Логотип Казан Утлары
Публицистика

УЙГУР ӘДӘБИЯТЫ СӘХИФӘЛӘРЕ

Уйгурлар — бай культуралы терки халыкларның берсе. Борынгылыкта алар- ның бер өлеше Көньяк Себер, Алтай тирәләрендә яши һәм шунда кечле генә дәүләт булып оеша /Аннары (IX гасырда), көньяккарак елышып, алар хәзерге Торфан, Кочар. Хами, Яркәнд, Аксу, Кашгар тирәләрендәге (Көнбатыш Кытайда Шенҗан, ягъни Спнцзян провинциясе) мөстәкыйль дәүләтле кардәшләренә кушылалар. Культура, халыкара сәүдә мөнәсәбәтләре көчәю нәтиҗәсендә, уйгурлар тора-бара башка мәдәни халыклар белән тыгыз мөнәсәбәткә керәләр: берсеннән дин, икенчесеннән яна һөнәр алалар һәм. алганнарын иҗади үзләштереп, тагы да үстереп, нәүбәте белән, башка халыкларга да уңай тәэсир ясый башлыйлар. Безнең бабаларыбыз — болгар төркиләре һәм кыпчаклар да уйгур культурасының бәрәкәтле тәэсирен татыган халыклардан исәпләнә. Кайбер тарихи чыганаклар күрсәтүенчә, Идел буена килгән төрки кавемнәр арасында уйгур ыруглары да булган. Шенҗан провинциясендә уйгурларның борынгы бабаларына караган гаҗәеп архитектура истәлекләре сакланган. Көнчыгыш Казагыстанда Жидесу өлкәсендә дә уйгурларга нисбәт ителә торган борынгы шәһәрлекләр III шактый табыла. Язма хатирәләр өлкәсенә килсәк, биредә инде башка төрки халыкларның берсе дә уйгурлар белән ярыша алмый. Юридик документлар, дини, философик китаплар, әдәби әсәрләр, тирән эчтәлекле фәнни трактатлар — барсы ла бар аларда Менә шундый истәлекләрнең бер мисалы рәвешендә, Иосыф Хас Хаҗиб исемле мәшһүр әдипнен XI йөздә иҗат иткән «Котадгу билик» дигән зур күләмле поэтик әсәрен күрсәтергә мөмкин. Шундый ук мактаулы истәлекләрнең икенчесе — атаклы лингвист Мәхмүт Кашгариның «Диваны лөгатьәт-төрек» (XI гасыр) исемле энциклопедик хезмәте Урта гасырлардагы төрки телләрне, халык авыз иҗатының торышын өйрәнүчеләр өчен бу сүзлек — бетмәс-төкәнмәс хәзинә чыганагы. Хезмәттә ул чордагы барлык төрки телләр турында фактик мәгълүматлар туплантан. Итил суы ака торур, Кыя төби кака торур... — дип башланган ин борынгы мәгълүм болгар җыры да Мәхмүт Кашгари хезмәтендә теркәлгән. «Диваны лөгать-әт-төрек», гәрчә ул, нигездә, сүзлск-грамматика булса да, андый искитәрлек җырлар, хикмәтле мәкальләргә гаҗәп бай. «Уйгур язуы» дип аталган әлифба да кешелек тарихында зур урын тота. Уйгурлар ул язуны борынгы согдлардан алалар, һәм, төрки телләргә бераз яраклаштыргач, башка кардәш кавемнәргә дә бирәләр. Ул язуны, тагын бераз үзләштереп, уйгурлардан монголлар һәм манҗурлар ала. Монгол империясе дәверендә исә уйгур язуының сферасы таты да киная. Уйгур теле үзе дә халыкара дипломатик һәм рәсми телләрнең берсенә әверелә. Ул язу Алтын Урда дәүләтендә дә, аңар хәтле дә Идел буенда киң тарала. Алтын Урда язма истәлекләренең безгә килеп җиткән бер өлеше шул әлифба нигезендә язылган. Димәк, хәзерге татар әдәби теленең нигезе саналган Идел буе теркисенең формалашуында да уйгур культурасы һәм уйгур теленең роле бик зур. Мондый халыкның бай культурага һәм үзенчәлекле әдәбиятка ия булуы, әлбәттә, бнк табигый. Борынгы уйгурлар турында бик күп сөйләп булыр иде. Ләкин бурычыбыз — журнал укучыларын хәзерге көн уйгур әдәбияты үрнәкләре белән таныштыру. Шуңа күрә, бер сикереш ясап, максатка якынрак киләбез. ' Биредә сүз бары СССРда яшәүче уйгурлар турында бара. Ә аларнын төп һәм зур өлеше, югарыла әйтелгәнчә. Кытай дәүләте составына керә. Андагы уйгур әдәбиятының узгандагы бер вәкиле Л. Моталлиб иҗатыннан үрнәкләр «Совет әдәбияты» журналының 1961 ел I санында бирелгән иде. Ләкин Шенҗанда яшәүче уйгурларның бу көнге әдәбияты, культурасы турында, кызганычка каршы, яна мәгълүматлар тәкъдим игә алмыйбыз. Чөнки соңгы елларда Кытайда хөкем сөреп торган башбаштаклык, шоиикизм политикасы нәтиҗәсендә, башка аз санлы милләтләр белән бергә, уйгурлар да гышкы дөньядан изоляцияләнде. В. ,к W ' ТАССР төзелүгә 45 ел тулу мөнәсәбәте белән язылган бу мәкалә «Коммунизм тугы* (Коммунизм байрагы) газетасынын 1965 елгы 28 май санында басылган иде. Без аны әз генә кыскартып бирәбез. (Бу һәм башка искәрмәләр безнеке —М. Г). У XVIII—XIX гасырлар уйгур халкының озын тарихында иң авыр, иң караңгы дәверләрнең берсе булды. Манҗур-кытай колонизаторларының шәфкатьсез изүләренә, илен сатып кәсеп итүче «милли» феодал бәкләрнең авантюралары өстәлеп торды. Диг,н фанатизм да халык рухының бугазына ябышты. Әмма гасырларга сузылган бу авыр сынаулардан уйгур халкы башын югары тотып үтте. Рухи ныклык, бай традицияле культура һәм киләчәккә ышану, золым богауларын өзеп. яктыга, бәхетле тормышка таба омтылырга көч-куәт, ышаныч бирде. Бнлал Назыйм, Сәетмвхәммәт Кашый, Са- дыр-пәһлеван кебек узган гасыр талант ияләренең тормыш һәм ижат эшчәнлекләре моны тулысынча раслады. Соңгы шагыйрьнең, Салават Юлай шикелле, милли һәм социаль азатлык көрәшенә җитәкчелек итүе аерым игътибарга лаек. Ничә мәртәбә кулга төшеп, ничә мәртәбә төрмәдән качкан, тагын көрәш юлына баскан Садыр-батыр көр, горур тавыш белән җырлады; ...Зинданда озак ятып. Башым бер кочак булды. Мин зинданны тишкәндә Кабыргам пычак булды... Ат мендем көрән кашка, Сикерттем таштан-ташка, Гаскәрләр атар ташка. Ә Садыр атар башка... Бала-чагам ерак калды, Кычкырсам да, тавыш җитмәс; Курку белмәс гайрәтем бар, — Башым юкка әрәм китмәс. Бу инде — феодализм чорының мистик язма әдәбиятына каршы куелган халыкчан әдәбият, көрәш поэзиясе. Һәм иске әдәбиятка каршы көрәшендә Садыр ялгыз түгел иде. Ул халык иҗатына, аның көчле рухына таянды. Үз нәүбәтендә, Садыр кебек ирләр тәэсирендә, халык җырчылары да социаль мотивларны күтәреп чыгалар. Хезмәт ияләре үзләренең авыр хәлен, алда торган киртәләрне, социаль тигезсезлекне яхшы күрәләр. Җырларда халыкның үз көченә ышанычы да ачык әйтелә: Кара болытлар өстемдә. Дошман йөридер артымда; Үз-үземә тугры булсам, — Дошман аяк астында. Әгәр реакцион шагыйрьләр «алла гыйшкы», хур кызлары турында авыз суы корытып, мәгънәсез хыял сазлыгына батсалар, гади уйгур дөньяви мәхәббәт, реаль «кара каш» гурында җырлады; аны мактады, аңа үпкәләде. Инде вакыты җитеп, сабыр савыты тулса, кайнар канлы уйгур йөрәге ут булып кабынып китте: Аһ орырмын, аһ орырмын, Аһларым тотсын сине. Күз яшьләрем дәрья булып, Балыклары йотсын сине! Шушы дүрт кенә юллык бер җырда күпме дәрт һәм хис, никадәрле шигъри камиллек! Андый энҗеләр уйгур халык әдәбиятында санап бетергесез... Уйгур әдәбияты безнең дәвергә менә шушындый тирән эчтәлекле, камил формалы бай әдәби мирас белән килде. Октябрь сулышы белән борынгы халык якадан яшәрде, анык олы традицияле бай әдәбияты да икенче яшьлек дәверенә күчте. Илле ел эчендә уйгур совет әдәбияты һәм уйгур совет культурасы танымаслык булып үзгәрде 1 Без уйгур совет әдәбиятының бүгенге хәле турында озаклап сөйләп тормыйбыз. Сүз шул әдәбиятың үз вәкилләренә бирелә. Тик шуны искәртәсе килә: түбәндә китерелгән үрнәкләр генә бөтен бер әдәбиятны тулы рәвештә күз алдына бастыра алмаслар, билгеле. Шулай итеп, сезнең алда, кадерле укучылар, күл-дәрьядан тамчылар, багбостаннан бөртекләр генә.