгар җирендә сугылган квмеш тәңкәләр дә «дирһәм» дип аталган.
п Дзгадая соңгы бу сүхләр хатка еегәмэ рәвешен г язы пан