Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЧУПТАРЛЫ ҺӘМ АСАЛЫ ТУКЫМАЛАР ХАЛЫК СӘНГАТЕ ӘСӘРЛӘРЕ

Элек татар хатын-кызларыма тормыш кирак-яраклары өчен дистәләрчә аршын тукыма тукырга, озак вакытлар киндер сугу станы төбемдә утырырга туры килгән. Моның сәбәбе ачык: авыл бары натураль хуҗалык белән I көн күргән, крестьян үз хуҗалыгында эшләп чыгарылган продуктлар белән ихтыяҗларын канәгатьләндереп торган. Ул вакытта әле фабрик эшләп чыгарган тукымалар авыл җирендә бик аз күренә торган булган. Чигү, каю кебек кул эшләренә бик һәвәс булган һәм менә дигән сәнгать әсәрләре иҗат иткән татар хатын-кызы туку һөнәремдә дә үзенең бөтен осталыгын, иҗади сәләтен күрсәтә алган. Гаҗәеп бизәкләре, күңелне рәхәтләндергәч төрле- төрле төсләре белән әсир итәрлек нинди генә әйберләр үтмәгән алар кулыннан' кызыл башлы сөлге, ашъяулык, тастымал, чаршау, чыбылдык, паласлар... Бу әйберләр өй эчен ямьләү, өйгә «кот кертү» өчен кулланылган. Яшь киленнең киявенә һәм киявенең кардәш-ыруларына дип алып килгән туй бүләге — бирнәсе дә, киленнең уңганлыгын, осталыгын күрсәтә торган күркәм әйберләр буларак исәпләнеп, бу әйберләр ил йоласына да кергәннәр. Кызыл башлы сөлгеләр ил күзендә бигрәк тә абруйлы булган. Сабан туйлары алдыннан яшь киленнәрдән яисә җиткән кызлардан сабан туй сөлгесе алу йоласы яшәгән. Сабан туйларында, мәйданга ямь биреп, көрәшүче, узышучыларны җиңүгә дәртләндереп җилфердәгән бу сөлгеләр азактан мәйдан тоткан батырларга, бәйгеләрдә алдын чыгучыларга ил бүләге итеп бирелгән. Журналның үткән елгы сәхифәләрен чэ укучыларны без халык сәнгатенең башка төрләре белән таныштырган идек. Бу юлы шуның тагын бер тәре — туку сәнгате хакында сүз йөртәчәкбез, бу һөнәрнең техник ысуллары, кораллары, материаллары, тукыма әйберләрнең сәнгатьчә эшләнеше, композициясе, колориты, бизәкләре хакында кыскача мәгълүмат биреп китмәкче булабыз. Туку өчен гадәттә киндер һәм киҗе-мамык җеп кулланыла. Йон җеп сирәгрәк, аерым төр бизәкләрне сукканда гына кертелә. Жепләрне ману өчен башлыча табигый буяулар — төрле үлән сулары кулланыла. Унтугызынчы гасыр азакларыннан башлап ярминкә, базарларда ясалма — химик (анилин) буяулар да күренә һәм туку эше осталары тарафыннан файдаланыла башлый. Киндер сугу станының безнең халык арасында өч төрле тибы очрый. Болариың өчесенең дә төзелеше, детальләре һәм борынгы гади формалардан соңгы дәвеэ- нең катлаулы формаларына хәтле ни рәвешле үзгәреп, камилләшеп килүе этнографик әдәбиятта инде шактый тикшерелгән. Профессор К. И. Воробьев. Р. Г. Кузеев, М. Г. Бикбулатов һәм башка галимнәрнең хезмәтләрендә Идел-Урал буе халыкларында (татар, башкорт, чуваш, рус, удмурт, мари, мордва) очрый торган туку станы төрләре Себер, Казагыстан һәм Урта Азия халыкларыныкы белән чагыштырылып, кызыклы тарихи күзәтүләр ясалган. Безгә бер нәрсә ачык; Казан татарлары һәм аларның бабалары туку һөнәренә бик борынгы заманнарда ук ия булганнар. Э Археологик тикшеренүләр безгә болгар- ларде туку эшенең алга киткән булуы турында сөйли. Туку эшенең техникасы һәм коралларына караган атамаларның — терминологиянең бик җентекләп эшләнгән булуы да моның тамыры бик ерактан килүе һәм мөстәкыйль рәвештә үсүе, үзяшәешлелеген раслый. Татар көнкүрешендә иң күп кулланылган һәм иң күп сугылган тукыма төрләреннән алача тукымаларны күрсәтергә кирәк. Ашъяулыклар, тастымаллар, чаршаулар гадәттә алачадан була. Алача кием- салымга да тотыла: күлмәк-ыштан, алъяпкычлар алачадан тегелгән. Алачаларның буенда да, аркавында да терле төстәге җепләр, билгеле бер тәртип белән буйбуй булып чиратлашып килеп, төрле-төрле, чуар (юкка гына «алача», ягъни ала, төсле-төсле димәгәннәр) шакмак рәвешендәге бизәкләр ясала. Боларда кызыл, көрән, акбүз, яшел, күк, зәңгәр, кара төсләрнең һәрберсе бср-берсе белән янәшә килергә, бик килешле, матур булып керешеп, ярашып китәргә тиеш була. Шакмакны вак итеп тә, эрерәк ител то сугарга була. Казан арты районнарында алачаны күбрәк вак шакмаклы итеп, көньяк-көнчыгыш районнардагы, Урал якларындагы татарларда эре шакмаклы итеп суга торган булганнар. Алача сугу әллә ни катлаулы булмаса, бизәкләп тукуның башка төрләре — чуптарлап сугу, асалап сугу кебекләре катлаулырак. Чуптарлы һәм асалы әйберләр көнкүрештә киң кулланылган. Кызыл башлы сөлгеләр, ашъяулык, палас, чаршау, тастымал кебек әйберләр шушы техник алымнар белән сугылган. Аса, чуптар дип йөртелә торган тукыма бизәкләр, туку техникасына буйсындырылганлыктан, киртләч-киртләч геометрик фигура рәвешен алганнар. Алар арасында ромбалар да, X, Z рәвешендә- геләр дә, хач яисә йолдыз сыман фигураларны да еш күрергә була. Аларның бер бөтен композициягә төзелү, теркәлү формалары да күп төрле: я бер-берсе белән кисешәләр, яисә йомык хәлдә бер үзәк эченә камалып, катлыкатлы булып киләләр. Геометрик бизәкләрнең реаль чынбарлыктагы нинди күренешләрне чагылдыруын бүгенге көндә инде белеп булмый. Бәлки, кайчандыр бер заман алар реаль мәгънәгә дә ия булганнардыр: гасырлар буе киләАтача тастымал. килә ул мәгънәләре онытылган, (зары бизәк кенә булып кабул ителгәннәрдер. Асалап сугылган тукымалар бигрәк тә үзенчәлекле. Аса төрле-төрле төстәге аркау көреләре белән сугыла, һәр бизәк өчен үз төсендәге көре сайлап барыла. Аса ясый торган аркау көреләр буй көреләргә кыстырылып, аны каплап бетергәнлектән, бизәк тукыманың уң һәм тискәре ягыннан да ачык беленеп тора торган булып чыга. Асалы тукымаларның иң күркәме — кызыл башлы сөлгеләр — җете төсләргә бай гаммасы, бизәкләре, геометрик мотивларның һәм аларның төзелү-урнаштырылу рәвешләренең гаҗәеп төрлелеге белән күңелне әсир итә. Җирлек җете кызыл төстә, асасы исә яшел, сары, зәңгәр һәм башка шундый төсләрдә була. Татар халык сәнгатенә хас төрле төсләр яратучанлык, буяуларга байлык асалы тукымаларда бөтен тулылыгы белән чагыла. Композициясе бик килешле төзелә, гадәттә берничә (үзәктә яки якякта) орнаменталь буйдан тора, һәр буйда ике-өч геометрик бизәк булып, алар билгеле бер тәртип белән чиратлашып киләләр, кабатланалар. Бу буйлар тар да, киңрәк тә булырга мөмкин. Буйлар исә шулай ук бер-берсе белән яраша: гадәттә алар я бер-берсенә каршы куелалар, яисә аерым бизәкләр билгеле бер ритм белән кабатланырга мөмкин. Казан татарларының көнкүреш сәнгатендә чүпләмләп — чуптарлап сугу техникасы белән тукылган әйберләр дә зур урын алып торган. Чүпләмле сөлгел?о ике төрле төстәге — кызыл һәм акбүз җепләрдән тукыла. Кызыл — аркау кере, акбүзе — буй көре була. Бу төр тукыманың уңы-тискәре- се булмый, кайсы якның уң яки тискәре булуы бар тик төс ягыннан гына аерыла. Уң якта акбүз җирлек өстендә кызыл чүпләмнәр хасыйл була, тискәре якта исә, җирлек кызыл булып, чүпләмнәр (чуптарлар) ак булып чыга. Төрле-төрле төстәге чуптарлы тукымалар сугуның техникасы тагын да катлаулырак булган, зур осталык, игътибар һәм күп вакыт таләп иткән, шуңа күрә аны тәҗрибәле хатынкызлар гына башкара алган. Монда яшел, ал, сары, зәңгәр төстәге буй көреләрне нәкъ шул тостәге чуптар килер* гә тиешле урынында гына чүпләп, сайлап сугарга кирәк булган. Өч, дүрт, алты, сигез һәм аннан да артыграк көре белән сугылган ашъяулык, чаршау, тастымал башлары да очрый. Бизәкләп туку техникасының бу төре дә бик катлаулы, четерекле һәм шуңа күрә чагыштырмача сирәк кулланыла. Мондый тукымаларда бизәк, чигүләрдәге шикелле, күпертмәле, рельефлы булып килеп чыга. тазиягә байлыгын күрәбез. Гаҗәеп күп тесле буяулары белән алар татар әенә ямь кертәләр, күңелгә көрлек тойгысы бирәләр. XIX гасырның икенче яртысыннан башлап, татар авылының товар-акча мөнәсәбәтләренә тартылуы нәтиҗәсендә, өйдә сугылган тукымаларны куллану кысылганнанкысыла барган һәм кулдан туку һөнәре үзенең элекке әһәмиятен югалткан. Кустарь кәсепчелек рәвешендә яшәү омтылышлары да булмаган түгел, мәсәлән, элекке Норлат һәм Әтнә волостьларында кул хезмәтенә нигезләнгән мануфактуралар булып, комач һәм төрле-төрле бизәкле тукымалар эшләп чыгарып торганнар. XX гасырның 10—20 елларыннан бирле инде әйдә туку һөнәре бөтенләй диярлек бетүгә йөз тота. Казан артында һәм Татарстанның көнчыгыш районнарында асалы палас һәм башка шуның ише кайбер нәрсәләрнең сугылуын исәпкә алмаганда, бүгенге көндә инде туку сәнгате яшәүдән, үсүдән туктаган. Безгә, хәзерге буын кешеләренә, бары гик моннан 60—70 ел элек сугылган әйберләрне генә күреп канәгатьләнергә туры килә. Сандык төпләреннән шундый әйберләрне чыгарып, бәйрәм көннәрендә өйләрен бизи торган олы буын кешеләр авыл җирләрендә әле бүгенге көндә дә бөтенләй юк түгел. Әйе, чын сәнгать беркайчан да онытылмый да, тузмый да; гамәлгә яраксыз бер нәрсәгә әверелеп югалып та калмый. Борынгы әсәрләр һаман да безне тәэсирләндерәләр, сокландыралар. Бу иске әйберләрдәге бизәкләү сәнгате алымнарының гомерен таЧуптарлы тукымаларның бөтен төрләрендә дә без геометрик бизәкләрнең терле формаларын очратабыз, халыкның фан гын да озынайтырга, хәзерге көнкүреш өчен файдаланырга мөмкин булыр иде; әйтик, фабрикалар күпләп эшләп чыгара торган диван мендәрләре, декоратив сөлгеләр, гардина тукымаларының (тәрәзә пәрдәләре) эскизларын эшләгәндә рәссамнарыбыз халкыбыз сәнгате хәзинәсенең классик өлгеләреннән күп нәрсәгә өйрәнә алырлар иде. Гасырлар буе халыкның эстетик зәвыгын канәгатьләндереп килгән, күп санлы гүзәл әсәрләр калдырган туку сэн' гатебеэ моңа, һичшиксез, лаек булган зур мирас ул.