Логотип Казан Утлары
Публицистика

МУЗАЛАР ТУГАНЛЫГЫ

I Аерылулар, кушылулар. Жанр чикләре Хәзерге вакытта әдәбият галимнәре, теге яки бу тарихи чордагы әдәби процессның гомуми үсеше кануннарын эзләүдән тыш, аерым жанрларның табигатенә төшенергә дә омтылалар. Берәүләр шигырь төзелешен өйрәнә, икенчеләр роман, повесть һәм драма тарихын, аларның поэтикасын тикшерә. Шиксез, әлеге омтылыш әдәби әсәрнең җаипы табигатен, аның катлаулы тезелешен, һәр жанрның үзенчәлекле һәм кабатланмас хасиятен тагын да ныграк аңларга, әдәби төрнең һәм жанрның үз эчендә яши торган кануннарын ачарга ярдәм итәчәк. Әйтергә кирәк, соңгы елларда әдәбият белемендә моның уңышлы, куандыргыч җимешләре да күренә башлады. Әдәбият белемендә генә түгел, фәннең башка тармакларында да әнә шундый аерымлану, тар белгечлеккә тартылу көчәеп бара. Фәннең тармаклары, өлкәләре күбәйгәннән-күбәя. Фәнни информациянең тизлек белән арта баруы галимне билгеле бер өлкәдә ныграк төпләнергә этәрә. Шундый ук омтылыш әдәби иҗатта да сизелә. Вакытында Каюм Насыйри телче, әдәбиятчы, фольклорист, педагог, тарихчы һәм балалар язучысы да булган. Мондый энциклопедик галим һәм язучыларны башка халыкларда да очратабыз. Леонардо да Винчи. Ломоносов — саный китсәк, алар күпләр. Сәнгать һәм әдәбиятның үсүе хәзер язучыдан үзенең таланты хуш күргән өлкәдә үзләшүне сорый, бер өлкәдә тирәнәергә мөмкинлек бирә. Чынбарлыкны тирәнрәк танып-белү ихтыяҗы язучыны әдәбият диңгезенең билгеле бер утравында ныграк төпләнүгә китергән. М. Шолоховның тик прозада иҗат итүе аның данын һич киметми. Бу бездә дә шулай. Үткән гасырларда, мәсәлән, балалар әдәбияты белән генә шөгыльләнүче язучылар булмаган. Хәзер балалар өчен генә иҗат итә торган, шушы өлкәне нечкәләп өйрәнгән язу- чыларыбыз байтак. Кинодраматургларны махсус институтларда, курсларда әзерлиләр. Хәтта бер пәрдәлек пьесалар яки фельетоннар буенча специальләшкән әдипләр бар. Либретто язу өчен шигырьне генә түгел, музыканы да. сәхнәне дә яхшы белергә кирәк. Шуңа да хәзергә бу өлкәдә консерватория тәмамлаган Хәй Вахитның гына эшләп килүе гаҗәп түгел. Без еш кына киносценарийларның һәм опера өчен либреттоларның гадәттән тыш аз язылулары турында зарланабыз. Культурабызның артта калган тармакларын чын мәгънәсендә алгы сафка бастырырга телибез икән, заманның үскән таләбен искә алып, шушы өлкәләрдә махсус белем алган кадрлар әзерләү турында җитди уйланырга һәм конкрет чаралар күрергә тиешбез. Артистларны һәм шагыйрьләрне махсус институтларда һәм курсларда укытып кайтарган шикелле, киносценаристларны да, мәсәлән, киноинститутларда оешкан төстә, төркемләп-дистәләп укытырга вакыт җиткәндер инде, ниһаять. Иҗат кешесенең хәзер нинди дә булса бер өлкәдә, жанрда үзләшүе, шул жанрның тылсымлы серләрен ныклап өйрәнүе зарури. Ә. Еники — хикәя остасы. Аңа роман язарга тәкъдим итеп караучылар да юк түгел. Ләкин Әмирхан Еники һаман шул үзе сайлаган юлдан читләшми. Роман язмаган өчен генә әдипне гаепләп булмыйдыр. Аның таланты, мөгаен, шушы формада иң тулы ачыладыр. X. Туфан, С. Хәким. Ә. Ерикәй, Г. Афзал, Ш. Галиев, X. Камал — «саф» шагыйрьләр. Аларның көчләре— лирикада. Алардан беркем дә проза яки драма язуны сорамый. Әмма әдипнең тик бер генә жанрда иҗат итүе кагыйдәме! Тормышта әлеге күренешкә капма-каршы булган омтылыш та: жанрларның кушылуы, керешү, язучыларның төрле жанрларда иҗат итү тенденциясе дә яши. Терпе жанрларда уңышлы эшләп килгән язучылар безнең хәзерге әдәбиятта да, үткәндә дә аз түгел. Тукай, Гафурилар талантлы шагыйрьләр генә түгеп, оста прозаиклар да булганнар. Ф. Хөсни, мәсәлән, хикәяләр, романнар гына түгел, драмалар да иҗат итә. С. Бат- тал шигырь, повесть, роман һәм драма да яза. һ. Такташ. М. Җәлил, Ф. Бурнаш, К. Нәҗми, М. Максуд, М. Әмир, Ә. Фәйзи, Н. Исәнбәтләрнең дә әдәбиятның төрле төрләрендә иҗат итүләрен, бер генә жанрда тугел. башка жанрларда да кыйммәтле әдәби әсәрләр тудыруларын күрер идек. Язучы иҗатында төрле жанрларның очрашулары ни сәбәптән килеп чыга! Кай очракта ул файдалы, отышлы! Ә кайчан уңай нәтиҗәләр бирми! Әлеге күренешнең серләрен ачу әдәбият практикасы ечен гаять әһәмиятле булыр иде. Ни ечен, әйтик. Ә. Фәйзи бер төрле тормыш материалын поэмада ача, ә икенчесе өчен драма жанрын сайлый! Ф. Хөснинең хикәяче-новел- лист булуы аның роман язуына нинди тәэсир ясый! Игътибар беләнрәх күзәтсәк, «Җәяүле кеше сукмагы», «Утызынчы ел» романнарында да Ф. Хөснинең новеллист- дык тәҗрибәсен әсәрнең архитектоиикасын- да да, образларны ачу алымнарында да сизми калмас идек. А. Расихның маҗаралы хикәяләр язу тәҗрибәсе аның «Ике буйдак» һәм башка романнарына билгеле бер >э салган, сюжетны мавыктыргыч итеп корырга булышкан. Ә. Фәйзинең «Тукай» романында, Н. Дәүлниең «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион» әсәрләрендә дә күренешләрне рәсемләү. детальләр сайлауда шагыйрьлек тәҗрибәсен күрергә мемкин. Теге яки бу жанрның үсеше, уз зчеидә «бикләнеп», йомык рәвештә генә бармый. Әдәби жанрлар, сәнгать терләре үзара туганнарча якын мөнәсәбәттә яшиләр, берберсенә көчле йогынты ясыйлар. Сәнгатьнең яңа тармаклары туа тора. Аларда еш кына сәнгатьнең төрпе терләре катлаулы бердәмлек төзиләр (мәсәлән, кино|. Сәнгать төрләре һем әдәбият һәрвакыт: элек тә, хәзер дә катлаулы диалектик бәйләнешләрдә яшиләр. Нинди дә булса бер әдәби жанрның икенче бер төрдәге казанышларны файдалануы еш кына табигый булып китә. Мәсәлән, татар драматургиясен үстерүдә поэзиянең зур роль уйнавы турында шикләнмичә әйтергә мөмкин. М. Фәизи, Ф Бурнаш, М. Җәлил, Н. Исәнбәт. Ә. Фәйзи, һ. Такташ, Г. Нас- рый, X. Вахитларның лирик поэзиядәге тәҗрибәләре пьеса иҗат иткәндә табигый рәвештә катнашып киткәч. Татар драматургиясендә лирик агымның, романтик рухның, эмоциональлекнең көчле булуы, драматик әсәрләрнең хикмәтле үткен сүзләргә ифрат бай булуы күпмедер дәрәҗәдә өнә шул шагыйрьлек стихиясе белән бәйле. Бу тәэсирнең уңай яклары турында «Галиябану», «Яшь йөрәкләр», «Таһир-Зөһрә», «Җнр уллары», «Хуҗа Насретдин», «Рәйхан», «Акчарлаклар», «Беренче мәхәббәт», «Янар чәчәк» кебек әсәрләр үзләре сөйләп тора. Ләкин файдалануның мие төрпе нигезгә таянуын дз онытырга ярамый: уп сәнгатьнең яки әдәбиятның көчсеэпәнү. үз хәле бетү билгесе булырга да мөмкин. Врачлар, авыру кешене сәламәтләндерү өчен, аның үз организмы кабуп итәрдәй кан төркемен генә файдаланалар. Дөрес файдаланган кан тәнне сихәтландореп, көчәйтеп җибәрә. Сәнгать терләре, әдәби жанрлар да шулай. Әйтик, үткән чорларда рәсем сәнгате осталарының атаклы һәйкәлчеләрдән өйрәнүе алар ечен файдалы гына булган. Татар театрына һәм драматургиябезгә шигырь ярдәмгә килгән, алар- га аякка басарга булышкан. Аерым драма әсәрләрендә яки есәрнең кайбер урыннарында, драматургия кануннарын үзләштереп бетерә алмау нәтиҗәсендә, шагыйрьлек тәҗрибәсенең кире яклары да күренә. Ләкин болар поэзиянең уңай тәэсирен юкка чыгарырга нигез бирми әле. Ул үзара керешүләрнең шактый катлаулы булуы турында гына сөйли. XIX гасырда аерым рус картиналарының сүзсез театраль мезансценаларны хәтерләткән сыйфатлар белән баюы — шулай ук рус сәнгатенең шушы тарихи дәвердәге казанышы, эстетик ачышы. Соңгы дәвердә фотографиянең камилләшүе дә рәссамнарга билгеле йогынты ясады, ә сынлы сәнгатьнең тәэсире нәтиҗәсендә фото эше үзе сәнгатькә бик нык якынайды, сәнгатьнең бер тармагы булып әверелде. Станиславский, уз чиратында, режиссер һәм актерларны турыдан-туры рус рәссамнарының әсәрләреннән өйрәнергә чакырган (Н. Горчаков. Режиссерские уроки К. С. Станиславского. М., 1951, 129—131 битләр]. Метерлинкның «Чудо святого Антония» пьесасын сәхнәгә куйганда, режиссер фантазиясечә (Вахтанговка] атаклы француз художнигы, сатирик Домье иҗатының ярдәмгә килүе турында Рубеи Симонов кызыклы фактлар китерә. Ә Домье үз карикатураларын атаклы француз актеры Фредерик Леметр тудырган хамелеон образларыннан файдаланып иҗат иткән. «Рәсем, музыка, скульптура сәнгате безгә, режиссерларга, еш кына спектакльнең формасын, аның бөтен сәнгатьчә образын, ә актерларга рольне хәл итәргә булыша», — дип яза Р С имонов (Р. Симонов. С Вахтанговым. М., 1959]. Рәсем сәнгате белгечләре Врубель. Гоген, Ван-Гог картиналарын сыйфатлаганда, аларда музыка тәэсирен күрәләр, Сезанн картиналарының архитектоник булуларын билгелиләр, Репинга реалистик әдәбият үсешенең көчле йогынты ясавы турында язалар. Мондый тәэсир сәнгать төрләрен баета. Шунысы әһәмиятле, мондый «керешупләр дәвамында сәнгать тере үзенең асыл сыйфатын, үзен сәнгатьнең шул төрендә көчле итеп таныткан хасиятен югалтмаска тиеш. Әдәбиятның уз эчендә дә- аның төрле төрләре һәм жанрлаоы арасында катлаулы бәйләнешләр яши. Татар әдәбиятында гасырлар бүе шигырь патшалык ител килде. Ә менә XIX—XX гасырларда реалистик татар прозасының зур унышларга ирешүе, шагыйрьләрнең рус һәм бетен дөнья классиклары әсәпләре белән танышулары аларның игътибарын проза казанышларына юнәлтмичә калмады. Кеше рухы диалектикасын катлаулы процесс буларак сурәтләүдә булсынмы, тормыш-көнкүрешне кончрет тарихн-социаль сыйфатлары белән бирүдә булсынмы — XX йөз башы шагыйрьләре прозаиклардан күп нәрсә өйрәнәләр. Шартлы поэтиканы янартучы көчләрнең берсе реалистик проза булды дисәк, мөгаен, һич тә ялгыш булмас. Проза хәзер дә поэзиягә көчле тәэсир ■сый, тормышны тирәнрәк танып-белергә ярдәм итә, аерым жанрларның чикләрен үзгәртә, темаларын, сурәтләү чараларын баетырга, яңа стиль үзенчәлекләре тудырырга булыша. Әгәр поэзия белән прозаның ботен әдәбият тарихы дәвамында үзара мөнәсәбәтләрен күзәтеп чыксак, аларның чордан-чорга үзара туганлыклары ныгый баруын күрер идек. Поэзиянең чикләре сыгылмалырак була бара. Кайчандыр проза «хуҗалыгывн- да саналган тормыш материалын шагыйрьләр, кыюлык белән, шигьрият деньясына алып керәләр, прозаик күренешнең дә шигъри яңгырашын табалар. Яков Емельяновның «Ярлы тормыш», Н. Думавиның «Мәхбүс», С. Рәмиевнең «Кояш чыга да бата», М. Гафуриның «Татар хатыны», «Хәерче» кебек шигырьләрендә тормыш про- заизмы шигырьгә бик табигый рәвештә кереп китә, шигырь структурасында әһәмиятле роль уйный. X. Туфан безнең поэзияне үзенчәлекле язмышлы, үзгә характерлы лирик герой белән генә түгел, үзенчәлекле индустриаль пейзаж белән дә баетты, шигърияткә «домналар, мартеннар җылысын да» алып килде. Алда Урал. Ерак күксел тауда Аксак болыт туктап хәл жыя. Безнең күз алда шигъриятле Урал табигате җанлана. Әмма шагыйрь моның белән генә чикләнми. Уралның тагы да конкретрак образын тудыра, завод трубаларын, төтеннәре белән бергә, шигырьгә алып керә: Кыңгыр яткан Урал Челем тарта. Челем сабы — озын таш торба. Билгә кат-кат рельсы билбау урап. Күпер белән муенын каптырган. Д. Фәтхи, Ш. Маннур шигырь, поэмаларында да «чуен ташкыннарны» шигьрият мәйданына алып керү буенча уңышлы гына эзләнуләр барды. һ. Такташ авып һәм шәһәр көнкүрешенең моңарчы шигърияттә урын тапмаган куп якларын зур кыюлык һәм осталык белән тасвирлады, прозаик көнкүрешнең шигъри яңгырашын тапты, проза- измның шигырьдә бөтенләй яңа стилистик вазифаларын ачты. «—Мин соңгы вакытларда төп мотивларымны матур декорацияләр, күп вакытта көлке элементлар белән урап яза башладым. Мәчеләр, казларны көлке позаларга куеп, урталарына авылның бәхетле киләчәген җырлаучы тракторны китереп куям», — дип язды ул бер мәкаләсендә, үзенең иҗат принцибын аңлатып. М. Җәлилнең «Кандала» шигырен хәтергә төшерегез. Прозаик төрмә күренеше, прозаик детальләр (тычканнар, кандала туйлары] шигырьнең башка кисәкләре белән тыгыз бәйләнешкә кереп, ахырда нинди поэтик, җан тетрәткеч күренеш хасил итәләр! Поэзия һәм суд... Бу төшенчәләрнең янәшә килүе бераз сәеррәк тоела. Ул, бәлки, поэзиянең тормыштагы күтәренке, шигъри вакыйгаларны, матурлыкны чагылдыру омтылышына бәйледер! Суд, бәлки, шуңа да моңарч,, поэзия ишеген какмыйча, күбрәк прозага, драматургиягә тартылгандыр! С. Хәким кыю рәвештә суд залын, суд дөньясын поэзиягә алып керде, аны шигърият күзлегеннән карап яктыртты. Поэзиябезнең шигърият мәйданын киңәйтүгә С. Баттап, Ш. Мөдәррис, X. Камал, Г. Афзал һәм башка шагыйрьләрдән дә байтак мисаллар китерергә мөмкин булыр иде. һәр шагыйрь поэзиядәге бу күренеш белән очрашмыйча калмый торгандыр. Һәр шагыйрь прозаизмны поэтик әсәр тукымасында файдалануның уз юлын сайлый, үзенчә хәл итә. Кыскасы, прозаизм хәзерге шигырь өчен ят нәрсә түгел. Ләкин һич тә һәр очрашу шагыйрьнең җиңүе белән тәмамлана дип әйтә алмыйбыз. Гадәти тормыш күренешенә шигъри рух өрү, аңа шигъри ачкыч таба алу, прозаизмны, мәгънәле сәнгатьчә алым буларак, шигырь тукымасында файдалану шагыйрьдән зур осталык сорый. Бу өлкәдә X. Туфан, Ш. Маннур, С. Хәким кебек шагыйрьләрнең дә аерым әсәрләрендә авырлык кичерүләре, хәтта һ. Такташның мәче, каз образлары кергән шигырьләренә тәнкыйтьнең үз вакытында «һөҗүм» итүе мәсьәләнең алай ук җиңел булмавына тагын бер кат ишарә ясый. Демьян Фәтхинең иҗат юлын бик тә гыйбрәтле мисал итеп китеоәсе килә. Талантлы шагыйрь 20—30 елларда шушы юнәлештә кыю экспериментлар ясады. Әлеге тәҗрибәләр йомгагы буларак, аның атаклы «Алтын тайга трагедиясеннән» поэмасы туды. Әмма бу әсәр язылганчы шагыйрь байтак югалтулар да кичерде. Поэзия бгпән прозаның табигый чиген табу цирк артистының кыл өстендә йөрү күренешен искә тошерә. Шагыйрьдән дә шундый ук осталык, виртуозлык, сизгерлек. шигырь кануннарына илтифатлылык сорала. Д. Фәтхинең шигъри сөйләм законнарын, ритмикадагы симметрия һәм тигезлекне санга алып бетермичә, шигырьне прозаик сөйләмгә якынайтуы уңышсыз- лыкка да кнтергәләде. Бүгенге поэзиядә дә Д. Фәтхинең уңышсыз чыккан тәҗрибәләрен кабатлаган, яңа шигырь формасы сылтавы белән поэзиянең бөтен кануннарын кире каккан әсәрләр күренгәли. Шагыйрьнең эзләнү хокукын кире какмастан, яшь шагыйрьләрнең игътибарын өлкәннәрнең тәҗрибәләрен җентекләбрәк өйрәнергә юнәлтәсе килә. Бу өлкәдәге җиңүләрне һәм югалтуларны хуҗаларча исәпкә алу, яуланган казанышларга ныграк таяну поэзиябезнең үсешен тизләтергә ярдәм итәчәк. Прозгизмның әсәр тукымасында диссонанс тудырып, стиль бөтенлеген юкка чыгару очракларына да, прозаик тормыш материалының шигъри ноктасы табылмыйча файдалануына да безнең бүгенге поэзиядән байтак мисаллар китерергә була. Шагыйрьләрдә дә фәнни караш тәрбияләү өчен бу мәсьәләләрне гыйльми өйрәнүне, гомумиләштерүне тизләтергә кирәктер. Әдәбиятның 50 еппык тәҗрибәсе бүгенгегә ныграк булышсын иде. Әитик, поэмалар бездә гаҗәп күп язылган. Ләкин алар- ның азы гына әдәбият тарихында билгеле бер эз калдырган. Байтагы язылганнар да онытылганнар. 20—30 елларда никадәр тезмә әсәрләр язылган! Ә хәзер алар- дан дистәгә якыны гына яши. 50 еллардагы поэмаларның исәбенә чыгу шулай ук кыен. Ә купмесе яши! Бик азы! Н. Баян, Г. Хуҗи, Ш. Мөдәррис кебек тәҗрибәле һәм сәләтле шагыйрьләрнең дә поэмалар иҗат иткәндә шактый гына кыенлыкларга очравы тикмәгә түгел бит. Күп кенә поэмаларның үңышсызлыкка очравындагы бер сәбәп, мичемчә, жанрның эчке хасиятләренә җитәрлек игътибар итмәстән, шагыйрьләрнең прозаикларга артык ияреп китүләрендә. Кайчандыр, прозаның эстетик функциясе кәчсезрәк дәверләрдә. шигырь башка жанрлар өстенә төшкән йөкне дә күтәреп барган, проза чикләренә дә үтеп кергән. Проза, драматургиянең үсеше поэзиянең эстетик чикләрен хәзер нык үзгәртте, шигырь җилкәсендәге тормыш материалының авыр йөген нык җиңеләйтте. Ул поэзиянең, шигырьнең үз асыл хасиятен активрак эзләргә этәрде. Поэманың үз кануннарын исәпкә алмау, хикәя яки повесть поэтикасын механик төстә поэмага күчерү яки хикәядә тирәнрәк ачылырга тиешле тормыш материалын эзмәэз шигырь теле белән бирү поэзиянең үсешенә комачаулый торган җитди сәбәпләрнең берсенә әверелде. Монысын, бәлки. азмыкүпме дәрәҗәдә прозаның поэзиягә агрессиясе дип тә атарга мөмкин булыр иде. Ләкин шунысы гаҗәп, прозаиклар һөҗүм итми бит, шагыйрьләр үзләре прозага тартылалар. Ике арадагы чикләрне атлап чыгу сәбәпле, үзләре үк прозаикларга әсир тошәләр. Һәр жанр, һәр сәнгать теренең тууында, яшәвендә эчке бер ихтыяҗ һәм зарурилык бар, һәр жанрның үз эчке мөмкинлекләре бар. Музыка, мәсәлән, шагыйрь яки рәссам әйтеп бирә алмаган кеше хисләрен бирә ала. Шуның өчен яши, шуның өчен кирәк. Шагыйрьнең дә композитор әйтеп бетерә алмаган хисләрне әйтүе, прозаик үтеп керә алмаган рухи деньячы ачуы зарур. Сәнгать төрләренең, әдәби жанрларның туганлыклары анарны бар иткән, яшәткән асыл сыйфатларына зарар итмәскә, шагыйрь һәрвакыт шагыйрь булып калырга тиеш. Такташ сүзләре белән әйтсәк, шагыйрь тормыштагы яңа хисләргә исем куша. Ул кеше җанының музыкасын эзли, таба, шуны сүзләр белән олы дөньяга чыгара. Бүгенге поэзиянең тел үсеш тенденциясе шушы юлда. Сәнгать төрләренең һәм әдәби жанрларның үзара йогынтылары, тарихи-со- циаль шартларга һәм яшәп килә торган эстетик иоланормативларга бәйле рәвештә. төрле тарихи чорда, төрле милләттә торлечә булган. Бу мәсьәләне тарихи прогресска бәйләп, чынбарлыкны танып- белүнең тирәнәюе рәвешендә тикшерү — киләчәк эше. Шулай да, татарда профессиональ сәнгать төрләренең байтагының XX гасырда гына тууыннан чыгып, үзара йогынтыларны тикшерүне дә совет чорына гына кайтарып калдыру хакыйкатькә туры килмәс иде. XX гасыр башында әдәбият һәм сәнгать төрләре синтезының яңа юллары туа. Совет чорында бәйләнешләр тагы да көчәя. Әмма бу элекке дәверләрдә дә синтез һәм үзара йогынтыларның яшәп килүен һич тә инкарь итми. Җыр һәм шигырь, кой һәм сүз татарда борын-борын- нан синтез төзел килгәннәр. Монысы — аксиома. Ә менә башка сәнгать төрләренә карата мәсьәлә катлаулана төшә. Рәсем сәнгате һәм скульптура татарларда соңгы гасырда гына туган, дип сөйләргә яратабыз икән, әдәбиятның әлеге төрләр белән бәйләнешен тикшерү үзеннән-үзе юкны бушка әйләндерү, миф булып чыга түгелме соң! Хәлбуки, бу миф түгел. Тарих башкача сөйли. Археологлар, тарихчылар (С. М. Шпилевский, И. Н. Березин, A. Ф. Лихачев, Ф Баллод, А. П. Смирнов, Н. Ф. Калинин, А. Халиков. Ф. Вәлиев һ. б.) борынгы болгар-татарларда да сәнгатьнең, һөнәрчелеккә бәйле рәвештә, чигү, каю, чуен, көмеш кою кебек төрләренең киң тамыр җибәрүе, борынгы архитектураның үз чоры өчен шактый югары дәрәҗәдә булуы турында язалар. Дистәләгән фәнни экспедицияләр сынлы сәнгатьнең болгар- татарларда күп гасырлар буе яшәп килүенә күп дәлил туплады. А. П. Смирнов, мәсәлән, хәзерге татарлардагы ювелирлык сәнгатен борынгы болгарлардан иилә дип саный (■■Волжские болгары... М.. 1951. 79 бит) һәм болгар һөнәрчеләренең металл сайлауда булсынмы, орнаментта булсынмы — үз стильләре булуы турында яза (шунда ук, 116 бит). Атаклы сәнгать белгече B. 8. Стасовның 1902 елда ук. борынгы Болгардагы көнкүреш ядкарьләре турында: «Живописьта һәм сәнгатьчә промышленностьта терки стиле тиешенчә өйрәнелмәгән. Әмма ул бар. аның булуында шик юк. Ул стиль аерата ачык сизелә, ул аерата хас», — дип язуы юкка түгел. Халык тормышының кайсы гына өлкәсен алып карамыйк, без көнкүреш әйберләренең шул чорның матурлык законнары таләбеннән чыгып ясалуын күрәбез. Ул заманнарда сәнгать көнкүреш белән аерылгысыз, бердәм ансамбль тезел, шул көнкүрешнең эчендә яшәгән. Менә гади савыт-сабалар. Иң борынгы дәверләрдә Болгарда аларны хайван сурәтләренә охшатып ясаганнар. Алар куп төрле орнаментлар белән бизәлгән. Берләрендә — уртасында нокта булган концентрик түгәрәкләр, йолдызлар: икенчеләрендә—агач яфракларына охшаш сурәтләр Ул гына да түгеп, аларда һәртөрле фантастик җанварлар (аждаһа, гриф) һәм реаль хайваннар (эт. сарык, куян, арыслан, аю) сурәте дә шактый еш очрый. «Шунысы гаҗәп. — дип яза А. Ф. Лихачев. — сәнгатькяр һәр реаль хайванның үзенчәлекләрен шундый уңышлы тота алган, рәсемгә карау белән. останың нинди хайванны ясарга теләвен шунда ук белеп була- (А. Ф. Лихачев. Бытовые памятники Великой Булгарии. 1876, 11 бит). Болгарлар ясаган кезгеләр. балталар, сугыш кораллары да үсемлек, кош, хайван рәсемнәре белән бизәлгән. Борынгы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чоры акчаларында да (бакыр тәңкәләрдә) без һәртерле бизәкләр: кош, хайван һәм кеше сурәтләре белән очрашабыз. (Ф. М Френның 1832 елгы, И. Н. Бе- резинның 185$ елгы хезмәтләрен кара.) «Менә бу укка игътибар итегез. — ди нумизмат Мөхәммәдиев, борынгы акчаларга күрсәтеп. — Ул сугыш угы түгел, ә ау угы. Җәнлекләрнең тиресен бозмас ечен, шундый уктан файдалана торган булганнар. Мондый уклар казу вакытында еш табыла. Бу тәңкәләр — сәнгать тарихы ечен гаҗәеп зур байлык. Вакытына күрә алар сәнгать үсешен чагылдырганнар, даими чыгулары һәм меңәрләп сугылулары белән, газета ролен дә үтәгәннәр. Шулар аркылы халык денья яңалыклары белән танышып торган». Гадәттә меселман халыкларында, шул исәптән татарларда да, сынлы сәнгатьнең үсүе турында сойләгәндэ. исламның тере сын ясауны тыюына бәйләп, сүзне артык кыюсыз алып баралар: бездә сәнгатьнең ул тере булмаган, бусы да тумаган, ченки дин рөхсәт итмәгән, диләр. Кыска җавап. Ансат җавап. Әмма фәнни, нигезле җавап түгел. Дөрес, шәригать, тере җаннарны һәм кешеләрне ясауны тыеп, сынлы сәнгать үсешенә искиткеч зур тоткарлык ясаган. Дөнья күләмендә танылган рәссам- нарыбыэның, һәйкәлчеләребеэнең юклыгы, бәлки, нигездә шушы рухи изүгә бәйледер. Ләкин бу әле татарларда сынлы сәнгать төрләре һәм аларның тарихы юк икән дигән сүз түгел. Аннары, шәригатьнең тере җаннарны тыюы барлык чорлар ечен дә һәм барлык халыклар ечен дә бертигез дәрәҗәдәге канун рәвешен алмаган. Мәсәлән, борынгы гарәп тарихчысы Макриэиның мөселман сурәтчеләре биографияләрен теркәгән хезмәте булган. Кызганычка каршы, ул хезмәт сакланмаган. Макризи язуынча. Мисырда Басрадаи чыккан Ибн-әль-Азиэ һәм Ирактан килгән Казир дигән рәссамнар аеруча атаклы саналган. Язури исемле вәзир аларга сарай диварларын рәсемнәр белән бизәргә боерган. Ибн-әль-Азиэ рельеф эффектлары белән сары тонда кызыл япма ябынган биюче хатынкыз сурәте ясап куйган. Макризи рәссамның кеше сыннарын рельефлы итеп сурәтләү осталыгын да билгеләп үткән. Моны ул Йосыфның кое эчендәге күренеше белән дәлилли: аның ап-ак тәне кара фонда контраст булып аерылып торган һәм караган кешеләргә Йосыф җир асты төрмәсеннән чыгып килә торган шикелле тоелган. (Б. Денике. Искусство Востока. 1923.) Ләкин Макризи язган бу мәгълүматлардан тыш. тарих башка сурәтчеләрнең исемнәрен дә, Ибн-әль- Азиз һәм Назирның рәсемле тукымаларын да сакламаган. 5 Ба ниләр — төзүчеләр. 6 Нәкыш — бизәк. 8 Сә к ы ф — түшәм. 8 Бинзәтү — охшату. Борынгы татар культурасы ядкарьләренә игътибар иткәндә дә ислам дине таралуының баштагы дәверләрендә җанлы сурат төшерүгә иркенрәк караш яшәвен, сынлы сәнгатьнең һәм архитектураның тормышта әһәмиятле роль уйнавын чамаларга мем* кин. XIII гасыр әсәре «Яосыф-3өләйха> кыйссасында шушы фикерне ачыклый торган дәлилләр бар. Зөләйха үзенең Йосыфка гашыйк булуы турыкда сөйләгәч, далее (тәрбиячесе) аңа түбәндәгечә киңәш бирә: Дая әйдер: «Баниләр»хазыйр кәлсеи, Сәна лаек бер сарай бина кылсын. Уйлә кылсын: кем күргән хәйран калсын,-* Эче гажәп дәрле нәкыш5 6 7 улсын имли. Төзүчеләр һәм сәнгатькярлар сараймын эчен хәйран сокланырлык итеп матурлыйлар: аның эчен ун мең төрле нәкышлар бизи, ахак һәм кристалл колонналар янында кызыл алтыннан эшләнгән агачлар, көмештән ясалган үгезләр, саф алтыннан коелган атлар тора... Алар гына да түгел. Сурәт (берлә) бизәсеннәр сәкыф8 арасын, УЙлә кылсын (һәм) дүрт дивар арасын. Бизәсеннәр жөмлэ Йосыф сурәтен — һәм сәңа бинзәтү8 кылсыннар имди. Сарай түшәмен һәм стенасын кеше сурәтләре белән нәкышлау күренеше белән без поэмада тагын бер тапкыр очрашабыз (13 бүлектә]. Йосыф үзенең тезүчеләренә сарай салырга һәм стеналарын рәсемнәр белән бизәргә боера. XIII йөз поэмасында сурәтләнгән бу күренеш үзе үк Кол Гали кебек шагыйрьләрнең ислам догмалары белән артык исәпләшеп тормаулары турында сөйләсә, икенчедән, сәнгатьнең ул чорларда да халык тормышында зур роль уйнавын, матурлык тойгысы белән әхлак тәрбияләү мәктәбе булуын күзалларга ярдәм итә. Тагын шул. Поэмадагы вакыйгалар Болгар җирендә бармасалар да. айда тасвирланган мәхәббәт, көнчелек иебеи гомум кешелек тойгылары болгарлар өчен табигый булган кебек, төзү һәм нәкыш сәнгатенә караган өлешләрнең дә реаль җирлеге булуы бик ихтимал. Болгар төзүчеләренең осталыгы турындагы мактау сүзләрен Татищев кебек рус тарихчыларының язуы да моңа бер дәлил. Борынгы Болгар хәрабәләрендә күп еллардан бирле алып барылган казу-тикшеренү эшләре дә Болгар дәүләтендә төзү сәнгатенең үз чоры өчен югары профессиональ дәрәҗәдә торуын раслыйлар. Идел, Кама буйларыннан. Казан, Пермь тирәләреннән табылган ядкарьләр арасында кеше сыны төшерелгән сөяк, тимер, бакыр әйберләр, көмештән, бронзадан коелган кеше сыннары, таш һәйкәлләр бар. Аларның берләрендә — хатын-кызлар. икенчепәрендә — аучы яки сугышчы ирләр, өченчеләрендә аксакал картлар сыиландырылган. Борынгы бабаларыбыз Ислам шәригатенең кысуына бәйле, татар рәссамнары үзләренең осталыкларын һәрторле җансыз әйберләргә күчерергә мәҗбүр булалар. Бу олкәдәге традицияләр баетылганнар. Ләкин орнамент та һәм декоратив рәсемнәр дә. мөгаен, талантлы рәссамнарда буш. мәгънәсез бизәкләр җыелмасы гына булмаганнардыр, дип уйларга кирәк. Алар көнбатыш сән- гатькярләренең фикерләвеннән бетенләй үзгә фикерләү системасын тудырганнар. Орнамент аларга рәсем, һәйкәлчелек шикелле үк гади, аңлаешлы, шул ук вакытта мәгънәле сурәт булган. Ул тел хәзер безнең эчен күп очракта ят. Без хәзер аларның бизәкләре, парчалары, тес чуалышлары белән генә сокланабыз, ә шул орнаменталь яки декоратив образлар аңлаткан мәгънәгә әһәмият бирмибез. Дөресрәге, аңламыйбыз, чонки хәзер безнең сурәтле фикерләү законнары ул дәвер- ләрнекеинәи нык аерыла. Ул дәвер сән- гатькярләре конкрет предметлардан абстрактлашуга юл тотканнар. Чәчәк, кояш, агач сурәтләре тора-бара үзләренең реаль сыйфатларын югалта барганнар, шул вакыт*агы дөньяны кабул итүләренә, магик йолаларга бәйле символик мәгънә алганнар. Тора-бара символик мәгънә дә үзенең эчтәлеген, мәгънәлепеген югалта, билгеләрнең функциясе үзгәрә. Чагыштырып караганда, бу хәл бер татар сәнгатенә генә хас күренеш дип әйтә алмыйбыз. Шуңа охшаш хәлне, башка тарихи һәм социаль шартларда, рус сәнгатендә дә күрергә момкин. Безне бу юлы мәсьәләнең икенче ягы — сынлы сәнгать белән поэзиянең үзара монәсәбәте кызыксындыра. Борынгы әдәбиятны тикшерүче галимнәр (Д. Лихачев. Я. Лурье һ. б.) шул чор сынлы сәнгатенә хас конкретлыктан качып. гомумилеккә омтылу сыйфатының рус әдәбияты эчен дә уртак булуы турында язалар. Шундый уртаклык татар әдәбияты өчен дә ят түгел. Сүзләрдән орнамент тезү поэзиядә язылмаган бер кагыйдә рәвешен ала. Тукай. Такташ. Җәлилдән дә. бүгенге кон шагыйрьләреннән дә суз бизәкләре тезүгә, аларны лирик яки элик әсәр хасиятенә нисбәтән оста куллануга күп мисаллар китерергә була. Бу — поэзия һәм рәсем сәнгатендәге уртак хасиятләр турында сейли торган әһәмиятле факт. Меңләгән хис бизәкләрен, тесмерлә- рен эченә алган дүртәр юллы халык җырларын хәтергә тешерик. Алар да терле хис-тойгыларны ачарга ярдәм иткән әнә шундый орнаменталь сурәтләр — хис бизәкләре булып тезелмиләрмени! Тәрәзәм тебе асылташ. Алтын белән, җаный, аралаш: Бармагын камыш, йөзен кояш. Акылларын камил, үзең яшь. Хискә, ситуациягә бәйле рәвештә, башка- ручыҗыручы меңләгән куплетлар арасыннан үзенә хуш килгәнен сайлап ала бара, тезә бара. Рәссам тес һәм сызык бизәкләрен кушуның чиксез мөмкинлек- ләреи тапкан кебек, чичән дә җырны скн*езлаүның көтелмәгәнчә күп меңләгән яшәгән төбәкләрдә кыпчакларга хас <-Таш бабайларның — таш сыннарның очраулары да кызыклы һәм әһәмиятле күренеш. Сәнгать тарихыбызның кыйммәтле истәлекләре илебезнең терле музейларына сибелгәннәр. Аларга ни ечеидер сәнгать белгечләренең игътибары җитеп бетми. Шуңа да безнең сәнгатьнең аерым тармаклары әле язылмаган һәм укылмаган мавыктыргыч сәхифәләр булып калуында дәвам итә. Әдәбият тарихын ейрәигәндә дә аны шул чор сәнгате белән бәйләнештә карау юк. Җир асты хәзинәләре: таш һәм бронзалар безгә борынгы сынлы сәнгать ур- нәкләрен генә түгел, аларның әдәбият белән туганлыкларын да — шул чорлардагы үзенчәлекле синтез күренешен дә саклаган. Нәкыш, миниатюра, орнамент һәрвакыт диярлек шигырь һәм хикмәтле суз белән бергә йөргән. Шигъри суз һәм орнамент угланнарның кебә һәм кылыч-калкаиын, иярыңгырчакларын да. йортларны һәм бүлмәләрне дә. шәрап яки чәй эчә торган кувшиннарны да, кара савытларын да, хәтта акчаларны да бизәгән. А. Терещенко. 1840—50 елларда Сарай-Берке шәһәрен казыганда, борынгы татар язулары һәм һәрторле чәчәкләр белән сырланган зур мәрмәр кисәкләре, хәтта ботен кәрнизләрнең күп табылуы турында искәртеп үтә |Ж. М. В Д. 1847, XIX). Мәсәлән, ул шундый бер мәрмәр уртасына лилия чәчәге ясалуын, чәчәк тирәсенә Сәгъдинең фарсыча шигыре урнашуын яза һәм аның русча тәрҗемәсен китерә. Бу факт әдәби бәйләнешләр тарихын вйрәну ягыниан да әһәмиятле. Таш «китапмларга ышанмаска нигез юк бит. Археологик җәмгыять язмаларында (ВО РАО. т. XXI. вып. 1. 1912, стр. 38) шигырь белән бизәлгән куошиннар турында да очратырга мвмкин. Менә шул язуларның берсе: Кеше күрке йөз ул, бу йөз күрке — күз. Б} авыз күрке тел ул. бу тел күрке —сүз Твгын күрек кешегә белик һәм һәнү Пулуг къылгу җанны белнклеккә әр Шул ук кувшинда түбәндәге ике юл да бар: Бу кубнннен зчендә Яшь кояр булур. Кешеләрнең кабер ташларын да шигырь һәм орнамент бизәгән. (Г. Юсупов. Введение в булгаро-татарскую эпиграфику. М.—Л.. 1960.| Шигъри юллар архитектура ядкарьләрендә дә очрый. Шагыйрь фантазиясе рәссам-архитек- тор хыялын уяткан, ә сенгетькяр эшләре шагыйрьнең образларын, әдәби телен үтемлерәк итәргә булышкан дип уйларга да нигез бар. Татар халкының сурәтле фикерләвендә (шул исәптән поэзиядә) тесле бизәкләрнең борынгыдан ук әһәмиятле урын алып килүләре әнә шул борынгы талантлы рәссамнардан килмиме икән! Гомумән, татар халкы борынгыдан ук терпе ачык тесләрне ярата, тесләргә аерым бер мәхәббәт белән карый. вариант һәм вариацияләрен таба. Хуҗа Насретдинга багышлап чыгарылган мәзәкләрнең яшәешендә дә орнаментикада очраган шушы принципка тәңгәллекне күреп була түгелме соң! Мехәммәдьяр поэмаларына, С. Сарайның терки «Гөлстанхына, Г. Кандалыйның Сәхипҗамалга шигырьләр язуына игътибар иткәндә дә композициядә шушы дәвамлы теркәп бару — орнаментика кагыйдәсенә охшаш күренеш белән очрашабыз. Әмма шунысын да әйтергә кирәк, поэзиядә — тос һәм хис бизәкләрен куллану ягыннанмы, әсәрнең композицион хасияте ягыннан булсынмы — рәсем сәнгате белән охшашлыклар булса да, орнамент һәм орнаментальлекнең эстетик функцияләре ике сәнгать торендә бер-берсеннән бик нык аерыла. Шигъриятнең рәсем сәнгате белән борынгыдан ук туганлыкта яшәп килүен икенче бер күренеш белән дә дәлилләргә мөмкин. Югарыда без ислам диненең җанлы сурәт төшерүчеләрне эзәрлекләвен әйтеп үткән идек. Бу — сәнгать өчен фаҗигале рухи көрәш төсен алган. Археологларның XIV—XV гасыр хәрабәләрендә кеше сыннары табуы ислам диненең әлеге чикләве татар халкында да нык каршылыкка очравы турында уйларга нигез бнрә. Үзенең янын туганына поэзия дә ярдәмгә килгән. Шәригать никадәр ортодоксаль һөҗүм итмәсен, ул әдәбият һәм сәнгатьтән кешене тасвирлауны чыгарып ташлый алмаган. Кеше сурәтен таштан, бронзадан, сөяктән, агачтан ясау тыелса, сәнгатькяр аны сүздән «койган». Сүзнең тылсымлы көче белән Йосыф, Зөләйха, Таһир, Зөһрә, Сәхипҗамал кебек чибәрләрнең портретларын иҗат иткән, рәссам шикелле үк тулылык һәм төгәллек белән, укучы сокланырлык итеп, кеше сынын сурәтләгән. Татар поэзиясенең шушы омтылышы аның сурәтләү мөмкинлекләрен һәм чикләрен дә киңәйткән. Ләкин поэзиянең сынлы сәнгать өлкәсенә керүе —бу басып алу, агрессия, интервенция түгел, ә киресенчә, туганына ярдәмгә килү, табигый һәм тарихи зарури күренеш. Кешенең физик һәм рухи матурлыгын җырлау үзенә күрә ислам идеологиясенең реакциясенә каршы рухи бунт булган. Кол Гали, Мөхәммәдьяр, Сәйфи Сарайларда булсынмы, халык җырларында булсынмы — кеше портретын рәссам шикелле колоритлы, ачык буяулар белән тулы итеп сурәтләү омтылышы, минемчә, әнә шул борынгы традицияләрдән, борынгы туганлыктан ук килә. Хәтта төрки поэзиясе урта гасырларда кешенең физик мәһабәтлеген, матурлыгын осталарча күрсәтә белүе белән башка әдәбиятларга да тәэсир ясаган. Бу турыда, мәсәлән, гарәп галиме Әмин әл-Холи «Нил һәм Идел арасындагы бәйләнешләр» |М„ 1962) исемле китабында ачык әйтеп уза: ...Идел урта гасырларда Нил белән тыгыз бәйләнештә яшәгән. Мисырда яшәүче кыпчаклар гарәпләрне кымыз эчәргә һәм түбәтәй кияргә генә түгел, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дә күп кенә гыйбрәтле нәрсәләргә өйрәткәннәр. Әмин әл-Холиның язуынча, Мисырга мәмлүкләр килгәннән соң, гарәп шагыйрьләре кеше тәненең матурлыгын сурәтләүгә һәм данлауга аеруча игътибар итә башлаганнар, әдәбиятта яңа сурәтләр, эпитетлар туган, һәм нәфислекнең өлгесе итеп һәрвакыт мамлүкләрнең матурлыгы алынган. XX гасырда сынлы сәнгатьнең татар дөньясында кабат терелеп, профессиональ төс алуы, элек тыелган жанрларның тулы мөмкинлекләр белән үсеп китүе хәзер аның поэзия белән мөнәсәбәтендә дә кайбер үзгәрешләр тудырмый калмады. Ул поэзиянең үз чикләрен кристаллаштырып, үз мөмкинлекләрен ныграк эзләргә этәрде һәм этәрә. Тукайга игътибар итсәк, без нәкъ шушы омтылышны ачык күрербез. Ул поэзиянең үз чикләрен тагы да ачыграк рәвешкә китерә, шигырьнең үз хасиятен, аның бай мөмкинлекләрен эзли. Дәрдмәнд иҗаты өчен дә шушы тенденция хас. Әмма моннан чыгып, XX йөз башы татар поэзиясе кешенең тышкы матурлыгын сурәтләүдән читләшә икән, дигән фикерне әйтү хата булыр иде. Кеше матурлыгын сурәтләү бу чорда да шигъриятнең тылсымлы бер көче саналган. Шигъриятнең табигый, зарури бер хасияте булган. Ахыр чиктә ул гуманизмга барып тоташкан, гуманизмның татар поэзиясендәге үзенчәлекле гәүдәләнешен чагылдырган күренеш булган. Тукай, Гафури, Думави, Дәрдмәндләр иҗатын тикшергәнда поэтикадагы шушы гомум закончалыкны искә алмыйча ярамый торгандыр. Дәрдмәндтә, мәсәлән, «Рәсем» исемлГ [1908) түбәндәге портрет-шигырьнең очравы һич тә очраклы түгел: Тәнкәен ак. түшкәйләрен кин яраткан. Биткәенең ни очында мпн яраткан, Саклар өчен зифа буен яман күздән Чәчкәйләрен аяк белән тиң яраткан. М. Гафурида да мондый характердагы шигырьләр аз түгел (мәсәлән, «Ул» шигыре, 1919). Татар профессиональ сәнгатенең үсүе, бөтен дөнья рәсем сәнгате казанышларына киң юл ачылу, шәригать салган киртәләрнең алынып ташлануы (Бу процесс үзе Тукайлар заманында ук башлана. Дөньяның мәшһүр рәссамнарын пропагандалау буенча «Аң» журналы зур эш башкара) хәзерге поэзиядә кешенең портретын тасвирлауда шагыйрьне яңарак алымнар эзләргә этәрә. Рәссамнардан килгән күренеш, вакыйга, портретларны сәнгатьчә төгәллек һәм тулылык белән күз алдына китерерлек итеп сурәтләү, детальләр белән эш итү осталыгын — шигъриятнең зарурияте булып киткән хасиятләрне шагыйрь, әлбәттә, ташларга җыенмый. Такташ балалык дусты Мөхәммәтҗанга багышлап язган «Мокамай» әсәрендә нинди төгәл, саран штрихлар белән Мокамайның портретын җанлы итеп күз алга бастыра: Әкияттәге ике бала кебек. Каен башларына үрмәләп. Ике штансыз малай дөнья белән Танышып йөргән идек бергәләп... Беребез сары чәчле, беребез — кара, Сары чәчлесе ул — мин идем, Кара чәчле, коңгырт кара күзле. Кәкре аяклы дустым, жан кисәгем, Ул, Мокамай бәгырем, син идең Әмма шагыйрь образның тышкы төгәл портреты белән генә чикләнми. Шигырь безне рәссам да бирә алмаган юллар белән алып китә. Шагыйрь Мокамайның җанлы бала чагын, алар кичергән авырлыкларны күз алдына бастыра, портрет социаль фон һәм рухи тирәнлек белән байый бара. «Алсу» шигырендәге Алсу образы да катлаулы психологик антитезаларда ачыла. Ул да җанлы һәм үзенчәлекле бер образ булып күз алга баса. Әмма Алсуның матурлыгы аның тышкы портретында гына түгел. Хәтта Алсуның портреты гадәттән тыш саран детальләрдә куоенә. Такташ Алсуны матур, сойкемле дип кенә язып үтә: «Бу — Алсуың синең. Күрәсеңме. Нинди матур булып утырган» Хәтта рәсемнең дә артык гомуми сыйфатын гына — Алсуның утырып тешуен генә белдерә. Әмма аңа карап Алсуның матурлыгы, сойкемлелеге югалмый. Шагыйрь аны портретының тышкы билгеләрен җентекләү аша түгел, ә күп торле башка юллар, шигъри алымнар белән ача. Такташ Алсуның рухи матурлыгын тулылык, тогәллек белән сурәтли. Позэия белән сәнгать торләре арасында туган үзара бәйләнешләрнең заманга хас үзгәрүен һәм аларның поэтикада да үзгәрешләр тудыруын Такташ гаҗәеп интуиция һәм сәнгатьчә такт белән сизеп алган шагыйрь булды. Поэзия хәзер дә үзенең спецификасын тирәнрәк ачу юлыннан үсә. Шигырь теле белән генә әйтеп бирә торган мөмкинлекләрне эзли һәм таба. Җәлил, Туфан, Хәким, Давыдов кебек шагыйрьләрдә без шигъриятнең күп яңа ачышлар белән баюын күрер идек. Яшьләрдә дә кешенең матурлыгын шигъри тел белән ачу буенча матур табышлар бар. Шулай да хәзерге поэзиядә һәр сәнгать тәренең үз специфик йезен тирәнрәк эзләүгә бәйләнештә туган яңалыкларга җитәрлек игътибар бирмәү дә юк түгеп әле. Нинди дә булса күренешне яки вакыйганы эчке тирән шигъри мәгънәсе белән ачмаган шигырьләр, поэмалар да бездә басыла тора. Андый шигырьләрдә бүгенге тормышның тышкы билгеләре, бүгенге кешеләрнең тышкы сыйфатлары да юк түгел. Әмма шигырь эчен зарури булган шигърият, шагыйрьнең олы һәм кешелекле җаны юк аларда. Күренеш, вакыйгаларның тышкы яклары белән мавыгу, кеше рухының тирәнлекләренә үтә алмау поэзиябезнең үсеш юлында зур киртә. Моны, әлбәттә, сынлы сәнгатькә иярүдән генә килә торган кимчелек дип аңлату шулай ук беркатлылык булыр иде. Ул, беренче чиратта, язучының талантына бәйле. Әмма бу юлы сүзне сәнгать торләре, жанрларның үзара менәсәбәтләре, төрле тарихи чорларда үзләренең специфик чикләрен үзгәртүләре турында алып барабыз икән, сәнгать үсешенә, заманга һәм халы.- ның сурәтле фикерләвенә бәйле туган яңа хасиятләрне һәм ихтыяҗларны һич тә күздән ычкындыра алмыйбыз. Тормышны эстетик танып-белунең формалары һәм алымнары гаять хәрәкәтчән- нәр һәм сыгылмалылар. Әдәби жанр һәм сәнгать төрләренең чикләрен дә катып калган, үзгәрми торган бер күренеш итеп күзаллау һич тә дөрес түгел. Татар халкының сурәтле фикерләве дә һәрвакыт хәрәкәттә. Ул чордан-чорга байый бара, чынбарлыкны тирәнрәк ачуның юлларын эзли һәм таба.