Логотип Казан Утлары
Публицистика

XX Й93 БАШЫ ТАТАР ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ МАТБУГАТ ТАРИХЫНЫҢ КАЙБЕР МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ

Әдәбиятыбыз тарихына караган хезмәтләрнең саны ишәя килә һәм, әйтергә кирәк, сан белән бергә, аларның сыйфатлары да күзгә күренеп яхшыра бара. Бер урында таптанулар, күптән мәгълүм фактларны үзгәртмичә генә тәкрарлап чыгулар дәвере, ниһаять, сизелерлек артта калды. Моңа дәлил итеп Г. Халитның «Тукай һәм аның замандашлары», И. Нуруллинның «XX йөз башында татар әдәбияты» һәм М. Гайнуллинның «XX йез башында татар әдәбияты һәм публицистикасы» исемле зур күләмле китапларын күрсәтеп була. Шулардан без Мөхәммәт ага Гайнуллинның рус телендә чыккан хезмәтенә XII махсус тукталырга уйлыйбыз. Чөнки бу китапка, соңгы елларда чыккан башка хезмәтләрдәге кебек үк, мәсьәләгә киң планда килеп, материалларны мөмкин кадәр күбрәк җыеп, аларны яктыртуда иҗади эзләнү һәм яңа фикер әйтергә омтылу хас. Анда без кайбер мәсьәләләрдә авторның элекке ялгыш, яисә берьяклы позицияләреннән ваз кичүен дә күрәбез. Бу — иҗади үсүнең бәхәссез бер билгесе. Китап «Журналистика һәм публицистика», «Әдәби тәнкыйть», «Поэзия», «Драматургия» һәм «Әдәби проза» дигән зур-зур биш бүлектән тора. «Журналистика һәм публицистика» исемле бүлекне М. Гайнуллин хезмәтендә генә түгел, бәлки бөтен татар әдәбияты белемендә, бу өлкәгә багышланган беренче зур хезмәт, дип бәяләргә мөмкин. Биредә моңарчы өйрәнелмәгән бик күп өстәмә фактлар туплау белән бергә, ул фактларны яңа позициядән карап, яңача тикшерү омтылышы да көчле. XII М. Гайнуллин Татарская литература и публицистика начала XX века Казань. Рус телендә. 1966 ел 433 бит. Димәк, бу бүлекнең әдәби тикшеренү методологиябез һәм шул чор иҗтимагый фикер тарихын өйрәнү өчен дә әһәмияте зур. Шуңа күрә бу бүлектәге кайбер катлаулы һәм ачылып җитмәгән мәсьәләләргә киңрәк тукталу урынлы булыр дип уйлыйбыз. Беренче карашка революциягә кадәрге татар матбугаты турында шактый фикерләр әйтелде кебек инде. Ләкин алар (И. Рәминең кызыклы альбомын исәпкә алмаганда), кызганычка каршы, төпченеп эзләнүләрдәй соң ясалган фәнни фикер булудан бигрәк, мәгълүм калыпларга туры китерергә тырышып әйтелгән нигезсез хөкемне хәтерләтәләр. Татар вакытлы матбугаты турында сүз йөрткәндә, ул авторлар үз хөкемнәрен В. И. Ленинның 1905 елгы революция дәверенә карата әйткән «Өч төп сыйныф, өч төп политик агым» турындагы фикеренә яраклаштырырга тырышып килделәр. Ләкин, үкенечкә каршы, юлбашчының: «Бу төп өч юнәлеш арасында исә, билгеле, ике арада торган, күчмә, ярымйорты ясалгылар теләсәң никадәр» *, — дигән иҗади һәм принципиаль искәрмәсе онытылыбрак калды. Нәтиҗәдә, «Йолдыз», «Вакыт», «Казан мөхбире» кебек газеталардагы, «Аң», «Шура» шикелле бай эчтәлекле журналВ. И. Ленин. Әсәрләр. 31 том. 11 бит. Ә '©ЛәБИ ! тәнкыйть лардагы прогрессив характерлы материаллар файдаланылмый яттылар. М. Гайнуллин исе, менә шундый берьяклылыктан баш тартып, мәсьәләгә киң караш белән килергә тырыша һәм бик әһәмиятле казанышларга ирешә. Мәсәлән, моңарчы гел «либераллыкта» гаепләнеп, читкә тибәрелгән «Йолдыз» газетасын алыйк. Автор «Йолдыз»ның нилектән озын гомерле һәм популяр булуын, мөхәррире Һади Максудиның газетаны яшәтүдә дипломатларча эш йөртүен күрсәтү белән генә чикләнми, революцион карашлы прогрессив әһелләрнең, күренекле язучыларның газета трибунасыннан системалы рәвештә файдаланып килүләрен дә матур-матур мисаллар белән дәлилли. Гел «миллионерлар органы», «милләтчеләр трибунасы» сыйфатында тәкъдим ителеп килгән «Вакыт» газетасына (анда ул характердагы материалларның күп булуы бик табигый) багышланган эзләнүләр дә буржуаз җәмгыяте дәвере матбугатын аңлау өчен гаять характерлы нәтиҗә биргән: наширның кем булу-булмавына карамастан, газетадан демократ язучылар, революцион яшьләр, хәтта X. Ямашев кебек большевиклар да нык файдаланганнар. Бу — игътибарга лаек момент. Менә шулердан чыгып, М. Гайнуллинның «Вакыт» газетасы баш редакторы Фатих Кәрими эш- чәнлегенә озаграк тукталуы урынлы. Татар журналистикасы формалашу дәверендә күп хезмәт күрсәткән аксакал газетчының эшмәнлеге, һичшиксез, өйрәнелергә тиеш. Шул ук вакытта иске интеллигент Ф. Кәриминең бик катлаулы чорларда абынмалы юллардан гражданлык хисенә тап төшермичә уза алуы да ихтирамга лаек. «Социалистлыкта лаф орып, җаваплы моментларда илен саткан һәм диңгез аша һава бозып яткан иске интеллигенциянең башка вәкилләре белән чагыштырганда, Ф. Кәриминең мораль йөзе уңай яктан ачыла. Ләкин безнең алда ике Ф. Кәрими бар. Беренчесе — практик журналист, редактор, педагог, гыйльми популяризатор, әдип Фатих Көри- ми, һәм ул ихтирамга лаек. Шунда ук байтак вакытлар буржуаз милләтчелек белән мавыккан идеолог Ф. Кәрими дә бар, монысы инде кискен тәнкыйть ителергә тиеш. Китапта исә соңгы момент йомшаграк чагылган. «Шура» журналына һәм аның редакторы Риза Фәхретдинен эшчәнлегенә карата бирелгән бәя белән дә нигездә килешерлек. «Шура» журналы үзенең бай эчтәлеге һәм гаҗәп каршылыклы позициясе белән татар дөньясында бердәнбер орган дип әйтерлек. Бу хәл М. Гайнуллин китабында, күләм биргән мөмкинлекләрдән чыгып, шактый тулы тасвирланган. Әйе, XX гасыр башы татар әдәбияты һәм культурасына, татар халкының төрле дәвердәге катлаулы тарихына кагылганда, «Шуравдагы материалларны һәм Р. Фәхретдиновның бихисап әдәбипублицистик әсәрләрен, гаять нигезле гыйльми-тарихи хезмәтләрен читләтеп уза алмыйбыз. Әдәбият һәм тарихыбыз белән әзме-күлме шөгыльләнгән кеше моны яхшы аңлый. Р. Фәхретдинов, күп еллар актив эшләп, бай гыйльми мирас калдырган галим. Ул яшәгән чорларга күз салсак, без матур әдәбият өлкәсе белән әдәби тәнкыйть мәйданында да, журналист трибунасы белән редактор кабинетында да, тарихчы лабораториясе белән археограф китапханәсендә дә, философ креслосы белән педагог кафедрасында да Р. Фәхрет- диновны очратабыз. Ләкин теләсә кайда тыгылып йөрүче, күпкә дәгъва иткән җилкуар дилетантны түгел, бәлки сүз-фикернең бәясен белеп, авторлыкның җаваплылыгын аңлаган төпле галимне, наданлыктан сыкранган, ахмаклыктан җирәнгән акыл иясе гуманистны күрәбез. Без сейли торган китапта менә шул катлаулы һәм бай иҗатның бер-ике ягы гына карала, матур гына нәтиҗәләргә ирешелә. Әмма Р. Фәхретдинов эшчәнлегендәге каршылыклы, хәтта тискәре моментларны читләтеп узу белән килешәсе килми. Фәнни гадел булырга теләсәк, безгә аның объективизмы белән идеализмын да ярып күрсәтергә иде, шуңа күрә, вәгазьче мөнбәрендә дә, мулла михрабында да. пишкадәм хөҗрәсендә дә аһ- ваһ орыл, бакырын алтынга тәкъдим итеп йергән «Риза хәзрәт» белән дә очрашырга, принципиаль рәвештә «моназара» кылып алырга кирәк иде. Нигәдер, автор нәкъ бу моментларны читләтебрәк узган. Тик юкка. Р. Фәхретдинов зшчәнлеге бездә беренче мәртәбә шулай киңрәк планда яктыртыла. һәм тәкъдир итү белән тәнкыйть янәшә йөрсә, хезмәтнең кыйммәте бермә- бер артыр иде. Ләкин бездә тәнкыйть итүне берьяклырак аңлау өстенлек итә кебек. Мәсәлән, зур яки хезмәтләре игътибарга лаәк кешене тәнкыйтьләүне аның иҗатын өйрәнүдән баш тарту кебек кабул итәбез. Ачыграк әйткәндә, безгә тәнкыйтьне Ленинча аңлау җитеп бетми әле (мисалга, татар әдәбияты белемдә киң таралган «тәнкыйть» методы белән В. И Ленинның Л. Н. Толпой иҗатына ясаган фәнни нигезле тәнкыйтен чагыштырып карагыз). Күрәсең, субъективизм хөкем сөргән чорда гел аяк астына салып таптарга яисә бертавыштан мактарга күнегеп калганбыз. Бу хәл исә метафизиканың корбаны булу дигән сүз. «Метафизик тәмамланган капма-каршы положениеләр белән уй йөртә,— ди Энгельс «Анти-Дюринг» дигән мәшһүр хезмәтендә, — аның өчен әйбер яки бар, яки юк; аның сүзе «әйе-әйе, юк-юк» сүзләреннән гыйбарәт». Чын тәнкыйть — инкарь белән икърарның диалектик кушылмасы. Р. Фәхретдинов эшчәнлеге дә шундый гыйльми тәнкыйтькә мохтаҗ. Мәгълүм булганча, Р. Фәхретдиновка бер үк вакытта панисламист та һәм пантюркист та дигән мөһерләр сугылып килде. Бу ике төшенчәнең (ике политик юнәлешнең) нормаль бер кеше башында бер үк вакытта була алмавы — бәхәссез нәрсә. Шуңа күрә без Фәхретдиновны пантюркист кына дип кабул итик, ди. Тик нинди дәлилләр китерербез? Тел ярышы оештыруымы? Алайса, бер «гомумтөрки» телнең барлык төрки халыклар өчен яраксыз булуын Р Фәхретдинов мөхәррирлек иткән «Шура» журналы исбатлады Галимнең үз теле дә, гомум татар әдәби теле белән бергә, елдсн-ел сафлануга таба барды. Инде этногенез проблемасын алыйк. Чын пантюркист, авантюрист 3. Вәлиди белән Р. Фәхретдинов арасында бу мәсьәләдә бармы берәр уртаклык? Беренчесе тарихта илбасар ханнарны идеаллаштырган «төрек-татарчы», «турайчы» булса, икенчесе, мәсьәләгә берьяклырак килсә дә, М. Гайнуллин күрсәткәнчә, шактый дөрес юлда торган «болгарчы». Икесенең язмышы да ике төрле. Пантюркистлык, гадәттә, Төркия дәүләте йсрткән агрессив политикага мөнәсәбәттә бик ачык чагыла. Р. Фәхретдинов та үз мөнәсәбәтен ачык әйткән. Төркиянең гарәп илләрен, шул исәптән Ямәнне яулап алуын ул бөтенләй тискәре хәл сыйфатында квалификацияли. Галим пантюркизмның төп сыйфаты булган расачылыктан бик ерак тора, бер үк вакытта яулап алу политикасында халыкның гаебе булмавын да күрсәтә. Кыскасы (мисалларны тагы да китереп булыр иде), Р. Фәхретдиновка карата «пантюркист» дип әйтерлек тиешле дәлилләр таба алмыйбыз. Әмма Р. Фәхретдиноаның вакыт-вакыт милли чикләнгәнлек шаукымына бирелеп алуына килсәк, монда мәсьәлә шактый катлаулы. Без проблемага Ленинча килеп, изелүче милләтләрнең милләтчелеге белән изүче милләтләрнең агрессив шовинизмын берберсеннән аера белергә тиешбез. Шулай итмәгәндә XX гасыр башында «халыклар төрмәсе» булган Россиядә киң җәелгән катлаулы милли хәрәкәтне дә, бүгенге көндә колониализмга каршы купкан дөньякүләм милли азатлык давылын да тарихи дөрес аңлата алмабыз. Бу сүзләрне без Р. Фәхретдинов эшчәнлегендә чагылып киткән кайбер чикләнгәнлек сөремнәрен аклар өчен түгел, бәлки шул ялгышларның татарга гына хас милли чир булмыйча, кешелек җәмгыяте үсешендәге котылгысыз бер этап җимеше икәнлеген искәртер өчен язабыз. Риза Фәхретдиновның панисламизмына килсәк, биредә «гаепләү» өчен бөтен дәлилләр дә бар сыман. Нечкәртелгән идеализм һәм ислам динен идеаллаштыру, югары рухани дәрәҗә, теологик хезмәтләр — барысы да бар. Ләкин ныклабрак тикшерсәң, бу дәлилләр дә көчләрен югалталар, һәрбер «хак мөселман»ның панисламист булуы зарури түгел. Казый-мөфгилек тә критерий була алмый. Дини әсәрләргә килсәк, алар панисламизм идеясе туганчы тагы да күбрәк язылганнар. Шуңа күрә без тышкы сыйфатларны читкә куеп, ул идеяне аның үз хезмәтләреннән эзлик; һәм эзләнү әҗөрен бирәчәк: панисламизм хакында аның үз сүзләрен, ул идеологиягә карата ачык мөнәсәбәтен табабыз. 1912 елда язган бер хезмәтендә Фәхретдинов, шәрык илләрендәге антиколониаль хәрәкәтләргә карата Европа колонизаторларының мөнәсәбәтләре турында сөйләп, панисламизм (иттихады ислам) проблемасына туктала һәм аны бер карачкы күсәк итеп түгел, бәлки тарихи принцип белән өч төшенчәгә бүлеп тикшерә: 1) политик союз, 2) дини (мәзһәби) берләшме һәм 3) политик максатлардан ерак торган иҗтимагый союз. Европа политиклары, ди автор, панисламизм дип беренче төр, ягъни политик соЮзны күздә тоталар. Ләкин мондый союз мөмкин булмаган бер хәл, чөнки «һәрберенең махсус бер мәнфәгате, гадәт вә максуды, лисан вә шивәсе» бул*ан мөселман илләренең «бер хөкүмәт идарәсенә җыелмаклары мөмкин улмаса кирәк». Мәкалә дәвамында Р. Фәхретдинов, панисламизмның реальлектән ерак булуын күрсәтү белән гена чикләнмичә, аның за- рарлы икәнлеген да ачык әйтәШул ук вакытта галим панисламизмны «мәкерле кешеләр тарафыннан мал һәм карьера өчен уйланып чыгарылган хыял» дип исәпли. Шулай ук аның бу курсәтуе Россиядәге мөселман халыкларының иҗтимагый узганын тикшеру өчен дә әһәмиятле. Ул фикер тарих фәннәре докторы Р. И. Нәфиговның: татарлар арасында панисламизм эзләу — патша самодержавиесенең провокацион уйдырмасы ул, дигән ачышына яңа дәлил ести! . Фәхретдиновны панисламизмга нисбәт итучеләр, гадәттә, аның мөселман илләре турында күп язган булуын игътибарга алып, галимне шәрык илләрен идеаллаштыра дип уйлыйлар. Тик бу — нигезсез шәбһә. Ул шәрык илләрендә хөкем сөргән гомум регрессны, торгынлыкны яхшы күргән, фаҗигане төбетамыры белән аңлаган, аның сәбәпләрен шактый дөрес сиземләгән; гарәп илләренең «искелек ноктасын- дан каралдыгында... гомуми бер музейханә хөкемендә» булуын да яхшы белгән. Бу мәсьәләдә ул күп кенә замандаш Европа галимнәреннән югарырак торган. Дөрес, Фәхрөтдиновның диннән бөтенләй баш тартуын көтү урынсыз булыр иде. Алай гына түгел, динне нечкәртү, сыгыл- малырак итү юлында актив эшләгән рухани галим дә ул. Әгәр узганны бәяләүдә, панисламизм кебек зарарлы тәгълиматларны тәнкыйтьләүдә Фәхрөтдинов интернациональ карашлы прогрессив җәмәгать эшлек- лесе дәрәҗәсенә күтәрелә алса, диннең тормыштагы урынын билгеләүдә ул гадәти мулла түбәнлегенә төшеп кала. Р. Фәхретдинов фәлсәфәсенә без биредә очраклы рәвештә генә болай озак тукталмадык. Капитализм чоры иҗтимагый фикеребез һәм культура тарихыбызда ул иң катлаулы, кызыклы шәхесләрнең берсе. Ләкин комик түгел, бәлки трагик шәхес. Шул ук вакытта иҗтимагый тормыштан читто калган Дон-Кихот түгел, ә бик күп мәсьәләләрнең очын үзендә төенләгән Вольтер кебек үзәк фигураларның берсе ул. М. Гайнуллин үз хезмәтендә аның эш- чәнлегенә махсус бүлекчә багышлап дәрес ' «Шура» журналы 1912 ел 13 сан. ' Р. И. Нофнгов. Формирование н развитие передовой татарской общественнополитической мысли. Казань. Рус телендә. 1004 ел. 40-53 Оитләр. эшләгән. Ә безнең биредә төпченүдән теләк исә, китаптагы төгәлсезлекләрне тулыландыру белән бергә, катлаулы мәсьәләләргә карата комплекслырак анализ тәҗрибәсе ясап караудан гыйбарәт Мондый анализ алымы, фикеребезчә, аерым шәхесләр иҗатларын гына түгел, матбугат органнары эшчәнлеген тикшерер өчен дә зарури. Киресенчә булганда, синтезлап гомумиләштерә башлаган чакта, схемалар тирәсендә калачакбыз. Күзәтелә торган китапта моның да мисаллары юк түгел. Мәсәлән, югарыда татар матбугат органнарын формаль рәвештә өчкә бүлүгә каршы фикер әйтелгән иде. М. Гайнуллин газетажурналларның эчтәлегенә һәм аерым материалларга ясаган күзәтүләрендә дәрес юлдан барса да, нәтиҗәләр чыгара башлагач, искә традицияләрдән котылып бетә алмыйАлай гына түгел, бер органга карата да төрле урында төрлечә, бер-бер- сенә каршы билгеләмәләр бирә. Мәсәлән, «Казан мөхбире» газетасы бер җирдә «радикаль буржуаз юнәлештә» булса (7 бит), икенче төштә «либерал га әверелә (23 бит), өченче урында исә ул «либерально-умеренный» дигән бүрек астына алына (119 бит). «Вакыт», «Йолдыз», «Шура» һ. 6. белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Киләчәктә^ андый буталчыклыклардан азат булыр өчен, татар вакытлы матбугатына карата сыгыл- малырак классификация принциплары эзләмәскәме икән, дигән фикер туа. (Рус буржуаз матбугаты белән татар газета- журналлары арасына бөтен мәсьәләләрдә тигезлек билгесе куеп булмавы бүген һәрбер кеше өчен аңлаешлыдыр.) Наширның кем булуыннан чыгыл кына түгел, бәлки редактор позициясен дә, редколлегия составын да һәм киң катлам корреспондентларны да хокуктан мәхрүм итмичә хөкем йөртергә кирәктер. Шулай ук укучыларның таләп һөм тәэсирләре дә онытылмаска тиеш. Киресенчә булганда, буржуаз җәмгыятьтәге матбугат спецификасын аңлатуда буталып, чыганаклар хәзинәсенә юлны кисеп куюыбыз бар. Моңа хәтле, кызганычка каршы, шулайрак эшләнде дә. Революциягә кадәр чыккан татар газеталары арасында иң хөрмәтле урында торганы, һичшиксез, большевиклар органы — «Урал» газетасы иде. Ул, кыска гомерле булуына карамастан, безнең матбугат тарихында бер эпоханы тәшкил итә алды. Китапта бу газетага тагы да киңрәк тукталырга мемкин иде. «Урал» материалларын җыел, бер аерым китап итеп чыгарырга да, ниһаять, вакыт җитмәде микән? Бер «•Урал» гына түгел, башка демократик органнарның сайланма материалларыннан төзелгән хрестоматияләр турында да уйланыр чак җитте сыман. М. Гайнуллин китабы шикелле хезмәтләр янында шундый хрестоматияләр дә булса, студентларыбыз һәм киң җәмәгатьчелек өчен мөмкинлекдер арта төшәр иде. һәм мондый мактаулы эшне башкаручылар коллективына җитәкчелек итүдә М. Гайнуллинның тәҗрибәсе бик файдалы булыр иде. Яңа китапның уңай ягы итеп тагы шуны күрсәтергә кирәк: автор реакцион матбугат органнарын да дежур сүзләр белән генә шелтәләп узмый, бәлки аларның эчләренә кереп, фактик материаллар ярдәмендә тәнкыйть итә. Ә без моңарчы, күңелсез булса да әйтик, реакцион органнарны эчләренә кереп тәнкыйтьләүдән бигрәк, аларның капка төпләрендә тузан беркетеп алу белән канәгатьләнеп яшәдек... Җыеп әйткәндә, М. Гайнуллин китабының беренче бүлеге, материалга гаҗәп бай булуы белән бергә, куп кенә мәсьәләләрне яңачарак — дөресрәк яктыртуы белән дә характерлы. Китапның икенче бүлеге XX йөз башындагы әдәби тәнкыйть тарихына багышланган. Күрсәтелгән дәвердәге әдәби-эстетик фикернең формалашуы, әдәби тәнкыйть принциплары Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов иҗатларына багышланган хезмәтләрдә шактый тикшерелде. М. Гайнуллин әсәрендә исә менә шул хезмәтләргә беркадәре йомгак ясала, һәм автор, бик хаклы рәвештә, XX йөз башы татар әдәби тәнкыйте үзенең язмышын азатлык өчен көрәшкә бәйләде, һәм ул реализм, халыкчанлык, югары сәнгатьчәнлек принципларының җиңү казанышына иреште дигән нәтиҗәгә килә. Бүлек башында татар иҗтимагый тормышындагы әдәби-гыйльми тәнкыйтьнең яралгы дәверләренә — узган гасырдагы тәнкыйди фикер тарихына тукталып автор бик дөрес эшләгән. Чыннан да бу өлкәдә Г. Курсави, И. Хәлфин, Ш. Мәрҗани, X. Фәезхан һәм К. Насыйриларның рольләре бик ЗУРБездәге чын мәгънәсендәге әдәби тәнкыйтьне Г. Тукай исеме белән баглау бик дөрес: махсус трактатлар язмаса да, бу өлкәдә бөек шагыйрь гаять тирән эз калдыра алган. Тик шагыйрьнең тормыш тискәрелекләрен XIII Мансур Хәсәнов. Г. Ибраһимов. Казан. 1964 ел. 55—71 битләр. ' Мондый кимчелек Г. Халит һом Ш Байчура хезмәтләрендә дә мөстәкыйль рәвештә тчзмтелде. чыбыркылауга багышлаган саф сатирик әсәрләрен дә «әдәби тәнкыйть» категориясенә кертү (130—132 битләр) аңлашылып җитми. Юмор һәм сатирадагы тәнкыйть белән әдәби тәнкыйтьтәге объектлар бер-беренә бөтенләй башка нәрсәләр бит. Ә менә алдарак, 132— 153 битләрдәге анализлардан исә, без чын Тукай- әдәбиятчыны күрәбез. Китапта Ф. Әмирхан эшчәнлеге тагы да күпкырлырак, ти-' рәнрәк ачыла. Бер хакыйкать көннән-көн калкурак булып күренә: бишенче-унынчы еллардагы әдәби-эстетик фикернең формалашуында Ф. Әмирхан иң зур фигураларның берсе һәм, профессор Г. СәгьДичә образлы итеп әйтсәк, татар әдәбиятының «карчыга күзле үткен тәнкыйтьчесе» булган. Ф. Әмирхан эшчәнлегендәге гомумке- шелек, интернациональ моментларны ас- сызымлап күрсәтүе белән автор бик хаклы. Ф. Бурнаш әйтүенчә, шәкертләр хәрәкәтендә аларның «сәхнәдән торып командалык итүче җитәкчеләре» сыйфатында танылган, социалдемократлар һәм большевик С. Н. Гассар белән якын мөнәсәбәттә торган Ф. Әмирхан саф язучы, саф тәнкыйтьче, саф журналист кына түгел, бәлки зур җәмәгать эшлеклесе дә иде. Олы әдипнең бу сыйфатлары аның әдәбият белеме өлкәсендәге урынын да билгеләгән, элc. Ибраһимовка багышланган бүлекчә дә материалга бай булуы белән игътибарга лаек. Ләкин авторның «Татар шагыйрьләре» тирәсеннән йөгереп кенә узуы аңлашылып бетми. «Татар шагыйрьлэре»нең барлыкка килүен бер «кызу канлылык» белән генә аңлату канәгатьләндерми, һәм ул алай а** лап кына узарлык иләмсез әйбер дә түгел. Авторга ул әсәрнең барлыкка килүендәге объектив сәбәпләрне эзләү белән бергә, бу өлкәдә М. Хәсәнов ирешкән дөрес һәм әһәмиятле нәтиҗәләрдән XIII файдаланырга кирәк иде. Безнең уебызча, автор Г. Иб- раһимовның «Әдәбият кануннары» исемле зур хезмәтенә дә күз сирпеп кенә узу белән чикләнгән. Күп кенә проблемалар белән бергә, анда Г. Ибраһимов, татар филологларыннан беренче буларак, фольклор теориясе буенча да нигез ташларын сала башлаган иде бит. М. Гайнуллинның бу хезмәтендә күренекле тәнкыйтьче Җ. Вәлиди эшчәнлеге дә өлешчә яктыртылган. Тарихи аңлаешлы мәгълүм хаталары булуга карамастан, үзенең эрудициясе, төплелеге белән Җ. Вә- лиди — тәнкыйть тарихында үз урынын тәэмин иткән галим. Г. Ибраһимовның Октябрь революциясеннән соң Җ. Вәлиди әсәрләренә игътибар итүе һәм аның белән полемика алып баруы очраклы түгел иде. Ләкин М. Гайнуллин әдипнең 1923 елда чыккан китабына анализ ясаудан элек, аның «Вакыт» газетасында бастырган әдәби-тәнкый*ь глй.гт-әпвре циклына тукталып, галим ки- чергеи эз-r-kциане күзәтеп, аның ялгышларын тәнкы. ть итү белән бергә, Җ. Вәли- динең нинд-1 юллар аша Совет строена хезмәт итүгә хәтле үсеп җитүен дә курсә- терг э тиеш иде. Куреиекл әдип М. Гали сүзләре белән әйткәндә, пар дөньясының күгендә метеор кебек сызылып узган» шагыйрь С. Рә- • . •* . . мә mere М. Гайнуллин китабында бетфтләй яңа сыйфаты белән ачыла. Сүз I Ре именең тәнкыйть хезмәтләре хакын;» ба : Автор бии дөрес әйтә: Рәмиев- . л la бер дә өйрәнелмәгән әле. Шу- -ьечен JJ М. Гайнуллин китабының бу е игътибарны җәлеп итүе бик таби- ' Шулай ук С. Рәмиевнең X. Ямашев истәлегенә багышланган мәкаләсе аерата характерлы. Анда без шагыйрьнең авыр елларда дә демократик идеалларга туры- лыилы булып калуын күрәбез. Җыеп әйт- кэидә, С ’Чмиевнең тәнкыйть Һәм публи- цмстик эшчәнлегө киләчәктә монографик ти |шеренүно көтсә, ЛА. Гайнуллин тарафыч- нан ясалган бу кечкенә обзор ул моно- г рафия о о кирәкле бер кереш сүз ролен үти. Китапта ". Сәгъди, Г. Кәрам, М. Акчурина һ. 6 әдипләрнең дә эшчәнлеге яктыртыла. Урын тар булудан, билгеле, аларның иҗатлары, алдагы каләмдәшләрнекенә караганда таррак яктыртылган. Шулай да моңарчы гел онытылып яткан авторлар белән очрашу уңай тәэсир калдыра. Тик бу бүлекнең азагына җитүгә Шундыйрак фикер туа: әгәр дә автор аны биографизм ысулы белән түгел, ә теоретик планда язган булса, эзләнү тагы да отышлырак чыгар кебек иде. Бер үк вакытта автор гел фактлар теркәп барулардан һәм кайбер кабатлаулардан да котылган булыр иде. Ill Поэзия бүлегенә бирелгән кереш бераз киңрәк тукталуны сорый. Мәсәлән, XIX гасыр татар әдәбиятында үзенә аерым бер урын биләгән Мифтахетдин Акмулла иҗаV. „К. М тына ике генә җөмлә багышлау бик сәер. Мәгърифәтчелек идеясе байрагын биек күтәргән бу гаҗәеп шагыйрь әдәбиятыбыз тарихында бер бөтен этапка вәкяләтлек итә. Әгәр Г. Кандалый, әдәбиятта фанатизм чылбырларын өзеп, гади кеше мәхәббәтен суфиларның мәгънәсез «күкләр»ен- нән алып төшеп, Җир кызына китереп кавыштырса, Акмулла да борынгы тарих томаннарында күмелеп калган «мәгърифәтлелек» идеясен реаль татар дөньясына, аның да конкрет шәхесләренә китереп ба"- лый. Икенчерәк әйткәндә, борынгырак дәвер шагыйрьләребез өчен аң-белем, мәгърифәт идеалы — реальлеге шөбһәле изгеләр, тарихилыгы бәдәсле падишаһлар булса, Акмулла өчен — гадәти кеше, конкрет шәхес, акыл һәм фикер иясе якты идеал иде. Бу инде — фани дип гел түбәнсетелеп килгән кешенең олылы-ын җырлаган гуманизм поэзиясе. Шуңа күрә Акмулла иҗаты турында киңрәк язып, борынгы дәвер татар поэзиясе белән М. Гафури һәм Г. Тукайлар иҗаты арасында Кандалый белән янәшә Акмулланың да зарури күпер хезмәтен үтәүләрен ачыграк күрсәтү киләчәктәге бурычларның берсе. Г. Тукай һәм М. Гафури иҗатлары татар әдәбияты белемендә шактый өйрәнелгән инде. Шуңа карамастан, автор алар иҗатына багышланган бүлекчәләрдә дә яңа фикерләр сйтә алган. Моңа бер мисал итеп авторның «Китмибез!» исемле шигырьгә карата дөрес аңлатманы торгызуын күрсәтергә кирәк. Чыннан дэ: «Если лучше вам, туда сами пожалте, господа!» — Дип тәмамланган бу әсәрне русча ипи дә сорый алмаган әфәнделәргә адресланган дип аңлатылу— иң кимендә укучыларны хөрмәтләмәү иде '. Әмма шигырь, чыннан да, пантюркистлар өчен дә өстәмә бер мичкә бозлы су булды. Тик шагыйрьнең бу әсәрне язган чагында турыдантуры алар хакында уйлавыннан түгел, ә патриотлык, чын гражданлык идеясенең пантюркистлар ечен дә ярага сибелгән тоз булуыннан иде. Баш- качарак әйтсәк, монда Тукай бер таяк белән ике куянны үтерә. Әйе, ихлас патриотизм, олы гражданлык!. Бу инде шул һәм башка дәвердәге ватанчылык хисен пассив рәвештә кабул итеп, актив рәвештә исем һәм акча эшләгән дежур патриотларның «дан җырлаулары» һәм сыкрануны мода иткән икенче тәр шагыйрьләрнең «моңы» да түгел. Олы патриотизм кимчелекне рәхимсез фаш итеп, искелекне себереп ташлап, яңаны тезүне үзенә изге бурыч итеп куя. Иң боек максат безем: хор мәмләкәт, хор Русия!XIV «Олуг юбилей менәсәбәте белән...» дигән шигырьгә бирелгән яңачарак аңлатма белән дә килешергә кирәк. Чыннан да, 1908 елда Россияне шпионнар, камчылы казаклар, хәзинә талаучылар, кара йезләр оясы һәм утлы җир итеп таныган Тукай ни өчен соңрак шулай бик тиз әллә нинди «иллюзияләргә» бирелде икән? М. Гайнул- линның биредә (беренче һәм соңгы строфаларда) нечкәртелгән ирония күрүе бик нигезле. Монда да Тукай үзенең олы патриотизм идеяләренә турылыклы булып калган һәм юбилей уңаенда яңа көч белән кабынган шовичизм сөременә каршы уртак ватан таләпләрен куя: Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк! Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук. Әйе, Тукай, үз халкының улы буларак, ак намусы, пакь вөҗданына бернинди тап төшерм.ичә дөньядан китте, әллә кайдан килгән фатирчы кебек түгел, бәлки тиң хокуклы туганнарча кер елмаеп, ихлас көенеп, горур саубуллашып китте... Рус әдәбияты һәм Тукай дигән катлаулы тема, кечкенә күләмдә булса да, отышлы гына яктыртылган. Тик ул сәхифәләрне укыгач, бер фикергә киләсең: гомум татар әдәбиятында XX йөз башында эшләнгән тәрҗемәләрне, икътибас һәм тәкълидләрнө күзәтеп, рус әдәбиятындагы алдынгы фикернең ничек һәм нинди призмалар аша татар әдәбияты тарафыннан үзләштерелүен күзәткәндә, уебызча, бу китапның кыйммәте тагы да арта тешәр иде. Чөнки алдынгы рус әдәбияты дәрьясыннан су эчеп, татар әдәбияты елгасына өлеш кушкан әдипләр бер Г. Тукай гына түгел бит. XX гасыр башында прогрессив рус әдәбиятына карата булган якын мөнәсәбәт алдынгы татар язу- чыларының барысы өчен дә хас. Ләкин бу мәсьәләгә кагылганда, Лермонтов һәм Пушкинны белү: «помогло поэту (Дәрдмәнд- ке—- авторлар) создавать поэтические произведения на татарском языке», дигән кебек нигездән ялгыш фикерләр җибәрү ярамас (260 бит). Дөрдмәнд турында сүз чыккач, шуны да әйтик, аның «поэзиясе татар телендә дә әдәби матур шигырьләр тудырырга мемкин икәнлеген дәлилләде», XIV Кызганычка каршы, русча тәрҗемәдә бу һәм башка юлларның мәгънәләре бик зәгыйфьләнгән, мәсәлән, әлеге юл болай бирелгән «К единой цели мы идем, свободной мы хотим России». — нихәтле сүлпән, никадәр җансыз яңгырый! «Хөр мәмләкәт», — дип гомумиләштерү, «хөр Русия» дип конкретлаштырудан туган поэтик экспрессивлык. мәгънәви тирәнлектән тәрҗемәдә бернәрсә дә калмаган бит! кебек сәер фикер белән дә килешеп булмый (259 бит). Чөнки, беренчедән, нормаль кеше тарафыннан татарча нәфис шигырь язылу мөмкин түгел дигән караш белдерелмәде кебек; икенчедән, татар поэзиясендәге бөтен нәфасәткә бер Дәрдмәнд кенә вәкяләтлек итми әле. Дөрдмәнднең зур шигырь остасы булуын танып, аның таланты алдында баш игән хәлдә до, ул шагыйрьнең берүзен бай традицияле бетен бер әдәбиятка алай каршы кую дөреслектән бик ерак. Шагыйрь С. Рәмиев иҗаты да рус телендә беренче мәртәбә буларак М. Гайнуллин китабында шулай киң планда тик шерелә. Автор, шагыйрьнең катлаулы иҗат лабораториясенә керүе белән бергә, анык тормыш юлындагы буталчык мәсьәләләрне дә дөрес хәл итүгә ирешә алган. Мәсәлен, ясалма рәвештә куертылган Тукай —Рәмиев мөнәсәбәтләрен автор, принципиаль гыйльми позициядән торып, кешечә гадел яктырта алган. Шулай ук Рөмиевне провокаторлыкта гаепләүләрнең нахак булуы да ышанычлы дәлилләнгән. Поэзиягә багышланган бүлек азагында кыскача гына булсч да Н Думави, М. Ук- маси, 3. Бәшири, 3. Ярмә^и шикелле заманында актив эшләгән шагыйрьләр, Маһруй һәм Мәхмүдә Мозаффарияләр, Рокыя Ибраһимова, Фатыйма Фәридә, 3. Сәгыйдә, Гыйффәт Туташ кебек шагыйрәләрнең иҗатлары да күзәтелеп, аларга тиешле гадел бәя бирелә. Ләкин С. Сүнчәләй, К. Әмири, Г. /Аостакаев (Г. Биги), Ф. Туй- кин һ. б. күп ченә шагыйрьләр, нигәдер, онытылып калган. Ә Ш. Бабич иҗатының бик кыска һәм естен-өстен генә яктыртылуы белән автор үзе дә канәгать түгелдер дип уйлыйсы килә. XX гасыр башы — революцияләр чоры бер поэзиядә түгел, бәлки драматургия белән әдәби прозабыз өчен дә элек күрелмәгән биеклекләргә менү дәвере булды. Китапның аларга багышланган бүлекләре дә шактый кызыклы эшләнгән. Ләкин бу өлкәләр укучылар өчен ул хәтле яңа түгелләр; аларда сизелерлек яңа проблемалар да куелмый кебек Шулай да галимнең аерым авторларны гына түгел, бәлки бер бөтен чорны күзәтергә теләве сизелеп тора һәм ул уңай тәэсир калдыра. Дәрес, бу бүлекләрдә, алдагыларында да сизелеп киткәндәй, фактография алымы үзен ныграк күрсәтә. Моны бөтен китап күләменә күчереп караганда да аңларга мөмкин XX йөз башындагы татар әдәбияты һәм язма культура дөньясы егерме табаклык китапка баш-аягы, форма-эчтәлеге белән сыеп китәрлек хосусый бер хәрәкәт түгел. Бу чор әдәбияты һәм матбугатыбыз ике-өч йөз ел дәвамында «түл җыю»ның нәтиҗәсе булды. Алай гына да түгел, ул татарларның феодализмнан капитализмга, һәм соңгысыннан, бөтен Россиянең зур семьясында, социализмга сикерер эчен әзерләнгән катлаулы, кызу темплы дәвернең җимеше иде. Ул эпоханы чын-чынлап, күп яклап тикшерер өчен бер түгел, ике түгел, бишалты зур-эур том да җитмәс иде. Менә шуңа күрә дә М. Гайнуллин китабы вакыт-вакыт факто-библиографик белешмәне хәтерләтеп куя. Ярар, бу типтагы хезмәт тә файдалы, андыйлар булмаганда әле генә хыял иткән күп томлы эзләнүләргә ирешеп булмаячак. Ләкин шул ук вакытта, югарыда әйтелгәннәрдән дә сизеләдер, яңа хезмәт уйланырга, эзләнергә, бәхәсләшергә мәҗбүр итә. Ә бу һәрбер авторны горурландыра алырлык мактаулы казаныш. исемнәрен һәм аерым өзекләрнең оригиналда тәкьдим ителүе бернәрсә дә бирми, ә татарчадан азмы-күпме хәбәре бар кеше өчен мондый «транслитерация» мәгънә буталчыгы һәм эстетик ризасызлык кына тудыра. Шуңа күрә, уебызча, беренчедән, татарча сүзләрне урынлы-урынсыз транслитерацияләү белән мавыкмаска; икенчедән, биргән тәкъдирдә, фәнни транскрипция нигезендә эшләү таләп ителә. Бу очракта бер Гайнуллинны гына гаепләү гаделсезлек булыр иде, биредә шушы көнгә хәтле татарча-русча транслитерация кагыйдәләрен эшләп бирмәгән телчеләребез гаеплерәк шикелле. Икенче төр төгәлсезлек ител гарәпчә «альәл» артикленең гел «эль-эл» формасында бирелүен күрсәтергә мөмкин. Дөрес, XVIII— XIX гасырларда руслар шулай язганнар иде. әмма хәзер һәрбер азмы-күпме грамоталы хезмәттә гел «ал» яисә «аль» рәвешендә бирелә. Шуңа күрә безгә дә хәзерге рус грамматикасы кагыйдәләреннән чыкмаска кирәк. Кимчелекләрнең өченчесе итеп фәнни аппарат булмавын күрсәтәсе килә. Мәсәлән, китап азагында библиография бирелеп, бу китапта телгә алынган шәхесләр, газетажурнал һәм әдәби әсәрләрнең исемнәренә тезелгән махсус күрсәткечләр тәкъдим ителсә, китапның гыйльми культурасы бик күтәрелеп, аннан файдалану мөмкинлекләре киңәер иде. Гыйльми аппарат исрафчылын яисә коры педантлык түгел, бәлки югары эш культурасының меһим бер чарасы. Хезмәттә очраган кайбер хосусый җитәшсеэлекләргә, мәсәлән, «Асар»ны «Сочинение» дип ялгыш тәрҗемәләүгә, «Сәмруг кош»ын «Орел» (55 бит), «Сарыфвиы «Этимология» дип (190 бит) уңышсыз аңлату кебек аерым тегәлсезлекләргә тукталып тормыйбыз. Чөнки безнең максат ул китаптагы хәреф хатасын чүпләү түгел, бәлки китап чыгу мөнәсәбәте белән кайбер гомуми методологик һәм әһәмиятле фактик мәсьәләләр турында фикер уртаклашудан гыйбарәт иде. Хезмәтнең икенче басмасын матбугатка әзерләгәндә, автор югарыда әйтелгәннәргә игътибар итәр дигән өмет белен китапны ябабыз.