Логотип Казан Утлары
Публицистика

КАРАИМНАР ЯНЫНДА


алтик буе республикаларыннан берсе булган Литва җирләренә барып чыгыгыз. Аның төньяк табигатенә хас, үзенчәлекле матурлыгы бар.
Андагы йөзләрчә эреле-ваклы зәңгәр күлләр, саф сулы елга-инешләр, мәңгелек яшел наратлар, күкрәп үскән күгелҗем куаклыклар һәркемне үзенә тартып тора.
Без республиканың иң борынгы шәһәрләреннән берсе Тракайга юл тотабыз. Тракай—Литва князьләренең борынгы башкаласы. Караимнар Литваның шул гүзәл почмагында күп гасырлардан бирле яшәп киләләр.
Бүгенге караимнарның ерак бабалары борынгы күчмә төрки кабиләләрдән берсе — хазарлар булган. Алар VIII—X гасырларда Кара диңгез буйларында, Кырым җирләрендә яшәгәннәр. Төп кәсепләре терлекчелек булган. Шул заманнарда хазарларның югары катлавы яһүди диненең бер мәзһәбе булган караим динен кабул иткән.
X гасыр ахырларында Кырым җиренә башка төрки кабиләләр басыл керә Хазарлар исә, бу кардәш кабиләләр белән аралашып, тора-бара алар тәэсиренә биреләләр. Соңыннан инде аларны хазар дип үз исемнәре белән атамыйча, кабул иткән диннәренең исеме белән «караим» дип йөртә башлыйлар.
XIV гасыр ахырында Литва князе Витаутас Кырымга хәрби поход ясый һәм шунда ул караимнардан 5000 ләп кешене барымта (наложник) итеп Литвага күчереп алып китә. Аларны ул Тракай тирәсенә урнаштыра. Бу күчерү хәрби максат белән, Литва князьләренә сугышчан көчләр туплауны күздә тотып эшләнә.
Караимнар Литва тарихында аның көнбатыш чикләрен, шулай ук Тракай ныгытмасын крестоносецлар һөҗүменнән 200 еллар буена саклап килгән сугышчылар сыйфатында искә алыналар. Соңыннан, хәрби вазифадан азат ителгәч, алар игенчелек, яшелчә үстерү, бакчачылык белән шөгыльләнә башлыйлар. Бакчачылыкны Литвага башлап караимнар алып килә.
Караимнарның бер өлеше Кырымда утырып кала. Алар үзләрен урап алган рус халкы белән аралашып, тормыш-көнкүреш ягыннан рус культурасын үзләштерәләр, рус теле аларның икенче ана теленә әйләнә.
Ләкин Литвадагы караимнарның хәле башкача: алар берничә йөз ел үзләренә аерым община булып яшиләр, башка халыклар белән артык аралашмыйлар, бигрәк гә семья мәсьәләсендә үз даирәләрендә генә чикләнәләр. Шуңа күрә аларның теле хәзергәчә сакланып кала.
Хәзер Литвада да караим телендә сөйләтүчеләрнең саны көннән-көн азая бара. Яшьләр күбесенчә рус яки литва телендә сөйләшәләр. Ләкин Тракайда яшәүче караимнар семьясында ана телендә сөйләшү әле дә дәвам итә.
Караимнарның күп гасырлардан бирле иҗат итеп киленгән бай фольклоры бар. Алар Польшада чыккан аерым китапларда тупланган. Шушы урында караим фольклорыннан кайбер мисаллар китереп үтү кызыклы булыр дип уйлыйбыз.
БАБАЙЛАР СҮЗЕ:
Болмас акча, әгәр бошка бакча (Бакчаң буш булса, акчаң булмас). Иласай чәчкәндә — куваныс какканда (Чәчкәндә еласаң — сукканда куанырсың). Ындырда мактан битиш бә (Уңышың белән ындырда мактан). Куяш кайнар — артад хыяр (Кояш кызу булса — кыяр арта, яхшы үсә). Битсә ашлык — качар таслык (Уңса ашлык — качар ярлылык). Түксәң бакчаны — хәзерлә янчыкны (Бакчаны сугаосаң — хәзерлә янчыкны). Аз ашим — тинч башим (Аз малым
Б
— тыныч башым).
Караимнарның төп кәсепләре игенчелек, бакчачылык. Бу хәл аларның фольклорларында да чагылыш тапкан.
ЕЛ ФАСЫЛЛАРЫ:
Яз башы [яз], яз [җәй], кюзь, кыш.
ДӨНЬЯ ЯКЛАРЫ:
Кюн тувуш, кюн батыш, тюшлюк [кюньяк], сырт [тюньяк].
КӨН ИСЕМНӘРЕ:
Ек кюн — якшәмбе, ек баш кюн — дүшәмбе, орта кюн — сишәмбе, хан [кан] кюн- чәршәмбе, кичн бараски — пәнҗешәмбе, бараски — җомга, шамбат — шимбә.
АЙ ИСЕМНӘРЕ:
Кыш ай — январь, каракышай — февраль, сювюнч ай — март, артых ай — апрель, ку- июль, улагь ай — август, сырых ай — ябрь, согум ай — декабрь.
Күргәнебезчә, караим телендәге көн һәм ай исемнәре дә аларның борынгы тормышларының кайбер күренешләрен гәүдәләндерә.
Караимнарның аерым вәкилләре үз телләрендә әдәби әсәрләр иҗат иткәннәр. Шулардай берсе шагыйрь С. А. Фиркович Тракай шәһәрендә яши. Аңа бу ел 70 яшь. Ул уз гомерендә күп кенә шигырь, поэмалар иҗат иткән. Халык көйләренә язган лирик җырлары яшьләр арасында бик таралган.
С. А. Фиркович рус классик поэ-зиясенең аерым үрнәкләрен, бигрәк тә А. С. Пушкин шигырьләрен һәм аның «Бакча-Сарай фонтаны» поэмасын караим теленә тәрҗемо иткән.
Ул Советлар Союзы гимнын үз
Трох шәһәрдә бер кыз сөйдем
Трох швһәрдә бер кыз сеидем, атасы бирмәде. Озак иердем яу кырында, үлем килмәде.
Кил, кил, кил, сөйгән дустым, кочыйм мин сине.
Әгәр миңа насыйп булсаң, алырмын сине.
Кайтсам өйгә ни күрим мин — ярым кияүдә!
|үккән ачы яшьләремнән киңәйгән Гальвә .
• Гальвә 6*
күл исеме.
рап ай — май, башкусхан ай — июнь, яз ай — сентябрь, айхырсы ай — октябрь, кюзь ай — HI
телләренә күчерә.
Түбәндә без С. А. Фиркович шигырьләреннән берничәсенең татарча тәрҗемәсен урнаштырабыз:
Фкркович Семен Адольфович
Кил, кип, кип, яшьлек дустым, юат күңелемне;
Эх, син язмыш, бу соң мине алдау түгелме!
Бер сандугач моңлы итеп сайрый эңгердә, Син дә ялгыз, мин дә ялгыз, елыйк, ди бергә. Кил, кил, кил, иске дустым, мин котлыйм сине. Язмыш бармы, юкмы! Ләкин — онытмыйм сине.
Ник елыйсың, сызланасың
Ник елыйсың, сызланасың,
Кадерлем, чибәр генам. Үзеңне дә, күңелемне дә Юат сабырлык белән.
Вакыт җиткәч, кайтып килер
Ярың синең яныңа, Кочар сине, иреннәрен Тидерер маңгаеңа.
Оялма шунда, тартынма Каршыла дустыңны син. Чын теләктән, саф йорәктән Суз аңа кулыңны син.
Ул юар күз яшьләреңне.
Коткарыр хәсрәтеңнән. Ярәшү булыр арада Бер яки ике коннан.
Айларың синең, елларың
Шат үтәр, гүзәл яркай, Улларың белән кызларың Ишәер балыклардай...
Бер йолдызчык
балкып яна
Бер кечкенә йолдыз яна
Күк гөмбәзе түрендә,
Бер ут яна, сүнми һаман Йөрәгемдә минем дә.
Шул йолдызга карыйм да мин
Кинәт очынып китам, Мин дә аңарга охшашлы — Әгәр дә янам икән!
Кайчакта йолдыз, атылып.
Үзгәртә торган тошен, Киткәли кайчак йөрәктән Элек яраткан кешең.
Атылган йолдыз яктыртмый.
Мәңгегә сүнеп кала.
Ә сок» көчлерәк аннан Яңадан кабына ала.
Караим килгән Литвага, Таныш тугел якларга, Бик сагынган диңгез ярын, Кырымның колш нурларын. Ачык йозе, кара кузе, Үзгә гадәт, теле-сүзе— Ат уйнаткан юлларында, Кылыч керткән кулларында Кул зчендә биек сарай, Аны карап батыр карай' Саклап килгән элек кен-тон. Тугры ирләр бозмый антын. Барә дулкын яр читенә, Кубек чәчә дә чигенә, Тинләшмәкче гүя бу кул Кырым Кара диңгезенә.
Карай кепип Летувага, Таныш тювюль орунларга, Кеп сагына Эскн Крымны Изляред барча куйашны. Ачых йюзю, кара кезю, Озьгя адет, озь тюрк сезю. Йенгиль учад атланганда, Кылыч сезпейдир кынында. Орта сувда Трохта сарай. Аны корунд батыр карай. Кюн, ксч саклэйдыр барьяртын, Керти адам бузмаст антын. Чувлэйд толгун, налэйд йерни. Кайта ташлэйд кебюклярни. Кпейд теняшмя бу гелгюня Крымның Кара тенгизиня.
А. С. Фиркович әсәрләре аерым журналларда басылып килә. Шулай ук аның оспрләро Польша профессоры Г. Ковальскийның (чыгышы белән караим) «Караимские тексты на тракайском диалекте» дигән хезмәтендә дә басылып чыкканнар.
Литва караимнары теле борынгы төрки телнең күп элементларын үзендә саклап килгән. Шуңа күрә терки телләр тарихын өйрәнү өчен бу тол кыйммәтле фактик материал булып хезмәт итә.
Лингвист К. Мусаевның караим теле грамматикасын өйрәнүгә багышланган махсус монографиясе бар. СССР Фәннәр академиясенең топ өйрәнү институты караимча- русча-полякча сүзлек чыгарырга әзерлек алып бара. Бу эштә Польша Фәннәр академиясе члены академик А. Заөнчновскии, Варшава университеты адыонкты яшь доктор Александр Дубинскийлар (һәр икесе дә Литва караимы) зур хезмәт күрсәтәләр. А С. Фиркович та сүзлеккә материал туплауда якыннан катнаша.
--------------- МОСТАФА НОГМАН
’Карай — караим.
’ «Караим килгән Литвага» шигыренең караимча варианты, чагыштырып уку очен, янәшә биролә.
А. С. Фирковичның бу шигырьләрен Мостафа Ногман төртңемо итте
Караим килгән Литвага Карай келип Летувага2
Польша Фәннәр академиясе ч лены академик А. Заснчковский, Варшава университеты адыонкты Александр Дубннскинта докторлык дипломы тапшыра Алар икесе дә Литва караимнары.