Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯҢА ШИГЫРЬЛӘР

* * ир баласы идем, үлан ашап. Каеннарны имеп үскәндә. Чишмәләрдән кайнап чыккан суны Кайнатмыйча гына эчкәндә. Җир баласы идем, чап-чап басып, Яланаяк йегереп йергәндә, Җиргә якын, туфракка үз идем, Салмак атлап сабан сөргәндә. Куркасы юк кием буялыр дип, Теләгәнчә сузылып ят инде1 Ыспай киенеп килгән вәкилләр Җиргә, безгә ул чак ят иде. Мин үзем дә хәзер асфальт таптыйм, Әмма шунсын үтим ачыклап — Шигърияттә кырлар илчесе мин. Чын туфракны кайтам тансыклап. Җырларымны дөресләргә кайтам, Сыенырга кайтам җан тартып — Толстой да яланаяк йөргән. Җиргә якынлыкны яңартып... Туган туфрагымнан, игенчедән Яшим табигыйлек, көч алып. Кайчан гына кайтып күрешсәм дә, Ачык миңа кырлар кочагы. — Яшьләр, яшьләр, кая ашыгасыз? — Ни кызык бар безнең якларда — Сәфәр чыктык яңа җирләргә без, Офыкларны үтеп атларга! — Картлар, картлар, кая юл тоттыгыз? — Сагындырды илләр ифрат та. Читтә йөреп гомер әрәм үтте, Кайтып ятыйк туган туфракка... Каләм алсам, Узган юлны Җыр юлына салсам, һәммәсе дә шома, шома... Газапланам шуңа!.. т* ормышымда Азмы күрелгән. Азмы бәгырь теленгән? Аз булганмы Сыкранулар, Сукранулар? Аз булганмы Икеләнүләр, Эзләнүләр, Үзгәрүләр? Д ‘ шыкма, каләм, Күптән күнеккән Юлларга борма. Трамвай шикелле һаман бер эздән Чабарга торма! шьрәк чакта барыбыз бергә идек. Дустың иде һәрбер табындаш. Тормыш күргәч, ил таныгач, хәзер Күңелләрдә күбесе табылмас. Килер еллар, беләм, минем йортча Кочаккочак дуслар китермәс; Тик фикердәш чын дус була икән, Сирәк була икән фикердәш... у v неченче елга чагыштырып Сейлоүләркең бетте кызыгы — Ул дәрәҗә күлтон артта калды. Ул дәрәҗә күптән узылды. Заманасы бик акыллы хәзер — Галәмгә до уйдык тәрәзә Шигърияттә әмма үрнәк һаман Унеченче елгы дәрәҗә — Беек Тукай торган дәрәҗә! ''семеңне алып җырга куштым, Җырым китте иллор буена. Исемеңә туры килә диеп Җырлаганнар, диләр, туеңда... Җырдан алып хәзер исемеңне Кызларына күлләр кушалар. Эх, ул кызлар синдәй гүзәл булса, Синнән бәхетлерәк булсалар!.. с абыр диеп. Тыйнак диеп. Мактадыгыз безне Аркабыздан сәеп. Күкләргә чәеп. Тыңладык без Җылы сүздән оеп, Горур башны Түбән иеп. Баксак — Тынычландыру икән. Юашландыру икән Сезнең максат! Шуңа күрә минем Кызасым килә, Тузасым киле. Үзем турындагы Шәп фикерне Бозасым килә! Хәтерлим иләк өзеп бирдең син миңа, һәм өздереп күзгә карадың. Күзләреңнән сине аңладым, Җиләкләрне генә алмадым. Җиләк күргән саен хәзер мин Әллә нигә сине хәтерлим. Чәчләремә чәчәк кададың. Иңнәремә кул да салмадың. Әллә мине ялгыш аңладың, Озатырга нигә бармадың? Чәчәк күргән саен хәзер мин Көрсенәм дә сине хәтерлим. Бер сүз әйткән идең син миңе Очраганда беркөн кич белән, Тынгы белмим инде һич кенә, Кабат-кабат уйдан кичерәм. Хәтерлим мин, барысын хәтерлим, Оныталмыйм сине хәзер мин... Сөйгән ярым минем тылсымчы V л югында дөнья тонык, төссез, Тирәякны күпме күзләмә... Ул килдеме, әкияттәге сыман Бер мизгелдә барысы үзгәрә: Зәңгәрләнә күкләр, яктыра көн, Каеннарның арта аклыгы. Куакларда кошлар телгә килә. Иңә җиргә таңның сафлыгы. Йокымсырап, оеп йөргән чакта Килә дә ул әллә нишләтә — Канны кайнарлатып, ут уйнатып, Искитәрлек эшләр эшләтә. Үзгәртә ул шулай бар дөньямны — Сөйгән ярым минем тылсымчы. Минем янга килсә ул тылсымчы, Минем янда гына торсынчы! * * Белеп булмый, кай якларда сине Нинди яңа җырлар көтәсен — Кыска гына шигырь юлы өчен Озын-озак юллар үтәсең. Үткәннәрне хөкем итү ансат, Күрү җиңел алар ялгышын; Киләчәкнең үлчәү табагына Синең дә бер тешәр язмышың... Ярмаланган карлар саркып ята. Яшел чирәм үрләр түрендә; Әйтерсең лә, шунда яланаяк Чабып йөргән чагым күренә... Күпсенгәннәр күпме казынмады, Бәйләнерлек урын табылмады. Рәхәтләнеп бер тәпәләр өчен Көтә алар минем абынганны. Үзең юк... Рәсемнән генә Күзләреңә карыйм мин. Моңнарыңны да аңлыйм мин, Тик юата алмыйм мин... Сурәт сурәт инде — дәшми, Берсүзсез карап тора... Бик сагынган минутларда Шунсы да ярап тора! Хак түгелме, хакмы, алар барда Үтәлүчән була кушканнар. Каян килә димсең ул куш җаннар? Ашатучы барда — куштан бар. Миңа каршы сине котырта ул, Сиңа каршы мине котырта. Шулай итеп үзен оныттырта. Кем җиңсә дә һәрчак ул ота!.. ---□ --- Равил Фәйзуллин Туган якка оча аккош. Жилпенүе җиңел икән! Сәлам яздым канатына, Күрдегез микән? Туган яктан оча аккош. Кагышлары авыр, авыр. Канатларыннан укыдым: «Итә күр сабыр!» Читтә Кемгә хаҗәт шатлык-кайгың! Янма, көймә — барыбер ят син. Хәтта матурлыгы үрти: «Син кем кадерлесе монда!..» Кеше сабыр. Түзә. Күнә. Ияләшә күз дә, тел дә. Ә җан тынмый— үрсәләнә — «Син кем кадерлесе анда?..» Яшь беткәнче елыйлармыни? Ни йотарсың, дошман янап: «Ялын! Ялвар!» дисә’ Яшь беткәнче елыйлармыни? Күзең ни белән белдерер Күкрәп шатлык килсә? * ft Көн шыксыз дип карадым, Юл котсыз дип карадым «Казармага кадәр, дидең, Барам дигәч, барамын!» Килеп җиткәч, күзгә карап, Бераз керми тор, дидең. Күк зилзиләсенә ымлап — Үзәк өзгеч җыр, дидең. Хәрбиләрчә коры гына Бу җыр түгел, кар, дидем. Үзем җибәрмәскә кочкан, Үзем: кайтчы бар, дидем Кердем, киттем. Син урамда Калдың буран эчендә. Хэзер май. Җирдә яшеллек. Карның беткән исе дә. Ә ул көннең ул бураны Бертегенчә исемдә. Карап ятам казармадан. Майның аяз кичендә Күз алдымда син торасың Яшел буран эчендә. Ярлар күчәр, дулкын бәрсә. Тик... торсыннар безнекеләр! Тимәгез җанкайларга! Ут естенә ут өрмәгез! Болай да ялкында без. Тимәгез җанкайларга! Исән булып бөр кайтырбыз, Ничек тә бер юатырбыз... Тимәгез җанкайларга! Куеп тереклек итүнең Мең башлы мәшәкатен, Куып бор якка көннәрнең Каһәрен һем шәфкатен, Үз хозурында бу җанны Бер рәхәткә талдырып, Керфек эрерлек яшемдә Кояшны чагылдырып, Килә елыйсы кайчакта, Килә өзгәләнәсе! Ярый — нечкәрәбез. Юкса Нишләр җирнең бәндәсе... Шатлыгы киләме бүген? Әллә кайгысы микән?.. Нигә әле бу уй башта? Кыр казы исе килә! Бу яз көнне, аяз кение Сөеп назлыйсы килә! Җаны йокымсыраучыга: «Терел! Яз!» —дисе килә! Бардыр... Бәлки, кемнәрнеңдер Кабер казыйсы килә... Бу чакта ничек үлим соң — Кыр казы исе килә! Мескен Дуслыгының тирәнлеге Бары ике илле! Шуның өчен нигә ун ел Көчәнергә иде? Кайгы чәчеп, җыя икән үзенә шатлык — төкер аңа! Шатлык чәчеп кайгы урсам да шөкранә! Минем турыда шатлыклы сүз ишетсәгез — җиткерегез әниемә. Хәсрәтле сүз ишетсәгез — сөйгәнемә. Көз Язын өмет булган икмәк келәт тулы, чолан тулы... Тышта яңгыр. Өйдә рәхәт — мич алдында җылы! Чү! Әнә сабан тургае тәрәзәгә кунган! Күңелем убылып китте: тамчы гына булган.» Катлаулы икән, кызык икән тормыш гармониясе! Әле ия, әле чөя, әле сөя, әле төя!» Ә син миңа шуның барысын көйлә дисең бер көй белән? Күз — дәрья. Күңел — дөнья. Тышка чыксам, өн ишетәм: «Сак бул, зинһар! Гарип итмә! Без дә кешеләр шикелле — җан кирәк һәм кан кирәк!» Өйгә керсәм, өн ишетәм: «Гарип итмә! Гарип итмә! Без дә кешеләр шикелле — җан кирәк һәм кан кирәк!» Мин сүзләрдән сурәт ясыйм, —< алар миннән җан сорый. Башны салларга салып китәсе иде агып... Бер күңел булыр иде! Шатлыгым ургыр иде, я сыктап-сулгыр идем... Башны салларга салып китәсе иде агып. Дәшәр әле дулкыннар бер шагыйрь җанны танып». Сыйган аңа шарлавык та, тын елга да, бал да, кан да, гөлле уч та, ут-кылыч та... Төрле көчтә, төрле эштә, төрле тында, төрле тонда, төрле тәмдә, төрле ямьдә шигырьләр дә! Рәшит Гатауллин Барысы да әле ярты юлда Б арысы да эле ярты юлда, Өметләрем, язылыр җырларым. Барган саен авыррак кебек, Озынрак кебек юлларым. Авызлыгын чәйнәп чапкан аттай И талпына йөрәк... Ярсый ла. Сез кетегез мине, тик кетегез, Юлда әле, юлда барысы да... Күпме кеше өмет төяп чыгып Ярты юлда калган тукталып. Калганнары калган... кайберләрен Алып барып чыккан җырлары. Барысы да әле ярты юлда, Ә барасы ерак, бик ерак. Берсен-берсе куып хыялларым, Шигырьләрем килә юл сорап. (7ллә нигә уйландыра: Күккә баксаң уйландыра, Җиргә бассаң уйландыра. Әллә нигә гомер буе Баш очымда уйлар тора, — Бер тарала, бер куера. Ятуымны көтеп тора төрле уйлар, Иртәләрен тормас борын көтеп тора. Кайчагында уйларыма кояш куна. Күп чагында уйларымда болыт була. Әллә нигә уйландыра: Күккә карап уйландыра, Җиргә карап уйландыра. Уйландыра... Тормыш, мине моннан соң да Уйландырмый уяндырма.