Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

 Эшче горурлыгы м Л1ин заводтан китәрмен, дип, Уйлап куйган идем. Цехка килеп бер кен: Сау бул, Станогым, — дидем. Борылдым... Тик китәлмадым. — Кемдер тотты мине. — Цехташларга, дус-ишләргә, Мәхәббәтем, синме? — Тугел, — диде тавыш. — Синме, намус? — дидем. — Туган көннән алып һәрчак Син намуслы идең. — Кем соң, кем соң алай булгач, Шундый каты куллы? — Танымыйсың?! Мин — горурлык, Эшче горурлыгы. Унҗидедә Л*уркам, дисең, синең сүзләрдән, Үзгәргән син, дисең, үзгәргән; Күңелләрең мине ник сөйде. Миңа, дисең, фәкать унҗиде. Урау юллар, еллар үтсәм дә, Сине эзләп зарыгып бетсәм дә, Хисләремнең иң-иң сафларын Унҗидедә килеш сакладым. Туып-үскән нигез ташларына Баһадирдай ташлар тып-тын ята. Кычытканнар шашып чәчәк ата, Ят бакчачы бага бакчаны. Бар тирә-як чумган тирән моңга, Ни өчендер тормыш сүнгән монда. Кычытканнар җиңгән ташларны. «Ничә еллар сезне иңебездә Тотсак та, юк рәхмәт сүзе безгә. Апа, абый, сеңел, туташлар, Калдырдыгыз ласа безне ятим, Кычытканнар хәзер безгә хаким», — Диярләрдер сыман бу ташлар. Авыру аккошлар күк боек ташлар. Кем ул әнә (күзләрендә яшь бар), Сезгә башын салып ник елый? Йөрәгендә лә сез кемнәрнеңдер. Кемдер күрә сезне төшендә гел: Туып-үскән нигез онытылмый. Сиксән яшьлек Тукай Бертуктамый сайрый, И сайрый ла, һаман сайрый тургай. Сау, таза карт икән Толстойдай Сиксән яшьлек Тукай. Чәчләр генә азрак көмешләнгән. Күзләр шул ук аның. Бер атлый да туктап тыңлап тора Тургай тавышларын. «Нинди аяз, нинди зәңгәр күгең. Нинди якты иртәң, И туган җир, синме соң бу?» — диеп Гаҗәпләнә микән? Сөенә микән күреп һәр тарафта Муллык ташыганын? Танымый да микән әллә инде Туган Кырлай ягын? Узып барган бер малайга әнә «Балакаем, — ди ул, — Кем җырлары анда ишетелә, Әйтче, нинди көй ул?» «Кайсы яктан соң син үзең, бабай? Ай-Һай, кара, кара... Соң Тукайны юкмы ишеткәнең?» — Дип елмая бала. Әллә елый шул мәл, әллә көлә Сиксән яшьлек Тукай. һаман коела җиргә гүзәл моңнар, һаман сайрый тургай. Алтын эзләүчеләр Яшьлектерме, белмим, ашкындырды, Романтика микән? Без иптәшем белән кара төндә Чыгып киттек өйдән. Ару-талу һич белмәдек. Кичтек Я чүл, я саз, я су Алтын табу иде безнең хыял, Фәкать алтын табу. Көне-төне эзләдек без аны Ташлар, таулар айкап. Җир куеныннан асыл металл безгә Күзен кысты кайчак. И сөендек шул чакларда, башлар Тәмам күккә тиде: Яшерсә дә йөзен әрсез комга, Ул бит алтын иде... Ә беркөнне иптәшемнең бәхете Кинәт тулып ташты: (Йодрык чаклы булыр) бер шурфтан Ул саф алтын тапты. Алтын тапты... Әмма шул ук көнне Ул югалтты үзен: Китеп барды ашыгып минем яннан: «Юк, — дип — уртак безнең». ..Көннәр үткәч кайтты... юк инде тик Электәге ялкын. Күз дә салмый ташлар, рудаларга, — Эзли гел саф алтын. Ә саф алтын аңа (ни үкенеч) Очрамады бүтән... Ул үзе дә табылдыгы белән Онытылды күптән. Мин алтынны һаман азлап-азлап Юып алам комнан; Минем алтын инде күп мәртәбә Артык аныкыннан.