Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҖИЛКӘНСЕЗЛӘР» ҺӘМ АНЫҢ СӘХНӘ ТАРИХЫ

Беренче рус революциясенең шифалы җилләре тәэсирендә татар мәдәният дөньясына иуп талант ияләре килде. Драматург. Татарстанның атказанган артисты Кәрим Гали улы Тинчурин шул талант ияләренең берсе һәм күренеклесе иде. Башка замандашлары кебек үк, Кәрим Тинчурин да иҗат кочен төрле тармакларга бүлгәләргә мәҗбүр булды. Әмма мэдәниятның бер өлкәсендә ул аеруча яратып, күңел биреп эшләде. Бу — театр сәнгате. Ул сәләтле артист, булдыклы һәм эшлекле режиссер, тормыштагы мөһим, актуаль мәсьәләләрне күтәрә белүче, чор. заман сулышын тоеп иҗат итүче талантлы драматург иде. Ул бик яхшы эшләнгән дистәләрчә образлар тудырды, татар драматургиясенең алтын фондына керерлек әсәрләр язып калдырды. Алай гына да түгел, ул татар драматургиясен яңа сыйфатлар белән баеткан, театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән классик әдип иде. Татар буржуазиясенең, ул тәрбияләп үстергән интеллигенция һәм милләтчеләрнең чын йөзен ачу. исне татар тормышындагы һәртөрле бозыклыкны фашлау — Кәрим Тинчурин драматургиясендәге төп темаларның берсе, дияргә була. Аның бу темага багышланган дистәгә янын пьесасы бар. Шулар арасында иң уңышлысы. һичшиксез. ‘Җилкәнсезләр- комедиясе. Җилкәнсезләр бер Тинчурин иҗатында гына түгел, бөтен татар драматургиясендәге чң күренекле әсәрләр рәтеннән саналырга ханлы, һәм 1925 елларда ук иҗат ителгән бу комедиянең бай сәхнә тарихы бар. Комедиянең сигез пәрдәлек тәүге варианты беренче тапиыр 1926—27 елгы театр сезонында уйнала. Әсәрне сәхнәгә Тинчурин үзе куя. «Аумакайлар һәм җилкәнсезләр исемле бу спектакль, кичне сигездә башланып, төнге икегә кадәр бара торган була. Шуңа да карамастан, тамашачы әсәрне яратып каршылый, спектакль уңыш казана. Мондый зур уңышна ирешүдә, драматург белән бергә, төп рольләрне башкаручы артистларның да өлеше аз булмый, билгеле. Спектакльдә татар сәхнәсенең танылган мастерлары катнаша. Мисбах хаҗины 3. Солтанов. Нуретдин байны Н. Санаев. Рокыяны Н. Арапова. Дилбәрне Ф. Ильская уйный. Әсәрдә сурәтләнгән тормыш, үзләре башкарырга тиешле геройларның чынбарлыктагы прототиплары белән якыннан таныш булган татар артистлары хәтердә налырлык һәм тамашачыны ышандырырлык образлар тудыралар. Спөнтакльне күргән кешеләр бу артистларның уены турында әле бүген дә сокланып сөйлиләр. Тагын ине елдан спектакльнең яңа варианты эшләнә. Пәрдәләр саны дүрткә калдырыла, төп рольләрне башкаручы артистлар составы бөтенләй үзгәртелә. Ләкин Г. Деоишев куйган бу спектакль уңыш казана алмый. Образлар күп тапкыр төссез чыга, әсәр салнын каршы алына, озакламый сәхнәдән бөтенләй төшеп үк кала. 1933 елда театр коллективы яңадан «Җилкәнсезләр-гә әйләнеп кайта. Сәхнәгә чыгарганда, әсәр кыскартыла, аңа күп кенә үзгәрешләр кертелә, соңгы пәрдә исә ер-яңадан кабат эшләнә. Беренче вариантында әсәр Батырханның акылдан язуы, Б Давытның сәгать төзәтү мастерскоенда эшкә урнашуы белән тәмамлана иде. Бу юлы инде, советка каршы яшерен эш алып бару нияте белән, алар икесе дә идән астына күчәләр. Күп төрле төзәтмәләр һәм үзгәртүләр кертелүгә дә карамастан, «Җилкән- сезләр»нең өченче варианты да әллә ни зур уңыш казанмый. РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ш. Сарымсаков куйган спектакль хакында күбрәк сөйләргә кирәктер, мөгаен. Тамашачыга әсәрнең төп рухын җиткерә алу ноктасыннан караганда да, драматургның иҗат үзенчәлекләрен ачу ягыннан да 1958 елгы спектакль арада иң уңышлысы шикелле. Соңгы, дүртенче мәртәбә куйганда да әсәр шактый үзгәртелә. Комедиядә тасвирланган вакыйгаларның киеренкелеген, табигый агышын тагын да көчәйтү нияте белән режиссер өченче һөм дүртенче картиналарны берләштереп куя, финалга да байтак төзәтүләр кертә. Әсәр белән ныклап танышканнан соң, Ш. Сарымсаков шундый карарга килә: әсәрдәге вакыйгаларның үз логикасы буенча ук Батырхан үлемгә хөкем ителергә, Давыт исә, киресенчә, тагын да әшәкерәк, тагын да мәкерлерәк дошманга әйләнә барырга тиеш; менә шуның өчен дә соңгы күренештә Батырхан акылдан яза, Давыт идән астына күчә... Билгеле булганча, әсәрдә беренче бөтендөнья сугышы елларыннан башлап Бөек Октябрь революциясе җиңгән көннәргә кадәрге чордагы тарихи вакыйгалар сурәтләнә. Иске Россияне нигездән үзгәрткән әлеге вакыйгалар фонында, һәр күренеш, һәр картина саен, татар буржуазиясенең, «милләт», «халык» дип лаф оручы интеллигентларның теләк-омтылышлары, планнары, чын йөзе ачыла бара. Юк, үзләрен милләт хадимнәре дип йөрүче бу могтәбәр кешеләр халык турында да, милләт турында да кайгыртмыйлар икән. Аларның кайгылары башкада: һәммәсе дә байлык артыннан куа, кесә калынайту юлларын эзли. Менә беренче күренеш. Нуретдин байның кунак бүлмәсе. Стеналарда кыйммәтле рәсемнәр. Бүлмә гөлләргә, пальма агачларына күмелгән. Нүпме җиһаз, нүпме байлык биредә. Әмма бу тормыш тышкы яктан гына шулай ипле, бөтен күренә. Йорт үзе дә, андагы тәртипләр дә эчтән инде җимерелеп, таркалып килә, һавалы һәм үз-үзен бии акыллыга санап йөрүче тәкәббер Нуретдин бай, зур өметләр баглап, үз өенә Батыр- ханны алып кайтнан. Батырханга исә байның акчасы кирәк тә, чибәр кызы кирәк. Акча өчен заманында ул хәтта бөкре, гарип Рокыяга да өйләнергә риза булган. Роныя да шул ук изүчеләр сыйныфыннан, өстен катлауның бер вәкиле. Ләкин кимсетелгән, читкә кагылган вәкил. Нуретдин бай йортында аны кем дә якын итми, барысы да аннан көләләр, аны мыскыллыйлар. Чөнки ул гарип, ул бөкре. Шуңа да аның күңелендә үз кешеләренә карата бетмәс нәфрәт, тиран ачу хисләре туган. Бары тик акча, дәрәҗә артыннан гына куучы сатлык җаннарны, һәртөрле «ландрин тартмаларын» аның җене сөйми. Комедиядә Рокыя башкарган вазифа, бу образга автор тарафыннан йөкләнгән «бурыч »та шактый үзенчәлекле һәм кызыклы. «Җилкәнсезләр» спектаклендә тамашачыны ышандырырлык, хәтердә калырлык уңай типлар юк диярлек. Ул чагында иске тормыш вәкилләре нинди чаралар, нинди алымнар ярдәмендә фаш ителә соң? Күп кенә башка чаралар белән берроттән, бу эшне изүче сыйныфның үз вәкилләре: Мисбах хаҗилар, Рокыялар башнора. Татар • «Җилкәнсезләр* буржуазиясенең гшнә ашмас планнарыннан надан һам саран Мисбах хаҗи да нала. Батырханнарны, Дилбәрләрне үзе бозыклык юлында йөрүче Мисбах та камчылый. Шулай да йөкнең зурысы Рокыя образына салынган. Үз кешеләрен накь менә Рокыя пранзаран китерә, ахырга кадар нәкъ менә ул фаш итешә. Инде үз сыйныфы кешеләре дә шулай күрә алмый икан, димәк, советка каршы төрле мәкерле планнар корып азапланучы бу бандалар, чыннан да. җилкәнсезләр, алзрның киләчәге, җирдә яшәргә хаклары юк. Вакытында А. Хайруллина Рокыя ролен искиткеч зур осталык белән башкарган иде. Шикләнми әйтергә мөмкин: ул тудырган образ тамашачы күңелендә әле озак вакытлар онытылмый сакланыр. Хәер, бу спектакльдә катнашкан башка артистлар уены турында да шул ук сүзләрне әйтергә мөмкин. СССРның халык артисты Хәлил ага Әбҗәлиловның Мисбах хаҗиын без әле бер генә тапкыр сагынып искә төшермәбез. 1958 елдан бирле Ф. Кульбарисов академия театры сәхнәсендә төрлесе төрле характердагы дистәләрчә уңышлы образлар тудырды. Ә менә с Җилкәнсезләр дәге Батырхан образы исә. бу талантлы һәм үзөнчәленлө артистның зур иҗат уңышы булып, театр тарихына кереп калды. Шамуковның Нуретдин баен. Сәлимҗановның Зәйнетдинен, я булмаса Ш. Әсфән- диярованың Дилбәрен алыгыз! Аларның һэркайсы никадәр тормышчан, барысы да бүгенгә кадәр хәтердә сакланган. Үзеннән-үзо аңлашылса кирәк. 1958 елгы спектакльне җәмәгатьчелек гаять җылы каршылады. • Җилкәнсезләр »нең яңадан сәхнәгә куелуы уңае белән, газета- журнал битләрендә нүп санлы рецензияләр, мәкаләләр басылды. Ул мәкалә-рецензия- ләрдә режиссер хезмәтенә, артистлар уенына югары бәя бирелде. «Җилкәнсезләр» спектакле өчен Ш. Сарымсанов, художник Ә. Тумашев. артистлардан X. Әбҗәлилов, Ф. Кульбарисов һәм А. Хәйруллина Тукай премиясенә лаек булдылар. Шулай, күренекле драматургның классин әсәре татар сәхнәсендә тулы нөченэ яңгырый алды. «Казан сөлгесе >. «Зәңгәр шәл -. 'Җилкәнсезләр' кебек үлмәс әсәрләр язган атаклы драматург Кәрим Тинчурин үзе исә безнең чордашыбыз, замандашыбыз булып яши башлады.