Логотип Казан Утлары
Публицистика

Болгар тарихыка яңа истәлекләр

Дөньяда болгарларның бар икәнлегенә ышансыннар. Якты бәхетебезгә башкалар да көнләшсеннәр һәм омтылсыннар. Г. Тукай, Татар халкының ерак гасырлардан килә торган бөек тарихы бар. Бу озын юлның кайбер өлешләре әле тулысынча ачыкланмаган, кайбер өлешләре яңача карауны, яңача бәяләүне таләп, итә. Монысы, әлбәттә. киләчәк эше. Туган халкыбызның борынгы заманнары турында татарча махсус китапларның юклыгын искә алып һәм журнал укучыларның күп санлы үтенечләрен канәгатьләндерү йөзеннән. «Ка:пн утларыәның икенче санында без Фуат Вәлиевнең «Борынгы бабаларырыз кемнәр?» дип аталган мәкаләсен, 6 нчы санда «Археология докторы А льфред Халиков белән әңгәмә» дигән язманы бастырдык. Журналның бу санында без хөрмәтле укучыларыбызга яшь галим Равил Фәхретдиновның шушы хезмәтен тәкъдим итәбез. Журнал редакциясе ТАРИХНЫ ӨЙРӘНҮГӘ КЕЧКЕНӘ СӘЯХӘТ Бу вакытта инде Багдадта Идел буе болгарлары турында. Болгар ханының ислам дине кабул итүе хакында ишеткән булалар. Алмыш ханның хаты хәлиф сараенда зур кызыксыну тудыра һәм гарәпләр өчен киң политик мөмкинлекләр ача. . ' flea башына таба Багдад хәлифәлеге үзенең элекке көчен югалта башлый. Азер- әижан. аманилар дәүләте һәм Харәзем, хәлифне рәсми рәвештә тануларын дәвам итсәләр дә. чынында инде мөстәкыйль дәүләтләр булып әверелә баралар. Хазар (Кас- —.921 иче елның ман урталары. Багдад шәһәренә ерактан, кайдадыр Идел буена урнашкан Болгар дәүләтеннән илче килеп төшә. Илче Багдад хәлифенә Болгар ханы Алмыш ханнан ике хат тапшыра. Габбаслар династиясе хәлифе Җәгъфәр әл-Мөкътә- диргә язган хатында Алмыш хан Болгар илендә ислам дине тарату һәм мәчет салдыру өчен белгеч сорый, шулай ук үз дошманнарыннан саклану өчен ныгытма корырга акча белән ярдәм итүне үтенә. пнГ.) диңгезе буйларында, Тәбарстанда тынычсызлык башлана- ерак Төньяк белән сәүдә юлларын Хазар дәүләте каплап тора. Әмма шул ук Хазарда һәм аларнын көнчыгыш күршеләре булган угызларда исламга якынаю көчәнгәннән-көчәя. Шуңа күрә сарай әһелләре Европа белән Азия арасындагы әһәмиятле сәүдә юлларын үз кулларында тотып торучы хазарлар, угызлар һәм болгарлар арасында ислам дине тарату Багдад хәлифәлегенең халыкара хәлен һәм политик нигезен ныгытачак, әлеге төрки халыкларны гарәпләр империясенә буйсындырачак дип өметләнәләр. Менә шуларны истә тотып, Багдадта болгарларга илчелек җибәрергә карар бирәләр. Илчелекнең башлыгы итеп Сусан әр-Расси. киңәшче һәм секретарь игеп Әхмәт Ибн Фадлан билгеләнә. Оста дипломат Ибн Фадлан чынында илчелекнең иң ышанычлы җитәкчесенә әверелә. 5000 кешедән һәм, дөяләрне санамыйча. 3000 аттан торган кәрван 921 иче елның июль аенда Багдадтан чыгып китә һәм Бохара. угыз, бәҗәнәк, башкорт җирләре аша үтеп, гомердә күрмәгән авырлыклар кичереп, бер ел дигәндә, ягъни 922 иче елның 12 нче маенда Болгар ханының җәйге торак урынына* килеп җитә. Гарәп илчеләре Болгарда рәсми рәвештә ислам дине кабул итүдә катнашалар. Илчелек 923 нче елда кире Багдадка әйләнеп кайта. Ләкин Багдад илчеләренең вакыт уздырып, акча туздырып йөрүләре хәлиф хөкүмәте өчен нәтиҗәсез кала- угызлар ислам дине кабул итмиләр; Хазарда мөселманнар партиясе таркатыла, ныгытма кору өчен соралган акча килеп җитмәү аркасында. Алмыш хан хәлифкә булган ышанычын югалта һәм Урта Азия белән элекке элемтәсендә кала. Әйе, гарәпләр империясе өчен бу илчелекнең әллә ни нәтиҗәсе булмый. Әмма тарих өчен, бигрәк тә татар халкының борынгы тарихы өчен бу илчелекнең әһәмиятен бернн белән дә бәяләү мөмкин түгел. Ибн-Фадлан үзенең күргәннәрен җентекләп язып чыга. Үзенең язмаларында ул төрки халыкларның (угыз, бәҗәнәк. башкорт, болгарларның) Һәм русларның көнкүрешләрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын һ. б. бәйнә-бәйнә тасвирлап бирә. Ибн-Фадлан язмалары ул безнең борынгы бабаларыбызның берсе булган болгарлар турында иң кызыклы һәм иң ышанычлы язма документ булып исәпләнә. Болгар дәүләтенең язма тарихы ИбиФадланнан башлана дисәк, һич та ялгыш булмас. Билгеле. Иби-Фадланнан башка. X йөздә һәм аннан соңрак яшәгән гарәп, иран, төрки географлары, тарихчылар һәм тел галимнәре дә Идел — Чулман буе болгарлары турында азмы-күпме мәгълүматлар калдырганнар. Җөмләдән ИбнРүстә. әл-Мәсхүдн. әл-Истахри, Ибн-Хәүкаль. әл-Бәлхи, Мөкатдасн. әл-Бәкри. Ибн-ән-Нәдим. Мәхмүт Кашгари, бөек географ Идриси, әл-Гарнати. Әбү-әл-Фнда, Ибн-әл-Әснр. Жүәйпи. әлГомәрн, Ибн-Бату га, мөселман урта гасырының бөек тарихчысы Рәшидетдин Һ. б. Атаклы гарәп сәяхәтчесе һәм дипломаты Ибн Фадланиың язмалары белән бер без генә түгел, бөтен дөнья галимнәре кызыксына Әйтергә кирәк. Ибн-Фадлан белән кызыксыну бик иргә башлана. Болгарларга булган сәяхәттән соң 300 ел чамасы үткәч (1215 нче елда) әлеге язмалар гарәп энциклопедисты Якут ал-Хәмавн кулына төшә. Ул аны көнчыгыш илләрдә сәяхәт кылып йөргәндә. Урта Азиянең Мәрв шәһәрендәге бай китапханәләрнең берсендә ,таба. 1224 нче елны тәмамлаган атаклы «Географик сүзлек» исемле китабында Якут, кайбер җирләрен кыскартып, кайбер җирләрендә үзеннән аңлатмалар биреп, Ибн-Фадлан язмаларын да кертә. Якут үлеп, бнш-алты гасыр үткәч. Европаның берничә китапханәсендә аның «Географик сүзлеге» табыла. 1814 нче елда Дания башкаласы Копенгагенда Я. Расмуссен. Якут сү злеге буенча. Ибн Фадлан язмаларын тәрҗемә итә. Расмуссен тәрҗемәсе тиз арада Европа галимнәренең игътибарын җәлеп итә һәм озакламый Ибн-Фадлан «Ри- свлә»се швед, инглиз, латин телләрендә дә басылып чыга. XIX йөздә Пбн-Фадланны өйрәнүдә Россия академигы X. Френ аеруча зур хезмәт күрсәтә. Моңарчы рус елъязмалары һәм тарихчы В. Н. Татищев әсәрләре буенча гынз билгеле булган Болгар тарихы Френның 1832 иче елла чыккан хезмәтеннән соң фән дөньясында зур кызыксыну уята. Якут сүзлегендәге язмаларга карата төрле телләрдә тагын берничә фәнни хезмәт языла. Билгеле, галимнәр арасында Ибн-Фадлан сәяхәтнамәсенең дөреслегенә шөбһәләнүчеләр дә була. Ләкин В. Г. Тимнгауэснның һәм ' Хәзерге Татарстан АССР Куйбышев районы Өч күл авыды тирәсе. В. Р. Розенның андый шөбһәләнүчеләргә карата үтергеч тәнкыйть мәкаләләреннән соң ИбнФадланның даны тагын да күтәрелә ’. Шәрык чыганаклары һәм рус елъязмаларындагы мәгълүматлар XIX гасырда әле яңа гына туып килә торган археология фәне мәгълүматлары белән исбатлана башлый. Идел буеның фәнни үзәгенә әверелгән Казан шәһәрендә рус һәм тагар галимнәре, шулай ук укытучылар, офицер-топографлар, студентлар һәм башка һәвәскәрләр шәһри Болгар. Иске Казан, тагын башка шәһәрләр, кабер ташлары, хәзинәләр турында терле мәгълүматлар җыялар, шул турыда матбугатта язып чыгалар. Фәнни экспедицияләр оештырыла, музей заллары болгар-татар материаль культура калдыклары белән байый, шәхси коллекцияләр һәм китап киштәләре тулыландырыла. Ләкин болгар һәм татар халкының борынгы истәлекләре белән тирәнтен кызыксыну илебездә Бөек Октябрь революциясеннән соң гына башлана. Совет властеның беренче елларында Галимҗан Ибраһимов җитәкчелегендәге Гыйльми үзәк бу юнәлештә шакгый эшләр башкара. Соңрак Болгар турында зур хезмәтләр күренә башлый. Мәскәү профессоры А. П. Смирнов болгар тарихы буенча докторлык диссертациясе яклый һәм зур монография яза. 1945 нче елда археологларның Бөтенсоюз киңәшмәсендә Казан тарихчылары алдына Татарстанның археологик картасын төзү бурычы куела. Н. Ф. Калинин җитәкчелегендә Татар археологик экспедициясе республикабыз җирләрен тоташтан өйрәнә башлый: Казан артының Ашыт, өлешчә Казан суы. Мишә һәм Кама буйлары, Тау ягының Зөя, Кама аръягының Бездна, Актай елга буйлары тикшерелеп, 200 дән артык болгар-татар археологик истәлеге табыла. АРХЕОЛОГИЯ ҺӘМ БОРЫНГЫ БОЛГАР ҖИРЛӘРЕ Моннан 1400 еллар элек, ягъни VI йөздә Азак (Азов) һәм Түбән Дон буенда «Бөек Болгар» дигән дәүләт оеша. «Бөек Болгар» озак яши алмый, VII йөздә үзеннән көчлерәк булган хазарлар тарафыннан җиңелә һәм таркалуга дучар ителә. Болгарларның Аспарук җитәкчелегендәге бер төркеме хәзерге Болгар халык республикасы урнашкан Дунай буена китә һәм шундагы көньяк славяннарны үзенә буйсындыра. Әмма алар күп санлы славяннар арасында әкренләп йотылалар, һәм ул болгарларның бары тик исемнәре генә сакланып кала. Икенче төркем Азактан Төньяк Кавказга таба күченә. Хәзерге көндә анда яшәүче балкарларны шул болгчрларның токымнары дип уйлыйлар. Өченче төркем безнең якларга — Урта Идел һәм Түбән Кама буена таба юнәлә. Алар монда утракланыи калалар, һәм килүләренә берничә гасыр үткәч, IX йөз ахыры — X йөз башларында болгарлар башлыгында төньяк-көнчыгыш Европада тарихта беренче феодаль дәүләт барлыкка килә. Бу дәүләтнең кыскача башлангыч тарихы моңарчы кайбер язма истәлекләргә таянып яктыртылды, һәм бу тарих күпләргә таныш. Әмма язма истәлекләр генә безнең бабаларыбыз тарихына кагылышлы сорауларга җавап биреп бетерә алмыйлар. Менә шунда инде археология ярдәмгә килә. 1950 нче еллар ахырында Казан археологлары тарафыннан Тәтеш районы Олы Тархан авылында казылган борынгы каберлекнең бу якларга килеп чыккан болгарларга караганлыгы ачыкланды. Иделнең сул ягында. Утка елгасы буендагы Танкеевка авылында табылган каберлек тә Болгар тарихының беренче чорына карый. Ләкин бу 1 1924 нче елда яңа хәбәр тарала—Көнчыгыш Иранның Мәшһәд шәһәре китапханәсендә Ибн-Фадланның моңарчы югалган дип саналган китабы табыла. Мәшһәд китапханәсенә бу кулъязма 1656—57 нче елларда Ибн-Хатун атлы берәү тарафыннан тапшырыла. Анын ерак бабаларыннан берсе Якут файдаланган Мәрв китапханәсенең хуҗасы булган. 1935 нче елда шушы язмаларның фотокопиясе Иран хөкүмәте тарафыннан СССР Фәннәр академиясенә тапшырыла һәм илебезнең күренекле мөстәшригы А. П. Ковалевский тарафыннан тәрҗемә ителеп чыгарыла (Путешествие Ибн-Фадлана на Волгу. М.-Л.. 1939). Шулай да Мәшһәд кулъязмасы Ибн-Фадланның үз кулы белән язылган носхә булмый, чөнки XII йөздә Ибн-Фадлан язмаларының күчермәсен биргән Нәҗип һәмадани һәм XVI йөз күчерүчесе Әмин Рази китапларында Мәшһәд язмасында счрамаган хәбәрләр дә бар. Шуларны истә тотып, А. П. Ковалевский 1956 нчы елда Мәшһәд кулъязмасы, Якут сүзлегенә кертелгән кулъязма, һәмадани һәм Рази күчермәләре нигезендә. Ибн-Фадлан *Рисалә»сенең гөп нөсхәсенә якын тәрҗемәне биоә (А. П. Ковалевский. Книга Ахмеда Ибн-Фадлана о его путешествии на Волгу в 921-922 гг„ Харьков, 1956). зур каберлек Олы Тархан каберлегеннән аерыла. Танкеевка каберлеген калдырган кабиләләрнең Болгар дәүләте тарихына ни дәрәжәдә кагылышлы булуы әле ачыкланып бетмәгән. Тарих фәннәре докторы Альфред Халиков фнкеренчә, бу каберлек безнең бу якларга болгарлардан элегрәк күченеп килгән икенче бер төрки кабиләнеке булса кирәк. Әмма ул заманнарда Урта Иделдә яшәгән кабиләләр болгарлар жнтәк- челегендә аерым бер культура һәм дәүләт төзегәнлектән, бу дәүләтнең халкы да болгар исеме белән йөртелә башлаган. Безгә, республикабызның археологик картасы белән бергә. Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының археологик истәлекләре картасын да төзү кирәк иде. Шуңа күрә БО нчы елларда Татарстан жирләрен археологик яктан өйрәнү моңарчы булмаганча көчәеп китте. Бүгенге көндә Урта Идел һәм Түбән Кама районында йөз елдан артык эзләнүләр нәтиҗәсендә 1435 болгар археологик истәлекләр: шәһәр һәм авыл урыннары, каберлекләр, кабер ташлары, хәрбн ныгытмалар, акча якн әйбер хәзинәләре мәгълүм. Менә шу ларның 1152 се Бөек Ватан сугышыннан соң Казан археологлары тарафыннан табылды һәм аның да 760 ы 60 нчы елларга туры килә. Соңгы ике-өч ел эчендә бу мәкаләнең авторы тарафыннан Кама аръягы, ягьнн монголларга кадәрге Идел Болгарының үзәк җирләре тикшерелде һәм бу тикшерү фән өчен күп кенә материал бирде. 1964 иче елда миңа борынгы Болгар, Суар, Бүләр шәһәрләре тирәләрен. Утка, Бездна буйларын, Майна һәм Кече Чнрмешәннең югарыгы һәм урта өлешләрен аркылыгабуйга йөреп чыгарга туры килде. 1965 иче елда экспедиция Татарстанның. Ульяновск һәм Куйбышев өлкәләренең тагын да көньяктзрак һәм көнчыгыштарак урнашкан районнарына үтеп керде. Без моңарчы археолог аяк басмаган Кече Чирмешәннең түбәнге өлешен. Олы Чирмешән, Зәй, Шушма буйларындагы истәлекләрне өйрәндек. Шушы ике елда гына да 479 археологик истәлек, шул исәптән, 18 шәһәр һәм 260 авыл урыны табылды. Бу саннар үзләре генә дә әлеге жирләрдә болгарларның бик тыгыз утырулары, алар тормышының бик жанлы баруы турында сөйли булса кирәк. Шул ук вакытта 1964—65 иче еллардагы археологик тикшеренүләр Идел — Чулман буе болгарларының үзәк жирләрен һәм Болгар дәүләтенең көньяк көнчыгыш чикләрен билгеләү өчен хәлиткеч мәгълүматлар бирде Соңгы елларда жыйналган материаллар шулай ук безнең борынгы жиребездә феодаль мөнәсәбәтләрнең кайчан, ничек формалашуы мәсьәләсенә дә ачыклык кертәләр. Экспедиция туплаган коллекцияләрне, бигрәк тә керамиканы, ягъни балчык савыт-сабаларны элегрәк башка районнарда жый- РВЛГВН материал белән чагыштырып карагач, аларның бер үк типта икәнлеген аңлау КМеи түгел. Димәк, Казан артында да. Тау ягында да, Кама аръягында да — бөтен Болгар җирендә матер «аль культура бер үк төрдә булган дип әйтергә безнең тулы нигезебез бар. Түбәндәге рәсемдә Болгар һәм Казан ханлыгы үзәк җирләренең археологик картз- сы бирелә. Картага бары тик халыкның утрак тормыш белән бәйле истәлекләре генә. Шәһәр һәм авыл урыннары, ташлы яки ташсыз каберлекләр һәм аерым кабер ташлары гына кертелде. Картаны аргык чуарламау өчен, күп сандагы аерым табылдыклар һәм терле хәзгнә урыннары күрсәтелмәде'. Болгар дәүләтенең төп халкы монголларга кадәрге чорда (X йөздә һәм XII! йөзнең 1 яргасында) хәзерге Татарстанның көнбатыш Кама аръягында2 һәм Тау ягының Зөя суЫ урта агымындаXV, өлешчә Каманың уң ягында, шулай ук хәзерге Ульяновск, Куйбышсз өлкәләрендә һәм Чувашстан АССРның көньяк-көнчыгыш почмагында яшәгән. Чорчың беренче яртысында, ягъни X—X! йөзләрдә Болгарның төньяк чикләре Кама елгасының уң як яры буйлап (Кама кушылдыкларының түбән агымнарын да XV Болгар һәм Казан ханлыгы археологик истәлекләренең тулы картасын төзү өчен авторга сонгы көннәргә кадәр үткәрелгән барлык акспеднцняләрнен материалларын карап чыгарга, шулай ук йөз ел буена тупланып килгән һә.м Мәскәү, Ленинград. Казан, Куйбышев. Ульяновск, Пенза, Чабаксар музейларында урын алган барлык болгар-татар археологик истәлекләрен җыйнарга туры килде Картага шулай ук Хельсинки музеенда тупланган һәм 19Ы нче елда Альфред Халиков өйрәнеп кайткан куп санлы аерым табылдыклар да кертелде. Бу тулы карта югарыгы рәсемдә күрсәтелгән картадан зуррак һәм ана, үзәк җирләрдән башка, халык сирәгрәк утырган көньяк һәм көнчыгыш районнарның истәлекләре дә керә. - Куйбышев, Алексеевен. Әлкн, Аксубай, Норлаг, Чистай районнары. 1 Буа, Тәтеш районнары. Равил Фәхретдннов кертеп), хәзерге Алабуга шәһәренә кадәр күтәрелгән Ул урында болгарлар үзләренең төньяккөнчыгыш чикләрен саклау өчен терәк пункт — шәһәрчек корганнар; бу шәһәрчекнең калдыгы фәндә «Шайтан шәһәре» («Чертово городище») исеме белән мәгълүм. Борынгы Болгарның көнчыгыш чикләре Зәй елгасының түбән агымыннан Шушма елгасына таба һәм Шушманың урта агымы буйлап үткән. Көньяк-көнчыгыш чикләр Олы Чирмешәннең югары агымыннан елга буенча түбәнгә таба сузылган һәм Идел буйлап бераз көньяккарак дәвам иткән дә Самар тугае белән чикләнгән. Биек Жигули таулары белән капланган һәм Иделнең зур борылышын эченә алган Самар тугае Болгар жирләрен көньяк күчмә кабиләләр һөҗүменнән саклау өчен бик уңай хәрби район булган. Монда, билгеле, хәрби ныгытмалар гына түгел, халык яши торган зур шәһәрләр, авыллар да урнашкан булган. Шулар арасыннан 1928—29 нчы елларда профессор В. В. Гольмстен тарафыннан казылган һәм үзенең зурлыгы буенча Суар шәһәре мәйданына якын торган «Муром шәһәреж күрсәтеп үтәргә була. Болгарның X—XI йөзләрдәге көнбагыш чикләре Самар тугаеннан Идел буйлап югары күтәрелгән дә, Зөяиең урта агымына кадәр килеп җиткән Зөянең сул як кушылдыклары — Цильна, Карлы һәм Була буйларында болгарларның иң көнбатыш истәлекләре урнашкан. Тагын да көнбатышка табарак, ягъни хәзерге Чувашстан җирендә болгар истәлекләре юк. Сүз уңаеннан чувашларның Болгарга ни дәрәҗәдә катнашы булу-булмау мәсьәләсенә тукталып китик. Чувашстан территориясен археологик яктан начар тикшерелгән дип әйтеп булмый, киресенчә, анда инде озак еллар буена археологик эзләнүләр алып барыла. 20—30 елларда Ленинград, 40—60 нчы елларда Мәскәү һәм Саратов археологлары, ә соңгы 1964—65 нче елларда Казан археологларыннан Һарун Юсупов. П Н. Старостин һәм бу юлларның авторы тарафыннан тикшеренүләр ясалды. Археологик тикшеренүләрнең нәтиҗәсе шуңа кайтып кала болгарлар Чувашстан АССРның көньяк-көнчыгыш өлешендә генә яшәгәннәр *. Шушы Була елгасы буенда болгарларның утрак тормышына бәйле булган 18 археологик истәлек бар. Барлык болгар истәлекләренең 1435 икәнлеген, шуларның 1145 енең хәзерге Татарстан җирендә урнашканлыгын искә төшерсәк, Болгар культура мирасының татарларгамы яки чувашларгамы караганлыгын аңлавы кыен булмас кебек 2 . Шулай ук эпнграфик материалның, ягъни кабер ташлары сакланган зиратларның һәм аерым кабер ташларының урнашуына игътибар итсәк тә, шактый гыйбрәтле нәрсә күзгә ташлана. Мәсәлән, Болгарга караган 78 эпнграфик истәлекнең бары тик өчесе генә Чувашстан — әлеге дә баягы шул Була елгасы буена туры килә. 72 истәлек Татарстанда, берәр истәлек Киров, Ульяновск өлкәләрендә һәм Башкорстанда. Казан ханлыгы чорына караган эпнграфик истәлекләрнең барысы да Татарстан җирендә табылдылар (картаны кара). Галимнәр, әлеге кабер ташларының композиция һәм стиль үзенчәлекләрен тикшереп карагач, татар эпиграфикасының болгар эпиграфикасы нигезендә үсүен ачыклый алдылар. Монда тагын шуны да истә тотарга кирәк корьәи сүрәсеннән өзекләр язылган бу кабер ташлары мәҗүсилек динендә булган чувашлар каберенә түгел, бәлки ислам динендәге болгарлар һәм татарлар каберенә куелган булганнар. Кайбер чуваш тарихчылары, бөтен Чувашстан җирендә борынгы болгарларның «яшәгәнлеген» исбат итәргә теләп, ачыктан-ачык тенденциоз юлга басалар. Алар Чуваш республикасының үзәк һәм төньяк районнарында урнашкан берничә археологик истәлекне IX— X йөзләрдәге болгарларныкы итеп күрсәтәләр Әлеге археологик истәлекләрдән җыелган коллекцияне былтыр җентекләп тикшереп караганнан соң, аларның борынгы болгарларга бернинди катнашы булмавы ачыкланды. Болгар —XIII—XV йөзләргә караган җирле культурага, ягъни чувашларга кагылышлы истәлекләр. Хаклы рәвештә шуны әйтергә мөмкин археология материаллары болгар культура мирасының чуваш культурасында дәвамы турында сөйләми. Кечкенә Була елгасы буен1 Тагын бер шәһәр калдыгы Татарстан һәм Чувашстан чигендә. Әлмән исемле зур татар авылы янында, ә бер авыл урыны Чувашстаннын төньяк-көнчыгышында. Идет буенда табылган. Бусы болгарларның Идел буендагы аерым сәүдә пункты булган. Мондый сәүдә урыннары хәзерге Горький шәһәре тирәләренә кадәр барып җиткәннәр. Ләкин теге яки бу халыкның килеп чыгуы мәсьәләсенә бу аерым-аерым утырган шәһәр һәм авылларның бернинди катнашы юк. ■ Болгар археологик истәлекләренең калган өлеше Ульяновск. Куйбышев өлкәләрендә, берничә истәлек Башкортстан һәм Мари республикаларында урнашкан. дагы истәлекләрне искә алмаганда, Чувашстан җирендә монголларга кадәрге чорның да. Алтын Урда чорының да болгар истәлекләре юк. Була буендагы берничә хәрби ныгытма һәм дистәдән артык авыл урыннарына килгәндә, аларны болгарларның тирә- як халыкларга, шул исәптән чувашлар арасына үтеп керүе һәм теге-бу формада йогынты ясавы белән аңлатырга кирәк. Гомумән, мари, мордва, чуваш, удмурт һәм башкорт халыклары болгарларның политик, экономик һәм культура йогынтысында булганнар. Бу йогынты шулай ук русларда да күренә. Кайбер халыклар, мәсәлән, буртаслар болгарларга ясак та түләп торганнар. Мордваларның ике зур төркемгә бүленеп. Пуреш исемле би житәкчелегендәге көнбатыш төркемнең руслар йогынтысында, ә Пургас би житәкчелегендәге көнчыгыш төркемнең болгарлар йогынтысында булуы мәгълүм. Шәрык географларының күрсәтүенчә, көнбатыш башкортлар да болгарларга буйсынганнар. Үзләренә буйсынган халыкларның жирендә болгарлар, югарыда әйтелгәнчә, хәрби һәм сәүдә пунктлары кора торган булганнар. Болгарлар биләгән уңдырышлы жирләр иген игү өчен бик уңай була. Болгар авыл хуҗалыгында игенчелек тора-бара төп тармакка әйләнә. Болгарлар тире, күн, балык, агач, керамика белән генә түгел, ашлык белән дә сату итәләр. Мәсәлән, рус елъязмаларыннан күренгәнчә, 1024 һәм 1229 нчы елларда Владимир-Суздаль жирендә ачлык куркынычы килеп тугач, болгарлар русларга ашлык сатканнар. Әйтергә кирәк, ашлык житештерү соңга таба да Болгар экономикасының нигезен тәшкил иткән. Атаклы совет галиме, көнчыгыш илләр белгече А. Ю. Якубовский Болгарны бөтен Алтын Урданың иң бай икмәк районы булган, ди. X йөздә яшәгән шәрык географларының язуларына караганда, болгарлар бигрәк тә бодай, арпа, тары чәчкәннәр. Соңгы еллардагы археологик казулар бу хәбәрнең дөреслеген расладылар. Сакланып калган орлыклар арасында иң күбе бодай орлыгы икәнлеге билгеле булды. Бодай, билгеле булганча, кара туфраклы жир таләп итә. Урта Идел географик районының туфрак картасына күз салсак, иң уңдырышлы, кара туфраклы җирләрнең урман-дала һәм даладан торган Көнбатыш Кама аръягына һәм Зөя суының урта агымына («Буа далалары»на) туры килгәнлеген күрербез. Бу районнар, югарыда күреп үтелгәнчә, Болгар иленең үзәк җирләре. Болгарның үзәк җирләре игенчелек өчен уңай булуы белән генә аерылып тормый. Монда Көнчыгыш Европаның иң зур сәүдә юллары булган Идел белән Чулман бергә кушыла. Биредә төрле яклардан килгән төрле илләрнең сәүдәгәрләре очрашкан. Болгар дәүләте шәрык дөньясының руслар һәм төньяк халыклар белән сәүдә юлларын үз кулында тоткан. Шәһри Болгар һәм аның тамгасы (пристане) Агабазар иң зур елга портларыннан исәпләнгән. Бүләр һәм Суар аркылы кәрван юллары үткән. Менә шушы санап үтелгән уңайлыклар Болгар дәүләтенең үсүендә, көчәюендә хәлиткеч рольне уйнаганнар. XII йөздә һәм XIII йөз башларында Болгарның дәүләт чикләре тагын да киңәя төшә. Моны бу вакытларда Болгарның халыкара хәле ныгуы, шулай ук социаль- экономик һәм культура йогынтысының көчәюе белән аңлатырга кирәк. Болгар территориясе, башлыча, көньяк-көнчыгыш дала җирләре хисабына киңәйгән. Бу жирләр элек я бөтенләй буш торганнар, яки анда күчмә кабиләләр яшәгән. Рус елъязмасының хәбәр итүенчә. Болгар җирләре көнчыгышта Агыйдел буена кадәр барып житкән *. XIII йөз башларында, ягъни монгол яулары килер алдыннан. Агыйдел буенда болгарларның яшәве турында татар халкының «Хан кызы Алтынчәч» исемле легендасы да бик яхшы сөйли. 50—60 нчы еллардагы эзләнүләр нәтиҗәсендә Агыйдел һәм Ык елгаларының түбәнге өлешләрендә XIII йөзгә караган берничә археологик истәлек тә табылды. Болгарның көиьяк-көнчыгыш чиге XIII йөзгә таба Җаек (Урал) елгасының урта агымына, хәзерге Оренбург тирәләренә кадәр сузылган булган. Бу турыда моңарчы рус елъязмалары буенча язып килделәр. Мәсәлән. Лаврентьев елъязмасы 1229 нчы елда болгарларның Җаек буенда монголлардан үз чикләрен саклаулары турында хәбәр итә. 1966 нчы елда миңа Археология институтының Ленинград бүлеге архивында булырга туры килде. Шунда мин Самар суы башланган жлрдә (Җаек буенда) болгар 1 Агыйделнең түбән агымын күздә тотарга кирәк. археологик истәлекләре турында мәгълүматлар таптым'. Бу истәлекләр 1927 иче елда Самар археологик экспедициясе тарафыннан тикшерелгән һәм бу турыда монарчы матбугатта язылмаган иде. Лгыйделгә һәм Жаекка кадәр сузылган җирләрне халыкмын азрак урнашкан районнары дип уйларга кирәк. Үзәк территория булып болгарларның X—XI йөзләрдә биләгән жнрләре саналган. XII йөз ахырында һәм XIII йөз башларында Тау ягында болгарлар төньяктарак һәм төньяккөнчыгыштарак урнашкан районнарны била башлыйлар. Зөянен түбән агымында, аныц уңъяк кушылдыклары булган Үләмә. Коры Үләмә буенда, мәсәлән, шәһәр һәм авыл калдыклары табылды. Япанчы. Чүрн-Бәрәш. Олы Кариле янындагы шәһәр калдыклары2 . Түбән Барыш, Олы Күккүз, Бәки янындагы авыл урыннары шул турыда сөйли. Бу чорда Казан артының Мишә һәм Казан суы буйларына да болгарлар үтеп керә башлаганнар. Иске Казан урыныннан җыелган керамика һәм Мишә буендагы аерым табылдыклар моңа дәлил булып тора. XII йөз ахыры —XIII йөз башларында Казан артында болгарларның ни дәрәҗәдә таралган булуын әлегә өзеп кенә әйтүе кыен, чөнки бу җирләр археологик яктан тоташтан тикшерелеп бетмәгән. Ибн-Рүстә язмалары буенча билгеле булган бөрсула исемле болгар кабиләсен Н. И. Ашмарин Каманың уң кушылдыгы Бөрсет елгасы белән бәйли. Рус князе Всеволодның 1184 нче елда Бүләргә һөҗүме вакытында бу шәһәргә ярдәмгә килгән саба, күли. тәмтез исемле болгар кабиләләрен С. М. Шпилевский. топонимика мәгълүматлары нигезендә, шушы ук Казан артының Мишә елгасы буена урнаштыра. Менә шуларның барысын да истә тотсак, Казан артында болгарларның монголларга кадәрге чорда да яшәгәнлекләрсн аңлап була. Киләчәктә бу археологик тикшеренүләр белән дә расланыр дип уйларга ныклы ышаныч бар. Тагын бер нәрсәне искәртеп үтәргә кирәк. Ул заманнарда хәзерге кебек ныклы дәүләт чикләре булмаган, әлбәттә. Төрле кабиләләр арасындагы ызгышлар, феодаль сугышлар нәтиҗәсендә чикләр үзгәреп торган. Югарыда танышып киткән чикләр болгарларның үзләре яшәгән территорияне генә үз эченә ала. Төньяк-көичыгыш Европада бердәнбер феодаль дәүләт булган Болгарның политик, вкономик йогынтысы көнбатышта Сура, аерым вакытларда — Үкә (Ока) елгаларына тикле, көнчыгышта исә Урал тауларына кадәр сузылган. Хазар каганаты яшәүдән туктагач, болгарларның тәэсире көньякта тагын да ераграк җәелгән Мәхмүт Кашгзрн үзенең атаклы сүзлегендә Каспий диңгезен «Болгар диңгезе» дип атый. МОНГОЛЛАР КИЛГӘЧ XIII йөзнең 20—30 нчы елларында Евразия халыклары тарихында кара көннәр башлана. Чыңгыз хан армиясе ташкын булып көнбатышка таба ыргыла. Урта Азияне, Иран. Азербәйжанны басып алганнан сон, монголлар 1223 нче елда Кавка. дагы Шир- ван тарлавыгы аша кыпчак далаларына килеп чыгалар һәм Калка елгасында рус — кыпчак гаскәрләрен тар-мар итәләр. Шуннан соң монгол армиясе Болгар чикләренә юнәлә, ләкин уңышсызлыкка очрый. Ибн-әлӘснрнең язуына караганда, болгарлар монголларның гаскәрен кырып салалар. Монголларның болгарларга һөҗүме 1229. 1232 нче елларда да кабатлана, ләкин алар барыбер уңышка ирешә алмыйлар. Бары тик Европаны яулап алу планы җентекләп тикшерелгәч кенә һәм империянең төп көче шушы якка юнәлдерелгәннән соң гына, монголларның атаклы гаскәр башлыгы Субутай җитәкчелегендәге армиясе 1236 нчы елны Болгар җирләрен басып ала. Ул заман вакыйгаларын үз күзләре белән күрүчеләрнең язмаларына караганда, монголлар яулап алынган җирләрдә коточкыч җимерүләр һәм җәзалаулар алып барганнар чәчәк атып утырган шәһәрләр, авыллар таланган, яндырылган, сугару системалары, чәчүлек җирләр, бакчалар җимерелеп, тапталып беткәннәр Менә шушы вакыйгалардан сон болгарлар үзләренең элекке урыннарыннан төньяктагы тынычрак, урманлырак җирләргә күчеп китә башлыйлар. Болгарларның бер төркеме рус князе Юрий Всеволодович җирләренә сыеныр урын эзләп килә. Болгар халкы 1 СССР Фәннәр академиясе Археология институтының Ленинград бүлеге архивы, ф 44. № 5. лл. 33—38. 8. лл. 376. 380 -3S4. ; Шәһәр Һәм хәрби ныгытма урыннары халык телендә «кала-тау» дип йөртелә. Казан артына күпләп күчеп утыра Монголларга кадәрге чорда тезелгән Кашан шәһәре зурая, Чулман һәм Нократ иделе (Вятка) кушылган жирдән ерак түгел Кирмәичск шәһәре үсеп чыга. Казан суы буенда да шәһәрләр барлыкка килә. Үрмәт авылы шәһәргә әйләнә, ана каршы елганың икенче ягында, хәзерге Каман авылы янындарак ныгытма тезелә. Шушы ике өлештән торган Иске Казан шәһәренең зиратында 1281 нче елгы кабер ташы сакланган. Бүгенге Казанның селекция станциясе янындагы иске каберлектән 1297 нче елгы кабер ташлары табылуы күпләргә Мәгълүм. Бу ташлар Алтын Бөртеге исемле кыз һәм Хәсән бәк нсе.мле болгар бәгенә куелган булган. Каберлек белән янәшә, Кабан күле буенда, кечкенәрәк кенә болгар шәһәре дә булган. Аның ныгытмалары әле дә бар. Татар халык риваятьләре буенча. Кабан — шәһрн Болгардан күчеп килгән болгар бәге булган. Шәһәрчек тә. шәһәрчек янындагы кул дә аның исеме белән аталып йөртелә башлаган. Әмма Алтын Урда чорының беренче яртысында, ягъни XIV йөзнең урталарына кадәр, болгарларның күп өлеше үзләренең элекке жирләрендә яшәүләрен дәвам иттерәләр. Болгар дәүләте Алтын Урда составына кергәч һәм яулап алу сугышлары тынгач, халыкның тормышы яңадан жанлана башлый. Иөз ел буена Алтын Урда көчәю һәм тыныч яшәү чорын кичерә. Үзбәк хан заманында (1312—1342 нче еллар) Алтын Урда үзенең иң югары ноктасына ирешә. А. Ю. Якубовский әйтүенчә, бу дәүләтнең бөтен территориясендә — Харәземнән алып Кырымга кадәр — Үзбәк ханның авторитеты нык һәм көчле була. Болгар әчеп дә бу — тынычлык һәм чәчәк ату чоры. Болгарның рус дәүләте белән дә мөнәсәбәте әйбәт һәм уңай шартларда бара. Кама аръягындагы элекке зур шәһәрләр Бүләр һәм Суар яңадан торгызыла, Бүләрдә хәтта акча да сугыла башлый. Җүкәтау, Тубылгытау исемле шәһәрләр үсеп китә. Шәһри Болгар иң нык көчәю, баю чорын кичерә. А. П. Смирнов тикшеренүләре күрсәтүенчә, бу шәһәрнең жир астында калган иң калын культура катламы шушы вакытка туры килә. Болгарда сакланган барлык архитектүра истәлекләре дә (Җәми мәчет, Кече манара. Кара сарай һ. б.) XIII йөзнең ахыры — XIV йөзнең беренче яртысына карыйлар. Соңгы еллардагы тикшеренүләр нәтиҗәсендә Кама аръягында Алтын Урда чорына караган 50 дән артык авыл урыны табылды. Һарун Юсупов эзләнүләре күрсәтүенчә, XIV йөзнең беренче яртысына караган болгар ташларының күбесе шулай ук Кама аръягын ла. Тау ягында да болгарлар яшәүләрен дәвам иттерәләр. Зөянең түбән агымы, Үләмә, Идел буйларында яңа шәһәрләр, авыллар барлыкка килә. «Мең өйле Шунгат» (ОлЫ Әтрәч), Тәтеш, Әлмән, Тау иле, Япанчы, Танай-Турай, Бәрәш бу якларда урнашкан зур шәһәрләрдән саналганнар. Соңгы вакытта А. П Смирнов һәм В. Ф. Каховский чуваш культурасында болгар культурасы элементларының сакланмавын Иделнең уң ягында болгар шәһәрләренең «булмавы» белән аңлатырга тырыштылар. Бу дөрес түгел. Беренчедән, мондый кала- тауларның саны Тау ягында — Татарстанның көнбатышында шактый күп (картаны кара). Икенчедән, әлеге тарихчыларга Чувашстан жирендә болгар шәһәрләренең булмавы белән акланырга кирәк иде; татарлар яши торган урыннардагы кала-тауларның чувашларга бер катнашы да юк, лабаса! Алтын Урда чорының икенче яртысы, ягъни 1360—1440 нчы елларны эченә алган йөзьеллык — Көнчыгыш Европа халыклары, шул исәптән болгарлар тарихында зур үзгәрешләр дәвере. Үзбәк ханның улы Җанибәк хан үтерелгәч, 1350 нче еллар азагында Алтын Урда башкаласы Сарай шәһәрендә чуалышлар башлана. 1359 нчы елда Җанибәкнең улы Бирдебәк хан үтерелә һәм бу ел бөтен Урдада тәртипсезлек, үтерешләр, фетнәләр, ызгыш-талашның башлану елы булып исәпләнелә. 1361 нче елда кайбер әмирләр үзәк дәүләттән аерылып чыгалар. Шул ук елны Булат Тимер Болгарны үз кулына ала '. 1388 һәм 1391 нче елларда Алтын Урда ханы Туктамышның 1 «Азат хатын» журналының 1966 нчы ел II нче санында Д. Зөбәерованың «Болгар һәйкәлләре» дигән бер мәкаләсе чыкты. Шунда 1361 нче елда Алтын Урда ханы Аксак Тимер Болгарны талап китә дип язылган. Бу дөрес түгел. Беренчедән, Аксак Тимернең бервакытта да Алтын Урда ханы булганы юк. Ул үзе Алтын Урданы тар-мар китерә. Икенчедән, Аксак Тимер Идел буена 1391 нче елны гына килеп чыга. Шүшы елны ул Туктамыш белән сугыш вакытында Кондырча елгасыннан да югары күтәрелми. Ә 1361 нче елда Болгарны алган Булат Тимер белән Аксак Тимер арасында бернинди уртаклык юк. Гомумән, бу мәкаләдә ялгышлар тулып ята. Лксак Тимергә каршы сугышлары болгарларның да бик күп материаль һәм кеше кечем суырып ала. Русларның төньяк һәм төньяк-көнчыгыш өлкәләрендә елга юлбасарлары (ушкуйннклар) азынып китәләр. Кострома, Углич. Нижгород кебек рус шәһәрләре белән беррәттәи, алар болгар шәһәрләрен дә талыйлар. 1359—1409 нчы еллар арасындагы 7 тапкыр һөҗүм нәтиҗәсендә юлбасарлар Болгар, Җүкәтау, Кнрмәнчек, Каша.ч шәһәрләренә зур зыян китерәләр. Рус князе Федор Пестрый 1431 нче елда шәһрн Болгарны соңгы тапкыр басып ала һәм бу данлы кала тарих битләреннән сызып ташлана. Менә шундый бәла-казалар һәм халыкара хәлнең кискенләшуе Болгар экономикасына зур зыян китерә. Болгарның төп халкы төньяк районнарга — Идел, Кама һәм Вятка арасындагы «Казан арты»на, өлешчә Тау ягына һәм Вятка аръягына күчә. XIV йөзнең икенче яртысында Кама аръягында болгарлар күмеп калдырган күп санлы акча һәм әйбер хәзинәләре халыкның dy урыннарны ташлап китүләре турында сөйли. XIV йөзнең икенче — XV йөзнең беренче яртысына караган кабер ташлары Кама аръягында юк. Әйтергә кирәк, гомумән, шул заман соцнальэкономик шартлар тәэсирендә болгарларда таш кую гадәте вакытлыча туктала. Андый ташлар сакланган зиратлар берничә генә һәм алар Казан артында табылдылар Болгар иленең политик, экономик һәм культура үзәге Казан артына — Мншә һәм Казан суы буйларына күчә. Иске Казан шәһрн Болгар ролен үзенә ала һәм ул Яңа Болгар дип йөртелә башлый. Иске Казан биләмәсе болгарларның яңа җирләрдәге үзәк әмирлегенә әверелә. Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын яктыртучы иң әһәмиятле елъязма булган Никонов елъязмасында «Казандылар дип аталучы болгарлар» дигән сүзләр кызыл жеп булып сузыла. XVI йөз татар тарихчысы Хисаметдинның әйтүенә караганда, болгарлар Аксак Тимер һөҗүменнән соң Кама аръягыннан Урал буйларына, кыргыз далаларына. Идел алдына, бигрәк тә Казан артына күченеп утыралар. Биредә Лаеш, Мамадыш. Алат исемле болгар бәкләре үзләренең яңа шәһәр- авылларын төзиләр. Хисаметдин шулай ук XIV гасыр ахырларында хәзерге Татарстанның иң төньяк елгасы булган Шушма буенда Хәсән Шәех. Балтач. Салавыч, Исмәгыйль исемле болгар шәехләренең каберләре булуын яза'. «Янмый торган кыз» риваятендә һәм Иске Казан турындагы риваятьләрдә шәһрн Болгар җимерелгәч, Алтын-бәк һәм Галим-бәк исемле угланнар җитәкчелегендәге болгарларның хәзерге Казан артына күчеп килеп. Иске Казанны салулары турында әйтелә Шундый ук хәбәрләр Ибраһим Хәлфинның 1819 нчы елда басылган «Чынгыз хан һәм Аксак Тимер хәлләре» җыентыгына һәм Каюм Насыйриның «Казан тарихы» кулъязмасына кертелгән татар риваятьләрендә дә бар. Мондый риваятьләр тарихи дөреслектән беркадәр читкә китсәләр дә. аларның һәркайсы болгарларның Казан артына күчеп утыруларын күрсәтүләре һәм бу хәлне XIV йөз ахыры белән бәйләүләре бик кызыклы. Болгарларның бу якка күчен килүләре археология мәгълүматлары белән дә раслана. Татарстанның төньягындагы Ашыт елгасы буенда XV йөзгә караган кабер ташлары табылды. Мишә елгасы буенда һәм Каманың уң як кушылдыклары буендл XIV—XV йөзләргә караган авыл урыннары шактый күп очрый. Ләкин Казан артының Алтын Урда чорына караган археологик истәлекләре, гомумән алганда, күп түгел. Моны борынгы болгар авылларының хәзерге татар авыллары астында калулары белән аңлатырга кирәк. Иске Казан’. Казан кремле’. Чаллы. Өтернәс шәһәр калдыклары Һәм Казан суы. Мншә. Ашыт буендагы хәзерге татар авыллары моның ачык мисалы булып тора. Шуның белән бергә, Казан артының археологик яктан әле тулысынча өйрәнелмәвен дә истән чыгармаска кирәк. Алтын Урда чорындагы Болгар тарихы турында сүз йөрткәндә, тагын шуны да әйтеп үтик. Ул заманда болгарлар барысы да төньякка күчеп беткәннәр һәм Кама аръягы бөтенләй бушап калган дип уйларга ярамый. Шәһрн Болгар политик, эконо1 Шул исемдәге татар авыллары Шушма буенда әле дә бар. ’ Иске Казан соңгы тапкыр рус елъязмаларында 1535 нче елда нскә алына. 3 Хәзерге Казан урынында болгарларның ике шәһәрчеге булган. Ьер е — югарыда телгә алынган Кабан шәһәрчеге, икенчесе — бу тенге Кремль урынында. Хәзерге Казан Иске Казан. Кабан шәһәрләреннән сонрак барлыкка килгән һәм XV йөзнең 40 нчы елларыннан Казан ханлыгының башкаласына әверелгән. Болардан башка Елан тавы дигән җирдә дә болгарлар яшәгән. Равнл Фәхретдинов мик һәм культура үзәге ролен югалтса да, шулай да бөтенләй үк яшәүдән туктамаган. В. Н. Татищев 1480 нче елда русларның Урда ханы Әхмәт белән бәрелешләре вакытында Болгарга да керүләре, әмма анда халыкның инде аз булуы турында әйтә. XVI йөз татар шагыйре Мөхәммәдьяр үзенең «Нуры Содур» исемле поэмасын 1542 нче елда Болгарда яза. XVII йөз шагыйре Мәүла Колый да үзенең шигырьләрен 1617 нче елда Болгар тирәләрендә язуын әйтә. Европа сәяхәтчесе Олеарий 1637 нче елда безнең бу якларда булганда. Болгарны күрсәтеп үтә. Суар шәһәре яшәүдән туктагач та. аның берникадәр халкы шәһәрдән 3—4 чакрым читтәрәк аерым авыл корып яши биргән. Бу авыл урыны XIV—XVII йөзләргә карый. Чирмешән, Майна. Актай елгалары буен* да утырган Алпар. Борнай, Чиябашы. Аппак, Парау, Кизләү, Иске Рәжәп. йорткүл, Янбакты. Салман кебек авылларны Болгар дәүләте чорыннан калган авыллар дип исәпләргә кирәк. Бу турыда без археология, тел һәм фольклор материаллары буенча беләбез. Әлеге авылларның болгар авыллары өстендә утырулары, аларның зиратларында XIV йөз болгар ташларының саклануы, халкының теле, борынгы болгар бабайлар турындагы риваятьләр — боларның барысы да моның ышанычлы дәлиле була ала. ИСКЕ КАЗАННАН ЯҢА КАЗАНГА Мәгълүм булганча. Казан әмирлеге «ирлегендә XV йөздә ханлык төзелә. 30—40 нчы еллардан башлап, ягъни Алтын Урда ханы Олы Мөхәммәтнең улы Мәхмүт Казанны басып алгач, бу ханлык рәсми рәвештә Казан ханлыгы дип атала башлый. Эчке чуалышлар һәм Аксак Тимернең хәлиткеч һөҗүмнәре нәтижәсендә Алтын Урда дәүләт буларак яшәүдән туктый. Аерым тарих китапларында: Казан ханлыгы. Алтын Урда жирлегендә төзелгән дәүләт булганга күрә, аның халкы да Алтын Урда белән идарә иткән монгол-татарлар дип язып килделәр. Казан ханнарының Алтын Урда ханнары политикасын дәвам иттерүләре моңа дәлил булып тора дип аңлаттылар. Ләкин халыкара тормышта бер дәүләтнең икенче дәүләт политикасын дәвам итүе халыкның килеп чыгуы мәсьәләсен хәл итә алмый һәм идарәче даирәләрнең политикасына карап кына бөтен бер дәүләтнең халкы юкка да чыкмый, икенче халыкка да әйләнми. «Гражданлык җәмгыяте, гомумән, дәүләт тарафыннан тудырылмый һәм билгеләнми». (К- Маркс, Ф. Энгельс. Сайланма әсәрләр. II том, Казан, 1949, 368 бит) Казан ханлыгының территориясе Алтын Урда чорынын икенче яртысында болгарлар яшәгән территориягә — Казан артына һәм Тау ягының төньяк-көнчыгыш өлешенә тәңгәл килә. Бу турыда без эпиграфик истәлекләр һәм Казан ханлыгы авылларының картасы 1 буенча белә алабыз. Казан ханлыгы Иван IV тарафыннан яулап алынганнан соң үткәрелгән сан алу кенәгәләре нигезендә эшләнгән бу картада 700 гә якын татар авылы бар. Аларның төп өлеше Казан артында (500 гә якын), өлешчә Тау ягын та (150 чамасы). 20 авыл Кама аръягында һәм 10 авыл Вятка аръягында, ягъни Алабуга ягында. Бу жирләрдә татар авылларының шулай күп булуы әүвәләүвәлдән болгар авылларының яшәп килүе турында сөйли. Иван Грозный армиясе 1552 нче елда Казанны басып алыр алдыннан. Казан артына да һежүм ясала. Шул жирләр турында Андрей Курбский болай дип яза: «Ул якларның һәр жирендә гажәп уңдырышлы һәм һәртөрле уңышларга бай кырлар күп. Әмир һәм байгураларның йортлары гажәеп матур һәм сокландыргыч; авыллар анда бик куе утырганнар. Ул жирләрдә чәчелгән ашлыкларның күплеге күктәге йолдызларга тиң; шулай ук анда терлекнең саны хисапсыз күп һәм кыргый жәнлекләрдән алына торган табышның күләме зур: сусар, тиен һәм тире яки ит өчен аулана торган башка киек. Янәдән ул жирләрдә кешләрне күп аулыйлар, бал җыялар»16 17 . 16 Картаны СССР Фәннәр академиясе Казан тел, әдәбият һәм тарих институты өлкән гыйльми хезмәткәре Е. И. Чернышев төзеде. Карта институтның тарих секторында саклана. 17А. М. Курбский. Избранные сочинения, Спб., 1902, 21 бит. Шуңа охшашлы хәбәрләр XVI йөзнен I яртысына караган тагын ике истәлектә — «Казан тарихы» исемле китапта һәм Көнбатыш Европа сәяхәтчесе С. Герберштсйн язмаларында да бар. 142 •Белтер таряхыяа яяа ястэлеклар 143 Казан татарларының шул замандагы тормышын һәм ул җирләрнең байлыгын сурәтләгән шушы кызыклы хәбәрдән без тагарлар тормышында болгар культурасының һәм болгар квнкүреш традицияләренең дәвам итүен күрәбез Монда ла болгардагы кебек еш утырган авыллар, болгар экономикасында һәм сәүдәсендә зур роль уйнаган шул ук сусар (Ибн-Рүстә), кеш (Ибн-Фадлан). болгарларның яраткан азыгы, эчемлеге булган бал (Ибн-Фадлан, Мәхмүт Кашгари). Иң әһәмиятлесе— экономиканың нигезен тәшкил иткән һәм киң мәйданга таралган игенчелек. Боларның барысы да — болгар-татар культура һәм экономикасының бер-береннән аерылгысыз елешләре. Археологик картага күз тешергәч: нн вчен шәһәр калдыклары болгар чорында бик күп. ә Казан ханлыгы чорында, киресенчә, аз? дигән сорау туарга мамкин. Мона шулай жавап бирергә туры килә. Кама аръягындагы һәм Зөя суының урта агымындагы шәһәр урыннары бу якларга XVI—XVIII йөзләрдә. ягъни болгарлар күченеп киткәч килгән рус, мишәр-татар һәм чуваш авыллары астында күмелеп калмаган. Ә Казан артындагы һәм Тау ягының төньяк һәм көнчыгыш өлешендәге Казан ханлыгы чоры торак пунктлары, югарыда әйтелгәнчә, элекке болгар шәһәрләренең, болгар авылларының дәвамы булып торалар. Тора-баря бу шәһәрләрнең ныгытмалары, соңыннан барлыкка килгән йортлар һәм сукаланган бакчалар астында калып, тигезләнеп беткән- ьәр. Мәсьәләнең тагын шул ягы бар — М Г Худяковның бик дөрес күрсәтеп үтүенчә. Казан ханлыгы заманы өчен гомумән ачык, ягъни хәрби ныгытмалары булмаган шәһәрләр хас. Иске Казанның төп өлешен (1200 000 №) биләгән Үрмәт авылы урыны моның ачык мисалы булып тора. Шул ук вакытта XV—XVI йөзләрдән калган Казан кремле. Камай, Арча, Чаллы, Иске Жөри. Өтернәс, Тангачы. Пимәр шәһәрләре һәм шәһәрчекләре болгар хәрби ныгытмалары традициясендә төзелгән һәм алариың ку бесе болгар шәһәрләренең дәвамы булып исәпләнелә. Н Ф Калинин җитәкчелегендә Казан кремлен казыганда болгар шәһәр төзү осталыгының Казан татарларында дәвам итүен күрсәтә торган кызыклы материаллар табылды. Архитектор Фуат Вәлиев һәм шушы мәкаләнең авторы тарафыннан 1960 нчы елда Касыйм шәһәрендәге XVI йөз татар архитектура истәлекләре өйрәнелде һәм алариың болгар истәлекләре белән бик охшаш икәнлекләре ачыкланды Казан ханлыгында, бигрәк тә аның башкаласы Казанда булган сарайлар, мәчетләр һәм мунчалар 1 — болар барысы да шулай ук болгарлардан килә торган осталыкның гүзәл җимешләре XIX йөз сәяхәтчесе А. Бар Казан тирәсе авылларының берсендә сакланып калган XVI йөз таш мәчетнең рәсемен төшереп ала 18 19 20 Бу мәчет үзенең төзелеше һәм стиль үзенчәлекләре белән шәһри Болгардагы Жәчн мәчетенә һәм башка биналарга бик охшаш йомгак рәвешендә шуны әйтергә була: археологик тикшеренүләр болгар-татар материаль культурасының бердәмлеге турында сөйлиләр. Бу. беренчедән, ювелир әйберләренең. эш һәм сугыш коралларының, хәрби ныгытмаларның, архитектураның, орнамент, керамика, эпиграфиканың, сынлы һәм гамәли сәнгать төрләренең охшашлыгында һәм бердәмлегендә, икенчедән, болгар шәһәрләренең һәм авылларының Казан ханлыгы чорында татзр шәһәрләре һәм авыллары булып үсеп китүендә күренә. Археология мәгълүматларын топонимика мәгълүматлары тагын да ныграк тулыландыра. Кама аръягы. Тау ягы. Казан арты һәм Вятка аръягындагы бик күп авыл, тау. елга, үзән исемнәре һәм башка төрки топонимнар бер беренә охшаш һәм бер- берсен кабатлыйлар. И. Хәлфнн. К Насыйри. Г. Әхмеров. С. Вахидов тарафыннан тупланган риваятьләр болгартатар культура бердәмлеге мәсьәләсен яктыртуга зур өлеш керттеләр. 1966 нчы елда күренекле фольклорчы X. X. Ярми Мари АССР Бәрәңге районы Куян авылы шәҗәрәсен табып кайтты. 1909 нчы елда Ж-згъфәр әл-Болгари. әл Казани дигән кеше тарафыннан төзелгән бу 18 Рус елъязмалары һәм А. М. Курбский хәбәрләре. 1 Рәсемнең күчермәсе Казан тел. әдәбият һәм тарих институты гыйльми хезмәткәре Фуат Вәлневтә саклана. 20 Казан тел. әдәбият һәм тарих институтыиын фольклар секторыила саклана. Исемнәр: Үрмәт — Әҗмәт — Солтанай — Ярыслаи — Яңгырчы — Укачы — Котлы — Вәлит _ Мәкәй — Рафин — Ислам — Габделгазиз — Габдрахман — Габдессәлам — Насретдин — Хафизетдин — Жәгъфәр әл-Болгари. әл-Казани. 1 Мәсәлән: Ибраһим нбн-Иосыф Болгари (XII йөз), Хуҗа Хәсән әл-Болгари (XIII йөз), Гали Болгари (XIV йөз). Мөхәммәдьяр Мәхмүт углы Болгари. Хисаметдин бине Шәрәфетдин әлБолгари (XVI йөз), Утыз Имәни Болгари (XV1I1 йөз), Габделкаюм әл-Болгари (Каюм Насыйрн, XIX йөз). шәҗәрә 17 буынны эченә ала ’. Әл-Болгари эпитетының элекке гасырларда гына түгел XX йөз башында да кулланылуы Казан татарларының үзләрен элекке болгарлар дип йөртүләренә матур дәлил булып тора. Ләкин Казан татарларының культурасын һәм килеп чыгышын бары тик болгарлар белән генә чикләү дөрес булмас иде. Болгарның үз тарихы башта Хазар белән, соңыннан ике йөз ел буена Алтын Урда белән тыгыз бәйләнгән. Болгар культурасы үзе Хазар каганатына һәм Алтын Урдага кергән башка халыкларның, шулай ук чит илләрнең культура йогынтысын татыган. Болгарларга Харәзем, Кавказ, Мисыр культура элементлары үтеп кергән (мәсәлән, ялтыравыклы керамика, архитектура, сынлы сәнгатьнең аерым төрләре һ. б.). Болгар һәм Казан ханлыгы җирләренә төрле тарихи чорларда кыпчаклар, угызлар һәм башка төрки халыклар күчеп утырганнар һәм татарларның эктогенезына үз өлешләрен керткәннәр. Лингвистик мәгълүматлар безнең телебезнең кыпчак теленә тугандаш булуын күрсәтәләр. XIII йөз ахыры — XIV йөз башларының ядкаре булган «Коман мәҗмугасы»ндагы («Кодикус куманнкус») сүзләр, грамматик формалар, халык авыз иҗаты үрнәкләре (табышмаклар) бүгенге татарларның теленә бик якын. Болгар һәм кыпчакларның телләре буенча бер-беренә тугандаш халыклар булуы турында кайбер борынгы язма истәлекләр сакланып калган. 1183 иче елда бөек князь Всеволод Киев князе Святославка язган хатында болгарларга каршы сугышта кыпчаклардан ярдәм ала аямаячагыннан зарлана, чөнки болгарлар һәм кыпчаклар туганнар һәм бер телдә сөйләшәләр, ди. Безнең XIII—XV йөзгә караган әдәби истәлекләребез (Кол Гали. Харәзмн. Саяди, Сәеф әс Саран һ. б. әсәрләре) шушы болгар-кыпчак телендә язылганнар. Ниһаять, галимнәр хәзерге татар теленең формалашуында Орхон-Енисей язмалары һәм Мәхмүт Кашгари хәбәрләре буенча билгеле булган «татар» дигән төрки кабиләләрнең дә катнашы барлыгын әйтәләр. Димәк, бүгенге татар халкының формалашуы, татар теленең, культурасының тарихы ул гаять катлаулы процесс булган. Менә шушы катлаулы, озын тарихи юлда болгарлар аеруча күренекле урын алып торалар һәм алар Казан татарлары этногенезының нигезең тәшкил итәләр. ------