Логотип Казан Утлары
Шигърият

ШИГЫРЬЛӘР

Лениза
5 уй буй иофга... заңгар кулмэи... Бантиклы чәч, зәңгәр күзләр.
Кыз биеми, гүя йозә.
— Сез кем! — дидем мин.
— Лениза.
Өянкеләр сакка баскан. Инеш буен томан япкан. Яр сукмагы тарын тар да, Серле донья ул — яшь парга... Кен дә кичен икәү уза: Берсе — мин, берсе — Лениза.
Бантиклы чәч, зәңгәр күзләр... Кабынып, әйттең үпкә сүзләр. Без аерылдык. Яшьлек уза. Сине сагынам мин, Лениза!
Бу истәлек кенә түгел, Бу — язмышлар турында җыр. Я — ялгышлар турындадыр.
[Ә ялгышны тозәтү авыр.) Ни булса да.
Онытылмаска туган бу җыр!
Син ерак та түгелсеңдер, Минем юлдан йорисеңдер: Очрашырбыз, күңел сизә: Бантиклы чәчең үскәндер, — Зәңгәр күз ачыла тешкәйдер, — Бәлки йозеңдә моң йозә. Танымасам, — син кем! дисәм. Элеккечә әйт:
— Ле-нн-за!
Идеал
(Jйе, син идеал түгелсең.
Идеал ерак. Э син якын.
Идеал — гомер буе ззләп табыла
һәм табылмый,
ә мин сине таба алдым, һәм тиз таптым.
Чәчләреңнән сыйпыйм синең, күзләреңә карыйм.
Башым — тезләреңдә.
Колак салам җылы, реаль сүзләреңә.
— Ә соң идеал! Таптыммы аны, югалтыммы!
Әллә сине күргәч, инде юандыммы!
Идеал!
— Ул һаман да бар.
Ләкин ерак...
Ул — ут, йолдыз —
алда яна,
һаман янар!
Ерак булмаса идеал,
Башка исем йөртер иде:
— Гол, тәрәзә... рифма өчен әйтик: одеял—
Юк, син идеал түгелсең.
Тормышым син, бәхетем син.
Идеал исә — сүнмәс хыял.
Киләчәгем —
якыным түгел.
Идеал — мәңгелек кыз, образ — дусым яки хатыным түгел!
Гү адерлем, Кояш кызы син, гөлләрнең сеңелесе син. Чәчләрең белән шаярган җилләрдәй куңеллесең. Кадерлем, Кояш кызы, син — бәхетнең бер туганы. Шатлыкның нәкъ ай кебеге — түгәрәге, тулганы. Кадерлем, якты уем син; Мин дә шул Кояш улы, сөюем дә шул нурлардан, күңелемдә Кояш тулы. Гол кебек күз сирпел көлдең тормышым юлларына. Җәяүләп килгән бәхетем син, кушылдың җырларыма. Язмышым, Кояш кызы сии, көннәрнең алгысына бергәләп чыгыйк: мин риза Кояшлы язмышыма!
тПин— элекке һаман. Ә бит — Үзем кебек күреп ышандым да Дусларыма, азмы ялгыштым.
Дошман түгел, алдаган дус бирде Иң ачысын миңа сагышның.
Реаль дөнья белән бәрелешеп. Йөрәк инде азмы кыйналды! — Мин элекке һаман:
Мин Дон Кихот,
Гомерлеккә алган идеаллы.
Дуслар хискә саран булды кайчак. Яшеренделәр алар, мин түгел— Алар акыллы иде.
Мин беркатлы, Беркатлы да инде киң күңел! Мин һаман шул: туктар чакта ашыгам. Ашыгасы җирдә тукталам.
Мин яшеренми соям,
мактыйм, тиргим. Матурлыкка һәрчак сокланам.
Мин элекке. Эзлим һаман, табам Һәм арына барам ялганнан.
Дусларымнан бәлки алданырмын, Дусларымны үзем алдамам!
Әгәр...
£?гәр мәхәббәт эшендә шундый кенәгә туса;
жалоба, мактау, тәкъдимнәр языла торган булса.
Жалоба язган кенәгә җирдән зур булыр иде... Мактау сүзләре җыелса — океаннар тулыр иде.
Яңа туфан калкыр иде тәкъдимен язса Кеше— Әллә ниләр булыр иде, аллага шекер! — мәхәббәт һәркемнең яшерен эше.
Шигырьләр