Логотип Казан Утлары
Повесть

БИР КУЛЫҢНЫ, ДУСТЫМ!..


«Чуртаннар йолдыз аулаганда...»
улай торак тәрәзәләрендә күренгән сирәк утлар сүнә бара, сүнә бара .. Кызнын кайнар сулышы егетнең йөзенә бәрелә:
— Керим инде мин. Әхсән. Вахтерша апа тагын ачуланыр .. Тагын ишекне бикләп куюы бар...
Егет эндәшми, сөйгәненең татлы иреннәренә иелә...
Кала өстендә әкренләп тынлык урнашып килә Тик таш урамнардан ара-тирә дөбер-шатыр чапкан трамвайлар һәм югарыла, сыек караңгылыкта. тыгыз һаваны ярып-сызгырып үткән самолетлар гына зур калага тәмам йокымсырап китәргә ирек бирми кебек.
— Ашыкма инде' Әнә сезнең тәрәзәдә ут та сүнмәгән әле...
— Гөлсинә ул. Хәзер без икәү генә калдык бит. Мине көтә.
— Көтсен... — Нык буынлы таза бармаклар кызнын куе һәм нәфис чәчләрен аралый. — Алайса, син риза? Ник дәшмисен? Их. нинди матур истәлек булыр иде’ ВУЗ ишеген япкан соңгы көннәр... Идел буе. табигать кочагы... Ә һавасы, ә төне?!
— Иртәгә подъемныйларны бирүләре ихтимал.
— Бирсеннәр... Аны алгач, төштән сон яисә кичкырын китсәк тә ярый. Көймәнең жинелрәген сайлармын, элдертербез генә
— Син анда кунып калырга дисен ич Әллә ничек . Без бит әле...
— Их. жүләрем. чибәрем син минем' Нидән шүрлисен, я5 Бүремени мин? — Егет кызны янәдән ныгытып күкрәгенә кыса, әмма тавышы пичектер калтыранып киткәндәй була. — Ярып, компания белән барыйк, алайса... Син Гөлсинәгә әйт. ә мин Робертны дәшермен .. Бәлкем, шунда аларнын борчаклары да пешә башлар.
— Света белән Борисны да дәшик. Света га үзем әйтермен.
— Ә мин Бориска.
Торак ишеген кемнеңдер шалт-шолт ачып-ябуына икесе дә сискәнеп куйды, һәм кыз. шундук егет кочагыннан ычкынып, ишеккә йөгерде.
— Иртәгә килерсең .. Хуш. Әхсән!
— Сау бул. Әлбинә! Тыныч йокы!
Егет бер мәл тәрәзә яктысында калыккан таныш силуэтка кул изәп торды да. кинәт күңелен каплап алган өмет дулкыннарының рәхәтен тойган хәлдә, асфальтка шакы-шокы басып, жәйге төннең сыек караңгысында кайтыр ягына юнәлде.
Т
* «
Идел битендә, Казаннан шактый түбәнрәк, әллә ни зур булмаган жыйнак-җыинак кына берничә утрау бар. Куе тал куаклары басып алган һәм урыны-урыны белән яшел хәтфәле ачыклыклары булган бу утрауларда шимбә һәм ял көннәрендә палатка куярга җир таба алмын йөрисең. Ә атна арасында, тегенди көннәрдә сирәк-мирәк җәйләп ятучыларны искә алмаганда, кеше-кара күренми диярлек. Утраулар атна азагында булачак яуны көтеп, тын гына хәл җыеп яталар.
Казан тирәсендә Иделне аркылыга-буйга күп айкаган һәм аның иң әйбәт, иң матур төшләрен яхшы белгән Әхсән иптәшләрен нәкъ менә шул утрауларның берсенә — арада бүтәннәрдән купшы яшеллеге һәм киңлеге белән аерылып торганына — алып килде. Ләкин ул. <Без табигать кочагына чыккан кешеләр, безгә тын булсын!» — дип. көймәсен утрауның Волжка дип аталган аулак ягына борды.
Көймә комлы ярга килеп терәлгәндә, алдагы эскәмиядә утырып килгән Роберт, аягүрә басып, кулларын җәеп җибәрде дә:
— О, исәнме гүзәл хәзинәләр дөньясы! — дип, яшел утрауны сәламләде һәм ярга иң беренче булып сикереп төште.
Аның артыннан бүтәннәр сибелделәр.
Чыннан да. яр менә дигән иде: кызынам дисәң, комы эре. чиста, көн инде сүрәнләнеп килүенә карамастан, әле һаман кайнар, тик менә түбәнгә тәгәри башлаган кояш үзе генә ычкына алмыйча ниндидер вак болытларга эләгеп калган; коенырга уйласаң, суы җылы, агымы талгын. җитмәсә, тирәнлеге дә шәп күренә, инде учак ягып, чәй кайнатып алырга теләсәң, куак араларында коры-сарысы да бөтенләй үк юк түгел. . Рәхәтлән!
Мондый чакта студент халкының малай-шалайдан аермасы юк диярлек... Әйе. шул тикле араны колак тондыргыч мотор тавышы астында, дулкыннарда тирбәлә-тнрбәлә су өстеннән әлсерәп кил дә. җае чыккач, шул суның рәхәтен, күңел кытыклауларын үз тәнеңдә татып карама, имеш ..
Бер минуттан яшьләр, дөньяларын онытып, су эчендә чыр-чу киләләр иде инде. Тик кырыйдарак Гөлсинә генә кал ■ ' -т 1
белән каплап, тез тиңентен суга кергән көенчә басып калган ул йөзә белми иде.
Роберт күзлеген салырга оныткан икән, ярга чыгып, аны бик ипләп киемнәре өстенә куйды да Гөлсинә янына килеп
— Әйдәле. йөзәргә өйрәтим әле үзеңне! — диде.
Кыз беркадәр артка чигенеп, егетнең кабыргалары беленеп торган чандыр гәүдәсенә карап алды.
— Минеме’ Соң мин бит балта кебек: төшәрмен дә китәрмен. Җитмәсә, үзеңне дә өстерәрмен, батканыңны сизми дә калырсың
— Батырмам, курыкма! Монда чоңгыл юк. Әйдәле'
Егет кызның кулларыннан эләктереп ялмакчы гына булган иде. кыз җитез тилпенеп, иһаһайлап. судан чабып чыгып китте Роберт аны чак кына куа барды да. кинәт тукталып, кул селтәде һәм снкерә-чума тирәнгә керә башлады.
Тегеннән, эчкәредән, сап-сары башлы Борисның муенына асылынган Светлана, чәрелдәп.
— Гөлсинә днм! Гөлсинә! Я. ни кыланасың инде, пожалуйста . Ти- рәнгәрәк кер! — дип аваз салды.
Иптәшләре каршысында болан нәүмиз булып, мескен бер кыяфәттә йөрүе күңелле түгел иде, әлбәттә. Гөлсинә, ниһаять, эчке калтыравын басарга тырышып, әкренләп бил тиңентен генә керде д.» чнр>... ..лк алды. Аннары, бераз вакыт аста ку uiept .
үзенчә Йөзгәндәй итенеп тә рәт чыгара алмагач, аягына басып,
иптәшләренә кызыгып карап тора башлады. Ах, бу йөзә белмәүләре... Әнә бит аларга ничек күңелле! Хәер, Борис белән Светланага аның әллә ни исе китмәде: алар, ир белән хатын булгач, әдәп дигән нәрсә хакында ар гык хафаланмыйча, һаман да бер төштә уйный-шаярыша иде. Кызның күз карашы Әлбинә белән Әхсән ягыннан аерыла алмады. Бу икесе, колакка ишетелмәгән ниндидер музыка моңнарына буйсынгандай, бер төрле ип һәм ритм белән әле янәшә йөзеп китәләр, әле читләшәләр, аннан тагы кушылалар, кушылгач, бер-берсенә орынып, тибрәнеп торалар—кояш нурларында каралып янган иңбашлары күренгәли дә шатлыклы елмаешулары балкып куя .. Ходаем, су балеты да була микән әллә?.. Ике арада, беркадәр эчкәрерәк, дуадак каз шикелле кемнәргә катышып китәргә белмичә, бер чалкан ятып, бер кире әйләнеп, үз алдына мыштым гына Роберт йөзеп йөри. Ул хәзер Гөлсинә ягына борылып карамый да... «Куарга тотынып та, куып житә белмәде, җебегән... Әллә йөрәге туң микән?»...
Ардылар, ахры. Әхсән белән Әлбинә сайрак җиргә чыгып бастылар. Икесе дә күкрәкләрен тутырып, авыр-авыр сулыйлар Әхсәннең кабарып торган иңбашларында елык-елык кояш нурлары уйный... Роберт та боларга таба килә башлады. Ләкин Әлбинә аңа артык якынаерга юл куймыйча:
— Роберт, әйдә теге якка йөзеп чыгабыз. — дип каршысына йөзеп китте.
Әлбинәнең Идел буенда туып үскәнлеген әллә каян белеп була: әнә бит ул аккош кебек җиңелчә тибрәнгәләп, йомры беләкләрен суга ничек тигез һәм ыспай салып бара... Монда әллә ни кин түгел, чыгып та җитәрләр... Ах, бу йөзә белмәүләре...
Әхсән, киң, таза җилкәсе белән суны ярып, Гөлсинә янына килде. Елмаеп:
— Ник моңаеп калдың, чибәркәем? Кая, бераз өйрәтеп карыйм әле үзеңне, —диде.
Кызый кулларын егеткә сузып, әкрен генә:
— Өйрәт. — диде.
Бераз эчкәрәк кергәч, егет кызны таза кулларына күтәреп алды да шундый ук йомшак тавыш белән:
— Оһо, җиңел генә икәнсен үзең, — дип пышылдады.
— Кая инде...
Гөлсинә үзе дә бик яхшы белә: гәүдәсе бераз гына юантыграк, сөякләре чак кына калынрак аның, шулай да ул үзенең буй-сынына бер генә дә зарланмый, һәркемгә дә Әлбинә, Светалар шикелле тал чыбыгыдай сыгылма билле булырга димәгән ләбаса...
Чыннан да, егет кулында тирбәлгәндә, Гөлсинә үзен ничектер бик нык җиңеләеп, мамыктай булып калганлыгын хис итте. Бәлкем, ул үзе дә күбәләк кенәдер әле?.. Ах. нинди рәхәт суда тирбәлүләре: бер менәсең, бер төшәсең, куллар, аяклар белән этенгән буласың... Егетнең тыгыз, куәтле мускулларын тоюдан туган сәер ток күңелнең иң аулак почмакларына җитеп, сулышны кысардай булып, кытыклап куя... Их, нинди бәхетле бу Әлбинә: мыштым гына йөрсә дә. тапты бит үзенә егегнец асылын... Бер мәлне, әллә тирәндә аяклары җиргә тимәүдән куркып китте, әллә күңелендә бөтерелгән татлы хисләр өермәсеннән зиһене чуалып куйды, Гөлсинә, үзе дә сизмәстән, «Аһ!» диеп, куллары белән егетнең муенын кочып, асылынды да калды...
Геолог егетләр палатка корырга да, коры-сары табып, учак дөрләтеп җибәрергә дә шомарып, остарып беткәннәр — куллары кулга йокмый. Яшел үләндә табын урыны әзерләү, учакка куярга бәрәңге әрчү кебек вак-төяк эшләр кызлар җилкәсенә төште. Кияүдә әле өч-дүрт
аи гына булуына карамастан. Светлана үзен бүтәннәрдән тәжрибәле- рәк дип исәпләде, ахры, монда житәкчелекне үз өстенә алды. Ләкин Роберт:
— Чәйне үзем кайнатам... Геологлар чәен бер эчеп карагыз әле,— дип. тал куаклары арасына карлыган эзләргә кереп китте. Әмма бу матур утрауда карлыган дигән затлы нәрсәнең исе дә юк иде. Егетләр аптырап, югалып калмадылар. Роберт белән Борис көймәдә аръяктагы әрәмәлеккә чыгып, шуннан табып алып кайттылар.
Кояш баеп, күктәге сирәк болытлар куе алсу төсләрдә янып торган чагында, исемсез атауның түгәрәк аланчыгында мәжлес кызып өлгергән иде инде.
Табын алдында да, артында да беркадәрле дирижерлык итү Светлана кулында булды. Бу өлгер һәм житез яшь хатында ире Борисны гына түгел, бүтәннәрне дә үзенә буйсындырып тыңлардай, кирәк чагында ягымлы-йомшак яисә үтенүле-назлы ишетелгән, инде бик кирәксә, мыс- кыллы-нронияле, хәтта зәһәр ачу белән чеметтереп, үтереп яңгырый торган гажәеп тавыш бар. Бәлкем, шушы ягы белән ул кырыс һәм тупасрак холыклы Борисны сихерләп куйгандыр да?..
Сәйранга чыгучылар шәрап нәрсәләрен байтак кына алганнар иде. Әмма Светлана эчмәде диярлек. Иптәшләре нинди генә матур сүз әйтмәсеннәр, пластмассадан эшләнгән рюмкасына купшы иреннәрен тидереп кенә алгалады. Дөрес, Әхсәннең яшьлек һәм дуслык хакына әйткән бик матур, бик гайрәтле тостына кушылып, савытындагы алсу нәрсәне яртылаш бушатмыйча булдыра алмады. Хәер, бүтәннәр дә. шайтан коткысына артык бирелмичә, шәрап савытларын бушатудан тыелып тордылар. Бераз каннар кызып, кәеф күтәрелеп китсә, шул житм.н шминН
Борисның гына олы гәүдәсенә сеңеп житмәдс, ахрысы, ул, бер ара каш жыерып, чәчен сыйпаштыргалап утырды да түзмичә:
— Сокгысы-азаккысы булмасын өчен, әйдәгез, бер күтәрик әле, дуслар! — дип ич йолдызлы шешәгә үрелде.
Әмма хатыны Света түземсез жанның жнлкәсенә басып, кабынган чаткысын тиз сүндерде.
Ә Роберт табын артында авызын ерып көлемсерәп утырган жнрен- нән жәһәт кенә сикереп торды да, кайсыдыр шагыйрьнең сүзләрен исенә төшереп, кулларын жәсп жибәрде:
— Сыйламагыз мине шәрап белән: Мин боляй да инде исергән!..
Аннан ул учак жылысында парланып утырган чәйнекне алып, буш бокалларга хуш исле, куе көрән чәй агызып чыкты. Әлбннәнең савытына агызган чагында егет кызга күзлек аша ягымлы карап:
— Карлыганнар салган чәйләремнән Карлыгандай күзләреңә нур керсен.. —
дип такмаклап та алган булды.
Нишлисең, азрак башына китсә, гадәте шул инде аның, шигырь укырга яисә чыгар-чыкмас тавыш белән такмак әйтергә тотына
Менә хәзер дә ул. иптәшләре хуш исле кайнар чәйне өф-өфләп эчен утырган чагында, купшы тал куагы төбенә басып һәм кулында гитара булмаса да. куллары белән шул инструментта уйнагандай итеп, үзе генә белгән көйгә шаян жырларын сиптерә башлады. Ә үзенең, шайтан малайның, куз карашы һаман да Әлбинә ягында иде
Сүнеп барган учак шәүләсендә Әлбинәнең энже тешләре елтырап куйды. Һәм бер мизгелгә тынып калган егетнең колагына кызның соклану аша әйткән җылы сүзләре ишетелде:
— Инде дә шәп җырларың, Роберт! Каян беләсең син аларны?
Укыган шигырьләренең яисә җырлаган шаян җырларының бик күбесен үзе чыгарганлыгын әйтә алмый, сер итеп саклый Роберт. Инде берәрсе, артык бәйләнеп, төпченә башласа, «оныттым инде, кемнәндер отып алган идем» ди, яисә исеме бик үк таныш булмаган шагыйрь иҗатын гына искә төшереп куя иде ул...
Тик менә Әлбинә сорагач кына... Ах, бу энже тешләр, озын керфекле, карлыган күзләр!.. Шулай да егетнең кемгә багышлап җырлар җырлавын ярып әйтергә кыюлыгы җитмәде, чибәр кызның соравына җавап итеп:
— Безнең авылда йорт саен бер җырчы, Әлбинәкәй, — дип балкып елмайды гына.
Аннары, җиргә ятып, шактый суына төшкән чәен бер-ике йотып карагач, кисәк күңеле тулып киткәнгәме, күптәннән инде йөрәк түрендә саклап йөрткән иң әйбәт, иң хисле шигырен күңел кошына атап сөйләү нияте белән башын күтәреп Әлбинә ягына күз салган иде, кыяфәте- чырае шундук караңгыланды: «карлыгандай күзле» кызый кулын Әхсәннең җилкәсенә куеп, тегенә татлы һәм рәхәт елмаюда балкып утыра иде. Роберт салкын чәен ничек эчеп бетергәнен сизми дә калды .. Ул арада Әхсән җырны яратудан бигрәк, киң сулыш, калын тавыш белән җырлау өчен бик тә кулай булган «Бродяга»ны сузып җибәрде...
Аңа иң әүвәл Гөлсинәнең зеңгелдәве, аннан бүтәннәрнең тавышы килеп кушылды.
Җырларның очы-кырые булмас иде кебек, ләкин алар да бетте, һәм яр буенда сихри тынлык урнашты
Нишләп шулап икән: учакта биешкән җитез һәм комсыз ялкын телләренә үрелеп, кешенең уйлары әллә кайларга китеп баралар икән.
— Ян учагым, ян, тик белеп ян: соңыннан без сине бик тә сагынып искә алырбыз. — диде Светлана, сихри тынлыкны бозып.
Аңа җавапка Гөлсинә авыр сулап куйды:
— Янса да белми шул ул: тагын бер айдан, тагын бер елдан кайда булырбыз, ни хәлдә булырбыз... Егетләрнең хәле шәбрәк: өчесе дә берүк җиргә, берүк Берләшмәгә китә. Әлмәтне зур кала диләр хәзер. Света, сиңа повезло...
— Әйттең сүз, — дип күзен агартты Света. — Берләшмә дигәч тә. аның трестлары әллә ни хәтле, ди әнә... Әлмәттә калдырырлар дисеңме?
— Шулай да... Нефть җирләре —гөрләп, кайнап торган җирләр инде ул... Ә без?
Соң сез дә икәү бит: Әлбинә дә син.. Берүк районга китәсез ич. Баргач, егылып үтенсәгез, бәлкем икегезне бер мәктәпкә урнаштырырлар,—диде Борис, хатынын алай күләгәдә калдырырга теләмичә.
~ — Белмим, бер мәктәпкә ике рус теле укытучысының кирәк булуы бик шикле Аның районы тагы: җәһәннәм тишегендә.
— Byienre заманның техникасы барында Татарстанда җәһәннәм тишекләре каян булсын, ди? Оптимист булыйк, дуслар. Шулай бпг, Әлбинә? —Моны күтәренке тон, гайрәтле тавыш белән Әхсән әйтте. ’
—■ Әлбәттә, күңелләр якын булсын! —дип кушылды тегесе.
— Бик дөрес! Ә син ник дәшмисең. Роберт?
Светлананың бу соравына Роберт сискәнеп куйгандай булды. Әмма тиз генә җавап бирмичә, учактагы ялкын телләренә уйчанланып текәлеп торганнан соң гына, күзлек пыяласында якты шәүләләр чагылдырып, иптәшләренә берәм-берәм карап чыкты.
— Беләсезме, мин ни әйтмәкче булам. — диде ул, ниндидер серле пышылдау белән. —Менә без китәрбез, таралышырбыз. Тормыш шулай
куша. Әмма, Әлбинә әйтмешли, аралар якын булып калсын безнен . Хәбәрләшеп торыйк. Әйбәт эшләсәк, матур яшәсәк, бер-беребезнең бәхетенә куанышып, дигәндәй. Ә инде берәребез бәла-казага дучар булса яки анда бер төрле кайгы-хәсрәткә калса, шундук ана ярдәм куллары сузыйк, дим... Канда булсак та. үзебез ни хәлдә торсак та .. Мәслихәтме?
— Бик мәслихәт! —дип күтәреп алды Светлана
Менә бу тост булды бу, ичмасам!—диде Әхсән, Әлбинәнен иңбашыннан кысып
_ — Алайса, алайса...— Роберт, башын боргалап, әйләнә-тирәсенә күз йөртеп чыкты. — Безнең бу вәгъдәгә әнә кызарып, янып калкыган ай шаһит булсын!.. Кем әйтмешли, тутырыйк бокалларны!
Барысының да күзләре Идел аръягыннан, офык читен алсу-сары төсләргә манчып, күтәрелеп килгән айга төбәлде...
Ай үзенекен итте: әкренләп алтынсу-сары төсен җуя барып, саф көмешкә әверелде һәм җир өстенен карасу-тонык пәрдәсен күтәреп, су битенә көмеш келәмнәрдән тар сукмаклар салды. Болай да йомшак, нәфис һавасы, күк гөмбәзендә сыек караңгылыкта җемелдәгән бихисап йолдызлары һәм куе үлән арасында берөзлексез сайрашкан талымсыз чикерткәләре белән күңелләрне ямьләндереп, оетып торган бу гаҗәеп җәйге төп күк җисеменең сихре белән тәмам әкиятләрдәге тылсым дөньясына охшап калды.
Әмма Светлана бүтәннәр күк төннең сихри кочагында алай озаклап иркәләнеп утырыр хәлдә түгел иде. иснәнә башлады, озынборыннардан зарланырга тотынды. Көндез күп йөреп арыган иде, күрәсең Ә бәлкем аның йөрәге астында бөреләнеп, инде тибәргә әзерләнеп яткан икенче бер җанның әнкәсенә үзенең яши башлавы; үзенең беренче ихтыяҗлары хакында белгертүе генә булгандыр бу?
Ниһаять, түзмәде Светлана
— Үлеп йокы килә... Әйдә, Борис, булмаса, кереп тыныйк без, — диде.
Борис авыр сулап көрсенеп кенә куйды.
Палатка эчендә аларның пыш-пыш сөйләшүләре тынар-тынмаста, Әхсән Әлбинәнен беләгеннән тотып, эчке бер дулкынлану белән:
— Ә бе . ә без ни торабыз? Әндәле. көймәдә бер йөртеп килим әле үзеңне. Мәңге онытылмаслык истәлек булсын зле, — дип пышылдады.
Әлбинә берсүзсез риза булды.
— Әйдә, киттек.
Алар, кулга-кул тотынышып, ярдан аска таба төшеп барганда. Гөлсинә: «Туктагыз, мин дә сезнен бетән!» дип тилпенеп кычкырып җибәрүдән чак кына тыелып калды. Юк, ярамый... «Их, нинди бәхетле бу Әлбинә!»
Яр читендә тукталып калган Гөлсинә янына Роберт та килеп басты. Егетнең күкрәген ялкын чорнап алган иде. һәм ул көймәгә хтырышкан ике шәүләгә текәлгән көе. үзе дә сизмәстән, тырнак очын кимерә 1I.U'
— Утырыйк, Роберт,— ДИП эндәште Гөлсинә басынкы гына. Алар йөреп кайгкач, бәлкем без дә бер әйләнербез, ә?
— Ярый, утрау тирәсеннән бер әйләнербез, — дип сүзен кысып кына чыгарды егет.
— Ә ник бер генә?
— Бик теләсәң, ике тапкыр әйләнергә дә була ..
Мотор гөрелтесе төнге тынлыклы ярып, көймә сыек караңгылыкта күздән югалганчы дәшмичә утырдылар.
— Бик ерак киттеләр, ахрысы: әнә мотор гөрелтесе чак кына ишетелә хәзер, — диде Гөлсинә, тавышында калтырау сиздереп. — Әхсәнне әйтәм әле: шундый шәп йөртә ул көймәне.
— Шомарып беткән инде...
Беркавым тын гына утыргач, сүзне янәдән кыз башлады:
— Мин әнә шул ай салган сукмактан теге якка йөгереп чыгып китәр идем, юк, әллә кайларга китәр идем. Тыным беткәнче...
— Япа-ялгызынмы? Андый сәфәрдә әйбәт юлдаш та кирәк ич. Әмма синең юк шикелле ул...
— Ә синең бармы? — дип сорады кыз, үпкәли язып, һәм кинәт дорфа гына әйтеп саллы:—Кызларның җылы куенын син үзең дә хыялыңда гына йөртәсең шул әле... Күрәм мин, сизәм мин...
— Тормышка ашмас хыял түгел... Ә хәзергә, хәзергә... ни көтә мине... — Роберт җиргә авып, беравык тынлап яткандай булды.— Ишетәсеңме, ишетәсеңме? Җир-әнкәнен үзәккәе ничек ялкынланып, гүләп, шаулап тора? Ай-Һай. зарыккан да соң!
— Америкада твист биегәннәрен ишеткәнсеңдер лә син!
— Кем ни белә, шуны әйтә инде... Әхсәннең дә телендә гел шул: твист та джаз!
— Билләһи, теленә билчән чыккандыр синен, Роберт . Ярар, тик торганда әрепләшмик. Бар, Әхсәннең транзисторын көйләп җибәр бул- маса. Алар кайтканчы, музыка тыңлыйк, ичмасам
— Менә монысында алтын бәһасе торырдай сүз әйттең сип, Гөлсинә!
Егет белән кыз арасында, икесен ике якка аерып торган стена булып, юк, һәркайсын аерым футлярга бикләп, транзистордан талгын музыка моны агылды, һәм алар, әнә шул футлярларына томаланган хәлдә, төнге Идел өстендә көймәдә тибрәлгән бүтән җаннар турында татлы да, ачы да уйларга чумдылар...
*
* *
Киңсу өстендә ак, кызыл, сары, яшел төсләрдә йөзләгән утлар балкый. Аларнынбер төрлесе, үзара серләшеп күз кысышкандай, бер янып, бер сүнеп тора, икенчеләре басынкы гүелдәгән, шыбырдаган тавышлар астында бертуктаусыз хәрәкәттә, каядыр — югарыга, түбәнгә таба — ашыга... Әнә шул калын, басынкы тавышлар һәм төрле төсләрдә балкыган утлар ягыннан, караңгылыктан бер төрле ип белән өнсез дулкыннар шуышып килеп, көймәне җай гына тирбәлдерә. Әллә шул ук яктай, әллә кара кучкылланып, күңелгә шом кертеп утырган урман-куаклы ярлар ягыннан салкынча дымлы һава бөркелеп, кисәк-кисәк тәнне калтыратып куя... Аның саен бер плащ астына поскан ике җанның гыйшык ялкыны көчәеп киткәндәй була һәм алар бер-берсенә тагында ныграк елышалар,-
Агым уңаена байтак төштеләр инде алар. Мотор күптән инде сүндерелгән. Ишкәкләр суда. Ә үзләре, дәшми-тынмый гына төнге Иделне күзәтеп, бер-берсенен сулышын тынлап, кымшанмыйча утыра бирәләр...
Ниһаять, Әхсән алгы эскәмиягә күчеп утырды да касрып-каерып ишәргә тотынды. Каршыларында караңгылыктан олы кибән сыман карачкы калкып чыкты, һәм көймә борыны чыжылдап ул карачкыга килеп төртелде.
— Бик кечкенә генә, бик купшы гына утрау бу. Көндез күрсәң, күктән су өегенә төшкән яшел эшләпә күк... — диде егет, көймәдән ярга
төшкәч. — Әйдә, без аны синен исем белән атыйк, Әлбинә... Изге Әлбинә атавы... Русчасы бигрәк матур: остров святой Альбины. Шулай 6HTS
Шулай... Әмма аның бу исемен без генә белербез ич... Ә бүтән кешеләр ничек дип йөртә?
Бүтәннәргә исеме юк аның... Безнең утрау булыр бу. Без аңа һаман ла килгәләрбез... Ел саен... Дөрес бит?
— Ие, җәй саен...
— Төш, акыллым... Үзебезнең атауда сызылып таннар атканын күзәтеп утырыйк әле...
Кыз, күбәләк җиңеллеге белән егет кулларына кунып алгач, җиргә төште. Әхсән көймәдән плащ белән ниндидер төргәкне табып алды да кызны җитәкләп, бәләкәй утрау түбәсендәге тигезлеккә менде Андз плащ жәеп, төргәген чишеп җибәрде, аңардан бер шешә белән ике бокал һәм конфег-печение ише нәрсәләр чыкты.
— Бу ни хәл бу, Әхсән? — дип гаҗәпсенде кыз.
— Бумы? Икебезгә сый... Икәүдән-икәү генә тотыйк әле, вәгъдәләребезне ныгытыйк әле, дидем... Синең атауда .. Синең өчен...
— Соң... соң... алай килешерме?.. Тегендә безне югалтканнардыр инде...
— Алармы? Исләренә дә китермиләрдер әле... Тот, әйдә...
«Бүген шулай кирәктер, шулай тиешледер... Әхсән юкны уйлап чыгармас», дип, күңелендә куба башлаган каршылыгын басып, күнде, буйсынды кыз .
— Ярый, шулай булсын...
Әчкелтем-татлы шәрантан соң авызларына каптылармы-юкмы, бер мизгелдән егет кызны шашынып кочарга, үбәргә тотынды Кызый аның таза, нык гәүдәсендә анарчы булмаган ниндидер калтырану, хәрәкәтләрендә ниндидер ят нәрсәләр тоеп, ачынып ялынды:
— Әхсән, жаным, нишләвең бу? Без бит әле... Җибәр дим...
Битләрен кайнар сулыш өтеп алды.
— Бүгеннән башлап ир белән хатын булыйк, акыллым, җан кисәгем ..
Шашкын, исерткеч хисләр өермәсендә үз сулышыннан тыны кысылып куйды, зиһене чуалып китте, хәтта кызның күз карашына күктә йөзгән көмеш айга тиклем тоныкланып калгандай күренде. Ә күк җисеме, чыннан да, бу минутта әкрен генә юка канатлы болыт артына посып бара иде...
Транзисторда музыка тынуга, Гөлсинә кинәт сискәнеп куйды. Аркасын корыган агач төбенә терәгән килеш ничектер оеп, йокымсырап киткән икән. О, инде таң беленеп килә... Кызның гәүдәсендәге өшу-кал- тырану тавышында да чагылып алды:
— Тегеләр һаман юкмы әле, Роберт?
— Юк, күренмиләр
— Ай аллам... Транзисторы да тончыкты, имгәк... Роберт, әллә шигырь укып күрсәтәсеңме?
— Транзисторның дублеры булып, бәлкем, җырлап җибәрергә кирәктер?
— Яратмыйсын син мине... Юк, хәтта дошман күрәсең ..
— Бар, әнә битеннс-башынны юып мен, акылыңа кил... Тик ни... чуртаннарны куркыта күрмә...
—- Нинди чуртаннарны? Кайда?
Гөлсинә яр читендә аякларын салындырып утырган Роберт янына күчеп килде.
— Әнә терә... су эчендәге куак әйләнәсенә кара... Әллә ничә бугай алар... Әнә тагын чупылдатты...
— Вак балык аулый торганнардыр алар...
— Вак балык микән? Минемчә, йолдыз аулый алар...
— йолдыз?
Кыз караңгы су өстендә бик тонык кына җемелдәгән бер йолдызга текәлде һәм, егетнең сүзен куәтләгәндәй, нәкъ шул минутта су яман бөтерелеп, чупылдап кунды — йолдыз юкка чыкты...
— Энекәй генәм!
— Чүпләп бетерәләр инде, күп калмады инде... Кояш чыкканчы тырыша алар, аннары икенче караңгыга тикле тынып яталар...
— Хыялый кеше син, Роберт...
Елганың түбән ягыннан таныш гөрелте ишетелде. Гөлсинә, алтын тәңкә тапкан кеше кебек, куанычын яшерә алмыйча:
— Югалган малларыбыз кайта инде, — дип кычкырып куйды.
Көймәдән төшеп, болар янына килгәч, Әхсән бик алҗыган кыяфәт белән терсәкләренә тикле көрән тапларга буялган кулларын алга сузды да:
— Мотор чыгымлап маташты. Тәмам теңкәгә тиде, нәгъләт... Бераз яктыра төшкәч кенә рәтләп булды, — дип зарланып алды.
— Ә мин сезне пароход астына эләкмәделәр микән дип куркып торган идем. Ярый инде исән-сау килгәч, — диде Гөлсинә, Әхсәнгә ягымлы карашын текәп, һәм Роберт ягына кул изәп күрсәтте. — Монда Роберт безнең акылыннан шашкан: төн караңгысында чуртаннар йолдыз аулым, ди...
Әхсән баскан җирендә катып калды:
— йолдыз?.. С... с... сөйләр ул...
Ярга менеп килгәндә, Әлбинә, Робертка карамыйча-нитмичә, хәтта озын керфекләрен чак кына да селкетмичә, тын гына үтеп китте.
«Нинди җилләр ташлады моны?..»
Авыл халкы ябырылып бәрәңге казый.
Тышта кояш, җиләс, рәхәт...
Бәрәңге әллә ни уңмады быел, әмма, аның каравы, җыяр өчен көннәре нинди!.. Идән астына коры керә, череп-нитеп әрәм булмас...
Тагын өч-дүрт сәгать актарынса, бәрәңге казуын бетереп тә куяр Рабига җиңгәгез. Юк, бу авыр эштән болай ансат кына котылырмын дип исенә дә китермәгән иде ул. Ярый инде теге кыз булышты. Укытучы башым, нечкә билем, нәзек сыйрагым дип өйдә көязләнеп-назла- нып ята белмәде, ничәмә көннәр буена мәктәптән кайтуына ук ябышып, җиңгәгез белән тиңләшеп бил бөкте, маңгаеннан кара тирләр агызды... Аның бит тегендиләре дә була... Болын кадәр бакчаңда япа- ялгызың нишләр идең?
Инеш аръягында, җиләс тынлыкны бозып, бала-чаганың чыр-чуы купты: мәктәптә дәресләр бетеп, кайтырга чыкканнар.
Рабига җиңги җир өстендә сибелеп, җилләп яткан сары һәм кызыл бәрәңгеләргә күз йөртеп алды да, кулларын алъяпкычына сөртә-сөр- тә, ашыгып өенә таба атлады. «Бүген соңлармын димәде. Кайтуына әзерләп куймый ярамас», дип күңеленнән сөйләнә-сөйләнә, сүнеп утырган самоварына җан кертте, учак астын көйрәтеп, казанга бәрәңге салып җибәрде. Аннары, корыга килешмәс дип. алгы яктагы өстәлгә кыярын, помидорын турап куйды, нәүрәпкә төшеп, каймак чүлмәген дә алып менәргә онытмады. Тамагына ризык булып үтсен...
Озак көтәргә туры килмәде, кайтты.
Үзе белән урамнан кояш нурларын ияртеп кергәндәй булды; .матур, тигез тешләрен күрсәтеп, балкып елмайды да йомшак тавышы белән:
— Исән-сау гына тордыңмы, апа? — дип эндәште.
— Бик әйбәт әле.
Өстен-башын салгач, капрон оеклары белән буяулы идәнгә жиңел- жиңел басып, тур якка үтте һәм сумкасыннан кочагы-кочагы белән дәфтәр, ике-өч китапны өстәлгә бушатты. «Бүген тагын гөн ката утырасы икән», дигән күңелсез һәм кызгануны уй Рабига жингинең йөрәген яндырып үтте...
Чаршауны күтәреп, нигәдер урын-жиренә күз төшереп торды. Исәбе нидә икән моның? Караваты астыннан чемоданын чыгарып, аннан сарылы-кызыллы йон яулыгын алды Бер мизгел стенадагы көзге каршында күз атып торгач, борылып, янәдән озын керфекләреннән нур сирпеп, ачык итеп елмаеп куйды.
Ишек яңагына сөялгән хәлендә яулык очын авызына кабып торган Рабига жиңги:
— Самовар да кайнап чыкты, бәрәңге дә кайнар... Әйдә, суытмыйк инде, Әлбинә кызым, — диде.
— Хәзер апа, хәзер...
Табын артында апа сорамыйча түзә алмады:
— Әллә бер-бер кая барырга җыенасыңмы?
— Әйе, апа. Тигәнәклегә барып кайтырга исәп.
— Нигә тагы? Кемнәр белән?
— Бу юлы үзем генә.. Бер укучым ике көн инде дәрескә килмәде. Барып хәлләрен белеп кайтыйм әле. дим...
Рабига жиңги сөтле чәен бер-ике йотып алгач, чынаяк тәлинкәсен өстәлгә куеп, бер мәл тын торды.
— Ә нигә, дәрескә килмәгән саен артыннан барырга димени?
Кыз ихтыярсыздан көлемсерәп:
— Алай димиләр дә бит. Аларны мин укытам ич. Класс җитәкчеләре дә мин,— диде. —Өйдәге хәлләрен юньләп белмичә, ничек итеп әйбәт укытасың, ди?
— Соң теге атнаны гына Баярсаздан йөреп кайттыгыз бит, алай бик ешламыйсыңмы, диюем.. Былтыр миндә торган кыз ата-аналар җыелышына да көч-хәл белән генә барып кайткан иде.
— Ә иие бар аның? Көн коры, жылы, рәхәтләнеп йөре... Ә син апа, хафаланма: икәүләп тотынсак, бәрәңгене иртәдән калдырмабыз, актарып бетерербез.
Рабига жиңги, каш күз җимереп, кул селтәргә тотынды
— Әйттең сүз! Инде бик күп булыштың, бик... Рәхмәтләр яусын! Бакчамда өстәл тиклем жир калган икән, аны инде үзем дә әтмәлләп чыгармын. Инде бәрәңгене ташып та тормыйм: хөкүмәт жыя, ди,, әнә, хакын да әйбәт түли, ди. Бакчадан гына төяп озатырмын, дим. — Кисәк апаның тавышы йомшарды. — Ә сип Гнгәнәклегә барыр юлыңны белә- сеңм е ? Ө й р әп ел әрме?
— Беләм шикелле: олы урам белән чыгып, зыяратны узгач та, уң кулга тауга менеп китәсе, ди.
— Әйе, Тегермән тавы Өскә менгәч, каен посадкасы буйлап барасы. Ара ерак түгел, өчме-дүртме чакрым гына... Ипле йөр инде, юлларың уң булсын!
— Рәхмәт, апа...
Кыз, кненеп-төзәтснеп чыгып киткәч, Рабига жиңги храм як тәрәзәдән аның артыннан карап калды. Бил турыннан кысып бәйләгәнгә күрә микән, карасу тимгелле яшел плащы астыннан да гәүдәсенең сылулыгы әллә каян’беленеп тора. Атлаулары, җиргә басулары тагы' Шундый да җиңел, шундый да ыспай — тыкрык чирәме өстеннән җай
гына очып бара сыман .. «Былтыргы жан көеге түгел бу.. Юк, бөтенләй башка бу...»
Беркавым тын алырга ниятләп, баш астына мендәр салды да кәнәфигә сузылып ятты.
Менә бишенче елын инде, иреннән тол калгач, Рабига җиңги гомер сәгатьләрен шушы шактый ук искерә төшкән алты почмаклы өнне саклап үткәрә. Күңеллеме картлык көнендә?
Үз гомерендә алты бала китерде ул. Өчесе бик яшьләй, әле дөнья яктысын, дөнья ямен юньләп танымас борын ук кара гүргә керде. Өчесен үстерде, кеше итте. Ире сугыштан бик таушалып, бик бетешеп кайткан иде һәм шуннан инде саулыкка туя да белмәде. Ана рәнжеп тә булмый, авыр туфраклары җиңел булсын инде мәрхүмкәйнең. Балалар үстерү хәсрәте бөтенләе белән Рабига жиңгинең үзендә булды. Колхоз эшендә йөреп, өй җылысын, кояш яктысын күрмәгән көннәрен кем санаган да кем белә? йөрәгенә аз саугандырмы кан?.. Ә хәзер менә япа-ялгыз.
Ярый, кызы кияүдә. Аны. бер канатлангач, очырмыйча булмый. Бәхетенә, күрше авылга гына китте, ире белән тату гына, тигез генә тормыш кора белде. Олы малае, унынчыны бетергәч тә. училищега китеп, офицер булды. Хәзер Германиядә. Дошманнардан Ватан хакын саклый. Куанычы шул: ай саен хат салып тора, сирәк-мирәк акча жнбәргәлн, аннары ике елның берендә хатынын һәм үз ана телләреннән ләм-мим белмәүче, әмма русча, немецча шытырдатып сөйләшүче ике кызын ияртеп, дөнья хәтле күчтәнәчләр төяп кайтып төшә дә ярты ай кунак булып китә...
Рабига җиңгинең бар үпкәсе кече улы Вильданда. Төп нигездә калырга тиешле бу җан иясе: «Укытучы булам». — диде. Укыды, булды. Аз гына укыткан иде. армиягә китеп барды. Аннан былтыр көз әйләнеп тә кайтты. «Инде бер түбә астында гомер итәрбез», дип куанып торган чагында, анасының ялваруларын колагына да элмичә: «Монда физкультура укытып ятаргамы? Юк, мин үз фәнем математика белән физика укытачакмын», дип, районның җәһәннәм тишегендәге бер авылына китеп барды. Аида да озак тотмадылар юньсезне: чакыртып, «райком комсомол» итеп куйдылар... Китүе үз башына булган: артына ут капкан күк йөри менә хәзер район буйлата чабып... Кайтса, анасы яккан мунчага кереп чыгарга да вакыт табалмый... Жәл. бик жәл малай... Күршеләр әйтә: «Райком комсомол булгач, төшеп калмый инде ул, күрерсең менә, малаең зур түрә урынына утырыр», ди... Бик исе китте ди Рабига җиңгәгезнең... Алай түрә булырга бик кызыга икән, әнә мәктәп директоры сырхаудан котыла алмый, кайтсын да алмаштырсын... Өйләнеп тә җибәрсә, хатыны да укытучы булып, култыклашып кына эшләренә барырлар, култыклашып кына кайтырлар иде... Әллә үзенең дә җылы урынга үрмәлисе килә инде, бер кайтуында анасы пешергән бөккәннәрне бик тәмләп бөгеп утырганда: «Әни дим. Высший партийный школага китеп укысам, ничек булыр икән? Ике ел укыйсы, Мәскәү каласының үзендә...» дип сүз катып маташа... Үз оясын кора белмәс микәнни шулай итеп. Анасы ел тәүлегендә гелән-гелән фатир ачып, чнт-ят кешеләр асрап ятар микәнни?
Хакы өчен түгел, җанга юлдаш, колакка адәм ава-.ы ишетелеп торсын дип кенә кертә бит ул югыйсә...
Былтыр кергән кыздан уңмады ул. Сабагын ничек укыткандыр, ул хәтлесен тикшермәде, белмәде, әмма Рабига җиңги аны «җан көеге» дип атады. Әйләнеп чыккан ялкау, йокы чүлмәге булуы әле бер хәл, моның өстенә бик тә мут күзле, телчән, җиңел холыклы бер нәрсә иде. Бер мәл хәтта егетләр ияртеп кайта башлады.. Иһаһай да миһаһай... Сирәк-мирәк Вильдан кайтып төшкән көннәрдә, ялгыш казага юлыга күрмәсен тагы дип, бик уяу булырга туры килгәләде аңа... Бәхеткә кар-
шы, җәйге ялга киткән җиреннән кире кайтмады ул кызый: кияүгә чыгып калган, диделәр...
Шул «җан көегежнән сон, Рабига җнңги «инде фатирга кертмәм, ялгыз башым, тыныч колагым, ничек тә яшәрмен әле» дип, күңеленә бик ныгытып куйган иде. Ләкин август урталарында мәктәп завучы Хөсәен килеп, гозерләп ялынгач, күнмичә булдыра алмады һәм үкенми дә менә; монысы, Әлбинә дигәннәре, ничектер бик тиз арада сихерләде дә куйды үзен..
Юк, теге «жан көеге» түгел бу: эш, ди. мәктәп, ди, балалар, ди, тормыш, ди Юкса, бу да кала җиреннән бит, Идел буендагы Волжск каласыннан, ди... Әнисе китап кибетендә эшли икән, үги әтисе агач комбинатында, ди... Акыл бирә белгәннәр, рәхмәт төшкерләре... Күрше- күләнгә тикле: «Бу ел киленнән уңдың син, җиңги .. Тик малаең гына кайдадыр ыштан төбе туздырып, йоклап йөри», диләр .. Ием, озак йөртмәсләр мондый жанны, иркендә озак тотмаслар, иясе тиз табылыр... Ах, Вильдан, Вильдан. Әллә авыруга сабышырга инде? Ул чакны ешрак кайтмыйча булдыра алмас иде... Чуртым булса да, «райком комсомол» булмасын икән лә адәм баласы!..
Тегермән тавы артык биек тә, текә дә түгел. Әмма кызуланып, ашыгып менгәнгә күрә, тау түбәсенә җиткәндә, Әлбинәнен йөрәге тамак төбенә килеп терәлгәндәй булды.
Түбәдә тын алырга тукталмый чарасы калмады.
Якында гына кибеп саргаеп утырган алабуталар арасында, кайчандыр канатлары белән һава ярып, гөрләп гомер кичергән жил тегермәненең хәтирәсе булып нигез ташлары таралып ята, ә түбәндә, үзәнлектә, ул яшәячәк авыл..
Авыл матур гына, күңелгә ятышлы гына. Өйләр мул гына сулы инеш буена сибелгән. Инеш ярларында карт тирәкләр. Мәктәпне нишләшер әнә шул тирәкләр артына, инеш аръягына, чыгарып салганнар. Агач куелыгыннан аның яшел түбәсе чак-чак кына күренә... Элгәрерәк, язгы ташу котырганда, мәктәп юллары өзелә торган булган. Аптыра- гач-йөдәгәч, моннан берничә ел әүвәл кайсыныңдыр акыллы киңәшен тотып, ярдан-ярга асылмалы басма ясап куйганнар. Хәзер белем алырга, белем бирергә шуннан йөриләр... Әлбинә торган йортка якын гына ул: мәктәбенә биш минутта барын өлгерә Әнә Рабига апасының тыкрык гүрендә утырган өе Тегермән тавы түбәсеннән аермачык күренә икәне иске йорт, яна капка, өч тәрәзәсендә дә кояш нурлары балкый .
Урамнарда жан иясе күренми диярлек. Бөтенесе бакчаларда. Инде байтак бакчалар актарылып, бушап га калган. Мондыйларда бозаулар, казлар чемченеп йөри
Авылның аргы очында шифр түбәләре белән елтырап, җәелеп утырган ферма каралтылары артында, саргылт-яшел төстәге басуда нинди карачкы икән ул? Әнә кузгалып га китте... Ни дисә, кукуруз комбайн ы икән ләбаса .. Болар да чәчкәннәр, үстергәннәр икән ул нәрсәкәйне . Тартмасына комбайн «чәйнәгән» яшькелт-сары азыкны түбәләмә төя- гән автомашина әнә, карачкыдан аерылып, фермага таба юл алды, аның каршысына тагы икенчесе, бушы чаба... Көн корысында ашыга, кабалана халык ..
Клуб тирәсендә дә кеше заты күренми. Ул кичке караңгыны көтә. Тик аның каршысыидагы кибет нигезенә генә, сөяп куелган ала-кола капчыклар сыман, карт-коры сырышкан Көн килсә, алар шунда инде: клуб маңгаена ябышып торган репродуктордан ни нәрсә агылыр икән дип, таяк очларын иякләренә терәгән хәлдә, кымшанмый-нитмн оеп угыра бирәләр. Күкнең кояшы гына җылы булсын...
2. .к. > .• м I.
Юк, бу авылга эләгүенә үкенми Әлбинә. Матурын да матур, аннан килеп, халкы да әйбәт, тырыш, күндәм, сабыр „ Электры-радиосы бар, киносы бар, алай бик үк иркен булмаса да, уңайлы гына мәктәбе бар . Калага да әллә ни ерак түгел — нибары егерме чакрымнар, олы юлга чыксаң, автобуста бер сәгать дигәндә барып житәсең...
Тукта, алар тыкрыгыннан иңенә зур букча аскан берәү бара түгелме? Почта кызы... Әйе, нәкъ үзе... Әнә алар капкасыннан кереп тә китте . Бу авылга килгәч тә, ничектер абайламый калды Әлбинә: кирәкле газета-журналларына тиешле вакытында языла белмәде. Ана тагын ике атна үткәч, октябрь числосыннан гына китерә башлаячаклар ... Димәк, хат. Кемгә, кемнән? Әлбәттә, аңадыр, Әхсәннәндер... Бәлкем Рабига апасынадыр, Германиядәге улы жибәргән хаттыр? Юк- юк, Әлбинәгә булырга тиешле. Шул тиклем зарыгып көт тә...
Күкрәгендә кинәт купкан дулкыннар айкалуыннан кызның йөрәге Тегермән тавына менгәндәгедән дә атлыгыбрак тибәргә тотынды... Әллә кире борылыргамы? Ярамый, кеше көләр.
Әлбинә тау түбәсендә, сулышы кысылып, тагын беравык басып торды да кинәт кенә барыр юлына борылып, ашыгып каен посадкасы буеннан сузылган сукмак белән китте. Күңелендә купкан хисләр өер^ мәсен таратырга теләп, жиргә каты-каты басып атлады ул.
Менә бер ай яши инде Әлбинә бу авылда. Шул арада ул Әхсәнгә ничәмә-ничә хат язып салды. Ә аңардан берәү генә килде. Әлмәткә барып урнашкач та язып жибәргән иде. Аннан соң өч атнага якын вакыт үтте бит инде... Хаты да нишләптер бик коры, бик кыска иде. «Берәр ят кеше кулына эләкмәгәе» дип шүрләгәндер, күрәсең.. Аның хатыннан Әлбинәнең аңлаганы шул булды: Әхсәнне Берләшмәнең үзендә геология бүлегендә калдырганнар икән, ә Борис белән Робертны икесен дә бер калага җибәргәннәр, ләкин аларның эш урыннары төрле икән. Әлбәттә, Светлана да сөекле сөяге Бориска тагылып кит-кән, аның кайда эшләячәге әлегә билгеле түгел, ди... Аннары Әхсән эшнең бик күп булачагыннан зарланган: «Спорт дигәннәре монда бөтенләй тузып-таралып беткән, эт — баш, сыер — аяк, менә шуны рәткә салуны миңа йөкләделәр», дигән дә, Әлбинәнең хәл-әхвәлен сорашкач, эшендә уңыш теләп, азакка: «Кулыңны кысып, Әхсән», дип куйган. «Кулыңны кысып»... «Үбеп» тә түгел...
Чыннан да шулай уйлагандыр, хаты ят кешегә юлыгыр дип курыккандыр... Әлбинә үзен әнә шулай юатты. Бүтән төрле уйлар, «бәлкем, бәлкем»... дигән шөбһәле-караңгы тойгылар аңардан читтә йөрделәр... Ә бүген менә аңардан хат... Ниләр генә язды икән, ничек итеп язды икән?
...Тигәнәкле авылы бер уентык кына жиргә посып утыра булып чыкты. Авыл артыннан ук вак урманлык башланып китә. Өйләр бик сирәк, кырыктан артык түгелдер. Нишләптер монда яна йортлар анда- санда гына күренә. Күбесендә жил капка, искереп, каралып беткән салам түбәле каралты-кура... Әй, нигә шаккатты соң әле ул: бу бит башка колхоз, димәк, тормыш та монда бүтәнчә...
Аның классында Тпгәнәкледән биш бала укый иде: икесе малай, өчесе кыз. Шулардан Мөнип Хәмзин дигән укучысы турында аңа: «Бавырыңа таш булып утырыр әле ул малай», дип алдан ук кисәтеп куйганнар иде. Усал, имеш, астыртын, имеш, кире, имеш... Ике атна укыту дәверендә Әлбинә алай ук куркыныч нәрсә сизенеп өлгермәде өлгерүен, әмма баштан ук үгезне мөгезеннән эләктереп алу яхшы... Тикмәгә ул малай бишенчедә икенче елына утырып калмаган, тикмәгә Әлбинәне коллегалары кисәтеп куймагандыр ич...
Авыл урамына кереп, беренче очраган йорт каршысында тукталып, эшен каян башларга, кемнән сорашырга белмичә аптырап торган чагында, күреп алды Әлбинә: якындагы коедан бәләкәй, әмма имән
төбе кебек тыгыз, юантык гәүдәле бер кызчык, көянтә-чиләген иңнәренә салып, аңа таба килә башлады. Якынрак килсә, ни күрсен: укырга аның классына йөрүче кыз бала.
— һай, Фәйрүзә, акыллым, бу тиклем мөлдерәмә тутырмасаң, ярамын идемени? — диде Әлбинә, чын-чыилап хәйран калып
Кызчык кисәк килгән жирендә туктады, беравык каушап, тотлыгып торды, аннары көчәнүдән бүртенгән йөзендә чак кына елмаю күренгәндәй булды.
— Әмин өченче класстан ук ташыйм инде, апа
— Ай-Һай, ай-һай, — дип баш селкеде укытучы апасы. — Авырга килмәгәе дим... Ә сезнең өегез шушымыни?
— Ие...
— Өегездә кем бар соң?
— Мин үзем... Аннан соң бәбәй... йоклый әле ул...
— Әтиең-әниең өйдә юкмыни?
— Юк. Әни басуга колхоз бәрәңгесен алмага киткән, әти тракторда җир сукалый бугай.
— Бүтән кешегез юкмыни?
— Әби бар. Ул кибеткә йомырка здавайт итәргә төшеп китте. Озак тормас, кайтыр инде.
— Ярый, акыллым, бар кер инде... Тик ни, моннан болан суыңны чиләкләрнең җиңелрәге белән ташы, я булмаса, шушы чиләкләренә яртылаш кына салып ташы. Ишеттеңме, яме, акыллым? Икенче килүемдә мин сорашырмын...
— Ишеттем, я... Ә сез безгә кермисезмени?
— Керермен, акыллым, әбиең кайтсын инде...
Фәйрүзә, авыр кузгалып, җил капкадан кереп китте, ә укытучы апасы урам буйлап атлады. Кара, бу кызчыктан Мөнипләрнең өе кайсы икәнен сорарга да онытты бит әле ул. Әһә, урыс капкалы йорттан бс-р әби башы күренде. Әйтми калмас...
Тар, озын бакчаның урта бер төшендә күлмәк җиңнәрен терсәк тиңентен сызганган, таза, тыгыз гәүдәле хатын бер төсле ашкынулы гайрәт белән бәрәңге казый Анардан бераз арткарак калып, тузгып яткан сабаклардан бер кыз белән бер малай бәрәңге чүпли. Әлбинә кычкырып исәнләшүгә, алар, өчесе дә башларын җирдән алып, бер мизгел хәрәкәтсез катып тордылар. Хагын кеше янәшәсендә һич уйламаганда пайда булган яшь һәм чибәр киенгән кызга баштанаяк сөзеп карап алды, аннары кинәт кабаланып ачык изүен эләктерергә, маңгай өстендә таралып төшкән чәч бөртекләрен яулык астына кыстырырга тотынды, әмма үзенең резин ботылы аягы җиргә сеңдерелгән сәнәккә ныгытып баскан көйгә кала бирде.
— Исәнмесез!.. Кем дип әйтим микән инде? — диде ул, ачык елмаеп.
Мин сезнең малаегызның укытучысы булам. Класс җитәкчесе . Эшегездән бүлгәнгә гафу итегез инде, хәлегезне белешим дигән идем.
— Шулаймыни? Бик шәп. бик әйбәт... Кичәгенәк малай бармаган иде шул. үзем җибәрмәгән идем: менә эш бит, эш... Сез шул хактадыр әле?
— Шулайрак... Тик ул өченче көнне дә мәктәпкә килмәде бит.
— Өченче көнне? Нишләп, букчасын асып чыгып киткән иде лә ул .. Дх. малай актыгы, алдаган икән, тагын былтыргысын куа башлаган икән!.. Кил әле монда! — Хуҗа хатын зәһәр бер караш белән җирдә чүгәләп утырган малайга кадалды
Кая ул килү! Малай җирдән күтәрелде дә әкренләп артка таба чигенә барды, чигенә барды, аннары капылт кына борылды да, ямау* лы чалбар төбен елтыратып, бакча буйлап сыпыртты ..
— Тукта! TyKia дим, иблис өшкергән нәрсә!
Мөнип жан-фәрманга чабуын гына белде Ниһаять, түбән баштагы киртәгә җитеп, бер селтәнде дә күздән югалды. Анасы малае артыннан куарга бер ымсынып та караган иде, әмма моның файдасы булмасын шәйләп, ачу белән жиргә төкерде.
— Атасыз баланың шул инде! Кирәгенчә чыбыркы-каеш эләкми шай-танга Ярый әле: монысы кыз булып туа белде
Каршыларында нәүмиз бер кыяфәттә басып торган кызчыкның әнисенеке шикелле үк сирәк сипкелле йөзенә куе кызыллык йөгерде, керфекләре аска бөгелде.
Әлбинә аптыраштан ни дияргә белмичә:
— Әтиләре белән ни булды соң? — дип сорап куйды.
— Алланың каргаган бәндәсе булып чыкты. Рисвай итте ул безне... Өченче елны ерак түгел бер урыс авылында кул эшенә ялланып эшләп яткан жирендә бер марҗага йортка кергән. Үзенекеләрне ташлап, ике бала өстенә. Ниенә кызыккандыр... Шул... йорт-жирләрен сатып, Кустанай ягына шылганнар иде. Монда торырлык итмәгәннәр иде... Әмма бер азса, адәм баласына көн киләме сон? Тора-бара маржасы да кемлеген күрсәткән, ахрысы, былтыр язлыкта кайтып төште бу. Кертмәдем мин аны. Авылда ике-өч ай буталып пөрде-йөрде дә, эчәрен эчеп бетергәч, тагын батты .. Камчаткадамы, Сахалиндамы хәзер — шайтан белсен... Алименттан качып йөрүе инде...
Укытучы кыз тирән сулап куйды да бу нужалы хатынга теләктәшлек итү хисеннән:
— Шундый хәлдә калдырсын әле, бар бит бәндәләр, — диде.
— Ничава. сеңелем, кыен дип, алай кайгырмыйбыз, дөньяның кендеге аңарда түгел, билләһи... Тик менә малай гына... Былтыр әтисе хәсрәтеннән сабагын да юньләп укый алмады, утырган партасында утырып калды, үзем дә вакытында абайламаганмын Ну. быел, ходай кушса дигәндәй, тезгеннән ычкындырмабыз... һич югында тракторга утырырлыкмы, шофер булырлыкмы анда, гыйлем алдыртасы килә бит.
— Әлбәттә. Болай зиһенле генә, үткен генә малайга охшаган бит ул.
— Әйтәсе юк . Тырышса, барын булдыра. — Хатынның тавышында беркадәр горурлык хисләре сизелде, әмма ул авыр гына көрсенеп тә куйды:—Бөтен курыкканым, үскәч әтисе юлыннан китмәгәе дим ..
— Китмәс Сез аны гелән-гелән тиргәп, орышып кына тормыйча, кирәк чагында салпы ягына салам да кыстыра белсәгез, ул вакытта...
Әллә каян килгән берәүдән мондый нәсихәтне ишетергә теләмәде, ахры, хуҗа хатын каш ж,ыерып, сәнәк сабын яңадан ныгытып кысып тотты да:
— Ярый, сеңелем, үл ягын ничек тә үзебез белербез инде, — дип кисте.
Авыл урамы белән атлаган чагында Әлбинә үзенең булдыксызлыгына, күп нәрсәне белмәвенә, хәтта тиешле тактны да саклый алмавына пошынып барды. Бәхетенә, бүтән өйләрдә, бүтән укучылар янында мондый хәлгә тап булмады. Киресенчә, аны һәр өйдә күптән көтелгән бер кунак рәвешендә каршы алдылар, ачылып һәм тәмләп сөйләштеләр, әйткән киңәшләренә, алтын сүзләр ишеткәндәй, бик хөрмәт белән колак салып тыңлап тордылар. Дөрес, крестьян тормышында бер кешенең кырыкка ярылган чагы, шунлыктан артык кинәеп китәргә, җәелеп киңәш-табыш итәргә уңайсызрак иде Ул бүген нибары танышырга гына чыкты, һәм беренче уңышсызлыкның авыр тәэсирен соңрак ясаган күзәтүләренең матурлыгы, җылысы әкренләп эретә, юа барды.
Фәйрүзәнең әбисе укытучы кызны өстәл өстендә шаулап утырган самовары, «эсвәжи» балы, мае белән, аннан да бигрәк майдан да йомшаграк. балдан да татлырак теле белән каршы алды Карчык «мөгаллимәләрне яшьли үк яратып килгән» икән, сүзне төенләндерми дә, кат
лауланып китсә, чишми дә, үзе алган бер җайга. күңеленә ни килсә, шуның хакта агыла да утыра икән. Әлбинәгә тәки бер самовар чәен эчертеп бетерә язды. Өстәвенә, киткән чагында:
— Менә боларны тык әле... Суык тиеп, сырхауласаң-иитсәң, моннан да шифалысы булмас. Урманга барып, Фәйрүзәң белән икәү җыйган нәрсәләр. — дип. юмартланып, кура җиләге кагы белән кипкән юкә чәчәге төреп бирде.
Карчык кешене үпкәләтеп булмый, алмый нишлисең?
Инде кайтырга да бик вакыт: әнә кояш офык читенә кызылланып барып кунарга да тора Өендә хат көтә... Ничек болай артык онытылып китте соң әле бу? Ә Мөнип Хәмзин белән ни хәл кылырга? Ул аны өркетте генә... Шул килеш калдырыргамы? Алайса, нигә дип килеп йөрде?.. Бакчаларында күренмиләр инде алар. Әнә калай морҗаларыннан сыек зәңгәр тәтеп бөркелеп тора... Ә хат көтәр, көтелгән нәрсә тансык та, кадерле дә була, ди... Ләкин ни сәбәп белән барып керергә?..
...Авыр хезмәттән соң. кайнар булы бәрәңгегә ни җитә? Мөнип белән сеңелесе Мөхсинә уралар гына. Авыз эчләре артык кайнарланып, тыннары буыла-нитә башласа, кәҗә сөте белән генә йомшартып, юл ачып җибәрәләр. Әниләре бүгенге тырышлыклары, уңганлыклары өчен мактый-мактый сынлый үзләрен. Хәтта Мөнипнең әнкәсеннән шүрләп качып китүен дә телгә алмый, ачуын бакчада калдырып кергән, ахрысы. Юк. онытмас, вакыты җиткәч, әйтер ул аны. җилгә җибәрмәс . Их. пик бу хәтле тәмле микән салкын сөт белән кайнар бәрәңге? Укытучы апалары беләме икән?
Табын артында дөньядагы иң тәмле ризыкны әнә шулай рәхәтләнеп ашап утырган чагында, кинәт кенә ишек шакылдатып һәм рөхсәт сорап, әлеге дә баягы яшел плащ кигән укытучы апасы килеп кермәсенме!. Мөнип, бәрәңге кайнарлыгын да тоймас хәлдә, чәйнәвеннән шып тукталды, гүя аларның өенә ходайның әҗәл фәрештәсе үзе басып килеп кергән иде...
— Әйдүк, әйдүк! — дип, утырган җиреннән капылт кына кузгалды әнисе. — Баягынак дуамалланып өйгә чакырырга да башыма килмәгән... Менә бит тинтәк... Әйдә дим. әйдә, мактан йөрүләрен икән!
— Рәхмәт апа, мин әлерәк кенә өстәл артыннан чыккан идем. Фәйрүзәнең әбисе бер самовар чәен эчертеп бетерә язды. Мөнипкә бер йомышым бар иде, шуны гына әйтим дә
— Әйтерсең, качмас! Ризыктан өстен булырга ярамый, —диде хуҗа хатын, укытучының беләгеннән тотып, һәм өстәл артыннан шыларга торган малаен, аяк тибеп, кире үз урнына кадаклап кунды:— Кулалма дим! Укытучы апаң сине тотып ашамас, курыкма!
Нишләмәк кирәк. Әлбинә теләсә-теләмәсә дә өстәл кырына үтеп, табуреткага утырды.
— Инде хәзер йомышыңны әйтсәң дә була, —диде хуҗа хатын, бер төсле канәгатьләнү аша тавышын йомшартып
— йомыш дигәч тә, ул хәтле зурдан түгел ул Безнең классның указкасы юк. шуны Мөнип ясап китермәсме дигән идем. Кулы андый эшкә ябыша ахры, сыерчык оялары да ннндн матур, ничек бизәп ясаган... Ишек алдыгызда тагын әллә ниләр бар.
— Ие, кулыннан килә аның. Узган бер кеше хәйран кала. Ясап бирерсеңме, улым?
— Ясармын. — дип пышылдады малай һәм укытучы апасына ялт кына күз төшереп алды. — Ә нинди агачтан? Юкәдәнме?
— Юкәдән булса, бик әйбәт инде ул.— диде Әлбинә. ягымлы елмаеп, һәм. <Бу юлга указка та бик җиткән», дип унлап куйды да. ризыктай авыз итен алгач,—Кояш та баеп килә, юл кешесенең юлда
булуы хәерле, диләр, мин китим инде, — дип табын артыннан кузгалды.
— Иркенләп утыр дисәм, үзем дә ашыгам шул: бозауларым янына барасым бар. Бүген болай да сонга калынды, — диде хуҗа хатын, үзе дә кузгалып, аннары: — Көзге байлыкта тагын бер әйләнми калмассың әле, анысында, алла боерса дигәндәй, йөзгә кызыллык китермәбез инде, — дип каш сикертеп алды да улына төбәлде. — Мөнип, улым, эңгер-меңгер таралырга тора, әллә аланны озатып куясыңмы? Җамаи чокырын уздырып җибәргәнче генә, ә?
Үткен дә хатын икән. Әлбинә, тынын кысып, малайның ни җавап бирәсен көтеп торды. Теге әллә кирелеген җиңә алмыйча азаплана идеме, әллә бераз ялындырасы килә идеме, бер тын ара эндәшмичә утырды, аннары шунда түр эскәмиядә үк аунап яткан кепкасын җәһәт кенә башына киеп алды.
— Ярый, озатсам озатырмын...
Сүзчән малай түгел икән. Укытучы апасы ни рәвештән генә сүз катарга тырышып карамасын, Мөнип юлның юл буена: «Ә», «Ие», «Юк» дип кыска һәм өзек-өзек җаваплар биреп, кулындагы озын чыбыгы белән селтәнгәләп баруын гына белде. Әмма тар һәм текә сукмак белән Җамаи чокыры аша үтеп, өскә менгәч, малайның теле ачылып китүенә сәбәп чыкты.
Әлбинә аңардан:
— Мөнип, син белми калмассың, бу чокырны нишләп шулай атадылар икән, ә? — дип сорап куйды.
— Монымы? — диде малай, кисәк кенә җанланып китеп — Монда Җамаи атлы бер комсомол абыйны колхоз төзегәндә үтереп ташлаганнар Шуннан калган... Аның җыруы да бар .
— Җыруы?
— Ие... Безнең әни белә аны... Фәйрүзәнең әбисе тагын да тулырагын белә...
Бу хәлгә Әлбинә куанмыйча булдыра алмады. Серле бер мәгънә белән малайның сипкелле йөзенә текәлеп.
— Карале, акыллым, гаҗәеп бит бу, — диде һәм үз тавышында үзе үк табигый бер калтырану тойды —Син ул җырны язып алсан иде менә! Әлбәттә, тулырагын. Кемнәр үтергән, ни өчен үтергән, җырны кем чыгарган — бөтенесен дә язарга кирәк . Бәлкем, Фәйрүзә белән бергәләп тотынырсыз. Эшләрсеңме, булдырырсыңмы шуны?
— Булдырырмын... Ә нигә ул?
Мәктәпнең стена газетасына бирербез. Үзебезнең тарихны бүтәннәр дә белеп торсын Бик кызык булыр ул, шулай бит?
— Ие... Ярый, апа, Фәйрүзәләргә мин бүген үк керермен, — дип ышандырды Мөнип, көрәнсу күзләрендә очкын елтыратып.
Бераз юл алгач, Әлбинә борылып беравык карап торды: Мөнип Җамай чокырын кичеп өлгергән, кичке эңгердә аның, баш өстендә озын чыбыгын болгый-болгый, авылына таба чапканы күренде. Хәер, Әлбинә, каен посадкасы буеннан сузылган сукмак белән атлаганда, үзе дә аякларының җиргә тигәнен тойдымы икән?..
.Рабига апа аны олы якка ут яндырып, сәер елмаеп каршы алды һәм гадәтенчә хәл-әхвәл сорашып та тормастан;
— Көн саен хат дия идең. Инде көткәнең килде. Куанычлы хәбәрләр булсын, —дип матур чәчәкле конверт сузды. — Кемнән икән?
Әлбинә, бөтен гәүдәсе буйлап рәхәт бер дулкын йөгерүен тойган хәлдә, конвертка күз йөртеп чыкты һәм кинәт тавышы сынып:
— Светадан... Иптәш кызымнан, — дип куйды.
Рабига апасы:
— Эһе, — диде һәм күңеленнән «Егет кешедән түгел икән» дип тынычланып, алгы якка үз эшләрен карарга чыгып китте
Әхсәннән түгел... Хәер, дус кызы, кече күкелле Светлананың да хаты кадерле бит аңа. Әле килгәне юк иде
Тормышларының әйбәт кенә башланып китүе турында язган, әмма мәктәптә балаларның тәртипсезлегеннән, дәреслекләр җитмәвеннән зарланган, тагын әллә ниләр: сагыну-пошынулар, өметләр . «Икебез дә малай булса икән дип көтәбез», дигән. Тиздән ана була бит кеше... Хәтта Әлбинәне уйланырга мәҗбүр иткән мондый юллар да бар иде: «Моннан дүрт-биш көн элек безнең шәһәрдә Әхсән булып киткәп. Берләшмәдә калды бит ул. Ни йомыш белән килгәндер, белмим. Нишләптер безгә сугылмады Аның белән очрашкан көнендә Борис рестораннан бик шәбәреп кайтып керде. Янәсе, очрашуларын юмыйча ярамаган... Ну, үзенә дә бирдем жарны... Әхсән шул көнне үк китеп барган. Эше ашыгыч булган, күрәсең...»
Әлбәттә, эше ашыгыч булгандыр. Юкса, аның якын дусты Светлана белән күрешмичә китәр идемени?.. Шулай юатты үзен Әлбинә...
Ләкин кичен дәфтәрләр тикшереп утырган чагында, бер мәлне ручкасын кызыл карага манчып алды да, ничектер онытылып, уйга калды. Әллә артык йончылган, әллә сагынып көтүләрдән талган иде, кисәк күңеленә «Бәлкем...» дигән шомлы уй кереп, бәгырен көйдереп үтте... Әле беренче тапкыр.
Бүген Әлбинәнең дүрт дәресе бар. Өченчесенә, грамматика дәресенә, ул һич уйламаганда, завуч Хөсәен Гарафеич килеп керде. Гадәтенчә, баштарак каушап китсә дә, Әлбинә үзен тиз кулга алды, дәресенә ныклап әзерләнеп килгән, җитмәсә, бишенчедә элек өйрәнгәннәрен генә кабатлыйлар — бу юлы да сынатмас әле. Укучыларның өйгә бирелгән эшне ярыйсы гына үтәп килгәнлеген белгәч, ул тәмам тынычланып калды һәм, ара-тирә күз кырые белән генә завуч ягына күз салгалап, дәресне ипле генә дәвам иттерде.
Бу авылга килеп, укытучылар белән танышып чыккач та Әлбинәнең күңеленә иң ошаганы кәкре имән таякка таянып йөрүче, кырысрак чырайлы һәм нишләптер трубка гына тартучы завуч булды.
Танышкан чагында ук ул Әлбинәгә;
— Сеңелем, мин сине үз канатым аегына алырмын,— дип кисәтеп куйды.
Яшереп тормады, шундук сәбәбен дә аңлатып бирде:
— Рус телен укытачаксың син. Ә ул безнең икенче ана телебез хәзер, ягъни якты дөньяга иң кирәкле ачкыч. Син моны миннән шәбрәк беләсеңдер... Ни өчен татар мәктәпләре берәм-берәм ябыла, кими бара? Ата-аналар балаларын рус мәктәбенә бирергә телиләр. Әллә татарлар үз ана телләрен, үз культураларын яратмыйлармы? Түгел! һич алай түгел!.. Рус телен бик тә алама укытабыз, чиле-пешле халык чыгарабыз.. Шуннан килә бөтен бәла Тагар кешесе үз баласының һәр яклап гыйлемле, һөнәрле булуын теләмиме? Бик тели Техникумгамы. институтка-фәләнгәме яисә башка берәр җиргәме анда җырлап барып керсен, җырлап укысын, эшләсен, ди ул. Әйе, яшәсен безнең үз ана телебез, мең кат яшәсен милли мәктәпләребез, әмма ул мәктәпләрнең яшәвен теләсәк, халык бездә үз балаларын ышанып укытсын дисәк, без укучыларыбызга рус телен дә әйбәт укытып, якты дөньяга чын ачкыч тоттырып чыгарырга тиешлебез . Әйе, үзебез утырган ботакны үзебез үк кисмик инде, дим
Моны ул мәктәп ишек алдында юан нарат бүрәнәсендә утырган җирендә таяк очы белән туфракны бораулап казый-казын әйтте, гүн миендә кайнаган нәрсәләрне җирнең узеинәи актарып ала иде
Рус теле һәм әдәбияты дәресләренә көн саен ук булмаса да, көн аралаш кереп утыруларының тора-тора тагын бер сәбәбен төшенде Әлбинә: былтыр бу мәктәптә рус телен укыткан һәм җәен киткән жирендә кияүгә чыгып калган кыз нишләптер тапшырылган эшенә салкын карап, «жирне сай сөргән, чи калдырып сөргән, имеш».. «Бу елны да андый хәл кабатланмагае ди торганнардыр, шуңа күз-колак булырга тырышуларыдыр...» — дип уйлады Әлбинә.
Дәрес болай шома гына үтте кебек, һәрхәлдә, алай ябырылып бәйләнердәй нәрсә чыкмады шикелле... Тик менә өйгә биремне һаман да шул звонок шалтыраган чакта, ашыгыбрак аңлатып бирде. Төшенеп җиттеләр микән?.. Аннан тагы, астыртын, усал карашлы бер кызыйга, әйтеп утырганы өчен, шартлатып «икеле» куйды. Дөрес иттеме? Педагогикада укытучының ачуы исәпкә алынамы? Юк, боларны завуч кеше күрми калмас, сеңереңә сеңәрлек итеп төшендереп куяр .
Дәресләр бетеп, укытучылар бүлмәсе бушап калгач, Әлбинә түр почмакта өстәл артына сыенып утырган завуч янына килде һәм тавышында ваемсызлык, хәтта кырыслык сакларга тырышып:
— Хөсәен Гарафенч, дәресне тикшерәсезме? Вакытыгыз бармы? — дип текәлде.
Теге башын күтәреп, сыңар күзен чак кына кыса төшеп, карап куйды.
— Вакытым бар, әмма ләкин бүген тикшермибез...
— Нишләп?
— Ә нәрсәсен тикшерәсең? Үзегез сизмәдегезмени? Ярыйсы гына узды. Алай үтереп мактарлык түгел, үтереп хурларлык та түгел . Мин болай исәп иттем әле, сеңелем: ул класска мин кабатлау дәресләре беткәнче керәчәкмен, аннары бергәләп диктант яздырырбыз... Минем дә беләсе килә бит: чит авыллардан безнең бишенчегә нинди багажлар белән килделәр икән, алар белән нишләрбез, ниләр бирербез, ничек бирербез.. Баш ватасы көннәребез алда әле безнең . Ә тикшерү дисән, аны соңыннан кабаглау циклы беткәч, ясарбыз... Син ризамы, сеңелем?
Завучның кашлары гадәттәгечә җимерек, әмма зур соры күзләрендә җылы, ягымлы нур балкый.
— Ярый, алайса, шулай итәрбез...
Хөсәен Гарафеич сүз белән ботка пешерергә яратучылардан түгеллеген һәркем белә, әмма аның бүген әллә теле кычытып китте, әллә инде бу озын керфекле, ничектер моңсу карашлы, ләкин бик матур елмаючан яшь укытучы белән гәпләшүне гомумән ярата иде, кинәт кулы белән киң бер хәрәкәт ясап:
■— Вакытың булса, утыр әле, бер сөйләшик әле.—диде һәм, кыз, плащы төсендәге үк кара бөрчекле яшел сумкасын тез өстенә куеп, каршысына утыргач, бөтенләй икенче яктан китереп сорау бирде: — Кичә Тигәнәкледән урап кайткансың икән. Соң, ничек, юлың уңдымы?
— Уңды шикелле...
Әлбинә артык киңәймичә һәм сузмыйча сөйләп чыккач, теге ягымлы елмаеп, ым какты:
— Кире әйләнеп, шәп иткәнсең... Мөнип син теләгән калыпка тиз генә кереп утыручылардан түгел. Шулай да өметсез димим мин аны... Соң, әйткән йомышыңны әле үтәдеме?
— Үтәде. Бүген указкасын алып та килде. Ә җырны Фәйрүзә белән икәү язып алганнар. — Аны мин бер тәнәфестә бөтен класска кычкырып укыдым Бәлкем, бүтән авылларда да белүчеләр бардыр . Гаҗәп кызыклы җыр булып чыкты ул.
Хөсәен йөнтәс бармакларын өстәлдә биеткәләп алды, авыз читендә елмаю сызыклары хасил булды.
— Әйе. бик тә кызыклы. Ул җырны хәзерге буын балалар беләмени? Белми... Әлбәттә, мәктәп стена газетасына бирергә кирәк. Укысыннар. Бүгенге рәхәтнең тамырлары кая барып тоташканын күнел күзләре белән тагын бер күрсеннәр. Аннан килеп, ул канлы вакыйга тиешенчә ачыкланып, җыры тулысынча кәгазьгә төшсә, бәлкем аны Казан фольклорчыларына да җибәреп карарбыз, ә?
Әлбинәнең йөзендә куаныч балкыды:
— Шулай итәрбез, Хөсәен абый!
— Жамай-комсомол кыш башланганда үтерелгән шикелле, — диде завуч, уйлана төшеп Бәлкем, безгә шул канлы чокырга пионер дружинасының чаңгы походын оештыруны да күз алдында тотарга кирәктер? Аида, ачык һавада, юк, хәтта Тигәнәкленең үзенә барып, урамда халык алдында зур бер сбор үткәрү яхшы булмасмы?
— Бик күңелле үтәр иде ул. Уйлашыйк-киңәшик, — дип җүпләде Әлбииә, завучның карап торырга вак кына күренердәй бер нәрсәдән әллә ниләр китереп чыгаруына гаҗәпләнеп.
— Дөрес, уйларлык, баш ватарлык нәрсә бу.. Без «программирование» дибез, тегесен таләп итәбез, монысын гозерләп үтенәбез. Бүгенге заманда мәктәпнең кирәкмәгән нәрсәсе юк диярлек. Замана куша, бер кая китәр хәлең юк... Әмма шул ук вакытта үз канатыбыз астында булган бик күп нәрсәләрне онытып җибәрәбез. Ярыймы алай?
Әмма кыз, алсу иреннәрен түгәрәкләп, беравык дәшми торды да коңгырт күзләре белән Хөсәен абзасына текәлгән хәлдә, озын, нәзек бармакларын өстәл читенә тидергәләп бер-бер артлы тезеп алып китте...
«Программирование» сүзен ишетсә, шулай инде ул: перфокарталарны һәр укытучы да кулланырга тиешлеме? — тиешле, чөнки бик файдалы нәрсә; күргәзмә әсбапларның бик күп төрлесе кирәкме? — кирәк, чөнки ансыз укыту сукыр тәкә уены гына була: мәктәпнең бердәнбер килделе-киттеле магнитофоны бар. ул гына җитәме, аның бер үзенә берәү кирәк, әле акча гына туплый алмый, билләһи, үзе алып куяр иде... Ә яңа программага яраклы дәреслекләр? Кайчан була, кайчан кайта? Нигә шулай итәләр микән, иңәүвәл программаны үзгәртәләр, мәктәпләрне сүтеп, яңача корырга тотыналар, аннан соң гына дәреслекләр, әсбаплар турында уйлый башлыйлар. Яна капкалы, әмма почмакларыннан җилләр ыжгырып торган иске өйдә яшәве кемгә рәхәт? Безгәме, укучыларгамы?.. Миләрендә ни кайный икән ул министрларның, бүтәннәрнең... Тагын әллә ниләр, әллә ниләр ..
Хөсәен кызгайнан-кыза барган бу акыллы карашлы кызны бүлмәде, тик авыз чигендә чак кына калыккан елмаюы әкренләп киңәя барды, киная барды. Кара син, ә! Юкса, күренеп торган чибәрлеге генә бар, кыяфәтеннән бер төсле дә дәрт-ялкын сизелми диярлек Нинди җилләр ташлаган соң әле мондый тыйгысыз җан иясен? Вакытыннан иртә сүпә-сүрелә генә күрмәсен, мәктәп өчен дә озын гомерле булсын...
Әлбинә әйтәсен әйтеп бегергәч, тирән сулап тынып калды. Хөсәен җитди, уйчан төс саклап:
— Хак сүзгә җавап юк, диләр. Ләкин без «юрганыңа карап аягыңны сут» дигән сүзне дә онытмыйк инде. Әлбинә сеңелем! — диде. — Әкренләп барына да ирешербез, алай өметебезне кисмик әле...
— Ә мин кисмим дә...
Кыз кинәт озын керфекләрен сирпел, завучка балаларча самимилек белән карап куйды. Аннары, тамак төбенә кунган төенен йотып, йомшак кына игеп эндәште:
— Хөсәен абый, сез мине иртәгә шәһәргә җибәрә алмас идегезме? Иртәгә минем ике генә сәгатем бар иде. Тик берсе соңгы дәрес. Аны алыштырып булмас иде микән?
— Ярый, барырсың, — диде запуч, өстәл пыяласы астындагы распи-саниегә күз салып. — Ул сәгатькә мин үзем дә керә алам икән... Ә ни йомыш?
— Шул инде: сигезенчеләргә әдәбияттан укыр нәрсәләр таба алмаммы дим. Үзегез беләсез, эш бик хөрти бит. Анда методик кабинетта бераз ышандырганнар иде... Аннары врачка...
— Нигә? Әллә авырып киттеңме?
Кыз соңгысын ашыгып ялгыш ычкындырды, ахры, кисәк каушап калды:
— Юк... ни... әйе. нигәдер ашказаным борчый, врачка күренмичә булмый, —диде ул, ниһаять, һәм, зур, гафу ителмәслек ялган өстендә тотылган кеше кебек, чәч төпләренә тикле кайнар дулкын йөгергәнен тойды...
«Ниләр генә итим, ни генә?..»
Шәһәр әллә ни зур түгел — борынгы өяз каласы. Ул салмак агымлы киң һәм мәһабәт елга ярына, сөзәк үр битенә сыенып утыра. Эре таш түшәлгән урамнардан, үрдәк бәбкәләре сыман ава-түнә, бәләкәй, сары автобуслар узгалый. Райком һәм кибетләр урнашкан үзәк мәйданда соры тузанга күмелгән газиклар, бүселгән артлы «Волга»лар жыелып, хәрәкәтсез тора... Әллә берәр киңәшмә микән? йортларның күбесе иске, әүвәлге нык һәм эре кирпечләрдән салынган, әйбәт итеп акшарлаган матур кәрнизле бай сәүдәгәр өйләре. Ни гомер инде, җил-давылга, янгыр-явымга карамый чыдап утыралар. Тик кайберләренең төсләре генә ала-кола Хатын-кызлар консультациясе шундый йортларның берсендә урнашкан икән. Әлбинә аны бер узды, ике узды, аннары тагын әйләнеп килде. Юк. күренмичә, тәгаен белмичә ярамый . Үз-үзен- нән кача, яшерә алмый бит инде ул. Ә гәүдәсендә, тәнендә элек булмаган. тоелмаган сәер һәм үзгә билгеләр, торган саен ныграк һәм ачыграк сиздереп, күңелендә купкан хафаны көчәйтә бара иде... Инде ике айдан ашып китте бит... «Әхсән, Әхсән, нишләттең син мине, нишләттең?..»
Ниһаять, җиңде үзен, кереп язылды, кулына талон тотып, тиргә батып, кире урамга чыкты. «Врач сезне сәгать икедә караячак», диделәр. Әле вакыт күп. Кыз агарынган, нәүмиз бер кыяфәт белән урам буйлап атлады. Керәсе җирләрен уйларга тырышты. Ләкин юлы әллә ни уңмады, методик кабинетта эшләүче апа аңа сигезенче класслар өчен рус әдәбиятыннан нибары өч дәреслек-хрестоматия таба алган икән, алары да хан заманыннан калып, тузып беткән китаплар. Шулай булмый ни, районда сигезенче класслар бихисап, яңа дәреслекләр юк. искеләренә дә зур кытлык. Ярый инде, болары өчең дә зур рәхмәт. Бәлкем, аңа Волжскидан әнисе бераз табып җибәрә алыр әле. Ә хәзер-гә, бу өчне дә кушсаң, класста дүрт балага бер китап булачак. Аңарга ярардай магнитофон да кибеткә кайтмаган икән әле. Сатучы егет:
— Бу айда булмас . Киләсе кварталда су юллары өзелгәнче контейнерлар кайтырга тиеш, — диде.
Су юлы өзелгәнче тагын айдан артык әле. Тик әйбәтрәге кайтсын гына иде...
Әлбинә вак кара бөрчекле яшел сумкасын селкеп, елга ярына килде. Монда сирәк сәрби агачлы кечкенә генә бакчада ду килеп бала-чага уйный. Көн кояшлы, җылы — аларга рәхәт. Аулаграк почмакта, елга ягына ачыграк урын табып, эскәмиягә утырды. Түбәндә күзләрне камаштырып киң елга көзгесе ялтырын. Ләкин салкын ул Аръякта, җәйге ямьнәрен жуеп. сары-соры төскә кергән болын-тугайлар. әрәмәлекләр күңелдә авыр, моңсу хисләр кузгаталар. Тик елга битен берөзлексез
шадралатып чапкан җитез катерлар һәм салмак йөрешле ак теплоходлар гына җанны җылыта. Ә менә койрыгына тау-тау күбекле дулкыннар тагып, «Метеор» выжлатып үтте... Әнә шундый өлгер су кошына утырып кайта торган иде Әлбинә сөекле әнисе янына. Волжск каласына... Сау-сәламәтме икән ул? Баш авыртуыннан әле һаман интегәме икән? Хатларында үзенең хәле турында ник бер сүз әйтсен. Кызымны хафага салмыйм әле ди торгандыр инде...
Еракта, кояш чыгышы ягында, зәңгәрсу урман. Офык артына китеп югала. Бер чите куе рәшәдә күк белән үк тоташкан кебек .. Әнә шул урман артларында, бик-бик еракта, Татарстан нефтьчеләренең үзәк шәһәрендә аның Әхсәне... Хәзер нишли икән, кайда икән? Нигә хат язмый микән? Әллә бер-бер хәл булганмы үзенә? Юк. язгандыр инде, хаты юлдадыр...
Аларның якыннан танышып, сөешә башлауларына менә инде биш ай булды. Светлана белән Борис туена хәтле дә Әлбинә аны белә иде. Белмәскә, университетның атаклы волейболчысы иде бит ул Әхсән... Әлбинәләр институтының җыелма командасын бер мәлне ничек пыран- заран китереп, туздырып киттеләр алар. Әхсәннең уйнавына сокланмаган. гаҗәпләнмәгән кеше калмады. «Дошман» командасында уйнаса да. таза беләкле, җитез хәрәкәтле егет, һавага күтәрелеп, тупны каршы як мәйданга кадаклап куйган саен Әлбинә дуамалланып кул чабып утырган иде. Ул чакны уена да китермәгән иде аны үзенең сөйгән яры булыр дип... Бөтенесе Светлана туеннан, апрель уртасыннан, башланып китте...
Аерылышкан чакта Әлбипәнең рәсемен алды. «Кайткач, әни белән әтигә күрсәтеп, бөтенесен дә сөйләп бирәм. Сине ошатмый калмаслар». дигән иде. Әтисе дә. әнисе дә — врачлар. Ижевск каласында танылган кешеләр, ди .. Ошаттылармы, яраттылармы икән аны? Нигә шуны ачык итеп хат язмый сон ул? Ник җәфалый микән? Хисләребезне сынашыйк», дигән нде ана Әлбинә теге «изге» утрауга барып эләккәнгә кадәр үк... Әллә шул сүзне исенә төшергәнме? Әмма сынашып торырга соң бит инде. Ах, аллам...
Сәгать ике тулып киткән. Бармыйча ярамый .. «Их. Әхсән җаным, бу сәгатьтә кояш сиңа да менә болай ягымлы карый торгандыр. Беләсеңме сизәсеңме Әлбипәнең кая кергәнен?..»
Пөзе-кыяфәте әле яшь күренсә дә. чәчләренә сирәк бәс кунган хатын, гинеколог. Әлбинәне артык азапламады. Эшен бетереп өстәл янына утыргач, ваемсыз бер тавыш белән.
— Дөрес чамалагансыз.. Ике айлык.— диде һәм төсе-кыяфәте ага- рынып-күгәренеп калган яшь хатынга сәер генә карап кунды
Әлбинә. кинәт кызу ялкын капкандай, кызарынып озын керфекләрен түбән нде. Врач карточкадагы «незамужняя» дигән сүзгә янәдән күз салды да. авыр көрсенеп, әмма йомшаграк тавыш белән эндәште:
— Табасыңмы?.. Әллә?.. Мин сезгә табарга киңәш итәр идем. Беренче бала бит...
— Белмим...
Нурлы, якты бүлмәне кинәт караңгылык пәрдәсе басты ..
Урам.
Урам кояшлы.
Урамда кешеләр...
Ә ул ана буласы кеше, ишетәсезме: АНА буласы!..
Тукта, бу икешәр катлы ала-кола йортлар ник биешә сон әле? Теге сары сыртлы авыр автобус килгән җирендә ник хәрәкәтсез калды? Ә нигә кпң һәм талгын елга бер яссыланып, бер тараеп китеп елтырый? Күк йөзе тагы: әле зәңгәрсу нде. инде сорыланып өскә ябырылып төшәргә тора . Ие. ул бит ана булырга тиеш, кияүгә чыкмаган килеш. АНА булырга тиеш Ә ул еракта, ул белми дә. көлми дә. сөенми дә,
көенми дә. Юк белергә тиеш!.. Иптэшенә-юлдашына кул сузып, аны ут эчендә ялгыз калдырмаска тиеш!.. Телеграмма сугаргамы? Әллә эшләгән җиренә бүген үк. менә хәзер үк шалтыратып хәбәр итәргәме? Сабыр, сабыр, сабыр.. Хат кына языйк, чаң сукмыйк. Моннан салса, ике-өч көннән барып та җитәр. Инде укысын, белсен, елмайсын, сөенсен, Әлбинәсе кебек сыгылып төшмәсен... Универмаг чатында киоскада тулып пешкән алма битле, вак энҗе тешләрен елтыратып елмайган бер сабый сурәтен күреп үткән иде. Белмәде шул. аласы калган икән... Кайда соң әле боларпын почталары? Кайда универмаг чаты?.. Бәхетенә, киоскадагы сабып сурәте исәп: әлегә иясе табылмаган. Бак, күзләренә тикле ачык-зәңгәр — нәкъ Әхсәннеке төсле...
Хатны кыска язды. Шулан-шулай, диде, шатлансаң да. кайгыга бирелсәң дә. безнең кызлык-егетлек чагыбыз артта калган, диде, хәзер инде мин ана. син ата булачакбыз, тагын җиде ай көтәсе генә калды, диде. Ә чибәр бала сурәте төшерелгән открытка артына: «Безнең малай да шушындый булыр бит. иеме?» — дип язып куйды .
Почта залының бер почмагында торган сары герблы озынча ящик үзенең тар, караңгы авызыннан төпсез карынына йөзләгән, меңләгән адәмнәрнең шатлык һәм кайгыларын берөзлексез сеңдереп утырган җансыз нәрсә — бүген, бу минутта тагын берәүнең зәңгәр конверт эченә яшерелгән шатлыгын-хафасыи йотып алды .
*
* *
Йокысыз, борчулы төннәрнең, сагышлы көннәрнең озынлыгын һәм авырлыгын кем үлчәгән?
Өрсә, кайнар сулышыннан дөнья йөзе кабынып китәр кебек иде.
Ләкин Әлбинә сынатырга теләмәде Бар ихтыяр көчен җыеп, эчендәге ялкынның куәтен басарга тырышты. Әллә шуңа микән, тышкы кыяфәтендә бер төрле басынкылык, хәтта йомыклык билгеләре күрен- гәли башлады. Әмма моны да кешеләрдән яшерергә, сиздермәскә кирәк иде. Тәнәфесләрдә, буш дәресләре — «тәрәзәләре» булганда, ул укытучылар бүлмәсендә калмыйча, я класска укучылары янына кереп бутала, яисә тышка, саф һавага чыгып, мәктәп тирәләреннән, инеш буйларыннан әйләнеп кайта.
Ничек тә сабыр булырга, онытылырга, артык хафаланудан котылырга кирәк иде Китапханәдән «Солдат Швейк» китабын табып алды. Бераз ярдәм иткәндәй булды. Кинода ешрак күренә башлады. Кызыйлырак, күңеллерәк фильм булса гына барды, әлбәттә. Авырын карап, нигә чүп өстенә чүмәлә өстәргә?
Дәрес бирүләре авырайды Дәфтәр тикшергәндә уйга бирелеп, төпсез караңгы упкыннарга чумуларны әйтәсе дә юк.
Сизенмәделәр түгел. Укытучылар Әлбинәнең тәрәзәдән тышка карап кисәк-кисәк уйга батканлыгын яисә төсен җуйган моңсу йөзен күреп алалар да:
— Ни уйга чумдың әле?
— Төсләрең калмаган, ни булды сиңа? — дип сорашып бәгыренә тияләр.
һаман ялганларга мәҗбүр, һаман кызу ялкын чәч төпләрен көйдереп ала.
Соң. ялганламый нишләсен ул? Килеп, ныклап торып эш күрсәтергә өлгермәде, авылда телгә керсенме, яман атын таратсынмы?
Ә нигә ата буласы кешенең хаты килми соң әле? «Килер, килер... Әхсән начар җаннардан түгел. Өметтән өзелмик» . Ә бәлкем түзмәс, үзе үк килеп төшәр, ара ерак димәс. Килеп төшәр дә. җәйге күк йөзе сыман ачык-зәңгәр күзләрендә шатлык нурлары балкытып, аңа яратып карар һәм таза, нык ышанычлы куллары белән аның иңбашыннан кысар... Ай никадәр кирәк бу аңа хәзер!..
Ниһаять, килде.
Матур малай сурәте төшерелгән открытка салганнан сон ун көй тулгач килде.
Мәктәптән төш тирәсендә тамак ялгап алырга кайткан чагы иде. Вакыты бик тар иде: дәресләр бетүгә, барып класс жыелышы уздырасы бар иде.
Рабига апасы өйдә юк иде.
Почтальон кыз елмаеп, саубуллашып чыгып киткәч, матур роза чәчәге төшерелгән ак конвертка куанычлы карашын текәде: ниһаять... Калтыранган бармаклары белән кабаланып конвертны ертты, күзләре ашкынып зәңгәр сүзләр өстеннән йөгерде...
Тукта, ни бу? Өнме, әллә төшме?.. Гәүдәсен биләгән куанычлы тойгылар дулкыны кинәт юкка чыкты, йөрәгенә кайнар агулы хәнжәр тыгыл бутагандай тоелды — авыртуына чыдый алмый ыңгырашып куйды .
«Ни сөйлисен син, Әлбинә? — дигән. Нинди ата. нинди бала? Юк инде, шаярма син. дигән, уен эш түгел, дигән Кем әйтте аны минеке дип? —дигән. Мин аны каян белим, дигән. Минем үземдә сиңа карата берни юк. ничектер барысы да таралды, тузды, бетте, дигән Безнен арада нидер булган икән, шуның белән киселсен, бала-чага булмыйк, уз-үзебезне алдамыйк, күрәсең, сукмакларыбыз кушыла да. янәшә бара да алмас инде безнең, дигән Турысын язганга үпкәләмә, мин гомумән алдауны яратмыйм, чыннан да араларны өзсәк, әйбәтрәк булыр, дигән...» Җитмәсә тагын: «Алдагы тормышыңда уңыш телим, синең бәхетле булачагыңа ышанам», дип тә язып куйган .
О, адәм баласы .
Әлбинә. яшел тугайга ямь сибеп утырган хозур бер чәчкәне үткен чалгы кискән шикелле, түшәгенә барып сыгылып төште..,
Класста егерме алты пар күз Кызлар, малайлар Күзләрдә нур бар. өмет бар. ышаныч бар . Әлбинә аларга иптәшлек, дуслык, татулык гурын.та сөйләде. Аңнарына сеңдерә алдымы? Белмәде. Үссеннәр, беленер. Бәлкем, юньләп сөйли дә алмагандыр? Хәтерләми. Хәтеренә сеңгәне саби-сабияләрнең үзенә текәлгән нурлы, ышанулы күзләре булды...
Инеш буе. тау битләре, вак артыш куаклары .. һава алмашыныр, ахры: баш өстеннән тузгып соры болытлар агыла, жил ачык изүдән плащ, күлмәк асларына үтә, ләкин Әлбипәпең кызган тәне аның салкынлыгын тоймый .. Кичке караңгылык иңә башлады Күк йөзендә болыт ертыклары арасыннан кәкре ай сыныгы күренгәләп куя. Тонык, ямьсез.. Теге чакны, Иделдәге ялгыз утрауда да ул бар иде, ләкин тулы иде... Алдакчы ай, хыянәтче ай Ана барыбер шул «Изге Әлбинә атавы», имеш, «ир белән хатын булалар», имеш. Ә хәзер сукмаклары хәтта янәшә дә бара алмый икән Димәк, аның теге чакны ук уе аны таптап, изеп китү генә булган. Хәзер кеме бар икән, кемгә сыланды микән? Ах. жир-апакан гынам, нигә күтәрел йөртәсең сип шундый бәндәләреңне? Нигә, нигә, нигә?
Инеш өстенә ярдан ярга салынган сыгылмалы тар басма. Сыгылмалы тар басмада сыгылып ла төшкән кыз. Түбәндә, яр төбен кимереп, ургылып-сугылып су ага. Ишелеп-убырылып төшкән яр да. авыртуга чыдый алмыйча, ыңгыраша кебек... Әлбинәнең дә күкрәгендә боз гына... Олы бер шагыйрь:
КвАсыгызнын кулы жылы? — бәйлисе б»р йврәкне —
дигән...
Кемгә барып сыенырга, кемгә бушанырга? Әнисе еракта. Якын булса да, ничек сыенасын: болай да авыру, сизенсә, тәмам акылын жуяр... Ә монда? Иң якын кешесе — завуч Хөсәен. Ләкин ир-атка ничек итеп андый нәрсәне чишеп саласың, ди?.. Ис, Гөлсинә бар бит әле. Каладан нибары ун чакрым гына укыта РОНОда бер очрашкач, бик чакырган иде ул. «Бер иркенләп серләшербез, кил, яме!» дигән иде. Аңлар иде ул аны... Шулай да оят, оят, оят...
Әллә шушы караңгы яр арасында аккан кара сулы инешкә сыеныргамы? Аның кеше күмелерлек чоңгыллары юк түгел шикелле... Тукта, ни уйлый соң ул? Әллә акылы җиңеләя инде .. Әнисе нишләр, классындагы нурлы күзләр ни уйлар, дөньяда калган иптәшләре ни дияр?.. О, юк, юк, юк...
Өйдә тавык шулпасы исе таралган. Каладан Рабига апаның улы Вильдан кайткан икән. Апаның куанычы эченә сыймый. Әлбинәне дә көчләп табынга утыртты. Кыз тамагына ризык үтәрлек хәлдә түгеллеген сиздерәсе килмәде. Әйе, бераз вакытка гына булса да, белми торсыннар. Вильдан киң маңгайлы кара кучкыл егет, каш астыннан бораулап карый. Әмма тавышы йомшак, йөри-йөри алҗыган, ахрысы. Әнә бит ул бу авылда да актарынып-казынып алырга өлгергән. Монда комсомол эшләренең таркау булуыннан зарланып та куйды һәм Әлбн- нәгә сынаулы карашын текәгән килеш кинәт кенә:
— Укытучы яшьләрдән сездән дә уңай кеше юк, диләр. Үтерел мактыйлар. Чын. Әллә киләсе елга сайлап куябызмы үзегезне!—дип ярып сорады. — Ичмаса, бер тынычлап сулыш алыр идек.
Комсомол секретаре булырга? Ни сөйли бу кеше?
— Юк, юк, булмыйм, булдыра алмыйм, уйламагыз да... — Әлбинә тамак төбенә утырган төенне йота алмыйча азапланды. — Ичмаса, беренче елымда тимәгез, кагылмагыз миңа... Болай да, болай да...
Вильданның кичен чыгып йөрисе җире юк идеме, нишләптер өйдә утырып калды һәм квартирант кызны тегеләй дип, болай дип сөйләш- тергәләп алгач:
— Берәр партия шахмат уйнап алырга исәбегез юкмы, ә? — дип эндәште.
«Юк, дәфтәр тикшерәсем бар. Аннары башым да авыртып тора», дип, кыз егетнең тәкъдимен кире кагарга ният итте, әмма шундук, бәлкем, җиңеллек килер шуннан дип, ниятеннән баш тартып, егет кар- шысына утырды.
Вильданның элгәрерәк кайтуында бер уйнап караганнар иде инде алар Анысында Әлбинә ярыйсы гына тартышып уйнаган, хәтта бер партиядә «ничья» ясауга ук ирешкән иде. Әмма бу юлы һич тә зиһенен туплый алмый.
Тегеннән, алгы яктан, ара-тирә аларга Рабига апа күз төшергәләп куя. «Бәлкем, шушыннан башлап китүләре булыр», дигән уйдан күңеленә рәхәт дулкыннар кереп тула аның...
Әлбинә берне оттырды, икене оттырды, өченчесен тагын... Табигый кимчелекләреме, нишләп кызлар егетләрдән гелән-гелән җиңелә дә, кызлар аларны ота алмый?..
Төн. Вильдан койка пружинасын шыгырдатып, йокыга китә алмыйча боргаланып ята. Сандык өстендә әнисе дә тирән-тирән сулан, ухылдап куйгалый. Аларны да ниндидер уйлар борчый, ахрысы. Ниһаять, икесе дә тынып, хәрәкәтсез калдылар.. Чаршау артында Әлбинә ята. Аның да тавышы-ние юк. Ләкин аның күзеннән йокы качкан. Кыз, юеш мендәрен кочаклаган хәлендә ачынып.
— Ниләр генә итим, ни генә?.. — дип күңеленнән һаман бер нәрсәне кабатлый иде...
«Буш җибәрмә, дустым!»
Гөлсинәнең куанычлы көне: бүген беренче хезмәт хакын алды ул. Беренче!..
Аны ничек бүләргә, ничек тотарга? Авылга әнисе белән әтисенә бүләк салырга кирәкме? — Кирәк. Казанда техникумда энесе укып ята. ана җибәрергә кирәкме? — Кирәк. Ул чәүкә баласының авызына җим салырга тотынуы шуннан башланып китәр дә инде... Әйткән нәзере дә бар: туган авылындагы чыбык очы карендәше Маһибәдәр әбисенә, әйбәт кенә җиргә эләгеп, әйбәт укыта башласа, берәр матуррак бүләк алып җибәрергә ниятләгән иде. Теләгәне тормышка ашты һәм ашып килә: барып төшкән җире каладан әллә ни еракта утырмаган бай гына совхоз, аның да үзәк усадьбасы, өр-яңа мәктәп, культур асы-ние тагы.. Җиң сызганып тотынгач, укыту эшләрен дә матур гына башлап җибәрә алды. Кем белә, эше-тормышы шулай бер җайга салынып китсә, монда төпләнеп, гомерлеккә утырып калуы да бик ихтимал . Әйе. әйткән нәзереңне үтәмичә ярамый: картлык көн чдә бер куанып дога кылсын әле Маһибәдәр әбисе...
Аннан килеп, беренче хезмәт хакыннан ук үзенә килешле генә бер йон күлмәк алырга исәп иткән идеме? Аңардан да баш тартырга ярамый... Кибеткә әнә кыш өчен җылы аяк киемнәре кайткан, ди Хәзер хәстәрен күрмәсән, соңыннан үкереп җыласаң да таба алмассың.
Шулай бүлә-нитә торгач, алган акчасы нибары өч бөртек калганлыгын күрде Гөлсинә. Юкса, каерып ук алмаса да. кулына байтак кына кергән иде бит... Нишләмәк кирәк, акча хәле шулайрак инде ул .. Ярар, моңарчы сыналмаган, күнегелмәгән нәрсәсе түгел, бераз кысылыбрак кына торыр.
Гөлсинәгә дәресләрне шактый күп тактылар: ике алтынчы, бер җиденче һәм болар өстенә кичке мәктәпнең тугызынчы классына керә ул. Аз түгел, бигрәк тә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булсаң... Кичке мәктәпнең унынчы классын да ана бирмәкчеләр иде. ләкин ул. «болай да муеннан күмдегез, беренче елымда бик җиткән» дип. дөресе, чыгарылыш классның җаваплы.чыгыннан куркып, аңардан баш тартты. Әмма соңыннан моңа үкенеп тә куйгалый торган булды: бүтәннәр җиңгәнне ул җиңмәс идеме?
Беренче хезмәт хакларын бераз «юып алырга» да ниятләре юк түгел иде. Совхоз мәктәбендә, Гөлсинәдән кала, гагын икс кыз беренче елларын укытырга керешкән, шулар алдан ук җенләнеп куйганнар иде. Ләкин җылы уч төпләренә акча кергәч, борыннарына акча iu ■ тигәч, теге ниятләрен әллә оныттылар, әллә ни. тоттылар ла авылларыңа туганнары янына кайтып киттеләр. Киңәш-табыш итик дигәннәрдер инде... Бәхетләренә, авыллары якын, бәхетләренә, шнмбә көне туры килде тагын...
Гөлсинә туган авылына кайтып киткән әнә шул кызларның 6cpic белән тора иде. Бүлмәне аларга совхоз үз барагыннан бушатып бирд- Бүлмәдәше Рая юлга чыгып китәр алдыннан ярым шаяртып, ярым җитди итеп Гөлсинәгә: «Аулак өйдә каласың, җебеп ятма, Когдусың үпкәләрлек булмасын», дип мутланып, салам кыстырып маташкан булды. Теленә шайтан төкергән нәрсә. Гөлсинә, аулакта калдым дип. өенә егет чакырып ятсынмы? Коридордагы күршеләренең күзенә чалынып, телләренә керсәң.. Юк-юк. Ә нигә куркырга? \з фатиры, үз-үзснә хуҗа кеше ләбаса ул. Шулай да, шулай да. Егет кешенең үзенең дә әллә ни уйлавы бар..
Зиһенендә әнә шундыйрак уйлар чуалып, кибеттән күчтәнәчкә кирәк-ярак нәрсәләрен'алып кайтып килгән чагында. Гөлсинә ерактан ук күреп алды: барак баскычы төбендә яшел плащлы, яшел сумкалы
берәү басып тора Адымын шундук тизләтте: Әлбинә түгелме соң бу? Әйе, нәкъ үзе...
— һай, нинди җилләр ташлады сине, Әлбинә җаныкаем?— дип,
Гөлсинә, таза кочагына алып, кунакның җиңел гәүдәсен бөтерергә тотынды. о
— Ара ерак түгел бит, хәлеңне белеп кайтыйм әле дидем... Үзең килмисең бит, — диде Әлбинә, шатлыклы елмаеп.
— Хыялымда тотам, Әлбинә, хыялымда... Котдус мотоциклына утыртып, бер җилтерәтеп алып кайтам әле мин сине шул яклардан дип ышандырган да иде... Көне генә менә бозылып китте, — дип Гөлсинә акланырга тотынды һәм шаһитка чакырган шикелле соры болытларга күз йөртеп алды.
— Нинди Котдус?
— Котдусмы?.. һай, нишләп катып торабыз соң әле без монда? Әйдә өйгә керик, әйдә! Шунда сөйләрмен барып да...
Гөлсинә, кунакны баракның икенче катына менгезеп, бәләкәй генә, әмма бик җыйнак, бик пөхтә күренгән бүлмәсенә алып керде. Ян-як стена буйларында ике койка, түрдә тәрәзә янындарак киң генә бер өстәл, берничә урындык, бер кием шкафы — бүтән җиһазлары юк та... Кая карама, өем-өем китап, дәфтәр...
— Шушында торып ятабыз инде. Безгә, ялгыз башларга, тагын ни җитмәгән? — диде Гөлсинә басынкы гына.
Бүлмәсенең бушрак, шәрәрәк булуыннан бераз уңайсызланды, ахры, ул.
— Бик шәп, бик әйбәт ич бу!—диде Әлбинә дусларча җылы һәм эчкерсез ягымлы тавыш белән.
Беравык шулай хәл-әхвәл белешкәч-нпткәч, хужа кыз, көрән күзләрен кыса төшеп, кунакка текәлде һәм ярым пышылдап кына эндәште:
— Әллә дим, аулакка кибеттән берәрне алып кайтабызмы? Безнең очрашу хөрмәтенә, беренче зарплата хөрмәтенә, ә? Кызылны гына...
— Зинһар, кыланмыйк әле, Гөлсинә. Күрәсем дә килми, хәтта элеккеләрен дә искә төшерәсем килми... Ансыз гына, яме!
— Ихтыярың — бәрәңге, дигәндәй, ярый алайсам.
Ишек янындарак кухня сыман бер почмаклары бар икән, Гөлсинә шунда кереп, ризык хәзерләргә кереште, ә кунак исә ишек яңагына сөялгән хәлдә, сынаулы карашы белән аңа текәлде.
— Әйе, Котдус дигән идең бит әле син, — диде Гөлсинә, урамда өзеп калдырган сүзен үзе үк исенә төшереп. — Кем дип аңлатыйм инде сиңа? Хәер, синнән нигә яшерергә, миңа муеннан гашыйк булган бер егет инде... Монда килеп төшүемә үк күз атарга тотынган иде. Былтыр армиядән кайткан, хәзер совхозда механик. Мактавым булмасын, техникадан белмәгән нәрсәсе юк, ди. Кеше шулай сөйли. Чибәрлеге, гәүдәсенең сылулыгы ягыннан да... Хәер, ни сөйлим, үзең күрерсең әле, кичен танцыда таныштырырмын мин сезне, яме? Тик ни... Кыю- сызрак ул... Ә бер ачылып китсә!.. Бер мәлне шулай...
Тезеп алып китте, тезеп алып китте...
Гөлсинә сабакташ дусына хәтта шунысына тикле әйтте: Котдус чын- чынлап өйләнергә исәп итә икән, өйләнеп, башлы-күзле булуга ирешсә, яңа өй салып, әти-әнисеннән башка чыгарга ниятли икән. Лесхозга барып, агачка заявка да ясап кайткан, ди. Өйләре шыңгырдап торган нарат бүрәнәләреннән булачак, ди... Гөлсинә боларпы бер төсле ирония аша. күзләрендә шаян очкыннар сибеп сөйләде, ләкин аның йөргән егете белән чиксез канәгать булуы, чамасыз горурлануы тышка нурланып бөркелеп тора иде. Янәсе, дөньяда без дә төшеп калганнардан түгел, монда килеп, күрдеңме, үзебезгә нинди асыл егетләр таптык...
Әлбинә Казанда Әхсән белән йөргән чагында Гөлсинәнең аңардан үлеп көнләшкәнлеген сизгән, белгән иде. Хәзер менә кунакның хәл-
әхвәлен ныклап сорашмыи-нитми авыз суларын корытып, тик үзе турында гына сөйләве, сөйгән ярын мактаулары аның элгәреге хәлат- тән өстен торганлыгын, хәтта, кирәк икән, хәзер аның үзеннән дә көнләшергә мөмкин икәнлеген күрсәтү өчен кебек тоела иде. Әлбинә бик хаклы рәвештә шулай уйлады һәм шул уеннан күңелендә: «Сөйләп бирсәм, аңлармы мине? Бер-бер киңәш бирә белерме?» дигән авыр шөбһә кузгалды...
Түзмәде, Гөлсинәнең сүз сөрешен икенче җайга борырга ниятләп;
— Ә эшләрең ничек соң? Мәктәбегез ничек? — дип сорап куйды
Эшме? Мәктәпме? Бәлмәгән, күрмәгән нәрсәбез түгел лә ул. Бара. Әйбәт бара. Тик җиденчеләре бик тә җәфалы класс икән. Ну, мин аларны шундук боргычларга тотындым. Аларга нрек к\р- сәтсә-ә-әң!..
— Ә дәреслекләр, кулланма әсбаплар ягы ничегрәк? Бик интекмисезме?
— Юк. Ә нишләп интегик, ди? Безнең директор бик уңган кеше бит. Аннан, мәктәбе дә күптәнге мәктәп, таза нигездә утыра ..
Элек-электән ук яшәп килгән урта мәктәпләрдә хәл ничек тә җиңелрәк инде ул, ә менә Әлбинә укыткан мәктәпнең сигезьеллык булып оешуына да күпме генә вакыт, ди әле...
Ләкин Гөлсинәнең эш турында, мәктәп турында сүзне артык куертасы килмәде:
— Ярар, Әлбинә, бүген соң инде, әнә караңгыланып та килә Иртәгә көн яктысында мәктәпкә дә сугылырбыз, барын да \ з күзләрең белән күреп китәрсең, — диде дә: — һава начар чакта туры килдең шул. Бәлкем, ачылып китәр әле. Ачылса, Идел буйларыннан бер дөнья гизеп кайтыр идек. Котдусның кулы астында теләсәң — мотоцикл, теләсәң — газик, җәйрәп утыр да кит,— дип сүз агымын янәдән үзе теләгән ярлар арасына борып җибәрде.
Танцы дигәннәре клуб фойесында, тәбәнәк түшәмле, стеналары кычкырып торган кызыл лозунг-пл а катлар, төрле диаграммалар һәм сурәтләр белән чуарланган киң генә бер залда оештырыла икән. Чишенеп тормыйлар: урамда кем ничек йөрсә, шул хәлендә кереп биисе килсә, бии, инде ночмак-стена буйларына сыенып, авыз ачып карап торудан уздыра алмый икән, рәхим итеп карап тора. Соңгылары күбесенчә кылтай ир егетләр, мыек та чыкмаган әче телле яшүсмерләр. Арада чишенеп, аякларына махсус җиңел туфлиләр киеп алган берничә пар кыз әйләнсә дә, алар җыен карга арасына эләккән күгәрчен-нәр сыман, күренешне артык бизәмиләр иде
Котдус шактый озак күренмәде. Гөлсинәнең борчылуы йөзенә үк чыкты. Танцыда әйләнгән чагында, нәзек кашларын җимереп, Әлбинә- нең җилкәсе аша һаман-һаман ишек ягына күз салып ала.
— Килми калмас, килер. Тагын берәр кайда машиналары ватылгандыр, ахрысы, —дип пышылдады ул Әлбинәнен колагына һә.м уфтанып;—Аның белән шул ягы кыен булыр да инде: кын димәс, төн димәс, машинадан төшмәс, — дип, егет белән әле кавышмаган булса да, булачак-туачак хафасын белгертеп куйды.
Ниһаять, Котдус күренде. Гөлсинә балкып китеп. Әлбинәне ишек ягына өстерәде. Гәүдәгә әллә ни калку булмаса да, калын күкрәкле, таза муенлы, ягымлы карашлы егет икән. Өстендә күк плащ, аягында керзовый итек, башына кыңгыр төшереп кепка кигән
Әлбинә белән танышкан чагында, кара май сеңгән кулын ш\нд\к плащ кесәсенә тыгып куйды. Нигә уңайсызлангандыр, юкса тормышта таяну өчен нәкъ менә шундый кулларны кадерле, диләр түгелме?.,
К.К у,- 1.
Әхсәннең дә куллары таза иде, көчле иде. волейбол уйнаганда анардагы куәткә сокланмаган кеше калмый торган иде. ләкин аның куллары аксөяк иде. таяныр өчен түгел, уйнар өчен генә ярашкан куллар булып чыкты... Хәер, каян беләсең, бәлкем аның куллары да кемгәдер таяныч була алыр? Әмма Әлбинәгә түгел инде...
Гөлсинә белән Котдус яңа музыка тавышы яңгырауга биючеләр арасына кереп кысылдылар. Әлбинәгә ия чыкмады. Ул бер читтә япа- ялгыз басып калды. Котдус хәрәкәткә салмак икән, танцыда әйләнгәндә. сазга кереп баткан машина кебек, дерт-дерт селкенеп ала. Үзенең чырае ук сытылган. Танцыга ул бүтәннәр шикелле җанга рәхәт, күңелгә хуш бер нәрсә итеп карамый, киресенчә, башына ирексездән эләккән бер җәфа итеп кабул иткән, ахры...
Залда дистәләгән, йөзләгән күз. Барысы да Әлбинәгә текәлгән сыман. Яндырып, бәгырен бораулап карыйлар... Гөлсинә анын кемлеген, каян килгәнлеген күпләргә әйтеп өлгергән инде, кайберләрең хәтта: «Урта бармактай егете бар. сезнең өчен өметсез ул». — дип кисәтеп тә куйган. Әлбинә боларны белми, тик берөзлексез үзенә таба очкын сипкән ут нокталарын гына күрә... Элегрәк, студент чагында, кичәләрдә шушындый хәлгә эләксә, үзен сәер, җиңел дулкыннарда тирбәлгәндәй хис кылып, күңеле татлы бер кытыкланудан бушанмый торган иде. Ә хәзер... Ах, кешеләрнең бораулы күзеннән дә яман нәрсә юк икән лә!..
Менә Әлбинәнен үзен дә танцыга дәшә башладылар. Кеше күзенә арпа кылчыгы күк кадалып торганчы, биючеләр арасында буталып йөрүең күп яхшы... Ләкин дәшкән егетләр артык такылдык, артык әрсезләр булып чыккангамы, Әлбинә алар белән әйләнүдән җанына рәхәт урынына өстәмә газап кына ала иде кебек.
Кунак — хуҗаның ишәге. Үз авылында булса, кайтып кына китәр иде. Гөлсинә белми шул аның хәлен. Әнә ул Котдусының иңбашына ике кулын куйган да, дөньясын онытып, тын гына, әкрен генә әйләнә. Ә күзләр һаман бораулый, һаман бораулый...
Әлбинәнең бәхетенә, озакка сузылмады бу газап. Әллә кунакның хәлен анлап алдылар, әллә үзләре дә клубка очрашу-күрешү өчен генә киләләр иде, Гөлсинә белән Котдус аны урамга дәштеләр.
— Монда тузан эчендә буталганчы, саф һава сул аек. — диде Котдус, маңгай тирләрен сөртеп.
— Ие шул, — диде Әлбинә, җиңел сулап.
Урамда Котдус аларны култыклап алды. Егеттән бензин исе. машина мае исе, юл һәм тузан исләре килә. Канына, гәүдә-буыннарына хәтле сеңгән, ахрысы. Гөлсинә шуны гомер буена иснәп яшәячәк. Үзенә дә сеңәр...
Күктә тагын ай. Инде ул кәкре урак түгел, тулып килә. Җенләнеп агылган болыт сәләмәләре арасында гамьсез генә йөзә бирә...
Юллары кыска иде: барак баскычы төбенә хәзер кайтып җиттеләр. Тукталып, авызларын йомдылар. Котдус папиросына ут алды. Егетләрнең эшләре рәхәт: сүз чыкмаса, папирос төтәтәләр... Араларыннан җил дулкыны ургылып үтте... Әлбинә, иңбашларын тартыштырып, калтыранып куйды.
— Булмаса, керим мин. Гөлсинә. Нишләптер туңам. — диде ул сынык тавыш белән.
— Тунарсың да шул. Бу суыкта, бу кадәр юка плащ киеп чыгамы кеше? Пальтоң булмаса. бер хәл иде. — дип дусларча тиргәп алды аны Гөлсинә һәм бүлмә ачкычын сузды. — Мә, кер инде алайсам... Кер дә плитәгә чәйнекне куеп җибәр. Чәй эчәрбез. Мин озакламам.
Гөлсинә кайтып кергәндә чәйнек әллә кайчан кайнап чыккан, ул хәтта сызгыруыннан да туктаган, ә кунагы исә өстәл артында бер кулына таянган хәлендә йөзен тәрәзәгә таба борып тын гына утыра.
Өстәлдә ачып куелган китап ята. ә тышта тәрәзә артында җил ыжгыра...
— Әлбинә!
«Әллә шул килеш йоклап киткән инде, ходаем?» Гөлсинә пальтосын ишек катындагы чөйгә элгән арада Әлбинә кымшанып куйгандай булды.
— Әлбинә дим. я ничек. Котдусны ошаттыңмы?
Әлбинәнең сулыгып пышылдавы ишетелде:
— Ошаттым... Әйбәт егет.
«Тукта, ходаем, ни булган моңа?» Гөлсинә, түргә үтеп, кунакка текәлеп карады. Ни күрсен, тегенең күз төпләрендә мөлдер-мөлдер яшь...
— һай җаным, нишләдең син, ни булды?
— Эшләмәдем, — кулъяулыгы белән кызарынган күз төпләрен сөртеп алды да өстәлгә капланды.
— Менә сиңа кирәк булса!.. Ник дәшмисең?
Гөлсинә өстәлдә яткан көрән тышлы китапны шундук танып алды: Һади Такташ җыентыгы. Тукта, ачылган битендә ни икән? «Мәхәббәт тәүбәсе»... Гөлсинәгә кызык булып тоелды:
— Студент чакны исеңә төшердеңмени?.. Шәп укый торган идең шул син Такташ шигырьләрен . Такташ кичәсендә аерата шәп сөйләдең син... Бу китап та шул кичә хәтирәсе. Кая барсам да, калдырмыйм мин аны... Ничек әле? — Гөлсинә, кулларын күкрәгенә куеп, үзенчә тирән хисләргә бирелгәндәй булып, ярым пышылдау белән тезеп алып китте:
Их, син яшьлек. Их, син тиле яшьлек! Шундый кыска булып тоелдык. Кичен ..
Әлбинәнең башы күтәрелде, биниһая ярсулы пышылдау белән:
— Зинһар, кирәкми!—дип хуҗа кызны бүлде һәм. аңа томанлы, миңгерәүле карашын терәп, үз сүзләренә үзе буыла башлады.—Син әйт миңа. әйт. . Такташ заманында кешеләр әллә әйбәтрәк булганмы? Гаделрәк, намуслырак?.. Әллә түгелме? Юк. Мәхмүт Зөбәйдәсе янына кайтмагандыр. Зөбәйдә уйнаштан туган баласы белән үзе генә утырып калгандыр... Шулайдыр, шулайдыр . Такташ абый юри генә язгандыр, юри генә кавыштыргандыр . Тормышта бөтенләй алай булмый бит... Ник алай язды икән, ник. ник. ник?!
Гөлсинә, гаҗәпләнүе чиктән ашып, бәбәкләрен агартып. Әлбинәгә текәлде. Бер мәл шулай зиһенен җыя алмыйча торганнан соң, тегенең янына утырып, кулын җилкәсенә салды:
— Ни сөйлисең син, Әлбинә? Чыннан, ни булды сиңа?
— Белмисең лә, аңламыйсың ла хәлемне...
— Әллә ниме?..
Әлбинә кинәт йөзе белән Гөлсинәнең иңбашына капланды. Аның бөтен гәүдәсе, бизгәк тоткандагы шикелле, дер-дер калтырана иде
— Сиңа сөйләми, кемгә сөйлим? Кемем бар монда’ Ах, 1 өлсинә. алданырдай кыз идеммени мин?.. Син беләсең бит, ничә ел бергә >кы« дык. ничә ел бергә тордык .. Ә бит алдап, ташлады мине Әхсән...
Әйтерсең, Гөлсинәнең тәнен ялкын куырып алды:
— Булмас! Ул бит..
— Син булмас дисең, менә хаты, менә мин — озакламый ана буласы кеше... Вәгъдә, диде, гомерлеккә бергә булабыз, диде Кая гына куйыйм бу җүләр башкаемны?! Укытучы бит мин. \кытучы. укытучы . Ә ничек укытыйм, адәм арасында ничек йөрим, күзләренә ничек к\1ә»
релеп карыйм, укучыларыма ни әйтим?.. Бир син миңа бер-бер киңәш, ничек котылыйм бу хурлыктан?.. Буш җибәрмә, буш җибәрмә, дустым!
Моңарчы көч-хәл белән генә эләгеп-бөялеп торган нәрсә, кинәт юл алып, ташкын булып агып китте. Гөлсинә илереп елаган дусын ничек юатырга белми, ул тәмам каушаган, югалып калган иде. Шулай да, таркалган зиһенен беркадәр җыя алгач, Гөлсинә сабакташын җылы суз, дусларча мөгамәләсе белән аз булса да тынычландыра алды, һәм моны тагын да ныгыту уе белән:
— Ничево, үзенең дә койрыгына басарбыз. Комсомол бит ул, вәгъдә иткән икән, өйләнергә тиеш, — дип куйды.
— Бер баш тарткачмы? Чигенер дисеңме? Кешесе ул түгел шул! Монда килгәндә, каладан шалтыратып карадым мин... «Ник бәйләндең әле миңа, ди. Бер киселгән телемне кире ябыштырып буламыни», ди... Юк, Гөлсинә, ялынып кияүгә чыгу, ялынып тормыш кору эш түгел инде ул... Өметләр өзелгән, киредән ялгап булмас...
Гөлсинәнең акылына һаман да сыеп бетми иде әле:
— Вот кабахәт җан, вот кара елан! Шулай ди, ә? Ну, үзен дә буш калдырмаска кирәк!
Әлбинә күз яшьләрен сөртеп, өстәл артыннан авыр гына кузгалды.
— Укытучы булмасам, тагын бер хәл иде... Төн йокыларым качты бит, Гөлсинә, белсәң иде... Шулай ук җүләрләнермен микәнни? Ичмаса, синдә тынычлап йоклап китә алсам иде... — диде ул, тузгыган чәчләре астыннан чигәләрен тотып.
— йокларсың — ансына пошынма... Кайдадыр Раяның йокы даруы бар иде. Кайчакмы ул да интегә... Табып бирермен...
Әллә иптәшенә килеп бушану ярдәм итте, әллә йокы даруының тәэсире көчле булды, ләкин бу төнендә Әлбинә ничә тәүлеккә беренче тапкыр тирән йокыга чумды.
Бүтән ял көннәрендә ике бүлмәдәш, Гөлсинә белән Рая, шактый озак йокы симертә торганнар иде. Дәрескә барасы юк, алай дөнья мәшәкате дә әле басмаган, студент чакларның рәхәтлеген искә төшереп, бер туйганчы йокламагач та ял буламыни ул?
Ә бүген Гөлсинә бик иртә уянды. Тәрәзә дөм-караңгы, шылт иткән аваз да юк. Тышта жил дә басыла төшкән, ахрысы...
Каршы як стена буенда Рая койкасында Әлбинә йоклый. Сулышы- тыпы ишетелми диярлек, йокласын, күңел кыллары артык нык тартылган, бераз йомшартса, зыян булмас...
Уянды да, бүтән йокыга китә алмаячагын сизеп, кулларын баш астына салып, уйга калды.
Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе — ботак тишеге, дигәннәр. Гөлсинә башына да китермәгән иде шул. Әхсән белән Әлбинә арасы һаман да ал да гөлдер, Әлбинә һаман да бәхетледер дип уйлый иде, югыйсә кунак килеп керүгә, аның хәлен сорашмыйча, үзе турында гына ул кадәр җәелеп сөйләнер идемени ул? Килеп кергәч тә җентекләп карамады, караган булса, бәлкем, кыяфәтеннән үк сизгән булыр иде. Кеше шундый зур, шундый авыр хәсрәтне йөрәгенә асып килеп керсен дә... Я, ходаем, инде ни кылырга, ничек ярдәм кулы сузарга?
Укыган елларын исенә төшерде.
Ничә еллар буена бер үк аудиторияләрдә, бер үк укытучыларны бергә тыңлап йөрделәр, соңгы ике елый хәтта бер бүлмәдә яшәделәр алар. Ак һәм пакь күңелле, саф йөрәкле кыз иде бит Әлбинә...
Менә ул группаларының комсоргы, бу эшне ничек җанлы һәм кызыклы итеп алып бара белде ул. Менә группаларында дуслык һәм мәхәббәт турында кайнар диспут бара. Анда иң кыю, иң үткен һәм ип
матур фикерләрне әйтүче Әлбинә булды. Менә әдәби-музыкаль кичә. Әлбииә ялкынланып, тун йөрәкләрне дә эретерлек хис-куәт белән Муса Ж,әлил шигырьләрен укый... Ә менә ул, әнисе янына кайтып килгәч, бер кочак күчтәнәчләрен өстәлгә җәеп, бүлмәдәшләрен сыйлый...
Кинәт I өлсннәнең Әлбннәдән көнләшеп йөргән көннәре хәтеренә килде. Шул Әхсәнгә, шул бәндә кисәгенә үлеп кызыккан, хәтта төшләрендә күреп саташып йөргән иде бит ул үзе дә... Әгәренки Әлбинә язмышына ул үзе юлыккан булса?. Юк, юк, Гөлсинә акылын җуймас, чөнки ул инде Ул, бүтән түгел... Кисәк Идел битендәге бәләкәй утрау янында Әхсән белән су коенган чактагы хәлате күнеленә кабат әйләнеп килгәндәй булды. Әллә шул таза, нык беләкләре, ефәктәй шома, йомшак теле, томанлы, серле карашы белән сихерли алды микән Әлби- нәне дә?..
Тигезлек, диләр, ә табигать тигез яратмаган. Бер ялгыш адымы аркасында никадәр кыз бала, бөтен гомеренә төзәлмәслек җәрәхәт алып, язмышын җәфалы юлга сала? Бер абынуы өчен нинди зур җәза?!
«Сакланыгыз егет халкыннан», — дигән шагыйрь һәм хак сүзләр. Гөлсинә бу сүзләрне дә яшь кызлар үтәсе юл һәм сукмак чаты саен, агач һәм куак саен, тау кыясы һәм яшел тугайлардагы чәчәкләр саен язып куяр иде. Ай тиклем айның көмеш битенә дә шул кисәтүне мәнге җуелмаслык итеп, мәңге кызыл утта янарлык итеп уеп чыгар иде!
«Әлбинә. Әлбинә, җаныкаем, төшеңдә ниләр күрәсең син? Өннәрең бигрәк яман ла икән...»
Берәүләр, ким-хур булудан качып, ашык-пошык кияү табарга омтыла. Табалар да. Кем очраса, шуңа ябышалар Кайчакны уңышка да ирешәләр — тормышлары бер җайга салына кебек . Әмма яратмый- нитми чыккан кеше белән гомер итүе тагы
Ә баласын тапса? Азмыни дөньяда ирсез бала китергән аналар? «Ничек укытыйм, кеше күзенә ничек күтәрелеп карыйм, укучыларыма ни әйтим, бу хурлыкларга ничек түзим», дип өзгәләнә бит ул әнә... Чыннан да. үзе укытучы-тәрбияче булсын кеше, үзе ирсез бала тапсын..
Ә бәлкем, баладан котылыргадыр. Берәр ничек яшертен генә, сиздермичә генә?.. Ләкин ничек? Бер көнне күршедәге бер яшь такылдык хатын аларга кереп сөйләнеп чыккан иде. имештер, совхоздагы хатыннарның күбесе калага барып, больницага ятып та тормыйлар, ди. Монда үзләрендә бик шәп бер врач хатын бар икән, шуңа гына баралар. ди...
Озак баш ватты, озак уйланып әмәлләр эзләде Гөлсинә, ләкин бер төрле дә ныклы карарга килә алмады.
Күрше-күләннәр торып, коридорда арлы-бирле йөри башладылар. Ана да вакыт: кунакка булган сые-ние белән хөрмәт күрсәтер!ә кирәк.
Отакламады, Әлбинә дә уянды. Башын калкытып, гаҗәпсенгән бер кыяфәт белән тирә-ягына күз йөртеп чыкты, аннары, кайдалыгын төшенеп, ахры, сәер генә елмаеп куйды.
— йоклый алдынмы, Әлбинә җаныкаем? Яна җирдә нинди төшләр күрдең? — дип сорады анардан Гөлсинә, төче телләнеп.
— Әллә нн шунда... Саташулы төшләр генә... Тукта, берсе бик кызык иде... Әй. онытканмын ла инде.
— Яман төш булса, онытылуы хәерлегә генә ул... Торасыңмы? Ятам дисәң, вакыт иртә әле. ят, пожалуйста.
— Торам.
Чәчләре тузгыган, җәйге кояшта тигез каралган тәне электр уты яктысында елык-елык, буе-сыны тагы . Чибәр, җиңел
Табын хәзерләгәндә дә. табын артында да сөйләшкәннәре җыен юк-бар булды Әлбннәнең нөзе-кыяфәте кичә төнгедән күп ару күренә;
бит урталарында чак кына алсулык бар, карашында нур бар, тик күз төпләрендәге күгәргәнлек кенә бераз сиздерә Гөлсинә үткен генә бер мәзәк сөйләп алгач, Әлбинә, кыз чагындагы шикелле ачык яңгыравыклы тавышы белән шаркылдап көлеп куйды.
Ләкин Гөлсинә күңелендә туган нәрсәләрне аңа әйтмичә кала алмады. Койкасына янәшәгә алып утырды да кулын Әлбинәнең иңбашына салды. Беравык шулай дәшми-тынмый утырганнан соң. Гөлсинә, булган кодрәтен җыеп, әмма бәхәс тә. үпкә-мазар да куптармаслык йомшак бер тавыш белән, уйлаган нәрсәләрен дусты алдына берәм-берәм чыгара барды, чыгара барды, ә теге я озын керфекләрен еш-еш каккалап, я тирән сулап-уфтанып, я кысык иреннәре аша теш аралый сыгып, иптәше әйткәннәрне бер-бер артлы кире этәрә барды, этәрә барды . Гөлсинә хак уйлаган: берсе-бер ярамады. Кыен да хәл!
— Бу хәлемдә укытучы булсам, ана була алмыйм, ана булсам, укытуны ташларга туры килә, дисең... Теге врач турында да исәп итсәң дип кенә әйтәм, — дип текәлде Гөлсинә. — Сиңа ничек тә киңәш биреп булмый. Үзең уйла инде.
— Сабыр итим әле, аз гына булса да көтим әле. үзен телефонга тагын бер чакырып карыйм әле... Ах, ниләр төште бу газиз башкаема!
Тагын ватылган, тагын сынган-җимерелгән йөз-кыяфәт...
Мәктәпкә бармадылар.
Әлбинә, икенче рейс автобуска эләгим дип, ашыга башлады. Үзенең эче тулы сагыш-хәсрәт, үзе һаман: «Дәфтәрләрем бер кочак, планнар язасым бар, программирование буенча әңгәмәгә хәзерләнергә кирәк», ди... Бу җенен һич нәрсә дә чыгара алмас, ахры. аның.
Чыгып китәр алдыннан Гөлсинәдән ике-өч йоклаткыч таблетка сорап алды.
Атна үтте, ун көн үтте. Әлбинәдән хәбәр дә, хәтәр дә ишетелмәде. Гөлсинә бу хәлгә инде борчыла да башлаган иде. Әмма нәкъ ике атна тулган көнне — шимбәдә, кич кырын килеп керде.
Өсте-башы магма, ишек төбендәге табуреткага хәлсезләнеп утырды да зур, дымлы күзләрен Гөлсинәгә төбәде.
— Җүләрл.шеп автобус көтмичә, ачык кузовлы машинага утырган идем. Ә ул, каһәр суккан, нәкъ коеп яуганда ватылып ятты. — ди.
— Их, сине, акыллы баш... Шушы пальтоң өстеннән плашыңны киеп алган булсаң, пи булыр иде? Авылда яшисең бит, бераз авылча йөргәндә дә зыян итми ул, —дип тиргәп алды аны Гөлсинә. — Давай, чишен тизрәк. . Хәзер мичне ягып җибәрәм.
— Син ачуланма инде, үпкәләмә инде. Гөлсинә.. Килдем менә. Бүтән көтәргә дә, түзәргә дә хәлем калмады, — дип пышылдады Әлбинә,
(Ахыры киләсе санда.)