Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

Айдар Хәлим Колмак җыя кызлар... Ө язекай буйларында туган як гүзәлләре Бергәләп колмак җыялар, гөр килә үзәннәре. Кызларымның буй-сынына соклана тал — нечкә бил. Нечкә бил талларга кунып хискә баткан йомшак җил... Күзләрендә мәхәббәтнең чакма ташы чаткысы. Кемнәргә бәхет китерер бу күзләрнең яктысы? Ургылып аккан толымнар, сез таулар чишмәсеме? Чишмәләр сафлыгын мактыйм, кызларым, ишетәсезме? Аяк асты — абага, абага чыгын кага... Абагаларга сарылып, талгын гына җил ага. Өязекәй — омтылып ла аккан су-у-у, Синнән башка күңелем ямансу-у-у... Туктамый җыегыз колмак, туктама, җыр, туктама! Колмак булып итәкләргә алкалы бәхет тама... Өязекәй буе тал-тирәк, Күңе-е-лең якын иткә-ә-ән яр кирә-әк... Кызлар күңеле — кыңгырау, җәелә кыңгырау чыңы. Әй чыңлый, чыңлый кыңгырау, чөнки нәкъ чыңлар чагы. Туйлар белән гөрләп тора кышларын туган ягым. Башкортым куя табынга елкысын, ачы балын. Мин кайтырмын, гүзәлләрем, тауларда күлләр тонгач, Чут-чут итеп сайрар шулчак йөрәгемдә сандугач: И җирем, түгәрәк табын, ап-ак шәлеңне ябын. Ябын да ап-ак шәлеңне, шәмдәлләр булып кабын! Кабынсын шәмдәлләр булып Өязе үзәннәре, Яшәсен тауларда үскән Кәркәле 1 гүзәлләре! ...Өязе — елгам буйлары, тугае, үзәннәре... Бергәләп колмак җыялар туган як гүзәлләре. Тальян моңы г усагамнан бөтен нәсел-ыруым Озатканда мине солдатка. Әйтте анам: — Җырыңны югалтсаң, Кайтасың юк, бал-эм, бу якка! Яшьнәде кодрәтле яшен айкап күз карасын. Тальяным бир, бир тальяным, анам. ялгызы калмасын!.. Тулы исеме Бәләкәй Кәркәле. Яулык чите белән яшең сөртеп Сүзсез калдың басып ак ташка. Мин утыргач, ярсып кешнәде дә Киң юлларга чыкты ак кашка. Тальяным моңыннан Сискәнде кыялар... Бала чактан мине аңлый алар! Яшәп килгән гади хакыйкать бар: Күкрәп җиргә килгән ир бала Тугрылыгы, яуда гына түгел, Тып-тын тауларда да сынала. Уйнады ла өзелеп һай тальяным... Артта калды анам, илем, ярым... Сизенә тальян — нәрсәдер бар! Зәңгәр җил, анама җыр алып бар! ...Кайгы мине танкодромда тапты. Кара болыт килеп люкны япты «Үл-де... үлде... үл-де-еү... а-на-аң үл-де-еү...» Шуннан белмим, әллә нәрсә булды... Эскарплар 1 .таулар, карурманнар. Блиндажлар, буш гильзалар, полигоннар, Киң далалар, аһәңле чишмәләр Күзләремдә куышып әйләнделәр... — Ялган, һич ышанма, — диде дуслар. — Ышан, — диеп пышылдады таулар... Тартышты гәүдә, үләннәрне иеп. Көл булды кояш, челпәрәмә килеп... ...Соң инде, соң, бәгырем, ялың чайкап. Тоякларың бәрмә как ташка. Толпарымның тавышларын ишетәм: Туган якта кешни ак кашка. Ана үлсә — илгә кайгы ята. Бер кайгыга мең шатлыклар бата. Хәсрәтләрдән ут кабызды кырлар... Үлми ярлар — чишмә туңмаса. Тик шулай да, дуслар, кайчак мине Тальян күгәралмас моң баса ... Җыр югалтсам — җирдә ни кала? Син — йөрәгем төере, ил-ана... Ганкка каршы эшләнә торган махсус корылмалар. --- □--- Гамил Афзал Кызыл йолдыз /Иии тут айда нукта йолдыз туган. Мин үлгәндә көмеш юл сузып, Минем йолдыз сүнәр. Шул чагында Бер Сәйфетдин туар жир шарында. Сәйфетдиннең көмеш йолдызы да, Ул үлгәндә галәм бушлыгында Зәнгәр балку сызып югалыр.. Шулай диде миңа чегән кызы, Мин ышанмыйм хәзер ул кызга, Мин ышанам кызыл йолдызга Бәйгеләргә чыксаң, Мәйдан тотсаң. Кызыл йолдыз булсын юлдашың. Кызыл йолдыз булса, ай, юлдашың, Мең дошманны жинәр бер башын! Поэзия, Сина багышладым Изге минутларын гомернең. Синен белән таңнар каршыладым, Синең өчен үлеп терелдем. Шигырь булып туды әманәтем. Шигырь булып чыкты хәсрәтем, Матурлыкка — чиксез мәхәббәтем, Явызлыкка — чиксез нәфрәтем. Бер елмаю Sep елмаю — аяз, якты иртә, Бер елмаю — күнел аклыгы Бер елмаю — жәннәт вәгьдә итә, Бер елмаю — өмет шатлыгы. Бер елмаю — хәтәр, үткен пычак, Бер елмаю — йөрәк ялкыны, Бер елмаю — уты сүнгән учак, Бер елмаю — когып салкыны. Мине картайткан, йөзне саргайткан оч нәрсә Бер карашым, күз сирлүем алды Асыл егетләрнен тән йокысын; Менә хәзер мина торып калды Елак бала, исерек ир. чи утын. Ай караган серле төннәремдә Сандугачлар кунды мендәремә; Хәзер менә йөзгә сары сала Исерек ир, чи утын, елак бала. Җиләк гомерләрем үтеп бара. Сирәк кенә калып чәч агара; Төен генә булып төйнәлде чир: Чи утын, елак бала. исерек ир. Борылам да карыйм Берәү Г*әмер буе берәү тауга менә Тар урында сукмакларга сугыла сантиметрлап, терсәге белән, миллиметрлап, түшләре белән. Үткән юлларына бизәк чигә матәмнәр җырлап. цн биеккә басып, үзен зурлап гимннар җырлап. күкрәген коча. күзләрен кыса; Менә, менә, кыяларга сырыла Эһ. дигәнче мүкле ташны тырнап, тырнагы белән. упкынга оча. тешләре белән, бушлыкка оча. С7лмәт урамнары ун якта. Бигәш басулары сул якта. Нигә микән, борылам да карыйм, Борылам да карыйм шул якка. Таш урамны ташлап кырга чыгам, Тук башаклар шавы уемда Күзләрем туйганчы каран торам Яшел дулкын кебек уҗымга. Юл буенда зәнгәр гөтен сибеп, Машинада үтеп барышта. Саубуллашу кебек сагыш сизеп. Каерылам да карыйм арышка. Буразнаны сагынам икән мин лә, Тургай булып кагынам икәнмен Болыннарны ташлап киткәнмен мин, Басуларны ятим иткәнмен.