Логотип Казан Утлары
Шигърият

Багдадтан сәлам!


бүкнең зәңгәр нурларының фонтанына. Сиңа, Тукай, шигъриятнең ал таңына Ерак Ефрат буйларыннан, Багдадымнан Йөрәгемне алып килдем мин яныңа!
Озак юлның газапларын йөкләп иңгә, Алып килдем, бөек Тукай, синең илгә. Бүләк итеп мәхәббәт һәм җырларымны, Хуш исле бер букет итеп бәйләп бергә.
Күптән, күптән мин бу хакта хыялландым. Шул хыялдан җырларыма илһам алдым. Эшкә ашты бу хыялым, Тукай, бүген, Күрәм азат Казаныңның якты күген.
Көрәшләрдә җиңгән батыр токымнарың Төзегәннәр Казаныңны өр-яңадан. Кочагына алып мине, чын дусларча, Җырларыма илһам бирә гүзәл калаң.
Салкын гүрдән чык та, Тукай, кил яныма, Әйдә, барыйк көрәшүче Багдадыма.
Без — дусларың. Алып килдем җырда сәлам Сиңа, Тукай, шигъриятнең ал таңына!
Мин — гади бер җырчы. Сөймим сугышларны, Сөймим сарай, тәхет, алтын-көмешләрне Минем корал — тыныч каләм, ялкынлы җыр, Багышлыйм мин тынычлыкка бар хисләрне.
Бүген менә дус татарлар арасында Басып торам нур һәм шигырь каласында. Онытылды йөрәктәге сагышларым — Туган итеп карый миңа һәркем монда.
Карый миңа Муса әнә киң мәйданнан.
Җырлый заман горурланып аңарга дан. Менә Муса Моабитта язган юллар... Көрәшләрдә илһам алдым мин алардон.
Кабул ит син, Тукай, безнең сәламнәрне, Ялкынландыр көрәштәге әләмнәрне. Яңа дөнья җиңә җирдә. Анда көше Елгаларны бора, яулый галәмнәрне...
Күкнең зәңгәр нурларының фонтанына, Сиңа, Тукай, шигъриятнең ал таңына Ерак Ефрат буйларыннан, Багдадымнан Йөрәгемне алып килдем мин яныңа!
Ирекле тәрҗемә итте ӘХМӘТ ИСХАК.