Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӘХТИЯР КАНКАЕВ


Журналыбызның узган елгы 1 санында СССР Фәннар академиясенең Казан тел. әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре С. Аииисвның tПугачев полковнигы» исеме астында татар халкының легендар герое Мәсәгутъ Гомаров турында тарихи очеркы урнаштырылган иде. Бу очерк басылып чыккач. редакциягә дә. авторның үзенә дә укучылардан бик күп хатлар килде. Алар 117'6—75 елларда Пугачев восстаниесенә татар халкының катнашуы турында материалларны тагы да урнаштыруны, крестьяннар сугышында күтәрелеп чыккан башка татар полководецлары белән таныштыруны үтенәләр. Укучыларның шул үтенечләрен искә алып, без түбәндә С. Алишевның Пугачев полковнигы Бәхтияр Канкаевка багышланган язмасын тәкъдим итәбез.
Редакция.
алык арасында «Бәхтияр юлы». «Бәхтияр аланы» дигән сүзләр йөри. Картлар элек вакытларда Бәхтияр турында җырлар җырлануын хәтерлиләр. Менә шундый җырларның берсе:
Бәхтияр егет ир, имеш
Буй бирмәм мин, дигән, имеш.
Әрмияләре таралгач.
Бер ходаем орды, дигән, имеш.
Кем соң ул Бәхтияр? Кайларда булган, ни эшләп йөргән ул? Нигә аның образы, исеме халык хәтерендә хәзергә кадәр яши бирә?
Күп документларда Бәхтияр Канкаев «мишәрләр полковой старшинасы», «мишәрләр полковнигы» дип йөртелә.
XVIII гасыр галиме П. И. Рычков әйткәнчә, «мишәрләр шул ук татарлар алар, исемнәре белән генә аерылалар»2.
Татарларның бу төркеме Башкортстан җирләренә элек-электән урнашкан була. Казан һәм Зоя провинцияләреннән рус алпавытларының нык изүе һәм патша хөкүмәтенең көчләп чукындыру политикасы үткәрүе нәтиҗәсендә, татар крестьяннары авыз- лары-авыллары белән дә. берәмләп-берәмләп тә Оренбург ягына таба күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Башкортстан территориясендә татарлар саны монла күчеп утыручы Казан татарлары исәбенә XVIII гасыр азагына кадәр арта барган. Бу турыла бик күп фактларны китерү урынына шул заман кешесенең. Казан губернаторы Волынскийнын. сүзләрен иск.» төшереп кенә үгәбез. Ул болай яза: «20 ел элек башкортлар үтләре генә 35 мең яки. күп булса, 40 мең ген.» иделәр, ә хәзер (1730 еллар — С. А.) качкыннар белән 100 меңнән артып киттеләр, бигрәк тә Казан. Сембер һәм башка өя» ясаклы
2 П II. Рычкон. Топография Оренбургской губернии. Спб 1762. стр 103,
Х
татарларының куп өлеше Башкортстанга күчтеләр»1 Ә инде 1770—1771 елларга караган рәсми документлардан Оренбург губернасында: татарлар (шулар эчендә бераз гына мари һәм чувашлар) — 115315: мишәрләр — 15517; барысы — 130832 ир кеше; башкортлар барысы — 105938 ир кеше булуы билгеле3 4.
XVIII гасырда Башкортстан җирләрендә яшәуче халыкнын социаль-экономик көнкүреше нык начарай1ан. Моның сәбәбе: беренчедән, промышленниклар тарафыннан заводлар салу өчен җирләрнең үзләштерелуе булса, икенчедән, патша хөкүмәте алып барган миллн-колониаль политиканың монда да көчәюе, өченчедән, халыкнын үз феодал эксплуататорлары тарафыннан торган саен ныграк изелүе.
XVIII гасырның беренче яртысында башкортлар һәм мишәрләр бер йорттан елга 25 тиен ясак түләргә, чиновникларны, офицерларны озату, авылдан авылга йөртү өчен олау бирергә, аларны ашатырга һәм һәр елны хәрби хезмәткә 1500 дән артык кеше озатырга тиеш булганнар.
Мишәрләр исә шулар өстенә башкорт старшиналарына оброк та түләргә мәҗбүр булганнар Бу нәрсә мишәрләр белән башкорт старшиналары арасында каршылыклар тудырган һәм 1735—1740 еллардагы восстание вакытында мишәрләр, хөкүмәт яклы булып, башкортларга каршы чыкканнар. Шуның өчен хөкүмәт мишәрләрне башкорт старшиналары бәйлелегеннән коткарган, ягъни алар били торган җирләрне башкортларныкы дип түгел, ә мишәрләрнең үз хосуси милке дип таныган. Берничә ел алар ясак түләүдән дә азат ителеп торганнар. Ләкин тиздән мондый льготалар бетерелгән һәм мишәрләр патша хөкүмәте тарафыннан башкортлар белән бертигез дәрәҗәдә талана башлаганнар. 1754 елдан башлап башкортлар һәм мишәрләр мона кадәр үзләре табып җитештерә торган тозны казнадан сатып алырга мәжбүр ителгәннәр. Тоз ул вакытта бик кыйммәт булган. Арыш онының поты 10 тиен булганда, тозның поты 40—50 тиен йөргән. Тоз сатып алуны керткәннең соңында ясак жыю бетерелгән, ләкин хөкүмәт тоз сатудан ясакка караганда да күбрәк файда алган. Башкортлар һәм мишәрләр шулай ук тигез рәвештә рекрут, ат, олау бнр1әннәр, һ. б. йөкләмәләрне үтәгәннәр. Болар өстенә алпавытлар, заводчы-промышленниклар аларның җирләрен, урманнарын тартып алган, чиновниклар төрле кыерсытулар күрсәтә торган булганнар.
Башкортстанның татар, мари, чувашлардан торган, типтәрләр һәм бобыльләр дип йөртелгән халкы 80 тиенлек ясак (тозны алар сатып алмаганнар) һәм башкорт старшиналарына җир өчен оброк түләгәннәр, крепостьлар төзү эшен башкарганнар.
Татарларның күпчелеген тәшкил нткән ясаклы крестьяннар, шул вакытлардан аз гына элегрәк Казан һ. б. өязләрдән куылган булып, дәүләткә җан башыннан 1 сум 10 тиен налог түләгәннәр.
Крестьяннарның бу төркемнәре арасында каршылыклар XVIII йөзнең икенче яртысында бетә барган. Мишәрләр инде башкортлар белән берлектә патша хөкүмәтенең колониаль политикасына каршы көрәшкә чыкканнар. Мәсәлән, 1747 елда яңа салым турындагы указга каршы типтәрләр һәм мишәрләр восстаниесе кабынып киткән. Ә 1755 елда Башкортстан территориясендәге барлык халыклар бердәм булып Батырша восстаниесендә катнашканнар. Батырша (Абдулла Мязгилдин) үзе мишәр, ә аның иң якын ярдәмчеләреннән унысы татар, бишесе башкорт булган ’. Восстаниечеләр миллн- колониаль изүне, руслаштыру политикасын бетерүне максат итеп куйганнар. Восстание җиңелгәч, патша хөкүмәте һәм аның ялчылары — урындагы чиновниклар — колониаль изүне тагын да көчәйткәннәр. Бу үз чиратында халыкның һәр төркемендә көчле ризасызлык тудырган. 1773—1775 еллардагы Пугачев восстаниесенә массаларның теләп кушылулары нәкъ әнә шул ризасызлыкның чагылышы. Башкортстан территориясендә яшәүче төрле милләт крестьяннарының Пугачев восстаниесенә кушылуын күрсәткән саннарга күз салыйк. 1775 елның 16 февралендә Уфа провинциаль канцеляриясе Уфа провинциясендәге рус булмаган халык (арның восстаниегә кушылулары турында Оренбург губерна канцеляриясенә ведомость төзеп җибәрә. Бу ведомость буенча восстаниегә катнашучы башкортлар — 42111, татарлар — 34285 (шулар эченнән мишәрләр —
3 Н. А Фирсов. Инородческое население... Казань. 1869, стр. 552—553
4 Материалы по истории Башкирской АССР. М. 1956. т. IV, ч. 2. сгр 12—14
6 В II. Витебский. И II. Неплюев и Оренбургский крап.- Казань, 1897, т. Ill, стр. 882.
7056) мари, удмурт һәм чувашлар - 10180 кеше була' Сугышның Себердән алып Мәскәу губернасы чикләренә кадәр җәелгән булуын искә алсак, ана никадәр күп халык катнашуын һәм крестьяннар сугышының ни күләмдә зур һәм дәһшәтле булуын күз алдына китерү читен түгел.
*
* ** ††
1773—1775 еллардагы крестьяннар сугышында һәр халык үз эченнән атаклы полководецларын биргән. Алар арасында «мишәр полковнн1ы> Бәхтияр Канкаев зур игътибарга лаеклы.
Бу исем махсус тарихи әдәбиятта еш телгә алына, аңа кагылышлы булган документлар ла байтак. Ләкин мона кадәр Канкаев турында аерым язып чыгучы булмады. Бәлки, мона сәбәп аның кайда, кайчан туганлыгын, ничек үсүен, гомеренең соңгы елларын ничек уздыруын һәм кайда үлүен белдергән документларның булмавы яки әлегә кадәр табылмавыидадыр.
Пугачев полковнигы Бәхтияр Канкаев крестьяннар сугышына, аның башланган көннәреннән алып соңгы айларына кадәр диярлек, актив катнаша. Ул 1773 елның октябрь — ноябрь айларында Красноуфимск тирәсендә күтәрелгән татар крестьяннарының берсе була. Ноябрь башында ул инде восстаниечеләр арасында «полковой старшина» булып таныла. Шул ук елның 5 декабренда Пугачев, аның исеменә адреслап, махсус указ бирә. Бу указда крестьяннар патшасы «Петр Федорович» — Пугачев полковой старшина Бәхтияр Канкай углын рус администрациясенә һәм помешикларга каршы көрәшкә чакыра: «Кемнәр баш тарткучы вә каршылык кылгучы — бояр, янарал вә майор, вә капитан, вә гайренең башын кисегез, малын талагыз... бер вакыт сезләрне анлар ашады вә янә минем колларымны ирексез, ихтыярсыз итте Кем бояр коты вә крестьян залимдан грифтар 2 улса. бүген андин азат»3.
Пугачевның Бәхтияр Канкаевка аталып язылган бу указы белән рухланган крестьяннар урындагы власть кешеләрен, алпавытларны үтерәләр, алзрның именнеләрен. промышленникларның заводларын тар-мар итәләр. Югары Серги заводында эшләуче крестьяннар старостасы Аким Ратошкин: «Декабрь аенда Бәхтняр Канкаев һәм Гомәр Күскесв җитәкчелегендә мишәрләр отряды заводка килеп төн кунды, алар завод приказчигы Петр Блинов кибетеннән товарлар, тегермәненнән 2 яшьлек айгыр һәм «господский» йорттан җәйге кибитка алдылар, ә крестьяннарга бернинди начарлык эшләмәделәр» •. — дип күрсәтте.
Декабрь аенда Бәхтияр Канкаев үз отряды белән Югары Серги заводыннан Тура заводына кадәр барып җитә. Бу заводларда вакытта ул Зарубин — Чнка белән элемтә урнаштыра. «Үз хезмәтен күрсәтергә килгән» Канкаевка Зарубин «патша хәзрәтлзре Петр Федоровичка турылыклы хезмәт итәргә» кушып указ бирә. Бу указда полковой старшина Канкаевка Абдулкәрнм Күскеевны ярдәмче сотник итеп билгеләү һәм «тнрә- яктагы башкортлар, мешеряклар (мишәрләр), татарлар, черемислар һәм россияннәр-дән: нке өйдән бер кешене армиягә алырга» рөхсәт бирелүе турында ягылган. Канкаев пугачевчыларның икенче бер танылган полководецы Ивам Наумович Бстобородов белән дә тыгыз элемтәдә була һәм анык күрсәтмәләреннән чыгып эш итә Белобородов белән язышу кәгазьләреннән Канкаевнын Үзәк Урал районында. Кунгур белән Екатеринбург (хәзерге Свердловск) арасында восстаниечеләрнең төп җитәкчеләреннән берсе булганлыгы күренә. Ул. Белобородов «корпусының» бер командиры буларак, үзенең вәкилләрен восстание күтәрү өчен районның иң ерак почмакларына җибәрә. Крестьяннар сугышының беренче чорында Бәхтияр Югары Серги заводыннан Тура заводына. Тура заводларыннан Кунгур һәм Красноуфимск шәһәрләренә кадәр булган гаять зур территориядә хәрәкәт итә. Аның восстание барышы турында аңлаткан, крестьяннарны көрәшкә чакырып язган хатларын авыл җыелышларында укыганнар һәм аннары отрядларга тупланып җыелу пунктларына юнәлгәннәр.
Ф~ Демидова Ведомость об участии нерусского населения Башкирки в крестьянской войне 1773-1775 гг Материалы по истории СССР. М. 1957. т. V. стр. 573-602.
’ Гркфтар улса — усал кешегә бәйле булса
†† БАҮДА (Борынгы актлар үзәк дәүләт архивы). 6р 416 эш. 2 мк 106 бит
« БАҮДА. 6 р 416 эш. 2 кис. 144 бит
Канкаев җитәкчелегендәге крестьяннар отряды Красноуфимск шәһәрен алуда, аның өчен сугышларда актив катнаша.
1774 елның февраль —март айларында ул Үзәк Уралда, Кунгур өязендә хәрәкәт итеп, бик куп крестьяннарны восстаниегә күтәрә, Пугачев армиясен кеше көчләре белән тәэмин итүдә зур роль уйный. Март аенда п>1ачевчыларнын төп көчләре Оренбург һәм Уфа янында җиңелгәннән соң да ул Кунгур өязендә крестьяннарны мобилизацияләү, алар арасында восстание лозунгларын пропагандалау белән шөгыльләнә.
Кеше көчләре туплау белән бергә, Канкаев восстаниечеләрне коралландыру, артиллерия өчен ядрәләр табу, дары ясау һәм корал җитештерү эшенә дә зур игьтнбар иткән. Белобородовның күрсәтүе буенча, ул Кунгур өязендә дары ясау эшен юлга салырга тырыша, төрле волостьларга кешеләр җибәреп күкерт ятмалары эзләтә. Ләкин җирле башкорт старшиналары моңа комачаулык итәләр. Дары һәм корал ясау татарлар өчен үлем җәзасы белән куркытылып тыелган була. Шуна карамастан, татарларның ул вакытта корал ясый белүләре һәм аңа омтылулары аларның промышленность үсешендә артта калмаганлыкларын күрсәтә. Алар арасында корал ясаучы тимерчеләр, хәтта мылтык, пистолет белән яшертен сату итүчеләр дә булган. Канкаев үз отрядында туплар булдыра, <хужаларның байлыкларын, имениеләрен» кулга төшерә һәм восстаниечеләр арасында тигез итеп бүлә, шул ук вакытта нык дисциплина булдырырга тырыша, башбаштаклыкка һәм сүлпәнлеккә, таркаулыкка каршы чаралар күрә.
1774 елның апрель —май айларында ул Татарстаннан ерак түгел җирләрдә — Буй елгасы районында хәрәкәт итүче крестьяннар отряды җитәкчесе була. Май башында ул инде полковник, ә аның ярдәмчесе Абдулла Мустаев полковой старшина исеме ала. Канкаевка күп кешеләр олылап рапортлар, хатлар язалар, үзләренең хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Июнь аенда, Пугачевның Казанга таба походы башланыр алдыннан, Канкаев, беренче булып, үз отряды белән Казан өязенә юнәлә.
Ул июнь аенда Кама буйлап Казан провинциясе татарлары арасына. Алабуга һәм Мамадыш тирәләренә килеп чыга. Мондагы крестьяннар 1773 елның ноябренда үк инде восстаниегә күтәрелгән булалар. Ләкин аларны хөкүмәт гаскәрләре тар-мар итеп, баш күтәргән авылларны яндырып-туздырып китәләр. Б. Канкаев килү белән, бөтен Кама алды яңадан восстаниегә күтәрелә. Рус, татар крестьяннары аның отрядына кушылалар һәм ул инде өлкән полковник исемен йөртә башлый. Хәзерге Татарстан территориясендә ул Пугачевның Хәрби коллегиясе белән язма бәйләнеш булдыра, рапортларын «почта аша» шунда җибәрә. Шундый рапортларның берсендә татар хезмәт иясе массаларының Пугачевка һәм аның башлаган эшенә мөнәсәбәтләрен күрсәтеп ул болай яза: «Казан өязендә һәртөрле чиннардан булган кешеләр яше-карты шатланып государ хезмәтенә әзер торалар, безләрне икмәк һәм тоз белән берничә чакрым каршы чы1 ып алалар, император хәзрәтләренә исәнлек һәм күп еллар телиләр».
Мамадыш өязенә килү белән үк өлкән полковник Кама һәм Вятка аша кичү урыннарында контроль урнаштыра. Менә Б. Канкаевның бер приказы: «Полковник Бәхтияр Канкай углындан бирелде приказ. Син керәшен Гнрачим Сабай углына. Чистай кичүенә һәм кичү алларына, янә үзләренә әввәл Көчек авылына, янә Тәберде Чаллысына, янә Бүкәш авылына, янә Чураш авылына, янә Казаклар авылына, янә Сатлыган авылына, янә Мокшы авылына, янә Чаллы башына һәм һәр вакытта даимчелек нлән унбиш кеше тотмак үзәренә. Кичүдә ошбу эш тапшырылды. Көчек авылының Мәнди Туктамыш углына һәр вакытта яхшыдин һәм ямандин хәбәр булырга, югарыда язылган Гирачим- га рапортовайть итмәгә. Бу мәзкүр югарыдагы язылган сигез авыл җәмәгатьләренә поход сорап һич кем рәнҗетмәгән. Ошбу мәзкүр кичү хакында боердык. Атланганнары булса (ягъни атка атланып восстаниече отрядка кушылганнары булса — С. А.), һәм кайтарырга һәм көн элгәре айларны кеше сорап рәнҗетмәскә». Бу сигез авыл исем-легенә полковник озакламый тагын ике авылны — Әрнәш баш һәм Түбән Әрнешне кертә. Шулай итеп, күрсәтелгән авыл кешеләре Чистай кичүен, башка авыл кешеләре бүтән кичүләрне күзәтергә, дошманнардан сакларга, ә зуррак хөкүмәт гаскәрләре килү беленсә, тиз хәбәр итәргә тиеш булалар. Үзенең якын кешеләрен Б. Канкаев тирә-як авылларга отрядлар оештыру өчен җибәрә. Абдулла Мустаев, Кама аръягына чыгып, крестьяннарны восстаниегә күтәрә һәм Пугачев Казанга юнәлгән вакытта эзәрлекләп килүче хөкүмәт гаскәрләренә каршы сугыш алып бара, Бәхтияр тарафыннан төрле якка җибәрелгән һәм үзләренә отряд оештырып хәрәкәт иткән Канкаев көрәштәшлә
реннән Надыр Тохтаралин, Гаврила Лихачев, Рахманкул Дүслиев. Ульян Ивановларны күрсәтергә мөмкин. Надыр Тохтаралин, Васильев белән бергә. 600 кешелек отряд белән Шнхазла, Казиле, Лркатово, Страховка авылларында алпавыт утарларын тар- мар итеп йөри. Подполковник Рахманкул Дүслиев (Катмыш авылы крестьяны) крепостной крестьяннарны азат итәргә, отрядка кушылучыларны булган кораллары белән алып килергә Воронцовларнын Шумбут аракы заводына жибәрелә. Рахманкул Дүслиев, заводтан 3 чуен, 1 лафетсыз бакыр пушка алып, куп кешеләр белән Б. Канкаевка килеп кушыла. Ә өлкән полковник исә бу кешеләрнен күбесен, Пугачевка ярдәмгә дип, Казан янына жнбәрә. Бу вакытта ул узе Әрнәш, Катмыш, Үсәли Һ. б. авылларда йөри. Бәхтияр Канкаев карамагына кергән кайбер крестьян отрядларынын исемлекләре сакланган. Бу исемлекләрдән күренгәнчә, төрле авыллар төрлечә санда кешеләрен халык армиясенә биргәннәр. Мәсәлән, Пакшино авылы 2 кеше. Кече Берсут —6. Урмаи- чн —5, Теплое болото — 5, Иванаево —6, Мишәбаш—5, Шумбут — 7, Полянки — 16, Иске Казаклар —5, Шумбут аракы заводы — 15, Катмыш—II, Шөн —6, Югары Берсут —6, Көчек — 10, Тәберде Чаллы—8, Чаллы башы — 3. Мишә —2, Күкчиш- мэ — 2, Ямаш — 11, Кучкә — 11, Кирмәнбаш — 7, Котлы-Букәш — 8, Мордовское — 2, Таулар —2, Казаклар—4, Чураш — 3, Сатлыган — 3. Уразбахты — 6, Берсут Мишә- башы-9, Чаллы-I, Кирлы —21, Урта Шөн - 10, Кече Шөн-II. Югары Шөн - 9, Югары Яки —5, Тубән Яки—8 һ. б. авыллардан төрле сандагы кешеләр бер отрядка оешканнар *. Алар (исемнәре һәм кем уллары икәнлеге күрсәтеп язылган) уз теләкләре белән сыйнфый дошманнарга каршы күтәрелгәннәр. Моны ачыклый торган язмалар да сакланган: «Субай сотнясыннан Колчуги авылы крестьяны Мәшли Сулешев үз теләге белән хезмәткә килде», «Гомәр сотнясыннан Кече Мирстәк авылының Мортаза Шәри- |юв дигән кешесе хезмәткә үзе теләп килде», «Казан өязенен Катмыш авылы крестьяны Мицлебай Есенеев, Таулар иленнән Ишмехәммәт Бохараев уз теләге белән казак хезмәтенә килделәр» һ. б.
Документларны тикшергән вакытта тагын шул нәрсә ачыклана: рус, татар һ. б. милләт крестьяннары бергәләп, бер теләктә булып көрәш алып барганнар. Б. Канкаев Пугачевка атап язган бер хатында тнрле милләт крестьяннарыннан торган зур гаскәр җыюы турында әйтә. Пугачев исә указ белән ана, берләштерелгән армия жыеп. дошманнарга каршы торырга әмер бирә. Бу хәл хәзерге Татарстан территориясендәге төрле милләт крестьяннары арасында булган дусларча мөнәсәбәтнең восстание вакы-тында бергәләп көрәшкә китергәнлеген, дуслык бәйләнешләренсн ныгый баруын ачыклыйлар.
Бәхтняр Канкаевнын поход канцеляриясе даими рәвештә һәм төгәл эшләгән. Ул үзе дә һәм аның якын көрәштәшләреннән подполковник Абдулла Мустаев, Рахманкул Дүслиев грамоталы булган, ә секретаре Әбүбәкер Телячсв татарча да. русча да укын- яза белгән. Канкаев канцеляриясеннән чыккан төрле документлар Пугачевның башка полководецларыныкына караганда күбрәк сакланып калган. Аларны восстаниегә күтәрелгән крестьяннарның уз куллары белән ягулары бик әһәмиятле.
Кама алды крестьяннары, канкаевчылар хәрәкәте нәтижәсендә восстаниегә күтәрелеп, Пугачевны зур түземсезлек белән көтәләр һәм һәркайда аны зур хөрмәт белән каршы алалар. Пугачев Мамадышка килеп жнткәч, 1774 елнын 3 июлендә, Канкаев та аның янына бара. Моңа кадәр Пугачев һәм аныи якын көрәштәшләре. Хәрби коллегия белән язма элемтәдә торса да, ул әле крестьяннар патшасы «Петр Федоровичны» күрмәгән була. Мамадышта алар беренче тапкыр очрашалар. Бу очрашу турында соңыннан патша гаскәрләренә әсир төшкән Әбүбәкер Телячев менә нәрсәләр сөйли: «Без Пугачев янына кергәч, жнргә тезләндек һәм аны патшабыз дип атадык. Ул бетне үзе янында кунарга калдырды. Иртәгесен безнең белән килгән отрядны үт армиясенә кушты. Бәхтниргә инструкция биреп, төрле авыллардан «казаклыкка» кеше жыярга һәм тизлек белән аларны Казан астына җибәрергә дип, алты кешесе белән кире огаг- ты...»< Бу инструкциядә Пугачевның татар крестьяннарын һәртөрле салымнардай, рекрут бирүдән коткаруы, жир бирүе турында язылган була Шул ук вакытта анда бу азатлыкка Мәскәүне алып, ул патша булып утыргач кына ирешергә мөмкинлеге турын-
' bW'lA. 6-р 416 »ш. 2 кис. 57—60 битвәр.
» ЬАҮДА, Ь р. 467 зш. I» кис. 3 өлеш, 243 бит.
да. шуның өчен барлык халык анын кешеләрен, манифестларын тынларга тиешлеге, азатлык өчен көрәшергә, тыңламаган, каршы килгән кешеләрне Каты жәзага тартырга кирәклеге турында әйтелгән була. Б. Канкаев мондый күрсәтмәләрне ахрына кадәр тормышка ашыру өчен бөтен көчен куеп эшкә керешә. Канкаев Хәрби коллегиягә язган бер рапортында: «Кичүләргә 100—150 шәр кешелек отрядлар жибәреп күзәтәбез, кү- зәтчеләр барысы турында хәбәр итеп торалар». — дип яза. Дөрестән дә. кичүләр буенча куелган крестьяннар Михельсон гаскәрләренең Вятканы 11һэн кичүе аша чыгуын. Мельгунов отрядының Сокольки янында Кама аша кичүен һәм Вятка буйлап югары китүен хәбәр итәләр.
Пугачевның зур армиясе Казанны алган һәм шәһәр өчен сугыш алып барган көннәрдә аның арьергард отрядлары полковник Б. Канкаев житәкчелегендә Кама һәм Вяткадан Лаеш өязендәге Меретяк. Мәтескә, Сауш авылларына. Мамадыш өязеиен Караширмә. йөри һ. б. авылларына кадәр таралган була. Күбесенчә Лаеш. Мамадыш. Арча өязе крестьяннарыннан торган бу отрядлар үз авылларын хөкүмәт тарафыннан жнбәрелгән карательләрдән саклыйлар, урыннарда үз властьларын урнаштыралар. Пугачев армиясенә кешеләр, азык-төлек һәм фураж жибәрәләр. Канкаев шул көннәрдә Хәрби коллегиягә язган бер рапортында: «2 мең кешелек армиям. 5 пушкам бар, ләкин дары һәм кургаш юк. Дошманнар белән һәр көн диярлек сугышабыз» — дип яза. Б. Канкаевның үзенә Омар волостенең крестьяннары Иске Чишмә крепосте воеводасының алар өстенә килүе, Г. Лихачевның Балык Бистәсендә булган дошманнарга каршы баруы һәм анда сугышып 11 кешене пленга алуы турында хәбәр итәләр. Өткән полковник тарафыннан Кама аръягына жибәрелгән Абдулла Мустаев Талкыш, Исләй. Сарсаз һ. б. авыл крестьяннарыннан оештырылган 700 кешелек отряд белән хөкүмәт гаскәренә каршы сугыша, ләкин регуляр армиягә каршы тора алмый һәм жиде пушкасын югалтып, чигенергә, калган кешеләре белән яңадан Бәхтияр Канкаевка кушылырга мәжбүр була. Восстаниечеләр, Балык Бистәсенең баш күтәргән крестьяннары белән бергәләп, шул авыл янында майор Муфель командасын Кама аша чыгармас өчен сугышалар һәм Муфельный Михельсон!а ярдәмен тоткарлыйлар. Канкаев җитәкчелегендәге отрядларның шундый сугышчан хәрәкәтләре 1774 елның июль ахырына кадәр дәвам итә. Билгеле булганча, Пугачев Казанны 12 июльдә ала. 12 июльдән 15 июльгә кадәр Казан янына килеп житкән Михельсон белән көчле сугышлар алып бара һәм. армиясе тар-мар ителгәч. 17 июльдә Иделнең уң як ярына чыгып китә. Хөкүмәт гаскәрләре Пугачевны куганда йончыган атларын яңаларга алыштыра алмыйлар. чөнки атлар. Б. Канкаев әмере буенча, халык армиясенә алынган була. Казанга якынлашучы гаскәрләр восстаниече отрядлар хәрәкәт иткән территорияне зур югалтулар белән ерып чыгарга, соңга калырга һәм хәлсезләнергә мәжбүр булалар.
Пугачев Иделнең уң ярына киткәч, хәзерге Татарстан территориясендә крестьяннар сугышы сүрелә, көчсезләнә башлый. Казан өчен сугышлардан соң, төрле якка таралган крестьяннарны эзәрлекләү, тотып алу һәм киң күләмдә жәзалаулар үткәрелә, төрле якка жәза отрядлары жибәрелә. Шундый отрядларның берсе Бәхтияр Канкаев группасын эзәрлекли. Сугышчан отрядларның бу вакытта иң көчлесс аның отряды була. Мамадыш өязе Иске Иөри авылы янында 1774 елның июль ахырында ике арада көчле сугыш була. Бу сугышта ике як та жиңүгә ирешә алмый. Казан тирәсендә зур армиянең жннелүен ишетеп белгән Канкаев. көчләрнең хөкүмәт гаскәрләре файдасына үзгәрүен аңлап, чигенә башлый. Аның әле кешеләре дә. пушкалары да була. Чигенә барып ул отряды белән Төньяк урманнарга яшеренү өчен Вятка аша чыгарга ният итә. 400 кешедән торган бу отряд Кләүш авылы янында көчле хөкүмәт гаскәренә очрый һәм тар-мар ителә, восстаниечеләрнең күбесе, шулар эчендә Канкаевның секретаре (ул вакытта писарь дип йөрткәннәр) Әбүбәкер Тслячев та пленга эләгә-. Ә Бәхтияр Канкаев берничә иптәше һәм бер бакыр пушкасы белән качып котыла. Ул. мөгаен, Вятканы кичеп, халык арасында куркынычсызрак урын таба алгандыр, я булмаса, тагын да ераграк китеп. Урта Азиягә юнәлгәндер. (Урта Азиягә качып китүче кайбер лугачевчы
1 Пугачевщина, т. 1, М.-л., 1926. стр. 105.
2 Ә. Телячевны яшерен комиссиянең «Халыкка язган кулын кисәргә, аннары башын кисеп асып куярга, гәүдәсен кичке сәгать 4 кә кадәр дар агачыннан алмаска», дигән карары нигезендә җәзалыйлар. (БАҮДА, 6-р. 467 эш. 6 кис. 3 өлеш. 246 бит )
татарларны Ш Маржами үзенен «Мостафад әл-әхбар» китабында телгә ала.) Кем белә, бәлки нинди дә булса бер сугышта үтерелгәндер. Ләкин шунысы билгеле: хөкү- мат гаскәрләре һәм органнары, никадәр генә эзләмәсеннәр, аны таба алмыйлар Императрица Екатерина II. крестьяннар сугышыннан курыккан «әби патша», манифест чыгарып. восстаниегә кушылучылар үзләре килеп бирелсәләр, аларнын «җинаятьләре гафу ителәчәк», днп белдерә. Ләкин Казанда пугачевчылар эшен тикшерүче яшерен комиссия председателе П. Потемкин Канкаевиы бу хокуктан мәхрүм итә. Аны эзләп табып китерергә кешеләр җибәрә, тапкан кешегә акчалата бүләк билгели. Крестьяннар үз батырларын хөкүмәттән яшерәләр, анын турында хәбәр итмиләр.
Халык бәхете өчен көрәшүчеләрнен күренекле вәкиле Бәхтияр Канкаевнын тарихи әһәмияте халыкнын аны яратып үз арасында саклавында гына түгел, ә бәлки сонцинан да аны легендар герой итеп үз күңелендә йөртүендә.
1773—1775 елларда барган Пугачев җитәкчелегендәге крестьяннар сугышы жинелә. Ләкин халыкнын алпавыт һәм патша чиновникларына, эксплуатациягә каршы көрәше гасырлар буена бара. Крестьяннар ирек һәм жир өчен революцион көрәш юлын Бөек Октябрь социалистик революциясе жнкеп чыкканчыга кадәр дәвам иттерделәр.
Октябрь революииясенен данлыклы 50 еллыгында без пролетариат җитәкчелегендә барган Октябрь алды көрәшен генә түгел, ә бәлки ана кадәр булган көрәш юлын да күз алдына китерәбез, үткән буын көрәшчеләренең дә бөек җиңүне аулап алуда керткән өлешләрен онытмыйбыз.