Логотип Казан Утлары
Сатира-юмор

Сатира һәм юмор

Э. Гайнапов Майсыз тәгәрмәч Арба тәгәрмәче Юл буена шыгырдады: Атны, арбаны... Барысын тетте сүгеп... Ә үзенә җитми иде ннбары Бер майлам дегет. Палас язмышы Йөриләр элек Тузанлы Аяклар белән Таптап, Аннары, Кыйныйлар элеп, Таяклар белән шап-шап... Термометр — 40 ка менеп җитәм бит, карале!! Мәсәлнең морале: Артыңнан гел кыздырып Торсыннар әле!.. Ш. Шарапов Чебен Алай итәбез, ди, без! Болай итәбез, ди, без! Тәрәзәдәге чебендәй Безелди ул без-з-э дэ без-з-з_