Логотип Казан Утлары
Шигърият

КЕШЕ ТУРЫНДА МОНОЛОГ


Китерделәр аны больницага Машинага салып тиз гена. Кеше гомере хәзер кыл естендә. Сак булыгыз. Сак булыгыз.
Кыл дисзң дә — ул кыл езелэ! — Инфаркт!
Ул кемнәрне екмый бер минутта. Ләкин.
Корбаннарын сайлап кул суза. Писсимистна тими.
ченки бела. — Писсимистның җаны буш була. Усалларга тими.
исерекләргә тими. Явызларны уза калдырып. Ченки белә.
Аларны бит беркем сагынмас та, Искә алмас беркем кайгырып. Инфарнт.
Аңа кирәк батыр яки шагыйрь. Укытучы яки инженер.
Я тынгысыз — минем кебек кеше.
Я Ватанда даны булган ир... Карыйм да мин дустым йөзләренә. Тирән эзләр анда сызылган.
Инфаркт —
Иерәктәге авыр яра диләр.
Авыр яра.
Шул турыда минем сүзем бар.
1
Әйе.
Бәхетсезлек килә, хәбәр итми. Атлаганда юлда адымны.
Килә дә ул:
— теш арбадан — дия. — Туар шунда арган атыңны. Ә тормыш?
Тормыш һаман юлын дәвам итә, Ләкин һәр көн. һәр төн.
Булып тора җирдә үлемнәр. Вакыт җитә, кинәт авып китә Меңәр яшьле калын имәннәр. Ә син кеше, ә кешегә
Күпме генә гомер бирелгән? Аз да түгел, ләкин күп тә түгел. Алтмыш, җитмеш диләр — уртача. Хәер.
туксан тугыз ярым яшькә кадәр Яшәгән бит минем кодача. Юк. борчылмыйм,
әгәр шундый бәхет, Өлешемә минем чыкмаса. Ләкин әле
бик тиз үлмәм кебек, Аяк чалып язмыш енмаса. Әмма куркам. Гайбәтчедән куркам. Әләкчедән куркам. Алар. — Мыштым гына чага торганнар. Шул явызлар җирдә яшәгәндә Булмый булмас әле корбаннар. Кайчан бетәр алар. —
беркем белми. Прокурор да әйтмәс бу хакта. Ланин беләм:
гасыр арбалары Гайбәтчене. Чүп-чарлыкка илтеп бушата.
2
Гайбәтчегә гомер авыр түгел. Ул бит яши безнең исәпкә. Пенсиягә инде чыкса да ул, Саный әле үзен хезмәттә. Матур кызга әгәр син елмайсаң.
ул да сиңа иелеп караса — Беттең.
Гайбәтченең кесә дәфтәренә Төшеп кала инде кара тап. Йөз граммны түгел, бер грамм да Китермә син авыз яныңа. Гайбәтченең теле синең хакта Хәбәр салыр — Чиләк канкан кебек янгында. Ләкин кеше,
кеше булган кеше, Куркамы соң гайбәт сүзеннән? Иртәнге чык төсле
саф тир белән Юып ташлый тапны йөзеннән. Яши кеше,
сөя, хезмәт итә. Шатлана да, кайчак кайгыра. Йолдызларга карап хыяллана, Җанашым, дип әйтә айны да. Көлә дә ул,
кайчак «сала да» ул, Исәбе юк яшәп туярга. Белмим, Марсияннар ничек тора икән? Ә чын кеше, — Ә чын кеше, — Дөбердәтеп яши дөньяда! Ләкин дөнья
һаман тыныч түгел, Кинәт-кинәт куя болганып. Я сугышы була, я җир тетри,
Я вулканнар дулый уянып. Ә кешегә һаман барасы бар, Иген игеп, чуен коеп, тимер кайнатып.
Шәһәр корып, бала тудырып.
Үз бәхетен җирдән җыясы бар Йөрәгенә салып, күзләренә алып,
учларына тулы тутырып. Кеше, Космоска да чыгып, очып китә
Венерага юллар табарга. Җирдә кала аяк баскан эзе, Тагын кала — Юешләткән урыны, Гайбәтчегә иснәп карарга. Гаҗәп шунысы, кеше оныта үзен,
Оныта ул ашын, йокысын. Әйтерсең, җир —
кинәт туңар төсле,
Алмый калса кеше кулларының җылысын. Җир хәйләкәр, иркә хатын кебек, Кочагына кергән кешенең. Тирбәтергә куша, миллион-миллион бала Тулып яткан алтын бишеген. Тартымы бар җирнең, юкка түгел,
Ул кочаклап тота кешене.
— Китмә, — ди ул, — яшә миндә генә,
Космоста да Табалмассың минем ишене. Минем тартым — сиңа мәхәббәтем,
Син дустым да минем, ярым да. Көнләшмәсен хатының, ул үзе дә —
Башта туган минем карынымда. Ә кояш?
Кояш җирнең тирәсендә йөри, Мәңге уяу сакчы шикелле. Язлар килә, тагын бозлар эри. Җил, Тургайларны куып китерә. Үлән чыга, чәчән йөзен ача,
Гайбәтче дә ятмый тик кенә...
3
Гайбәтче, — ул да яши кеше исеме белән Паспорты бар, Фатиры бар, Ишегенә номер сугылган. Адресы бар, Ләкин
Без белмибез, — Аның кулы кемгә сузылган, Күзләр күрмәс Үткен хәнҗәр белән Кинәт кенә китереп кадарга. Ә аннан соң Иң беренче булып Табутына килеп карарга. Гайбәтче дә Яза, яза, яза.
Ак нәгазьгә кара сүз чәчә.
Тәрәзәсен каплап юрган белән Яза, Язып аргач каты чәй эчә. Стоп, кеше,
Стоп! Стоп!
Анонимна әзер, Анонимна райком кулында. Аны язган фамилиясез банда Элеккеге малай, элеккеге солдат, Бүген инде Ап-ак чәчле кеше турында. Гайбәтчегә нәрсә ап-ак чәчләр, Җыерчыклар кеше йөзендә? — Билгеле, ди, юкка кайгырмаган, Димәк, Гаепләре булган эшендә... Сүз бирелә сиңа, райком секретаре.
Тиншер хәзер кеше язмышын. Ләкин бел. синең үзеңдә дә Кешедәге небек җан булсын. Анонимка — тимер сейфта ул. Охшап ята соры еланга. Бармак белән аңа кагылсаң да Онытма син. Сабын белән кулың юарга. Күзләр зирәк, сизгер булсын йөрәк, Кара, Үзеңне дә елан чакмасын. Аңа каршы әле чаралар юк. Бер тамчы да дару тапмассың. Сак бул, сак бул, райком секретаре, сейфтан син аны чыгарма. Нәрсә булыр безнең йортыбызда Ирен бирсәк шушы еланга? Ниңәш итәм сиңа ул еланны. — Кызганмыйча тотып буарга. Беркемгә дә рөхсәт бирелмәсен Дегет белән Капкабызны безнең буярга! Анонимка — нәгазь. Алып, ертып, ташла кәрзиннәгә. Саф кулларның моңа хакы бар. Киләчәктә туар неше өчен Чиста калсын безнең архивлар. Ә син, иптәш, райком секретаре, Тен җиткәнен сизми каласың. Анонимка унып баш ватасың — Лампа түгел, үзең янасың.
Кайт өеңә, сине хатының көтә.
Балаң сине өзелеп сагынган...
— Юк шул. — дисең. —
мин бит бу хезмәткә
Номенклатурный итеп алынган. Сигнал килгән.
Тикшерергә кирәк.
Яфрак төшми җилсез куантан.
Йокыларың начар ярты елга.
Обком абый тартса колактан...
— Әйе,
Дерес,
Обком бар шул әле.
Ләкин, Обком өчен ЦКа кыр сыза. ЦКа өчен
Ленин юл күрсәтеп. Таң ягына карап кул суза. Баш өстендә. — әнә стенадан.
Ленин тора сине күзәтеп, һәр иртәдә —
ул каршылый сине Аталарча җылы сүз әйтеп.
— Хәерле көн! —
дисең син аңарга,
— Хәерле нен!—
ди ул сиңа да.
Онытма син.
райком секретаре.
Тик Лениннан киңәш сорарга.
Сора иртән:
Ничек көн башларга.
Ничек эшне алып китәргә?
Кайсы чакта — окопта булырга.
Нинди чакта һеҗүм итәргә?
Сора көндез:
Ничек дуслар белән — Кул бирешеп тату яшәргә? Дошман белән ничек сөйләшергә. Нинди телдә аңа дәшергә?
Сора тагын:
ничек ялагайны Озатырга ишек төбеннән. Икенче кат —
инде килмәс булсын, Буямасын.
Исемеңне баллы тел белән.
Анонимка язып йөргән бәндә. Булгандыр ул бәлки биредә.
Дошманнарны танып була да бит, Ул бәндәне ничек белергә? Күпме тора безгә анонимка?
Санаулары аны бин ансат. Мәсәлән, Күпме китәр акча, бер күперне
Тар-мар итсә төнлә диверсант? Кемнәр әйтер миңа, күпме зыян ясый.
Анонимка безнең дәүләткә?
Акча белән түгел —
кеше гомере белән, үз хакын ул бездән түләтә.
— Шулаен ул шулай,
дөрес, дисең.
Беләм дисең мин ул турыда. — Секретарь да күктән төшмәгән ич, Алла кебек судья булырга.
Бар иде ул берәү —
үзен алла диде, Күзгә карап хөкем йөретте. Бер сүзе дә аның закон иде, Гаепләргә,
җирдән юк итәргә, Үз атасы кебек олы картны, үз баласы кебек егетне. Ул заманнар инде
узды дисең. —
Куркыныч юк гадел кешеләргә. Анонимка әгәр баш күтәрсә, Кылыч әзер ул еланның угын кисәргә.
Тин шулай да
утсыз төтен чыкмый, Димәк, ут бар, Мөмкин, димәк, ялкын булуы... Янгыннан соң
нигә пожарниклар, Янып беткәч үзең бер юлы...
— Тыңладым мин сине —
райком секретаре,
Бу уйларың яңа түгел лә. Күптән инде
сиңа әйтер сүзне Иөретәм мин күңел түрендә. Әйе, Шәхес культы
инде бетте дибез, Курку дигән нәрсә, — нәрсә ул?
Йөзебездә үзе күренми дә Ләкин
Эчтән генә безгә дәшә ул. Курку,—
Уята ул төнге йокылардан, Берәүләрне тиргә батырып. Ә үзләре алар кабинетта, Сөйләшәләр батыр бакырып.
Немдер курка урындыгы өчен,
Пенсиясен уйлап кайгыра.
Валидол да эчә, курортларга бара,
Авырлыгын сала
Ә куркуны — үзе белән бергә калдыра.
Бар бит әле
тыныч яшәүчеләр, Котылалар эштән сүз сөйләп. Ә куркуны алар — әкәм-төкәм кебек
Кабык итеп йөри өстерәп.
Үпкәләмә,
райком секретаре, Бу сөйләшү бары үзара. Мин үзем дә
бераз куркам бугай, Күперләрдән төнлә узарга. Я хулиган
чыгып талар төсле Сәгатемне кулдан салдырып. Анонимщик —
шул ук карак бит ул, Щанны талый шәрә калдырып, Шундый карак белән очрашканда
Хакыбыз юк безнең түзәргә.
Ә син иптәш,
райком секретаре,
Телисеңме, минем дустан гаеп эзләргә?
Әнә бит ул үзе — синең алда,
Сиңа килде, тыңла син аны.
Үзе белән бергә алып килде Давыл аша узган дөньяны. Йөрәгендә аның сагышлары, Кулларында каты сөялләр. Күзләренә кара — алар сиңа,
Туры сүзне сүзсез сөйләрләр.
Нәрсә булыр әгәр син секретарь,
Эзләп алсаң шаблон сүзлеген?
Карап торсаң аңа читтән генә Гайбәтченең киеп күзлеген?
Дуска кирәк
синең җылы сүзең, Авыр сүзең —
Авыр яра ул.
Сак бул,
сак бул,
райком секретаре, Йөрәктә ут,
йөрән яна ул.