Логотип Казан Утлары
Очерк

ДАВЫЛЛАР, УТЛАР АША

Укучыларга тәкъдим ител? торган түбәндәге ике очерк редакциягә терле юллар белгн килеп керде. Аның берсен — Усман ага Әбдрәшитое турындигысын — язучы Ибраһим Салахов тапшырды. Язучы туксан яшен тутырып килгән Усман ага белен якыннан таныш булган, куп мәртәбәләр аны күреп свйләшкән һәм нәтиҗәдә * Давыллар, утлар аша» очеркы доньяга килгән.
Журналист Әсгать Хәмидуллин белән «Индустриальная Караганда» газетасы редакторы В Скоробогатов тәкъдим иткән икенче бер очерк та Усман ига. а турыдан-туры бәйле булып чыкты
Журналыбызның йу санын планлаштырганда бу ике очерк ничектер янәшә туры килде. Игътибар беләнрәк күз салсак, очеркларда сурәтләнгән геройларның яшәгән урыннары да. фамилияләре дә бер икән ата- лы-уллы түгелме соң болар?
Әйе, шулай булып чыкты, ата һәм ул журнал битләрендә очраштылар.
Ләкин очраклы түгел бу очрашу!
Усман ага Әбдрәшитов үзенең ярты гасырдан артык гомерен рево нация эше очен. кешелек деньясының якты киләчәге ечен багышлаган. Ул шатлыкларны да. кайгыларны да ил белән бергә кичергән, ул халыкның J 3 улы.
Ә аның улы Нияз — әтисе кврәштә яулап алган бәхет te тормыш хакына. халыкның бәйсезлеге вчен кулына корал тотып дошманга каешы кнрәш сафына баскан һәм шул кврәштә газиз башын салган батыр
Димәк, алар икесе дә әсәрләрнең герое булырга да. халык кү ңелендэ үзләренә урын алырги да лаеклы
Усман ага да. аның улы Нияз да инде безнең арабызда юк. Ләкин аларның исемен халык тирән мәхәббәт белән үзенең йерәгендэ саклый, илебез аларны зурлый Халыкның аларга булган менә шушы тирән ихтирамы. мәхәббәте аталы-уллы бу ике патриотны журнал битләренә китерде. аларны очраштырды
ен» тагын бар документ... — диде Усман ага акрын гына һәм абынып яткан юрганы естондәге укучылар сумкасыннан бер бит кәгазь тартып чыгарды. Аның ике ягы да язылган. Үзе саргаеп, таушалып баткан. Усман ага бу кәгазьне әйләндереп-әйләндереп бик җентекләп карады, бекләнгән почмакларын тәзәтте. җыерчыкларын сыйпап тигезләде Аннан соң ул. шул кәгазьне ике куллап күз алдында тоткан килаш, хәрәкәтсез калды. Әүееле мин аны укый икән дип уйласам да, җентекләбрәк карагач, аптырап киттем: иүзлар йомылган. Әллә инде йокымсырап! Әллә...
М
'Дмитрий Андреевич!
Без. Атбасар станицасында яшәүчеләр, шәһәр обывательләре хокукында сезне түбәндәгеләрне таләп итәргә вәкаләтле саныйбыз:
1. Безнең туганнарыбызга һәм иптәшләребезгә тулы амнистия бирсеннәр... Бөтен халык эше өчен көрәшүчеләр азатлык алсыннар.
2. Алла законына каршы килә дип, үлем җәзасын бөтенләйгә һәм ту- лысынча юкка чыгарырга.
3. Законга каршы килә торган һәм күп газаплар курган рис халкының дәрәҗәсен төшерә торган хәрби кыр судларын, хәрби хәлне, көчәйтелгән һәм гадәттән тыш сакларны хәзер үк юкка чыгарырга.
4. 1905 нче елның 7 октябрь Манифестында вәгъдә, ителгән ирекләрне тормышка ашырырга, чөнки аларны безнең туганнарыбыз үзләренең газиз каннары белән яулап алганнар һәм бөтен рус халкының яхшы тормышы һәм гаделлеге өчен үзләренең тормышларын корбан иткәннәр.
5 ............................................ суд каршында тигез булсыннар, суд халык
ныкы һәм хөкүмәткә бәйсез булырга тиеш. 6. Без сайлаган халык вәкилләре алдында да. бөтен халык алдында да хөкүмәт җаваплы булсын.
Усман ага Эбдрошитов. 1920 слдан КПСС члены. Беренче рус революция- сенә, Күкчәтау өязендә Совет власте ур- наштыруда актив катнашкан кеше. Актив селькор. Нияз Әбдрәшитовныц әтисе.
— Фәридә! — кинәт ул башын күтәреп кычкырып җибәрде. — Минем папиросларны алып кил өле. Ә син, улым, менә бу кәгазьне укый тор.
Озын, ябык куллар миңа теге саргайган кәгазьне суздылар. Фәридә — озын буйлы, бик җыйнак гәүдәле, урта яшоләр- дәге ханым — Усман аганың кызы — бер пачка «Беломор» һәм шырпы китерде.
— Әти, сиңа тартырга ярамый бит...
— Уйларымны бүлдермә әле, — диде ул, ачулы тавыш белән. Папиросын кабызды. Озак итеп суырды. Аннан авызыннан күп итеп төтен чыгара-чыгара, әле һаман китәргә базмыйча басып торган кызына карап елмайды. — Ачуланма инде, кызы- кай. Менә туксанны төгәллим дә ташлыйм. Син нәрсә басып торасың бар, самоварыңны куеп җибәр.
Фәридә атасына карап башын чайкады да көлемсерәп аш өенә чыгып китте. Минем кулымда борынгы контора кенәгәсеннән ертып алынган бер бит кәгазь. Заманында шәмәхә кара белән язылган юллар төсен югалткан. Кайбер хәрефләр, хәтта сүзләр танымаслык дәрәҗәгә килгәннәр. Бу документка инде 59 яшь. Ә аның хуҗасына биш айдан түп-түгәрәк 90
яшь тулачак.
Менә ул яткан урыныннан торып, кровать янындагы өстәлгә ике кулы белән таянган да уйга талган. Озын. Ябык. Әле күптән түгел генә кырынган булуына карамастан, аның битендә ап-ак төкләр тырпаен тора. Кашлары да ике ак канат булып салынып төшкәннәр. Анда-санда ул аларны күтәреп куя һәм зур, соргылт күзләр яктырып
китәләр.
— Я, укы әле. улым.
Мин теге кәгазьне күземә якынрак китереп укый башлыйм.
7. Халык мәгарифе барлык гражданнарга түләүсез булсын. түбәнге катлауларга да. урта катлауларга да кысынкылык булмасын, уку дәүләт исәбенә булсын. Мәктәп чиркәүдән тулысынча аерымын.
В. Хосцси вимгмж. Мм ................................................................ монастырь W-
ләре тулысынча тартып алынсын. Җир битен халыкныкы булсын. Җир мәсьәләсен бөтен халык хәл итсен.
9. Туры налоглар да. читләтеп салына торган налоглар да тулысынча бетерелсен һәм прогрессив налог белән алмаштырылсын.
10. Крайның культурасын һәм тормыш хәлен күтәрү өчен безнең край аркылы, казна исәбенә, тимер юл салынсын.
11 ....................................................................................
12. ....................................................... \
13 Киләчәктә сайлаулар ............................................ яшерен һәм барлык кеше
ләр өчен тигез булсын.
14 Атбасар узелында дәүләт ярдәме белән проектлаштырылган яңа шәһәр хәзер ук салынсын.
15. Без үзебезнең барлык ихтыяҗларыбызны дәүләт баиныгына һәм үзебезнең халык вәкилләренә ышанып тапшырабыз.
Атбасар станицасы. 28 январь.
1907 ел».
Имзалар — гарәпчә, русча, тәрле шәкелдәге тамгалар һәм баш бармак эзләре. Мин укуымны дәвам итәм: «Нурмохәммәт Әбдрәшитов, Георгий Яков, Мәхмүт Булатов, Сәетов, Петр Казакин, Кәрим Фляров, Иван Бородин, Ефим Клочкинның соравы буенча кул куйдым (танылмый), Феофан Шипенко, Усман Әбдрәшитов...»
Барысы иллегә якын имза. Татарлар, казакълар, руслар. Кәгазьне кулымда тоткан килеш, уйга калдым. Уйланмаслык та түгел бит. 1907 елда, бишенче ел революциясе дулкыннарының инде басылган чагында, Столыпин реакциясенең котырган чорында, Акмулла губернасы хәрби хәлдә исәпләнеп кулга алулар барганда, дересләп имзаларын да куя белмәгән бер теркем кешеләр бетен Россия монархы алдында менә нинди кыю политик таләпләр куялар.
— 1907 елда,—диде Усман ага, минем уйларымны бүлеп, — икенче дәүләт Думасына сайлаулар башланды. Бу сайлаулар бик катлаулы иде. Шуның ечен без турыдан-туры аңа катыша алмадык. Омскида булачак Думага сайлау җыелышына без бары үзебезнең вәкилне генә җибәрә ала идек Менә без Атбасар округыннан үзебезнең сайлаучы — выборщик итеп Дмитрий Андреевич Ушаковны сайладык. Аңа менә шушы наказны бирдек һәм аны Думага җиткерергә куштык.
Ул тагын тәмәке кабызды, аннан ашыкмыйча гына ү^кәи кемнәрне искә тешере башлады.
— . Таң алдыннан безнең шхуна терек ярларына килеп җитте Тештек. Балыкчылар мине ниндидер җимерелгән курганнар арасыннан алып бардылар да куыш янында учак ягып, балык пешереп утырган бер карт янында калдырып югалдылар. Күрешеп, сәламләшкәннән соң, карт сораштыра башлады.
—- Бу караңгы тәндә улым кайда юл тота икән1
— Бейрут шәһәренә, ата
— Ул ерак, шәриф шәһәрдә сине хермәтле ата-аналарың кегеп зарыгалармы?
__ Юк, хермәтле ата. Мин әле ул шәһәрнең кайда икәнен да белмим Бәлкем, сез чит җирдән килгән егеткә шул Бейрут исемле шәһәргә бара торган юлны күрсәтел шатландырырсыз.
— Юлчыга юл күрсәтү фарыз эш. Әмма мин бу яшь егетнең ул шәһәрдә кемне ээләвен белер идем. Бәлкем, ул үзенең гүзәл ярын эзлидер?
__ Юк. ата Минем эзләгәнем гыйлем. Мин Бейрут шәһәренә барып укырга телим
— Афәрин,—карт балыкчы шатланып минем аркамнан кагып куйды. — белам эзләү изге эш. Әмма — кинәт ул сүзен бүлеп урыныннан торды да учак янына
куелган чүлмәктәге суны ут өстенә түкте. Тирә-якка алтын очкыннар чәчелде. Учактан пышылдап пар күтәрелде. Тирә-як кап-караңгы булып китте. Бары еракта, кара бәрхеттәй күк естендә йолдызлар җемелди. Аларның нурлары күгелҗем һәм салкын. Менә кинәт, күзгә ком сибеп, җил исеп китте. Курган артыннан ниндидер тонык, басынкы таеыш ишетелде. Әйтерсең лә, ерыслан ыңгыраша. Юк, бу дулкын тавышы. Мәрмәр диңгезенең дулкыннары шулай тавышланып ярга сугылалар.
— Әйдә, улым, куышка керик, — дип карт мине җитәкләде дә, як-ягына каранып, өстәп куйды, — монда янычарлар була...
— Юк, улым, Бәйрутка барып җитә алмассың шул, — диде карт, камыш җәйгән идәнгә йокларга яткач. — Тотсалар үтерерләр. Солтанның фәрманы шундый. Бигрәк тә ул Русиядән килгән кешеләргә үчле.
Икенче көнне карт мине, үзенең балыкчы дуслары янына көймәгә утыртып, киредән Севастопольгә озатты.
— Үтмәс товар, кире кайттыңмы,— дип, өйдә әти ачуланып каршы алды. Үги әни кабакларын да күтәрмәде, эндәшмәде дә. Алар минем өйдә булуымны, өйләнеп хуҗалыкта эшләвемне телиләр иде. Ә мин әллә кайдагы Бәйрутка кузгалдым. Безнең хәлфәләр: «Дөньяның иң атаклы мәдрәсәләре Бейрут шәһәрендә», — диләр иде. Мин шунда омтылган булдым. Шулай да бу уңышсыз юлның файдасы да булды. Гүя күземне каплап торган пәрдәне кисеп алдылар. Мин дөньяны тирәнрәк, ачыграк итеп күрә башладым. Нужа безнең Имән-Тауда гына түгел, Кара диңгез, Мәрмәр диңгезе ярларында да бер үк шәфкатьсезлек белән халык өстенә баса һәм эшче-крестьяннар- га тын алырга да бирми икән. Севастополь, Баку, Батум портларындагы сыгылып торган траплар буенча тау-тау йөкләрне ташучы эшчеләр нужага каршы бергәләп көрәшәләр икән. Менә шулар инде минем күземне ачтылар да...
1902 елны Усман Әбдрәшитов тагын ата йортын ташлап китә. Ул бу юлы Атбасар станицасына барып, Россия транспорт һәм страховка җәмгыятенең агентлыгына яллана. Чит җирләрдә күп йөрү аркасында Усман инде русча сөйләшергә, аз-маз язарга да өйрәнгән була. Өстәвенә ул бик тырышып эшли. Шуңа күрә икенче елны җәмгыять идарәсе аны агентлыкның начальнигы итеп билгеыи. Бу вакытта Атбасарда сөргенгә җибәрелгән күп кенә политик гаеплеләр яши. Усман уезд начальнигы писаре Лонгов, врач Кулагин, пар тегермәненең механигы Ушаков белән аралаша. Атбасар- ньң прогрессив карашлы кешеләре Сабир Шәрипов, Адельбик Майкутов һәм бертуган Сутюшевлар: Кәрим, Хәмит, Мәҗит, Газиз белән таныша.
Менә шуларның тырышлыгы белән 1903 елда Атбасарда уку йорты ачыла. Монда татарча спектакльләр куела, әдәби кичәләр уздырыла. Анда-санда түләүле спектакльләр, концертлар да була. Шуннан җыел*ан акчага Казаннан китаплар һәм газета- журналлар алдыра башлыйлар.
Атнасына бер тапкыр, җомга көнне, бу уку йортының актив членнары чираттагы репетициягә җыелалар. Тәрәзә пәрдәләре төшерелә, ишекләр ябыла, капка төбенә бер дежурный да куела. Шуннан соң, Дмитрий Андреевич Ушаков һәм Кәрим Сутюшевлар төрле политик китаплар укыйлар. Тыңлаучылар арасында Усман Әбдрәшитов та була.
— ...1905 елгы җәмгыятьнең идарәсе мине Петропавел шәһәре агентлыгы башлыгы итеп күчерде. Тынгысыз һәм шау-шулы еллар иде ул. Бер көнне Кәрим Сутюшев (ул монда тимер юл идарәсендә эшләргә күчкән иде) мине урамда очратып, кичкә безнең якка килеп чык әле дип, адрес бирде.
Ул әйткән йорт Петропавел шәһәрендә социал-демократлар җыела торган конспиратив урын икән. Монда мин дә йөри башладым. Оешманың бик күл актив членнары белән таныштым. Минем күңелемдә аеруча тирән эз калдырган иптәшләр: әз сүзле, тәвәккәл Михаил Иванович Казаков һәм матур, батыр кыз Калюжная булды. Бу йортка < Васыль» кушаматлы бер украинлы егет тә килә иде. Литердагы, Мәскәүдә- ге революцион хәрәкәтләр турында кызыклы чыгышлар ясый иде
Беркемне шулай, чираттагы җыелыш бетеп тарала башлаганда, минем яныма Керим килде:
— Усман, кара але, - диде ул шыпырт кына, - синең белән безнең Касаткин диген бер якын иптәшебез кызыксына. Иртәгә эштән соң безгә кереп чык әле
— Ярый, — дидем.
Кем ул Касаткин? Сорарга кыймадым. Шулай да икенче кичне Кәримнәргә килдем. Ул капка тебендә көтеп тора икән. Каршылап өенә алып керде.
— Менә, иптәш Касаткин, таныш булыгыз, — диде.
Озын буйлы, ябык кына ак чырайлы егет урыныннан торып, миңа кул бирде. Таныштык. Бу егетнең миңа бигрәк тә чәчләре ошады — озын, кара, бөдрәләнеп, күпереп торалар иде алар.
Озак кына сөйләшеп утырдык. Ул Омскидагы һәм Күкчәтаудагы социал-демократ- гар оешмасының эшләре белән таныштырды һәм милли халык арасында, бигрәк тә татар эшчеләре арасында, революцион эшне кечәйтел җибәрү һәм аны җитәкләү турында сөйләде. Яшь кенә булса да үзен бик җитди тота, фикерләрен кыска итеп, дәлилләр белән беркетеп әйтә. Сүз ахырында ул миңа транспорт конторасы аркылы революцион әдәбият һәм листовкалар тарату кирәклеген белдерде. Мин бу эшле башкарырга сүз бирдем.
Безнең контора аркылы Россиянең барлык почмакларына товарлар китә. Менә шулерны озатканда ящикларга, тюкларга пакетлар сала торган булдык. Аларның тышына «Кызыклы яңалыклар» дип язып та куя идек.
Кәрим Сутюшев миңа соңыннан гына әйтте: бу яшь егет Валериан Владимирович Куйбышев булган икән.
...Гүзәл һәм данлыклы ул Имән-Tay станицасы. Әле аңа барып җиткәнче үк, берничә ун чакрымнан, ерак офыкта күгелҗем тау тезмәләре күләгәләнә. Анда бара торган юл киң, такыр. Әйләнә-тирәдә күз күременнән еракка сузылган чиксез, тигез дала — дулкынланып торган кылганлы дала. Тик ара-тирә, уйсулыкларда гына уенга төшкән кызлар кебек, яшел күлмәкле яшь каеннар төркеме күренеп кала.
Менә соңгы үр. Сез күтәреләсез дә гаҗәпләнеп туктап каласыз. Нәкъ каршыгызда озын буйлы төз наратлар басып тора, әйтерсең лә, кубанкаларын кырын салган яшь казаклар. Алар рәт-рәт булып тезелгәннәр дә туктаусыз каядыр баралар һәм баралар төсле. Менә аннан күтәрелә башлыйлар. Зур крепостьны алырга омтылган солдатлар кебек ярларны, биек кыяларны урап Казан-Тауга, нәкъ аның түбәсенә кадор күтәреләләр. Казан-Тауның итәгендә күл. Ул бик озын һәм киң. Диңгез кебек җәелеп ята. Күлнең уртасында зур утрау. Аның ярлары — биек кыя ташлар. Әнә шул кыяларга, канатларын җәеп баласын саклап торган бөркет кебек, мәһабә:. сирәк наратлар баскан. Утрауның нәкъ уртасында дулкынланып торган яшел үлон, хәтфә булып түшәлеп яткан артыш агачлары. Күзләрне камаштыра торган, төрле төстәге чәчокләр һәм сулап туя алмаслык шифалы хуш ис.
Казан-Тау итәгендәге наратлар күләгәсендә йортлар. Бик күп йортлар. Урамнар. Менә шул үзе инде Имон-Тау станицасы. Станицаның уртасыннан, аны нәкъ икегә ярып, кечкенә генә инеш ага. Инешнең бер ягында — урман буенда—татарлар яши Икенче ягында, басуга таба — руслар. Бүленеп утырганнар Берсе берсенә дошман нармы? Юк. Монда андый милли дошманлык һичкайчан да булмаган Бу станицада торучылар барысы да казаклар — Себер атаманы гаскәрендә хезмәт итүчеләр. Алар өйрәнүләрдә дә бергә булганнар һәм дошманга каршы һөҗүмгә де бергә барганнар .
Усман ага бу якларның гүзәллеген сөйләгән арада, Фәридә безгә кечкенә касәләрдә кофе алып керде. Тәмләп карыйм әле дип, бер генә йотым капкан идем, туктый алмыйча, төбенә кадәр эчеп бетердем. Усман ага ашыкмады. Бер-ике генә йотты да касәне читкәрек этоп куйды. Без байтак кына вакыт сүзсез утырдык.
__ Тукта еле, — кинет УЛ миңа сорау белән карады, — без к ай җирдә туктадык әле?
— Сез Валериан Владимирович белен очрашуыгыз һәм аның...
— Әйе, әйе. Куйбышев заданиесе турында. Менә, шайтан алгыры, хәтер чуала башлаган бит. Яңа гына сойләдем, шуны онытканмын да. Эх, картлык баса, ахрысы. Соңгы вакытта үземдә кызык бер үзгәреш сизә башладым. Элек мин сэйләргә яратмый идем. Гел эш артыннан йөгерә идем. Хәзер берәр кеше күрдемме — әңгәмә. Үткәннәрне искә төшерә башлыйм. Бәлки, кайбер кешеләр Усман үзенең данын күпертергә маташа, ди торганнардыр. Юк, мин андыйлардан түгел. Мин үткәнне сөйләгәндә, үземнең иптәшләремне искә төшерәм. Алар белән тагын очрашкандай булам. Юк, бик күп кятәшләр юк инде... һәлак булдылар. Кайсылары төрмәдә, каторгада, ә кайсыларын аттылар...
Кайбеоәүләр, бигрәк тә яшьләр: «Казак — ул патшаның камчысы, аның иң ышанычлы терәге», — дип уйлыйлар. Юк. Алай түгел шул. Дөрес, казакларның бер төркеме, бигрәк тә офицерлар, бай казаклар, патшага җаны-тәне белән бирелеп хезмәт иттеләр. Әмма шул ук вакытта казаклар арасында патша хөкүмәтенә нәфрәт белән караучы, туктаусыз аңа каршы көрәш алып баручы казаклар да аз түгел иде. Менә мисал өчен беренче Себер казак полкының хәрби врачы Виноградовны алыйк. Ул большевиклар группасы оештырды, казаклар арасында революцион эш алып барды. Революциянең беренче көннәрендә үк бу полк Советлар ягына чыга. Ә гражданнар сугышы елларында Виноградов атаман Анненковка каршы сугышты. Шул ук полкта безнең Имән-Tay казагы Александр Семенович Егоров хезмәт итә иде. Аның мендәре астыннан «Иртышпны тапканнар. Хәтерлисезме, 1906 елларда шундый газета бар иде. Авы Омск РСДРП оешмасы чыгарды. Ә «Иртыш»ны безгә Кәрим Сутюшев җибәрә иде. Мин аны үзебезнең таныш интендатлар аша полкка... Менә шушы газета өчен хәрби кыр суды Александр Семеновичны 12 елга каторгага хөкем итте. Ул бичара ун ел каторгада өстерәлгәннән соң гына, Февраль революциясе булгач, Имән- Тауга кайтты. Күрше Чалкар станицасы казагы Лихоман да «Правда» газетасын укыган өчен Себергә китте. Ә менә Күкчәтау тирәсенә тупланган дүртенче, җиденче казак полкларының восстаниесе исегездәме? Ул 1914 елның 31 июлендә кузгалды. Сигез казакны аттылар. Бик күпләрне богаулап Себергә кудылар. Мин бу турыда әле иркенләбрәк сөйләрмен. Чөнки бу хәл Күкчәтау далаларындагы революция хәрәкәтенең иң әһәмиятлесе. Атылганнар арасында минем дуслар да бар иде. Нәкъ революция алдыннан һәлак булдылар. _ Жәл, бик жәл.„
Кинәт әңгәмә киселде. Усман ага күзләрен йомыл, башын түбән иде. Ул шулай бик озак йокымсыраган хәлдә калды. Миңа ничектер уңайсыз, күңелсез булып китте. Папирос кабыздым.
— Миңа да бирегез әле, — диде ул һәм башын күтәрмичә генә кулын сузды. — бер-ике суырыйм.
Без шулай озак, сүзсез генә тәмәке тарттык. (Әле менә хәзер дә үземне шелтәлим. Бик зур хата эшләдем мин ул вакытта. Утыз беренче июль восстаниесе турында Усман аганы күбрәк сөйләтергә иде. Восстание әзерләүдә Усман ага үзе катнашкан бит. Шулай булгач, анда никадәр бай материал! Ә мин уңайсызландым. Авыр көннәрне хәтерләтеп борчыйсым кипмәде минем. Соңыннан бер вакытны сорашырмын, дип уйлаган идем. Ә соңыннан инде артык соң булды...)
— Юк. Имән-Тауда да тыныч булмады, — дип сүзен ялгап китте Усман ага, тәмәкесен сүндергәч.—Дөрес, бая әйткәнчә, руслар белән татарлар арасында милли, дини дошманлык булмады. Яз башында, чәчү беткәч, безнең якта Сабан туе башлана. Руслар киләләр, керәшәләр. Атларын бәйгегә кушалар. Бүләкләр алалар. Кыш ахырында, масленкада, без — татарлар — еларга барабыз. Пар атлар җигеп бәйрәм итәбез. Ә менә офицерлар белән ярлы казаклар арасында ызгыш туктамады. Кайвакытта ул корал күтәрүгә кадәр барып җи-ә иде
Севастополь портында япь-яшь килеш авыр йөкләр ташыганга, миндә бүсер авыруы булды. Шуның өчен мине башта хәрби хезмәттән азат иткәннәр иде. Герман сугышы башлану белән, Петропаволдаь Имән-Тауга чакыртыл, резерв казак полкына алдылар. Көне-төне солдат хезмәте. Сугышка җибәрүне көтәбез. Мин полкка күчкәч тә Кәрим белән бәйләнешне өзмәдем. Ул полкка җибәрелә торган чәй-шикәрләр арасына <Окопна" правда.ны тыгып җибәрә, ә без аны сотняларга тарата идек.
Октябрь революциясеннән соң Имән-тау станицасы бер-берсенә капма-каршы торган ике лагерьга бүленде. Монда ике төрле хөкүмәт органы оештырылды. Берсе — офицерлар, кулаклардан торган Земский башкарма комитеты. Аның башында офицер Филипп Ильиченко торды, соңыннан, восстание вакытында, ул акгвардеецлар отрядының атаманы булып, Совет хөкүмәтенә каршы сугышты. Земский башкарма ничек кенә булса да станицада элекке атаман тәртипләрен саклап калырга тырыша иде. Аңа каршы Совдеп торды. Аңа член булып: Усман Әбдрәшитов. Галимҗан Зәетов, Роман Войтенко, Ширәй Шабаев, Мирхәйдәр Әширов һәм башка ярлы казак вәкилләре сайланган иде.
Менә фронттан казаклар кайта башлады. Башта—яралылар. Соңга таба—үзләре коралларын ташлап кайтучылар. Шатланып, җырлап кайттылар алар өй.-ә. Ә өйдә — ачлык-ялангачлык. Сугыш вакытында бар ашлык, бар терлек ашалып беткән. Ә баи казакларның ындырларында тау-тау эскертләр утыра.
— Байларның артык ашлыкларын конфисковать итеп, ярлыларга өләшергә!
Станицаның сходкасы менә шундый карар чыгарды. Совдеп шушы карарны — күпчелекнең теләген тормышка ашыра башлады. Ул арада борчулы хәбәрләр таралды.
Революциянең алдынгы фронтында торучы Питер, /Дәскәү эшчеләре ачыгалар, ярдәм итегез!
Совдеп членнары Усман Әбдрәшитов җитәкчелегендә продотрядлар оештырып, Имән-Тауга гына түгел, аның тирәсендәге башка станицаларда бай казакларның ашлыкларын конфисковать итеп Имән-Тауга җыйдылар. Бу ашлыкның беркадәресе ярлыларга, ятимнәргә, тол хатыннарга өләшенде. Ә күбесо Петропавелга — тимер юл буена рзатылды.
Башында Ильиченко торган Земский башкарма комитеты ашлык җибәрүне туктатырга таләп итте һәм ул, бу таләп үтәлмәсә, Совдепны тар-мар итү бблән куркытты. Нәкъ менә шул вакытта Күкчәтаудан килган өяз Совдеп члены Сабир Шарипов Кызыл гвардия отряды оештырырга кереште. Бу отрядка беренче булып Гани Шәфи- ев, Василий Егоров, Хәсән Биктимеров, Гани Бәхтиео, Шагали !обәидуллин һәм башка лар язылдылар. Бу отряд икмәк обозларын Имән-Таудан Петропавелга хэ’ло саклап алып бара иде.
— —1917 елның декабрь ахыры иде. Шакырдап торган суык- Земский башкарма комитетыннан посыльный килде. Ул:
— Ильиченко Совдеп членнарын исполкомга килергә куша, — дип белдерде.
Киттек. Барып керүебез булды, офицерлар уртасында утырган Ильиченко урыныннан сикереп торып, приказ биргән тавыш белән безгә кычкырды:
— Исполком икмәк озатуны хәзер үк туктатырга боера. Югыйсә, барыгызны да кулга алабыз!
— Моны әле карап карарбыз Кем кемне. — диде Роман Войтенко, алгерок чыгып. Аннан безгә карап өстәп куйды, — без Россиядәге эшче туганнарыбызны ач калдыра алмыйбыз.
Без чыгып киттек. Кайту белән Кызыл гвардия отрядының нарядларын көчәйттек. Күкчәтауга корал алырга кеше җибәрдек. Ә икмәк җыю һәм озатуны бер көнгә дә туктатмадык. Шулай итеп 1918 елның беренче апреленә без Имән-Таудан Петропавел- га йөз мең пот икмәк озаттык. Бу безнең иң зур шатлыгыбыз иде. Сутюшев. Петропавел Совдепы членнары исеменнән безне котлап, хат җибәрде һәм мине үз янына килергә чакырды. Ни өчен? Әйтелмәгән. Шул вакытта ук китә алмадым. Чәчү башланыр чак иде. Әйтергә дә онытканмын икән без бит әле Имәи-Тауда сельпо оештырдык. Байларның кибетләрен ябып, үзебезнекен ачтык. Менә чочү төгәлләнгәч, май ахырында, мин Петропавелга киттем. Сельпога товар алырга дип чыксам да, тон теләгем Кәрим дус белән күрешү булды. Сагынган идем мин аны. Кызганычка каршы, безгә инде күрешергә язмаган икән...
— Сез Усман Әбдрәшитовмы?
— Әйе.
— Коралыгызны бирегез! Киенегез!
— Сез кем?
— Хөкүмәт, — дип кычкырып җибәрде офицер. Киеме миңа таныш түгел — френч-галифе. Ул, мин яткан кровать янына килеп, мендәрне күтәрде. Анда карабиным иде...
Мин әле шул көнне кич белән генә Петропавелга килеп, бер танышыбызның өенә төшкән идем. Шәһәр бик тыныч күренә иде. Ә хәзер? Миңа артык уйланып торырга бирмәделәр, машинага утырттылар да—төрмәгә! Ә анда шыгрым тулы халык — большевиклар, красногвардеецлар. Совдеп членнары....
Моннан берничә көн элек Петропавел тимер юл станциясенә берничә эшелон белән ак чехословак солдатлары килеп төшкән булган. Шунда ук Совдепка хөкүмәттән яшерен депеша килгән: чехословак солдатларын коралсызландырырга. Әгәр баш тартсалар, эшелонга паровоз бирмәскә.
Чехословаклар коралларын бирүдән баш тарткач, Петропавел Совдепының комиссары Кәрим Сутюшев аларга паровоз бирмәскә куша. Менә шуннан соң инде, 28 майда, чехословаклар баш күтәрәләр. Аңа җирле контрреволюция кушыла.
Икенче көнне төрмәгә коточкыч хәбәр килә: Кәрим Сутюшев белән Калюжиаяны үтергәннәр.
Сораша торгач, мин шуларны белдем:
Чехословак корпусы баш күтәрү белән, Сутюшев, консерв заводына барып, эшчеләрдән, тимер юлчылардан отряд оештырып, стачцияга һөҗүм итә. Ләкин бу аз санлы һәм начар коралланган отряд озак сугыша алмый, чигенергә мәҗбүр була. Кәримнең янындагы иптәшләре аңа, казак киеме киенеп, Омскига таба китәргә киңәш итәләр. Ләкин ул бу тәкъдимне кире кага һәм тагын отряд оештырып, төрмәне басып алырга әзерләнә. Нәкъ менә шул вакытта шәһәрдәге ахунның хәйләсе белән Кәрим кулга алына. Аны кыл аркан белән ат койрыгына бәйләп, урам буенча йөртәләр, кыйныйлар. Ахырында, хәлсезләнеп егылгач, ахунның наемщигы Маслаков Кәримне башына казык белән сугып үтерә.
Кәрим Сутюшеөның гәүдәсе Петропавел урамында өч көн ята. Аның янына килергә һичкемгә рөхсәт ителми. Бары дүртенче тәүлектә генә туганнары Кәримнең гәүдәсен күмәләр.
*
♦ *
— . 1919 елның сентябрь аенда Колчак армиясенә мобилизация башланды. Мине дә шунда алдылар. Бу вакытта Кызыл Армия частьлары, Тухачевский командасында, Петропавелга якынлашканнар иде инде. Безнең дивизия Колчакның чигенүче гаскәрләрен флангтан саклаучы булып бара иде. Менә шуның өчен без кызылармеецлар белән дә ара-тирә очрашып ала идек. Без, бер группа солдатлар, кызыллар ягына чыгарга җыена башладык. Шул вакытта күршебездәге Нижний Бурлук станицасы казагы Коровин миңа Омск большевиклар оешмасының заданиесен китерде: «Дивизиядә калып, Кызыл Армия ягына чыгу турында солдатлар арасында агитация алып барырга».
Без үз эшебезне яхшы башкардык. Дивизия тулы составы белән кызыллар ягына чыкты. Өстәвенә дивизия командиры полковник Копейкинның үзен дә Кызыл Армия кулына тапшырдык...
1920 елның июнь аенда Имәи-Тауда коммунистларның беренче ячейкасы оештырыла. Бу ячейкага член булып: Усман Әбдрәшитов, Шәгали Гобәйдуллин, Мирхәйдәр Әширов, Гали Әширов, Галимҗан һәм Таһир Зәетовлар сайлана.
Тагын икмәк өчен көрәш башлана. Партячейкага ярдәмгә продотряд килә. Кулакларның 1914 елдан ук куйган эскертләрен сугу, ашлыкны озату бер генә көнгә дә тукталмый. Менә шулай эшнең нәкъ кызган вакытында — 1921 елның февралендә — восстание күтәрелә.
— Уналтынчы февраль тенне баш күтәрүчеләрнең Имән-Тауга «чынлашып кияүләсә турында хәбәр алдык. Монда калырга ярамый иде. Ченки Имән-Тауның үзендә үк баш күтәрүчеләрме дүрт күз белән көтүче казаклар аз түгел. Без шунда ук, подвода- лар әзерләп, коммунистлардан ундүрт продотрядчы Арып-Балык станицасына юнәлдек. Андагы продотрядка кушылырга уйласак та, бу уебыз барып чыкмады. Станицага бер-ике чакрым житәр-җитмәс, безне көчле пулемет уты белән каршы алдылар. Чигенергә туры килде. Володаровка ягына борылдык. Ике арада атыш барганда баш күтәрүчеләр бер подвсдабызны алып калдылар. Коткарырга кечебез җитмәде Ике продотрядчы һәм коммунист Мирхәйдәр Әширов пленга төштеләр,
Продотрядчыларны шунда ук үтергәннәр Мирхәйдәрме бик каты кыйнап Имән- Тауга китергәннәр. Монда салкын сарайда минем йөкле хатыным, сеңелем Зо'~рә һәм 80 яшьлек агам ябылган булган. Мирхәйдәрне дә шунда ташла'аннар.
Иртә белән сарайны ачып, барысын да ишек алдына чыгаралар. Җәзалау башлана. Мирхәйдәрне чатнап торган суыкта чишендерел, ялан аяк кар өстендә йөртәләр, кыйныйлар. Тешләрен сугып сындыралар. Ул хәлсезләнеп егыла. (Мирхәйдәр Әширов әле исән. Имән-Тауда яши). Чират безнекеләргә дә җитә, алармы да чишендерәләр, атарга әзерләнә башлыйлар. Шулвакыт:
— Алладан куркыгыз! — дигән көчле тавыш яңгырап китә Баш күтәрүчеләрнең башлыклары тупланган җиргә Имән-Tay чиркәвенең дьяконы Григорий Яковлевич (еляев чыга һәм ялангач арестантлармы куллары белән киртәләп мылтыклар каршына килеп баса.
Ул көнне минем гаиләм исән кала, әмма озак та үтми, Беляевның үзен ишек алдында үле килеш табалар...
* * ♦
— Мин арыдым, ахрысы...
Усмаи ага өстәл яныннан торып, урынына ятты. Мин уңайсызланып киттем. Нигә дип аны шулкадәр озак сөйләтеп борчыдым соң! Нишләргә’ Китәргә кирәктер. Ичмаса, рәхмәт тә әйтә алмадым үзенә. Ул инде йокымсырый. Урынымнан торып кузгалуга. Усман ага күзләрен ачты. Миңа карап елмайды. Аның йөзе яктырып, яшәреп киткәндәй булды
— 28 гыйнварда килергә онытмагыз. Миңа туксан яшь тула. Сезгә тагын да бик күп нәрсәләр сөйләрмен әле.
— Киләм, Усман ага, һичшиксез, килем.
Кызганычка каршы, без инде икенче тапкыр очраша алмадык. Ул сөйләгән булыр иде. бик күп вакыйгаларның серем ачар иде Югыйсә, Усман ага давыллар, утлар аша үтеп, үзенең ярты гасырдан артык гомерем революция »ше ечен биргән иеше. Ләкин ул туксан яшь туларына дүрт ай калганда арабыздан китте...
ИМӘНТАУ — КҮКЧЭТАУ
J9O7 ел