Логотип Казан Утлары
Хикәя

БАР ИДЕ БАЛТАЧТА БЕР ӘТӘЧ

(Хикгая түгел) зган ел май азакларында, табигатьнең шау чәчәктә чагында, әдәбият Атналыгы уздыру максаты белән Балтач районына юл тоттык. Әле генә башланган эш түгел, Татарстанның бөтен районнарын дигәндәй йөреп чыккан кешеләр, өстәвенә Мәскәү, Ленинград кебек олы җирләрдә дә булганыбыз бар, Төмән, Пермь, Оренбург өлкәләрен дә кыдырып кайттык, рәтен беләбез, нәрсәсен сузып торырга, китәргә диделәр, — киттек. Безнең алдан йөрүче администраторыбыз белән район агайлары маршрутны без барганчы ук билгеләп куйганнар иде инде. Район клубында, тантаналы шартларда. Атналыкны ачып җибәргәннән соң, иртәгесен, ике группага бүленеп, бер группаның башына безнең мәгълүм Озын егетебезне бастырып, икенчесен, бик үк теләп алмаса да, шагыйрь Җәүдәт Ганиев итәгенә тагып, чыгып киттек авылларга. Чыгып киттек һәм шул китүдән атна буена кайтып кермәдек... дисәк, ай-һай, сез дә, без дә ансат котыласы идек кана! Юк, без бу юлы башка төрлерәк планлаштырдык. Колхозларда машиналарның күплеген исәпкә алып, аннары тагы, эшебезне эшләгәч, кунуйоклау яклары белән колхозчыларны мәшәкатьләмәскә булып, барыннан да бигрәк, районның Кунак өендәге урын-җирнең бик чиста, матрац сиртмәләренең тирбәтеп торуын искә алып, кунуын район үзәгенә кайтып кунарга дип сөйләштек. Бер караганда, моннан да шәбрәк уйлап чыгаруның булуы момкинме! Иртәнге салкын белән чыгып китәсең, кичке салкын белән кайтып егыласың. һәм эшемне кырып кайткан пәһлеваннардай гырлап йоклап китәсең... дип уйлыйсыз инде сез. Шулай булмаган кая! Хәер, алга йөгермик, барысының да үз вакыты бар. Кыскасы, ул көнге эшебезне бетереп, район үзәгенә, Кунак йортына кайтып җиткәндә, вакыт төнге беренче иде инде. Озакламыйча, Озын егет группасы да кайтып төште. Машиналар борылып кайтып киттеләр, бәз үзебез генә калдык. Эшләнгән эштән барыбыз да бик канәгать, күргән сыйхөрмәттән — әйтеп тә торасы юк, мактанмыйча телләрне тотып булмый иде. — Әй, без булган авылдагы үзешчәннәрне күрсәгез иде сөз, — дип кереште Озын егет группасыннан берәү. Икенчө бер теленә салынганы; _ Теге чәчен толымлап үреп салган Каракүзне әйтәсеңмеГ Тавышы да тавышы, малай, сандугачларың бер якта торсын,—дип кыздырып җибәрде. У camura һәм ЮПОР — Сандугачың бер якта торса торыр, ә мин бөр якта тора алмыйм, — дип күтәреп алды өченче бер кызган баш, — җырлаганда күзләре гел миндә булды, һич югы, күзенә багышлап бер шигырь язмый булмас, ахры. Ике якта ике группа: чынын-куыгын очыра-очыра сизми дә калганбыз: таң атып килә, әкәмәт. Ул арада шунда, безнең астан гына, дөньяны кикриге белән чөеп атардай булып, шырылдап әтәч кычкырып җибәрде... Монда мин тәмам теңкәбезгә тигән ул әтәч турында ныклабрак сөйләмичә булдыра алмыйм, егетләр, гаепләштән булмасын. Мин үзем, мәсәлән, авылны күргән, әтәчләрне шулай ук күргән кеше, әмма ләкин менәтерәк мондый әтәчне һич күргәнем юк иде, җанкисәкләрем. Тавышы булса да булыр икән! Кайда ул безнең Язучылар союзы әтәчләренә болай кычкыру!!! Аның бик тә хәтәр ягы тагын шунда: башка әтәчләр кайдан булса да югартын, кунакчадан яки булмаса киртә башыннан кычкырсалар, бу әкәмәт астан, без яткан өйнең нәкъ астыннан разбой сала. Башыңа төшкәч беләсең, вәхаләнки, моның үзенә күрә бер тарихы бар, имеш. Без яңа өй, нарат исе аңкып тора, сәламәтлеккә сәбәп, дигән булып, Кунак өенең әле тик стеналары гына өелеп, түшәме- сайгагы гына җәелгән яңа ягына урнашкан идек, ә аның асты хәзергә ачык, имеш. Җитмәсә тагын күз-колак булырга якын, дип хуҗа хатын анда тавыклар ияләштергән булган. Ә кайда тавык — шунда әтәч, ул ягын үзегез беләсездер. Кыскасы, бу беренче төнне безгә тамчы да йокы эләкмәде. Элек, беребез икенчебездән уздырырга тырышып, үзебез сайраштык, аннары әтәч сайрарга тотынды. Көн яктырып, кояш шактый күтәрелгәч, инде чак кына черемгә китәбезме дип ятканда, хуҗа хатынның биш яшьлек чәтердән малае кереп җитте, һәм тотынды ул сайрарга. Сәбәбе дә бар икән, хәер. Иң элек ул малайның өч яшькә хәтле теле ачылмаган булган, хәзер шуның ачуын кайтарып, элек сөйләшми йөргәне өчен дә сөйләшә, имеш. Икенчедән — бусы инде бик нигезле сәбәп — шул без барып урнашасы көннәрдә генә аның әнисе «чишмәдән чиләккә салып» тагын бер малай бәби алып кайткан. Анысы шулаен шулай да, ә малайга эшнең ничек торганлыгын — «чишмәдән бәбинең ничек кайтканлыгын» тиешенчә аңлатмаган булганнар. Безнең агай-энегә тагын җитә калды. Төрле яклап, теге малай алдында «аңлату эшләре» алып барырга тотындылар. Кыскасы, без ул төнне тамчы да йокламаган көйгә тәки иртәне җиткердек. Шулай да бу иртәнең, калган иртәләргә караганда, бер өстенлеге булды: кешеләр барысы да үз урыннарында иделәр, иртәгесен икенче колхоздан алмага машиналар килгәч, кешеләрнең кайсын кайдан җыеп, эзләп йөрергә туры килмәде. Ә менә икенче, өченче иртәләрне... О, гаҗәеп мәгърур тавышлы ул әтәч белән бәйләнешле кыйссаларны бик озынга да сузарга булыр иде, ә минем сузасы килми. Икенче, өченче көннәрне һәм төннәрне, кайбер вак-төяк үзгәрешләрне искә алмаганда, шул ук тарих кабатланды диярлек. Озын егет группасы үз маршруты белән, без үз юлыбыз белән башкарасы эшләрне башкарабыз. Колхозга барып төшкәч, «тукта, чәк кенә форсат... төнлә йоклап булмады, әтәч йокы бирмәде» дип торып булмый бит! Мәктәбендә дә булабыз, җәйләвенә дә барып чыгабыз, кичен клубта, шау-гөр килеп, колхозчылар белән дә очрашабыз, китап та сатабыз һәм болардан соң, һәр бирмеш кичне, сый-хөрмәт... Ә өйгә кайтып егылдыкмы, теге әтәч шундамы шунда: тотына кычкырырга һәм бөтен кешене аякка бастырганчы авызын япмый, үләт тәгәрәткере. Шагыйрьләр булсак та, без дә кешеләр бит, өченче-дүртенче төннәргә киткәч, безнекеләрнең дә нервлары какшый башлады. Бер көнне иртә белән карыйбыз, үзенең сиртмәле караватында берәү дә йокламаган. Ә тиздән колхозлардан алмага машиналар килергә тиеш. Тотындык кешеләрне җыярга. Берәвебез, тавык итә ашарга һәм аннан соң борчак сибәргә аеруча гайрәтле бер шагыйребез, ерак йөрергә авырсынып булса кирәк, күрше йортның печәнлегенә менеп йоклаган. Икенчебез таныш кешесенең өенә «кунакка киткән». Өченчебезне, гадәттә үзенең балыкчылык һөнәре белән бик тә мактана торган, ак чәчле, кызыл чырайлы, гаять сәламәт шагыйребезне «балыкка киткәндер» дип уйлаган идек, тәки шулай булып чыкты. Җыелып җиткән хәтлебез, шау- гөр килеп, Шушмага су коенырга барганда, күзебезгә күренәме дип торабыз, бу кайтып килә. Иңендә кармак таягы, өсте-башы ватылган, мыек бер якта, ачуы икенче якта, йокламаганлыктан күз төпләре күгәргән бичараның. — Кайда соң тоткан балыгың, Михнәттәш? — дип сорыйбыз. Элекке фронтовик, дөньяны күргән кеше, алай да борынны бик салындырмаган бу. Хәтта юморы да үзе белән икән: — Бар ул, бар балык, — дигән булды, һич сер бирмичә. Чалбарының сәгать кесәсендә казынырга тотынды: янәсе, бар балык, чыгарып кына булмый. Чын аңлатмасын соңыннан ясады: — Сезнең ул әллә кайчан тотып казанга саласы әтәчегезнең разбоен тыңлаганчы, ичмасам, табигать кочагында илһам җыеп төн үткәрдем. Казанга кайткач, сагынырсың әле мондый төннәрне, — дигән булды. Ә бер бик талантлы, бик яшь, бик «тиле» шагыйребезне эзләп-эзләп тә таба алмадык, килеп әйттеләр: — Әнә анда, колхоз бакчасының коймасы буенда, бүкәнгә утырып бер егет йоклый. Сезнең кеше түгелме ул? — диләр. Барып карасак, чынлап та, безнең Рәис булып чыкты. Уяткач, сабый бала кебек, бөтен бите белән рәхәтләнеп көлеп җибәрде. — Кыз озатып куйган җирдән, малай... гаепләштән булмасын, туйган идем теге әтәчегездән, саф һава сулап кинәнеп бер йоклаганмын, — дип аңлатып, бирде. Өйләнмәгән егет, ни ялганласа, шул килешә. Хәер, ялган булмавы да ихтимал, килеп төшүгә Балтачның менә дигән бер кызын кулга ияләштерә башлаган иде ул. Әдәби атналыкны ябу тантанасында мин үзем катнаша алмадым. Чөнки нәкъ шул йомгак ясаласы көнне мине күрше Саба районына алып киттеләр — анда безнең икенче бригада Атналык уздырып йөри иде, шул уңайдан минем бер әсәр буенча укучылар конференциясе билгеләнгән булган икән. Соңыннан, барыбыз да Казанга җыелгач, Балтач группасындагы иптәшләр миңа сөенечле хәбәр җиткерделәр: теге безгә йокы бирмәгән әтәчне, ниһаять, суйганнар. Шулай булмыйча соң, язучы барып төшсә, районда бөтен кеше җанын ярып куярга әзер, ә ул кызыл кәпәчнең гамендә дә юк — акырыпмы-акыра. Менә инде икенче барганда акыра алмас.