Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

һә зим Искәндәров Ак каеннар Л"емне болай көттегез, ак каеннар, Тезелешеп мин кайтасы юлларда? Теләдегез кемне каршы алырга Туңып, сыкрап кышкы салкын буранда. Әллә мине көттегезме яд итеп, «Бу юллардан элек бик күп үткән», дип. Кырау төшеп үзәкләргә тигәндә Әйттегезме «Шагыйрь кая киткән», дип? Дус-ишләрнең кулын кыстым тагын да, Җиһан гизеп кире кайткач бу якка; Ана кочагына кергән сабыйдан. Сыендым мин тагын сезнең кочакка. Китмәнем Ч окыр-чакыр кырларны Тигезлидер китмәнем, Тау-ташларны актарып Җир эзлидер китмәнем. Армыйм-талмыйм — без бергә, Юлдашым син, китмәнем. Сине авыр эшемдә Таянычым иткәнмен. Син кулымда булганга Уңыш бирә иккәнем. Дала, чүлләр сугарам Синең белән, китмәнем. Илья Бәхтия Бакчачы Б акчачының кулында Буламыни энәсе? Энә алып такмый ул Өзелсә дә төймәсе. Ертылса да күлмәге Аптырашта калмый ул.» Китмән аның энәсе, — Җир ертыгын ямый ул. • Б әлки, Бәхетле итү кулымнан килмәс. Ләкин Бәхетле булсаң, мин каршы түгел. Бәлки, Бәхет дигәнең һавадан иңмәс. Ләкин " Бәхетсез үлү ир зше түгел? Хәлил Һәмраев Көтүче кыз Кулларында курае, Кураенда моңнары, Моңнарыннан җанлана Таулар, үзән буйлары... Шул кыз белән дуслашып Тауларда куйлар баксаң, Эх. йоклаган чагында Курай чалып уятсаң... Мәхәббәт һәм җырларым А*ояш җирдән ерак булса да бик Нурларыннан җылына бар хәят. Буыннардан күчеп буыннарга Шул кояштай яши мәхәббәт. Шуның кебек туган илгә булган Сөю хисе җылыта күңелне. Ләззәт тапса халкым җырларымнан Шигырьләрем булыр гомерле. Насыйр Хәсән Үз анамсың... V з анамсың. Исемең йөртәм йөрәгемдә, һәр сүземдә, һәр җырлаган җырымда син. Мәрхәмәтле, мәхәббәтле газиз анам, һәр адымым, һәрбер сулышым — тынымда син. Үз анамсың — Кадерләүчем, кайгыртучым, Кочагыңда күзем ачып дөнья күрдем. Үз анамсың — күз карам син, таянычым — Ярдәмеңдә бәхет, ирек тәмен белдем. Үз анамсың, . Балама, диеп зур тормышка Өмет белән юллаганың чыкмый истән. Синең өчен сулар, утлар кичсәм дә мин, Белмим, сиңа бурычым төшәр микән өстән?!