Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЯР БУЕНДА ЧАҢ АВАЗЫ

Халык заводы директоры Александр Николаевич ничәнче тапкырлар инде менә, естәл артыннан торып, тәрәзә янына килеп басты. Бүлмәдәге утны сүндереп, тагын байтак вакытлар Кама өстен күзәтте. Әле күптән түгел генә анда, күктәге йолдызларны хәтерләтеп, навигациягә әзерлекләрен тикшереп йөрүче теплоходларның утлары җемелди иде. Хәзер аны караңгылык чолгап алган. Җил көчәйгәннән-көчәя барды. «Алты балл булыр», дип уйлап алды Александр Николаевич. Ә җил дүрт баллдан артты исә, заводның трал тартучы катерларына эшкә чыгарга рөхсәт ителми. Директор, нидер өмет иткәндәй, стенадагы барометр- анероидка чиерткәләде. Аның стрелкасы, үч иткәндәй, һаман «давылга» шуыша иде. Ишек шакыдылар. Бүлмәгә склад мөдире Пономарев керде. Ул. өстәл янына килеп, бер мәл кулындагы сәгатенә карап торды, аннары тнрән сулап куйды: — Тугыз тулып килә, Александр Николаевич, күпме көтәргә мөмкин? — диде. — Мин нәрсә эшли алам соң? — Кайтырга вакыт диюем. Өйдә, үзегез беләсез, хатын, бала-чагалар... — Ә-ә, син әнә нәрсә турында икән... Әйе, кайт. кайт... Э-э, иптәш Пономарев, бер генә минутка! Директорның карашы кичә иртә белән үзе юк вакытта инженер калдырган кәгазьгә төште. «Александр Николаевич! Мин киткәндә, сез заводта юк идегез, шуңа күрә сөйләшеп булмады. Сүз тагын Пономарев турында. Өченчекөн кич, үзегезгә мәгълүм булганча. Зотов һәм Никитин звеноларыннан балыкны катерга минем алда кабул итеп алдылар. Шул ук катерда үзем кайттым, мотористлар бер генә балыкны да алмадылар. Ни өчендер, склад мөдире квитанциягә бер центнер урынына сиксән килограмм гына язган. Балыкчылар зарланалар. Ул нәрсәдер хәйләли булса кирәк. Минемчә, аның башбаштаклыгына чик куярга һәм чарасын күрергә кирәк. Рәкыйп Камалов». — Зотов белән Никитин звенолары өченчекөн күпме тапшырдылар? — Ә, менә нәрсә турында икән. — Пономарев, көлгән булып, яңадан өстәл янына килеп басты. — Инженер сүзләре инде бу, беләм. Олы башың белән, Александр Нико Б лаевич, аның сүзен сөйләп торуына рәхмәт. Шулай болгата-болгата урынына да менеп утырыр әле. Белеме бар, сүз сөйли белә. Шундыйлар инде йомшак җәеп катыга яткыралар. — Күпме тапшырдылар дип сорыйм мин синнән? — Ну, күпмс-күпме? Икесенә сиксән килограмм. — Калган егермесе кайда? — Төгәл үлчим дигән булып, үзем төпкә утырыйммы әллә? — Алай икән?! — Директор урыныннан торып ике кулы белән өстәлгә таянды. — Икенче ишетмим андый сүзне. Акладыңмы? — Син җикеренмә, Александр Николаевич, үзең дә боз өстендә бит, әз генә аягың тайды исә. фюйть! — Пономарев кулын селтәп ирен арасыннан әкрен генә сызгырды да чыгып китте. Александр Николаевич күпме вакытлар ышанып йөргән иде ул кешегә. Аның аркасында Рәкыйпкә ачу саклады. Бәлки склад мөдиренең «ул синең урынына омтыла» дигән сүзләре дөрестер дә. Бәлки аны тиздән төшерерләр, аның урынына инженерны куярлар. Пенсиягә чаклы эшлисе килгән иде. Бер урыннан икенче урынга күчеп йөрер вакыты түгел. Яше дә алтмыш ягына авышты. Ә Пономарев ни дигән була бит. «Боз өстендә басып торасың». Үткәннәрне искә ала. Янәсе, аз гына ялгышу булды исә. башка сугачаклар. Ышанычлы кеше, киңәшчесе дип йөри бит шуны. Александр Николаевич ун елга якын аракы заводында эшләде. Башта эшләр әйбәт барды. Соңга таба түзмәде, бераз капкалый торган булып китте. Тора-бара эш вакытында да аны кәефле күрә башладылар. Ниһаять, директор постыннан алып, дәвалау урынына җибәрделәр. Аннан киткәндә, врачлар аны нык кына кисәттеләр: ихтыяр көчен саклаганда гына дәвалануның нәтиҗәсе була, диделәр. Аның белән кайтучы. Алабу! аныкы берәү, пароходка утыру белән, кәеф-сафа кылып җибәрде. Ә Александр Николаевич түзде. Хатыны, оныклары янына ул элеккечә саф йөзле Саша булып кайтты. Әле дә хәтерендә: иң кечкенә оныгын кулына күтәргән иде. — Дәү әти, башка эчмисең, иемс? — диде малай. — Әйе, улым, башка бер тамчы да, — диде аңа Александр Николаевич. Шул чак аның күзләренә яшь килде. Шатлыктан иде ул. Гүя шул минутларда аның алдында икенче бер тормыш үзенең ишеген ачты. Бу вакыйгадан соң Кама өсте ике тапкыр боз белән капланып, ике тапкыр ташу китте. Икенче ел инде менә ул балык заводында эшли. Производствоны җайга салырга тырыша. Үзе теләп белемле, инициативалы инженер сорап алды. Яр буенда яңгыраган чаң авазы аның уйларын бүлде. .Мондый тревоганы, гадәттә, куркыныч булган чакларда гына бирәләр, ни булды икән? Директор пальтосын киде дә тышка йөгереп чыкгы. Караңгыда кемгәдер килеп төртелде, чак кына бәреп екмады. — Евсенч, син түгелме соң? Нәрсә булды? — Тоташ боз килә, Александр Николаевич. Кырыйдагы судноларны затонга кертәләр, — диде каравылчы. — Ә безнекеләр кайда? — Кайтмадылар бит әле. Директор соравының урынсыз икәнлегенә шунда ук төшенде. Аларның катерлары кайдадыр югарыда, бәлки, боз араларына кысылып челпәрәмә киләләрдер. Александр Николаевич ашыгаашыга кабинетына борылып керде һәм Казанга идарәгә җибәрү өчен телеграмма тексты язды. Шуннан соң биш минутлар үткәндерме, юктырмы, телефон шалтырады. Инженерның әнисе борчыла иде. — Микулан. синме бу? Кайтмадымы? — Үзем дә көтеп торам менә, юк бит. — диде директор, авыр сулап. — Ниткән хәл була инде ул, Мнкулай? Хатыны бәбәйгә авырый, ә ире кайдадыр кацгырап йөри. — Хәле ничек соң? — диде Александр Николаевич, аны бүлеп. — Начар шул менә. Әле генә үзен скурый пумыч алып китте. — Һм. — диде директор һәм трубканы куйды. Берничә сәгатьтән соң тагын телефон шалтырады. Монысы Казаннан иде. Аннан нртә|ә иртән үк вертолет җибәрәчәкләрен әйттеләр. БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР Яз көненен беренче авына бишәү чыгып киттеләр: һәр ике катерга берәр моторист, ике звено җитәкчесе һәм завод инженеры үзе. Катерлар агымга каршы бер-бер артлы юл алдылар. Урыны-урыны белән әле боздан арынырга өлгермәгән Кама үзенең болганчык язгы суын яр өстенә сибә. Рәкыйпнең мондый вакытларда элек тә йөзгәне бар. Ул берничә еллар «Урал комсомолы» теплоходында механик ярдәмчесе булып эшләде. Әмма ул вакытта анын күңелендә судан бигрәк машина иде. Ә хәзер ул, күзен дә алмыйча, шушы сихри көчнең төбенә карап бара. Ләкин берни диярлек күрә алмый. Су астыннан ниндидер яшертен давыл бара сыман. Бер урында ул бүрәнкә ясап бөтерелә, икенче урында куыклар чыгара. Рәкыйп бермәл үзен әнә шушы яшертен давылга эләккәндәй хис итте... Аны бу заводка производствоны җайга салу өчен җибәрделәр. Ай-Һай авыр булып чыкты бу. Җиңелә калса?.. Күз алдына КПССның шәһәр комитетында партия билеты алган көн килеп басты. Ул аны түземсезлек белән көткән иде. Иртәдән үк бәйрәмнәрдә генә кия торган кара костюмын киде, ак нейлон күлмәге өстеннән таррак кына кара галстук такты. Шәһәр комитетының кабул итү бүлмәсенә беренчеләрдән булып килеп утырды. Шулай да аның исемен соңыннан атадылар. Менә ул искиткеч бер дулкынлану белән секретарь бүлмәсенә атлады. Тәбрикләп аның кулын кыстылар. Беравык бөтен дөньясын онытып, басып торды ул, аннары рәхмәт әйтеп чыга башлады. — Иптәш Камалов,— дип туктатты аны секретарь Һәм өстәл яныннан урын тәкъдим итте.— Вакытыгыз кысынкы булмаса, миңа эшегезнең ничек баруы турында сөйләгез әле. Рәкыйп үзе җитәкчелек итә торган участокның эшчәнлеген, андагы әйбәт кешеләр турында бәйнә-бәйнә сөйләп бирде. Җитешсезлекләрне дә яшермәде. Ничә әйтсән дә, производствода травма алулар беткәне юк. елга бер тапкыр була тора. Рационаллаштыру һәм уйлап табучылык өлкәсендә йөкләмәләр арттырып үтәлә икән, бу әле барысы да эшләнеп бара дигән суз түгел. Әйтик, кою һәм эш кораллары ясау цехларында байтак кына процессларны механикалаштырып яки автоматлаштырып булыр иде. Шулар турында баш ваталар хәзер ватуын... — Син Астраханьда азык-төлек предприятиеләре өчен инженерлар хәзерли торган институтта укыйсың бит. Әгәр дә без сине, гараж җиһазлары заводыннан алып, укуыңа якынрак торган тармакка, әйтик, балык заводына эшкә җибәрсәк, ничегрәк карыйсын? Рәкыйп бу заводта эшләрнең бик начар торуы турында ишеткән иде. Шуңа күрә ул күңеленнән бу тәкъдимгә каршы иде, әлбәттә. Ә уйлаганын әйтергә кыймады. — Сез кушкач, мин каршы түгел, — диде ул. Секретарь анын уйларын аклагандай: — Син шикләнмә, мөмкин булган кадәр ярдәм итәрбез, — диде. — Дөрес. коллектив таркау, тиргә батып эшләргә кирәк булачак. План үтәлми, балыкчылар эчәргә яраталар. Без алар белән чынлап торып шөгыльләнергә тиеш. Ә менә сез, яшь коммунист буларак, башлагыз бу эшне. — Тырышырмын.—диде Рәкыйп. Ләкин биргән вәгъдәсенең ничек итеп тормышка ашачагын ул башына да китерә алмады. Бер атна дигәндә ул яңа урында эшне кабул итеп алды. Заводның исеме генә завод иде. Балыкларны каклауны, киптерүне борын замандагы бабайлар ысулы белән эшлиләр. Барысы да кулдан башкарыла. Порт тирәләрен әйләнеп, тегесен-монысын карап, вакытны кичкә авыштыргач, ул кабинетына кереп үтырды һәм тирән сулап куйды. Нәкъ шул чак ишек ачылды һәм рөхсәтсез-нисез ике кеше килеп керде. Ишек алдында алар бер тапкыр Рәкыйпнең күзенә чалынып алганнар иде инде. Аларның берсенә кырык биш яшьләр, икенчесенә егерме сигез-утыз тирәләре булыр. Керүчеләр өстәл каршына килеп утырдылар. Яше шунда ук сикереп торды һәм, кулын күкрәгенә куеп: — Виноват, һәр культурный кеше эшне танышудан башларга тиеш. Шулай булгач, рөхсәт итегез, ярышның кире башыннан иң алда баручы Григорий Иванович Тачанов булам. Ә бу — безнен ише кешеләр өчен заводны яшәтеп торучы Пономарев дигән иптәш. Ә монысы-, танышу хөрмәтенә. — Ул склад мөдиренә куз кысып алды һәм куен кесәсеннән ярты литрлы шешә чыгарып өстәлгә утыртты. — Э-э-э.- Сезне автогараждан, значит, выжт?! Рәкыйп баштарак берни анламады. Нәрсә бу? Яна килгән кешене сынап караумы, әллә чыннан да эштән куылган бәндә дип кызгануларымы? Анын өчен тегесе дә, монысы да кирәкми иде. Ул хәтта аларны якаларыннан тотып җилтерәтеп чыгарырга да уйлаган иде. Ничектер тыелып калды. — Иптәшләр, мин эчмим һәм сезгә дә эш вакытында анын белән шөгыльләнмәскә кинәш итәм, — диде ул, тыныч кына. «Инженер безнен кеше түгел, эчми икән, сатуы бар>, дигән сүзләр балыкчылар арасында бик тиз таралып өлгерде. Алар арасында салкын мөнәсәбәт урнашты. Ул кая гына бармасын, балыкчылар ана очрамаска тырышалар, ачылып китеп сөйләшмиләр, сораганта гына җавап биреп канәгатьләнәләр, күп вакыт эш булмаган җирдән эш табып, тиз-тиз шылу ягын карыйлар. Март аеның беренче көннәрендә Рәкыйп Александр Мнгачев звеносына барды. Иртәдән кичкә кадәр балыкчылар белән боз астыннан җәтмә тартышты. Тик ау уңышлы булмады. — Менә шулай, инженер, кайвакыт үзенә бер табалык та тота алмый кайтырга туры кнлә. Боз астында булсалар да, югарыда ни барын сизәләр алар. Мнгачев башы белән ымлап күккә күрсәтте. Ә анда, чыннан да, төньяктан айка- лып-айкалып калын болытлар ябырылып кнлә нде. Озак та үтмәде, күз ачкысыз буран күтәрелде. Балыкчылар җәтмәләрен янадан салып, яр буендагы землянкаларга юнәлделәр. Рәкыйп бу көнне Мнгачев белән икәү бер землянкада кунды. Звено җитәкчесе мичкә коры-сары өстәде дә юеш киемнәрен салып киртәгә элде һәм кечкенә генә тәрәзә янына куелган агач караватка менеп ятты. — Күңелсез синең белән, инженер,—диде Мнгачев, Рәкыйпкә арты белән борылды. — Менә шулай эшлисең-эшлнсең дә тагын шушы зимләнкәгә кайтып ятасын. Ни кызыгы бар? Саласын, билгеле. Ә син менә кабарга да ярамыЗ дисен. — һәрнәрсәнең үз вакыты бар, Александр Кузьмич. — Синеңчә, хәзер менә вакыты түгелмени? — Мнгачев урыныннан торды да мич арасындагы киштәдән ике кружка, бер шешә һәм чиләктән җылынырга да өлгермәгән балык шулпасын алып, фанер яшик өстенә куйды. — Бер караганда енн дөрес әйтәсен, инженер, һәрнәрсәнең үз вакыты бар. Мин үзем эшләгәндә җен шикелле. Тауларны актарырга әзер. Эшләгәндә эчкән кешене мин дә яратмыйм. Аннан соң, пажалысты. Бабай да, әти дә шулай иде. Безнең, үзен беләсең, бөтен династие балыкчылар бит. Утызынчы еллардан бирле шушында. Вот заманында монда чөгәләр иде! Агым көчле булганда. Беләмсен, нинди кыйммәтле балык ул. Кылчыгы-ние юк. авызда эреп тора. Ә бер тапкырында шундый хәл булды, сөйләсәк ышанмассың. ие-не. Чыгабыз шулай иртәләрен, Кама өстен болгатыпмы-болгата бер әйбер. Су анасы дип белерсең. Әти әйтә, ак балык, дн. И теге хәзер суя ике тавыкны. Өттерә тегеләрне бик әйбәт иттереп, кармаклар ясый. И чыгып китә бу. Бер көн йөри, ике көн. Өченче көнне хатын белән чыгып карыйбыз — ул да безнен янда иде — әтинең көймәсе әле бер якка, әле икенче якка элдерепме-элдертә. И теге күздән югалды бервакыт. Унбиш чакрым сөйрәгән, беләмсен. Соңгысын әти үзе сөйләде. Текә яр турысына җиткәч, те1енең хәле бетте, ди. Азаплана торгач, алып кайта бу моны заводка. Ә тегендә үз күзләренә үзләре ышанмыйлар икән. Кузьма Кузьмич, бу бнт үзе бер айлык задание, диләр икән. Гомумән, ул вакытта да без бөтенесеннән күп тотып кнлә торганыек. — Хезмәт Кызыл Байрагы орденын ни өчен бирделәр сина, Александр Кузьмич? Көтелмәгән бу сораудан Мнгачев аптырап калды. Ул бер инженерга, бер тәрәзәгә карады. — һе, кызык сорау, ни өчен, имеш! Планны арттырып үтәгән өчен. Берәү планын үтәми, ә Мнгачев ике норма бирә. Вот нәрсә өчен. И гел шулай. — Минемчә, аны сина бирел ялгышканнар, Александр Кузьмич. — Ха-ха-ха. Хөкүмәт ялгышкан, ә бу малай ялгышмый. Юк инде, дускай, аны енн бирмәдең, так што син аңар сүз тидермә. — Мнгачев, кесәсеннән папирос алып, мич каршысына барып утырды. — Бездә аны һәрьяктан уңган кешегә бирәләр, — дип тыныч кына сузен дәвам итте Рәкыйп. — Сүз дә юк. син әйбәт эшлисен, рәсемең мактау тактасында. Җыелышта президиумда утырасың. Бөтен кеше үзеңне шәп ди. Борын синең күтәрелә. Яныңдагы кешеләрне күрмисең. Кемне үзең шикелле шәп балыкчы итеп өйрәткәнең бар? — Өйрәтү сезнең эш. — Мигачев папиросын ачу белән мичкә бәрде дә караватка килеп ятты. — Шуның өчен акча аласыз. Ә миңа, үзем белеп үзем эш итсәм, җиткән. Бу сөйләшү аларның икесенең дә йөрәкләрен мәче булып тырнады. Икесе дә, озак вакытлар йокыга китә алмыйча, кечкенә тәрәзәдәге аксыллыкка карап яттылар. Икенче көнне Рәкыйп балык алырга килгән атлы белән кайтырга жыенды. Шул чак аны Мигачев читкә чакырып алды: — Значит, курка дисең, инженер, ә? Юк, курыкмыйм. Давай, җый үзләрен. Бөтен белгәнемне сөйлим. Рәкыйп моннан соң звеноларда тагын бер тапкыр булып чыкты, балыкчылар белән уртак тел табарга, аларда ярыш ялкыны уятырга тырышты. Баштарак аның планнарына ничектер көлеп карадылар. Янәсе, бар да сөйләп төкерелгән сүзләр. Тора-бара күпчелеге завод язмышын үз язмышыдай итеп уртага салып, чын күңелдән сөйли башладылар. Мигачевтан тыш бүтәннәр дә үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, байтак кына тәкъдимнәр әйттеләр Соңыннан директор кабинетына җыелдылар. Әлегә кадәр шешәдәш булып, бер-беребезгә җил-яңгыр тидермибез дип йөрүчеләр, кызып китеп, әйткәләшеп алдылар. — Миңа сүз бирегез, җәмәгать, миңа. Бер нәрсә генә искә төште. Онытканчы әйтим диюем. Җыелышта утыручылар барысы бергә артка борылдылар. Анда бүреген югары күтәреп һәм үзенә сүз бирүне көтеп, катер мотористы Фәезхан басып тора иде. Башка вакытларда да ул үзенең мәзәкләре белән арттагыларны көлдереп утыра, кул күтәрергә кирәк булса, исәп саны булып тора иде. Аның сүз соравы бу көнге җыелышта кайберәүләрне көләргә, кайберәүләрне «бу егет тагын нәрсә әйтер икән» дип сагаерга мәҗбүр итте. Сүзләренең ничектер калтырабрак, өзек-өзек чыгуы егетнең каушаганлыгын сиздереп тора. — Сүз уңаенда гына... Иптәшләр! Эшләмибез бит инде, ничево сөйләп торырга. Менә Гришка Тачановны алыйк. Ие, дус инде ул минем. Бүген сөйләгәнгә бәлки ачуы да килер үзенең. Тәнкыйть файдалы булса да, ярага тоз бит ул, үзегез беләсез. — Конкретрак, кыскарак тот! — Ә син, Хәсән, кеше ат дагалаганда, бака булып, ботыңны кыстырып утырма, яме. Син үзең дә шул бер кәндидән су эчүче бит. Менә шул. Көз көне булды бу хәл. Мин болар урнашкан якка балык кабул итәргә киттем. Башта туктадым моның янына. Ну, мәйтәм, Гриша, давай балыгыңны. Күрәсең бит, Фәезхан, норма тулып беткәне юк әле, син инде кайтышлый кер, ди. Кайтышлый туктыйм моның станына. Карыйм, эт тә юк. Кычкырып карыйм, таллыклар эчендә, мәйтәм, ни дә булса эшләп йөрмиме. Юк. Монда озак торып булмый бит инде, үзегез беләсез. Чокырга төяп калдырмадымы икән дип, эчкәрәк керсәм, ни күзем белән күрим, безнең Гриша йоклап ята. Ник бер кило балык бирсен. Күршедәгеләр соңыннан әйттеләр миңа. Тоткан бар балыгын узгынчы пароходтагыларга сатып җибәргән икән ул. Шулай булгач, ниемә аңа план. Көнлек акчасын болай да артыгы белән кесәсенә сала бара. — Син инде моны шешәдә үзенә калмаганга ачу итеп сөйлисең. — Кирәк булса, мин кешенекенә калмаган. И, иптәшләр, нәрсәсе кызыклы: гомерендә план үтәмәгән Гришкада һәрвакыт яңа җәтмә. План үтәмәгәч, эшләмәгәч, билгеле инде яңа була, — диде әлегә кадәр сүзсез утырган Пономарев һәм елмаеп директорга карады. Ләкин аның җитди йөзен күреп тынып калды. — Үзенә дигәндә, бик шәп эшли ул. Просто кешеләрдән яхшы түгел. Зотовлар, әйтик, планны гел үтәп баралар, ә күпме вакыттан бирле инде яңа җәтмә алганнары юк. Кайчан барма, гел ямап утыралар. — Фәезхан дөрес әйтә, бу мәсьәләне хәл итәргә кирәк. Фәезхан тавыш килгән якка карап алды да урынына утырды. Соңыннан Александр Кузьмич Мигачев звеносының социалистик йөкләмәсен һәм башкаларга мөрәҗәгатен тикшерделәр. Ул байтак кешене чын-чынлап уйланырга мәж- бүр итте. Һәр звенога айга 27 центнер урынына 54 центнер бирү уен эш түгел иде. әлбәттә. Моны Рәкыйп тә, директор да яхшы белделәр. Шулай да авыр хәлдән ничек чыгарга? Беренче квартал планы үтәлми, ярты еллык вчен икеләтә көч куярга кирәк. Шулай булгач, кешеләрнең күтәрелеп киткән инициативасына таянырга һәм аны дөрләтеп торырга гына кала. Балыкчылар жавап бирергә ашыкмадылар. Элегрәк бара иде әле ул. йөкләмәне кайчак сорап, кайчак сорап та тормый язып куялар. Кайдадыр ул саргаеп бетә, аның турында уйлаучы да булмый. Ә бу юлы атна саен тикшереп торачакбыз һәм план үтәлешен сораган кебек сораячакбыз диләр. Балыкчылар чыгып-чыгып тартып керделәр, бер-бере белән бәхәсләшеп алдылар. Беравыктан тынлык урнашты. Мөгаен, берсенең дә башлап сөйләргә батырчылыгы жнтми иде бугай. — Ягез, иптәшләр, болай утырсак, ярты төнне җиткерүебез бар. — диде директор, урыныннан торып. Ул, кемнән башларга дигән сымак, залдагылар өстеннән күз йөртеп чыкты. Карашын президиум өстәле белән янәшә утырган ябык чырайлы кырык биш- илле яшьләр тирәсендәге ир кешегә туктатты. — Иптәш Зотов, сез ничегрәк уйлыйсыз? Зотов теләр-теләмәс кенә урыныннан торды. Җилдән яргаланып беткән озын бармаклары белән бүрек бавын бөтерде, ә аннары бер кулы белән төрле якка тырпайган ак чәчләрен сыйпап алды — Ничек уйлыйм дип, кеше уйлаганны инде, Александр Николаевич Раз кирәк икән, языгыз минекен дә шулай иттереп. Болай анардан күпкә калышмый торган идек. Тульке, теге егет әйтмешли, яр башында җәтмә ямап вакыт үткәрерлек булмасын иде инде. Зотовтан соң башкалар күтәрелделәр. Һәркайсы мөмкин булган кадәр тырышырга, коллектив шулай хәл итә икән, без каршы түгел, дип йөкләмәгә кул куярга булдылар. Бары тик Хәсән белән Гриша гына «кеше теләсә нишләсен, ә без икегә ярыла алмыйбыз» дип читтә калдылар. Икенче көнне Рәкыйп завод складындагы товарларны карарга булды. Пономарев аны йөзен чытып каршылады. Әлегә кадәр завод җитәкчеләреннән берәүнең дә складтагы әйберләрне үзе килеп тикшереп йөргәне юк иде. Кемгә дә булса теге яки бу нәрсә кирәк икән, директор чакыртып ала да аңардан сорый нде. Ә Пономарев кирәк тапса, җибәрә, кирәкми икән, «юк» дип җавап бирә. Шуңа күрә кайбер балыкчылар, җитәкчеләргә мөрәҗәгать итеп тормыйча, турыдан-туры мөдир янына йөрүчән булып киттеләр. Боларның барысын да Рәкыйп якн ишетеп, яки күңеле белән сизенеп белә нде. Күп вакытын балыкчылар белән уздырганлыктан, ана әле моңа кадәр Пономарев белән якыннан эш итәргә туры да килмәде. Мөдир тегене-моны хәл итәргә булса, һәрвакыт директор янына йөгерә, беренче көнне очрашудан соң. гүя ул инженерны бөтенләй күрмәмешкә салыша иде. — Ревизияме бу? — Пономарев ишекне ача-ача Рәкыйпкә карап кинаяле елмаеп куйды. — Ревизия түгел, шулай да кайбер нәрсәләрне карарга кирәк, — диде Рәкыйп аңа каршы. Складта барысы да тәртип белән киштәләргә өеп куелган нде. Рәкыйп алгарак атлады һәм карана торгач, нәкъ үзен кызыксындырган нәрсәләрне күрде. — Остаток буенча бу өч катлар — яңалары — ничәү булырга тиеш сездә? — Рәкыйп ашыкмыйча гына җәтмәләрнең искеләрен бер якка, яңаларын икенче якка аерып куйды. — Биредә унсигез. — Нишләп алай гына булсын. Калган сигезен кая куясың? — Ну бит алары иске, күрәсең, җепләре ашалып, мыекланып беткән. — Монда янгыр үтә, күбрәк торсаң, җәтмә түгел, үзең дә мыекланырсың. Кич белән, өй тәрәзәләрендә утлар күренә башлагач, склад мөдире, завод атына утырып. Кама яры буйлап Хәсән белән Гриша яши торган авы.иа китеп барды. — Чабуына ут капкандай ашыга, атны харап итмәгәе, — диде каравылчы, проход- нойдан чыгып килүче Рәкыйпне туктатып, һәм кулы белән күздән югалып баручы Пономаревка күрсәтте. Язны бик нртә вәгъдә иткәннәр иде. Күпне күргән карт-корылар да апрельнең ун- бишләреегермеләре тирәләрендә Кама ачылып, пароходлар йври башлар дип көтте ләр. Тик кешеләр уйлаганча булмады. Чистайнын калкурак урамнарыннан карлар эреп агып бетте, кырлар чуарланды. Инде менә чем-кара жир чыга дигәндә, тагын туңдырып җибәрде. Китә башлаган бозлар, бер урында бикләнеп, тагын күпмегәдер тынычланып калдылар. Бөтенесе дә җайга салынып барганда, тагын план өзелү куркынычы килеп басты. Рәкыйп, Александр Николаевич белән, тиз йөрешле катерга утырып, түбәнгә барып карады, ләкин күп тә үтәргә өлгермәделәр, боз тыгылган урынга очрадылар. Борылып югары менделәр — анда да унбиш чакрымнан ары уза алмадылар. Ачыклык, үч иткәндәй, нәкъ балыкчылар булмаган урында — урталыкта иде. Ә боз өстенә кереп җәтмә салу турында уйларга да мөмкин түгел, ярылып, чәрдәкләнеп беткән. — Көтәргә генә кала, — диде директор. — Башка чара юк. — Әгәр дә тралдан файдалансак? — Кайда? — Югарыга менәбез, ачык урынга кадәр. — Ә аннары боз кузгалып китә дә катерларын, тралларын белән бергә бөтереп ыргыта. Юк инде, җилкәмдә башым бер генә. Планга караганда кеше җаны кыйммәтрәк. Аннан сон кем хәзер трал белән балык тота? Килер вакыты, тотарбыз. — Безнең катерларның тизлеге сәгатенә алты километрмы? Алты. Ә боз нинди тизлек белән ага? — Менә анысын әйтә алмыйм. — Шулай да. Александр Николаевич, сынап карарга кирәк. — Белмим, белмим.— Директор, ни әйтергә белмичә, аптыраудан ике кулы белән башын тотты. Беравык шулай сүзсез торганнан соң: — Белмим, әгәр дә инде унышлы чыгасына ышанып уз үстеңә алсаң гына, — дип өстәде. „Менә алар хәлиткеч юлга чыгып киттеләр. Заводның даны, Рәкыйпнең шәһәр комитеты секретаре алдында биргән вәгъдәсе мондагы кешеләрнең тырышлыгына, аларның тапкырлыгына һәм кыюлыгына бәйле. Ул үзе белән янәшә басып папирос тартып баручы Хәсәнгә карады. Ул да аның шикелле үк яшь, таза. Тик аңарга карагайда карарак, ничектер кыя ташын хәтерләтебрәк тора. Кызык: Хәсән ни уйлап бара икән? Мөгаен, ашнен унышлы чыгачагына ышанмыйдыр. Чакыргач, дигәндәй һаман керәләр, һаман керәләр иде. Көне җылытып җибәргәндәй булды. Озак та үтмәде, көньяктан исеп торган жил күгелҗем болытларны куып китерде һәм яңгыр ява башлады. Тирә-юньне караңгылык чолгап алды. Җил көчәйгәннән-көчәя барды. Александр Кузьмич брезент плащының җнңе белән маңгаена чыккан тир бөртекләрен сөртте һәм катердагыларга сораулы караш ташлады: — Нишлибез, егетләр? — Капкан саен майлы калҗа эләкмәс, тотылганда тотарга кирәк, — диючеләр дә булды. Гомердә булмаган хәл. Ә яшьләр директорны хәтта тыңларга да теләмәделәр: — Башка вакытта моның өчен айлар буе йөрисен. Бүген күреп торасың ич._ Калкавычлар, тондыргычлар койрыкка түшәлгән такта идәнгә бәрелеп, шыбырда- шашыбырдаша, тагын су эченә кереп югалдылар. Шуннан соң биш минут үткәндер- ме-юктырмы, койрыкка басып торган Рәкыйпның күзләре зураеп, йөзе агарып китте. Шул ук секундта ул рубкага ташланды. — Тукта! Бозлар кузгалды. Җылынырга дип, әле яңа гына трюмга төшеп киткән Александр Кузьмич белән Хәсән яшен тизлеге белән палубага күтәрелделәр. Рупордан тагын ярдәмче катерга җнбәрелгән команда яңгырады. — Якынай! Тизрәк! Тизрәк! Рәкыйп, Александр Кузьмич һәм Хәсән тиз арада койрыкка йөгереп килделәр һәм тралны судан сөйри башладылар. Бер-беренә бәрелә-сугыла суднолар өстенә бозлар киләләр. Менә күп тә үтмәячәк. алар катерларга килеп төртеләчәкләр һәм, урталарына кысып, үз ихтыярлары белән аларны кая да булса илтеп ыргытачаклар, яки йөзтүбән каплап, Кама төбенә җибәрәчәкләр. Фәезхан прожектор уты белән тирә-юньне әледән-әле капшап торды. Хәзер артка чигенергә мөмкин түгел. Як-яктан бозлар ага. Эш белән мавыккан балыкчылар аны сизми калганнар. Фәезхан прожекторны артка борды. Артта да тоташтан боз ага. Алар калган аралык һаман йомылганнан-йомыла бара. Күп уйларга вакыт юк. Ни дә булса хәл кылырга кирәк. Ул башын рубкадан тыгып, икенче катердагыларга кычкырды. — Минем арттан! Рулевойлар катерларны тиз генә суга бордылар һәм кара тасма булып күренгән су өсте буйлап бар көчкә агымга каршы юнәлделәр. Каршыдан килүче бозларның ваграклары бортка шатыр-шотыр бәрелеп үттеләр. Фәезхан, йөрешне бераз әкренәйтеп, инженер белән Мигачевка карады. Рәкыйп ярты гәүдәсен трюмнан чыгарган килеш салкыннан калтырана-калтырана ачык ишектән Кама өстен күзәтә иде. Ә Мигачев кулындагы озын колга белән бозларны төртергә хәзерләнеп бара. Аларның берсе дә бу бәладән чыгу юлын тәгаен генә белми иде. — Фәезхан, син ничек уйлыйсын, ни өчен монда аралык бар? — диде Рәкыйп күзләрен алга төбәгән хәлдә. — Әгәр шушыннан алга таба үтсәк, ярга чыгып булмасмы? Фәезхан йөрешне бераз тизләтә төшеп, прожектор уты астында катерны кара тасма буйлап тагын алга алып китте. Алардан өч метрлар гына артка калып икенче катер барды. Бераз юл үткәч, аралык тагын да кинәя төште. Ләкин күп тә бармадылар, каршыда тагын зур гына бер боз пәйда булды. Фәезханнан кала барысы да борынга ташландылар. Ул якынайганнан-якыная иде. Рәкыйп кулын күтәреп, тизлекне әкренәйтергә кушты. Алар, аптырашып, каршы килүче бозга карап тордылар. Әмма һич тә төшенә алмадылар. Ул бер караганда зураеп күренде, икенче караганда кечерәйгән сымак булды. Бераздан прожектор уты яктысында таллар күренә башлады. — Безнең утрау бит бу, туганнар! — Шушы вакытка кадәр сүзсез барган Хәсән Рәкыйпнең биленнән кысып күтәрде дә берничә тапкыр әйләндереп, урынына бастырды. — Болай булгач, котылдык! Бөтенләй үк истән чыккан утраунын каршыда җәелеп ятуы кешеләрнең йөзләрендә әйтеп бетергесез шатлык балкытты. Упкынга очканда җир үзенең ярдәм кулын сузгандай булды. Катерларны бозлардан ышыграк урында ком өстенә утырткач, трюмдагы мичкә ягып җибәрделәр. Балык шулпасы пешкәч, күңелләр тагын да күтәрелебрәк китте. Төнне чиратлашып йокларга булдылар. Беренчеләрдән булып утрауга Александр Кузьмич, Фәезхан, катер мотористының ярдәмчесе Бойко төштеләр. Хәсән белән Рәкыйп трюмдагы кечкенә генә каютада йокларга калдылар. Ләкин күз йомып никадәр генә ятсалар да. аларны йокы алмады. Хәсән әле бер якка, әле икенче якка әйләнеп ятты. Аннары күзләрен тутырып ачып инженерга карады. — Рәкыйп Ризваныч, син йоклыйсыңмы әллә? — Юк,— диде Рәкыйп. — Әнә. суның чопылт-чопылт итеп катерны кыйнавын тыңлап ятам. Нинди көч аңарда ә. Хәсән? — Бездә дә көч юк түгел бит. Рәкыйп Ризваныч. Всю же без җиңдек бит. Монда чыгар алдыннан миңа Пономарев әйтә: «син нәрсә, барырга уйладыңмы әллә», ди. «йөрмә, тиле», ди. «Синең башыңа ат типмәгән бит, бер дә юкка боз арасына керергә. Инженерга нәрсә аңа, ул дан алыр өчен йөри. Ә сиңа акча кирәк. План тутырам дип эшләп кенә акча табылмый», ди. Мин әйтәм, всю же барып кайтыйм әле. хәзергә болай да, тегеләй дә акча эшләп булмый. Анда барганнан аягым калмас, мәйтәм. Мине куркаклыкта гаепләмәсеннәр. Килдем дә бит менә хурга калмадык әле. — Шулай да Пономарев белән әшнәләр инде сез. Хәсән. Тачанов та шулай ук. — Әшнәләр?! — Хәсән беравык нидер уйлап дәшмичә торды. — Мин аны элегрәк яхшы кеше дип белә идем. Ничектер гел положениега кергән кебек. Синең өчен теге- сен-монысын эшләгән була. Үз булып, синең белән салып утыра. Ә ул гел үзе өчен икән. Сөйләгән саен сүз дигәндәй, бер көн бу төнлә ат белән безгә килеп төште. Нигәдер каушаган, битендә борчак-борчак тир бөртекләре. «Гришканы тиз генә чакыр әле, ди». Чакырдым. Бу сразы безгә берәр кырлы стаканга тутырып акны салып бирә. Шуннан соң бераз торгач сөйли бу. «Мин сезгә теге вакытта берәр җәтмә биргән идем бит. Сез аны өчәрне алдык дип әйтерсез инде, югыйсә, минем күп кенә җәтмәләр җитешми. урлаган булсалар кирәк»,— ди. Ярар, без әйтәбез. Ә соңыннан Гришка белән уйлыйбыз. Браконьерларга җибәргән икән бу җәтмәләрне, дибез. Бүген хет беркадәр җәфа да чиктек. Шулай да ничектер җанга рәхәтрәк булып китте әле. Всю же кеше уйлаганча, буш кул белән кайтмыйсың. Кайбер вакытларда шулай шәһәрдә йөрисен. Белгән кешеләр очрый. Көлә башлыйлар. <Балык- чының штаны юеш. тамагы ач. Кая балыгыгыз, сез анда завод исеме күтәреп нәрсә генә эшләп ятасыз», диләр. Ачу килә. Ашыйсың килсә, үзең тот дип китеп барасың. Просто кайчак йөрәк әрни. Ә аннары синең йөрәк әрнеп кенә нәрсә эшли аласың дип уйлыйсың да төкерәсең барысына, үз җаеңны карыйсың. Папирос бармы синең, Рәкыйп Рнзваныч? Рәкыйп йон одеал астыннан кулын чыгарып тумбочкадан «Беломор» пачкасы белән бер кап шырпы алып бирде. — Шырпы бар минем, рәхмәт. — Кая, булмаса мин дә тартыйм әле.— Алар икесе дә терсәкләренә таянып дәшми-тынмый гына көйрәтә башладылар. — Да, Хәсән, безнең турыда халык дөрес әйтә, — диде Рәкыйп беравык шулай ятканнан соң. — Завод кешеләрне канәгатьләндерерлек эшләми әле. Менә әйт әле син, аның киләчәгенә ышанасыңмы? Хәсән бармагы белән чиертеп папирос көлен идәнгә төшерде. — Ышанасынмы дип, кем белә инде аны. Әйтнк, бүгенге кебек бөтенесе дә тырышып эшләсә, ышанырга да була. Ә инде.- —ул сүзен әйтеп бетермичә уйга калды. — Мин әле шушы көннәрдә генә балыкларны каклату һәм киптерү участокларын реконструкцияләү турында баш ватып утырам, — диде Рәкыйп. Ул тәмәке төтенен тирән итеп суырды да, беркадәр вакыт эчендә тотканнан соң. киредән чыгарды. — Исәп- хисапларны Казанга идарәгә җибәрдем. Кабул итәрләрме, юкмы. Әгәр кире какмаса- лар, менә дигән булачак. Механизация. Сыйфат яхшырачак. Әлбәттә, балык булмый торып, син анда әллә нәрсәләр эшлә, барыбер файдасыз. Иң элек тотуны җайга салырга кирәк. Син дөрес әйтәсең. Моңа барысы да тырышса гына ирешеп була. Та- чанов менә тырышырмы киләчәктә, син ничек уйлыйсың? — Тачановмы? Кем белә бит инде аны. Алар арасындагы сөйләшү шушы төгәл булмаган җавап белән өзелде. Озак та үтмәде, Хәсән йокыга китте. Ә Рәкыйп өен, хатынын күз алдына китерде. Тәскирәсе хәзер нишли икән, йоклыймы, әллә һаман аны тиргиме? Эше бетеп тә өйгә кайтмый йөри диме икән? Белми ул эшнең монда сәгатьсез икәнен. Аның исенә кылт итеп хатынының өченче көн әйткән сүзләре килеп төште. <Сизәсеңме, тиздән өчәү булачакбыз. әнә ничек итеп тибә», диде. Бәлки бүген дә ул дөньяга тумаган баланың тибүеннән рәхәт табып ята торгандыр. Төнге берләр тирәсендә аларны Фәезхан кереп уятты. — Су күтәрелә. Рәкыйп Рнзваныч. Алар өсләренә сырмаларын салып палубага күтәрелделәр. Кичтән комга утыртылган катерлар бишек сымак чайкалып торалар иде. Яңгыр туктаган. Кама тулып боз ага. Аларның кайберләре суднолар янында туктап, берөзлексез әйләнеп торалар. Рәкыйп белән Хәсән трап буйлап түбәнгә төштеләр һәм ашыта-ашыга утраудагылар янына килделәр. — Нәрсә? — диде Рәкыйп. — Күрәсең... — Александр Кузьмич балык өеменә җитәргә икс метрлар калган суга күрсәтте. — Тиздән юып алып китүе бар. Рәкыйп та. Хәсән дә. башкача сүз катып тормыйча, балыкларны яшнкларга төяп, югарырак урынга күчерә башладылар. Тотканда балыкның күплеге беркадәр сизелсә дә, ташыгандагы кебек үк булмагандыр. Ярты сәгать эчендә алар тирләп-пешеп чыктылар. Арып, өем янына тәмәке тартыр! а утырдылар. — Дуслар, минем башка бер уй килде әле. — диде Рәкыйп һәм кайсы боз өстснә, кайсы яшик өстенә утырган балыкчыларга карады. — Әйдәгез. Тачановны да читтә калдырмыйк. Аның кайгысы зур бу көннәрдә. Ә без аны үзебез белән эшли дип исәплик. Мин барыбер тоткан исәптән алмыйм бит. ә аңа өлеш язарбыз. Формаль яктан караганда ул бнк үк дөрес түгел, әгәр сез каршы килмисез икән, мин аны у з өегемә алам — Пажалысты, Рәкыйп Ризванович, кем каршы килсен. Бары Хәсән генә бер сүз эндәшмичә урыныннан торды. Ул, аяк астыннан чуерташ алып, ачу белән, агып баручы бозлар арасына ыргытты һәм трап буйлап югары күтәрелә башлады. — Әй. Хәсән! Син нәрсә? Керпегә утырган кешедәй сикереп тордын да китеп бардын? Каршымы әллә? —дип кычкырып калдылар анык артыннан. — Каршы түгел, нигә? Кешесенә күрә ярый. — Ул борчылмыйча гына шул сүзләрне әйтте дә катер эченә кереп күздән югалды. Тан алдыннан кук йвзе ачылып китте. Озак та үтмәде, кояш күтәрелде һәм үзенеч алтын нурлары белән тирә-юньне коендырды. Александр Кузьмич кайчандыр кисеп ыргытылган еянке төбенә менеп, әледән- әле Каманы күзәтте. Ләкин менгән саен өметсезлеккә бирелеп, түбән төште. Бозлар үч иткәндәй агалар да агалар иде. — Көнне бик кыздырып җибәрсә. кичкә таба утрауны су басмагае әле,— диде Александр Кузьмич. Һәм ящикны күчереп, өянке төбенә сөялеп утырды. Рәкыйп белән Фәезхан иртәнге ашка балык чистартырга дип катердан пычаклар алып чыкканда, үзләренә таба очып килүче вертолетны күрделәр. Менә ул утрау турысына житте дә туктап бер урында пырылдый башлады. Балыкчылар урыннарыннан торып, кычкыра-кычкыра бүрекләрен селтәргә керештеләр. Ни булганын аңламыйча, тавышка Хәсән дә йөгереп чыкты. — Әй, Хәсән, нәрсә йоклап ятасың? Сине алырга килгән. — Тот капчыгын, килгән. — ул ышанырга да. ышанмаска да белмичә елмаеп жн- бәрде. Чыннан да вертолет баш очында бер әйләнеп алды да. жиле белән талларны сыгып, утрауга төшә башлады. Балыкчылар ышанмыйча бер-берләренә карашып алдылар. Вертолет төшеп, беравык канатларын жилпетеп торганнан сон, башына ниндидер шар сыман ак нәрсә кигән очучы кабина тәрәзәсеннән яртылаш гәүдәсен чыгарды. — Бар да исәннәрме? — Исәннәр, — диде ана каршы берничә тавыш. Шунын артыннан ук борчылудан аз гына чырае киткән директор вертолеттан төште. — Әйттем мин сина. — диде директор, Рәкыйпкә кулын суза-суза. — Ярый әле ахыры яхшы бетте. Ярый, ярый, тәбрик итәм үзеңне. — Ә нигә мине? — Кызың бар, тиле! — Кызым?! — Әйе, хәзер мин монда калам, ә син вертолет белән кайтырсын. Көтәләр анда сине. — Ә кешеләр, катерлар? — һе, монда сезгә генә күренми ул, югарыдан караган идек, Кама өсте, ерак та түгел, ачылып килә. Бераздан катерлар белән кайтырга мөмкин булачак. Вертолетка балык төяп бетәр алдыннан Рәкыйп янына Хәсән килде һәм ана солдат хаты сымак өчпочмаклап бөкләнгән бер пакет бирде. — Рәкыйп Ризваныч, әгәр дә күрсәң, шушы язуны Гришкага тапшыр әле, ярыймы? Мин әле кичсез кайта алмам. Укый торсын. Вертолеттан төшү белән яр буена жыелган халык арасыннан Рәкыйп Гришаны эзләде. Ул аның монда булуына ышанмаган да иде. Ин якын кешесен җирләп йөргән Гриша ничек килә алсын ди. Ләкин ул монда, балык кабул итеп алырга килгән Пономарев белән янәшә басып тора иде. Рәкыйп үз күзләренә үзе ышанмыйча анын янына килде һәм: — Син ничек монда? — дип сорады. Аннары кесәсендәге хатны алып бирде.— Мә. Хәсән нидер язган. Рәкыйп вертолет яныннан берничә адым гына атлаган иде, чалтыратып яңакка суккан тавышны һәм Пономаревның кычкырганын ишетеп, туктап калды. — Рәкыйп Ризванович, шаһит бул, әнә, әни үлде дип, акча алып эчте дә хәзер минем янакка суга. Судка бирәм мин аны... Рәкыйп эшнең нидәлегенә төшенеп елмаеп җибәрде һәм, ишетмәмешкә салышып, тиз-тиз китеп барды Ул кызы, хатыны янына ашыга нде. Кем белә, кеше характеры бәлки шулай үзгәрәдер. Әгәр шулай икән, мөгаен, алар заводы да киләчәктә алдынгылардан саналыр, алар турында да мактап сөйли башларлар